Научная статья на тему 'Халык педагогикасы - милли үзаң тәрбияләү чарасы'

Халык педагогикасы - милли үзаң тәрбияләү чарасы Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
514
39
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ / ЭТНОПЕДАГОГИКА / МИЛЛИ үЗАң / РУХИ КЫЙММәТЛәР / ХАЛЫК АВЫЗ ИҗАТЫ (ФОЛЬКЛОР) / РУХИ / АКЫЛ / ДИНИ / ХЕЗМәТ / МИЛЛИ ТәРБИЯ / ЭМПИРИК БЕЛЕМНәР / ТәҗРИБә / НАРОДНАЯ ПЕДАГОГИКА / НАЦИОНАЛЬНОЕ САМОСОЗНАНИЕ / ДУХОВНЫЕ ЦЕННОСТИ / ФОЛЬКЛОР / ДУХОВНОЕ / УМСТВЕННОЕ / РЕЛИГИОЗНОЕ / ТРУДОВОЕ / НАЦИОНАЛЬНОЕ ВОСПИТАНИЕ / ЭМПИРИЧЕСКИЕ ЗНАНИЯ / ОПЫТ / EDUCATION / EMPIRICAL KNOWLEDGE / ETHNOPEDAGOGY / EXPERIENCE / FAMILY EDUCATION / FOLK PEDAGOGY / FOLKLORE / MORAL UPBRINGING / NATIONAL IDENTITY / SPIRITUAL VALUES

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Яруллина Ляйсан Ильсуровна

В статье анализируется роль народной педагогики в формировании национального самосознания. В работе рассматриваются взгляды ученых по определению таких понятий, как «этнопедагогика», «народная педагогика», «национальное воспитание», «национальное самосознание», отмечается актуальность исследований в данных направлениях. Автор, принимая во внимание многогранность и многоаспектность данных явлений, в качестве основных видов формирования национального самосознания выделяет фольклор, умственное, духовное, эстетическое, трудовое, физическое, религиозное воспитание. Подчеркивает необходимость комплексного подхода для воспитания гармоничной многогранной личности.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

НАРОДНАЯ ПЕДАГОГИКА - ФАКТОР ФОРМИРОВАНИЯ НАЦИОНАЛЬНОГО САМОСОЗНАНИЯ

The article is devoted to the analysis of the role of folk pedagogy in the formation of national identity. It examines the views of scholars regarding how to define terms such as «pedagogy», «folk pedagogy», «national education», and «national identity», likewise emphasizing the importance of conducting research in these areas. By taking into account the complexity and multidimensional nature of these phenomena, the author highlights folklore and work ethic, as well as mental, spiritual, aesthetic, physical and religious upbringing as the main influences on the formation of national identity. Stress is placed on the need for an integrated approach to the education of the harmoniously developed personality.

Текст научной работы на тему «Халык педагогикасы - милли үзаң тәрбияләү чарасы»

УДК 37.018.76:398

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ -МИЛЛИ YЗАЦ ТЭРБИЯЛЭY ЧАРАСЫ

Л.И. Яруллина

Институт истории им. Ш.Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

liysan-jarullina@mail.ru

Мэкалэдэ халык педагогикасыньщ милли тэрбия бирYДЭге роле анализлана. Хезмэттэ галимнэрнен «этнопедагогика», «халык педагогикасы», «милли тэрбия», «милли Yзан» тешенчэлэренэ булган карашлары тикшерелэ, бу юнэлештэге эзлэнY-тикшеренYлэрнен эhэмиятле булуына басым ясала. Автор, бу кYренеш-лэрнен ^пкырлы hэм кYпаспектлы булуын истэ тоткан хэлдэ, милли Yзанны формалаштыруда катнашучы теп факторлар буларак фольклорны, акыл, рухи, эстетик, хезмэт, физик hэм дини тэрбияне кYрсэтэ, hэрьяклап Yсешкэ ирешкэн шэхесне тэрбиялэYДЭ комплекслы якын килергэ кирэклекне ассызыклый.

Теп тешенчэлэр: халык педагогикасы, этнопедагогика, милли Yзац, рухи кыйммэтлэр, халык авыз ижаты (фольклор), рухи, акыл, дини, хезмэт, милли тэрбия, эмпирик белемнэр, тэ^рибэ.

Глобализация шартларында милли Yзацны саклап, миллэтнец алга-рышын тээмин туче, рухи-эхлакый мирасны буыннан-буынга тапшырылу юллары hэм ысуллары бYгенге педагогиканыц иц актуаль мэсьэлэлэренец берсе дип эйтергэ мемкин. Бу табигый да, ченки миллэтнец заман талэплэренэ ^авап биреп, тиз Yзгэрэ торган деньяда Y3 урынын табу сэлэтенэ ирешY халыкныц гасырлар буе тупланып, камиллэшеп килгэн тэрбия ысулларыннан башка кYЗ алдына китерY авыр. Шул исэптэн, халык педагогикасы, милли тэрбия кешедэ милли Yзац формалашу мемкинлеген бирYче кечле корал булып санала.

Элеге проблемага бэйле рэвештэ, бYгенге кен педагогикасында «этнопедагогика», «халык педагогикасы», «милли тэрбия» кебек тешенчэлэр торган саен актуальрэк яцгыраш ала. Бу юнэлештэ кYренекле педагог-галим-нэрдэн Я.И. Ханбиков, Э.Н. Ху^иэхмэтов, Ш.Ш. Жрлэлиев, Д.И. Ла-тышина, В.А. Николаев, И.П. Малютин, А.Ф. Хинтибидзе, Г.Н. Волков, А.Ш. Гашимов, В.Ф. Афанасьев, Г.Н. Филонов, А.Э. Измайлов, И. Сенигов hэм башкалар ^итди тикшерещлэр алып бара.

Тэрбия - зур hэм киц тешенчэ, ул акыл, физик, рухи, дини, хезмэт hэм башка аспектларны Y3 эченэ ала. Яшьлэр елкэн буын тарафыннан ту-планган белем-тэ^рибэне, рухи кыйммэтлэрне нэкъ менэ тэрбия аша Yзлэштерэ. Бу нисбэттэн, баланы тэрбиялэYДЭ, аныц шэхес буларак

кYпкырлы Yсешендэ милли тэрбиянец, халык педагогикасыныц роле эйтеп бетергесез зур.

«Халык педагогикасы» терминын педагогикага руслардан беренче булып К.Д. Ушинский кертеп ^ибэрэ. Ул тэрбиянец кечен нэкъ менэ аньщ халыкныкы булуында кYрэ [12, б. 252]. Ш.Ш. Ж^элэлиев фикеренчэ, «халык педагогикасы ул - тэрбия елкэсендэ халыкта яшэп килгэн карашлар, аныц тэ^рибэгэ нигезлэнгэн тэрбиялэY, укыту алымнары hэм чаралары, буыннан-буынга кYчеп камиллэшкэн педагогик белемнэре, халык ейрэ-тYлэре, кыскасы, аныц тэрбия тэ^рибэсе. Ул тэрбиянец халык ихтыя^-ларына туры килердэй иц гуманлы hэм демократик идеалларын алга серэ» [3, б. 5]. Р.Х. Шэймэрдэнов, Э.Н. Ху^иэхмэтовлар милли педагогикага «тормышта, тэрбия процессында сыналган, буыннан-буынга кYчеп камиллэшкэн, миллэт тарафыннан киц кулланылган тэ^рибэгэ нигезлэнгэн укы-ту-тэрбия турындагы эмпирик гыйлемнэр ^ыелмасы» дигэн билгелэмэ бирэлэр. Авторлар карашынча, анда миллэтнец даими кулланган тэрбия алымнары, чаралары, ысуллары, чыганаклары, тэрбия карашлары, идеал hэм максатлары барысы бергэ туплана [17, б. 6]. Г.Н. Волков халык педа-гогикасын халык авыз иж;атында, гореф-гадэт, йолаларда, балалар уенна-рында, уенчыкларда сакланып калган педагогик мэгьлYматлар hэм тэр-бияви тэ^рибэнец бергэлеге рэвешендэ кYзаллый [2, б. 7]. А.Э. Измайлов халык педагогикасын тупланган hэм тикшерелгэн эмпирик белемнэр ^ыелмасы, буыннан-буынга, нигездэ, телдэн тапшырылучы белем hэм кYнекмэлэр, халык массаларыныц тарихи hэм и^тимагый тэ^рибэсе продукты дип билгели [5, б. 76]. Я.И.Ханбиков та халык педагогикасын эмпирик педагогик белемнэр hэм халык массаларыныц тэ^рибэ елкэсе рэвешендэ характерлый [15, б. 16]. Халыкныц тэ^рибэ традициялэре, ди Г.Н. Волков, «фэнни аргументлар hэм раслаулар белэн тYгел, э эш-хэрэкэт, эшчэнлек логикасы, тэрбиялэнYчелэрнец психикасына тээсир ту нэти^элэре hэм мец еллар дэвамында сайлап алынган hэм шомартылган эзер фикерлэре белэн кыйммэтле. Халык педагогикасыныц кече автори-тетлы исемнэрдэ hэм уцышлы теориялэрдэ тYгел, э авторитетлы фикер-лэрдэ hэм уцышлы нэти^элэрдэ» [2, б. 7]. В.Ф. Афанасьев карашынча, халык педагогикасыныц асылын халыкныц тормыш-кенкуреше ечен кирэк булган, практикада сыналган-тикшерелгэн белемнэр суммасы тэшкил итэ [1, б. 101].

«Халык педагогикасы» терминыннан тыш, педагогикада «этнопеда-гогика» тешенчэсе дэ актив кулланылышта йери. Этнопедагогика беренче тапкыр Г.Н. Волков тарафыннан 1960 нчы елларда кертелэ hэм тиз арада популярлашып китэ. Г.Н. Волков карашынча, «этнопедагогика» термины -тикшерещлэрдэ этнографик материалныц киц кулланылышын кYрсэтYДЭ бик отышлы атама hэм ул элеге фэннец асылын да яхшырак, тегэлрэк ча-гылдыра. «Этнопедагогика - халык массаларыныц Yсеп килYче буынны тэрбиялэYДЭге тэ^рибэсе, аларныц педагогик ^заллаулары, тормыш-кенкYреш, гаилэ, ыру, кабилэ, халык, миллэт педагогикасы хакындагы

фэн. Этнопедагогика тарихи шартлар тээсирендэ формалашкан, милли тэрбия системасы аркасында сакланып калган, эволюция кичерYче милли характердагы Yзенчэлеклэрне ейрэнэ» [2, б. 30-31].

Фэндэ этнопедагогиканыц ейрэщ объекты буенча да фикер терлелеге ^зэтелэ. Мисал ечен, Э.Р. Хэкимов этнопедагогика фэненец ейрэнY объекты буларак махсус юнэлтелгэн hэм стихияле баручы этнопедагогик бе-лем 6^y процессын кYрсэтсэ [13, б. 39-52], Г.В. Нездемковская этнопедагогиканыц ейрэщ предметы буларак бары халыкныц традицион тэрбиясен киц и^тимагый-педагогик мэгънэдэ кYрсэтYне генэ дерес дип таба [10, б. 186]. Г.Н. Волков хезмэтлэрендэ элеге категория тагын да ^лэмле, гомуми яцгыраш ала. Аныц уйлавынча, этнопедагогиканыц объекты - тормыш-чынбарлыкта реаль яшэеш алган халык мэдэнияте hэм халык педагогикасы [2, б. 13].

Халык педагогикасыныц концептуаль мэсьэлэлэре Ш.А. Мирзоев та-рафыннан да ейрэнелэ. Автор хезмэтлэрендэ халык тэрбиясенец иц меhим факторы буларак туган телгэ басым ясый [8, б. 58].

Ф.Г. Ялалов белем бирYне этнопедагогикалаштыру дигэндэ, халыкныц белем hэм тэрбия бирYДЭге уцай тэ^рибэсен тирэнтен ейрэнY hэм аны хэзерге шартларда и^ади куллану процессын ^здэ тота [19, б. 10].

Шул рэвешчэ, этнопедагогика тарихи шартлар тээсирендэ формалаш-кан милли Yзенчэлеклэрне ейрэнэ, ул - теоретик фикерлэY елкэсе, фэн тармагы. Халык педагогикасы исэ, халык тэрбиясендэге идеялэр hэм чара-лар, тэрбия тэ^рибэсе кебек тешенчэлэрне Y3 эченэ ала. Халык педагогикасы халыкныц тормыш-кенкYрешендэге тэрбия традициялэрендэ урын ала. Ягъни бу термин белэн халыкныц буыннан-буынга, чордан-чорга тапшырылып килYче тэрбия ысуллары hэм чаралары атала. Этнопедагоги-кага исэ, фэн тармагы буларак, гомумилэштерY, системалаштыру кебек сыйфатлар хас. Ул - халыкныц тэрбия елкэсендэге эмпирик белемнэр ^ыелмасын, тэ^рибэсен системага салып, теоретик яктан ейрэнYче фэн.

Милли Yзац орлыгы балага бишектэ ятканда ук салына. Бала белэн туган телдэ сейлэшY, беренче бишек ^ырлары, шигырьлэр - болар барысы да элеге орлыкныц шытып YCYенэ hэм формалаша башлавына китерэ. Ал-га таба элеге Yсентенец никадэр кечле, тамырларыныц никадэр нык бу-луы, иц беренче чиратта, гаилэдэге милли тэрбиянец куелышы белэн бэйле, элбэттэ. Элкэн буын Yзенэ йеклэнгэн бу ^аваплылыкны ацларга, ачык тоярга hэм бу процесста халык педагогикасы hэм милли тэрбиянец теп, hэлиткеч чара булуын яхшы кYзалларга тиеш.

Милли Yзац формалашу кешедэ гомер буена бара торган процесс, ченки инсанныц деньяны танып-белY, акыл hэм гыйлем туплау эш-чэнлегендэ милли Yзац терле тесмерлэр белэн байый, тагын да тирэнэя тешэ. Шуца кYрэ «милли Yзац» кYпкырлы, кицаспектлы катлаулы тешенчэ буларак ^заллана. Ул «кешенец кайсы миллэт вэкиле, ул нинди миллэт, аныц Yзенчэлеклэре, психологиясе, менталитеты, тарихы, кыйбла (ыруг, кабилэ, дин) бэйлэнешлэре, гореф-гадэт, йолалары, дине, теле, матди hэм

рухи мэдэниятен, квнкYрешне оештыру тэртибен, халык авыз и^атын, азык-телеген, кием-салымын h.б.лaрны Y3 эченэ ала» [17, б. 13].

Халык педагогикасы тэ^рибэгэ нигезлэнэ. Эле язу - элифба уйлап табылганчы ук халыкныц Y3 тэрбия тэ^рибэсе, Yзенчэлекле эхлак тэр-типлэре, рухи-мэдэни хэзинэлэре туплана башлый. Кеше тормышын ма-турлый, аны тэрбияле, шэфкатьле итэ торган йолалар арта, традициялэр ныгый. Рухи тормышныц нигезе, аныц башы хезмэттэ, табигатьтэ, рухи талантта, табигыйлектэ hэм кешелеклектэ икэнлеге куренэ [3, б. 7].

Билгеле ки, кешедэ милли Yзaц тэрбиялэY, беренче чиратта, аныц ту-ган теле нигезендэ барырга тиеш. Адэм баласы Yзенец нинди кавемнэн, нинди миллэттэн булуы, Yзенец кемлеге хакында мэгълYмaтны туган телендэ алганда аны калебенэ hэм йерэгенэ сецдерэ алу сэлэтенэ ия. Бары туган телендэ сейлэшкэн, милли телен белгэн инсан гына миллэтенец дэвамчысы була ала.

Милли Yзaцгa нигез гаилэдэ салына: «Ягъни Yзенец кайсы кавем ба-ласы, аныц тарихы каян килэ, кыйбласы кай тарафта, тугандаш кавемнэр кемнэр дигэн сорауларга кешедэ тэгаен-тегэл ^залланган ж;авап булырга тиеш» [17, б. 10]. Моны бары тик милли традициялэре булган, милли го-реф-гадэтлэрне саклаган, ана телендэ сейлэшкэн, елкэн буын белэн тыгыз бэйлэнештэ торган, нэсел ^ебе нык булган гаилэ генэ тээмин итэ ала. Гаилэдэ алган тэрбияне милли тэрбиягэ нигезлэнгэн балалар бакчаларын-да hэм мэктэплэрдэ кечэйтеп тулысынча формалаштырып кына була. Димэк, мэктэплэрдэ милли педагогикага зур игътибар бирелY сорала hэм белем бирYнец федераль стандартлары бYген моца мемкинлек бирэ.

Эйткэнебезчэ, халык педагогикасы кицкырлы тешенчэ буларак, Y3 эченэ бик кYп элементларны берлэштерэ. Болар - милли тэрбия процессы ысуллары, алымнары, гореф-гадэтлэр, терле кунекмэлэр, халыкныц педагогик карашлары, халык авыз и^аты h.б. Болар барысы да, теге яки бу кулэмдэ, яшь буында милли Yзaц формалаштыруга хезмэт итэ.

Татар халкыныц милли педагогикасында алар барысы да Y3 урынын алганнар: акыл, эхлак, зэвык, хезмэт, физик hэм дини тэрбия - болар барысы да яшь буында милли Yзaцны тэрбиялэYгэ хезмэт итэлэр. Татар хал-кы элек-электэн хезмэт сеючэнлекне, эхлаклыкны, йегерек акылны, ты-рышлыкны естен кургэн. Бала тугач та, ата-анасы, эби-бабайлары, елкэн кардэш-туганнары аны акрынлап эдэп-эхлакка, туган теленэ, бераз Yсэ тешкэч, хезмэткэ ейрэтэ башлыйлар, гыйлемгэ омтылыш тэрбиялилэр. Шунысын да ассызыклау мвhим: элеге тэрбиялэрне тормышка ашыруда халык авыз и^аты эсэрлэре (фольлор) аерым бер урында тора. Бу нисбэттэн, элеге елкэдэ эзлэнYлэр алып барган барлык педагоглар да халык педагогикасыныц, милли тэрбиянец нигезендэ халык авыз и^аты ята, дигэн уртак фикергэ килэлэр (К.Д. Ушинский, Г.Тукай, А.З. Измайлов, Я.И. Ханбиков, Х.Ш. МэхмYтов, Ф.С. Баязитова, Р.К. Уразманова, Р.А. Низамов, Ж.Г. Нигъмэтов h.б.). Жырлар, тизэйткечлэр, эйтемнэр, дас-таннар, легендалар, эпослар, бэетлэр, экиятлэр, мэкальлэр, табышмаклар,

уеннар, менэ^этлэр, риваятьлэр - болар барысы да фольклор жанрыныц эчтэлеген хасыйл туче, зур тэрбияви кечкэ ия берэмлеклэр. Татар халык авыз иж;аты Yрнэклэре миллэтебезнец гасырлар буена ^ыелып-тупланып килгэн тормыш тэ^рибэсен, зирэклеген, акылын, халыкныц рухи-эхлакый идеалларын Yзлэрендэ чагылдыралар. К.Д. Ушинский экиятлэрне халыкныц педагогик даhилыгын чагылдыручы буларак бэялэсэ, Г.Тукай татар халык ^ырларына искиткеч зур бэя биреп: «... халык ^ырлары - безнец бабаларымыз тарафыннан калдырылган иц кадерле вэ иц бэhале бер мира-стыр. ... Халык ^ырлары халкымыз кYцеленец hич тэ тутыкмас вэ ^гэрмэс саф вэ раушан кезгеседер», - дип яза. [11, б. 29]. Халык ^ырлары халыкныц ^анын, уй-хыялларын, милли рухын чагылдыручы буларак, зур тэрбияви кечкэ ия. Аларда туган туфракка мэхэббэт тэ, адэм баласын яшэтYче hэм кеч бирYче емет-хыяллар да, ата-анага зур хермэт тэ, эхлакый кыйммэтлэр дэ - барысы да сыйган (Мэсэлэн: «Бик еракта идек без...», «ЗилдйлYк», «Герман кее», «Ай былбътым», «Авыл кее», «Челтэр элдем читэнгэ» h.б.).

Халык ^ырлары арасында «иц беренчел педагогик эсэр» [17, б. 25] буларак характерланган бишек ^ырлары ананыц балага биргэн беренче тэрбияви сабагы булып тора. Нэкъ менэ бишек ^ырлары аша бала туган теленец моцы, кее белэн таныша, Yзенэ аталган иц беренче изге телэк-лэрне ишетэ, ананыц чиксез мэхэббэтен тоя.

Халык авыз и^атыныц мэр^эннэре саналучы мэкаль-эйтемнэрдэ теге яки бу халыкныц яшэY мэслэге, аныц теп кануннары, рухи-эхлакый йезе чагыла. Бу уцайдан, татар халык мэкальлэрен туплаган-барлаган Н. Исэн-бэт тэ мэкальлэрнец, авыз и^аты буларак, аталар CYзе яки халык хикмэте икэнлегенэ, тэрбияви кече гаять зур булуга басым ясап, аларныц тормышныц hэртерле ^ил-давыллары эчендэ, безне аталарча кайгырткан елкэн hэм борынгы кицэшче; деньяныц эчесен-течесен кYп татыган, безгэ дэ аны ничек танырга ейрэткэн елкэн ага; безгэ Yзебезне hэм кешелэрне ничек сынарга ейрэткэн сынаучы; безне хатага тешYДЭн алдан кисэтYче кYрэзэ; хатага тешсэц, ачы, туры иттереп, лэкин шул ук вакытта гадел hэм ^ылы рэвештэ шелтэ бирэ белYче остаз; кенкYрештэ hэртерле менэ-сэбэтлэрдэ безгэ булышчы иптэш; юлда ышанычлы юлдаш; безне эшкэ, керэшкэ, актив булырга, ничек уцышка ирешергэ чакырып торучы тэ^рибэле хэким; кицэшен, белем-тэ^рибэсен hич тYлЭYсез чын кYцелдэн гY3Эл мисаллар hэм матур тел белэн эйтYче хикмэтле шагыйрь; безне дэ Yзе кебек деньядан алданмыйча, озак hэм сэламэт яшэргэ, ничек бэхет-моратка ирешергэ, Yзе кебек яши белергэ чакырган безнец кYп гомерле hэм кара акылга бай карт; кыскасы, мэкальнец киц ^эмэгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл икэнлеген кат-кат ассызыклый. «Ул дэлил булып та, хекем булып та, кэфил булып, кисэтYче яки гыйбрэт булып та, типик бер мисал булып та тормышныц hэр ягына катышып, дерес hэм гадел якны табарга, уртак мэслихэткэ килергэ, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша» [6, б. 226-227]. Автор фикеренчэ, мэкальлэр мэцге

яшь hэм тирэн тормышлы халыкныц Y3 йерэгеннэн, аныц тел очыннан атылып чыккан шигьри хикмэтле, афористик эсэрлэр булганга, туган телнец матурлыгын, тирэн мэгьнэлэрне юраучанлык сэлэтен балаларга сиздерY, йоктыру ечен балаларны мэкальлэр белэн дэ тэрбия итэргэ кирэк. Мэкальлэр ата-баба мирасына хермэт белэн карарга ейрэтэ. Барлык шул нэрсэлэр баланыц Y3 акылы-фикере YCYДЭ Yзенэ генэ бурычлы булмыйча, халыкныц бYгенге hэм Yткэн тэ^рибэлэренэ, тел культураларына бурычлы булуын тойдырып, шулар аркылы ацарда илгэ, Ватанга, халыкка мэхэббэт тойгылары тэрбия ителэ

Татар халкы мэкальлэре кеше тормышыныц куптерле аспектларын колачлый: ата-ана, аларга хермэт; баланыц холкы, аны тэрбиялэп YCтерY; сейлэY эдэбе; белем-гыйлемгэ хермэт; кеше, аныц рухи йезе, эхлакы ^б.: Инсафлыныц теле саф. Аз свйлэ дэ кYп эшлэ. Адэмне адэм иткэн эдэп. Кеше куцеле пыяла, нык кагылсац уала К б.

Балаларныц фикерлэY сэлэтен, тапкырлыгын YCтерYДЭ татар хал-кыныц табышмаклары, сынамышлары да зур урын алган: баланыц кY3ЭTYчэнлеген Yстерергэ, табигатькэ сакчыл караш тэрбиялэргэ ярдэм иткэн.

Халык экиятлэре дэ - яшь буынга белем hэм тэрбия бирYДЭ гаять эhэмиятле Yрнэк-елге булып тора. Каюм Насыйри халык экиятлэренец, бала тэрбиялэYДЭге роле ягыннан, хэтта балалар ечен махсус язылган башка эсэрлэрдэн югары торганлыгын ассызыклый, Yзенец мэгьрифэт-челек эшчэнлегендэ алардан киц файдалана [9]. Экият - бала ечен иц тээсирле, иц кызыклы фольклор жанры. Ченки ул бала белергэ hэм ейрэнергэ тиешле эдэп-эхлак кагыйдэлэрен, кешелекнец рухи-мэдэни кыйммэтлэрен тылсымлы мавыктыргыч сюжет кысаларына «тереп» бирэ. Экият нигезендэ яткан Yгет-нэсихэтне бала Yзе дэ сизмичэ калебенэ сендерэ бара. «Татар халык экиятлэрен педагогик кузлектэн тикшереп ка-рау халкыбызныц эле бик борынгы дэверлэрдэ Yк бала тэрбиялэY мэсьэлэсенэ ^итди игьтибар бирYен кYрсэтэ. Халык фикеренчэ, тэрбиянец теп максаты - хезмэт сеюче, бернинди явыз кечлэрдэн курыкмаучы, алар-га каршы керэшергэ эзер торучы, бетен яктан да камил Yсешкэ ирешкэн кечле шэхес тэрбиялэY» [17, б. 27].

Тылсымлы экиятлэрдэн аермалы буларак тормыш-кенкуреш экият-лэренец сюжеты гадилеге белэн аерылып тора. Алар нигезендэ - кендэлек, гадэти вакыйгалар ята. Халык энэ шул гадэти тормыш-кенкуреш хэллэре аша Yзен борчыган проблемаларны кYтэрэ, Yзенец хыяллары белэн уртак-лаша, яшь буынга Yгет-нэсихэтен ^иткерэ. «Мужик белэн алпавыт», «Шомбай», «Квтуне Зариф» кебек экиятлэрдэ, халыкныц гаделлек ха-кындагы идеаллары алга серелэ, и^тимагый-сэяси проблемалар кYтэрелэ. «Калак та, таба да табылды», «Буразнада балык», «Мосафир», «Он кап-чык CYЗ» кебек экиятлэрдэ исэ, гаилэ, ир белэн хатын менэсэбэтлэре як-тыртыла, акыллылык, зирэклек, шаянлык кебек сыйфатлар мактала, на-данлык, ахмаклык, ялкаулык кискен тэнкыйтьлэнэ, алар келкегэ алына.

Mондый экиятлэрдэ шyлaй ук елкэн бyынгa xepмэт, aлapны a^rn hэм зиpэклeк чишмэce итeп кapay («Зирэк карт», «Агай казны ничек бYлгэн», «Карт белэн ялкау егет»); ялкayлык, caparab^ cыйфaтлapын тэнкыйтьлэY («Ике ялкау, «Комагай»); xaтын-кызлapгa xepмэтнe («Ярлы килен», «Акыллы килен», «Чибэр кыз Хэдичэ»), бaлaныц aтa-aнa aлдындa бурычы, aтa-aнa вacыятeн тоту h.б. бик ^п пpоблeмaлap урын aлa.

Aтaлap hэм бaлaлap мeнэcэбэтe тaтap экиятлэpeндэ шaктый зур урын глып TOpa. Tылcымлы экиятлэрдэ aтa-aнa обргзы бик зур ^ылылык hэм тирэн xepмэт бeлэн тacвиp итeлэ. Бу иxтиpaм - миллэтeбeзнeц acыл cыйфaтлapыныц бepce дэрэ^э^нэ кYтэpeлэ.

Элeгe экиятлэрдэ xaлыкныц идeaл обpaзы булып бaтыp eгeт CYpэтлэнэ, бу обpaз YPнэгeндэ яшь буынны, бигрэк тэ ир бaлaлapны, ятимнэpнe яклayчы, моxтa^лapгa ярдэм кулын cyзyчы, явыз жднтар бeлэн кepэшYчe, ил тepэгe бyлapдaй итeп тэрбиялэгэннэр.

Бик eш кынa гади xanbrn apacыннaн чыккaн бу бaтыp eгeтлэp Yзлэpeнeц бaтыpлыклapы, кeшeлeклe hэм aкыллы бyлyлapы apкacындa экият axыpындa зур дэрэ^элэргэ иpeшэлэp, бэxeтлe гомep итэлэр. «Хглык экиятлэpeндэгe бaтыpлap - элeк-элeктэн xaлкыбызныц иц югapы hэм иц гaдeл эxлaк ноpмaлapын бepгэ тyплaгaн, тэрбия идeaлын чaгылдыpгaн об-paзлap aлap. Хглык aлapны Yзeнeц иц яxшы эдэп кaгыйдэлэpeнэ нигeзлэнeп тудырган» [i7, б. 3G].

Экиятлэрдэ бaлaлapгa дycлык, тaтyлык, гaдeллeк, тугрылык xa^^a ceйли, Yзeцдэ яxшы cыйфaтлap тэрбиялэргэ, aвыpлыклap aлдындa югaлып кaлмacкa ейрэтэ («Оч кугэрчен», «Ак бYре», «Кенгэ куренмэс Кемеш-Сылу» h. б.). Гомумэн, экиятлэрдэ xaлыкныц килэчэк xaкындa, гaдeллeк, бэxeт xaкындaгы eмeт-xыяллapы чaгылa, тоpмыш-яшэeш кaнyннapы ту-pындaгы фикepлэpe, hэpъяктaн кaмил инcaн xaкындaгы yйлapы урын ana. Хглык яшь бyынгa Yгeт-нэcиxэтeн, тормыш тэ^рибэ^н мaтyp обpaзлap, Yтeмлe CYЗлэp, мaвыктыpгыч, тылcымлы cюжeтлap aшa мемкин кадэр тээcиpлe итeп ^rnrcepepro тыpышa. Шул pэвeшчэ, xaлык aвыз и^ты эcэpлэpe яшь бyынгa pyxи-эxлaкый тэрбия биpYДЭ, aныц мeнтaль-то^ологт дeньяcын бaeтyдa теп чapaлapныц бepce булып тоpa.

Taтap xaлык пeдaгогикacыныц эhэмиятлe cоcтaв eлeшлэpeнeц бepce -гыйлeм hэм мэгърифэткэ xepмэт тэpбиялэY. Ш.Ш. Ж^элэлдав моны «гкыл xeзмэтe мэдэниятe тэpбиялэY» дип aтый [З, б. б] Гыйлeмлeлeк hэм тэрбия-лeлeк тaтap xaлкындa элeк-элeктэн идeaль инcaн обргзыныц aepылгыcыз cыйфaтлapы caнaлгaн: Белемдэ кеч. Двнъяда иц зур байлык - белем. Щиде йортныц телен бел, Щиде терле белем бел. Гыйлем дэрэщэсе - дэрэ-щэлэрнец иц олысы. Шувд курэ xэттa бишeк ^ыpлapы кейлэгэндэ дэ aнaлap бaлaлapынa «Элли-бэлли итэр бу, Мэдрэсэгэ китэр бу, анда галим булыр бу...» дип тeлэклэp тeлэгэннэp. Шyлaй итeп, бишeк ^ыpлapындa ук бaлaлap-гa бeлeмгэ мэxэббэт ceндepгэн, бaлaгa Yзeнэ курэ тормыш пpогpaммacы ca-лынгaн. Mэдpэcэдэ укып чыккaн яиcэ укучы елкэн тyгaннapы кeчкeнэлэpгэ Ypнэк бyлгaн. Гыйлeмлeлeк дeньяcынa бepeнчe aдымнapын яcaгaн бaлaгa

í64

акрынлап, белемле булуныц никадэр эhэмиятле икэнен мэкальлэр аша тешендергэннэр: Ата белеге белэн адэм адэм булмас, згзр узе белмэсэ.

Халкыбызныц хезмэт тэрбиясе тэ^рибэсе hэм хезмэт традициялэре, традицион hенэрлэре - милли Yзaц тэрбиялэYДЭ зур эhэмияткэ ия фак-торларныц берсе: «Ченки аныц тэрбия тэ^рибэсе борынгыдан ук эдэп-эхлакка корылган тормышына, хезмэт белэн гадел кен кYPYенэ, бай педа-гогикасына нигезлэнгэн. Шуца кYрэ халкыбыз Yзе дэ эхлаклы, шэфкатьле-мэрхэмэтле, хезмэт итэ белэ торган булуы белэн танылган. Ул тэрбия асылын «хэрэкэттэ - бэрэкэт» кебек тирэн мэгънэле процесста кYрэ. Хезмэт тебе сары алтын, Эше барныц - ашы бар» [3, б. 6]. Йезлэрчэ ел дэва-мында хезмэт тэрбиясе гаилэдэ баланы тэрбиялэYнец иц теп фор-маларыныц берсе булган. Ягъни хезмэт тэрбиясе рухи-эхлакый тэрбиянец нигезендэ яткан. Татар халык педагогикасында хезмэтне ярату, тырышлык материаль гына тYгел, э бэлки рухи байлыкныц да чыганагы буларак ка-ралган [4, б. 67]. Хезмэт тэрбиясендэ елкэн буын Yрнэк, тэ^рибэ, уртак хезмэт кебек ысулларны актив файдаланган. Бу тэрбияне тагын да нэти^элерэк итэргэ мемкинлек биргэн. Мисал ечен, кыз балалар кеч-кенэрэк вакытта, энилэренец, эбилэренец яисэ апаларыныц терле кул эше белэн шегыльлэнгэннэрен кY3Этэлэр. Бераздан аларга да, кул hвнэрлэренэ ейрэтY максаты белэн, яшьлэренэ туры китереп, орчык, каба h.б. шундый кораллар ясап бирэлэр, тегY-чигY, йон эрлэY, туку кебек hвнэрлэргэ ейрэтергэ керешэлэр. Энилэр кызларына кечкенэдэн Yк аш-су серлэрен тешендерэ башлыйлар. Башта елкэннэрнец ей эшлэрен кузэткэн бала, бераздан соц бу эшлэрне энисе яисэ апасы, эбисе белэн бергэ эшли башлый. Уртак хезмэт процессында баланыц хезмэт тэ^рибэсе байый, кунекмэлэр формалаша, баланыц теге як бу эшне Yтэве шомара, тизлэшэ. Бераздан, элеге эшлэрне баланыц Yзенэ генэ башкарырга мемкинлек бирэлэр. Бу, бер яктан, зур ж;аваплылык булса, икенче яктан, шэхси тэ^рибэне баетуда, кaмиллэштерYДЭ, местэкыйль фикер йертэ hэм ситуатив карарлар кабул итэ белYДЭ зур адым була. Ир-балалар да, шул рэвешчэ, елкэн буыннан хезмэт тэрбиясе ала. Балалар Yсэ барган саен, аларга йеклэнгэн эшлэрнец дэ арта баруы куренэ. Татар халкында баланы кече яшьтэн эдэп-эхлакка, хезмэткэ ейрэтергэ кирэк, дигэн караш яши: Яшьлегецдэ ейрэнмэсэц, картлыгъщда укенерсец. Яца чагында киемецне сакла, Яшь чагында исемецне сакла. Ана сете белэн кергэн онытылмый. Алтыдагы (холык) алтмышка. Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат - тэн биреп! Икенче кат - тел биреп! Атадан куреп ул усэ, Анадан куреп кыз усэ.

Татар халык педагогикасы ислам тэгълиматы белэн дэ тыгыз кере-шеп-урелеп килэ. Ислам дине - рухи-эхлакый тэрбиянец нигезе, анда го-мумкешелек кыйммэтлэренец чагылышы, дини йолалар hэм ейрэтYлэр, аларныц халык тэрбиясендэге роле - татар халык педагогикасыныц гаять эhэмиятле элементы булып тора. Ислам халыкныц тормыш-кенкYрешен билгеле бер кысаларда алып баруны, кешелэрнец Yзaрa ацлашып, арала-шып, фикер алышып яшэвен тээмин итэ. Исламдагы мэдэни, рухи-

эхлакый кыйммэтлэр татар халык педагогикасын, ягъни аныц тэрбия тэ^рибэсен баетуга зур елеш кертэ [3, б. 6-11]. Халык тэрбия тэ^ри-бэсендэ hэм исламда бик Yтемле, ^пкырлы бай рухи мирас тупланган. Хэзерге яшьлэрне эхлакый сау-сэламэт итеп y^^y ечен элеге мирас бетмэс-текэнмэс чыганак булып тора. Тик ул кыйммэтлэрне дерес hэм урынлы итеп, хэзерге яшэешне истэ тотып, ацлатмалар белэн тулыланды-рып файдалана белергэ генэ кирэк [14, б. 81].

Шул рэвешчэ, халык педагогикасы яшь буында милли Yзац тэрбиялэYнец теп чарасы булып тора. Бары тэрбиядэге халыкчанлык эле-ментлары гына баланы яшьтэн Yк милли мехиттэ, милли тирэлектэ тэрбиялэY мемкинлеге бирэлэр. Халык педагогикасын тэрбия hэм белем бирYДЭ кулланып, без балаларда милли Yзац формалаштыру ечен табигый тирэлек тудырабыз. Бу, Y3 чиратында, буынныр арасында тэрбияви дэвамчанлыкны, милли педагогиканыц иц яхшы традициялэрен сакларга, мемкинлек бирэ.

Гомумэн, татар халкы элек-электэн яшь буынныц рухи-эхлакый, физик, хезмэт, гыйльми тэрбиясенэ бик ^итди игътибар иткэн. Безнец ата-бабаларыбыз миллэтне, рухи кыйммэтлэрне бары милли Yзацы булган, формалашкан буын саклап калачагын яхшы ацлаган. Шул рэвешчэ, халык педагогикасы нигезендэ яткан гореф-гадэтлэр, идеаллар, яшэY рэвеше, халыкныц деньяга карашы гасырлар дэвамында формалашып, ^ыеп-тупланып килгэн. Ул - халыкныц рухи-менталь табигатен чагылдыручы кезге. Халык педагогикасы «и^тимагый ацныц бик эhэмиятле hэм затлы чагылышы... анда халыкныц зур тарихы, гыйбрэтле язмышы, Yзенчэлекле психологиясе, Yзенэ генэ хас сыйфатлары урын алган» [17, б. 6-7]. Шуны-сын да истэ тоту меhим: шэхес тэрбиялэYДЭ халык педагогикасыныц бар-лык элементларыннан да урынлы hэм белеп файдаланырга, бу процесска комплекслы якын килергэ кирэк. Бары шул чагында гына милли тэрбия кетелгэн нэти^эне бирэчэк, бала куикырлы Yсешкэ ирешкэн, милли Yзацы булган гармоник шэхес буларак формалашачак. Бу эш ечен гаилэ дэ, уку йортлары да, тулаем ^эмгыять тэ ^аваплы. Яшь буынга милли тэрбия 6^y, аларда милли Yзацныц ныклы платформасын булдыру - бетен ^эмгыятьнец кYмэк хезмэте. Тэрбия процессында халыкныц психология-сен, аныц табигый Yзенчэлеклэрен белмэY, алар белэн исэплэшмэY бары тик тискэре нэти^элэргэ китерэ ала. БYген без ^эмгыятьтэ Y3 тамырлары-на, милли гореф-гадэтлэргэ кире кайту омтылышларын ачык кY3Этэбез.

Мэнгелек универсаль кыйммэтлэргэ нигезлэнгэн татар миллэтенец тэрбияви мирасы бу омтылышларга ^авап бирерлек кеч булып тора. Шу-лай ук ул балаларны гармоник Yсешкэ ирешкэн шэхес буларак та тэрбиялэY ечен кирэкле алымнар, карашларны да тээмин итэ ала. Бу бай-лыкны миллэт тэррэкыяте ечен лаеклы, рухи hэм физик яткан сэламэт ал-маш эзерлэYДЭ дерес hэм урынлы куллану кен кадагында торган актуаль проблемаларныц берсе булып кала.

ЭДЭБИЯT

1. Aфaнacьeв B.Ф. Этнoпeдaгoгикa нepyccких нapoдoв Cибиpи и Дaльнeгo Bocтoкa. Якутск: Якyтcкoe книжнoe издaтeльcтвo, 1979. 1S0 c.

2. Boлкoв Г.H. Этнoпeдaгoгикa. Чeбoкcapы: Чyвaшcкoe книжнoe издaтeль-crao, 1974. 37б c.

3. Ж^лалдав Ш.Ш. Mилли тэpбия нигeзлэpe: тaтap ypтa гoмyми бeлeм биpY мэктэплэpe, пeдaгoгия кoллeджлapы, yчилищeлapы eчeн уку яpдэмлeгe. Kaзaн: Mэгapиф, 2003. 149 б.

4. Зад^лли^ H.H. Фoльклopныe тpaдиции в тpyдoвoм вocпитaнии // Becr-ник Унивepcитeтa Poccийcкoй aкaдeмии oбpaзoвaния. M., 2007. № 3 (37). C. бб-б7.

5. Измaйлoв A3. Hapoднaя пeдaгoгикa: Пeдaгoгичecкиe вoззpeния нapoдoв Cpeднeй Aзии и Kaзaхcтaнa. M.: Пeдaгoгикa, 1991. 25б c.

6. Санбат H. Taтap хaлык мэкaльлэpe. 3 тoмдa, 1 т. Kasan: Taтapcтaн китaп нэшpияты, 1959. 91б б.

7. Лaтышинa, Д.И., Хaйpyллин P.3. Этнoпeдaгoгикa: yчeбник для aкaдeми-чecкoгo бaкaлaвpиaтa. 2-e изд., пepepaб. и дoп. M.: Издaтeльcтвo Юpaйт, 2014. 532 c.

S. Mиpзoeв Ш.A. Hapoднaя пeдaгoгикa. Maхaчкaлa: Дaгecтaнcкoe yчeбнo-пeдaгoгичecкoe гocyдapcтвeннoe издaтeльcтвo, 19S4. 112 c.

9. Ш^^и К. Caйлaнмa эcэpлэp. 4 тoмдa, 3 т. Kaзaн: Taтapcтaн китaп нэшpияты, 2005. 3S4 б.

10. Heздeмкoвcкaя Г.B. Cтaнoвлeниe этнoпeдaгoгики в Poccии // Becтник Toмcкoгo гocyдapcтвeннoгo yнивepcитeтa. Toмcк, 2009. № 32б. C. 1S6—193.

11. Tyкaй Г. Хaлык адабияты. Kaзaн: Taтapcкoe гocyдapcтвeннoe издaтeль-cтвo, 194б. 100 б.

12. Ушижкий К.Д. Пeдaгoгичecкиe coчинeния. B б т. T. 1. M.: Пeдaгoгикa, 19SS. 41б c.

13. Хaкимoв P.Э. Этнoпeдaгoгикa гак нayкa: пpeдмeт, функции, ocнoвныe кaтeгopии // Becтник Удмypтcкoгo гocyдapcтвeннoгo yнивepcитeтa. 2007. № 9. C. 39-52.

14. Хaликoв И.Ю. Taтap xambrnbffl пeдaгoгик фикepe Yceшeндэ иcлaм кыйммэтлэpe. Kaзaн: TФA Ш.Mэp^aни иc. Tapих инcтитyты, 2010. 124 б.

15. Хaнбикoв Я.И. Из иcтopии пeдaгoгичecкoй мыcли тaтapcкoгo нapoдa. Kaзaнь: Taтapcкoe книжнoe издaтeльcтвo, 19б7. 157 c.

16. Чaпaeв H.K. Hapoднaя пeдaгoгикa кaк интeллeктyaльнo-дyхoвнaя ocнoвa нayчнoй пeдaгoгики // Этнoпeдaгoгичecкиe т^ядиции фopмиpoвaния кyльтypы мeжнaциoнaльных oтнoшeний. Кязянь: КГПУ, 2000. 21б c.

17. Шэймэpдэнoв P.X., Ху^иахматов ô.H. Taтap милли пeдaгoгикacы. Ka-зян: Mэгapиф, 2007. 399 б.

1S. Шaймapдaнoв P.X., Cибгaтyллин P.Г. Taтapcкaя нapoднaя пeдaгoгикa. Kaîam: Дoм пeчaти, 2000. 392 c.

19. Ял&тов Ф.Г. Этнoдидaктикa. M.: Гyмaнитapный издaтeльcкий цeнтp BЛAДОC, 2002. 151 c.

Автор турында белешмэ: Яруллина Лэйсэн Илсур кызы - филология фэннэре кандидаты, ТР ФА Ш.Мэрждни ис. Тарих институтынын Милли мэгариф тарихы hэм теориясе Yзэге елкэн фэнни хезмэткэре (420014, Кремль, 5 нче подъезд, Казан, Россия Федерациясе); liysan-jarullina@mail.ru

НАРОДНАЯ ПЕДАГОГИКА - ФАКТОР ФОРМИРОВАНИЯ НАЦИОНАЛЬНОГО САМОСОЗНАНИЯ

Л.И. Яруллина

Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан Казань, Российская Федерация liysan-jarullina@mail.ru

В статье анализируется роль народной педагогики в формировании национального самосознания. В работе рассматриваются взгляды ученых по определению таких понятий, как «этнопедагогика», «народная педагогика», «национальное воспитание», «национальное самосознание», отмечается актуальность исследований в данных направлениях. Автор, принимая во внимание многогранность и многоас-пектность данных явлений, в качестве основных видов формирования национального самосознания выделяет фольклор, умственное, духовное, эстетическое, трудовое, физическое, религиозное воспитание. Подчеркивает необходимость комплексного подхода для воспитания гармоничной многогранной личности.

Ключевые слова: народная педагогика, этнопедагогика, национальное самосознание, духовные ценности, фольклор, духовное, умственное, религиозное, трудовое, национальное воспитание, эмпирические знания, опыт

Сведения об авторе: Яруллина Ляйсан Ильсуровна - кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан (420014, Кремль, подъезд 5, Казань, Российская Федерация); liysan-jarullina@mail.ru

FOLK PEDAGOGY - A MEANS OF INSTILLING NATIONAL CONSCIOUSNESS

L.I. Yarullina

Sh.Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

liysan-jarullina@mail.ru

The article is devoted to the analysis of the role of folk pedagogy in the formation of national identity. It examines the views of scholars regarding how to define terms such as «pedagogy», «folk pedagogy», «national education», and «national identity»,

fl.H. flpyrnuHa. Xa^MK negarorHKacbi - mhjih Y33H T9P6HH^9Y napacbi

likewise emphasizing the importance of conducting research in these areas. By taking into account the complexity and multidimensional nature of these phenomena, the author highlights folklore and work ethic, as well as mental, spiritual, aesthetic, physical and religious upbringing as the main influences on the formation of national identity. Stress is placed on the need for an integrated approach to the education of the harmoniously developed personality.

Keywords: education, empirical knowledge, ethnopedagogy, experience, family education, folk pedagogy, folklore, moral upbringing, national identity, spiritual values

REFERENCES

1. Afanas'ev V.F. Etnopedagogika nerusskikh narodov Sibiri i Dal'nego Vostoka [Ethnopedagogy of the Non-Russian Peoples of Siberia and the Far East]. Yakutsk, Yakut book publishing house, 1979. 180 p.

2. Volkov G.N. Etnopedagogika. [Ethnopedagogy]. Cheboksary, Chuvash book publishing house, 1974. 376 p.

3. ^alaliev Sh.Sh. Milli tarbiya nigezlare: tatar urta gomumi belem birY maktaplare, pedagogiya kolledzhlary, uchilishchelary echen uku yardamlege [The Foundations of National Education: The Textbook for Tatar Secondary Schools and Pedagogical Colleges]. Kazan, Magarif Publ., 2003. 149 p.

4. Zaydullina N.N. Fol'klornye traditsii v trudovom vospitanii [Folklore Traditions in Labor Education]. Vestnik Universiteta Rossiyskoy akademii obrazovaniya -The Bulletin of the University of the Russian Academy of Education. Moscow, 2007, no.3 (37), pp. 66-67.

5. Izmaylov A.E. Narodnaya pedagogika: Pedagogicheskie vozzreniya narodov Sredney Azii i Kazakhstana [National Pedagogy: Pedagogical Views of the Peoples of Central Asia and Kazakhstan]. Moscow, Pedagogika Publ., 1991. 256 p.

6. Isanbat N. Tatar khalyk makal'lare [The Tatar National Proverbs]. Kazan, Tatar book publishing house, 1959, vol. 1. 916 p.

7. Latyshina D.I., Khayrullin R.Z. Etnopedagogika: uchebnik dlya akade-micheskogo bakalavriata [Ethnopedagogy: Textbook for the Bachelor's Degree]. Moscow, Yurayt Publ., 2014. 532 p.

8. Mirzoev Sh.A. Narodnaya pedagogika [National Pedagogy]. Makhachkala, Dagestan Educational-Pedagogical State Publishing House, 1984. 112 p.

9. Nasyyri K. Saylanma asarlar [Selected Works]. Kazan, Tatar Book Publishing House, 2005, vol. 3. 384 p.

10. Nezdemkovskaya G.V. Stanovlenie etnopedagogiki v Rossii [The Formation of Ethnopedagogy in Russia]. Vestnik Tomskogo gosudarstvennogo universiteta -The Bulletin of Tomsk State University. Tomsk, 2009, no. 326, pp. 186-193.

11. Tukay G. Khalyk adabiyaty [The People's Literature]. Kazan, Tatar State Publishing House, 1946. 100 p.

12. Ushinskiy K.D. Pedagogicheskie sochineniya [Pedagogical Essays]. Moscow, Pedagogika Publ., 1988, vol. 1, 416 p.

13. Khakimov R.E. Etnopedagogika kak nauka: predmet, funktsii, osnovnye kategorii. [Ethnopedagogics as a science: subject, functions, main categories]. Vestnik Udmurtskogo gosudarstvennogo universiteta - The Bulletin of Udmurt State University, 2007, no. 9, pp. 39-52.

HcTopnnecKaa 3THoaorHa. 2016. TOM 1, № 1

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

14. Khalikov I.Yu. Tatar khalkynyn! pedagogic fikere Yseshenda islam kyymmat-bre [Islamic Values in the Tatar People's Pedagogical Ideas]. Kazan, Sh.Marjani Institute of History Publ., 2010. 124 p.

15. KhanbikovYa.I. Iz istorii pedagogicheskoy mysli tatarskogo naroda [From the History of Pedagogical Thought of the Tatar People]. Kazan, Tatar book publishing house, 1967. 157 p.

16. Chapaev N.K. Narodnaya pedagogika kak intellektual'no-dukhovnaya osnova nauchnoy pedagogiki [National Pedagogy as an Intellectual and Spiritual Foundation for Scientific pedagogy]. Etnopedagogicheskie traditsii formirovaniya kul'tury mezhna-tsional'nykh otnosheniy [Ethnopedagogical Traditions in the Formation of Culture in Interethnic Relations]. Kazan, Kazan State Pedagogical University, 2000. 216 p.

17. Shaymardanov R.Kh., Khu^iakhmatov O.N. Tatar milli pedagogikasy [Tatar National Pedagogy]. Kazan, Magarif Publ., 2007. 399 p.

18. Shaymardanov R.Kh., Sibgatullin R.G. Tatarskaya narodnaya pedagogika [Tatar National Pedagogy]. Kazan, Publishing house, 2000. 392 p.

19. Yalalov F.G. Etnodidaktika [Ethnodidactics]. Moscow, Humanitarian Publishing Center VLADOS Publ., 2002. 151 p.

About the author: Lyaysan I. Yarullina - Candidate of Science (Philology), Senior Research Fellow, Center of History and Theory of National Education, Sh.Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (Entrance 5, Kremlin, Kazan 420014, Russian Federation); liysan-jarullina@mail.ru

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.