Научная статья на тему 'Гаяз Исхаки и современная татарская поэзия'

Гаяз Исхаки и современная татарская поэзия Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
346
57
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Хасанова Ф. Ф.

В статье рассматриваются особенности литературных приемов в создании образа писателя начала XX века Гаяза Исхаки в творчестве 20 поэтов современности. Среди них Роберт Ахметзян, Рашат Низами и др.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

G.ISKHAKI AND MODERN TATAR POETRY

Features of literary devices characterizing the author's image of the early 20th cent. are studied in the article. Gayaz Iskhaki's image was stamped in the creative works of Akhmetzyan and Nizamie.

Текст научной работы на тему «Гаяз Исхаки и современная татарская поэзия»

ВЕСТНИК ТГГПУ. 2008. №3(14)

ГАЯЗ ИСХАКИ И СОВРЕМЕННАЯ ТАТАРСКАЯ ПОЭЗИЯ

© Ф.Ф.Хасанова

В статье рассматриваются особенности литературных приемов в создании образа писателя начала XX века Гаяза Исхаки в творчестве 20 поэтов современности. Среди них Роберт Ахметзян, Рашат Низами и др.

Хэзерге татар эдэбияты кысаларындагы мак-сатларнын берсе булып миллэтне саклау идеясе тора икэнлеге беркемдэ дэ шик тудырмый. Миллэтне саклау узеннэн-узе бердэмлек идеясен китереп чыгара. Нэкъ менэ шушы бердэмлекнен татар халкына ^итмэве беркемгэ дэ сер тугел. Элеге бердэмлекне Гаяз Исхакый уз вакытында терки халыклар бердэмлеге итеп курергэ телэгэн булган. Эдипнен бердэмлек идеясен сощы ва-сыятьлэренен берсе иткэнлеге дэ мэгълум. Ут-кэн гасырнын 90 елларында элеге идея, тулаем эчтэлекне саклаган хэлдэ, "азатлык", "бэйсез-лек", "дэулэтчелек" сузлэре аша янадан калкып чыкты. Шунын нэти^эсендэ, татар эдэбияты Милли янарыш эдэбияты буларак усеш ала башлады.

Эдэбиятнын шигърият елкэсе, ин беренче-лэрдэн булып, ^эмгыятьтэге Ьэр яналыкка уз фикерен белдермичэ калмый. Шуна да элеге чорда язылган шигырьлэрдэ Гаяз Исхакый исеме телгэ алыну бик табигый куренеш. Гомумэн алганда, татар эдэбиятында халыкнын куплэп хаксызга онытыла барган шэхеслэренэ мерэ^э-гать иту башланды. Сэбэплэре дэ андашыла: Совет системасы ^имерелеп, коммунистик идеология хекем сергэн ^эмгыятьтэ табыныр урнэк калмавы, халыкны гына тугел, язучыларны да ^иде юл чатында калдырды. Гасырлар буе килгэн гуманистик идеялэр, эдэбиятнын тэрбия-ви-эхлакый миссиясе читкэ тибэрелгэн, рэн^е-телгэн шэхеслэрне яклауга алынды, дересрэге, мона мемкинлек чыкты, ^ирлек туды. Шунысын да онытмыйк, куренекле шэхеслэрнен тормышы ул бер ук вакытта халыкнын уткэндэге дерес тарихы да булып тора.

Нэкъ менэ алда санап утелгэн нигезлэмэлэр безнен элеге хезмэтебезнен актуальлеген бил-гели торган фактор булып тора. Гаяз Исхакый образынын 1985-2008 еллар шигърияте кыса-ларында барлау, егермелэп шагыйрь и^атын ку-зэту беренче тапкыр башкарылганлыктан, элеге хезмэтнен яналыгы бэхэссез. Димэк, максаты-быз: соцгы егерме еллар тирэсе вакыт эчендэ язылган эсэрлэрне тикшеру объекты итеп, Гаяз Исхакый образын сурэтлэу узенчэлеклэрен ачыклау тора.

Хэзерге шигърияткэ Гаяз Исхакый исеме кайтарылу актуаль куренеш. Шулай да элеге язу-чынын образы эдэбиятта татарнын башка ку-ренекле шэхеслэре белэн чагыштырганда азрак булуы кузгэ чалына. Г.Исхакыйны Кол Гали, Колшэриф, Мехэммэдьяр, Г.Тукай, Дэрдмэнд, М.Щэлил, Ф.Кэрим, М.Акмулла (Г.Кандалый да!), К.Насыйри, С.Сэйдэшев, Р.ВаЬапов кебек шэхеслэрне тасвирлау барышында килеп туган эдэби образ дэрэ^эсенэ ^иткеру хакында фараз итуе дэ кыен була башлый. Булган шигъри материал да бер терлерэк характерда: ул да булса, Г.Исхакыйны милли азатлык, дэулэтчелек кысаларында керэшче итеп тасвирлау тугел, бары тик чагыштыру, информация биреп киту, "хаксызга рэн^етелгэн" эпитеты урынына кул-лану, я булмаса, чит жирдэ яшэп тэ, туган халкы ечен ^ан атып яшэве мисалында гына китеру. Га^эп хэл: шагыйрьлэр кубесенчэ эдипне "Ике йез елдан сон инкыйраз" эсэре фонында гына искэ алалар. "Инкыйраз" термины шигырь исеме буларак та, текст эчендэ булган яисэ булырга торган факт буларак та китерелэ. 90 еллар шигъ-риятендэ дэулэтчелек, милли Ьэм сэяси бэйсез-лек тешенчэлэре белэн "инкыйраз" янэшэ яши башлаган кебек тоела. МеЬа^ир язучы Г.Исха-кыйнын башка куренекле эсэрлэре, бу очракта татар менталитетына Ьэм заманга туры килэ торган "Ул эле ейлэнмэгэн иде", "9ч хатын бер-лэн тормыш", "Щан Баевич" Ь.б. эсэрлэренен бетенлэй телгэ алынмавы га^эп, элбэттэ. Урта мэктэп программаларында "Кэ^ул читек", "Сен-нэтче бабай", "Олуг Мехэммэт", "Кез", "Локман Хэким", "Кэлэпушче кыз", "Зелэйха" Ь.б. эсэр-лэре куптэн урын алып та алар, курэсен, шигырь тууга ярдэм итми, дигэн фикер туа. Борчы-лырлык урын да бар кебек: мэктэптэ ук Гаяз Исхакыйны укып ускэн буын инде узе язар яшькэ ^итте, югыйсэ. Югары уку йортларында да язучы и^атын ейрэнугэ ^итэрлек урын би-релэ. Соцгы еллар поэзиясендэ ^эмгыяви фикер Ьэм публицистик аЬэннен кечле булуы да язучынын исемнэре аталган эсэрлэренэ карата шигъри фикер тууга китерергэ тиеш кебек иде. Юкка гына бу буынга Эльмира Шэрифуллина: "Акчурасы, Бигиевы, Тунтэрие, Узе генэ ни тора

бит Исхакые!" - дип сокланмый бит. Димэк, шагыйрьлэргэ килэчэктэ язар ечен жирлек бар.

Гаяз Исхакый туган тебэктэ 2001 елдан бирле "Исхакый укулары" уткэрелеп килэ. Ша-гыйрьлэр аны эдэби сабантуй буларак кабул итэлэр. Шул нисбэттэн, Яуширмэ исеме ши-гырьлэргэ дэ килеп керэ. Шундый шигырь-лэрнен берсе Илдар Юзеев тарафыннан язылган. "Ике йез елдан сон... инкыйраз" дип атала ул. И.Юзеев элеге тешенчэне сорау рэвешендэ куя. Элеге сорау шагыйрьне теннэрен йоклатмый, халкын ул битарафлыктан чыгарга енди, тын-ламаган очракта ике йез елдан сон элеге сорауга жавап бирергэ кеше дэ калмаячагын фаразлый, гомумэн, автор бик нык борчыла. Шуна да шигырь "Эйт шуны, Казан Ьэм Яуширмэ! Иртэгэ яшэрме татарлар?!" - дип тэмамлана. Тирэн сыз-лану хисе белэн язылган элеге шигырь укучыны битарафлыктан чыгарырга сэлэтле, кечле милли сызлану рухы белэн сугарылган булуы белэн дэ ул башкаларыннан нык аерылып тора. И.Юзеев шигырендэ миллэт жанлы зыялыларга илдэ яшэу кыен булуына басым ясый. Аларнын хакыйкать-не тешендерэ алмый, кадер-хермэт курми азап-ланулары турында яза. Лэкин нэкъ менэ шун-дыйларньщ "исэн чакта узен анламаган халыкны беек итулэре" турында хэбэр ителэ.

Халык шагыйре Эхсэн Баян да Г.Исхакый шэхесенэ битараф тугел. Шагыйрьнен "Исхакый" исемле шигырендэ лирик герой эдип белэн сейлэшэ, дересрэге, илдэ Исхакый киткэннэн сон булган узгэрешлэр турында житкерэ. Лирик геройнын элеге узгэрешлэрдэн риза булмавын сизэргэ була. Тэнре безгэ узе биргэн илне "кара кечлэрнен, уз жиребез дип таптавы, кыядан куркытылган беркетлэр карап торуы" шагыйрьгэ тынгылык бирми, эмма халык барыбер Г.Исха-кый артыннан атлый, дип нэти^э ясый автор. Авторнын нэти^эсе юану буларак янгырый.

Чын милли шагыйрь Айдар Хэлим уз и^атында Г.Исхакыйга Ьич тэ игътибар итми кала алмый торган шэхес. Анын "Исхакый каурые" исемле шигырь бар. Биредэ дурт яшьлек ач, тунган сабый янына фэрештэ килуе кузэтелэ. Фэрештэ сабыйны саклап кына калмый, бэлки Исхакыйнын эманэт каурыен да китерэ. Бу очракта "Исхакый каурые" деталенен башка ша-гыйрьлэрдэ очрамавын искэрту урынлы булыр. Шундый узгэ метафораларнын гына тугел, бэлки Исхакый образын да элеге шагыйрьдэ кубрэк курэсе килэ иде. Кызганычка каршы, А .Хэлим-нен меЬа^ир язучыга кагылышлы бер генэ шигыре бар.

МеЬа^ирлеккэ шагыйрь Эхмэт Рэшит шул исемдэге бер шигырен багышлый. Деньянын камиллеге качкач, "Сибелэ чэчэк" жырын кей-

леп, меИажирлер чит жирлерге килеп чыга. Монайса да, кунєл ярасын яшереп йєрсє де, ата-баба каберлерен сагынып юксына-юксына, алар сабан тyйлaрын ите. Илене уч тотмый, милли-леген югалтмый гына "кузлереннен татар баласы карап торган" чит-ят кавем тєркємєн урчете бире. Шигырьден анлашылган фикер шул. "Кая барсан да бер кояш тугел, Чечек усмесе де юлында. Солтан булмаса да, олтан булмас -Татар єчєн канун шул гына", - дип яза шагыйрь. Шулай да Э.Решитте Г.Исхакый шехесе турында мегълуматнын ешрак очравын билгелеп уту дєрєс булыр. Гали Акышка багышланган ши-гырьге де килеп кере ул. Биреде Г.Исхакый иманын югалтмаган, ак юлдан чыкмаган 6єєк каЬарман ревешен ала, е анын юлын некъ шундый ук Гали Акыш девам ите. Деулетчелек, миллилек, бейсезлек идеялере елеге Э.Решит ижатында ейдеп бара торган сыйфатларнын берсе икенлеге ачык курене. Шундый шигырь-лернен берсенде лирик герой, узе турында язган булып, "кемнедер" чеметеп те ала: "Мин -миллетче. Теге заманда да I Яшермедем хыял-уемны./ Лекин кемдер кебек беркайчан да I Уйнамадым "миллет" уены". Элеге шигырь заман сеясетен Татарстан вариантында чагыл-дыруы белен игътибарга лаек. Бу чорда язылган башка шигырьлерден аермалы буларак, биреде Э. Решит деулеткулем фикер йєртуєн сиздере. Шул ревешле, Г.Исхакыйны кочып елаган Зеки Велидине иске алу белен берге, булган деулет эченде тыныч яшеу политикасын алга сєрє. Шагыйрьнен башка шигырьлеренде Кавказ ха-лыкларынын азатлык єчєн кєрєш мотивларын да сизеп була. "Колшериф, Канкай, Гаяз, Муса кебек каЬарманнар" теллере, куллары богауланган колларны, терезе шакып, ирекке ейдеп йерилер. Гомумен алганда, Э.Решитнен шигырьлеренде миллилекне кин планда, деулет кулеменде куелуы куренеп тора.

"МеЬа^ирлек"те Э. Решит ялгыз тугел, некъ мене шул исем белен аталган шигырьлер еш очрый. Шуларнын берсе З.Мансурныкы. Ши-гырьде киткеннернен каберлерен туган иллерене кайтару месьелесе кутереле. Некъ мене шул яктан елеге шигырь яна фикер буларак карала ала. Шагыйрь чит жирде калганнарнын драма-тизмын да курсете алган. "Ил чиремен кочып елар идек, Ак кулмеклер яшел булганчы!" -юллары, дерестен де, меИажирнен жан ачысын курсете алырлык дережеде кечле килеп чыккан. Кем беле, килечекте некъ мене шушы шигырь юлларында язылганнар тормышка да ашар еле.

Э мене Зелфет кайту месьелесене рухи планда якын киле. "Тукайлык кайтсын безлерге, Ьем кайтсын Исхакыйлык!" - дип язган иде ул.

Шагыйрь елеге шигыренде "илле килеш илсез", емма туфрагы еракта, жаны Татарстанда булган Г.Исхакый белен сейлеше. Анын сузлерен иске тешере, ейткеннеренен хак чыгуын таный. Шул ревешле, елеге шигыренде шагыйрь Г.Исхакый рухын халыкка якынайтырга тели. Шигырь тулаем местекыйльлек идеясе белен сугарылган. Автор "илле килеш илсез татар"нын уткен Ьем килечеген барлый, емма алда да унай узгереш курми. "Афетле билгесезлек" дип атавы шуна ишаре буларак кабул ителе. Шигырьде билге-сезлекнен себеплере де курсетеле: "Бееклере читте калган I Халык беек яшерме?" Шигырь еч яссылыктан гыйбарет. Беренчесе: "бетсен, де-мексен!" - дип, "алар" жицген, асыл ирлер балта тешер тумерге башын куйган кеннерне тасвир-лау булса; икенчесе: бееклернен читке киткен вакытын чагылдыра, шагыйрь аны Тукай сагын-ган кеше дип билгели; е еченчесе: бугенге тор-мыш, Тукайлы, Исхакыйлы булырга тырышу, яшьлерге емет барлау. Шигырьде Хесен Туфанга хас интонация де сиземлене.

Роберт Эхметжан "илле килеш илсезлек"не эпитетлар белен тагын да ныграк баета, анын "Тузга язган хатлар" ында хер мемлекет эчендеге "миллетсезлек, телсезлек, хетерсезлек, кадерсез-лек, юлсызлык вейран ите", шуна "хер мемлекет йезен курген юк". Р.Эхметжаннын ижтимагый-сеяси лирикасы татар конгрессына багышланган "Без - берге!" шигыренде кечле яцгыраш тапкан. Язмышларын инкыйразлык йотканнан сон кайткан жаннарны шагыйрь бердемлекке чакыра. Кечле публицистик рух береп торган елеге шигырь татар халкынын меньеллык тарихын да узекке утерлек дережеде дерес итеп чагылдыра алуы белен узенчелекле килеп чыккан.

Э мене Газинур Морат "Тузга язмаганны сейлер ечен Кайтты илге Гаяз Исхакый",- дип белдере. Элеге шигырь тулаем ижтимагый-сеяси лирикага карый. Автор, "тузга язылганны тукый-тукый", халыкнын телен, ехлагын югалтып бетере язуына басым ясый. Шулай итеп, баштагы халетене кайтыр ечен халыкка Исхакыйнын есерлерен укырга киреклегене ишарели.

Образ тудыруда шагыйрьлер терле-терле едеби алымнар кулланалар. Шундый модернис-тик куренешнен берсе - шартлылык. Р.Эхметжан шигырьде шартлылыкны югары дережеге жит-кере беле торган шагыйрь иде. "Тайгак Ватан" шигыре шунын бер мисалы. Чаттан земЬерир жил искенде тайгакта, дурт аягын дурт якка сузып, ат егыла. Халык "яхшы ята" дип, бозда яткан атка карамый да уза. Тик шагыйрь гене атнын куз агы солы ускен якка карап тынып калганын сизе. Халык куп ул, кеше юк нетижесе мене шул вакытта чыгарыла. Лирик геройга бик

авыр. Шуна да ул "елле илнен бегырене бозлык чоры кайтамы?" дип ачынып сорый да икенче бер шигыренде "Синен юлын - киек кошлар юлы, Синен Тарих - тоташ инкыйраз!..." - диген беясен бире.

Г.Исхакыйнын якташы Флера Тарханова едип туган авылны жырга ейлендеруе белен узенчелекле. Шул ревешле бер шигыре "Яушир-ме" дип аталса, икенчесе "Исхакый" исемен ке-лып языла. "Юлларына кирте корсалар да, Бары-бер кайтты Гаяз Исхакый", - дип яза ул. Ша-гыйренен башка шигырьлере де гражданлык хислере белен тулы. Лирик герой аларда иле, халкы ечен борчуларын сала, бугенге везгыятьне кабул итеп бетермевен де яшерми. Ф.Тарханова, хеленнен килсе, Г.Исхакыйлар, Г.Тукайлар за-манын кайтарырга телевен шигырьлеренде ачык-тан-ачык ейте.

Г.Исхакыйнын Яуширмесе Лена Шагыйрь-жанны узенен чишмесе белен желеп ите. Лирик герой анын белен сейлеше, елеге серле чишме аны рухны сакларга чакыра. Икенче бер шигыренде ул яшь вакытларына барып чыга. Мектеп елларында ук Гаяз Исхакый есерлерен укып усмеве себеплерен ача: "Ул - халыкнын, имеш, зур дошманы". Элеге шигырьден Г.Исхакыйнын "инкыйраз..."ы да, "Зиндан"ы да баш калкытуы куренеп тора.

Мектептен ук Гаяз Исхакый есерлерен укып усмеуге Шамил Маннапов та игътибар ите: "Гажеп инде: ничек ускенбездер I Дердемендсез, ИсхакыйларсызУ Тукай яшьли yлген,I Юкса, белки,I Калган булыр идек Тукайсыз".

Г.Исхакый шехесе турында язганда "киту" Ьем "кайту" тешенчелере белен "уйнау" сизеле. Э мене шул ике суз янына еченчесен - "ил-сезлек"не куйгач, едеби есернен темасы килеп чыга, язар ечен жирлек туа. Илсезлек темасы Медеррис Эгълемне еле 1990 елда ук "Буген" шигырен язарга этере. "Таралган бу халык, китеп барган читке...I Кемге киткен алар?! Кая киткен? Ниге киткен?I Китеп барган алар - жылы кeрмегенгеI Байлык естендеге шушы изге ейге". Элеге шигыренде автор илде кайтыр ечен де, китер ечен де шартлар тудырылуына басым ясый. Бер чиктен икенче чикке омтылуга шагыйрь каршы чыга. Башка юл булмаганлыктан, денья узгерешен тоеп алып, урталыктан барырга чакыра.

Г.Исхакыйны "киткен язучы" буларак сурет-леу мотивы Равил Рахманинын "Киткеннер" шигыренде кузетеле. Элеге шигырь Г.Исхакый, С.Максуди, Й.Акчура Ь.б. ларга багышлана. Ши-гырьнен яналыгы шунда, ул киту себеплерен ачып бире, китмеген очракта язмышларынын нинди юнелеш аласын фаразлый. Р.Рахмани фи-

керенче, алар илде калса улесе, хекемсез ежел килесе котылгысыз була. Шагыйрь киту себебен некъ мене шул "хекемсез ежел" метафорасына сыйдыруы белен узенчелекле. "Калганнар тоткын ителген, I Кетудей куып йeртeлген...I Язмышлар йондай тeтeлген...I Кояшы, ае кителген!"

Моннан сон шагыйрь "даЬи яла" юлы белен киткеннернен исемен каралту башлануына басым ясый. Сатира береп торган елеге оксюморон шул чор сеясетен бик тегел, кыска итеп анлатып бируе белен кызыклы. Р.Рахманинын елеге шигырьде башка беркемде де кабатланмаган тагын бер яналыгы кузге ташлана, ул да булса, сеясетне физиологияге ("терек организмнын функциялере, эшченлеге турындагы фен" мегънесенде) бейлеп карау. Социалистик системаны ул "зегыйфь зат", "ахмак ул" ревешенде бире. Э киткен кешеге ата роле йеклене. Шулай итеп, ата улын, герче ул селамет булмаса да, яратырга тиеш булып чыга. Шул ревешле шагыйрь киткеннернен керешу мотивларын бик табигый итеп анлатуга иреше. Шигырьде жентекле, иркенлеп суретлеу юк, шартлы алым да сизелер-сизелмес кене. Эмма сенгатьле теэсир кече зур килеп чыккан.

Гаяз Исхакый шехесе жинел гене шагыйрь-лер ижатын ижтимагый юнелешке борып куя. Рашат Низами да узенен "Ике меЬажир" исемле сеяси поэмасын эпиграфына Исхакый сузлерен куеп башлый. Анын ижатында едип асыл егет-лерден тезелген дисбе-мержен формасын ала. Лекин "Нишлетесeн,I Гел кирекле чакта I Милли тесбих безнен езелген", - булып чыга. Поэманын икенче булеге Исхакыйнын терме тормышын суретли. Исхакый аз гына жай чыкса, язарга утыра. Кояшсыз ямьсез денья, карацгылык. Тоткынга яктылык чыгар кебек куренми. Шагыйрь кисете: "Патша китер...I Совет килеп житер -I Большевиклар кереш башлаячакУ "Халык дошманы" дип, Тинчуринны/ Бурнашларны кыйнап ташлаячак".

Назыйм Хикмет белен Гаяз Исхакыйны янеше кую "киткеннер"не суретлеуде унышлы алым. Берсе советка ашкынса, икенчесе советтан кача. Ижтимагый системалары капма-каршы булган ике илден ике меЬажир язучы бер-берсене каршы бара кебек килеп чыккан. Эмма аерма да бар шул: Исхакый ирек эзлеп китсе, Хикмет, узе телеп, ирексезлекке киле. Шул себепле Р.Низами поэманын бер булеген терек шагыйренен терме тормышына багышлый да. Гаяз Исхакый кебек, "уз телеге белен" Теркия-ден киткен бу шагыйрьнен де тормыш Ьем ижат юлы фажигале булган. Бу урында Марсель Га-лиевнен "Уйландым мин Истанбулда Назыйм Хикмет хакында" шигырене игътибар итми киту Ьич те ярамас кебек.

Ак Ьем кара бизменнерге куеп,

Сынап карыйм шагыйрь язмышын.

Юкса белем: Терек иленен де Асыл улларынын ялгышын Вакытында кичере белу ечен Зурлык зарурлыгы житмеген.

Назыйм Хикмет кебек гаярь ирлер Юкка гына ташлап китмеген...

Э барыбер аны аклый алмыйм,

Мен мечетле, динле, аллалы -Шундый илне ничек калдырасын,

Кызыл саташуга алданып.

Куренеп тора: шагыйрь жавапны узе ук бире, монда башка суз артык. Поэманын дуртенче булеге Гаяз Исхакый монологы буларак биреле. Ул анда Туган илден качып китмевен, бары тик серелуен гене яза. Монологнын теп идеясе деулетчелекке барып тоташа. Тулаем алганда, поэманын эчтелегене татар халкынын 90 еллар-дагы милли азатлык ечен кереш вакыйгасы салынган. Э керешнен эчтелеге Россиянен милли сеясетене барып тоташа.

Егерменче йезнен ахыры Ьем яна гасыр башында татар халкынын милли узан янарышы башланды. Шул себепле хезерге татар шагыйрь-лере ижатында Гаяз Исхакыйга шехес буларак мережегать иту ешрак очрый башлады, ченки елеге едеби Ьем милли куренеш Мехеммет Мирза шигырендеге "Телне тешлетте замана, "Исхакый", - дисен..." чоры узып, сонгы елларда буы-лып торган суз иреге мейданга чыгуы белен андатыла. Шулай да бугенге кен татар шигърия-тенде Г.Исхакый образын, драматизмын ачып, психологик яктан житерлек дережеде ачып бир-ген тезме формалы есер кузетелми.

1. Эхметжан Роберт. Татар иртесе: шигырьлер. Казан, 2004.

2. Баян Эхсен. Сайланма есерлер. 5 томда, 1 том. Казан, 2002.

3. Галиев Марсель. Гомер бизмене: Шигырьлер. Казан, 2004.

4. Зелфет. Ходай сулышы: шигырьлер. Казан, 2007.

5. Маннапов Ш.М. Тормыш сиратлары: Шигырьлер, поэмалар, жырлар. Казан, 2008.

6. Морат Газинур. Тенге еверелеш: Шигырьлер, поэмалар. Казан, 2005.

7. Мехеммет Мирза. Киек Каз Юлында: Шигырьлер, газеллер, поэмалар. Казан, 2003.

8. Низами Рашат. Тормыш трамвае: Шигырьлер, поэма. Казан, 2005.

9. Рахмани Р.Ф. Мен чакрымга мен чакрым: Шигырьлер. Казан, 2006.

10. Решит Э.Э. Язмыш жиллере: Шигырьлер, поэмалар I Кереш суз авт. З.М.Мансуров. Казан, 2006.

11. Тарханова Флера. Яшьлек эзем калган сукмаклар: Шигырьлер, жырлар, поэмалар. Казан., 2005.

12. Шагыйрьжан Лена. Сагынмаклык: Истелеклер, 13. Шерифуллина Э. Сеюемнен мин бер чибер

багышламалар. Казан, 2005. идем..: Шигырьлер, поэмалар. Казан, 2005.

G.ISKHAKI AND MODERN TATAR POETRY F.F.Khasanova

Features of literary devices characterizing the author's image of the early 20th cent. are studied in the article. Gayaz Iskhaki's image was stamped in the creative works of Akhmetzyan and Nizamie.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.