Научная статья на тему 'Рифма в лирике Роберта Миннуллина'

Рифма в лирике Роберта Миннуллина Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
264
54
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Саргузина Д. З.

В статье исследуется творческая лаборатория Р.Миннуллина, анализируются своеобразные типы рифмовок, показана их роль в создании поэтических текстов поэта.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Рифма в лирике Роберта Миннуллина»

РИФМА В ЛИРИКЕ РОБЕРТА МИННУЛЛИНА

© Д.З.Саргузина

В статье исследуется творческая лаборатория Р.Миннуллина, анализируются своеобразные типы рифмовок, показана их роль в создании поэтических текстов поэта.

Татарстан Республикасыньщ Г.Тукай исемен-дэге ДэYлэт премиясе лауреаты, Г.-Х.Андерсен, М.Ж^элил, А.Алиш, Ф.Кэрим исемендэге эдэби бYлэклэр иясе, кYренекле шагыйрь Роберт Миц-нуллин и^атын тикшерYгэ багышланган ^итди фэнни хезмэтлэр булса да [1, 2, 3], шигырьлэ-ренец тезелеше эле ейрэнелмэгэн елкэ булып кала.

Шигырь - ритмга салынган тойгылы сейлэм [4, с.25]. Ритмны тудыруда, аца естэмэ кеч, куэт бирYДЭ, шигырьнец аhэцлеген, тээсир кечен арттыруда рифманыц эhэмияте гаять зур. Рифма дип ритмик тезелеш ягыннан бердэй тезмэлэр ахырында бер-берсенэ аваздаш hэм бу тезмэлэр-не бергэ бэйли торган CYЗлэргэ эйтэлэр [5, с.45].

Рифмалар, яцгырашларына карап, твгэл hэм твгэл булмаган, ябык hэм ачык рифмаларга бYленэлэр. Твгэл рифма да CYЗлэрдэге авазлар-ныц ^пчелеге тэцгэл килэ, мэсэлэн: уйнадык-уйладык; ж;анымда-янымда. Твгэл булмаган риф-маларда бары тик берничэ аваз гына тэцгэл килэ, естэвенэ алар терле эзлеклелектэ урнашырга мемкин: егетем - йегертеп.

Ябык рифма - охшаш яцгырашлы CYЗлэрнец тартык авазга тегэллэнYе: икмэгэн - кипмэгэн.

Охшаш яцгырашлы CYЗлэрнец сузык авазга тэмамлануы ачык рифма дип атала (калмады -каргады).

Лексик hэм грамматик билгелэре буенча тYбэндэге рифмалар аерылып чыга:

- тщдэш (бер CYЗ теркеменэ караган рифмалар, мэсэлэн: ялгышкан-ябышкан) hэм терле CYЗ теркемнэреннэн оешкан тщдэш булмаган рифмалар (^ылы - ^ыры; агач - калгач);

- бердэй яцгырашлы, лэкин терле мэгънэле CYЗлэргэ корылган омоним рифмалар;

- шигырьнец охшаш елешлэре бер CYЗДЭн гыйбарэт булса, гади рифма (^ырларымда -юлларыца), берничэ CYЗДЭн торса, кушма (катлаулы) рифма (бер кен - беркем) оеша.

Строфа эчендэ кайсы юлларныц аваздаш килYенэ карап, рифмаларны янэшэ (парлы), арадаш (аралаш, юл аша) hэм эйлэнмэ (камаулы, бощралы) терлэргэ бYлэлэр.

Янэшэ рифмада рэттэн килYче ике юл ахырындагы CYЗлэр аваздаш килэлэр. Арадаш рифма булганда охшаш яцгырашлы CYЗлэр юл

аралаш килеп парлашалар, ягъни строфаныц 1-3 нче, 2-4 нче тезмэлэре рифмалашып килэ. Эйлэнмэ рифмада 1-4 нче hэм 2-3 нче юллар аваздаш яцгырыйлар [5, с.45-46; 6, с.152-153; 7, с.64-68; 8, с.81-83; 9, с.1029; 10, с.664].

Рифма шигырьгэ тээсирле яцгыраш, аhэц, тэртипле тезелеш, естэмэ бизэклэр алып килэ. Татар поэзиясендэ Y3 йезен, кыйбласын табып, Y3 юлыннан кыю атлаучы талантлы шагыйрь Р.Мицнуллин рифманыц элеге мемкинлеклэрен-нэн чиксез оста файдалана. Аныц шигырьлэре мэгънэ тирэнлеге, тел-сурэтлэY чараларыныц муллыгы белэн генэ тYгел, э форма тезеклеге, рифмаларныц байлыгы белэн дэ игътибарны ^элеп итэ. Бу хакта Ф.Ганиева болай дип яза: "Роберт Мицнуллин шигырьлэре гел рифмалар-дан гына тора кебек. Охшаш яцгырашлы авазлар куанышып келешкэн балалар кебек ^итэклэшеп-тезелешеп торалар. Yзлэре бер дэ тик тормый-лар, туктаусыз хэрэкэттэ. СY3лэр гади, кыска, ^ицел ацлашыла, агылып кына торалар" [11, с.165].

Р.Мицнуллин - тегэл рифмаларны куллану остасы. Аныц шигырьлэренец барысы диярлек тегэл рифмаларга гына корылган. Р.Мицнуллин шигъриятендэ тегэл булмаган, якынча рифмалар сирэк, бэлки шигырьнец аерым бер строфасында гына урын ала. Мисал ечен, "Экияттэге Yги кызга" шигырендэ керэсец - курэсец, тYзэсец -взэсец, китэрмен - итэрмен, каратыйм эле -яратыйм эле, Yлмэсеннэр - белмэсеннэр кебек тегэл рифмалар бар. Шигырьнец бары тик еченче строфасында гына егетем - йвгертеп кебек тегэл булмаган рифма очрый:

"Тэгэри китте йомгагым,

Ку_рмэдецме, егетем ?" -Дип эйт кенэ, йомгагыцны Китерермен йвгертеп [12, с.28].

Хэзерге татар поэзиясендэ арадаш рифманыц бары 2-4 нче юллары охшаш яцгыраган тере аеруча киц таралган [7, с.67]. Р.Мицнуллин да арадаш рифманыц элеге терен аеруча яратып куллана:

Кеше гомерлэре бигрэк кыска...

Ходай безгэ, белмим, нигэдер Кошлар гомере дэ бирмэгэн шул.

Яши белсэц, щитэр, дигэндер.

Д.З.CAРГУЗИИA

("Кеше гомерлэре бигрэк кыска...") [13, с.44] Шагыйрь иж;атында тулысынча арадаш рифмаларны да (икенче юл белэн дуртенче юлныц hэм 6єрєнчє-єчєнчє юлларныц Yзара рифмалашуы) кYрергэ мємкин:

Сєннєц 6єр дулаган чагы ^лмасмы дип щанымда,

^йткан идєм, тынган чагы Туры килдe аныц да.

("влгермэдем") [12, с.113]

Сен суында басып тора...

Чэчлэре ак, квмеш.

Бєр ягында - Актаныш та Бєр ягында - Илєш.

("Нащар Нэ^ми минем бэйрэмемдэ...") [13, с.76] Биредэ беренче hэм єчєнчє юллар басып тора - Актаныш та тегэл булмаган рифма, э икенче hэм дуртенче юллар квмеш - Илєш кебек тегэл рифма ярдэмендэ аваздаш яцгырыйлар.

P.Mицнyллин рифмалаштыруныц башка калыпларына да мерэ^эгать итэ. Mэсэлэн, строфаларга бYленмэгэн "Авыл. Тупыл белэн сeйлэшY" шигыре [13, с.189] бары тик янэшэ рифмаларга гына корылган (исэнме - твшэмме; биек - тиеп; булырга - торырга; квн дэ - мин дэ; артык - тартып; Yсмэдeм - эшлэрем; идец

- дидец; кабат - канат; ^кне - ^пне; елаттыц да - юаттыц да; тэмам - hаман; шул инде - соц инде).

Авторныц ике-, eчьюллыклары да рифмалаштыру ягыннан кызыклы. Ике юллык строфалардан торган "влешемэ тигэне..." шигырендэ тезмэлэр янэшэ рифмалар ярдэмендэ аваздаш яцгырыйлар. "Без ^бебез...", "Вакыт" шигырьлэрендэ исэ ике юллык строфалар Yзара рифмалашып килэлэр.

"Кылганнар", "Кєз", "Ырынбур далалары" шигырьлэрендэ єчьюлльік строфалар aba калыбында рифмалаша. Соцгысында "Ырынбур далалары " тезмэсе анафора xезмэтен дэ Yти: Ырынбур далалары...

^йларда сєз, татарымныц Таралган балалары?

Ырынбур далалары...

Бу татар балаларыныц И eрaк аралары.

Ырынбур далалары...

Aтлaр чапкан... Чыдамаган Aтлaрныц дагалары. [12, с.126]

"Дєнья бит ул" шигырендэ рифмалар aab калыбында килгэн. Строфаныц єчєнчє юлы ("Дєнья бит ул...") hэр строфа аxырында кабатланып килэ.

P.Mицнyллин бер Yк шигырьдэ рифмалаштыруныц терле алымнарын куллануда зур осталык кYрсэтэ. Mисал ечен, "взгэлэнде яшь сандугач" [13, с.190] шигыренец беренче строфасында беренче, икенче hэм дYртенче юллар Yзара рифмалашып килэ:

Мэхэббэтен эзлэгэнме,

Сагышына тYзмэгэнмe? -Aгыйдeлдэ тен буeнa Бєр сандугач взгэлэнде.

Шигырьнец икенче строфасы ишетмэдец -иш итмэдец, тыцламадыц - ацламадыц кебек тегэл янэшэ рифмаларга корылган:

Тик син аны ишетмэдец:

Эллэ инде иш итмэдец,

Эллэ инде тыцламадыц,

Эллэ инде ацламадыц...

вченче строфада арадаш рифма кулланыл-

ган:

Ул сандугач нэкъ шул тенне,

Белмим, нигэ сайлагандыр?

Йерэклэрне телэ-телэ,

Иигэ генэ сайрагандыр?

ДYртенче строфаныц икенче, еченче, дуртен-че юлларында катлаулы (катнаш) янэшэ рифма урын алган:

Озгэлэнде яшь сандугач...

Хэзер Y3eц юксын инде.

Юксынсац да, юк соц инде,

Ул сандугач юк шул инде.

Юк шул инде...

Юксын инде. - юк соц инде - юк шул инде -юк шул инде катлаулы рифмасы кабатланып, градация барлыкка китерэ. Элеге алым шигырьнец мэгънэсен тирэнэйтY, тээсир кечен арттыру максатыннан эшлэнгэн.

"Соцгы яфраклар" шигыре дурт тезмэле алты строфадан гыйбарэт. Шигырьнец беренче hэм бишенче строфалары елешчэ арадаш, калган-нары янэшэ рифмаларга корылган.

P.Mицнyллинныц "Оялам" шигыре рифманыц кулланылышы ягыннан Yзенчэлекле. Биредэ hэрбер строфа шигырьнец исеменэ чыгарылган оялам CYзе - гади арадаш рифмасы ярдэмендэ оешкан. Бэлки шуца да, автор шигырьгэ "шаяру" дигэн искэрмэ бирэ.

P.Mицнyллин гади рифмаларны куллануныц да яца терлэрен, формаларын таба. Mисал итеп, "Син генэ юк..." шигырен [13, с.46] китерергэ мемкин. Беренче строфа тулы чэчэк, икенчесе -тулы йолдыз, еченчесе - тулы моцнар дигэн гади янэшэ рифмалардан оешкан. Беренче строфаныц соцгы дуртенче юлы (Кайда соц син бYлэк итэргэ?) аяныч язмышны, вакыт агышын кYрсэткэндэй, куелган сорауга ж;авап рэвешендэ берникадэр Yзгэреш кичереп, (Син еракта бYлэк

ФИЛОЛОГИЧЕСШЕ ИAУKИ

итэргэ; Син генэ юк бYлэк итэргэ) икенче, еченче строфалар аxырында кабатланып килэ. Шигырьнец дYртeнчe строфасы алдагы строфа-ларда кулланылган CYЗлэрдэн оеша. Бишенче строфаныц беренче, икенче, еченче юллары аваздаш килэ:

Сица соклануым,

Сине сагынуым,

Сине яратуым

Диеп ацла син ул тылсымны!

Pэдиф - hэр шигырь юлында рифмадан соц (кайвакыт аннан алда) кабатланып килYчe CYЗ яки CYЗлэр теркеме [6, с.159]. P.Mицнyллин шигъриятендэ рэдифле рифмаларга матур, уцышлы мисаллар байтак:

Декабрь. Aккош кулендэ Уйларга талган аклык -Туфан калдырган яктылык,

Туфаннан калган аклык!

("Аккош ^лендэ декабрь...) [12, с.167] "И син" дип аталган шигырьнец aba калы-бында рифмалашкан строфаларында тYбэндэгe рэдифле рифмалар урын алган: щырлы ягым -щылы ягым, тицсез ягым - динсез ягым, сагыш ягым - салмыш ягым. "Каеннар елап кала" шигырендэге ^псанлы рэдифле рифмалар (изэп кала - бизэп кала; карап кала -ап-ак кала

- урлап кала - ерак кала; Yксeп кала - Yксeз кала) эсэрнец мелодик аhэцeн, интонацион мемкинлеклэрен кeчэйтYгэ xeзмэт итэлэр.

Pифма - тариxи кYрeнeш. "B.Pадловныц тик-шeрeнYлэрeнэ караганда, - дип яза Х.Курбатов, -терки xалыкларныц борынгы поэтик иж;атла-рында рифма юл башына куела торган булган" [14, с.100]. Татар xалык и^атында кулланылган юл башы рифмалары да моца ишарэ ясый булса кирэк. P.Mицнyллин шигъриятендэ дэ юл башы рифмаларын очратырга мемкин. Алар юл аxыры рифмалары белэн берлектэ килэлэр:

Тэрэзэдэн кезге белэн Шаярткан кыз син идецме?

Шаяртып кына артымнан Кар аткан кыз син идецме?

TYгeлмeни?

Ax, гафу ит...

("Ax, гафу ит!..) [10, с.19] Биредэ кыз син идецме гади юл аxыры рифмасы шаярткан - кар аткан юл башы рифмасы белэн баетылган. Калган строфаларда да шагыйрь элеге алымга мерэ^эгать итэ: Урамнан Yткэндэ ескэ Су сипкэн кыз син идец бит.

Иарасый куцел деньямны Ут иткэн кыз син идец бит.

TYгeлмeни?

Ax, гафу ит...

Куктэге ак йолдызларны Яраткан кыз син тYгелме?

Садэлегец белэн мине Караткан кыз син тYгелме!

Шулаймыни?

Ах, гафу ит...

Гомумэн, "Ах, гафу ит..." шигыре Yзенчэлек-ле тезелгэн. Беренчедэн, юл ахыры рифмалары шигырьнец еч строфасында да бер yk CYЗлэрдэн диярлек оешкан (кыз син идецме; кыз син идец бит; кыз син тYгелме). Икенчедэн, алар юл башы рифмалары белэн бергэ килгэн. вченче-дэн, шигырьдэге эчке рифмалар (идец бит -тYгелмени; тYгелме - шулаймыни; идецме -тYгелмени) эсэргэ естэмэ аhэц 6^y вазифасын башкаралар. "Тенге дицгез" шигырендэге миз-гелдэ-дицгездэ эчке рифмасы да элеге максатка яраклы рэвештэ кулланылган:

Тенге дицгездэ без бер кайгысыз Ике дельфин кебек уйнадык.

Бу мизгелдэ - тенге бу дицгездэ Бер без генэдер дип уйладык. [13, с.115] "Лирик хат" шигыренец [12, с.15] беренче строфасында сагынганда - яратканга CYЗлэре эчке рифма хасил итэ:

Бу минутта нилэр эшлисецдер?

Тешлэрецэ нилэр керэдер?

Эгэр мине курсэц - сагынганга,

Мине яратканга курэдер.

Шигырьнец еченче строфасында эчке рифма хэтта еч CYЗДЭн (кыштыр -ештыр - кышларга) тезелгэн:

Сезнец якта кYптэн кыштыр инде,

Ештыр инде hаман моцаю.

Моцаюлар кездэ генэ тYгел,

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Кышларга да кYчте бугай ул.

Шигырьнец ритмик кечен арттырудан тыш рифманыц мэгънэви эhэмияте дэ гаять зур. Ул фикернец бер елешенэ аеруча басым ясап эй^ чарасы да булып тора. "Оста шагыйрь, гадэттэ, мэгънэ ягыннан иц эhэмиятле CYЗлэрне рифма итеп алырга тырыша", - дип яза Х.Курбатов [15, с.184]. Р.Мицнуллин сайлаган рифмалар бик тэ урынлы, кирэкле, мэгънэле, зэвыклы яцгырый-лар, ^целдэ лэззэт хисе уяталар:

Шигъри тебэк, шигъри бакча,

И илаhи шигърият!

Нэкъ шушында утлый-утлый Йери тесле шигъри ат.

("Тенге Акманай") [12, с.275] Р.Мицнуллин, тегэл рифмаларны кулланып, рифмалаштыруныц терле калыпларына мерэ^э-гать итеп, шигырьлэренец ритмик байлыгын тудыра, аhэцен кабатланмас, Yзенчэлекле яца тесмерлэр, бизэклэр белэн баета.

Д.З.САРГУЗИНА

1. Г афурова Ф. Лингвистическая поэтика татарской детской поэзии: (на примере творчества Ш.Галие-ва, Р.Валиевой, Р.Миннуллина): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. Казань, 2006.

2. Хамитова Л. Поэтический ономастикон в татарских детских стихотворениях (на материале художественных текстов Ш.Галиева и Р.Миннуллина): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. Елабуга, 2007.

3. Шаяхметова Л. Концепт "ут" и его отражение в лирике Р.Миннуллина: Автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 2007.

4. Курбатов Х. Татар телендэ шигырь тезелеше // Совет мэктэбе, 1969. №3.

5. ЗаЬидуллина Д.Ф. Татар эдэбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.ЗаЬидуллина, Э.М.Закир^анов, Т.Ш.Гыйлэ-^ев. Казан, 2004.

6. Эдэбият белеме CYЗлеге / Тез.А.Г.Эхмэдуллин. Казан, 1990.

7. Хатипов Ф.М. Эдэбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары ечен кулланма. Казан, 2000.

8. Курбатов Х.Р. Ритмика татарского стиха. Казань, 2005.

9. Новый энциклопедический словарь. М.: Большая Российская энциклопедия, 2006.

10. Жирмунский В. Рифма, ее история и теория // Теория стиха. Л., 1975.

11. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере - аккошлар юлы" // Казан утлары, 1998. №8.

12. Мицнуллин Р. Айныц татлы яктысы. Казан, 2001.

13. Мицнуллин Р. Куцеллэр нечкэргэндэ...: Шигырь-лэр. Казан, 2004.

14. Курбатов Х. Татар телендэ шигырь ритмикасы. Эдэби тэнкыйть // Совет эдэбияты, 1955. №8.

15. Курбатов Х. СYЗ сэнгате: Татар теленец лингвистик стилистикасы Иэм поэтикасы. Казан, 2002.

THE RHYME OF R.MINNULLINS LYRICS D.Z.Sarguzina

The author of the article analyzes the original types of rhymes and their role in creating poetic texts in R.Minnullin's lyrics.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.