Научная статья на тему 'Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре төзелү тарихыннан'

Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре төзелү тарихыннан Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
75
13
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
Село Верхний Тимерлек / религиозная жизнь / мечеть / обычаи / татарские школы / мулла / имам. / Verkny Timerlek village / religious life / mosque / traditions / Tatars schools / mullah / imam

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Габдрахманов Ильфар Габделхаевич

Духовно-нравственное воспитание и образование всегда были и будут фундаментом общества. До революции 1917 г. в этом большую роль в России играли религиозные организации и духовентво, у татар-мусульман это, естественно, возлагалось на мечеть и муллу. В работе читатель знакомится с историей мечетей и жизнью мусульманского духовенства с. Верхний Тимерлек, с тем какой путь проходили мои односельчане, чтобы открыть мечети для сохранения традиций и человеческих ценностей, для передачи этого богатства подрастающему поколению

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

The history of the construction of mosques in Verkhny Timerlek village

Spiritual and moral upbringing and education have always been and will be the pillar of society. Before the Revolution of 1917 in Russia, the major part of those was played by faith-based organizations and clergy, among Tatars, it was naturally entrusted to mullahs and the mosque. The article provides insight into the history of mosques and the life of the Muslim clergy of Verkny Timerlek village and the long way the villagers came to open mosques for preserving traditions and human values and transmit these treasures to the younger generation.

Текст научной работы на тему «Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре төзелү тарихыннан»

УДК 28:94(470.41)

Югары Тегермэнлек авылы мэчетлэре Te3eAY тарихыннан

И. Г. Габдрахманов,

Югары Тегермэнлек урта гомуми белем биру мэктэбе, Югары Тегермэнлек авылы, Балык Бистэсе муниципаль районы, Татарстан Республикам, Россия Федерациясе

Аннотация

Духовно-нравственное воспитание и образование всегда были и будут фундаментом общества. До революции 1917 г. в этом большую роль в России играли религиозные организации и духовентво, у татар-мусульман это, естественно, возлагалось на мечеть и муллу. В работе читатель знакомится с историей мечетей и жизнью мусульманского духовенства с. Верхний Тимерлек, с тем какой путь проходили мои односельчане, чтобы открыть мечети для сохранения традиций и человеческих ценностей, для передачи этого богатства подрастающему поколению.

Abstract

Spiritual and moral upbringing and education have always been and will be the pillar of society. Before the Revolution of 1917 in Russia, the major part of those was played by faith-based organizations and clergy, among Tatars, it was naturally entrusted to mullahs and the mosque. The article provides insight into the history of mosques and the life of the Muslim clergy of Verkny Timerlek village and the long way the villagers came to open mosques for preserving traditions and human values and transmit these treasures to the younger generation.

Ключевые слова

Село Верхний Тимерлек, религиозная жизнь, мечеть, обычаи, татарские школы, мулла, имам.

Keywords

Verkny Timerlek village, religious life, mosque, traditions, Tatars schools, mullah, imam.

Татар авылларында дини тормыш hэм гореф-гадэтлэр, эхлакый тэрбия нигездэ мэчет hэм мэктэптэ рухани-лар ж;итэкчелегендэ hэм катнашында тормышка ашырылган. Россия кануннары буенча мэктэплэр мэчет янында ачылган, муллалар Ьзм меэзиннэр мэчеткэ берке-телеп сайланган. Шуца ^рэ дини-тэрбия институтларын ейрэнгэндэ мэчетлэр тезу тарихы Yзэк урынны алып тора.

Балык Бистэсе районы Югары Тегермэнлек авылындагы мэчетнец

The history of the construction of mosques in Verkhny Timerlek village

I. G. Gabdrakhmanov,

Verkhny Timerlek secondary school, Verkhny Timerlek village, Rybnaya Sloboda municipal district the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

2021 елда Татарстан Республикам Дэулэт архивы уткэргэн «Фэн Нэм туган як тарихын вйрэнудэ архив фондлары» документаль публикациялэр конкурсында бу мэкалэ 3 нче твркем - архив учреждениелэре белгечлэре, туган якны вйрэнучелэр, фэнни щэмэгатьчелек вэкиллэре катнашучылары арасында III урынны алды.

барлыкка килу тарихын Татарстан Республикасы ДЗYЛЗT архивы фондлары документларыннан белергэ мемкин. Казан губерна идарэсе фондында сакланучы 1904 елга караган документа мэчетнец ничэнче елда ачылганлыгы турында мэгълумат сакланган. Югары Тегермэнлектэ беренче мэчет ачылу датасы турысында 1675 ел тора1. Димэк, шул елда ачылган булып чыга безнец авылда беренче мэчет. Аца кадэр дини йорт булганмы, юкмы икэнлеген ачыклаучы документлар табылмаган, элегэ. Шул ук вакытта, бу дата кайбер тарихчыларда, укучыларда шик тудырырга мемкин. Ул очракта бу датаныц дерес булуын икенче тарихи чыганак раслый.

1742 елгы «Экстрат в Правительствующий сенат ис Казанской губернии о татарских мечетях» исемле документа: «В деревне Темерлек (Югары Тегермэнлек. - Г. И.) одна мечеть при тридцати двух дворах, которая не сломана. Расстоянием она имеет от Кугарчинской мечети в восьми, от новокрещенной деревни Казаклар в трех, от села Урахчи в восемнадцати верстах. А по сказке той деревни татар показано: оная мечеть построена тому семьдесят лет. А новокрещен во оной деревне Темерлек не имеется»2, дип язылган.

1742 елдан 70не алгач, 1672 ел чыга. Шулай булгач, бу ике документ буенча, Югары Тегермэнлек авылында мэчетнец якынча 1675 елда салынганлыгы хакында суз алып бара алабыз. Кайберэулэр Темерлек авылын Тубэн Тегермэнлек авылы дип эйтергэ мемкиннэр. Аларга каршы да дэлил китерергэ була. Беренчедэн, Тубэн Тегермэнлек авылында мэчет 1812 елда тезелYе турында архив документы бар.

Икенчедэн, элеккеге мэчет урыны Урахча авылыннан, якынча, 18 чакрымда.

Беренче искэ алынган чыганактан тагын шуларны белергэ була: 1904 елда Югары Тегермэнлектэ ике мэчет эшли. Беренче мэхэллэдэ 752 ир-ат hэм 709 хатын-кыз, hэммэсе 190 хуждлык исэплэнэ. Мэктэпкэ 60 малай, э абыстай-га 30 кыз йергэнлеге билгеле. Хэзерге кибет урынындарак булган бу мэчеттэ беренче имам булып 1904 елныц 12 мартыннан Мехэммэт Лотфуллин Фэзлуллин исемле кеше торган. Аныц эш хакы елга 100 сум булуы турында мэгълумат китерелэ. Икенче имам -Ярулла Фазлуллин (Фэйзуллин булырга мемкин). Ул 1873 елныц 21 апрелендэ имам-хатыйп hэм медэррис итеп билгелэнгэн. Эш хакы - 96 сум. Азанчы вазыйфасын 1903 елныц 20 декабреннэн Габделхэким Баhаветдинов башкарган. Эш хакы - 60 сум3.

1872 елда авылда 432 ир-ар Ьэм Агач мэчетнец фасады haM планы. 1872 ел. 448 хатын-кыз яшэгэнлеге билгеле4.

Татарстан Республикасы ДэYлэт архивы, Мэктэп бинасы эле бу вакытта булмаган,

2 ф., 2 тасв., 273 эш, 1 кгз. ч димэк малаилар мулла йортында укыган.

The facade andplan of a wooden mosque. Имам - Латыйф Фэзлуллин, азанчы булып 1872. The State Archive of the Republic of т-. i v

Tatarstan, fond 2, series 2, file 273, p. 1 БаЬветдин Xjca^ ис^ руханилар

Югары Тегермэнлек авылы ж;эмгыяте вжиллэренец 2нче щэмигъ мэчетен твзергэ рвхсэт сорап язган гаризасы. 21 сентябрь 1896 ел. Татарстан Республикасы ДэYлэт архивы, 2 ф., 2 тасв., 5376 эш, 1, 1 кгз. арткы ягы.

A petition (request) of the proxyholders of the rural community of Verkhny Timerlek village on the construction of the cathedral mosque. September 21, 1896. The State Archive of the Republic of Tatarstan, fond 2, series 2, file 5376, p. 1, 1 rev.

торган. 1972 елныц 15 ноябрендэ кул куелган икенче документта искергэн мэчет урынына яцасын тезергэ рехсэт алу турында эйтелэ5. Булачак агач гыйбадэтханэ бинасыньщ сызымы да китерелэ6.

Бу вакытта авылда 435 ир-ат, 440 хатын-кыз яшэгэнлеге билгеле. Мэктэптэ 32 малай, 11 кыз укыган. Димэк, Югары Тегермзнлектз мзктзп бинасы 1872-1883 еллар арасында тезелгзн булып чыга. Дини саналса да, иц беренче чиратта укырга-язарга ейрэ^ булган бу уку йорты авылда башлангыч белемне арттыруда меhим урын алып торган. Беренче имам Латыйфулла Фззлуллин мегаллим вазыйфасын башкара, икенчесе имам булып Ярулла Фззуллин, азанчы булып Баhаветдин Хзсзнов хезмзт иткэн.

1817 елгы торак пункты планында авылда бары тик бер урам булганлыгы KYренз. Ул. хззерге Титов урамы - Ат чишмзсеннзн башланып Галзветдинов Фзнислзр торган урынга дитеп тэмамлана. XIX гасырныц 60-70 елларында Александр II уткэргэн рефор-малар нэтидэсендэ Россия терле тармаклар буенча алга китэ башлый. Икътисадныц

кутэрелуе халыкньщ тормыш шартларын азмы-купме яхшырта. Шул еллардан башлап халык саны артканнан арта. Бу куренеш Югары Тегермэнлектэ яшэучелэр санында да ачык чагыла. 1897 елда авылда 1455 кеше яшэгэнлеге билгеле. Халык саны арту сэбэпле мэчетнец барлык кешелэрне сыендыру мемкинлеге бетэ. Шуца курэ дэ инде авыл халкы (тубэн оч худалыклары) икенче мэчет тезу турында суз кузгата. Казан губернасы идарэсенэ 1896 елныц 21 сентябрендэ авыл дэмгыяте вэкиллэре Гимадетдин Исхаков hэм Мехэммэтрэхим Надыров болай дип язалар: «В нашем обществе население наросло до 698 душ мужского пола и деревня расположена по одной улице более чем на версту. Мечеть в нашей деревне одна, ближе к одному концу не в состоянии вместить в себе всех желающих молится, так что в зимние время приходится стоять около мечети на морозе, это [-] первая и главная невозможность посещать мечеть, вторая [-] это большое расстояние препятствует ходить престарелым вовсе, тогда как которые очень бы желали помолится. Место под постройку мечети тотчас же по разрешении наши доверители приготовят безопасное в пожарном отношении для мечети, вследствие сего имеем покорнейшие просить Губернское правление соблаговолить разрешить нашим доверителям произвести постройку мечети, очень будем ожидать зависящего распоряжения при сем представляем приговор о желании общества построить мечеть и избрании нас доверенными на право ходатайствования о том»7.

Бу кэгазъ нигезендэ Казан губерна идарэсе 1896 елныц 30 сентябрендэ 240 номерлы «эш» ача8. Димэк, 21 сентябрендэ авыл дэмгыяте вэкиллэре тара-фыннан язылган гариза тугыз кеннэн хакимият тарафыннан карала. Озак та угми, 2 ноябрь кенне, губерна идарэсе мэхэллэ халкыныц мэчетне карап тору hэм аныц руханиларын матди яктан тээмин иту хакында ризалык булмау сэбэпле, гариза-ны кире кайтарырга. Кабат гариза биргэндэ мэчетнец планы hэм фасадын, шулай ук беренче мэхэллэдэ калачак Ьэм яца мэчеткэ беркетелэчэк ир-атлар исемлеген дибэру кирэклеген искэртэ, яца мэчет булачак урынныц тезелеш ечен яраклыгы хакында дирле хакимиятьнец кагэзен сората. Шушылар хакында 1896 елныц 5 ноябрендэ Казан губерна идарэсеннэн Лаеш еязе полиция идарэсенэ язу дибэрелэ. 7 ноябрь кенне еяз шэhэрендэ бу хат алынгач, 20 декабрьдэ югарыда китерелгэн талэплэрне ацлатып авыл старостасы Ситдыйк Ибраевка Ьэм дэмгыять вэкиле Мехетдин Нигмэтуллин кул куйган язу да элеге, архивта сакланган, эшкэ беркетелгэн. Бу кэгазьгэ авыл старостасы меhере сугылган.

1901 елныц 4 маенда хакимият куйган талэплэрне утэргэ вэгъдэ биреп, икенче мэхэллэгэ аерылып чыгарга телэгэн 86 йорт худалары (210 ир-ат) дыенда мэчет тезу кирэклеге турында яца карар чыгаралар. Бу язудан куренгэнчэ мэчет салу ечен акчаны Санкт-Петербург шэhэрендэ яшэгэн сэудэгэр Хисаметдин Бэйсаров бирэ. Мулла булырга беренче мэчеттэ озак еллар буе азанчы булган Казан еязе Арбаш авылы крестьяны Баhаветдин Хэсэновныц улы Габделгазиз ризалык бирэ.

Янгын куркынычсызлыгы максатыннан гыйбадэтханэ эйлэнэсендэ 20 сажень ачык урын талэп ителэ. Шуныц ечен берничэ худалык икенче урынга кучэргэ мэдбур була, аларныц кучену чыгымнарын авыл дэмгыяте уз естенэ ала. Шул сэбэпле гариза биру кичектерелгэн, курэсец. Кумэк гариза астында икенче мэчеткэ аерылып чыгарга телэгэн 86 йорт худалары исемлеге бирелгэн. Алар сайлаган вэкиллэр Дэулэтгэрэй Тубакиров, Мехэммэтрэхим Нэзиров, Кэримулла Хисмэтуллин кул куйган. Иц азак-та авыл старостасы Садыйк Хэмзинныц меhере сугылган. Бу карарга ике исемлек теркэлгэн. Беренчесе - яца мэчеткэ аерылып чыгарга телэуче 210 ир-ат, икенчесе -иске гыйбадэтханэдэ калучылар исемлеге. Бу кэгазьлэрне раслап Урахча волосте старшинасы Андрейчев кул куйган.

Казан губерна идарэсенец Югары Тегермэнлектэ 1нче щэмигъ мэчете бинасы урынына яцасын твзергэ рвхсэт кэгазе. 1 апрель 1903 ел. Татарстан Республикасы ДэYлэт архивы, 2 ф., 2 тасв., 6881 эш, 2, 2 кгз. арткы ягы.

The permission of the Kazan Provincial Government for the construction of a new cathedral mosque instead of the old one in Verkhny Timerlek village. April 1, 1903. The State Archive of the Republic of Tatarstan, fond 2, series 2, file 6881, p. 2, 2 rev.

Бу документларньщ икенче несхэсе бишенче земский участок начальнигы мэчет кирэклеген раслаган рэсми кэгазе белэн бергэ Уфага, Мэхкэмэи Шэргыягэ дибэрелэ.

Уфадан килгэн уцай давапны да исэпкэ алып, 1902 елньщ 29 маенда Югары Тегермэнлек авылында икенче мэчет тезергэ рехсэт бирелэ. Рехсэт алыну белэн ук тубэн очныц хэзерге мэчет урынында гыйбадэтханэ бинасы бурасы тубэ астына кертелэ. Шул рэвешле алты ел йери торгач, икенче мэчеттэ азан тавышы яцгырый башлый.

Озак та угми, 1903 елда беренче мэчетнец бинасы искеру сэбэпле, яцасын тезу ечен рехсэт кирэклеге ачыклана. Алдарак эйтеп киткэнчэ, ул бина 1872 елда тезелгэн була. 1903 елныц 1 апрелендэ Губерна идарэсе рехсэт биргэн карарда 1 мэчет каршында 513 ир заты исэплэнгэне эйтелэ. Бу бер мэхэллэ ечен бик зур сан. Хакимият гаризаны канэгатьлэндерэ.

1906 елныц 13 январенда беренче мэчеткэ йеруче 217 кеше (78 худалык) дыелып, авылда еченче мэчет ачарга кирэклеге хакында карар чыгаралар9; узлэренец беренче мэчеткэ бер чакрым ераклыкта, авыл очында, яшэулэрен искэртеп, елкэннэр ечен туган кыенлыкларны тасвирлап, яца гыйбадэтханэне тезу урынын эзерлэу ечен еч худалыкны кучеру чыгымнарын узлэре каплаячагын ассызыклыйлар; яца мэчетне Казан бае Мехэммэтсадыйк Мехэммэтданов тезиячэге, э авылдашлары Миргазиз Мехэммэтгалиевныц мулла итеп сайлаячаклары турында язалар10.

Карарда 78 йорт худасыныц (217 ир-ат) исем-фамилиясе китерелгэн. Авыл старостасы Зыятдин Мехетдинов суккан меhер тора. Бу карарны волость старши-насы урынбасары Нигъмэтуллин имзасын салып раслый.

Мэхкэмэи Шэргыянец Югары Тегермэнлектэ 3нче щэмигъ мэчетен твЗYгэ ризалык 6upY кэгазе. 23 май 1906 ел. Татарстан Республикасы ДэYлэт архивы, 2 ф., 2 тасв., 7616 эш, 1 кгз.

A report of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly on their consent for the construction of the third

cathedral mosque in Verkhny Timerlek village. May 23, 1906. The State Archive of the Republic of Tatarstan, fond 2, series 2, file 7616, p. 1.

9 беренче ике мэчет каршында ничэ хужалык калган соц? Бу документта аларньщ да саны Ьзм ир-атлар исемлеге китерелэ. Беренче мэчет каршында 108 хужалыкта 344 ир-ат, икенче, тYбэн оч мэчетендэ 85 йортта яшэгэн 210 ир заты теркэлэ.

1906 елныц 23 маенда Уфадан Мэхкэмэи Шэргыядэн рехсэт килгэч тэ, мэчет тезу кагыйдэлэрен утэу дэвам итэ. Хакимият яца гыйбадэтханэнец кирэклеген ачыклый, полиция, тезелэчэк еченче мэчет урынын карап, акт тези.

Терле актлар, рапортлар язылганнан соц, ниЬаять, шул ук 1906 елда мэчет ачырга рехсэт алына. 9йткэнебезчэ, тубэн оч мэчетен ачу ечен алты ел кирэк булган. 9 югары оч мэчетен тезY мэсьэлэсен хэл итY ечен ярты ел вакыт китэ. Курэсец, авыл халкы икенче мэчет тезY кыенлыкларын исэпкэ алып эш иткэн. Хэкимиятнец эшне тиз тотуына беренче рус инкыйлабы йогынтысында урнашкан демократик вэзгыять тэ, бэлки тээсир иткэндер.

Югарыдагы материаллардан кYргэнебезчэ, терле авырлыклар, киртэлэр булуга карамастан, безнец бабайларыбыз узлэренец дини узэклэрен сакларга тырышканнар, алай гына тYгел халык саны арту сэбэпле Y3 хисапларына яца мэчетлэр, балалары

белемле булсын дип мзктзплзр тезегэннэр. Шул рзвешле гореф-гадзтлзрне haM традициялэрне буыннан-буынга тапшыруга ирешкэннэр.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Татарстан Республикасы дэYЛэт архивы, 2 ф., 2 тасв., 7100 эш.

2. Ислаев Ф., Галлямов Р. «Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях» // Гасырлыр авазы - Эхо веков. - 2005. - № 2. - С. 310.

3. Татарстан Республикасы ДЭYЛЭT архивы, 2 ф., 2 тасв., 7100 эш.

4. Шунда ук, 273 эш.

5. Шунда ук, 7 тасв., 90 эш.

6. Шунда ук, 14 тасв., 452 эш.

7. Шунда ук, 2 тасв., 5376 эш.

8. Шунда ук.

9. Шунда ук, 7616 эш.

10. Шунда ук.

Сведения об авторе

Габдрахманов Ильфар Габделхаевич, учитель истории Верхне-Тимерлековской средней общеобразовательной школы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан, e-mail: ilfar1@yandex.ru

About the author

Ilfar G. Gabdrakhmanov, teacher of history at Verkhny Timerlek secondary school, Rybnaya Sloboda municipal district of the Republic of Tatarstan, e-mail: ilfar1@yandex.ru

В редакцию статья поступила 22.04.2021, опубликована:

Габдрахманов И. Г. Мэчетлэр ачылу тарихыннан // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2021. - № 3. -С. 151-157.

Submitted on 22.04.2021, published:

Gabdrakhmanov I. G. Mechetler achylu tarihynnan [The history of the construction of mosques in Verkhny Timerlek village]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 3, рр. 151-157.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.