Научная статья на тему 'SHAYKHULLAH SHAFIGULLIN IN THE HISTORY OF IRKUTSK TATARS (BASED ON A SCIENTIFIC EXPEDITION AND ARCHIVAL MATERIALS)'

SHAYKHULLAH SHAFIGULLIN IN THE HISTORY OF IRKUTSK TATARS (BASED ON A SCIENTIFIC EXPEDITION AND ARCHIVAL MATERIALS) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
19
12
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ИРКУТСК / ШАЙХУЛЛА ШАФИГУЛЛИН / МЕЦЕНАТ / ОТКРЫТИЕ МЕЧЕТИ / ОБРАЗОВАНИЕ / IRKUTSK / SHAYKHULLAH SHAFIGULLIN / BENEFACTOR / THE MOSQUE OPENING / EDUCATION

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Khisamov Oleg R., Gumerov Ilgam G.

The article is devoted to the history of Irkutsk Tatars, the charity of the Shafigullins family, as well as the problems of upbringing and education of Tatar children in Irkutsk in the late 19th - early 20th century. The Shafigullin brothers were famous merchant entrepreneurs of that time who were interested not only in personal wealth but also serving people. The mosque and madrasah in the city were opened upon the initiative and with the meaningful participation of the brothers. The paper focuses on the study of the charity and educational activities of the eldest Shafigullin brother, Shaykhullah, who unlike Zagidullah, has not received appropriate attention on the part of researchers yet. The source for the work was a manuscript, the materials of which are introduced into scientific discourse for the first time.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «SHAYKHULLAH SHAFIGULLIN IN THE HISTORY OF IRKUTSK TATARS (BASED ON A SCIENTIFIC EXPEDITION AND ARCHIVAL MATERIALS)»

Аннотация

Статья посвящена истории татар Иркутска, благотворительности семьи Шафигуллиных, а также проблемам воспитания и образования татарских детей в Иркутске в конце XIX - начале XX в. Братья Шафигуллины - известные купцы-предприниматели того времени, интересы которых были направлены не только на личное обогащение, но и на служение народу. Мечеть и медресе в городе были открыты по инициативе и при самом деятельном участии братьев. Основное внимание в статье уделяется исследованию благотворительной и просветительской деятельности старшего из братьев Шафигуллиных - Шайхуллы, который, в отличие от Загидуллы, до сих пор не получил должного внимания со стороны исследователей. Источником для работы послужила рукопись, материалы которой впервые вводятся в научный оборот.

Abstract

The article is devoted to the history of Irkutsk Tatars, the charity of the Shafigullins family, as well as the problems ofupbringing and education of Tatar children in Irkutsk in the late 19th -early 20th century. The Shafigullin brothers were famous merchant entrepreneurs of that time who were interested not only in personal wealth but also serving people. The mosque and madrasah in the city were opened upon the initiative and with the meaningful participation of the brothers. The paper focuses on the study of the charity and educational activities of the eldest Shafigullin brother, Shaykhullah, who unlike Zagidullah, has not received appropriate attention on the part of researchers yet. The source for the work was a manuscript, the materials of which are introduced into scientific discourse for the first time.

Ключевые слова

Иркутск, Шайхулла Шафигуллин, меценат, открытие мечети, образование.

Keywords

Irkutsk, Shaykhullah Shafigullin, benefactor, the mosque opening, education.

УДК 394

Иркутск татарлары тарихында Шэйхулла Шэфигуллин (фэнни экспедиция hэм архив материаллары нигезендэ)

О. Р. Хисамов, И. Г. Гомэров,

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Г. Ибраhимов исемендэге Тел, эдэбият

hэм сэнгать институты, Казан шэк, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Shaykhullah Shafigullin in the history of Irkutsk Tatars (based on a scientific expedition and archival materials)

O. R. Khisamov, I. G. Gumerov,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Шэйхулла Шэфигуллинньщ тормыш юлы hэм эшчзнлеге белзн кызыксыну 2018 елньщ июнь аенда Г. Ибраhимов исемендэге Тел, здзбият hзм сэнгать институты тарафыннан халыкныц милли мэдэниятен hэм рухи байлыгын eйрэнY hэм барлау макса-ты белэн Иркутск елкэсенэ оештыр-ган комплекслы экспедиция вакытын-да башлады. Тегэлрэк эйткэндэ, элеге мэкалэне язарга экспедиция вакытында табылган бер фоторэсем этэргеч бирде. Экспедиция Иркутски елкэсенец Усолье шэЬэрендэ эшлэгэн вакытта бу фотоны шушы шэhэрдэ яшэуче Мехэммэдиева Мэулидэ апа алып килде. Мэулидэ апада Иркутск татарларыныц тормышын чагылдырган фотолар тагын да бар, эмма бу фото узенец сыйфаты белэн дэ, сурэттэ тасвирланган кешелэр, вакыйга белэн дэ игътибарны тартты.

Фоторэсемдэ 1926 елда Иркутск мэчете бинасында имтихан биргэн укучылар Ьэм имтихан алган укытучылар сурэтлэнгэн. Ысулы ж;эдит мэктэбендэ hэр яз имтихан бирY, бер еллык алган белемне тикшерY кабул ителгэн була. Фотода укучылар да, укытучылар да ярым тугэрэк ясап тезелгэн естэллэр артында утырган. Уртада имтиханныц дата-сы hэм имтихан алучыларныц исем-фамилиясе язылган плакат эленгэн. Бу язма тубэндэгедэн гыйбарэт: «1926 сэнэ 16 май. Имтихан комиссиясе эгъзалары: 1нче комиссиянец рэисе Вафа Вэлишев, 11нче миллэт хадиме Исмэгыйль Мефтизадэ, Шнче дини мегаллим Нурылгаян Закири, 1Унче Шэйхелислам Эхмэтж;анов, Унче Эгъмэл Ж^элалетдинов, У1нчы икенче сафта мэхэллэ идарэсе эгъзалары». Фотога кергэн тагын бер плакатта Коръэннец «Аль Гыймрэн» сурэсеннэн Мэрьям ана искэ алынган 37 аятьтэн езек язылган.

Фото Иркутск мэчетенец эчке ^ренешен саклый, hэр кешенец йезе ачык KYренэ, кием-салым турында да мэгълумат алырга мемкин. Укучы кызларыныц башында энж;е белэн чиккэн затлы калфаклар, калфак естеннэн ефэк шэл салынган. Ир балаларныц башларында хэтфэ кэлэпуш. Элкэннэр нигездэ европача киенгэн. Ьэр кешенец, hэр баланыц йезе ж;итди, шул ук вакытта йез тезелешлэре камил, уз-узлэренец тотышларында затлылык бар.

Шушы фотога бэйле рэвештэ Иркутск мэчете тарихы, мэдрэсэлэр белэн кызык-сына башладык. Иркутск шэЬэрендэ яшэуче информантларыбыз шэЬэр мэчетен тумышлары белэн Казан губернасыныц Акъегет авылыннан (хэзерге Зеленодольск районы) булган Шэйхулла hэм Заhидулла Шэфигуллиннар салдыруын, аларныц Иркутскида сэудэ белэн шегыльлэнуен, «Бертуган Шэфигуллиннар» дигэн сэудэ

Шэйхулла Шэфигуллин. Иркутск шэh. Shaykhullah ShafiguШn. Irkutsk.

йорты тотулары, баштарак ж;илэк-ж;имеш, тегэлрэге алма, соцрак мехлар, кием-салым белэн сату итYлзре турында сейлэделэр.

Татар халкыныц бетен уку-укыту системасы аерым фидакарьлэр ж;илкэсендэ булган, Октябрь революциясенэ кадэрге чорда бар гомерен халыкны агартуга багыш-лаган шэхеслэр тормышы аеруча игътибарга лаек. Шундый шэхеслэрнец берсе -фабрикант, беренче гильдия купец Шэйхулла Шэфигуллин. Элеге олпат затныц исеме Y3 чорында татар деньясында яхшы мэгълYм була. Аныц бертуганы Заhидулла Шэфигуллин турында хэзерге вакытта да язмалар шактый булса да, бYгенге кендэ Шэйхулла Шэфигуллин турында бик азлар гына белэ. Бу мэкалэдэ элеге шэхес турында табылган мэгълYматларны бергэ туплап, аныц тормышы Ьэм эшчэнлеге белэн укучыны таныштыруны максат итеп куйдык. Чыганак буларак аныц хатлары, прошениелэре, Иркутск елъязмалары, истэлеклэр, замандашларыныц хезмэтлэре Ьэм экспедиция вакытында тупланган материаллар алынды.

Татарлар Иркутск шэЬэрен Эркет дип атаганнар. Бу атаманы хэзерге вакытта хэтерлэмилэр. Иркутск шэhэре Ангара елгасыныц ике ярына урнашкан. Суз уцаеннан, Ангараныц да татарча Энгэр дигэн атамасы булган. Иркутск елкэсенэ татарларныц куплэп килэ башлавы XIX йез башларына карый. 1835 елгы халык санын алу мэгълYматлары буенча Иркутскида 350 татар кешесе яшэгэн. Идел буендагы корылык hэм ачлык елларында крестьян семьялары гаилэсе, нэсел-нэсэбе белэн генэ тугел, хэтта авыл-авыл белэн Себергэ кученэлэр. Себер тимер юлы салына башлану белэн татар халкыныц Себергэ, шул исэптэн Иркутск якларына кучере тагын да ж;анланып китэ. «Аграр мэсьэлэлэрне» хэл oty^ юнэлтелгэн Столыпин

Иркутск мэчете бинасында имтихан вакытында. 1926 ел. An examination in the Irkutsk mosque. 1926.

реформасы белэн бэйле рзвештз XX гасыр башында крестьяннарны Себергз кYчерY планлы тес ала. Иркутск елкэсендэге татар авылларныц кYпчелегенз шул елларда нигез салына.

Себер Yзлзштерелз башлау белэн бу якларга сергенгз дибэрелгэн татарлар да кYп була. Алар да Иркутск дирлэрендэ теплэнеп кала. Серелгэн татарлар арасында динаять юлына баскан кешелэр дэ, баш кYтэрYчелэр дэ, сэяси тоткыннар да шактый була. Мэсэлэн, 1878-1879 hэм 1885 елларда Казан губернасындагы крестьян хэрэкэтлэрендэ катнашучыларны Иркутск якларына да серэлэр. Каторжаннарны Иркутск шэЬэрендэ урнашкан термэгэ, Александровск авылындагы «Александровский централ» дип тарихка кергэн термэгэ, Черемховода урнашкан копь-рудникларга, Заларига поселениегэ hэм башка дирлэргэ дибэрэлэр. Серелгэннэр артыннан аларньщ гаилэлэре дэ кYченгэн очраклар да булган. Каторжаннар термэлэр булган шэЬэр-поселоклар тирэсендэ урнашып калган.

XX гасыр башларыннан Иркутск губернасына тайга теплэп дирлэрне YЗлэштерY, шахта-рудникларда эшлэр ечен «вербовка» белэн дэ татарлар куплэп килэ. Вербовка гасыр башында башланып XX йезнец 70 елларына кадэр дэвам итэ.

Бер гаилэ бэхет эзлэп Yзе чыгып китсэ, икенчелэре алдарак кучеп киткэн туганнары, якташлары янына барып урнашкан. Урман теплэп, дир ачып, авыр хезмэт белэн интексэлэр дэ, биредэ кешене рэндетY, т^бэнсету азрак булган. Татарлар берлэшеп, бер-берсенэ ярдэм итеп яшэргэ омтылган. Илгэ язылган хатлар, килеп диткэн хэбэрлэр аша, Иркутск якларында яшэгэн туганнарыныц, таныш-белешлэренец тормышлары кейлэ^ен ишетеп, халык килэ тора. Татар халкы ечен туган дир, кендек каны тамган туфрак - сакраль урыннар. Нинди сэбэплэр белэн кучеп китYлэренэ карамастан, шулай ук ничек кенэ яшэYлэренэ карамастан, халык озак еллар туган авылларын, туган дирен сагынып, кире кайту турында уйлап яши.

Иркутск татарларыннан экспедиция вакытында язып алган дырларда аларныц каннарына-геннарына кучкэн сагышы, дирсYе чагыла, к^цел халэте, тел белэн эйтеп бирэ алмаган уй-кичерешлэре ачыла, бу халэт дырларында сакланып, буыннан-буынга к^чеп, безнец кеннэргэ килеп диткэннэр. Экспедиция вакытында язып алынган дырлар Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институтыныц Язма Ьэм музыкаль мирас Yзэгендэ саклана:

Безнец авыл борма-борма, Бер бормасы зирексез. Туган-ускэн, торган щирдэн Без китэбез ирексез. Сандугачлар су эчэлэр Кулнец тирэн щиреннэн. Кемнец китэсе килсен соц, Узе туган щиреннэн. Без барасы иллэргэ, Бодай чэчкэн щирлэргэ. Бодай тугел, алтын булсын, Житми туган иллэргэ.

Иркутск елкэсендэ татарлар югалып калмый, алар бер яктан чисталыгы, эшчэнлеге белэн башкаларга Yрнэк булса, икенче яктан динле булуы, белемгэ омтылып яшэве белэн дэ кртлэрне сокландырган, ихтирам казанганнар. Ьэр авыл, тезелYенец беренче елында булмаса да, икенче яки еченче елында мэчет салырга Ьэм мэдрэсэ ачарга тырышкан.

Г. И. Бобкова туплаган мэгълуматлар буенча Иркутск губернасында Октябрь революциясенэ кадэр 23 мэчет булган1. Иркутск елкэсендэ беренче мэчетлэр XIX йезнец беренче яртысында ачылган. В. П. Паршин Yзенец сэяхэтнамэсендэ шушы вакытта Биликтуйда 120 йортныц ечтэн берендэ татарлар яшэгэнен, авылда агачтан салынган мэчет булуы турында яза2.

Иркутскиньщ узендэ мэчет ачылу тарихы исэ турыдан-туры бертуган Шэфигуллиннар исеме белэн бэйле, ул XIX йезнец икенче яртысы - XX йез башында Иркутскида яшэгэн беренче гильдия купец, безнец мэкалэбезнец герое Шэйхулла Шэфигуллин тырышлыгы белэн ачыла.

Шэйхулла Шэфигуллин турындагы беренче, иц кызыклы hэм элегэ кадэр фэндэ билгеле булмаган чыганагыбыз - Акъегет авылы мэдрэсэсендэ укыткан Гарифулла Хэйрулла улыныц 1948 елда язылган кулъязма истэлеклэре3. Гарифулла Хэйрулла улы 1896 елда ЗаЬидулла Шэфигуллин чакыру буенча Акъегет мэктэбенэ дэдитчэ, ягъни яца ысул белэн укытырга килгэн мегаллим. Акъегет авылы мэдрэсэсе Тау ягында гына тугел, бетен Казан губернасына танылган дэдиди мэдрэсэлэрдэн була. Кулъязма авторы аныц Y3 чорында KYЗ уцында булган мэдрэсэлэрдэн булуын искэртеп: «Бер елны имтиханга Казандан Галимдан эл-Баруди хэзрэтлэре Ьэм дэ Борhанеддин эл-Мэрдани хэзрэтлэре hэм "Йолдыз" мехэррире Ьади Максуди кебек олугъ галимлэр килеб, узлэре телэгэнчэ укытыб караб тэхсин вэ эфаринлэр кылдылар. Бер кышны Габдеррэшид ИбраЬимов белэн Гобэйдулла Буби килеб, шэкертлэрне Yзлэре сайлаб алыб имтихан кылыб зур рэхмэтлэр укыб китделэр», - дип яза.

Акъегеттэн киткэннэн соц да Гарифулла Хэйрулла улы Шэфигуллиннар белэн арасын езми, ул Шэйхулла Шэфигуллинга якынрак, Иркутск губернасына кученэ «1909нчы ел Забайкалга Верхний Удин каласында имам вэ мегаллим була».

Автор, бертуган Шэфигуллиннар белэн аралашып яши, истэлеклэрендэ узе кургэннэрен яза, алар турында ишеткэннэрен дэ файдалана. Истэлеклэрдэ игъти-бар кубрэк гаилэдэге олы бала ЗаЬидулла Шэфигуллинга бирелэ. Автор ЗаЬидулла Шэфигуллинныц туган-улгэн елын Ьэм туган урынын тегэл ^рсэтеп: «ЗаЬидулла хади Тау ягында Акъегет авылында 1840нчы елда туган. Вафат 1919нчы елда 28нче майда, 15нче рамазан шэрифдэ», - дип яза. Истэлек бертуган Шэфигуллиннарныц гаилэсе, матди хэле турында язмадан башлана: «ЗаЬидулла хади белэн Шэйхулла хади бертуганнар. Аталарындан ятим булыб бик фэкыйрь хэлдэ калганлар. Аталары Шэфигулла бабай вафат булган кендэн ашарларына икмэклэре булмагач аталарындан мирас булып калган читеклэрне KYршелэренэ закладка салыб ярты икмэк алыб чыгыб тукланганлар. Аналары Сафура эби бик уцган, бик пакъ, тормышны ярата торган булган. Шэфигулла бабадан бик кечкенэ генэ ее калган, шул ейне Сафура эби эчдэн дэ, тышдан да балчык белэн сылаб ап-пак итдереб акбур белэн бик матур идеб агарта торган булган».

Автор юклыктан иза чиккэн гаилэнец хэлен, уллары ЗаЬидулланыц сэудэ деньясына кереп китуен бэян итэ. Кулъязмага караганда, ул сэудэ эшенэ 17-18 яшьлэрендэ керешэ, «анасы Сафура эбидэн сораб бик зур фатиха алыб» беренче тапкыр Акъегеттэн чыгып китэ, башта Казанга, аннан Пермьгэ, соцрак Барнаулга барып дитэ. Барнаулда шырпыга кытлык булганын белеп, йорттан-йортка кереп шырпы сата. Ягъни бик кечкенэдэн башлап, Yзе кече белэн аякка баса. Барнаулда ничек сатуга керешкэнен ЗаЬидулла хади Yзе сейли торган булган: «Шырпы предлагать идеп кергэн йортдан аягымда оек-чабата булганга KYрэ куыб чыгаралар иде. Шуныц ечен иц ЭYBЭлге файдама ике сумга аягымга KYн итек алыб кидем. Шундан соц йортларга кереб шырпы белэн сату итэргэ бик уцгай булды». Шырпыдан соц

нэрсэ сатканы, капиталны ничек туплаганы турында злеге истзлектз тегэл мзгълумат юк. Беренче капиталны туплаганнан соц, Омск, Томск якларына барып пушнина белэн сату итергэ керешэ. Аннан соц Иркутскига барып йери башлый. Бертуган энесе Шэйхулла да сэудэ эшенэ кушыла. Шэйхулла Шэфигуллинныц туган елы тегэл билгеле тугел, якынча 1857 ел4 курсэтелэ. Иркутскига килгэндэ Шэйхуллага да 17 яшьлэр була (1874 ел). Гарифулла Хэйрулла улы истэлеклэрендэге hэр эпизод бертуган Шэфигуллиннар турында яхшырак белергэ, аларны ацларга ярдэм итэ.

Бертуганнар Иркутскига алма, лимон китерэлэр, Себердэн пушнина алып кайталар. Гарифулла Хэйрулла улы кулъязмасында Шэфигуллиннарныц сэудэсе турында болай дип язылган: «Теб мэркэз сэудэлэре Иркутскидэ булган. Иркутскидэ фруктовый подвал ачканлар. Бу тарафдан бик зур возокларга теяб бик куб фрукта итэ торган булганлар. Возокларына сигезэр-унар ат дикдерэ торган булганлар. Возоклары узлэренеке булган. Атларны ыстансэ саен алышдырыб дикдерэ торган булганлар. Соца таба узе белэн бергэ борадэре Шэйхулла хадины алыб йери башла-ган. Ерак Сибириянец hэр шэhэрлэренэ барыб Байкал куле артында Верхний Удин, Чита, Хабаровски кебек hэм Амур, Лена буйларына барыб сэудэ итэ торган булганлар. Кытайлар белэн бик зур эш эшлэгэнлэр. Бу Иркутскидэ йорт алганлар. Шэйхулла хади дэмэгате белэн Иркутскидэ тора башлаган. Заhидулла хади узе кез китеб, яз кенлэрендэ Акъегеткэ кайта торган булган. Дэулэткэ ирешэ башлагач да мэсдедлэр сала башлаганлар, фэкыйрь-фукарага, ятим-ятимэгэ ярдэмлэр итэ башлаганлар».

1907 елда Иркутскиныц Большой урамында (хэзерге Карл Маркс урамы, 37) еч катлы таш йорт салдыралар Ьэм ул 1908 елда «Торговый дом братьев Шафигуллиных» дигэн исем белэн ачыла. «В магазине все приказчики были мужчины-татары, одетые в европейский тип одежды, но головы их были покрыты тюбетейками. Другие же работники набирались исключительно из русских: кассирами были только женщины, а бухгалтерами, в основном, мужчины. Здесь же работала скорняжная мастерская»5.

Шэфигуллиннарныц сэудэгэр буларак дэрэдэлэре бик зур була, аларны Мэскэу, Казан, Себер сэудэгэрлэре яхшы белэ. Гарифулла Хэйрулла улы истэлегендэ Шэфигуллиннарга булган ихтирамныц, аларныц намуслылыгын раслаган бер вакый-га тасвирланган. 1895 елда Шэфигуллиннарныц товарын сатырга алган сэудэгэрлэр, аларга булган 60 мец сум бурычларын тулэмилэр. Шэфигуллиннарга банкротлыкка чыгу яный. Бертуганнар бурычларын тулэу ечен Иркутскидагы да, Акъегеттэге дэ йорт-дирлэрен сату турында карарга килэлэр. Шулвакыт Шэфигуллиннарга Россиядэ «Меховой король» булып танылган купец Сорокоумов ярдэмгэ килэ: «ЗаЬидулла бай Воскресенский хэзер Чернышевский урам буйлаб бик уйланыб кына каядыр бара икэн. Шул урамда бик зур меховой магазин белэн сату итуче Суракумов карт очраган да магазинларына алыб кергэн дэ: "Эшлэрегез ничек сезнец? Эшегез бозыла икэн диеб хэбэрлэр таралган", - диб сорашкан. Билгеле, Заhидулла бай да дерестне сейлэгэн. Иркутскидан килгэн телеграммны чыгарыб курсэткэн. Суракумов карт эйткэн: "Бер нэрсэгезне дэ сатмагыз, Иркутка да телеграмм бир, анда да сатмасын. Менэ сезгэ эшегезне тезэтергэ 40 мец сум акча бирэм. Вакытыгыз белэн тулэрсез", - дигэн». Сурэтлэнгэн вакыйга чынбарлыкта булган хэл дип уйлыйбыз. Бу сэудэгэрлэр икесе дэ затлы мех белэн эш итуче купецлар буларак, аларныц аралашып яшэве, мех сэудэсендэ партнерлар булуы бэхэссез. Икесе дэ бер ук ярминкэлэргэ мех алып килэ.

Шэйхулла Шэфигуллин солдатка алынып, 1877-1878 елгы Рус-терек сугышын-да катнашкан. Аныц сугышта катнашуы турында тегэл мэгълуматыбыз юк, ул алган

хэрби наградалардан чыгып кына фикер йертэбез: «Был награжден знаком отличия Святого Георгия 4-й ст., медалью участника Русско-турецкой войны, светло-бронзовой медалью в память 300-летия царствования дома Романовых»6. СYЗ уцаеннан шуны да искэртY урынлы булыр: беренче награда «Знак отличия Святого Георгия 4-й ст.» бары 1877-1878 елгы Рус-терек сугышында турыдан-туры катнашып, яу вакытында курсэтелгэн зур батырлык ечен солдатларга hэм унтер-офицерларга бирелгэн. 1844 елдан элеге награданыц иноверецлар ечен махсус коелган медальоны барлыкка килгэн, православный динендэ булмаганнар ечен медальонныц ике ягына да Россия гербы сурэте тешкэн узенчэлекле билге бирелэ башлаган. Икенче награда - Рус-терек сугышында катнашучы медале, ул еч терле булып, ачык тестэге бронза медаль сугышта турыдан-туры катнашкан кешегэ генэ бирелгэн. Романовлар нэселенец 300 еллыгына чыккан медаль бер генэ материалдан коелган, шуца курэ аныц бронза булуын курсэту урынсыз булуны искэ алып, материал турын-дагы искэртмэ нэкъ икенче медальне ачыклап килэ дип фараз итэбез. Романовлар нэселенец 300 еллыгына чыккан медаль Хэрби орденныц отличие билгесен алган-нарга да бирелгэн.

Шэйхулла Шэфигуллин 1890 елда Иркутск губернаторына тапшырыл-ган прошениедэ узе турында «Уволенный в запас армии Канонир Шайхулла Шафигуллин»7 дигэн мэгълумат бирэ. Димэк, Шэйхулла Шэфигуллин сугышта артеллерия сугышчысы, тупчы булган.

Шэйхулла Шэфигуллин 1887 елда Иркутскига эйлэнеп кайткан. Ченки шушы вакыттан аныц исеме Иркутск мэчете белэн бэйле рэвештэ телгэ алына башлый. Бертуган Шэфигуллиннар 1887 елда Иркутскиныц Саломат урамында ике мец сумга бер катлы бина сатып ала Ьэм ул бина мэчет, дересрэге намаз йорты буларак файдаланыла башлый. Бертуган Шэфигуллиннар 1890 елда Иркутск губернаторына шэЬэрдэ мэчет ачарга рехсэт сорап мерэдэгать итэлэр.

Беренче утенеч кэнэгатьлэндеререлми, аннан соц да кат-кат прошениелэр язып мерэдэгать итY алты ел дэвам итэ. Бары 1896 елда гына Шэйхулла Шэфигуллинга, ул сатып алган йортны, яца бина тезелгэнгэ кадэр, мэчет буларак файдаланырга мемкин дигэн рехсэт бирелэ8. Яца дэмигъ мэчетенец беренче бинасы 1897 елныц декабрь аенда ачыла. Бу турыда Иркутск шул чорын тасвирлаган елъязма авторы Н. С. Романов болай дип яза: «На Саломатовской улице достроена магометанская мечеть, до сего времени мечетью служил обыкновенный дом. Теперь магометане будут созываться на молитву пять раз в день громкими возгласами муэдзина»9.

Иркутск шэЬэрендэ яшэуче информантларыбыз биргэн мэгълумат буенча Иркутскиныц узендэ мэчет ачылганга кадэр дэ татарлар дин кануннарын утэп яшэгэннэр, алар гаетлэргэ Ьэм домга намазына Пивовариха (хэзерге Новоямское) авылында тезелгэн мэчеткэ йергэннэр. 1901 елда агач мэчет белэн янэшэ таш мэчеткэ нигез салына hэм ул 1905 елныц декабрь аенда сафка баса. Шунысын да эйту урынлы булыр, бу биналар барысы да нигездэ Шэфигуллиннар акчасына тезелэ10. Димэк, Иркутск шэЬэрендэ махсус тезелгэн беренче мэчет 1897 елда ачылса да, ул «намаз йорты» исеме астында 1887 елдан эшли. Хэзергэ кадэр сафта булган бина 1905 елда сафка баса (кайбер чыганаклар мэчетнец 1902 елда ачылуын сейли).

1908 елныц ноябрь аенда Иркутск шэhэрендэ узып барышлый Габдрэшит ИбраЬимов туктала. Ул Иркутск мэчете турында болай дип язган: «Иркутски мэчете Шэфигуллиннар тырышлыгы белэн тезелгэн, гаять мекэммэл, Сибириядэ генэ тугел, бэлки Русиядэ моныц мисалы сирэк табылыр гали бер мэчеттер. Мэчетнец эчке ^ренеше гадэти Истамбул дэмигъ мэчетлэренэ охшыйдыр»11.

Иркутск мэчете. 2018 ел. И. Закированъщ шэхси архивыннан.

The Irkutsk mosque. 2018. From I. Zakirova's private archive.

Шэйхулла Шэфигуллин бер яктан Иркутскида мэчет ачылу ечен тырышса, икенче яктан, балаларга дэдитчэ, ягъни яцача белем бирYнец башында да шушы шэхес тора. Мэчет янындагы мэдрэсэ дэ, кызлар ечен мэктэп тэ була. Г. И. Бобкова Иркутскида кызларньщ да мэдрэсэдэ укуын биредэ белем бирерлек хатын-кызларньщ булмавы белэн ацлата: «Интересно, что вплоть до начала XX в. медресе были предназначены только для мальчиков и юношей. Девочки, как правило, обучались элементарной грамоте у жены или дочери местного муллы. Однако за неимением грамотных женщин, Гарыф Беймуратов обучал грамоте. Таким образом, иркутским татарам никогда не было чуждо образование девочек, что соответствовало общей татарской традиции»12. Шэфигуллиннар мэктэп-мэдрэсэлэрне hэр бала тиешле белем алуны ^здэ тотып ачалар. Элеге шэхеслэрнец иц зур максаты - татар халкын мемкин кадэр тэрбияле, белемле итеп кYPY булганлыгы ацлашыла.

Шэйхулла Шэфигуллин турында кызыклы бер истэлек режиссер Кэшифэ Тумашеваныц кызы Земэррэ Тумашева язган «Ждлгэ каршы» (Против ветра) доку-менталь романында урын алган. Кэшифэ Тумашеваныц дитезлеге Ьэм зирэклеге, белемгэ омтылышы турында ишетеп, фабрикант Шэфигуллинныц кызлар ечен 1912 елда ачылган дэдит ысулы белэн укыта торган мэдрэсэгэ укырга чакырып еенэ килYЛэре, кызны килэчэктэ югары белем алырга Теркиягэ дибэрергэ ниятлэре булу турында CYЗ бара13.

Ш. Шэфигуллин бу мэктэп-мэдрэсэлэрне «ысулы дэдит» системасы белэн белем бирелэ торган уку йортлары буларак ача. Г. И. Бобкова аныц бу мэсьэлэдэ Иркутск мулласы белэн каршылыкка керуен дэ яза: «Судя по малочисленным, но выразительным фактам, сильной личностью был и мулла Беймуратов, имевший немало сторонников в татарской общине. Он занимал твердые позиции по поводу следования традициям, нормам морали, устоявшейся системы религиозного образования, противодействовал возможному "обрусению" татар, которое связывал с развитием новой школьной системы»14. СYЗ уцаеннан шуны да эйтеп кту урынлы булыр, бу ике кеше арасы беркайчан да яхшырмый, Бэймуратов доносы белэн, сэяси гаеп ташланып, Шэйхулла Шэфигуллин 1916 елда сигез ай утырып та чыга15. Габдерэшит ИбраЬимовныц «ДэYре галэм» китабында CYЗ нэкъ шушы

мулла турында бара: «Имамныц ^злэре май ашаган мэче ^злэренэ ошыйдыр. Хэрэкэт вэ тынычлыгы, бетен барлыгы мебин дин сатлыгы - хаин булуына ишарэ итэ иде. Без бу адэм белэн яхшы гына аралаштык, авызыннан чыккан сузлэре Ьэммэсе CYЗ саен икейезлек вэ вэ хыянэттэн гыйбарэт иде. Сейлэгэн сYЗлэренец hэрбер кэлимэсе бу адэмнец ахмаклыгы вэ ацгыралыгын курсэтэлэр иде»16. Гэбдерэшит бу мулладан сакланырга кирэклеген, аныц белэн аралашуныц куркыныч булуын, имамныц мэкерле асылын тиз ацлап ала: «Акыллы Ьэм эшмэкэр Ьэр кешегэ моныц явызлыгыннан саклану кирэклеге куренэ вэ ачык иде. Yзе асыл иманын бер тиен кемешкэ саткан булганлыгына KYрэ дэ, саклану вэ читлэшY кирэк иде. Боларны истэ тотып, мин зур саклык белэн генэ сейлэштем»17. Бу юллардан Гэбдерэшит ИбраЬимовныц никадэр алдан куруче кеше булуын курэбез. Иркутск татарлары ечен дэ, гомумэн татар халкы ечен дэ шулкадэр эш эшлэгэн кешене юк иту ечен, мулла доноска кадэр барып дитэ.

Шэфигуллиннар керемнэренец купчелек елешен мэктэп-мэдрэсэлэр hэм мэчетлэр ачуга, мохтадларга матди ярдэм курсэтугэ тоталар. Иркутск шэЬэрендэ сакланган йортлары буенча фикер йерткэндэ дэ, Шэйхулла Шэфигуллинныц шактый тыйнак яшэу рэвеше кузаллана. Любарский переулок (хэзерге Ударник) Ьэм Перфильевский переулок (хэзерге Пугачев) урамнары кисешкэн дирдэ урнаш-кан бер катлы йортныц, Г. И. Бобкова язуынча, телефонлы йортныц18, зэвыкъ белэн эшлэнгэнлеге куренэ, эмма ул Иркутскидагы йезлэрчэ йортлардан аерылып тормый. Чагыштыру ечен, Иркутскида «Кружевной дом» дип атала торган купец Шастин йорты кебек биналар да куп булган. Суз уцаеннан, Иркутскида хэзерге вакытка кадэр бер яки ике катлы агач йортлар куп сакланган булуга игътибар иттек. В. П. Паршин Yзенец сэяхэтнэмэсендэ бу турыда: «Иркутск халкы таш йортлар сэламэтлеккэ зыянлы дип саный, ченки аларда Ьэрвакыт дым тора», - дип яза19.

Ш. Шэйхуллин тарихка беренче гильдия купец кына тугел, нэкъ менэ дэдитчелек хэрэкэтенец башында торучы шэхес буларак та кереп калган. Ул дэмгыять эшлэреннэн дэ читлэшми, Иркутск меселман дэмгыятенец мэнфэгатьлэрен яклап еч тапкыр (1906-1909, 1910-1913, 1914-1917) шэЬэр думасы эгъзасы булып тора.

Шэйхулла Шэфигуллинныц язмышы ахырына кадэр билгеле тугел. Н. С. Романов елъязмасында 1918 елныц 5 июлендэ Шэфигуллинныц кулга алынганлыгы хэбэр ителэ: «Вчера был обыск у Шафигулина, он арестован, лошадь отобрана»20. Бетен гомерен татар халкына багышланган шэхеснец гомере дэ шул вакытта езелгэн дип уйлыйбыз. Шушы ук елъязмадан аныц йорты тартып алынганлыгы да ацлашыла. Автор терле вакыйгаларга бэйле рэвештэ Шэфигуллин йортын искэ ала. Эмма ул йортта Шэфигуллиннарныц яшэмэгэнлеге ацлашыла: «Видел в соборе американских сестер милосердия, с 7 авг[уста] помещен[ных] в доме Шафигули[на]» (1919 ел); 1920 елда Шэфигуллин йортында китапханэ эшли: «7 марта в д[оме] Шафигулина на Большой ул[ице] открыта изба-читальня Политотдела 30[-й] стрелковой дивизии» (1920)21.

Шэйхулла Шэфигуллин турында эзлэнулэр дэвам итэ. Аныц сэясэт елкэсендэге эшчэнлегенэ кагылмадык, Теркия демЬурияте Ьэм тереклэр белэн багланышлары да мэкалэдэн читтэ калды. Бу шэхеснец hэр эшчэнлеге уз вакытында вакытлы матбу-гатта яктыртылган, Иркуск архивында да элеге шэхес турында шактый материал саклана. Бу мэкалэдэ элеге шэхеснец тормыш юлын, эшчэнлеген тулысынча ачу максатын куймадык. Теп максатыбыз, укучыны уйландыру, уятып дибэру, икенче максатыбыз, мэкалэбез килэсе тикшерену-эзлэнулэргэ дэ этэргеч булсын иде.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Бобкова Г. И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX - начало XX в.). - Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. - С. 134.

2. Паршин В. П. Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г. -М., 1851. - С. 14.

3. Авторларныц шэхси архивы. Кулъязмадан алынган езеклэрдэ оригиналныц тел Yзенчэлеклэре саклана.

4. Городские головы, гласные и депутаты Иркутской думы 1872-2011: биогр. справочник / Авт.-сост. А. В. Петров, М. М. Плотникова; отв. ред. Л. М. Дамешек. - Иркутск: Оттиск, 2011. - С. 310.

5. Иркутские повествования. 1661-1917 годы. В 2 т. / Авт.-сост. А. К. Чернигов. - Иркутск: «Оттиск», 2003. - Т. 1. - С. 145.

6. Городские головы, гласные... - С. 310.

7. Бу документлар Г. И. Бобкованыц Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX -начало XX в.) монографиясендэ естэмэ буларак бирелгэн (кара: Иркутск елкэсенец ДЭYЛЭT архивы, 32 ф., 1 тасв., 3146 эш, 1 кгз.

8. Бобкова Г. И. Указ. соч. - С. 140.

9. Романов Н. С. Летопись города Иркутска за 1881-1901 гг. - Иркутск, 1993. - С. 378.

10. Иркутская летопись 1661-1940 гг. / Сост., автор предисл. и примеч. Ю. П. Колмаков. -Иркутск, 2003. - С. 181.

11. Ибраhимов Габдерэшит. ДэYре галэм. - Казан: Иман, 2001. - Б. 64.

12. Бобкова Г. И. Указ. соч. - С. 166.

13. Казанские истории. - 2003. - № 21-22, 23-24.

14. Там же.

15. Городские головы, гласные. - С. 310.

16. Ибраhимов Габдерэшит. %рс. хез. - Б. 64.

17. Шунда ук.

18. Бобкова Г. И. Указ. соч. - С. 85.

19. Паршин В. П. Указ. соч. - С. 14.

20. Романов Н. С. Указ. соч. - С. 378.

21. Там же.

Эдэбият исемлеге

Бобкова Г.И. Татарские общины Иркутской губернии (конец XIX - начало XX в.). -Иркутск: Изд-во Иркут. гос. ун-та, 2009. - 219 с.

Городские головы, гласные и депутаты Иркутской думы 1872-2011: биогр. справочник / Авт.-сост. А. В. Петров, М.М. Плотникова, отв. ред. Л.М. Дамешек. - Иркутск: Оттиск, 2011. - 396 с.

ИбраЫмов Габдерэшит. ДэYре галэм. - Казан: Иман, 2001. - 136 б. Иркутская летопись 1661-1940 гг. / Сост., автор предисл. и примеч. Ю. П. Колмаков. -Иркутск, 2003. - 848 с.

Иркутские повествования, 1661-1917 годы: в 2 т. / Авт.-сост. А. К. Чернигов. - Иркутск: Оттиск, 2003. - Т. 1. - 463 с.; Т. 2. - 432 с.

Паршин В. П. Описание пути от Иркутска до Москвы, составленное в 1849 г. - М.: Тип. Александра Семена, 1851. - 230 с.

Романов Н. С. Летопись города Иркутска за 1881-1901 гг. - Иркутск, 1993. - 542 с.

References

Bobkova G.I. Tatarskie obshchiny Irkutskoy gubernii (konetsXIX- nachalo XX v.) [Tatar communities of Irkutsk province (late 19th - early 20th century)]. Irkutsk: Izd-vo Irkut. gos. un-ta publ., 2009, 219 p.

Gorodskie golovy, glasnye i deputaty Irkutskoy dumy 1872-2011: biogr. spravochnik. Avt.-sost. A. V. Petrov, M. M. Plotnikova; otv. red. L.M. Dameshek [Petrov A. V., Plotnikova M. M. (comp.); Dameshek L. M. (ed.) Mayors, councilors and deputies of Irkutsk Duma in 1872-2011: biogr. ref.]. Irkutsk: Ottisk publ., 2011, 396 р.

Ibrahimov Gabdereshit. Deyregalem [Globe trotting]. Kazan: Iman publ., 2001, 136 р. Irkutskaya letopis 1661-1940gg. Sost., avtorpredisl. iprimech. Yu. P. Kolmakov [Kolmakov Yu. P. (comp., auth.) Irkutsk chronicle of 1661-1940]. Irkutsk, 2003, 848 р.

Irkutskie povestvovaniya, 1661-1917 gody: v 2 t. Avt.-sost. A. K. Chernigov [Chernigov A. K. (comp., auth.) Irkutsk narrations, 1661-1917: in 2 vol.]. Irkutsk: Ottisk publ., 2003, vol. 1, 463 p.; vol. 2, 432 р.

Parshin V. P. Opisanie puti ot Irkutska do Moskvy, sostavlennoe v 1849 g. [Description of the route from Irkutsk to Moscow compiled in 1849]. Moscow: Tip. Aleksandra Semena publ., 1851, 230 p.

Romanov N. S. Letopis goroda Irkutska za 1881-1901 gg. [A chronicle of Irkutsk city for 1881-1901]. Irkutsk, 1993, 542 p.

Фотосурэтлэр, ^рсэтелгэннэн кала, авторлар тарафыннан бирелде.

The photos except as the mentioned ones are submitted by the authors of the article.

Сведения об авторах

Хисамов Олег Ришатович, кандидат филологических наук, заместитель директора по научной работе Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: ohisamov@ mail.ru.

Гумеров Ильгам Гусманович, кандидат филологических наук, заведующий Центром письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: ilham05@bk.ru.

About the authors

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Oleg R. Khisamov, Candidate of Philological Sciences, Deputy Director for Research, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ohisamov@mail.ru.

Ilgam G. Gumerov, Candidate of Philological Sciences, Head of the Center for Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ilham05@bk.ru.

В редакцию статья поступила 18.12.2019, опубликована:

Хисамов О. Р., Гомэров И. Г. Иркутск татарлары тарихында Шэйхулла Шэфигуллин (фэнни экспедиция 1мм архив материаллары нигезендэ) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2020. - № 1. -Б. 159-169.

Submitted on 18.12.2019, published:

Khisamov O. R., Gumerov I. G. Irkutsk tatarlary tarikhynda Shaikhulla Shafigullin (fenni ekspeditsiya hem arkhiv materiallary nigezende) [Shaykhullah Shafigullin in the history of Irkutsk Tatars (based on a scientific expedition and archival materials)]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov, 2020, no. 1, pp. 159-169.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.