УДК 37.058
БОТ: 10.22378/Ье.2019-4-2.294-311
КАЗАННЬЩ ИСКЕ ТАТАР БИСТЭСЕ -Х1Х-ХХ Йез БАШЫНДА ТАТАР МЭГАРИФЕ YЗЭГЕ (УКУ ЙОРТЛАРЫНА ТАРИХИ КYЗЭТY)
Э.К. Сэлахова
Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш.Мэрщани исемендэге Тарих институты Казан, Россия Федерациясе [email protected]
Иске Татар бистэсе - Казан шэhэренец татар халкыньщ ^пгасырлы тарихын чагылдырган биналары сакланган тарихи Yзэге булып тора. Бистэнец оешуы ха-лык тарихындагы драматик вакыйгалар белэн бэйле. 1552 елда, Казан ханлыгы яшэYДЭн туктагач, татар ^эмгыятенец тормышы Кабан кYле артындагы бистэгэ кYчэ. XVI гасыр ахырына Иске Татар бистэсе Казан шэhэренец меселман бистэсе рэвешен ала. Беренче мэчетлэр, беренче меселман уку йортлары нэкъ менэ шунда ачыла. Иске Татар бистэсе берничэ гасыр дэвамында татарларныц белем hэм мэдэният Yзэге була. Татар бистэсенец рухи тормышын ейрэну - тикшерYчелэр ечен меИим бер юнэлеш. Бистэ халкы татар миллэтенец шэhэр мэдэниятын сак-лап калу гына тYгел, э аны YCтерYгэ дэ ирешэ. Биредэ мэчетлэр тезелэ, мэктэплэр, мэдрэсэлэр ачыла, аларны яшэтY ечен матди база да булдырыла.
Х1Х-ХХ йез башында Казан шэhэренец Иске Татар бистэсендэ татар мэгарифенец барлыкка килуе hэм Yсешен комплекслы рэвештэ карау, тикшерY -хезмэтнец яцалыгы булып тора.
Мэкалэнец максаты булып уку йортлары, мэктэп hэм мэдрэсэлэрнец бар-лыкка килу hэм Yсеш тарихын ейрэну, анализлау, татар-меселман жрмгыятенец рухи тормышында аларныц меЬимлеген кYрсэтY тора. Максатка ирешу ечен берничэ бурыч билгелэнде. Билгеле булганча, татарларда уку йортларыныц тарихи! мэчетлэр тарихы белэн тыгыз бэйлэнештэ. КYпчелек мэктэплэр мэчетлэр кар-шында ачылган. Мэдрэсэлэр, урта hэм югары баскыч уку йортлары, формаль рэвештэ местэкыйль уку йортлары булып исэплэнсэлэр дэ, чынлыкта аларныц барлыкка килуе hэм Yсеше турыдан-туры дини оешмалар белэн бэйле. Уку-укыту процессын тээмин итYчелэр дэ дин эhеллэре - имам-хатыйплар булган. Шуца кYрэ, безнец фикеребезчэ, уку йортларыныц барлыкка килу тарихы мэчет тарих-лары белэн тыгыз элемтэдэ ейрэнелергэ тиеш.
Мэкалэдэ Иске Татар бистэсендэге 10 мэхэллэ hэм мэчет карала. Автор мэхэллэ турында мэгълумат биргэндэ, шул мэхэллэгэ караган уку йорты ачылу hэм аныц Yсеше хакында сейли. Шулай ук автор бистэдэге уку йортларыныц ка-дими укыту методыннан ^эдидчэлеккэ кYЧY этапларын да карый. Мэкалэдэ Иске Татар бистэсен мэдэни hэм белем ягыннан YЗлэштерY чорлары да кYрсэтелэ. Хэзерге вакытта Мэрж;ани исемен йертYче Беренче мэчет бистэдэ беренче дини оешма була, аннан соц озак та тормый Апанай мэчете калка.
Мэчетлэрнен матди базасы нигезендэ Россия империясенен меселман деньясынын башка уку йортлары белэн конкурент була алырлык атаклы уку йортлары ачыла. «Мэрвдни мэдрэсэсе», «Апанай мэдрэсе» («Касыймия») мона дэлил. Шулай ук мэкалэдэ «Мехэммэдия», «Халидия», «Гаффария», <^тэме-шевлэр мэдрэсэсе», «Госмания» hэм башкалар турында кин мэгълумат бирелэ. Кайбер мэдрэсэлэрнен исемнэре Yзгэргэн, бер Yк мэдрэсэ терле чорда, терле чы-ганакларда терлечэ аталганын эйтеп YTY кирэк. Бу да автор тарафыннан анлатыла. Автор укыту методлары, заман талэбе белэн аларнын Yзгэрешлэрен зур мэдрэсэлэр мисалында кYрсэтэ. ТикшерY материаллары мэктэп-мэдрэсэлэрдэ уку-укыту процессын кYзаллау, терле чорда шэкертлэр саны динамикасын кYPY мемкинлеген тудыра. Укыту процессын оештыру бар уку йортларында да якынча бер терле булганга, hэр мэдрэсэ турында язу кабатлану булыр иде, шуна автор башка меИим фактларга игътибарны юнэлтэ. Сакланып калган архив документла-ры «Касыймия» мэдрэсэсенэ рус теле укытуны керткэндэге проблемалар, шэкертлэрнен яна предметны ничек кабул шулэрен кYзалларга мемкинлек бирэ. Шундый ук хэл башка мэдрэсэлрдэ дэ кабатлана.
Мэдрэсэ hэм мэктэплэр XX йез башында татар интеллегенциясенен ин актив вэкиллэре булган белемле яшьлэрне тэрбияли. Алар кYренекле галимнэр, язучы-лар, педагоглар, мэдэният хезмэткэрлэре булып ^итешэлэр. Автор мэдрэсэ турында язганда бу мэдрэсэне тэмамлаган кYренекле укучыларынын исемнэрен дэ атый.
Мэчетлэрне, мэдрэслэрне булдыру, аларны матди яктан тээмин итеп тору татар жрмгыятенен мелкэтле катламыннан башка мемкин булмас иде. СэYДЭгэр hэм эшкуарлар Юнысовлар, Арсаевлар, Мостафиннар, Э^емевлэр hэм башка бик кYп хэйриячелэр исемнэрен атау татарларда мэгариф Yсеше тарихы хакында бе-лемебезне кинэйтэ.
ТикшерY архив документларына, шулай ук элеге тематика буенча булган фэнни эдэбиятка нигезлэнэ.
Ачкыч сузлэр: Иске Татар бистэсе мэчетлэре, Иске Татар бистэсендэге уку йортлары, мэчетлэр каршындагы мэктэплэр, татарларда мэгариф, татар халкы тарихы, «Касыймия» мэдрэсэсе, Мэрж;ани мэчете, «Мехэммэдия» мэдрэсэсе, татар хэйриячелэре.
Цитата ечен: Салахова Э.К. Казаннын Иске Татар бистэсе - Х1Х-ХХ йез башында татар мэгарифе Yзэге (уку йортларына тарихи KYЗЭTY) // Историческая этнология. 2019. Т. 4, № 2. С. 294-311. Б01: 10.22378/Ие.2019-4-2.294-311
XVI йезнен беренче яртысында барган сэяси хэллэрнен аяныч нэ^ти^эсе буларак Казан ханлыгы дэулэт булып яшэудэн туктагач, татар халкынын тарихында зур узгэреш була. Элбэттэ, куп гасырлык мэдэ-нияткэ ия булган халыкнын бар мирасы, белеме бер мизгелдэ юкка чыга алмый. Тарихны, халыкнын казанышларын килеп туган шартларда саклап калу юлларын эзлэу мэсьэлэсен кую кирэк була. Шулай итеп, татар тарихынын дэулэтчелек чорында ^ыелган белем, мэдэният узэге анын зыялы катламы белэн авылларга кучэ, Казан шэЬэренен бары кечкенэ генэ
бер бистэсе - Татар бистэсе - татар рухыньщ, аньщ мэдэниятын саклап калуньщ бер урыны була. Алга таба бистэ зур Татар дэYлэтенец кече-рэйтелгэн, концентрациялэнгэн бер елешенэ эйлэнэ. Географик яктан караганда, Казан шэhэренец иц начар, сазлыклы ^иренэ урнашкан, террито-риясе ягыннан да кечкенэ генэ булган бу ^ирдэ мэчет салына, тора-бара монда мэчетлэр саны ишэя. Татар-меселманнар ечен мэчет гыйбадэт кылу урыны гына тYгел ул. Мэчет - гыйлем, мэдэният, ^эмгыять Yзэге. Хэзерге вакытта берничэ ведомоство алып барган эшне элек мэчет, иманнар алып барган. Мэчет тирэсенэ оешкан мэхэллэ - ^эмгыятьнец бер елеше, татар ^эмгыяте - мэхэллэлэр ^ыелмасыннан торган. Ьэр мэчет каршында мэктэп эшлэгэн. Y3 остазы булып аерым бина булдыру мемкинлеге булган очракта, мэдрэсэлэр оешкан. Мэдрэсэлэре булу, хэтта ки ислам деньясында танылган уку йортлары булу - халыкныц дэрэ^эсен билгели торган кYрсэткеч [24]. Мэчет булган ^ирдэ татар hэрвакыт уку йорты -мэктэп яисэ мэдрэсэ булдырган [27].
Казанга императрица Екатерина II килгэнчегэ кадэр Иске Татар бистэсендэ бары тик XVIII йезнец 40 нчы елларында тезелгэн бердэнбер агач мэчет була [26, с. 17]. 1767 елныц маенда Казанга килгэн «эби пат-ша»дан бистэ ^эмэгатьчелеге бистэдэ ике таш мэчет тезYгэ рехсэт сорый. Иске Татар бистэсендэ «эби патша» рехсэтеннэн соц салынган беренче мэчет - Беренче Таш мэчет (хэзерге исеме - Мэр^ани мэчете) булса, икенчесе - бу мэчеткэ бик якын урнашкан Апанай мэчете. Апанай мэчетен Якуб бине Солтангали Y3 акчасына тезетэ, э Беренче Таш мэчет тезе-лешенэ бар мэхэллэ, Казанныц мелкэтле кYп кенэ кешесе катнаша. Ш. Мэр^ани мэгьлYматы буенча, мэчет тезYгэ 62 кешенец хэлэл малы керэ, алар мэчет тезелешенэ биш мец сум акча ^ыялар. Мэчет ечен имам ЭбYбэкер бине ИбраЬим, меэззин Исхак бине ИбраЬим, Мортаза бине Йо-сыф hэм Якуб дигэн кеше Yзлэренец ^ир кишэрлеклэрен хэйрия итэлэр. Бирелгэн рехсэттэн шартлар Yзгэреп киткэнче тиз арада файдаланып калу ечен, мэчет тезелешен тиз тотарга тырышалар, мэчет ашыгычлык белэн тезелэ. 1771 елга мэчетлэр инде тезелеп бетэ.
Казан дэYлэте местэкыйльлеген югалтканнаен соц, Иске Татар бистэсендэ барлыкка килгэн ЭYвэлге уку йортлары булып Беренче (Юнысовлар) hэм Апанай мэчете каршындагы уку йортлары санала. Беренче мэчет кар-шындагы мэдрэсэ Казанныц еченче гильдияле сэYДЭгэре, ахун ИбраЬим Хузяш (Эфэнде хэзрэт) тарафыннан 1796 елда тезетелэ. Ибраhим Хузяш бу мэчеткэ имам булып 1794 елда килэ, чыгышы белэн Элмэт ягы кешесе. Гыйлем иясе, заманыныц атаклы дини уку йортларында белем алган бу кеше Бистэ халкы ечен табыш була, ул бу мэдрэсэдэ татар-меселман ^эмэгатьчелегенэ дин сабагы, ислам фэлсэфэсен ацлатучы зат, аныц зама-нында татарлар арасындагы кайбер гадэтлэргэ-карашларга да яцача карау бу кеше исеме белэн бэйле. Кабан ^ле буена тезелгэн бинаныц ике зур бYлмэсе, аш бYлмэсе, ишегалды булган. Бу остазныц мэдрэсэ ачылган
кеннэрдэн ук шэкертлэре куп булган. 1816 елгы мэгълумат буенча, монда 50 шэкерт белем алганлыгы билгеле.
Иске Татар бистэсенец икенче мэдрэсэсе икенче гильдияле сэудэгэр Бикбау Хэлфин тарафыннан 1808 елда тезетелэ, 1815 елда янкорма эшлэнэ. 1808 елдан ук мэдрэсэне гарэп иллэрендэ, Бохарада 15 ел буе дини белем алган бик гыйлемле Салих бине Сэгыйдь бине Хэсэн эл-Кили (1825 елда вафат) ^итэкли. Бу мэдрэсэ шэкертлэр саны ягыннан Беренче мэхэллэ мэчете мэдрэсэсеннэн дэ зуррак булган. 1820 елларда бу мэдрэсэдэ 80 шэкерт укыган. Мэдрэсэ бинасы ике булмэ, кухня hэм ише-галдыннан торган [21, кгз. 10-11].
XIX йезнец 50 нче еллары мэгьлуматлары буенча, Казан шэhэрендэ дини уку йортларыннан 7 мэдрэсэ эшли. Шулардан Иске Татар бистэ-сеннец икенче елешендэ ике мэдрэсэ була. Бу мэдрэсэлэр - дэулэт оешма-ларыннан местэкыйль уку йортлары, беркем каршында да хисап тотмый-лар. Берсендэ 47 шэкерт, икенчесендэ элеге елларда 92 шэкерт укуы билгеле. Беренче мэчет каршында эшлэгэн мэдрэсэ Юнысовлар химаясенэ кен курсэ, икенчесе тулысы белэн шэкертлэр, аларныц аталары, мэхэллэ ^эмэгатьчелегеннэн ^ыелган акчага яшэгэн.
Иске бистэнец еченче елешендэ ике мэдрэсэ эшли: аларныц берсе -Казан сэудэгэре Корбангали Рысаев акчасына 1826 елда ачыла, биредэ барлыгы 80 шэкерт укыган, 1832 елда ачылган мэдрэсэ Бэшир Аитов акчасына кен курэ, у мэдрэсэдэ 110 шэкерт белем эстэгэн. Барлык мэдрэсэдэ дэ бары тик берэр хэлфэ эшли.
Яца Татар бистэсендэ Казан сэудэгэрлэре Мехэммэд Кашаев, Корбангали Рысаев, Корбангали Сабаев акчасына яшэгэн мэдрэсэлэр эшлэп килгэн. Укыту предметларына килгэндэ, аларныц барысында да бер ук терле белем бирелгэн: шэкертлэр гарэпчэ, фарсыча, теркичэ уку-язу кагыйдэлэрен ейрэнгэннэр, Хэдис, арифметика укытылган.
Казан шэhэрендэ тора-бара меселман уку йортлары саны арта бара. 1854 елга аларныц саны 8 гэ ^итэ [8, кгз. 12], 1891 елда - 10 [13, кгз. 34], 1909 елда - 11 була [14, кгз. 2 б.]. 1913 елда Казан шэhэре буенча 26 мэктэп hэм мэдрэсэ булганлыгы билгеле, аларныц 20 се кадими уку йортлары була, э 6 сы инде яца - «ысулы саутия» методы белэн эшли торган яца карашлы, деньяви предметлар буенча да белем бирэ торган уку йортлары булып ^итешэлэр. Шуларныц - 14 е мэдрэсэ, 12 се мэчетлэр кар-шында эшлэгэн мэктэплэр. Бу вакытта мэдрэсэлэрдэ 1248 шэкерт белем алган, э мэктэплэрдэ кызлар да белем алган, аларны абыстайлар укыткан. Бу вакытта мэктэплэрдэ 96 кыз бала, 561 ир бала укыганнар [3, кгз. 9].
Татар-меселман уку йортларыныц матди нигезен аерым кешелэр, ае-рым химаячелэрнец ярдэме тэшкил иткэн. Ике Татар бистэсенец - Яца hэм Иске бистэлэренец купчелек уку йортларын тезуче hэм тотучы конкрет кешелэр була. Алар, Юнысовлар, Арсаевлар, Мостафиннар, Эж;емевлэр [8, кгз. 12]. Мэдрэсэлэрнец шул вакыттагы исемнэре дэ, нигездэ, мэдрэсэ тезетуче, аны тотучы кеше исеме белэн аталып йергэн. 1854 елга Бистэ-
дэге уку йортларыныц исемнэре: Иске Татар бистэсендэ - Апанаевлар (ачылу вакыты - 1826 ел), Аитовлар уку йорты (1832 ел), Юнысовлар (ачылу вакыты - 1836 ел), Якуповлар (1837 ел), Эщемевлэр (1849 ел). Яца Татар бистэсендэ Эщемевлэр исеме белэн билгеле булып Юнысовлар ак-часына тотылган уку йорты 1817 елда ук ачыла, монда XIX йез уртасында 20 бала укый, шулай ук Яца бистэдэ Мостафиннар, Арсаевлар уку йортла-ры булган, анда да ике дистэ бала белем алган [8, кгз. 12].
Иске Бистэнец иц атаклы мэдрэсе «Апанай мэдрэсэсе» - Апанай мэчете мэхэллэсенэ караган мэдрэсэ була, эмма терле вакытта терле исем йертэ. Аныц «^лбуе», «Кэримия», «Галлэмия», «Касыймия» дигэн исемнэре дэ билгеле. Бу мэдрэсэ турында ^амал Вэлиди, инкыйлабка кадэрге меселман уку йортлары арасында беренче урынны алып тора, дип яза. Бу мэдрэсэ урнашкан икенче мэхэллэдэ шул чорныц иц атаклы нэсел вэкиллэре яши, атаклы мегаллимнэр дэ биредэ була [23, 270 с]. Бу мэдрэсэнец укытучы имамнары - Бохарада дини гыйлем алган кешелэр. Бу мэдрэсэнец атаклы медэррислэреннэн берес - чыгышы белэн Казан арты Кенэр авылыннан булган мелла Исхак бине Сэгыйдь бине Колме-хэммэд бине Ишмехэммэд эл-Кенэри. Ул 1831 елда Казан шэhэренец Икенче мэчет имамы Фэхретдиннец вафатыннан соц килэ. Ш. Мэрщани язуынча, «кYл буенда Y3 йорты янына мэдрэсэ тезетеп, бераз вакыт шеhрэт белэн дэрес итэ» [25, 247 б.]. Мэдрэсэнец атаклы медэррислэрнец тагын берсе - мелла Салих бине Сэгыйдь бине эл-Хэсэн эл-Кили. Мэрщани аныц турында: «Казанга кYчеп, икенче мэчеттэ имам вэ медэррис була. Ул анда зур мэдрэсэ тотып, ^п шэкертлэр щыйнап дэрес укыта hэм дан, шеhрэт казана», дип яза [25, 321 б.]. Ислам деньясында танылган шэхеслэрнец остазы да ул. Аныц шэкертлэре арасында мелла Габдессаттар ахун, аныц энесе мелла Габделгаффар бине Сэгыйдь, мелла Максуд бине Корбангали бине Атнагол эл-К^лбаши, ахун мелла Фэтхулла бине Сэфэр бине Хесэен эл-Менэвези hэм башкалар [25, 322 б.].
Татар щэмгыятендэге яца сулыш мэдрэсэгэ Yзгэрешлэр кертэ, дини предметларны гына ейрэтYче мэдрэсэ буларак ачылган «Апанай мэдрэсэсе» чын мэгьнэсендэ яца - щэдиди уку йорты булып щитешэ. XX йез башында мэдрэсэне Yзе дэ шул ук мэдрэсэне тэмамлаган, Апанай мэчете имамы Мехэммэд Касыйм улы Салихов щитэкли. Мэдрэсэнец башка мегаллимнэре дэ шул мэдрэсэне тэмамлаган шэкертлэр була. Баш-лангыч 4 сыйныф балаларын 1910 елдан башлап 24 яшьлек мегаллим чы-гышы белэн Тэтеш еязе Яцасала авылыннан булган Карибулла Вэли улы Сиращетдинов укыта. 1908 елдан башлап 7 сыйныфка кадэрге шэкерт-лэргэ Казан артыныц Сэлэнгеш авылыннан Назыд Харис улы Хафизов белем бирэ. «Апанай мэдрэсэсе» укытучыларыннан Казан еязе Сая авылыныц Габдрахман Сэгьди улы Вэлитов, чыгышы белэн Нижгар ягын-нан булган Вэлиулла Хэсэн улы Юнысов, Мехэммэдшакир ИбраЬим улы Ваhитов, Мехэммэдбари Ьади улы Фазлуллин, Габделкэрим Бэдретдин улы Яхин булалар. Бу уку йорты ике елештэн: мэктэп hэм мэдрэсэ (сэнэви
булеге) торган. 1913 ел мэгьлуматы буенча, мэктэбендэ 77 бала белем ал-са, мэдрэсэ елешендэ 120 шэкерт белем эстэгэн. Шулай итеп, барлыгы 206 ир бала бушлай белем алу ечен шартлар тудырыла. Бу уку йортыныц попечителе итеп 1911 елда Шакир Закир улы Апанаев сайлана. Мэктэп hэм мэдрэсэне тоту ечен Юнысов, Апанаев hэм Гариф Yтэмешев тарафыннан хэйрия ителгэн сэудэ лавкасы, мэхэллэ эгьзалары тарафыннан тезелгэн hэм елына 400 сум табыш бирэ торган мэчет ишегалдындагы лавка керемнэре тотылган. Шулай ук уку йорты ечен Госманов, Вэли Апанаев, Эхмэд Хесэенов, Ямашев малларыныц табышларыннан кергэн елешлэр тотылган [6, кгз. 27-28]. Мэдрэсэ чыгымы елга 3000 сум тирэсе тэшкил иткэн [6, кгз. 27-28].
Мэдрэсэнец беренче чорда тегэл укыту программасы булмый, медэррислэр узлэре кулай кургэн, узлэре кузаллаган программа белэн укы-талар. XX йез башына инде мэдрэсэлэргэ реформа, узгэрешлэр керэ башла-гач, «Апанай мэдрэсэсенец» дэ уз уку программасы формалаша. 1913/1914 еллардагы уку программасы буенча 12 еллык уку-укыту курсы 3 булектэн тора: 1) ибтидаи; 2) решдия; 3) игьдадия. Ьэр булекне уту вакыты 4 ел була. Башлангыч ибтидаи булектэ дин белеме, татар теле, арифметика, география нигезлэре ейрэтелсэ, решдиядэ программа кицэйтелеп, дин гыйлеме, татар теле, гарэп теле, арифметика, тарих, география укытылган. Соцгы игьдадия булеге дин гыйлеме, гарэп теле, логика, тарих hэм геометрия буенча белем бируне башкара [2, кгз. 169-170]. Деньяви фэннэр мэдрэсэдэ дини предмет-лардан естенрэк була башлый. Бу мэдрэсэ мегаллимнэре арасынннан татар ^эмгыятендэ танылган шэхеслэр чыгуы да мэдрэсэнец дэрэ^эсен курсэтэ торган билге. Гарэп телен килэчэктэ педагог, журналист, нашир булып та-нылачак Эхмэдhади Максуди укытса, 1909 елдан башлап терки hэм гарэп эдэбияты дэреслэреннэн булачак тюрколог Заки Вэлиди белем биргэн. Мэдрэсэ каршындагы рус классында драматург Гафур Колэхметов эшли, ул арифметика дэреслэрен дэ алып бара.
«Апанай мэдрэсэсендэ» 1873 елда рус класслары ачу ацлашыл-маучанлык китереп чыгара. Рус класслары булдыру татар мэдрэсэлэрендэ ^ицел генэ кабул ителми, «Апанай мэдрэсэсе» шэкертлэре, замандагы узгэрешлэрне куреп, рус телен ейрэнугэ каршы булмасалар да мэдрэсэгэ китерелгэн рус теле укытучысы Вафа Мусинны кабул итмилэр, укытучы буларак Каюм Насыйри билгелэнэ дип вэгьдэ бирелгэн була [10, кгз. 2.]. Вафа Мусинга каршы торуга татар-башкорт уку йортлары инспекторы В.В. Радловныц ачуы чыгып, ул мэдрэсэне яптыру ниятендэ була. Эмма конфликт зурга китмичэ, Вафа Мусин белэн аралашкан, аца ризасызлыгын белдергэн Хэсэн Тангатаров hэм Габдерэкыйп Нургалиевны мэдрэсэдэн чыгару белэн генэ тэмамлана.
Инкыйлаб вакыйгалары да мэдрэсэне читлэтеп утми, шэкертлэр ара-сында революцион карашлар тарала. Хэтта ки мэдрэсэ укытучысы Габ-делбари Сэлимовка hе^Yм иткэн, революцион ^ырлар ^ырлаган шэкерт-лэргэ шикаять итYлэр да була [18, кгз. 115-116].
Терле елларда «Апанай мэдрэсэсендэ» татар халкыныц кYренекле шэхеслэре - язучы, щэмэгать эшлеклесе Г.Г. Исхакый (1878-1954), дин га-лиме М.Я. Бигиев (1873-1949), щэмэгать эшлеклесе С.Н. Максуди (18751945), язучылар З. Бигиев, Г. Камал, А. Шамов h. б. белем алганнар.
Казан шэhэренец еченче мэхэллэ мэчете Иске Татар бистэсенец читендэрэк тезелэ башласа да, бу щир бик тиз арада Иске Татар бистэсенец меhим бер урынына эйлэнэ. бченче мэхэллэгэ караган щирдэ сэYДЭ, сэнэгать Yсэ башлый, яца йортлар тезелэ, мэхэллэ кицэя. Бу мэхэллэдэ 1799 елдан «Апанай» мэдрэсэсе шэкертлэре ечен С. Мостафин тезеткэн кечерэк кенэ агач мэчет эшлэп килгэн. 1872 елда Мехэммэдсадыйк Кор-бангали улы Борнаев килэчэктэ Борнай мэчете дип аталачак мэчет салуга рехсэт ала. Шактый кечле мэхэллэ булса да, мэчет каршында озак вакыт-лар мэктэп тэ, мэдрэсэ дэ булмый [6, кгз. 27-28]. 1913 елда мэхэллэ мэктэп ечен халык мэктэплэре директорыныц рэсми рехсэтен ала. Мэктэп мэчетнец 5 бYлмэсендэ урнаша. ^эдидчелек чорында барлыкка килгэн уку йорты буларак, Борнай мэчете каршындагы мэктэпнец нигезедэ день-яви фэннэр тора. Шэкертлэр дин гыйлеме белэн бергэ рус телен дэ ейрэнгэннэр, ана теле нигезлэрен, арифметиканы да Yзлэштергэннэр. Мегаллим вазыйфаларын Тау ягы кешесе ДYртенче мэчет каршындагы мэдрэсэне тэмамлаган ^эгьфэрев башкара. XX йез башында биредэ 50 дэн артык шэкерт белем ала.
Казан шэhэренец ярлы катламы яшэгэн дYртенче мэхэллэсе - Зэцгэр мэчет каршында ачылган мэдрэсэ XIX йез ахыры - XX йез башында Казан шэhэренец иц атаклы уку йортына эйлэнэ. 1825 елда ачылган бу мэдрэсэ тарихта терле исем белэн билгеле. Каргалы мэдрэсэсен тэмамлап Казанга килгэн Габденнасыйр Рахманкул улы элеге мэхэллэ имамы итеп билгелэн-гэч, мэчет каршында дини мэктэп ачып щибэрэ, соцрак Казан сэYДЭгэрлэре Йосыф hэм Корбангали Арсаевлар мэдрэсэ ечен аерым бина тезеп бирэлэр. Бу чорда элеге уку йорты «Арсаевлар мэдрэсэсе» буларак билгеле була. XIX йез ахыры - XX йез башында мэдрэсэнец матди ягын кайгырткан Местэкыймовлар нэселе исеме белэн «Местэкыймовлар мэдрэсэсе», аннан мэдрэсэне матди яктан тоткан Айтугановлар исеме белэн аталып йери. Ай-тугановлар чорында мэдрэсэ ечен яца бина эшлэнэ. Мэдрэсэнец фэнни эдэбиятта кулланыла торган «Халидия» исеме монда озак еллар укыткан, мэдрэсэне щитэклэгэн имамнар нэселе белэн бэйле. Чыгышлары белэн Тэтеш еязеннэн булган Халитов нэселе кешелэре октябрь инкыйлабына кадэр Зэцгэр мэчеттэ имам, «Халидия» мэдрэсэсендэ мегаллим булалар.
^эдидчелек чорында мэдрэсэлэрнец кYбесе яцача укуга кYчкэн вакыт-та да «Халидия» Yзенец традиционлыгына тугры калырга тырыша, монда уку программасыныц нигезен дини предметлар тэшкил итэ. XX гасыр ба-шына кадэр мэдрэсэгэ рус телен кертмэгэннэр, рус телендэ укуны мэщбур итеп куймаганнар. Бу мэдрэсэнец шэкертлэре, нигездэ, Тау ягы балалары була, бу - имам, медэррислэренец чыгышы шул тарафтан булу белэн дэ бэйледер бэлки. XIX гасырныц 70 нче елларында биредэ укучы шэкертлэр
60 тирэсе булса [1, кгз. 45-46 б.], XX гасыр башына 150 шэкерт белем ала [22, кгз. 2.], октябрь инкыйлабы якынлашкан елларда бу сан бераз кими, 1916 ел мэгьлYматы буенча, бу мэдрэсэдэ 64 ир бала укый [7, кгз. 1-8].
Бу уку йортын тэмамлаган шэхеслэрдэн галим Газиз Гобэйдуллин, шагыйрь Г. Сенгати, драматург Г. Камалны атарга кирэк.
Иске Татар бистэсенец бишенче мэхэллэсе меселманнар яши торган иц зур елеше була. XIX йезнец 80 нче елларында биредэ 83 йортта 500 ир-ат, 610 хатын-кыз гомер иткэн [4, кгз. 370]. Бу мэхэллэ сату-алу Yзэклэренец берсе дэ була, тора-бара бу мэхэллэ эгьзалары арасынан заманыныц маллы эшкуарлары Yсеп чыга. Бишенче мэхэллэ меселманнар арасындагы меhимлеге ягыннан Беренче («Мэр^ани») hэм Икенче («Апанай») мэхэллэлэре дэрэ^эсендэ торган мэхэллэ була. Имам М. Сэгыйтов-нец мэчет каршындагы дини уку йортына конкурент буларак Бохарада дини белем алып кайткан улы - Галим^ан Галиев (Баруди) ечен атасы Мехэммэт^ан Галиев промышленник Сэйдэшев матди ярдэме белэн таш-тан кечкенэ генэ бина салып бирэ. Шул бинада Г. Баруди шэкертлэр ^ыеп укыта башлый. Яца заманча рухтагы, килэчэктэ «Мехэммэдия» дип атала-чак мэдрэсэ эшен шулай башлап ^ибэрэ. Бишенче мэхэллэдэ урнашкан «Мехэммэдия» мэдрэсэсе ислам деньясында атаклы, дэрэ^эле уку йорты булып ^итешэ. Татар яшьлэре арасында барган заманча Yзгэрешлэр, уку-укытудагы реформа идеялэре нэкь шушы уку йортында, шушы мэдрэсэ шэкертэлэре тарафыннан тудырыла. Мэдрэсэдэ сэяси, мэдэни ирекле фи-керле яшьлэр тэрбиялэнэ. XX йез башында бу мэдрэсэдэ 500 шэкерт белем ала, аларга 20 мегаллим дэрес бирэ. XX йез башында Бишенче (Гали-ев) мэхэллэсе казанышлары ягыннан иц алдынгы, башкалардан аерылып тора торган мэхэллэ була. Беренчедэн, монда эшлэп торучы «Мехэм-мэдия» мэдрэсэсенец авторитеты зур булса, икенчедэн, дини китаплар, дэреслеклэр чыгаручы нэшриятлэр - «Миллэт», «Бертуган Кэримевлэр» басмаханэлэре эшлэп килэ, еченчедэн, монда татар деньясында берен-челэрдэн булып оешкан, хэтта ки бердэнбер татар китапханэсе -«Кетепханаи исламия» дэ биредэ урнаша.
Казанныц алтынчы мэхэллэсе Иске Татар бистэсенец сэнэгать районы була. Мондагы сабын кайнату заводларында эшлэгэн меселманнар ечен беренче чорда манарасыз гына беркатлы агач мэчет хезмэт курсэтэ. Промышленник Э^емевлар акчасына 1887 елда мэчет таштан манаралы итеп салына. Бу мэхэллэнец мэдрэсэсе тарихы бу мэчеттэ хезмэт иткэн Габдел-гаффаровлар нэселе белэн бэйле. Имам, медэррислэре исеме белэн аталган «Гаффария» мэдрэсэсе, зур булмаса да, дини белем белэн бергэ эхлакый тэрбия бирY белэн дэ аерылып тора hэм татар ^эмэгатьчелеге арасында данлыклы була. 1905 елгы мэгьлYматлар буенча, мэдрэсэдэ 110 шэкерт белем ала, шуныц 45 е мэдрэсэдэ яшэп укый. 40 шэкерт Казан шэкертлэре булса, 70 шэкерт «Гаффария»дэ белем алу ечен чит ^ирлэрдэн килгэн [22, кгз. 42]. Бу мэдрэсэ 1871 елда сэYДЭгэр М.М. Э^емев тезеткэн беркатлы таш бинада урнаша. Мэдрэсэ каршында мэктэп тэ эшлэп килэ [19, кгз. 1-7].
XX йез башында бу уку йортларында дин гыйлеменнэн Хисаметдин Габ-делгаффаров, Мирзагабидулла Габделгаффаровлар белем бирэ. Укыту про-цессына шушы мэдрэсэдэ укыган шэкертлэр З^анша Нэщметдинов, БаИаветдин Зарифов, Шэмзаман Шэмщ^анов, Габделхэйхан Сафабутди-нов, Сэмигулла Хэсэневлэр дэ ярдэм иткэн [19, кгз. 1-7].
^иденче мэхэллэ мэчете Печэн базары, башка сату-алу лавкалары урнашкан щирдэ 1848 елларда тезелеп бетэ [5, кгз. 1-14]. Юнысовлар сал-дырган бу мэчет халык телендэ «Печэн базары мэчете» буларак билгеле. Мэхэллэ мэчете каршында мэктэп эшли башлый. Алдынгы карашлары белэн аерылып торган Г. Апанаев Y3 акчасына Евангелистлар урамындагы Y3 йортында мэдрэсэ оештырып щибэрэ. 1906 елгы мэгьлYмат буенча мэдрэсэдэ 64 шэкерт укый [5, кгз. 1-14]. Яцача укыткан бу мэдрэсэ татар яшьлэре арасында популяр уку йорты була. Медэррис Салиховныц дини белем бирYенэ, заманга яраклы Yзгэреш кертергэ телэмэвенэ щавап итеп Эхмэдhади hэм Садри Максудилар, Г. Исхакый «Апанай» мэдрэсэсеннэн бу уку йортына кYчэлэр. 1908 елда Габдулла Апанаев укыту эшеннэн читлэштерелгэннэн соц, Мехэммэдтаиб Алтынбаев Габдулла Апанаев керткэн яцалыкларны тыя башлый, бу чорда уку йорты гади дини мэдрэсэ рэвешен ала [19, кгз. 1-7]. <^тэмешев» мэдрэсэсе дип тэ аталган бу уку йортында 1913 елда 65 шэкерт, э мэдрэсэ каршындагы мэктэбенэ 35 шэкерт белем ала. Укыту аваз методы белэн алып барыла, эмма конкрет укыту программасы булмый. Мэдрэсэдэ уку вакыты 10 ел, мэктэпнец уку курсы 4 елга исэплэнгэн була. «^тэмешевлэр» мэдрэсэсе аерым хэйрия-челэр, мэхэллэ кешелэре акчасына hэм шулай ук мэдрэсэ урнашкан йортта лавкаларны арендагы 6^y акчасына тотылган [20, кгз. 217-218 б].
Казан шэhэренец XIX йез ахыры - XX йез башындагы атаклы уку йортларыныц берсе булган «Госмания» мэдрэсэсе шэhэрнец сигезенче мэхэллэ мэчете белэн бер чорда тезелэ. Мэчет тезергэ рехсэт алып, Y3 акчасына мэчет кенэ тYгел, э мэчет тирэсендэ тулы бер комплекс тезергэ ният иткэн ^^анша Госманов щитэкчелегендэ башлана. Мэчетне 1868 елда тезетеп бетергэн ^^анша Госманов 1870 елда денья куйганнан соц, аныц эшен улы дэвам итэ. «Госмания» мэдрэсэсе 1871 елда тезелеп бетэ. Мэдрэсэ «Госмания» исеме белэн билгеле булса, ^^анша Госманов тезеткэн мэчет аныц эшен дэвам иткэн улы - Солтангабделгазиз (Солтан) Госманов исеме белэн «Солтан» мэчете буларак яши. Солтан Госманов, этисе кебек y^ эшеннэн зур табыш алмаса да, булган малыннан мэчетне, «Госмания» мэдрэсэсен тотарга акчасын кызганмый. Шулай да 1892 елда «Госмания» мэдрэсен тотуга, аны тэртипкэ китеругэ Солтан Госманов ти-ешле дэрэщэдэ игьтибар бирми, мэдрэсэгэ тиешле акча тулысынча аныц ихтыящына тотылмый дип медэррис Гарифулла Салихов инспектор исеменэ шикаять бирэ [15, кгз. 45-46 б].
Укыту ягыннан, программасы белэн шул заманныц башка мэдрэсэ-лэреннэн эллэ ни аерылмый. Монда да шул ук элифба, хэдис, ислам дине нигезлэре, Корьэн ейрэтелгэн. Деньяви предметлар буенча дэреслэр бул-
маса дэ, уку эсбаблары булып яцача фикер йертYче мегаллимнэр авторлы-гындагы китаплар, дэреслеклэр куллану уку процессын камиллэштергэн. Мэдрэсэдэ кулланылган 35 дэреслек арасында Г. Баруди, Ш. Эхмэрев, Г. Зэбири, Э. Максуди кб. дэреслеклэре булу шул хакта сейли. Мэдрэсэдэ уку-укыту куелышы белэн Казанныц дэрэ^эле уку йорты булганлыктан, монда укырга телэYче шэкертлэр кYп була. 1905 елгы рэсми мэгълYмат буенча шэкертлэр саны 102 дип кYрсэтелсэ дэ [22, кгз. 2], чынлыкта исэ «Госмания»дэ 300 гэ якын шэкерт белем алган [16, кгз. 99-100]. Гадэттэ мэдрэсэ ^итэкчелэре шэкертлэрнец чынлыкта булган санын тикшерYче органнардан яшерэ торган була. Рэсми булмаган саннар ягыннан караганда, «Госмания» Галиевлэр мэдрэсэсеннэн («Мехэммэдия») бераз гына ка-лышкан, ул шэкертлэрнец рэсми саны ягыннан «Мехэммэдия», «Апанай» мэдрэсэсеннэн кала еченче урында торган мэдрэсэ.
Бу уку йорты Yзенец рус классы белэн дэ аерылып торган, рус телен ейрэнергэ телэп «Апанай», Галиевлэр мэдрсэсеннэ укырга кереп тэ «Госмания» мэдрэсэсенэ кYчкэн шэкертлэр була [18, кгз. 102-103 б].
Дин гыйлеме укытучысы Гарифулла Салихов мэдрэсэгэ рус телен укытуны кертергэ ашкынып тормаса да, заман талэбен дэ искэ алып, мэдрэсэ каршында рус класслары барлыкка килэ. Мэдрэсэдэ рус телен укыта башлауга шэкертлэр дэ куркып карыйлар, бирегэ рус теле укытучы-сы буларак килгэн А. Саттаров [11, кгз. 4-5] истэлеклэренэ караганда, беренче чорда шэкертлэр рус теле дэресенэ йерY тYгел, э рус теле укытучысы белэн аралашырга да телэмэгэннэр. Саттаров беренче дэреслэрен рус классы бинасында тYгел, э мэдрэсэ бYлмэлэрендэ Yткэрергэ мэ^бYP була. Экренлэп шэкертлэрнец ышанычын яулагач кына, рус классында укучы-лар барлыкка килэ, 15 укучы ^ыя алалар. Саттаров башка уку йортына кYчкэннэннэн соц «Госмания»дэ рус телен укыту йомшый башлый, килгэн укытучылар шэкертлэрнец начар менэсэбэтлэрен ^тэрэ алмый китэ тора-лар. Мэдрэсэ ^итэкчелэре дэ моннан файдаланып, рус теле укытучысына хезмэт хакы тYлэми башлыйлар. 1881 елда Ш. ТаИиров укытучы итеп билгелэнгэннэн соц, хэл уцай якка Yзгэрэ башласа да, 1882 елныц ахыры-на шэкертлэр арасында татар-рус мэктэплэренэ каршы керэш башлагач, 1883 елда Ш. Таhиров та мэктэптэн китеп бара [12, кгз. 25-29]. КYренекле галим-тарихчы Гайнетдин Эхмэревнец бертуган энесе - Шэрэфулла Эхмэрев, Yзе дэ дэреслеклэр авторы булган педагог, мондагы рус телен укытуны югары дэрэ^эгэ кYтэрэ ала. 1897 елда «Госмания» мэдрэсэсенец рус классларында 19 шэкерт исэплэнэ [16, кгз. 99-100].
Иске Татар бистэсенец ике мэчете: Казаковлар мэчете hэм иске Татар зиратындагы мэчетлэрнец язмышы гомерле булмый, аяныч тэмамлана. Уникенче мэхэллэ мэчете буларак тезелгэн Казаковлар тарафыннан сал-дырылган бу мэчетнец бинасы сакланмаган. 1898 елда Казан шэhэренец I гильдияле сэYДЭгэре Селэйман Мехммэт^ан улы Аитов Казанныц Еванге-листлар урамындагы йортын утары белэн Казаков мэчетенэ мэдрэсэ ачу ечен хэйрия итэ. Шарт буенча монда мэхэллэнец бар ир балалары да 16
яшенэ кадэр рус телен ейрэнергэ тиеш, рус класслары чыгымнары мэхэллэ исэбеннэн тотылырга тиеш була [17, кгз. 176]. Мэдрэсэ попечителе итеп Исмэгыйль Исхаков, щитэкчесе итеп Хэбибулла Госманов бил-гелэнэ. 1905 елда Казаковлар мэдрэсэсендэ 49 шэкерт белем алган, шуларныц 26 сы мэдрэсэдэ яшэп укыган [22, кгз. 42]. Дин гыйлеме буенча мегаллимнэр - Кышкар мэдрэсэсен тэмамлаган Хэбибулла hэм Габдулла Госмановлар [19, кгз. 1-7]. Укытуныц махсус программасы булмый, мэдрэсэдэ ислам дине нигезлэре, татар hэм гарэп теле грамматикасы ейрэтелгэн. Шулай да укыту процессында реформатор Г. Баруди дэрес-леклэрен куллану укытуга заманча Yзгэрешлэр кертелYе турында сейли. 1912/13 уку елында Казаковлар мэдрэсэсендэ 15 шэкерт, э мэдрэсэ кар-шындангы мэктэптэ 30 шэкерт белем алган [20, кгз. 212-213 б].
Иске Татар бистэсенец Иске Татар зираты урынында салынган мэчете унщиденче номерлы мэхэллэ мэчете буларак билгеле. Кызганыч, аныц да бинасы сакланмаган. 1906 елда тезелеп беткэн мэдрэсэгэ имам итеп «Халидия» мэдрэсэсен тэмамлаган Мебарэкщан Гарифулла улы Мансуров билгелэнэ. Прогрессив карашлы имам мэчет каршында мэктэп ачып щибэрэ, аца укытуда «Халидия» мэдрэсэсен тэмамлаган Исхак Мештэриев ярдэм итэ. 1911 елда ачылган бу мэктэптэ 120 бала белем ала. Аларга терки, гарэп теле, дини гыйлемнэр, хэдис, тэфсир, ислам тарихы, матур язу кагыйдэлэре, география, арифметика ейрэтелэ, хэтта сату-алуга ейрэтэ торган курс та була.
Татарларныц Yзлэре тарафыннан оештырылып, Yзлэре яшэткэн уку йортлары, рухи тормышныц Yзэге булган мэчетлэр эшчэнлеге - гомумэн, тарих ечен уникаль бер кYренеш. Элбэттэ, мэгьлYм шартларда мондый системаны булдыру мелкэтле катлам катнашыннан башка була алмас иде. Белем белэн мелкэт берлэшэ алу - шулай ук татар мэгарифе Yсешенец Yзенчэлекле бер билгесе. Татар мэгарифе кыска гына вакыт арасында туып, зур тизлек белэн Yсеш алуга ирешэ. Кыска гына вакыт эчендэ бу уку йортлары кадими уку йортларыннан заман талэплэрен исэпкэ алып, за-манга яраклы шэкертлэр тэрбия итэ алырлык уку йортлары - щэдиди мэдрэсэлэр булып щитешэлэр. Казан шэhэре - татар мэгарифе Yзэге дибез икэн, беренче чиратта, Казанныц Иске бистэсе ^з алдына килэ. Мэгариф-нец башлангычы бистэдэн булуга тарихи вакыйгалар сэбэп. Элбэттэ, соцрак Казан шэhэренец башка щирлэрендэ дэ мэчетлэр ачыла, мэчетлэр каршында мэктэплэр эшли башлый. Шулай булса да, башлангычы татарларныц белем hэм мэдэни Yзэге булган Татар бистэсеннэн килэ. Кыз-ганыч, элегэ кадэр бу тема фэнни эдэбиятта комплекслы рэвештэ тиешен-чэ яктыртылу тапмаган. Моныц Y3 сэбэплэре бар: бу теманы ныклап ейрэнY мемкинлеге бирэ алырлык язма чыганаклар аз сакланып калган. Булган кадэр материалдан, Иске Татар бистэсендэ татар мэгарифенец туу hэм Yсеше, андагы уку йортлары эшчэнлеге хакында мэгьлYмат бирергэ тырышылды. Эмма бу тема алга таба да тикшерYне талэп итэ.
1917 елгы инкыйлабка кадэрге чорда татар мэгарифе усеше узенец югары ноктасына ^итэ. Татарныц уз ^эмэгатьчелеге тарафыннан оешты-рылып халыкка хезмэт иткэн уку йортлары, ислам деньясында танылу ал-ган мэдрэсэлэре - татар халкыныц тице булмаган зур казанышы.
ЭДЭБИЯТ
1. Государственный архив Республики Татарстан [ГА РТ]. Ф. 1. Оп. 3. Д. 3538.
2. ГА РТ. Ф. 1. Оп. 4. Д. 5482.
3. ГА РТ. Ф. 1. Оп. 6. Д. 949.
4. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 2598.
5. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 7317.
6. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 8961.
7. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 9767.
8. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 6889.
9. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 19380.
10. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 11513.
11. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 16922.
12. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 17454.
13. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 19380.
14. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 2. Д. 9607.
15. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 698.
16. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 815.
17. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 847.
18. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 1093.
19. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 1441.
20. ГА РТ. Ф. 160. оп. 1. Д. 1576.
21. ГА РТ. Ф. 977. Оп. Совет. Д. 318.
22. ГА РТ. Ф. 1118. Оп. 1. Д. 32.
23. Медресе Казанской губернии второй трети XIX - начала XX в.: сборник документов и материалов. Казань: Главное архивное управление при Кабинете Министров Республики Татарстан, 2012. 319 с.
24. Мэдрэсэлэрдэ китап киштэсе. Казан: Татар. кит. нэшр., 1992. 236 б.
25. Мэр^ани Ш.Б. Местафадел-эхбар фи эхвали Казан вэ Болгар. Казан: Татар. кит. нэшр., 1989. 414 б.
26. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. 191 с.
27. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казань: Тип. Казан. ун-та, 1844. 131 с.
Автор турында белешмэ: Сэлахова Эльмира Кадим кызы - тарих фэннэре кандидаты, Татарстан республикасы халыкларыныц тарихи-мэдэни мирасы бYле-генец елкэн фэнни хезмэткэре, Татарстан республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэржани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); [email protected]
СТАРО-ТАТАРСКАЯ СЛОБОДА Г. КАЗАНИ - ЦЕНТР ТАТАРСКОГО ПРОСВЕЩЕНИЯ XIX - НАЧАЛА XX ВВ.
(ИСТОРИЧЕСКИЙ ОБЗОР УЧЕБНЫХ ЗАВЕДЕНИЙ)
Э.К. Салахова
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Казань, Российская Федерация
Старо-Татарская слобода является историческим центром современной Казани, где сохранились архитектурные памятники, хранящие многовековую историю татарского народа. Образование слободы связано с драматическими событиями в истории народа.
После падения Казанского ханства в 1552 г. жизнь татарского общества перемещается в слободу, расположенную за озером Кабан. К концу XVI в. СтароТатарская слобода становится своеобразным мусульманским пригородом города Казани. Первая мечеть и первые мусульманские учебные заведения открываются именно на этой территории. Старо-Татарская слобода на протяжении нескольких столетий была образовательным и культурным центром татар. Изучение духовной жизни Старо-Татарской слободы является важной научной темой для исследователей. Жители этой слободы смогли не только сохранить, но и развить городскую культуру татарского населения Казани. Здесь они строили мечети, открывали мектебы и медресе, создавали материальные условия их существования.
Новизной исследования является комплексное рассмотрение становления и развития татарского просвещения в отдельно взятой в Старо-Татарской слободе г. Казани в XIX - начале XX вв.
Цель публикации - изучить и проанализировать историю создания и развития учебных заведений: мектебов и медресе, показать их значимость в духовной жизни татаро-мусульманского сообщества. Для достижения указанной цели был поставлен ряд задач. Известно, что история образовательных заведений у татар тесно связана с историей становления мечетей. В подавляющем большинстве мектебы открывались при мечетях. Медресе как средние и высшие ступени обучения шакирдов, хотя формально и считались самостоятельными учреждениями, тем не менее, их создание и развитие были напрямую связаны с религиозными учреждениями. Учебный процесс обеспечивали духовные лица мечетей - имамы-хатибы. Поэтому, по нашему убеждению, история становления учебных заведений должна изучаться во взаимосвязи с историей мечетей.
В исследовании рассматриваются 10 махалля и мечетей, расположенных на территории Старо-Татарской слободы. Автор дает информацию о мечети определенной махалли, там же раскрывает историю создания и развития учебного заведения, относящегося к данной махалле. Также автор рассматривает этапы перехода от кадимистского к джадидистскому обучению в медресе слободы.
В статьи показаны периоды культурного и образовательного освоения Старо-Татарской слободы. Первая мечеть, именуемая в настоящее время мечетью
Марджани, стала первым культовым сооружением на территории слободы, не намного отставая, воздвигается Апанаевская мечеть.
На материальной базе мечетей открывались знаменитые учебные заведения, успешно конкурировавшие с другими мусульманскими учебными заведениями Российской империи. Деятельность медресе «Марджани», «Апанаевской медресе» служат тому подтверждением. В статье дается развернутая информация о медресе «Мухаммадия», «Халидия», «Гаффария», медресе «Утямышевых», «Гус-мания» и др. Следует оговориться, что названия некоторых медресе менялось, одно и то же медресе в разные периоды в источниках указано под разными названиями. Это также объясняется автором публикации. Автор на примере крупных медресе показывает методы обучения, их изменения в связи с требованиями времени. Материалы исследования дают возможность представить организацию учебного процесса в мектебах и медресе, проследить динамику числа шакирдов в разные периоды. Так как организация учебного процесса во всех медресе была примерно одинакова, подробное описание учебного процесса в каждом медресе было бы излишним, поэтому автор акцентировал внимание на других фактах. Сохранившиеся архивные источники по медресе «Касымия» позволяют создать полное представление о проблемах внедрения русского языка в медресе и восприятии шакирдов нового предмета. Такая же ситуация с русским языком складывалась и в других медресе.
Медресе и мектебы готовили образованных молодых людей, которые к началу XX в. составляли наиболее активную часть татарской интеллегенции. Они становились видными учеными, писателями, педагогами и деятелями культуры. Автор под текстами о медресе перечисляет и видных выпускников этих мусульманских учебных заведений.
Создание мечетей, медресе, их содержание было бы невозвожным без участия зажиточного слоя татарского общества. Упоминание имен купцов и предпринимателей Юнусовых, Арсаевых, Мустафиных, Азимовых и многих других благотворителей дополняет наше знание по истории развития образования татар.
Исследование основано на архивных документах, а также на научной литературе по данной тематике.
Ключевые слова: мечети Старо-Татарской слободы, учебные заведения Старо-Татарской слободы, школы при мечетях, образование у татар, история татарского народа, медресе «Касымия», мечеть Марджани, Апанаевская мечеть, медресе «Мухаммадия», татарские благотворители.
Для цитирования: Салахова Э.К. Казанныц Иске Татар бистэсе - Х1Х-ХХ йез башында татар мэгарифе Yзэге (уку йортларына тарихи кYЗЭTY) // Историческая этнология. 2019. Т. 4, № 2. С. 294-311. Б01: 10.22378^.2019-4-2.294-311
Сведения об авторе: Салахова Эльмира Кадимовна - кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела историко-культурного наследия народов РТ, Институт истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); [email protected]
OLD TATAR QUARTER OF KAZAN - THE CENTER OF TATAR
EDUCATION OF THE19th -EARLY 20th CENTURIES (HISTORICAL OVERVIEW OF EDUCATIONAL INSTITUTIONS)
E.K. Salakhova
Sh.Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
Kazan, Russian Federation
The Old Tatar Quarter is the historical center of modern Kazan, where architectural monuments preserving the centuries-old history of the Tatar people have been preserved. The formation of the settlement is associated with dramatic events in the history of our people. After the fall of the Kazan Khanate in 1552, the life of the Tatar society moved to the settlement, located behind the Kaban lake. By the end of the 16th century. The Old Tatar Quarter becomes a kind of Muslim suburbian area of Kazan. The first mosque and the first Muslim educational institutions were opened in that territory. For several centuries, the Old Tatar Quarter was the educational and cultural center of Tatars. The study of the religious life of the Old Tatar Quarter is an important subject for researchers. Residents of this settlement were able not only to preserve, but also to develop the urban culture of the Tatar population in Kazan. There they built mosques, opened the mektep and madrasas, created material conditions to maintain their existence.
The study is novel in that it is a comprehensive review of the formation and development of the Tatar enlightenment in the separately considered Old Tatar Quarter of Kazan in the the 19th - early 20 th centuries. The purpose of this publication is to study and analyze the history of establishing and developing educational institutions -mektebe and madrasas, to show their significance in the religious life of the TatarMuslim community. To achieve this goal, a number of tasks were set. It is a well-known fact that the history of educational institutions among the Tatars is closely connected with the history of mosques formation. A vast majority of schools opened at mosques. Madrasas, as the middle and higher levels of education of shakirds, although formally considered independent institutions, nevertheless, their creation and development is directly related to religious institutions. The educational process was provided by the clerics of mosques - Imam-khatiba. Therefore, from our perspectibe, the history of educational institutions formation should be studied in conjunction with the history of mosques.
The study examines 10 mahallas and mosques located on the territory of the Old Tatar Quarter. When the author provides information about the mosque of a certain ma-halla, he also reveals the history of the establishment and development of an educational institution belonging to this mahalla. The author also considers the transition from radimitschi to djadidists method of teaching in madrasas settlement.
The article investigates the periods of cultural and educational development of the Old Tatar settlement. The first mosque, now called the Marjani mosque, became the first religious building on the territory of the settlement, not far behind, the Apanaev mosque was built.
Famous educational institutions opened on the facilities of mosques and successfully competed with other educational institutions of the Muslim world in the Russian Empire. The madrasas of Marjani, Apanaev madrasa are indicative of that. The article also provides detailed information on the madrasa: Muhammadiya, Khalidiya, Gaffariya, Utyasheva madrasa , Guzmaniya, etc. It should be noted that the names of some madrasas have changed, the same madrasas in different periods are indicated in the sources under different names. It is also explained by the author of the publication. The author on the example of large madrasas shows teaching methods, their changes in connection with the requirements of time. The materials of the study make it possible to present the organization of the educational process in mektebs and madrasas, to trace the dynamics of the growth of the number of shakirds or their decline in different periods. Since organization of the educational process in all madrasas was approximately the same, a detailed description of the educational process in each madrasa would be unnecessary, therefore, the author focused on other significant facts. Archival sources at the madrasa Casamia give an opportunity to create a complete view on the problems of implementing the Russian language in the madrasas and the perception of shakerdom a new subject. The same situation with the Russian language developed in other madrasas.
Madrasas and mekteps prepared educated young people, who by the beginning of the 20th century constituted the most active part of the Tatar intelligentsia. They became prominent scholars, writers, teachers, and cultural figures. Moreover, the author under the texts about madrasas lists prominent graduates of these Muslim educational institutions.
The creation of mosques, madrasas, their maintenance would have been impossible without the participation of the wealthy stratum of Tatar society. Mention of the names of merchants and entrepreneurs Yunusov, Arsaev, Mustafin, Asimov and many other benefactors complements our knowledge of the history of education of the Tatars.
The research is based primarily on archival documents, as well as on scientific literature on the given subject.
Keywords: mosques of the Old Tatar Quarter, educational institutions of the Old Tatar Quarter, schools attached to mosques, education among Tatars, history of the Tatar people, Madrasa Kasimiya , the Mardjani Mosque, Apanaev Mosque, Madrasa Muhammadiya , Tatar benefactors.
For citation: Salakhova E.K. Old Tatar Quarter of Kazan - the center of Tatar education of the 19th - early 20th centuries (historical overview of educational institutions). Istoricheskaya etnologiya - Historical Ethnology, 2019, vol. 4, no. 2, pp. 294311. DOI: 10.22378/he.2019-4-2.294-311
REFERENCES
1. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 1. Op. 3. D. 3538. (In Russian)
2. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 1. Op. 4. D. 5482. (In Russian)
3. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 1. Op. 6. D. 949. (In Russian)
4. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 2. Op. 2. D. 2598. (In Russian)
5. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 2. Op. 2. D. 7317. (In Russian)
6. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 2. Op. 2. D. 8961. (In Russian)
7. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 2. Op. 2. D. 9767. (In Russian)
8. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 6889. (In Russian)
9. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 19380. (In Russ).
10. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 11513. (In Russian)
11. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 16922. (In Russian)
12. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 17454. (In Russian)
13. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 19380. (In Russian)
14. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 92. Op. 1. D. 9607. (In Russian)
15. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 698. (In Russian)
16. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 815. (In Russian)
17. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 847. (In Russian)
18. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 1093. (In Russian)
19. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 1441. (In Russian)
20. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 160. Op. 1. D. 1576. (In Russian)
21. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 977. Op. sovet. D. 318. (In Russian)
22. Gosudarstvennyy arkhiv Respubliki Tatarstan [The State Archive of the Republic of Tatarstan]. Fond 1118. Op. 1. D. 32. (In Russian)
23. Medrese Kazanskoy gubernii vtoroy treti XIX - nachala XX v.: sbornik dokumentov I materialov [Medrese in the Kazan Province in the second third of the 19th - early 20th centuries. Collection of documents and materials]. Kazan, Main Archive Department at the Republic of Tatarstan Cabinet of Ministers, 2012. (In Russian)
24. Medresalarda kitap kishtase [Bookshelves in medrese]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1992. (In Tatar)
25. Marzhani Sh. B. Mustafadel-akhbar fi akhvali Kazan va Bolgar [Information about Kazan and Bulgar]. Kazan, 1989. (In Tatar).
26. Sakikhov R.R., Khayrutdinov R.R. Istoricheskie mecheti Kazani [Historical mosques of Kazan]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 2005.
27. Fuks K. Kazanskie tatary v statisticheskom i etnohroficheskom otnoshe-niyakh [Kazan Tatars in terms of statistics and ethnography]. Kazan, Printing House of Kazan University, 1844, 131 p. (In Russian)
About the author: Elmira K. Salakhova is a Candidate of Science (History), Senior Research Fellow, Department of History and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh.Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); [email protected]