Аннотация
В конце ХГХ в. все больше татарских студентов получают высшее образование в учебных заведениях Западной Европы и Америки. Вступление в новый период индустриального развития потребовало подготовки специалистов, отвечающих требованиям времени. В связи с отсутствием национальной системы светского образования и с тем, что в силу разных причин двери многих русских учебных заведений были закрыты для татар, молодежь искала пути для поступления в зарубежные университеты, где была возможность получения соответствующего образования и знакомства с новыми технологиями в разных областях науки и техники, промышленности, торговли, сельского хозяйства и т. д. Сын известного общественного и религиозного деятеля Габдрашида Ибрагимова Ахмедмунир является первым студентом из татар, кому удалось получить высшее образование в Японии, в знаменитом университете Васэда. Ахмедмунир Ибрагимов, очарованный этой чудесной «страной восходящего солнца», ее системой образования и порядками, публикует статью о Японии в газете «Вакыт» (Время), которая уделяла огромное значение знакомству татарской молодежи с другими странами. Статья А. Ибрагимова посвящена раскрытию особенностей системы высшего образования Японии в целом, и университета Васэда в частности. Она примечательна тем, что автор не только подробно описывает правила приема, порядки и условия учебы и жизни в университетах Японии, но и выражает свой взгляд ко многим особенностям японского общества (отношение к знаниям, религии, к исламу, к татарам и т. д.). Статья написана в форме ответов на интересующие татарскую молодежь вопросы о получении образования в Японии. В представленной работе дается информация об Ахмедмунире Ибрагимове, анализируется и впервые вводится в научный оборот его статья из рубрики «Письмо из Японии» «Жизнь студентов вЯпонии».
ДК 94(520)
«Кояш ватаны иленнэн» хат (татар студенты Япония турында)
Л. Р. Мортазина,
Татарстан Республикасы Фзннзр академиясенец Ш. Мэрщани исемендзге
Тарих институты, Казан шэК, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
A letter from "the land
of the rising sun" (Japan through the eyes of a Tatar student)
L. R. Murtazina,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Abstract
At the end of the 19th century, a growing number of Tatar students were receiving higher education at educational institutions of Western Europe and America. Opening of a new industrial development period required training of specialists aligning with the times. Due to the lack of national secular education system and the fact that doors of most Russian educational institutions were closed to Tatars, young people were searching for the ways to enter foreign universities where there was an opportunity of getting adequate education and acquaintance with new technologies in various fields of science, technology, industry, trade, agriculture, etc. The son of a prominent public and religious figure Gabdrashid Ibragimov Akhmedmunir was the first student among Tatars who managed to get higher education in Japan, at the famous Waseda University. Akhmedmunir Ibragimov, charmed with wonderful "land of the rising sun", its educational system and practices, published his article about Japan in "Vakyt" (Time) newspaper. This newspaper introduced Tatar youth with other countries. Ibragimov's article is devoted to the revealing of the peculiarities of the higher education system in Japan and Waseda University. It is remarkable for the author's describing of the requirements for entering Japanese educational institutions, rules and conditions of studying and life, and it expresses the view of many peculiarities and traditions of the Japanese society (attitude to knowledge, religion, Islam, Tatars, etc). The article is written in the form of answers to questions of Tatar youth about getting an education in Japan. The present work provides information of Akhmedmunir Ibragimov, his article "Life of students in Japan" published in "A letter from Japan" column is analyzed and introduced into scientific discourse for the first time.
Ключевые слова
Высшее образование, университет, студент, Япония, Университет Васэда, научные школы, газета «Вакыт», Ахмедмунир Ибрагимов.
Keywords
Higher education, university, student, Japan, Waseda University, scientific schools, "Vakyt" newspaper, Akhmedmunir Ibragimov.
XIX гасыр ахырында Россия, Кенбатыш Европа уку йортларында белем алучы татар студентларыньщ саны арта. Яца индустриаль Yсеш чорына керY татарлар арасында да деньяви белемнэргэ ия булган белгечлэр булуны талэп итэ. Татар яшьлэре, узлэренец деньяви белем биру системасы булмау, э рус уку йортларына нигездэ юл ябык булу сэбэпле1, Европа университетларына, XX гасыр башында Америка уку йортларына юл алганнар. Бер студент - танылган дин hэм ж;эмэгать эшлеклесе Габдрэшит ИбраЬимовныц улы Эхмэдменир ИбраЬимов (1887-?), Россия татарларыннан беренчелэрдэн булып, Япониядэ югары белем алуга ирешкэн.
Ни ечен татарларны Америка, Япония hэм Европа уку йортлары ж;элеп иткэн соц? Беренче чиратта, аларны чит иллэрдэге фэн, сэнэгать, сэудэ, авыл худалыгы Ьэм башка елкэлэрдэ бик нык алга киткэн яца технологиялэр белэн танышу мемкинлеге, чит теллэр ейрэну чит мэдэниятлэр, башка халыклар Ьэм иллэр белэн танышу кызык-сындырган. Алар, тепле белем алып, шул белемнэрен миллэт мэнфэгатьлэрен кайгыр-туда файдаланырга омтылганнар. Япония, гэрчэ ул чорда мэгариф системасы шактый алга киткэн иллэрнец берсе саналса да, кулэгэдэ кала килгэн. Бирегэ белем алырга юнэлгэн 9. Ибраhимовныц Японияне сайлавында, элбэттэ, этисе - «Кояш ватаны илен» (Япония (Ниппон) япон теленнэн «Кояш ватаны» дип тэрж;емэ ителэ) уз иткэн, анда шактый гомерен уздырган Г. Ибра^мовныц йогынтысы зур булган.
Билгеле булганча, XX гасыр башында татар дэмгыятендэ Япония белэн кызык-сыну шактый югары була. Бу, беренче чиратта, элеге илдэ ислам дине таралу, ислам
диненэ карата уцай мензсзбзт урнаша башлау белзн бэйле. Шулай ук бу чорда Япония тарафыннан да Россия hэм башка иллзрдз яшэYче меселманнар белзн элемтэ корырга омтылыш-лар куренэ. Г. Ибраhимов 1909 елда, Япониядэге чираттагы сэяхэтендэ, Токиодагы мэктэплэрдэ Ьэм югары уку йортларында - хосусый Васэда универ-ситетында Ьэм Император университе-тында була2. 1906 елдан ук таныш булган Акаси Мотодзиро3 Г. ИбраЬимовка улы Менирне «Кокурюкай»4 ж;эмгыяте акчасына Васэда университетына укырга кертергэ ярдэм итэ5.
Эхмэдменир ИбраЬимов ХХ гасыр башы татар ж;эмгыятендэ шактый билге-ле шэхес, хэтта мэшhYр шагыйребез Тукайньщ игътибарына лаек булган6. Ул Япониядэге Васэда университетына 1913 елда укырга керэ7. Икенче бер чыганак буенча 1910-1913 елларда белем алган8. 1910 елда 9. Ибраhимовныц Япония университеты студенты була-рак язган мэкалэлэре очрый9. Димэк, бу вакытта ул инде анда укыган дип нэтиж;э ясарга мемкин. Моца кадэр Эхмэдменир Россиядэ Ьэм Истанбулда белем ала.
Мехэммэт МэЬдиев билгелэвенчэ, 1920 елда, Рэшит казый Япониягэ килгэндэ, Эхмэдменир ИбраЬимов, университет тэмамлап, Токиода яши Ьэм эшли10. Моннан соцгы тормышы Теркия белэн бэйле. Башка чыганаклар буенча ул Япониядэн Беренче бетенденья сугышы башланганнан соц гаилэсе белэн бергэ кYченеп китэ11. Теркиядэ Анкарадагы хатын-кыз укытучылар мэктэбендэ, «Сумарбанкта», авыл худалыгын механикалаштыру елкэсендэ эшлэве билгеле. Биредэ ул терек халкыныц мэгарифе Ьэм мэдэниятенэ елеш керткэн шэхес, татар буларак тарихка кереп кала.
Шэхси тормышына килгэндэ, Эхмэдменирнец бертуганы ФэYЗия ИбраЬимованыц12 Европа Ьэм Россия халыклары ашларына багышланган, яца гына кабат басылып чыккан китабында13 теркэлгэн мэгълYматларга караганда, Теркиядэ Эхмэдменир ИбраЬим (Искер) Ж^эмилэ Бихтерин атлы кызга ейлэнгэн, бу никах-тан еч баласы: Ходаяр Искер, Хесэен Искер Ьэм НилYфэр Искер туган. 2017 елгы мэгълYматлар буенча, уллары инде вафат, э кызы Нтуфэр Искер Фламм Германиядэ яши, улы бар. Ходаяр Искернец еч баласы хэзерге кендэ Теркиянец Измир, Анкара шэhэрлэрендэ гомер итэлэр. Хесэен Искернец дурт баласыннан ечесе исэн, Измирда яшилэр14. Эхмэдменир Габдрэшит улы Yзе Анкара шэЬэрендэ, Г. ИбраЬимовныц тормыш юлын hэм эшчэнлеген ейрэнгэн немец галиме Себастьян Цвиклински мэгълYматларына караганда, этисеннэн алдарак вафат була15.
Э. Ибраhимов тирэн фикерле, туры сYЗле калэм иясе - журналист буларак Россиядэ дэ, Теркиядэ дэ билгеле шэхес. Ул. шактый гына вакыт Истанбулда чыгып
Габдрэшит ИбраЫмов. Токио шэh., 1930нчы еллар уртасы. Васэда университеты архивыннан. Электрон ресурс. КерYрежимы: https://www.waseda.jp/inst/ias/.
Gabdrashit Ibragimov. Tokyo, mid-1930s. From the archive of Waseda University. [On-line]. Available at: https://www.waseda.jp/inst/ias/.
Габдрэшит Иб^pahuMoe улы Эхмэтмвнир белэн. 1895нче еллар. И. Твркуглыныц шэхси архивыннан.
Gabdrashit Ibragimov with his son Akhmetmunir. 1895. From I. Turkoglu S private archive.
килгэн «СэбилYррешад» журналына мэкалэлэр язып тора16. 1914 елда «Вакыт» газетасыньщ (Оренбург) уз мохбире булып эшли, «Бэянелхакта» мзкалзлзр басты-ра. Япониядз яшэY чорында шул илнец вазгыяте, мэдэнияте hзм мэгарифе, Ислам дэмгыятенец эшчэнлеге, студентлар тормышы белэн «Вакыт» укучыларын таныш-тырып бара17. Шул ук вакытта япон матбугатында да язышуы турында мэгълYмат бар18.
9. Ибраhимовньщ «Япониядэ талэбэ тормышы» дигэн мэкалэсе19 1914 елныц май аенда «Вакыт» газетасында басылып чыга20. Аныц денья KYPYе татар вакыт-лы матбугатында чит иллэрдэ укучы татар студентларыныц язмалары басылган чорга туры килэ. Бу мэкалэлэрдэ Европа, Америка уку йортлары, аларга керY hэм уку шартлары, студентлар тормышы, меселман hэм татар укучылары, элеге иллэр, андагы халыклар, традициялэр hэм башкалар турында CYЗ алып барыла. Алар чит иллэрдэ уку белэн кызыксынган татар яшьлэренец сорауларына ж;авап йезеннэн язылган. Бу язмалар шул чорда чит иллэрдэ укучы татар студентлары, аларныц чит тормышка, миллэтлэргэ, мэдэниятлэргэ Ьэм мэгариф системасына карата булган менэсэбэтлэрен чагылдырган кыйммэтле чыганак буларак кадерле. Куп очракта бу фикерлэр субъектив булырга да мемкин, лэкин нэкъ менэ шул ягы белэн, ягъни шэхси тесмерлэргэ ия булулары белэн, алар кызыклы.
9. Ибраhимов мэкалэсенец теп максаты - татар яшьлэрен Япониядэге иц эре hэм алдынгы хосусый университетларныц берсе булган Васэда университеты белэн
таныштыру була. 1882 елда мэктэп форматында нигез салынган бу уку йорты 1902 елда университет итеп Yзгзртелз. Сзясзт елкэсендэ югары белем алырга телзучелзр ечен (э татар яшьлэре ечен ХХ гасыр башында сэясэт, хокук белеме елкэлэре, миллэт мэнфэгатьлэрен кайгырту ягыннан чыгып Караганда, иц эhэмиятле hэм кирэкле юнэлешлэрнец берсе санала), Эхмэдменир ИбраЬимов карашынча, Васэда университеты иц кулай уку йортларыныц берсе саналырга хаклы. Шуца курэ ул миллэттэшлэребезне элеге уку йорты белэн тулы итеп таныштыру максатын уз алдына куя. Моннан тыш, автор Япониядэге башка университетлар hэм фэнни юнэлешлэр буенча да мэгълумат бирергэ тели.
Аныц фикеренчэ, Япониядэ иц алга киткэн тармакларныц берсе - технология. Токиодагы Технология университетында, мэсэлэн, барлыгы 28 факультет, Ьэм аларда гади балта остасы Ьэм чYЛмэкчедэн алып, технологик яктан иц катлаулы Ьэм чагыштырмача яца булган, фэнни алгарышка нигезлэнгэн Ьенэрлэр, эйтик, кинематография белгечлегенэ кадэр ейрэнергэ мемкин. Бу мисал белэн ул уку йортларыныц тормышка бик якын булуын, аларда кеше эшчэнлеге ечен кирэк булган Ьэр терле Ьенэрне YЗлэштерY мемкинлеге булуын раслый.
Автор билгелэвенчэ, Япониядэ алга киткэн фэнни юнэлешлэр арасында полиция, медицина Ьэм лингвистика да бар. Токиодагы югары уку йортларында элеге
белгечлеклэрне узлзштерергз мемкин. Моныц ечен тырышлык, зур телэк Ьэм, элбэттэ, уку теле булган инглиз телен белу шарт.
9. ИбраЬимов Япониянец югары белем биру системасыныц алга киткэн Америка Ьэм Европа иллэреннэн Ьич кенэ дэ калышмавын ассызыклый. Фикерен раслау ечен, ул 1914 елда Америкада чыгучы «The American review ofreviews » (Америка КYЗэтYЛэренэ КYЗэтY) журна-лында басылган мэкалэдэн21 алынган езекне тэрдемэ итеп китерэ. Анда Васэда университеты эшчэнлегенэ, гомумэн Япониядэге югары белем 6^y система-сына зур бэя бирелгэн. ИбраЬимов япон университетларыныц башка иллэрдэге кебек тар, аерым белгечлеклэр буенча гына белем бирмичэ, киц карашлы Ьэм купкырлы, терле елкэлэр буенча хэбэрдар шэхеслэр эзерлэвенэ игътибар-ны юнэлтэ. Бу юл, аныц фикеренчэ, иц дерес hэм иц уцышлы ысулларныц берсе.
Мэкалэдэ университетта уку шартлары, матди ягы кебек эЬэмиятле проблемалар чагылыш таба. Куп кенэ мэсьэлэлэрне ачыклаганда автор японнарныц да карашын чагылдыру-ны кирэк дип таба. Шул рэвешле ике ил, ике миллэт, ике мэдэният, ике терле
Эхмэдменир ИбраЫмов (сулда) Твркиядэн
Япониягэ укырга килгэн ике студент белэн. Токио шэh., 1911 ел. И. Твркуглыныц шэхси архивыннан.
Akhmetmunir Ibragimov (left) with students from Turkey studying in Japan. Tokyo, 1911. From I. Turkoglu's private archive.
гореф-гадэт Y3apa чагыштырыла. Уку, мэгариф, эшне оештыру ягыннан японнар алда барса, ашау-эчу мэсьэлэлэрендэ татар менталитетыньщ автор ечен аеруча якын икэнлеге куренэ.
Булачак татар студентлары ечен иц эhэмиятле моментларныц берсе булган уку ечен тулэу проблемасын яктыртканда автор Япониядэ укуныц беренче урында торуын, башка иллэрдэгечэ, эйтик, Америкадагы кебек, эшлэп уку мемкинлегенец булмавын ассызыклый.
Элеге мэкалэ Япониядэ укырга телэгэн яшьлэр ечен генэ тугел, э гомумэн киц татар ж;эмэгатьчелеген кызыксындырган сорауларга ж;авап йезеннэн дэ язылган. Бу чорда татар-меселман деньясында иц актуаль проблемаларныц берсе, элбэттэ, дингэ, аеруча ислам диненэ менэсэбэт була. Татар матбугатында Япониядэ ислам дине таралуга, японнар арасында меселманнар арту Ьэм башка куренешлэргэ багыш-ланган мэкалэлэрнец бик куп булуы да шуны раслый22.
Э. ИбраЬимов билгелэвенчэ, бу бик меЬим, лэкин шул ук вакытта шактый катлаулы мэсьэлэлэрнец берсе. Шуныц естенэ японнарныц гомумэн дингэ карата менэсэбэтлэре дэ татарларныкыннан аерыла. Татарлар ечен беренче урында меселманлык торса («татар» Ьэм «меселман» атамалары тэцгэллэштерелеп карала), японнар миллэтне алга куялар. Исламга килгэндэ, татарлар карашы белэн тулаем туры килгэн менэсэбэт кузэтелми. Автор моны ислам дине буенча тепле белем бирерлек укытучыларныц Ьэм мэчет-мэдрэсэлэрнец булмавы белэн ацлата.
Ике миллэт арасындагы аерма сэудэгэ менэсэбэттэ дэ чагылыш таба. Татарлар ечен сэудэ - бердэнбер диярлек, аларныц канына сецгэн, буыннан-буынга килгэн шегыль тере булса, японнарда ул фэн дэрэдэсенэ кутэрелгэн юнэлеш: аца махсус укыйлар, мэктэплэрдэ ейрэтэлэр h. б.
Элбэттэ, татарлар ечен эhэмиятле сорауларныц тагын берсе - ул японнарныц татарларга менэсэбэте. Билгеле булганча, бу чорда чит иллэрдэ татарларны белмилэр, аларга карата булган караш та узенчэлекле. Икенче бер татар студенты, Теньяк Американыц Айова университетында белем алган Закир Габдуллин, мэсэлэн, узенец бер мэкалэсендэ шундый мисал китерэ. Монда татарларны hm белмилэр, аларны ниндидер кыргый халык дип уйлыйлар; шуца курэ университетка укырга кергэн татар студенты турында ишету белэн аны курергэ дип бетен шэhэр халкы университетка ж;ыела; аныц турында газетада мэкалэ бастыралар; хэтта трамвайда хатын-кызлар: «Курсэц иде шул татарны, нинди кеше икэн?!» - дип сейлэшэлэр, инде элеге татарны уз кузлэре белэн кургэч, гаж;эплэнулэрен яшермилэр23. Татарларга карата терле иллэрдэге менэсэбэтне чагылдырган мондый тердэге мэкалэлэр татар вакытлы матбугатында еш куренэ. Шуца курэ дэ Э. Ибраhимов аца тукталырга карар кылгандыр, мегаен.
Япон дэмгыятенэ килгэндэ, биредэ дэ, автор билгелэвенчэ, татарларны начар белэлэр, еш кына кыргызлар (бу очракта: казахлар) белэн бутыйлар яисэ ислам динендэге руслар дип уйлыйлар. Шулай да, мэкалэдэн куренгэнчэ, Япониядэ татарларга менэсэбэт, башка иллэр белэн чагыштырганда, шактый тулы. Бу бигрэк тэ Рус-япон сугышында эсирлеккэ тешкэн татарлар белэн бэйле: алар, автор фикеренчэ, татарларныц кем hэм нинди тырыш халык икэнлеклэрен курсэткэннэр инде. Шуца бэйле рэвештэ галимнэр татарлар белэн кызыксынганнар, аларныц этнографиясен, тарихын, японнарныц карашынча, узлэренец теленэ шактый охшаш булган татар телен ейрэнэ, сэудэ менэсэбэтлэрен ж;айга салу максаты белэн япон фирмаларындагы хезмэткэрлэргэ татар телен ейрэтэ башлаганнар h. б.
Нэтиж;э ясап, шуны зйтергз мемкин: 9. ИбраЫмов фикеренчэ, Япония -деньядагы иц местэкыйль, азат, хер Ьэм тэрэккыйпэрвэр (прогрессив) иллэрнец берсе; анда мэгариф системасы да камил Ьэм нэтидэле; бу ДЭYЛЭTTЭ, башка кайбер иллэр белэн чагыштырганда, татарларга hэм меселманнарга, татар мэдэниятенэ (япон телендэ татар спектакле ^рсэтелэ Ь. б.) менэсэбэт уцай; шуца ^рэ белемгэ сусаган татар яшьлэре, Ьичшиксез, Япония уку йортларын сайларга тиешлэр.
9леге мэкалэ ХХ гасыр башы татар ж;эмгыяте ечен актуаль булган деньяви белемгэ, мэгарифкэ, яцалыкка омтылышны ачыклау ягыннан да, шулай ук меЬим булган татар (меселман)-япон менэсэбэтлэрен билгелэYДэ дэ эЬэмиятле чыганак ролен башкара ала. Ул шулай ук чит иллэрдэ белем алган татар шэкертлэренец эшчэнлеген ейрэнYДЭ бик кызыклы материал булып тора.
ИСКЭРМЭЛЭР:
1. Амирханов Р. У. Некоторые особенности развития народного образования у татар в дооктябрьский период // Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. - Казань, 1992. - С. 22.
2. Усманова А. Габдерэшит ИбраЬим Япониядэ // Габдрэшит ИбраЬим: фэнни-биографик ^ыентык / Тез. М. Госманов, Ф. Галимуллин. - Казан: Ж^ыен, 2011. - Б. 334.
3. Акаси Мотодзиро (1864-1919) - япон генералы, 1902-1905 елларда Россиядэ хэрби атташе, Европадагы япон разведкасы агенты.
4. «Кокурюкай» ^эмгыяте Кенбатыш иллэрне яклаучылар режимы белэн керэшэ.
5. Усманова А. Курс. хез. - Б. 338- 340.
6. 1912 елда «Ялт-Йолт» журналында басылып чыккан «Бик зур кешелэребез» дигэн фе-льетонында Г. Тукай Габдрэшит Ьэм 9хмэдменир ИбраЬимовларны искэ ала (кара: Г. Тукай. Бик зур кешелэребез // Габдулла Тукай. 9сэрлэр. Алты томда: 4 т. - Казан: Татар. кит. нэшр., 2015. - Б. 232-233).
7. Рэми И. Г., Даутов Р. Н. 9дэби сузлек (элекке чор эдэбияты Ьэм мэдэнияте буенча кыска-ча белешмэлек). - Казан: Татар. кит. нэшр., 2001. - Б. 362.
8. Искэрмэ Ьэм ацлатмалар // Габдулла Тукай. 9сэрлэр. Алты томда: 4 т. - Казан: Татар. кит. нэшр., 2015. - Б. 393.
9. Эхмэдменир ИбраЫмов. Япониядэге университет студентыннан Госманлы университеты студентына хат // Сэбилуррешад. - 1328 (2). - 2-9 т. - № 52-234. - Б. 450-451.
10. Мэhдиев М. Тарихи кыцгыравык (Бер га^эеп шэхес турында) // Мирас. - 1992. -№ 8. - Б. 81 (80-83).
11. Теркуглы Исмэгыйль. Х1Х гасыр ахыры - ХХ йез башы терек-татар багланышлары // Чын мирас. - 2013. - № 2. - Б. 15.
12. Фэузия ИбраЬимова - Габдрэшит ИбраЬимовныц беренче хатыны Менирэдэн туган баласы, 9хмэдменир, Кадрия белэн бертуган. Татар милли ашларына багышланган кита-бы 1909 елда басылып чыга.
13. Ибрагимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга Ьэдия. -Казань: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. - 234 с.
14. Шунда ук. - Б. 26.
15. Искэрмэ Ьэм ацлатмалар // Габдулла Тукай. 9сэрлэр. Алты томда: 4 т. - Казан: Татар. кит. нэшр., 2015. - Б. 393.
16. Теркуглы Исмэгыйль. Курс. хез. - Б. 15.
17. Эхмэдменир ИбраЫмов. Япония ^эмгыяте исламиядэн // Вакыт. - 1914. - 10 июль.
18. Искэрмэ Ьэм ацлатмалар // Габдулла Тукай. 9сэрлэр. Алты томда: 4 т. - Казан: Татар. кит. нэшр., 2015. - Б. 393.
19. Газетада мэкалэ авторы Эхмэдменир Рэшид дип курсэтелгэн.
20. Эхмэдменир Рэшид. Япониядэ талэбэ тормышы // Вакыт. - 1914. - 21 май.
21. Waseda, Japan's Modern University // The American review of reviews. - 1914. -February. - P. 231-233. Электронный ресурс. Режим доступа: https://babel.hathitrust.org/ cgi/pt?id=njp.32101076870607;view=1up;seq=247.
22. Мехэммэд Бэркэтулла эфэнде // Вакыт. - 1914. - 19 август; Япониядэ инородецлар мэсьэлэсе // Вакыт. - 1914. - 17 июнь.
23. Габдуллин З. Америка мэктублэре // Вакыт. - 1913. - 25 октябрь.
Эхмэдменир Рэшид. Япониядэ талэбэ тормышы
Берничэ вакыттан бирле безнец татар шэкертлэре арасында чит мэмлэкэтлэргэ китеп укырга, хосусан гарэп мэдэниятен тэдкыйк итэргэ1 яки гарэп ысулынча мэгълумат кэсеп итэргэ бер hэвэс уянганлыгы курелэдер. Бик куп шэкертлэрнец Лондон, Берлин вэ Париж кебек шэhэр вэ мэмлэкэтлэрнец талэбэ тормышын сорап язган хатларын анда торучылардан алып укыдыгым кеби, ишетергэ дэ туры килде. Шулай ук Америкада Сан-Францискода торучы мехтэрэм «Вакыт» мехбире Хэбибулла эфэнде дэ2 шул рухта бик куп мэктублэр ала имеш. Шундый ук мэктублэр мица Япониягэ дэ бик ^п килэлэр. Хэзергэ кадэр килгэн хатлар арасындагы иц меhим вэ давап бирерлек булганлыгына 25-30 чамасында булды.
Шэкертлэремез арасында hэр яктан мэгълумат алырга, терлечэ тормыш юллары эзлэргэ, гыйлем тэхсыйль итэргэ3 телэу хисенец бу дэрэдэдэ тирэннэн уянуы кемне булса да сеендерерлек хэллэрдэндер дип уйлыймын. Хосусан сеальлэрнец бик дитди булганнарын укып, хэзерге дэрэдэдэге гомуми мэгълуматымыз вэ мэктэплэремез илэ шундый тирэн уйлаучыларныц мэйданга чыгуына сеенмэу мемкин тугел. Бу сеальлэрнец бик куп булуына мэбни4, мин аларны шушы рэвешчэ давап бируне муафыйкъ таптым.
1нче сеаль.
Япониядэ мэгарифнец тэрэкъкые ечен хекумэт тарафындан нинди мэгавэнэтлэр5 курсэтелэдер?
Япония хекумэте мэмлэкэт эчендэге барча мэктэплэрне уз кулы астына алган; хосусый мэктэплэр ялгыз 5-10 гынадыр. Болар да миссионерларныц, яхуд гарэп халыкларыныц иске правалы заманнарында ачкан мэктэплэрдер. Бу мэктэплэрнец шэкертлэре дэ кубрэк монда торучы чит дирлэрдэн килгэн халыкныц балаларыдыр. Башка мэктэплэр барчасы хекумэт тэхете идарэдэ вэ хоусый булганнары да ялгыз исмэн вэ рэсмэн6 хосусый булып, хекумэт мэктэплэренец програмнарыннан вэ хекумэтнец контроле астыннан hичбер вакыт читкэ чыга алмыйлар. Хекумэт шэкертлэре булсын, хосусый мэктэплэр булсын, барысы да «хер тэгълим»7 ысулына курэ ясалган програмнар буенчадыр.
Эльяум8 хекумэт бу мэктэплэрнец шэкертлэреннэн ибтидаи9 дэрэдэдэгелэрдэн айда 7 тиеннэн 20 тиенгэчэ; решди10 дэрэдэдэгелэрдэн 30 тиеннэн 50 тиенгэ; игъда-дия11 дэрэдэдэгелэрдэн 1 сумнан 3 сумгача, вэ дарелфенун12 шэкертлэреннэн 3 сумнан 4 сум 50 тиенгэчэ акча аладыр. Бу хекумэт мэктэплэрендэ булсын, hэрбере дэ бердер. Моннан артык месарыфка13 мохтаж; булган мэктэплэргэ хекумэт тэмам дитэрлек дэрэдэдэ hэрвакыт мегавэнэт итэ вэ hичбер мэктэп хе^мэттэн сора-ган пособиесен алмыйча калмыйдыр. Ялгыз пособиенец сарыф иткэн урыны ачык курсэтелергэ тиеш.
2нче сеаль.
Япониядэ шэкерт тормышы илэ тору ечен айда никадэр акча кирэктер?
«Шэкерт тормышы» CYзенец мэгънэсе бик киц. Ченки шэкерт тормышы илэ торып, айда 20 сум сарыф итY мемкин булган кебек, айда 70 сум да сарыф итэргэ мемкин.
20-25 сум илэ торыр ечен иц ЭYBЭл тэмам япон ашларына Yгрэнергэ вэ аларны ашый белергэ кирэк. Японнар Yзлэре иртэ деге (суда пешкэн) илэ бераз торма вэ бераз борчак ашыйлар. Тешенэ шул деге илэ бераз балык вэ янэ тозлы торма вэ борчак ашыйлар. Кичке ашларында башка бернэрсэ булмый. Яки шул ук ашамлык-лардыр. Шушы ашлар илэ пансионнарда 15 сумларга торып буладыр. Калган 5 сум да китапларга вэ вак месарыфка дитэ. Ашау-эчуне кендэ бер мэртэбэ генэ булса да Y3 мэмлэкэтебездэ Yгрэнгэнчэ кылганда да, айда азында 40-50 сум кирэк буладыр. Анларныц барысын да Y3 ысулымызда иткэндэ, 60-70 сум дитэдер.
3нче сеаль.
Япониядэ фэнни мэктэплэр арасында иц алга киткэннэре кайсылары?
Япониядэ иц алга киткэн фэн технологиядер. Токиодагы технологический институт-та 28 факультет булып, чулмэкчелек, столярлыктан башлап, кинематограф факультетына кадэр Ьэртерле гыйлемлэрне угрэ^ мемкин. Бу мэктэпкэ керер ечен Русиянец решди дэрэдэсендэге мэктэплэрнец програмындан мэгьлуматлы булу дитэдер; ялгыз инглизчэ вэ hэндэсэ14 илэ дэбер15 дэ месэллэсатдэн16 имтихан ителэдер. Бу имтиханнар барча-сы инглизчэдер. Икенче дэрэдэдэ метэрэккый17 мэктэплэр полицейский, тыйб18 вэ тел
Габдрэшит ИбраЫмов уллары Эхмэтмвнир (уцда) hэм Тимур белэн. Истанбул шэh., 1912 ел. Исмэгыйль Твркуглыньщ шэхси архивыннан.
Gabdrashit Ibragimov with his sons Akhmetmunir (right) and Timur. Istanbul, 1912. From I. Turkoglu's private archive.
мэктэплэредер. Сэясэт фэнендэ алга киткэн мэктэп «Васеда» исемендэге 8 000 шэкертле хосусый бер дарелфенундер. Тыйб вэ тел фэннэрендэ исэ хекумэтнец 6 мец шэкертле Токио дарелфенуне вэ 18 терле тел тэгълим ителэ торган 9лсинэ эжцэбия19 мэктэбедер. Шулай ук дарелмегаллиминнекелэр20 соц елларда бик тэрэкъкый итеп килэлэр.
Бу хакта «Американ ревью оф ревью» дигэн21 бер мэдэллэ (журнал) шушы рэвешчэ яза:
«Япониянец мэгарифтэге тэрэкъкыяте улчэнер ечен аныц дарелмегаллиминнэрен кулга алып мисал курсэтергэ мемкин. Япония дарелмегаллиминнэре бер мегаллим тугел, бэлки бер табиб, психолог, атлет, мусый-кый22 шинас23 вэ мэрхэмэтле мерэбби24 хэзерлилэр», - ди.
4нче сеаль.
Япониядэ, Америкада булган кебек hэм укып, hэм акча табып тамак туйдыру мемкинмедер?
Ьэр никадэр бик аз япон шэкертлэренец моцар муафыйкъ булганлыклары KYренсэ дэ, бу бик аз вэ бик авырдыр. Чит халыклар ечен исэ hич мемкин TYгелдер. Япониянец халкы ^п, ж;ире тар булганлыктан, бик ^п японнарныц да муафыйкъ эш таба алмый, дарелфенYннэр икмаль итеп25 приказчиклык иткэнлеклэрен яхуд рестораннарда лакейлык иткэнлеклэрен курдем.
5нче сеаль. Япониядэ ни кадэр ислам бар?
Бу сеаль иц авыр бер сеальдер. Ченки моца давап бирер ечен иц эувэл японнарныц дингэ булган карашларын ацлау тиеш була. Безнец татарларда дин беренче дэрэдэдэ вэ миллэт икенче дэрэдэдэ килгэне хэлдэ, японнар миллэтлэрен
Эхмэдменир Рэшит. Япониядэ талэбэ тормышы //Вакыт. -1914. - 21 май.
Akhmedmunir Rashit. Life of students in Japan. Vakyt, 1914, May 21.
диннэреннэн артыграк ихтирам итэлэр. Бинаэн галия дини мэсьэлэлэр илэ икен-че дэрэдэдэ шегыльлэнэлэр. Японнарныц фикеренчэ, ата-анасын танымаган бер кешенец хафага иман иттеруеннэн файда юктыр, ченки миллэтпэрвэрлек японнарныц асыл диннэре булган шинтоизмныц (синтоизм)26 асыл вэ асэседер.
Бу сэбэпкэ мине hэр никадэр исламияткэ мэхэббэт итуче вэ исламиятне тэдкыйкъ итеп (дентеклэп) угрэнергэ тырышучылар вэ хосусан исламиятнец заман-га муафыйкъ гали хекемнэреннэн лэззэт алып исламият хакында байтак эйберлэр язучылар булса да, меселманлыкныц бездэге мэгънэсе илэ меселман булганнарга бик аз тугры киленэ, бэлки юк дип эйткэндэ дэ хата булмаячактыр. Моныц да сэбэбе
27
монда чит дирлэрдэн килеп торучы вэ исламиятнец игъмаль кыйсемне Yгрэтерлек мэгълYматлы мегаллимнэрнец вэ мегаен дини урынымызныц да юклыгыдыр.
6нчы сеаль.
Япониядэ hэм сэудэ, hэм тэхсыйль иту мемкинме?
Япониядэ безнец ечен мемкин булган ялгыз шушы хосусдыр. Бу кен Япониягэ Русиядэн миллионнарча сумлык солдат итеге вэ башка аяк киемнэре ечен терле сорттан ^ннэр кертелэ. Шулай ук май сэYДЭсе кеннэн-кен тэрэкъкый итеп бара. Ченки япон байлары вэ хэллерэк халыклары соц елларда акрынлап Аурупа ашла-рына hэвэс итэлэр вэ майлы ашныц бэдэнгэ файдасын куреп, кайсыбер мэктэп-пансионнарда да риязат28 аш кебек япон ашларын акрынлап ташлап баралар. Шулай ук япон фабрикаларында соц елларда йон ечен бик зур ихтыядлар булып, елдан-ел йонлы маллар тукучы станоклар артып барадыр. Безнец татарларныц специальносте булган шушы сэYДЭлэр буген яhYДилэр кулында.
Монда сэYДЭгэрлэргэ вэ приказчикларга махсус Ьэртерле фэннэрне YгрэтYче бик меЬим мэктэплэр бар. Бу мэктэплэрнец кYбесендэ дэреслэр практика илэдер.
7нче сеаль.
Японнар безнец татарларга нинди куз илэ карыйлар?
Японнар гомумэн татарларны бик яхшы танымыйлар. Безне KYбрэк инглиз вэ рус китапларыннан укып таныганлыкларыннан, барыбызны да кыргызлар кеби дип белэлэр; яки меселман руслар дилэр. Лэкин сугыш вакытында монда торган эсир солдатларымыздан берничэсе кем икэнлегебезне бер дэрэдэгэ кадэр ацлатканнар вэ аннан соц тарихи вэ этнография бэгъзе тэхкыйкълар29 илэ шегыльлэнуче националист профессорлар да безне бер дэрэдэдэ тагын да якыннан танытып, теллэремездэге охшашларны вэ хосусан сарыф вэ нэхYлэремезнец30 тэмаман бер булганын ^рсэтеп якынлаштырганнар. Шулай ук экономия ягыннан безнец татарларныц Шэрыктагы урыннарын ^рэ белгэн фирмалар безнец илэ якынлашырга бик телилэр.
Хэтта берничэ банкир конторалары яшь берничэ японга татарча укытыр ечен мегаллим алып укыттыра башладылар. Болар татарча угрэнгэннэн соц Маньчжуриядэ вэ Сибириядэ вояжерлык31 итмэкче булалар.
8нче сеаль.
Япониядэ шэкертлэрнец сэясэт илэ шегыльлэнулэренэ месэгадэ32 итэме?
Япония иц хер мэмлэкэтлэрдэн булганлыктан, hэркем телэсэ ни илэ шегыльлэнэ аладыр, лэкин мэктэп бинасы эчендэ Ьичбер сэяси CY3 сейлэYгэ месэгадэ ителми, хэтта мемкин мэртэбэ дини бэхэслэрнец дэ мэктэп эчендэ сейлэнYенэ месагадэ итмилэр.
Лэкин мэктэп тышында шэкертлэргэ махсус эллэ ничэ терле сэяси клублар, партиялэр вэ дэмгыятьлэр бар. Бонлар арасында иц зуры асияле тэрэкъкыйпэрвэр талэбэ дэмгыятедер. Жэмгыять эгъзалары арасында 6-7 йез япон, шул ук микъдарда кытай, 200 кадэр куралы, 20лэп могул, сиямлы, ^ндлы, терек вэ татар бар.
Бу дэмгыять кубрэк читтэн килгэн шэкертлэргэ юл курсэтэ. Мэктэплэргэ керугэ васитачылык33 итэ, шулай ук асияле шэкертлэр арасында даими бер менэсэбэт вэ мегарриф34 вэ шул юл илэ Асия сэудэсенэ юл ачарга тырышадыр. Ж^эмгыятьнец рэисе граф Шибузава35 ел саен 10 мец сум чамаларында дэмгыятькэ мегавэнэт итеп шэкертлэрнец hэр тэрэкъкыйлэренэ ярдэм итэдер.
(Галиэсгар Камал эфэнденец «Беренче театр» нам эсэре ошбу дэмгыятьнец
театрында японча уларак мондан ике ай эувэл уйналды).
* * *
Сеальлэр бу кадэрдер.
Бу дэрэдэгэ кадэр меляхэзэ36 ителсэ, ягъни бу сеаль вэ давапларныц нэкыс37 икэнлеге курелэ белер. Эгэр мефассал38 сеальлэр биручелэр булса, янэ вакыт-вакыт ошбу рэвешчэ «Вакыт» сэхифэлэрендэ мэгьлумат бирергэ вэгъдэ итеп, хэзергэ шул кадэр илэ тэмам итэм. Эдмэдменир Рэшид.
P. S. Мерэдэгать итучелэргэ адресым шул рэвешчэдер: Tokyo, Waseda University, Munir Ibrahim.
Эхмэдменир Рэшид. Япониядэ талэбэ тормышы // Вакыт. - 1914. - 21 май. CY3AER:
1. Тэдкыйк иту - дентеклэп тикшеру.
2. Хэбибулла Байбулатов - Американыц Сан-Франциско университетында белем алучы татар студенты, 1911-1914 елларда «Вакыт», «Сибирия», «Тормыш» газеталарында Америка уку йортлары, Америкада студентлар тормышы Ьэм яшэеш турындагы мэкалэлэре денья курэ.
3. Тэхсыйль иту - белем алу.
4. Мэбни - нигезлэнеп.
5. Мэгавэнэт - ярдэм.
6. Исмэн вэ рэсмэн - исеме белэн Ьэм рэсми рэвештэ.
7. «Хер тэгълим» - ирекле укыту.
8. Эльяум - бугенге кендэ.
9. Ибтидаи - башлангыч.
10. Решди - урта.
11. Игъдадия - югары белем алуга эзерлэу сыйныфлары.
12. Дарелфенун - университет, югары уку йорты.
13. Месарыф - сарыф иту.
14. Ьэндэсэ - геометрия.
15. Жэбер - алгебра.
16. Месэллэсат - тригонометрия.
17. Метэрэккый - алга киткэн.
18. Тыйб - медицина.
19. Эднэбия - чит, туган булмаган.
20. Дарелмегаллимин - мегаллимнэр эзерли торган уку йорты.
21. «The American review of reviews » - Америкада чыга торган айлык журнал.
22. Мусыйкый - музыкаль, музыкага караган.
23. Шинас - кызыксынучан.
24. Мерэбби -тэрбияче.
25. Икмаль иту - тэмамлау.
26. Шинтоизм - синтоизм, Япониядэге традицион дин. Борынгы японлыларныц аними-стик ышануларына, куп санлы аллаЬларга Ьэм улгэн кешелэрнец рухларына табынуларына нигезлэнэ. Yсеш дэверендэ буддизм дине тээсиренэ дучар булган.
27. Игъмаль - бар, булган.
28. Риязат - файдалы.
29. Тэхкыйкъ - дереслек эзлэу, ейрэну.
30. Сарыф вэ нэЬу - морфология Ьэм грамматика.
31. Вояжер - сэудэ фирмасыныц агенты, чит елкэлэрдэ фирма эшлэрен дайга салучы ара-дашчы.
32. Месэгадэ иту - мемкинлек биру.
33. Васитачылык - маклерлык.
34. Мегарриф - таныштыручы, хэбэр итуче.
35. Граф Шибузава (Шибусава) - Япониядэ атаклы финанс бароны, сэнэгатьче.
36. Меляхэзэ - игътибар.
37. Накыс - аз, дитэрлек булмау.
38. Мефассал - тулы, дентекле.
Эдэбият исемлеге
Амирханов Р. У. Некоторые особенности развития народного образования у татар в дооктябрьский период // Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. -Казань, 1992. - С. 22-60.
Габдуллин З. Америка мэктублэре // Вакыт. - 1913. - 25 октябрь.
Ибрагимова Ф. Мастер кулинарии: подарок для дам = Аш остасы: ханымнарга Ьэдия. -Казань: Изд-во «Познание» Казанского инновационного университета, 2017. - 234 с.
Теркуглы Исмэгыйль. Х1Х гасыр ахыры - ХХ йез башы терек-татар багланышлары // Чын мирас. - 2013. - № 2. - Б. 5-19.
Мэhдиeв М. Тарихи кыцгыравык (Бер гадэеп шэхес турында) // Мирас. - 1992. - № 8. -Б. 80-83.
Рэми И. Г., Даутов Р. Н. Эдэби сузлек (элекке чор эдэбияты Ьэм мэдэнияте буенча кы-скача белешмэлек). - Казан: Татар. кит. нэшр., 2001. - 399 б.
Рэшид Эхмэдменир. Япониядэ талэбэ тормышы // Вакыт. - 1914. - 21 май. УсмановаЛ. Габдерэшит Ибраhим Япониядэ // Габдерэшит Ибраhим. - Казан: Ж^ыен, 2011. - Б. 331-364.
Waseda,Japanvs Modern University // The American review of reviews. 1914. - February. -P. 231-233. Электронный ресурс. Режим доступа: https: babel.hathitrust.org/cgi/pt?id=njp. 32101076870607;view=1up;seq=247.
References
Amirkhanov R. U. Nekotoryye osobennosti razvitiya narodnogo obrazovaniya u tatar v dooktyabrskiy period [Some peculiarities of public education development among Tatars in the pre-October period]. IN: Narodnoye prosveshcheniye u tatar v dooktyabrskiy period [Public education of Tatars in the pre-October period]. Kazan, 1992, рр. 22-60.
Gabdullin Z. Amerika mektublere [Letters from America]. IN: Vakyt, 1913, no. 1329, 25
oktyabr.
Ibragimova F. Master kulinarii: podarok dlya dam = Ash ostasy: hanymnarga hediya [Master of cooking: a gift for women]. Kazan, Izd-vo "Poznaniye" Kazan Innovation University publ., 2017, 234 р.
Ismail Turkoglu. XIX gasyr khyry - ХХyuz bashu turek-tatar baglanyshlary [Turkish-Tatar relations in the late 19th - early 20th cetury]. IN: Chyn miras, 2013, no. 2, рр. 5-19.
Mekhdiyev M. Tarihi kyngyravyk (ber gazhaep shehes turynda) [The bell of history (About an amazing person)]. IN: Miras, 1992, no. 8, рр. 80-83.
Rami I. G., Dautov R. N. Adebi suzlek (elekke chor adebiyaty hem medeniyate buencha kyska-cha beleshmelek) [Literary dictionary (short reference book on literature and the past century culture]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2001, 399 p.
Rashid Akhmedmunir. Yaponiyada talebe tormishy [The life of a student in Japan]. IN: Vakit, 1914, 21 may.
Usmanova L. GabdereshitIbrahim Yaponiyada [Gabdrashit Ibragimov in Japan]. IN: Gab-dereshit Ibrahim. Kazan, Zien publ., 2011, pp. 331-364.
Waseda,Japanvs Modern University. The American review ofreviews. 1914, February, p. 231233. [On-line]. Available at: https: babel.hathitrust.org/cgi/pt?id=njp.32101076870607; view=1up;seq=247.
Сведения об авторе
Муртазина Ляля Раисовна, кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: lyalyamur@mail.ru.
About the author
Lyalya R. Murtazina, Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lyalyamur@mail.ru.
В редакцию статья поступила 04.02.2019 г., опубликована:
Мортазина Л. Р. «Кояш ватаны иленнэн» хат (татар студенты Япония турында) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2019. - № 2. - C. 122-135.
Submitted on 04.02.2019, published:
Murtazina L. R. "Koyash vatany ilennen' hat (tatar studenty Yaponiya turynda) [A letter from "the land of the rising sun" (Japan through the eyes of a Tatar student)]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov, 2019, no. 2, pp. 122-135.