УДК 930.27:94(470.41)
Уфа меселман зиратында Р.Фэхретдин белэн бэйле эпиграфик истэлеклэр
А.М. Гайнетдинов
ТР ФА Ш. Мэрщани исем. Тарих институты Казан, Россия Федерациясе
Мэкалэ беек татар галиме, педагог, журналист, дин h9M жрмэгать эшлеклесе Ризаэтдин Фэхретдин белэн бэйле эпиграфик истэлеклэрне тасвирлауга багыш-ланган. Зур фэнни эhэмияткэ ия булган бу истэлеклэр Уфа шэhэренен иске меселман зиратында сакланган hэм алар галимнен кайбер карашларын, шэхси сыйфатларын ачыкларга ярдэм итэ. Мэкалэдэ Р.Фэхретдин hэм анын балалары каберлэренэ куелган кабер ташлары тасвирлана hэм анализлана, шулай ук аларнын биографиялэренэ бэйле кайбер мэгълYмат бирелэ. ТикшеренYнен яналыгы - Р.Фэхретдин белэн турыдан-туры бэйлэнгэн эпиграфик истэлеклэрнен беренче тапкыр фэнни эйлэнешкэ кертелулэре.
Ачкыч сузлэр: Ризаэтдин Фэхретдин, Уфа, Р.Фэхретдин балалары, каберлэр, кабер ташлары, эпитафиялэр, Уфа меселман зираты.
Ризаэтдин Фэхретдин (1859-1936) - беек галим, тарихчы, педагог, шэркыять белгече, язучы, журналист, дин hэм ^эмэгать эшлеклесе. Ул, бетен гомерен hэм кечен миллэтебез, динебез ечен сарыф итеп, армый-талмый хезмэт куйган. Р.Фэхретдиннен Yткен калэме беркайчан да кэгазьдэн аерылмау сэбэпле, анын 142 китабы (естэвенэ, берничэ дистэдэн артыгы кулъязма рэвешендэ саклана), 800 лэп мэкалэсе hэм терле характердагы язмалары басылып чыккан, шуна кYрэ ул ин зур, кYп hэм кыйммэтле язма мирас калдырган татар галиме булып санала hэм, шул сэбэпле, башка олпат гыйлем иялэреннэн бер баш естен тора. Р.Фэхретдин терле фэн елкэлэрен яхшы белгэн, шул исэптэн эпиграфика тармагында да Yзен чын белгеч буларак таныткан. Галим ^п кенэ борынгы кабер ташла-рын ачыклаган hэм Yзенен мэшhYP «Асар» исемле кYптомлы хезмэтендэ аларнын тулы текстларын теркэп калдырган. Р.Фэхретдиннен Yзенэ hэм якын туганнарына куелган кабер ташлары да тарихи-мэдэни кыйммэткэ, фэнни эhэмияткэ ия.
МэгълYм булганча, Р.Фэхретдин Уфа шэhэренен борынгы меселман зиратында ^ирлэнгэн. «Гофран» мэчете янында урнашкан элеге каберлек-не халык телендэ Татар зираты дип тэ йертэлэр. Ул XIX гасырньщ 30 нчы елларында барлыкка килгэн [4, с.77]. Бу каберстаннын борынгы кабер ташлары эле hаман фэнни-практик яктан тулысынча ейрэнелмэгэнлектэн, хэзерге кеннэргэ кадэр юкка чыкмыйча, сакланып калган бетен татар ташъязма истэлеклэрен барлау hэм ейрэнY ечен, 2021 елнын май аенда
ТР ФА Ш.Мэрж;ани исемендэге Тарих институты тарафыннан фэнни экспедиция оештырылды. Анда бу юллар авторы hэм тарихчы Сайрус Хэмидуллин катнашты hэм барлыгы 163 гарэп язулы борынгы кабер ташы табылды. Зиратны безгэ хэтле ейрэнгэн эпиграфист В.М. Усманов биредэ бары тик 50 эпиграфик истэлек кенэ ачыклый алган [8, б.3]. Н^аять, Уфа меселман зираты эпиграфик планда тикшерелде, дип санарга тулы нигез бар. Анда мефтилэр Габдессэлам Габдеррэхимов, Габделвахид Селэйманов, Мехэммэдьяр Солтанов, казый Гыйнэятулла Кабкаев, матба-гачы Ильяс Борагани, тэр^емэче Закир Ишмехэммэдов, дин эhеллэре Эхмэд бине МэYлед, Исламгали бине Ж^анша, Хэйреддин Себханколов, Хэйрулла Госман, сэYДЭгэрлэр Гайфулла Госмани, Мехэммэдкэрим Биг-лов, Мехэммэдгэрэй Тереголов, Салих Еникиев, Селэйман ДэYлэткилдиев h.б. мэшhYP шэхеслэрнец ташбилгелэре табылды hэм ейрэнелде. Килэчэктэ без, барлык кабер ташларыныц фэнни тасвирламасын тезеп, аларньщ тулы каталогын бастырып чыгарырга ^ыенабыз. Шунысы кызга-ныч, вакыт узган саен эпиграфик истэлеклэребезнец саны кимегэннэн-кими hэм без ачыклап ейрэнгэн ташларныц кайберлэре берничэ елдан инде бетенлэй табылмаска мемкин. Хэзерге кендэ зираттагы байтак кыйммэтле ташъязма истэлеклэребез ауган, ватылган, ^имерелгэн, туфрак астында калган, агач чYплэре белэн кYмелгэн. Шулай ук аларны саклау, консервация, реставрация эшлэре hаман тиешле дэрэ^эдэ башкарылмаган, хэтта Р.Фэхретдин кебек миллэтебезнец йезек кашлары булган шэхеслэрнец кабер ташлары да дэYлэт тарафыннан саклауга куелмаган.
Иц олуг галимебез Ризаэтдин хэзрэт 1891-1906 елларда Диния нэзарэтендэ казый булып эшлэгэндэ hэм 1918 елдан алып гомеренец соцгы кеннэренэчэ кабат казый hэм мефти булып торганда, Уфада яшэгэн hэм шунда вафат булган. Yпкэсенэ салкын тиеп, ул 3-4 атна урын естендэ авырып яткан [7, б.76]. Элмэт районы КичYчат авылында урнашкан Риза-эддин Фэхреддин мемориаль музее фондларында Р.Фэхретдин килене Зэйнэпнец (улы Габдрахманныц икенче хатыны) 1936 елныц 29 мартында аныц кызы Зэйнэпкэ язылган бер хаты саклана. Анда галимнец температу-расы гел югары булуы, бик каты ябыгуы искэртелгэн: «...Эткэйнец эсселе-ге гел кич берлэ 38,3 [38],4, иртэ берлэ 37 дэн кугэренке буладыр иде, кичэ кич берлэ 38,2. БYген иртэ берлэ нормальный, кич берлэ 37,8 булган... Бик ябыккан бичаракай. Артык ябыгу сэбэпле, тешлэрен дэ куя алмый икэн...» [6, б.1]. 1936 елныц 15 мартында язылган васыятендэ ул Yзен ^ирлэргэ хезмэттэше, дусты казый Кэшшафетдин Тэр^еманига, э ^еназа намазын укырга Уфа мэчете имам-хатыйбы ахун Ж^ангир Абызгилдингэ кушкан [5, б.123]. Шул сэбэпле, К.Тэр^емани Y3 куллары белэн галимнец ^эсэден лэхеткэ тешереп урнаштырган, шулай ук кYMY мэрасимнэрен Yткэргэн. Р.Фэхретдиннец каберенэ известьташтан эшлэнгэн артык зур булмаган бер ташбилге куелган hэм анда тYбэндэге CY3лэр уеп язылган:
1) «Ьэзээл-мэркад-
2) -Yш-шэйхыйль-гаалим-
3) -ил-фээдыйли мефти
4) Ризаэддин
5) бине Фэхреддин
6) тувуффийэ мехэррэм 20
7) 1355 сэнэ hи^pи»
Татар теленэ тэр^емэсе: «Бу - шэех, хермэтле галим, мефти Ризаэтдин бине Фэхретдин кабере, htt^pH 1355 елньщ 20 мехэррэмендэ вафат».
Yлчэмнэpе: 85х32х18.
Элеге таш текстыныц укылышын беренчелэрдэн булып В.М. Усма-нов тэкъдим иткэн, тик ул ни ечендер «тувуффийэ» сузен «тэвэффа», «мехэррэм» сузен «мэрхум» дип биргэн, э соцгы юлын тулысынча укы-мыйча калдырган [8, б.35].
Р.Фэхретдин кабере зиратныц теньяк-кенбатыш елешендэ урнашкан, ташыныц эпитафиясе гарэп графикасында hэм телендэ язылган, улу дата-сы да hи^pи ел исэбе белэн курсэтелгэн. Аныц якыннары, дуслары hэм шэкертлэре кабер ташына бик куп мактаулы сузлэр, терле эпитетларга бай гыйбарэлэр яза алган булырлар иде, эмма алар галимнец тыйнаклыгын, карашларын бик яхшы белгэннэр. Ул узенец бер мэкалэсендэ ташларга ничек hэм нэрсэ язылырга тиеш икэнлеген ап-ачык рэвештэ язып калдырган: «Кабер ташлары нотык hэм хетбэлэр язылачак дэфтэрлэр, матур язу урнэге hэм инша язылачак кара такталар тугел. Шуныц ечен вафат булучыныц исеме, гаилэ hэм фамилиясе дерес язылу, туу hэм вафат кеннэре хатасыз теркэлу ^итэ» [9, б.556]. Шулай да, каберенэ килгэн кешелэр галимне башка гади кешелэр белэн бутамасын ечен, аныц исеменэ «шэех, хермэтле галим, мефти» дип естэргэ мэ^бур булганнар, ченки зиратта аныц адашлары да ^ирлэнгэн булырга мемкин. Аныц кара-вы, шушы дурт суз дэ Р.Фэхретдин турында бик куп нэрсэ сейли, аныц ^эмгыятьтэ иц изге, хермэтле hэм югары дэрэ^эгэ ирешкэн шэхес булуын курсэтэ.
Эгэр башка дин галимнэренец hэм мефтилэрнец кабер ташларына куз салсак, кубесендэ чагыштырмача шактый куп мэгълумат, хикмэтле сузлэр, шигырьлэр, Коръэн аятьлэре, хэдислэр, догалар язылганлыгын курэ ала-быз. Р.Фэхретдин исэ ташларга кабер иясе хакында кыскача мэгълуматтан тыш башка нэрсэ язуны енэмэгэн, бу эштэ малны кирэкмэгэнгэ исраф итудэн сакланырга чакырган. Шул сэбэпле, аныц кабер ташы башка мефтилэрнец ташларыннан кечкенэ улчэмнэре hэм кыска гына эпитафик текст язылуы белэн аерылып тора. Казанныц Яца Татар бистэсе зиратына ^ирлэнгэн мефти Галим^ан Барудиныц ташындагы текст Р.Фэхрет-диннекенэ охшаш, тик, аннан аермалы буларак, Г.Барудиныц ташбилгесенэ гарэпчэ «pахимэhYмээ-ллааhY рахмэтэн вээсигаЬ» («Аллаh аларныц икесен дэ киц рэхмэте белэн рэхим кылсын») догасы естэлгэн hэм эпитафиясе яртылаш гарэп, яртылаш татар телендэ язылган.
Дерес, Р.Фэхретдин вафат булган вакыт бик дэhшэтле чорга туры килгэн hэм, матур дини текстлар язып, купшы ташлар кую мемкинлеге
булмаган. Эмма андый мемкинлек булса да, ул Y3eHerç каберенэ затлы, кыйммэтле таш куюны барыбер хупламас иде, ченки галим Y3eHeq сеекле газиз улларына да гади итеп эшлэнгэн ташлар куйдырган. МэгълYм ки, аньщ Хэсэн исемле ике улы булып, алар бик яшьли бакыйлыкка кYчкэннэр. Р.Фэхретдин Yзен балаларыныц каберлэре янына ^ирлэргэ васыять итеп эйткэн hэм Диния нэзарэте ишегалдындагы башка мефтилэр кYмелгэн урынга ^ирлэмэскэ кушкан [7, б.76]. 1899 елда вафат булган Хэсэннец из-вестьташтан эшлэнгэн ташбилгесендэ тYбэндэге CYЗлэр уелган:
Алгы ягы:
1) «Хэсэн бине Ризаэддин
2) бине Фэхреддин тYBYффийэ
3) фии 16 шэhри рамэдаанэ
4) гаами 1316 вэ hYвэ
5) ибнY 14 эшhYP».
Хэзерге татар теленэ тэр^емэсе: «Хэсэн бине Ризаэддин бине Фэхреддин [1ш^ри] 1316 елныц 16 рамазанында 14 айлык вакытта вафат бул-ды».
Yлчэмнэре: 72х35х15.
Галим Yзе белдергэнчэ, Хэсэн 1897 елныц 25 ноябрендэ ^и^ри 1315 елныц 12 рэ^эбендэ) сишэмбе кен кендезге сэгать 2 дэ туган, 1899 елныц 16 гынварында шимбэ кен Yлгэн. Уфа шэhэре метрика кенэгэсендэ аныц шул елныц 17 гыйнварында кызылча авыруыннан мэцгелек деньяга кYЧYе турында язылган [2, б.19]. Хэсэнне соцгы юлга озаткан мулла аныц YЛY датасы итеп кYмелY кенен кYрсэткэн булса кирэк.
Р.Фэхретдин Yзенец 1901 елныц 5 сентябрендэ (1ш^ри 1319 елныц 7 ^емадиэл-ахирендэ) чэршэмбе кен Уфада туган улына тагын Хэсэн дип исем биргэн, тик, кызганычка каршы, анысы да 1902 елныц 17 апрелендэ чэршэмбе тенге сэгать бердэ ^иде-сигез айлык вакытта вафат булган [7, б.32]. Метрика кенэгэсендэ аныц эпилепсия авыруыннан Yлгэнлеге хакын-да язылган [3, б.347]. Икенче Хэсэннец ташындагы эпитафия нэкъ берен-чесенеке кебек формада hэм эчтэлектэ, фэкать даталары гына башкача:
Алгы ягы:
1) «Хэсэн бине Ризаэддин
2) бине Фэхреддин тYBYффийэ фии
3) 14 мYхэррами гаами
4) 1320 вэ hYвэ ибнY
5) 8 эшhYP».
Хэзерге татар теленэ тэр^емэсе: «Хэсэн бине Ризаэддин бине Фэхреддин [11и^ри] 1320 елныц 14 мехэррэмендэ 8 айлык вакытта вафат булды».
Yлчэмнэре: 78х35х15.
Шулай ук известьташтан эшлэнгэн бу ташныц беренче еч юлын за-манында эпиграфист В.М. Усманов укыган, лэкин соцгы ике юлы аныц тарафыннан, ^ир астында калган булганга, бетенлэй бирелмэгэн, шулай
ук элеге эпиграфист «тYBYффийэ» CYзен инде бу очракта «тэвэффи» дип тэкъдим иткэн [8, б.16].
Ике Хэсэннец каберлэре бер ихата эчендэ булган. Аларныц ташларын аталары Yзе яздырып куйган. КYpгэнебезчэ, эпитафиялэрдэ бер генэ артык CYЗ дэ юк, фэкать кабер иялэре хакында теп мэгълYмат кына китерелгэн. Р.Фэхретдин гади халыкка эпитафик текстларны гарэп телендэ тYгел, э терки телдэ язарга чакырган, ченки гарэп телендэ язылган бик ^п эпитафиялэр элек хаталар белэн тулган булган [9, б.555]. Эмма Yзе бу кицэшен тотмаган, ченки моца зарурлык булмаган: галим гарэп телен YЗ ана телендэй белгэн hэм гарэп ^емлэлэрен язганда беркайчан хаталар ^ибэрмэгэн. Бэлки, Ризаэтдин хэзрэт эпитафиялэрне гарэпчэ язуда Ш.Мэр^анигэ иярергэ телэгэндер, ченки ул да Yзенец бетен якыннарыныц кабер ташларын фэкать шул телдэ hэм hи^pи ел исэбе белэн яздырган. Мэрж;ани моны: «Ьи^ри ел исэбе - сэхабэлэрнец Yзаpа килешYлэpе белэн меселманнар ечен hэpтеpле мегамэлэлэрендэ тотуны hэм гамэлдэ кулла-нуны тиешле кYpгэн ел исэбе», - дип ацлаткан [1, б.555]. Р.Фэхретдин дэ, гэрчэ, Мэр^анидэн аермалы буларак, хезмэтлэрендэ милади ел исэбен кулланса да, улларыныц YЛY даталарын hи^pи ел белэн кYpсэткэн. Ризаэтдин хэзрэтнец кабер ташын да якыннары нэкъ газиз улларыныц ташлары кебек яздырганнар hэм тышкы ягы белэн дэ алар бер-берсе белэн бик ох-шаш.
Уфа зиратында Р.Фэхретдиннец 1944 елда вафат булган Сэгыйдь hэм 1953 елда Yлгэн Габдеррэшид исемле улларыныц кабер ташлары да сак-ланган, тик аларныц текстлары ни сэбэпледер русча язылган. Сэгыйдь 1900 елныц 13 февралендэ (1шжри 1317 елныц 24 шэYвэлендэ) Уфада ту-ган [7, б.32]. Ул башта мэдрэсэдэ, аннан соц Оренбург реаль училищесын-да, Ленинград урман техник академиясендэ укыган, соцыннан урман сэнэгате елкэсендэ инженер булып эшлэгэн. Сэгыйдь, Yпкэсенэ салкын тиеп, 44 яшендэ typ иясе булган [7, с.190] hэм атасыныкыннан соц бер кабер аша ^ирлэнгэн. Габдеррэшид исэ 1892 елныц 22 гыйнварында ^и^ри 1309 елныц 4 рэ^эбендэ) чэршэмбе кен хэзерге Зэй районы Чыбыклы (Чубытлы) авылында деньяга килгэн [7, б.32]. Ул «Хесэения» мэдрэ-сэсендэ, Оренбург реаль училищесында, Пермь университетында гыйлем алган, соцра, фэн юлын сайлап, терле уку йортларында математика фэнен укыткан, озак еллар Уфа авиация техникумында эшлэгэн, дэреслеклэр яз-ган [7, с.190]. Йерэк еянэге тотып, Габдеррэшид 1953 елда вафат булган hэм нэкъ атасы янына ^ирлэнгэн.
1990 нчы еллар башында галимнец каберенэ тексты кириллица белэн язылган икенче бер яца таш та куелды. ^птэн тYгел Р.Фэхретдиннец hэм аныц еч улыныц (Хэсэн, Хэсэн, Габдеррэшид) кабер ташлары «Татнефть» гаммэви акционерлык ^эмгыяте ярдэме белэн реставрациялэнде hэм 2022 елныц 26 маенда аларныц каберлэре естендэ мемориаль комплекс ачылды. Элеге проектныц авторы hэм скульпторы - Искэндэр Биишев, э инициаторы - Ризаэтдин Фэхретдин мемориаль музее медире Дилэрэ Гыймранова.
Р.Фэхретдин улы Габдеррэшиднец кабер ташы, атасыныкы белэн рэттэн торганга hэм берничэ ^ирдэн сынганга кYрэ, шушы проект кысаларында яца ташка алыштырылды hэм анда гарэп графикасында тYбэндэге CYЗлэр язылды:
1) «Мегаллим
2) Габдеррэшид
3) бине Ризаэддин
4) 1892 - 1953».
Моца кадэр галимнец КичYчат авылы зиратында ^ирлэнгэн ата-анасы Фэхретдин хэзрэт hэм МэYhYбэ абыстай, Ym анасы Маhи^иhан абыстай, энесе Зыятдин каберлэре Ризаэтдин Фэхретдин мемориаль музее хезмэткэрлэре тарафыннан тэртипкэ китерелеп, алар 2006 елда таш hэм тимер койма белэн эйлэндереп алынган иде. Эпиграфик экспедициябез вакытында барысыныц да ташбилгелэре ейрэнелде hэм болардан тыш шул ук авылда Р.Фэхретдиннец бабасы Сэйфетдин хэзрэт hэм эбисе Хэдичэ абыстайныц кабер ташы да табылды. Шунысын эйтергэ кирэк ки, Фэхретдин хэзрэтнец ташбилгесенэ гарэп телендэ озын эпитафия язылган: вафат булу хакында теп мэгълYматтан тыш эгузе-бисмилла, Коръэн аяте, догалар, хикмэтле CYЗлэр язылган, эмма аларны Р.Фэхретдин тYгел, э аныц энесе Ми^а^етдин YЗ куллары белэн язган, ченки ул бик маhир ташка язу остасы булган.
Уфа меселман зиратында Р.Фэхретдиннец Yзенэ hэм аныц якын ту-ганнарына куелган кабер ташлары гаять кыйммэтле тарихи-мэдэни истэлеклэр булып саналсалар, алар эле hаман галимнэр тарафыннан тиеш-ле дэрэ^эдэ тикшерелмэгэн hэм ташларыныц тулы текстлары фэнни эйлэнешкэ кертелмэгэн иде. Экспедициябез вакытында беек галимебез белэн бэйле барлык ташбилгелэр ейрэнелде, дип эйтергэ хэзер инде нигез бар. КYргэнебезчэ, ул балаларына гади итеп эшлэнгэн ташлар куйган hэм аларга гарэп телендэ кабер иялэренец исемнэрен, аталарыныц исемен, hи^ри ел исэбе белэн YЛY даталарын hэм яшьлэрен генэ яздырган. Р.Фэхретдин заманында кайбер кешелэр, бер-берсен уздырырга телэп, ту-ганнарына бик кыйммэтле hэм затлы кабер ташларын куюда ярышканнар, хэзерге кендэ дэ андый ямьсез кYренешлэрне кYЗЭтергэ мемкин. Лэкин галимебез, CYЗлэр белэн генэ чиклэнмичэ, гамэллэре белэн дэ hэр эштэ тыйнаклыкка ендэгэн. Yзенец кабер ташы да башка олуг галимнэр hэм мефтилэрнекеннэн гадилеге белэн аерылып тора. Шулай итеп, Р.Фэхретдин белэн бэйле ташъязма истэлеклэрне ^ентеклэп ейрэщ, ана-лизлау аша, галимнец кайбер фикер-карашларын, шэхси сыйфатларын ачыкларга, башка терле чыганаклардан ала алмаган мэгълYматлар туплар-га мемкин. Шуца кYрэ без, беек шэхеслэребез турында материал ^ыйганда, тулыландырганда, аларныц хезмэтлэре, архив документлары, кендэлеклэр, хатирэлэр белэн беррэттэн, эпиграфик истэлеклэрне дэ бар-ларга hэм ейрэнергэ тиешбез.
Чыганаклар haM эдэбият
1. Баруди Г. Ошбу эсэрне туплау менэсэбэте белэн остаз Галимж;ан бине Мехэммэд^ан эл-Баруди хэзрэтлэре язган эсэр // Мэржани: фэнни-популяр ^ыентык. Казан: Ж^ыен, 2010. Б.555.
2. Башкортстан Республикасы Милли архивы (БР МА). И-295 ф. 12 тасв. 79 эш.
3. БР МА. И-295 ф. 16 тасв. 1945 эш.
4. Нигматуллина И.В. Старая Уфа. Историко-краеведческий очерк. 2-е изд., перераб. Уфа: Белая река, 2007. 224 с.
5. Ризаэддин Фэхреддин: Кэгазь естендэ калган исем - бетмэс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: Жизнь длиною в вечность / тез. Д.Г. Гыймранова, Л.И. Го-бэйдуллин, Р.Х. Мицнуллин. Казан: Рухият, 2014. 148 б.
6. Ризаэддин Фэхреддин мемориаль музее: КП-1574, д-711.
7. Ризаэтдин Фэхреддин: Фэнни-биографик ^ыентык = Ризаэтдин Фахрет-дин: Научно-биографический сборник. Казан: «Рухият» нэшрияты, 1999. 224 б.
8. Усманов В.М. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик hэйкэллэре: Уфа. Казан: ТЭhСИ, 2021. 44 б.
9. Фэхретдин Р. Габдессэлам мефтинец хэтер дэфтэре // Шура. 1913. №18. Б.555-557.
Эпиграфические памятники на мусульманском кладбище Уфы, связанные с Р.Фахретдином
А.М. Гайнутдинов
Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ Казань, Российская Федерация
Статья посвящена описанию эпиграфических памятников, связанных с именем выдающегося татарского ученого, педагога, журналиста, религиозного и общественного деятеля Ризаэтдина Фахретдина. Эти памятники сохранились на старом мусульманском кладбище г. Уфы и имеют важное научное значение, поскольку помогают выявить некоторые взгляды, личностные качества ученого. В статье описываются и анализируются надмогильные камни, установленные на могилы самого Р.Фахретдина и его детей, а также даются некоторые биографические сведения о них. Новизна исследования заключается в том, что эпиграфические памятники, имеющие прямое отношение к Р.Фахретдину, впервые вводятся в научный оборот.
Ключевые слова: Ризаэтдин Фахретдин, Уфа, дети Р.Фахретдина, могилы, надмогильные камни, эпитафии, мусульманское кладбище Уфы.
Для цитирования: Гайнетдинов А.М. Уфа меселман зиратында Р.Фэхретдин белэн бэйле эпиграфик истэлеклэр // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2022. Т.12, №2. С.142-149.
Epigraphic monuments of the cemetery of Ufa, which are associated with Rizaetdin Fakhretdin
A.M. Gaynutdinov
Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences
Kazan, Russian Federation
The article is devoted to the description of epigraphic monuments associated with the name of the outstanding Tatar scientist, teacher, journalist, religious and public figure Rizaetdin Fakhretdin. These monuments have been preserved in the old Muslim cemetery in Ufa and are of great scientific importance, since they help to reveal some of the views and personal qualities of the scientist. The article describes and analyzes the tombstones installed on the graves of R. Fakhretdin himself and his children, and also provides some biographical information about them. The novelty of the study lies in the fact that epigraphic monuments that are directly related to R. Fakhretdin are introduced into scientific circulation for the first time.
Keywords: Rizaetdin Fakhretdin, Ufa, children of R. Fakhretdin, graves, tombstones, epitaphs, Ufa Muslim cemetery.
For citation: Gaynutdinov A.M. Epigraphic monuments of the cemetery of Ufa, which are associated with Rizaetdin Fakhretdin. From History and Culture of Peoples of the Middle Volga Region. 2022, vol. 12, no. 2, pp.142-149. (In Tatar)
Информация об авторе:
Гайнетдинов Айдар Марсиль улы - филология фэннэре кандидаты, ТР ФА Ш.Мэрж;ани исем. Тарих институты Яна тарих бYлеreнец елкэн фэнни хезмэткэре (Казан, Россия Федерациясе); e-mail: [email protected]
Гайнутдинов Айдар Марсилевич - кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела новой истории Института истории им. Ш.Мард-жани АН РТ (Казань, Российская Федерация).
Gaynutdinov Aydar Marsilevich - Cand Sci. (philology), Senior Researcher of the Department of Modern History, Marjani institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (Kazan, Russian Federation).