Научная статья на тему 'РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕНДӘ МӨҺИМ ТАРИХИ ЧЫГАНАК БУЛАРАК МЕТРИКА КЕНӘГӘЛӘРЕ'

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕНДӘ МӨҺИМ ТАРИХИ ЧЫГАНАК БУЛАРАК МЕТРИКА КЕНӘГӘЛӘРЕ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
86
13
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
РИЗАЭДДИН ФАХРЕДДИН / МЕТРИЧЕСКИЕ КНИГИ / ТАТАРСКИЕ ИСТОРИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ / АРХИВНЫЕ ДОКУМЕНТЫ / ДУХОВНОЕ СОБРАНИЕ МУСУЛЬМАН / ТАТАРСКИЕ УЧЕНЫЕ / ИСТОРИЯ ТАТАР / НАЧАЛО ХХ ВЕКА / RIZAEDDIN FAKHREDDIN / METRIC BOOKS / TATAR HISTORICAL SOURCES / SPIRITUAL ASSEMBLY OF MUSLIMS / TATAR SCIENTISTS / HISTORY OF THE TATAR PEOPLE / EARLY 20 CENTURY / РИЗАЭДДИН ФәХРЕДДИН / МЕТРИКА КЕНәГәЛәРЕ / ТАТАР ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАРЫ / АРХИВ ДОКУМЕНТЛАРЫ / МөСЕЛМАННАРНЫң ДИНИЯ НәЗАРәТЕ / Р. ФәХРЕДДИННЕң ФәННИ МИРАСЫ / ТАТАР ГАЛИМНәРЕ / ТАТАР ТАРИХЫ / XX ЙөЗ БАШЫ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Сәлахова Эльмира Кадим Кызы

Метрика кенәләре - тарихи тикшеренүләр өчен кыйммәтле материал бирә ала торган мөһим чыганаклар комплексының берсе. Кызганычка каршы, тарихи хезмәтләрдә метрика кенәгәләрен тарихи чыганак буларак куллану дәрәҗәсе хәзерге көннәргә кадәр түбән булып кала бирә. XX гасыр башында Р. Фәхреддин чыганакларның бу комплексына игътибар итә, ул аларны үзенең тарихи тикшеренүләрендә кулланып кына калмыйча, аларны саклауга да зур өлеш кертә. Мөселман метрика кенәгәләренең зур фонды сакланып калган икән, бу, һичшиксез, СССР мөфтие Р. Фәхреддиннең казанышы. Р. Фәхреддиннең атаклы хезмәтләре «Мәшһүр ирләр» , «Мәшһүр хатыннар» , «Асар» ның төп чыганаклары булып метрика кенәгәләре тора. «Асар» хезмәтен аерым билгеләп үти кирәк, анда метрика кенәгәләре материаллары нигезендә Р. Фәхреддин атаклы шәхесләрнең, галимнәрнең, имамнарның тәрҗемәи хәлен, аларның туу, вафат булу даталарын, шәҗәрәләрен төгәл ачыклауга ирешә. Мәкалә авторының максаты - Р. Фәхреддиннең фәнни тикшеренү хезмәтләрендә метрика кенәгәләренең урынын һәм аларның мөһимлеген күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен берничә бурыч куелды, алар: тарихи чыганаклар буларак метрика кенәгәләре турында аналитик материал бирелү, Р. Фәхреддиннең үз хезмәтләрендә метрика кенәгәләрен куллану дәрәҗәсе, шулай ук тулы бер фәнни темаларны ачуда метрика кенәләренең чыганакчыл мөмкинлеге күрсәтелә. Тәкъдим ителгән мәкаләдә Р. Фәхреддиннең фәнни мирасы мондый ракурста беренче тапкыр карала. Р. Фәхреддиннең үз кулы белән язылган тәрҗемәи хәлендә метрика кенәгәләреннән күчермәләрнең күп булуына автор игътибарны юнәлтә. Автор соңгы вакытта актульләшеп киткән дискуссион моментларга игътибарны юнәлтә, алар - метрика кенәгәләрендә теркәлгән кешеләрнең кайсы милләткә каравы. Мәкалә авторы тикшеренүләре буенча метрика кенәгәләрендә күрсәтелгән кешенең социаль статусы аның милләте буларак кабул ителә алмый. Автор инануы буенча, метрика кенәгәләрен тутыру кагыйдәләре буенча аларда кешенең милләте язылу күздә тотылмаган, моннан кала бу төр документларда кешенең милләте бернинди роль уйнамаган. Р. Фәхреддин - чыганаклар белән эшләгән галим, аның метрика кенәгәләренә мөрәҗәгать итүе, аларга ихтирамлы мөнәсәбәте бу чыганакларның татар язма чыганаклар комплексындагы мөһимлеген раслый. Метрика кенәгәләренең күләмле комплексын мөһим тарихи чыганак буларак өйрәнү тарих фәнендә мөһим фәнни тикшерү юнәлеше булырга тиеш.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИННЕҢ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЛӘРЕНДӘ МӨҺИМ ТАРИХИ ЧЫГАНАК БУЛАРАК МЕТРИКА КЕНӘГӘЛӘРЕ»

УДК 908

РИЗАЭДДИН ФЭХРЕДДИННЕЦ ФЭННИ-ТИКШЕРЕ^ ЭШЛЭРЕНДЭ МвЬИМ ТАРИХИ чыганак БУЛАРАК МЕТРИКА КЕНЭГЭЛЭРЕ

Э.К. Сэлахова

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец

Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты

Казан, Россия Федерациясе

ilsalah@mail.ru

Метрика кенэлэре - тарихи тикшеренулэр ечен кыйммэтле материал бирэ ала торган меhим чыганаклар комплексыньщ берсе. Кызганычка каршы, тарихи хезмэтлэрдэ метрика кенэгэлэрен тарихи чыганак буларак куллану дэрэ^эсе хэзерге кеннэргэ кадэр тубэн булып кала бирэ. XX гасыр башында Р. Фэхреддин чыганакларныц бу комплексына игътибар итэ, ул аларны узенен тарихи тикшеренулэрендэ кулланып кына калмыйча, аларны саклауга да зур елеш кертэ. Меселман метрика кенэгэлэренен зур фонды сакланып калган икэн, бу, кич-шиксез, СССР мефтие Р. Фэхреддиннен казанышы.

Р. Фэхреддиннен атаклы хезмэтлэре «МэшhYP ирлэр», «МэшhYP хатыннар», «Асар»нын теп чыганаклары булып метрика кенэгэлэре тора. «Асар» хезмэтен аерым билгелэп ути кирэк, анда метрика кенэгэлэре материаллары нигезендэ Р. Фэхреддин атаклы шэхеслэрнен, галимнэрнен, имамнарнын тэр^емэи хэлен, аларнын туу, вафат булу даталарын, шэ^эрэлэрен тегэл ачыклауга ирешэ.

Мэкалэ авторынын максаты - Р. Фэхреддиннен фэнни тикшерену хезмэтлэ-рендэ метрика кенэгэлэренен урынын Иэм аларнын меhимлеген курсэту. Куелган максатка ирешу ечен берничэ бурыч куелды, алар: тарихи чыганаклар буларак метрика кенэгэлэре турында аналитик материал бирелу, Р. Фэхреддиннен уз хезмэтлэрендэ метрика кенэгэлэрен куллану дэрэ^эсе, шулай ук тулы бер фэнни темаларны ачуда метрика кенэлэренен чыганакчыл мемкинлеге курсэтелэ. Тэкъ-дим ителгэн мэкалэдэ Р. Фэхреддиннен фэнни мирасы мондый ракурста беренче тапкыр карала. Р. Фэхреддиннен уз кулы белэн язылган тэр^емэи хэлендэ метрика кенэгэлэреннэн кучермэлэрнен куп булуына автор игътибарны юнэлтэ.

Автор сонгы вакытта актульлэшеп киткэн дискуссион моментларга игътибарны юнэлтэ, алар - метрика кенэгэлэрендэ теркэлгэн кешелэрнен кайсы миллэткэ каравы. Мэкалэ авторы тикшеренулэре буенча метрика кенэгэлэрендэ курсэтелгэн кешенен социаль статусы анын миллэте буларак кабул ителэ алмый. Автор инануы буенча, метрика кенэгэлэрен тутыру кагыйдэлэре буенча аларда кешенен миллэте язылу куздэ тотылмаган, моннан кала бу тер документларда кешенен миллэте бернинди роль уйнамаган.

Р. Фэхреддин - чыганаклар белэн эшлэгэн галим, анын метрика кенэгэлэ-ренэ мерэжргать итуе, аларга ихтирамлы менэсэбэте бу чыганакларнын татар язма чыганаклар комплексындагы меhимлеген раслый. Метрика кенэгэлэренен кулэмле комплексын меким тарихи чыганак буларак ейрэну тарих фэнендэ меhим фэнни тикшеру юнэлеше булырга тиеш.

Теп твшенчэлэр: Ризаэддин Фэхреддин, метрика кенэгэлэре, татар тарихи чыганаклары, архив документлары, мвселманнарныц Диния нэзарэте, Р. Фэхреддиннец фэнни мирасы, татар галимнэре, татар тарихы, XX йвз башы

Сылтама ясау ечен: Салахова Э.К. Ризаэддин Фэхреддиннец фэнни-тикше-рену эшлэрендэ мвhим тарихи чыганак буларак метрика кенэгэлэре // Историческая этнология. 2020. Т. 5, № 2. С. 318-330. https://doi.org/10.22378/he.2020-5-2.318-330

Ризаэддин Фэхреддин кицкырлы галим, ул тарихчы, талантлы журналист, педагог-мэгърифэтче, язучы, куренекле дин эhеле, фикер иясе буларак билгеле. Аныц эшчэнлегенец hэр тармагы аерым зур тикшерулэргэ мохтащ. Аныц мирасыныц зур влеше, кызганычка каршы, элегэ кадэр тулысынча тикшерелмэгэн. Бик куп хезмэтлэре элегэ кадэр кулъязма хэлендэ кала бирэ. Шулар арасында, тарихи проблемаларга багышланган хезмэтлэрнец кYпсанлы булуын да курсэтергэ кирэк. Р. Фэхреддиннец мирасына карасак, ул татар тарихи эдэбиятына биоблиографик хезмэтлэр алып килгэн галим. Yзе щитэклэгэн «Шура» журналындагы hэр санда диярлек билгеле аерым шэхеслэргэ багышланган биоблиографик харак-тердагы язмалары басылып барган. «Мэшкур ирлэр», «Мэшкур хатыннар» хезмэтлэрендэ тврле халык вэкиллэре булган тарихта эзле бвек кешелэр турында биографик мэгълумат тупланган. Бу юнэлештэге иц мэшhYр хезмэте, элбэттэ ДYрт томлык «Асар» хезмэте (Фэхреддин 2006: 360). Ьэр кеше хакында тэфсилле материал бирY, зур чыганак базасы белэн таныш булу, аныц белэн оста эш шуне талэп итэ торган хезмэт. Бу хезмэткэ кергэн фактлар тврле чыганаклардан бвртеклэп щыелган материаллар. Р. Фэхреддиннец «Асар» дип аталган кулэмле мвhим хезмэтен вйрэнгэн тарихчы Л. Байбулатова курсэтуенчэ, галим «Асар» хезмэтен язуга кулланган документаль чыганаклар куптврле: алар арасында эш документлары (Диния нэзарэтенец эшчэнлеге белэн бэйле документлар), статистик материаллар (ревизия документлары, метрика кенэгэлэре), эпиграфик, фотодокументаль hэм башка чыганаклар (Байбулатова 2004: 22).

1788 елныц 22 сентябрендэ Екатерина II Указы белэн булдырылган мвселманнарныц Диния нэзарэте дэулэт белэн мвселман двньясы арасында бер арадашчы да, контроль органы да була (Азаматов 1996: 20). Диния нэзарэте Россия мвселманнары тормышында булган вакыйгаларны, андагы халэтне чагылдырган документларны туплаган оешмага рэвешен ала. Озак вакыт яшэп-эшлэп килгэн бу оешма документлары Диния нэзарэтенэ казый булып килгэн тарихчы-галим Р. Фэхреддин вчен зур байлыкка, галим вчен зур табышка эйлэнэ, хэтта бу вакыт аныц тормы-шында борылыш чоры була дип тэ эйтэ алабыз. Риза казыйга нэзарэттэ йвз ел дэвамында барлыкка килгэн бай архивны щентеклэп вйрэну, тэртипкэ салу да насыйп була. Р. Фэхреддин рэсми документларны фэнни

хезмэтлэрендэ тарихи чыганак буларак актив кулланучы беренче татар галиме. Диния нэзарэтенец тврле мэхэллэлэр, чиновниклар белэн язышу кэгазьлэре, бэхэсле хэллэрне чишу буенча булган документлар, хосусый хатлар, элбэттэ инде Россиянец hэр мвселман мэхэллэсеннэн озак еллар буе щыелып барган метрика язмалары аныц биоблиографик хезмэтлэренец нигезенэ ята.

Метрика язмалары уникаль тарихи чыганаклар. Тарихи чыганак буларак бу документларныц фэнни тикшеренулэргэ эле дэ тиешле дэрэ-щэдэ керэ алганы юк. Хэзерге вакытта да фэнни эшлэрендэ бу чыганакны кулланучы берничэ тикшеручене генэ атый алабыз. Чыганакларныц кыйммэтен hэм эhэмиятен белгэн Риза казый бу чыганакларныц мвhим-леген кургэн, аларны уз хезмэтендэ кулланган иц беренче галим.

Метрика язмалары - гражданлык халэтен теркэгэн документлар. Россия империясендэ метрика кенэгэлэре дигэн документларны алып бару барлык диндэгелэр вчен дэ тиеш булган. Аларныц гамэлгэ куелуы гына тврле диннэр вчен тврле вакытка туры килэ. Православиядэге халыкны метрика кенэгэлэренэ терки башлау 1722 елдан башлана, э Мэскэу халкыныц туу, щирлэуне теркэу 1702 елда ук башланган була. Католиклар вчен бу 1826 елда, э мвселманнар вчен 1828 елда гамэлгэ керэ, лютеран чиркэве вчен бераз соцрак - 1832 ел, яhYдилэр вчен 1835 ел, раскольник-ларда 1874 ел. Сенатныц 1828 елныц 21 сентябрь Указы «О введении в употребление метрических книг по Оренбургскому духовному магометанскому управлению» Оренбург Диния назарэтенэ hэм Таврия мвфтиятенэ караган барлык губерналар вчен дэ тарала. Православия метрика язмаларыннан аермалы буларак мвселман метрика язмалары вч сэхифэдэн торган, анда талак, ягъни аерылышу фактларны да теркэлгэн. Шушы указ нигезендэ мэхэллэ метрика кенэгэсен, формулярны ике экземплярда алган. КYчермэсе мэхэллэдэ калган, э твп нвсхэ килэсе елныц февраленнэн дэ калмыйча нэзарэткэ щибэрелгэн. Беренче вакытта метрика алу, аны щибэрY, алып бару расходлары 700 сум кYлэмендэ дэYлэт казнасыннан капланган булса, алга таба бу расходлар тулысы белэн мэхэллэ встенэ кала (Усманова 2004: 40-53). Шулай итеп, Диния нэзарэте Yзенэ кYрэ бер нотариаль контора статусын да ала.

1918 елны гражданлык халэте хакындагы Декрет чыкканнан соц метрика алып бару инде руханилар вэкалэтендэ булмый, ул инде дэYлэткэ кYчэ hэм ул ЗАГС дип атала башлый. Эмма, шулай булса да, бу вакыттагы сэяси халэт, гражданнар сугышы бу Декретныц чын мэгънэсендэ гамэлгэ керYен тоткарлый. Кайбер мэхэллэ имамнары 1930 елларга кадэр тра-дицияне дэвам итеп, метрика тутыру эшен алып барганнар. Бу чор метрика язмалары юридик квчкэ ия булмаса да, тарихи чыганак буларак гаять мвhим hэм уникаль чыганаклар булып тора. Бу болганчык еллардан сакланып калган документлар кYп тYгел, шуца кYрэ дэ бу чорны кYзаллауда, формаль яктан караганда рэсми документ булып саналмаса да, метрика язмаларыныц материаллары тарихи яктан кыйммэтле.

Димэк ки, Указ кабул ителгэннэн сон, 1829 елдан башлап 1918 елга кадэр генэ вакытны алсак та, Россия империясендэге hэр меселман мэхэллэсендэ метрика кенэгэсенен ике экземплярда тутырылуын исэп-лэсэк, бу чыганаклар купсанлы чыганаклар, тарихи чыганакларньщ зур массасын тэшкил иткэнен курергэ була. Метрика кенэгэлэренен беренчел экземплярлары килэсе елнын февраленнэн дэ калмыйча Диния нэзарэтенэ ^ибэрелгэн, э икенче экземпляр мэчетнен узендэ сакланган. Ьэр елны hэр мэхэллэдэн килгэн документлар Диния нэзарэтенен документациясенен ин зур елешен тэшкил иткэн, шунда тупланып барган. Монда ^ыелган метрика кенэгэлэренен саны шулкадэр куп була ки, аларны тэртипкэ китеру, системага салу hэм кулланырлык иту узе бер зур проблемага эйлэнэ. Терле сорауларга ^авап биру, белешмэлек тутыру ечен бу документларга мерэ^эгать иту еш булса да, Диния нэзарэтендэ монын белэн шегыльлэнуче махсус кеше булмый. Ризаэддин Фэхреддин нэза-раткэ эшкэ килгэч, мондагы хэллэрне куреп уз тэр^емэи хэлендэ «нэзарэтнен эшлэре дэ гаять буталчык рэвештэ оештырылуын курдем», дип яза (Фэхреддин 1999: 37).

«Метрикэлэрне тэмам тырышлык илэ матур иттереп бастырдым. Архивны тэртипкэ салырга тырыштым, хэтта уз кузэтчелегем илэ куп вакыт естендэ торып кинэш бирер идем. Менэ боларны узем язмаган булсам, мине ин якын кургэн кешелэр дэ язмаслар иде. Бу эшлэр, аеруча, архив хезмэтлэре минем естемэ махсус бер хезмэт тугел иде. Мин фэкать уз телэгем илэ боларны башкардым. Архивнын тэртипле булуынын файдасын хэтта Мэхкэмэдэ туып-ускэн адэмнэрнен дэ беркадэресе белмэслэр. Монын ни дэрэж;эдэ мehим бер нэрсэ икэнлеген анлаучылар тэкъдир итэр дип уйласам, андыйлар да hэр гасырда, кулдагы бармаклар санынча, куп булмаслар», дип яза (Фэхреддин 1999: 37).

Метрика кенэгэлэренен ин зур, ин бай коллекциясе Башкортостан милли архивында саклана дибез икэн (Кутушев 2012: 54-59), бу документ-ларны архивнын зур фонды итудэ, аны тэртипкэ салуда, Россиядэ булган авыр вакытларда, гражданнар сугышы барган елларда куп документлар юкка чыккан чорда сакланып калган икэн, бу, hичшиксез, беренче чиратта Ризаэддин Фэхреддиннен зур хезмэте. Бу гына да тугел, ул килгэндэ идэндэ тузып яткан документларны саклау ечен Диния назарэтенен ишегалдында таш бина салдырыртып, хэзерге архивларга да урнэк була алырлык тэртип белэн документларны урнаштыра. 1922-1935 еллар аралыгында шул документларны саклап калу тырышлыгы белэн бик куп кешелэргэ мерэ^агать итэ, утенеч хатлары яза. Диния нэзаратенен архивы галим Ризаддин Фэхреддин ечен ин яраткан, кеннэрен шунда уздыра торган урын була, хэтта ул ял вакытларын да биредэ уздырган. Yз ризалыгыннан тыш мефтилеккэ сайлангач та, ул бу вазыйфага килгэндэ, тарихи язмаларга килуе, архивта эшлэп гыйльми хезмэт белэн шегыль-лэнергэ мемкинлек булуы белэн узен юата. «Андагы тарихи язмаларны,

метрикаларны эшлэп, Y3eH3 кирэк даталарны тикшереп, актарынып YTK9pr9H сэгатьлэре бик еш була иде», дип яза истэлеклэрендэ кызы Эсма Шэрэф (Фэхреддин 1999: 39-80).

Р. Фэхреддин Y3 хезмэтлэрендэ метрика язмаларын ни дэрэ^эдэ кул-лануы, аныц бу тарихи чыганакларга булган менэсэбэтен аныц Y3 CYЗлэpе белэн ацлату иц дересе булыр. Ул болай яза:

«Эгэр берэр кеше читтэн тикшереп торса, Риза казый архивта нинди байлыклар эзли икэн? Берэр хэзинэ бардыр, шуны табарга маташа торгандыр, дип уйлыйлардыр. ХэлбYки, 3-4 сэгать вакыт сарыф итеп, тузанга батып, актарынып "Асар "га языла торган 3-4 кешенец дерес туган-Yлгэн елларын табу минем ечен бер чилэк алтыннан кыйммэтле була» (Фэхреддин 1999: 8-38). Ризаэддин Фэхреддиннец элеге CYЗлэpе аныц ни дэрэ^эдэ ^ентекле, hэp фактныц зур кыйммэтен ацлый торган тикшеpYче-галим булуын курсэтэ торган дэлил. Аныц ^птомлы тарихи кыйммэте ягыннан бик кечле, эhэмиятле, энциклопедистик хезмэте «Асар»ныц нигезендэ тарихи чыганаклар - метрика кенэгэлэре ята. Тарихта эзле булган hэp шэхес турында язганда hэp язмасында бу кешенец туу, вафаты турында мэгълYмат тегэл кене белэн курсэтелэ, бу тегэллекне, элбэттэ метрика язмалары гына бирэ ала. Метрика язмалары нигезендэ ул шэхеслэрнец гаилэсе: никахлы хатыны, балалары, аныц нэсел-нэсэбе турында да яза. Бу тегэллекне булдырган «Асар» килэчэктэ тарихны ейрэщ ечен, тарихи очерклар ечен, гомумэн, татар тарихы ечен тице булмаган чыганак. Фактик материалларга бай булган биоблиографик «Асар»ныц ни дэрэ^эдэ меhимлеге hэм аныц алыштыргысыз хезмэт булуы Y3 заманыннан да бигрэк, хэзерге буын ечен кадерле. Р. Фэхреддин хезмэте тарихта эзле шэхеслэрнец тэфсилле энцик-лопедиясе (Фэхреддин 2006: 360). Бу хезмэтнец мэгьлYмати байлыгы, бигрэк тэ, аерым тебэк тарихын ейpэнY ечен теп чыганакларныц берсе, ченки шул тебэкнец имам-мулласы, аныц рухи юлбашчылары хакында, аларныц нэсел-нэсэбе белэн теркэгэн башка хезмэтлэр юк. Тебэкнец рухи тормышын ейрэщдэ «Асар» кYп кенэ очракта бердэн-бер тарихи чыганак икэнен танырга кирэк. Кызганычка каршы, рэсми архив документлары мондый тегэллекне бу дэрэ^эдэ ^ыеп бирми, э башка язмалар, мулла, имам язмалары терле сэбэплэр аркасында бYгенге кенгэ кадэр сакланып калмаган. Хэтта ки, «Асар» рэсми архив документларында бирелгэн даталарныц ялгышлыгын да кYpсэтэ, тегэллек кертэ. Yз тэр^емэи хэлен язган вакытта да Ризаэддин Фэхреддин hэp фактны метрика язмасында язылган рэвешендэ тегэллек белэн яза. Бу - аныц гыйльми эзлэнYче булу гадэте, таpихчы-тикшеpYче гомYми CY3лэp белэн сейли алмый, аца, беренче карашка, вак эйбер булып тоелган нэрсэ дэ, тарих ечен меhим факт. Ризаэддин Фэхреддин хезмэтлэрендэ метрика язмаларыныц материаллары тулы бер нэсел тарихын торгызу, татар тарихыныц рухи тормыш халэтен, Yсешен билгелэYче имам, мулла, медэррислэр нэселен, аларныц тэр^емэи хэлен ачыклау мемкинлеген тудыра.

Ризаэддин Фэхреддин беренчел чыганаклар белэн эш иткэн тарихчы-тикшеренYче, анын кайсы гына хезмэтен алсан да, анын хезмэтлэренен чыганакчыл базасы кин. Ул чыганакларга зур талэп белэн караучы, нык тэфсилле кеше була. Метрика кенэгэлэренэ тулы ышаныч белэн каравы, анын аларга актив рэвештэ таянуы - метрика кенэгэлэренен тарихи чыганак буларак, нигездэ, ышанычлы документ булуы хакында сейли. Элбэттэ документларны тутыручы аерым имам, муллаларнын ^аваплык дэрэ^эсе тYбэн булып, метрика язмаларында ялгышлыклар да булган, Диния нэза-рэтенэ бу фактлар белэн бэйле шикаятьлэр дэ куп килгэн (Гарипова 2014: 14-34). Элбэттэ Риза казый боларнын барысы белэн дэ таныш булган, эмма ул метрика язмаларын ялгыш, ышанычсыз чыганак итеп санамаган. Ул ялгышлыклар социаль тормышта конкрет очраклар ечен, бэлки мehим дэ булганнардыр, эмма тарихны ейрэну, ^эмгыятьне гомумэн кузаллау ечен аерым очраклар гына чыганак базасына зур зыян сала алмый.

Ризаэддин Фэхреддиннен деньяга килу датасы белэн, анын рэсми документка - метрика кенэгэсенэ теркэлу вакыты арасында да берничэ кен бар. Ул узенен тэр^емэи хэлендэ «1275/1858 ел, 7 ж;емадиел-ахирэ/31 декабрьдэ чэршэмбе кен тан атканда бу михнэт вэ мэшакать йорты булган деньяга килгэнмен. Тугач бишенче кенемдэ 1859 ел метрикэсенэ 4 гыйнвар вэ 3 нче номер белэн язылганмын», дип яза (Фэхреддин 1999: 9). Туган кенне тегэл курсэту тиеш икэнлеге мэгълYм булса да, ул заманда, хэзерге кануннар талэп иткэн дэрэ^эдэ, туган кенне шул кен белэн язу ул кадэр ук катгый куелмаган. Шулай да, Диния нэзарэте уз матбугат чарасы аша бу хакта имамнарга искэртеп торган. Метрика язмасына тегэл кен белэн теркэлмэу шактый четерекле хэллэр дэ китереп чыгарырга мемкин булган. Мисал ечен, аерылу белэн яна никахка керу вакытындагы тегэлсезлеклэр кайбер анлашылмаучанлык та китереп чыгарган, моннан кала, вафат датасы мирас мэсьэлэлэрен караганда катгый тегэллек талэп итэ. Метрика язмасына теркэу кичектерелеп тору терле сэбэплэр аркасында булу мемкин. Гадэт буенча, баланы теркэтY ата вазыйфасы, ниндидер сэбэплэр аркасында, моны атасы эшли алмый икэн, бу вазыйфаны бабасы уз естенэ алган. Ата кешенен солдатта калуы, я сугышта булуы да, я булмаса, сату-алу эшлэре белэн йереп ейдэ булмавы да ихтимал. Тагын бер сэбэп - ул балага исем кушу белэн, бала туу хермэтенэ оештырыла торган мэ^лес, бу мэ^лесне оештырганда гына баланы муллага эйтеп метрикага яздыру очраклары да бик еш булган. Шулай итеп, баланы теркэу кичектерелеп торган. Р. Фэхреддиннен тэр^емэи хэлендэ дэ чагыла: «Бу вакытта атам сэфэрдэ булганга, аннан кайтканнан сон исем биреп, мин туганга кадэр вафат булган углы Ризаэтддин исеме белэн атаганнар» (Фэхреддин 1999: 9). Метрика язмаларын комплекслы ейрэнгэндэ вафат булган туганнын исемен яна туган балага кушу гадэте татарларда бик еш булмаса да, ул кул-ланылганы куренэ. Гомер итеп вафат булган туганнын исеме тугел, э кече яшьтэ сабый вакытта ук вафат булган туганынын исеме кую гадэти хэл саналган. Бу традиция узенэ курэ рэсми документларда бу ике сабыйны

бутауга да китергэн очраклар булган, бу элбэттэ, бик сирэк ^зэтелгэн аерым вакыйгалар гына. Шулай ук, эйтеп китэргэ кирэк, татарларда бер нэселдэ, нэселнец якын буыннары арасында бертерле исемнэр кабат-ланмаган. Р. Фэхреддин белэн Нур^эмал абыстайныц уллары Хэсэн (18971899) вафатыннан соц, туган икенче балага Хэсэн (1901-1902) исеме бирэ-лэр (Фэхреддин 1999: 31-32). Метрикаларны кYплэп ейpэнY тэ^рибэсе яца туган баланыц аца кадэр туып вафат булган туганыныц исемен алганнарныц гомере озын булмаганлыгын кYpсэтэ, тик бу hэpбеpсе дэ шулай булган дигэн CY3 тYгел, эмма кYпчелегендэ бу хэл куренэ. Шулай булса да, татарлар традиция буларак моннан баш тартмаганнар.

Ризаэддин Фэхреддин тормышындагы башка вакыйгаларны да метри-када теркэлгэн рэвештэ сурэтли. Мисал ечен, Минзэлэ еязе Чубытлы авылында ахун Габденнасыйр Техвэтулла улыныц кызы Нур^эмал абыстай белэн никахлашу вакыйгасы Чубытлы авылы метрикасына 10 июньдэ 5 сан астында язылган (Фэхреддин 1999: 31). Ул улларыныц кайсы авыл метрика кенэгэсенэ, нинди кенне, кайсы сан белэн язылганын тэр^емэи хэлендэ бик тэфсилле итеп кYpсэтэ, ченки биоблиографик хезмэтлэр авторы hэp фактныц, ул кечкенэ генэ булса да, зур эhэмияткэ ия булуын, фактны табу ечен кYп чыганак тикшерергэ туры килгэнен бик яхшы ацлый. Терле ^ирдэ эшлэгэн-яшэгэн Ризаэддин Фэхреддин гаилэ-сенец тарихы ечен бу гаять меhим нэрсэ, ченки бала кайда туа, шул мэхэллэ метрикасына язылган: Габрахман КичYчатта, Габделэхэд Илбэктэ, Габдерэшид Чубытлы авылында, Зэйнэп, Сэгыйдь, Хэсэн Уфа шэhэpендэ теркэлгэннэр. Габдрахманны Нур^эмал абыстай Y3 туган авылы Чубыт-лыда тудыра, эмма ул 1887 елда КичYчат авылы метрикасына теркэл-гэнлеге хакында яза Риза казый. Ул моныц ник болай эшлэнуен ацлата да:

«... беркадэр игьтибарсызлык белэн атабыз КичYчат авылыныц 114 номерлы метрикэсенэ 2 нче номер белэн 15 гыйнвар тарихы илэ язган. Бу исэ вакытында метрикэгэ язмыйча, hэp терле кэгазьлэрдэ булган эшлэрне ел ахырында кYчеpеп, метрикэгэ язу ^эhэтеннэн килеп чыккан», (Фэхреддин 1999: 31-32) ди.

Элбэттэ, имамнарныц, муллаларныц метриканы ел дэвамында туты-рып бармыйча, аерым кэгазьлэргэ язып барган язмаларын ^ыеп ел ахырында гына метрика тутыру очраклары еш булган. Р. Фэхреддин эти-сенец бу эшен шулай ацлатса да, моца бераз кицрэк карарга кирэк. Татар кешесе ниндидер сэбэплэр аркасында башка авылларда, шэhэpдэ яшэсэ дэ, баласын Y3 туган авылына, ягьни Yзе теркэлгэн авыл мэхэллэсе метрика кенэгэсенэ яздырган. Фэхреддин хэзрэтнец беренче оныгын Y3 авылы мэхэллэ документына язуы табигый, хэтта дерес тэ. Кешенец Y3 туган ^ире белэн арасы ераклашу, авылыннан кYп еллар аерылып башка ^ирдэ яшэгэн очракта, баласын Yзе яшэгэн мэхэллэ метрикасына яздыру да табигый хэл итеп кабул ителгэн.

Р. Фэхреддиннен тэр^емэи хэлендэ метрика белэн бэйле булган тагын бер фактны аерым карап киту кирэк, ченки бу хэл хэзерге вакытта кайбер урынсыз бэхэслэргэ, ялгышлыкларга да китерэ башлады. Ризаэддин Фэхреддиннен Кичучат метрикасында тууын теркэгэн документта анын этисе башкорт Фэхреддин дип язылган (ГА РТ 17 кгз). Диния нэзарэтенен метрика язу тэртиплэре, анын кагыйдэлэре турында анын матбугат чарасы «МэгълYматы мэхкэмэи шэргыяи-Оренбургия» журналы аша бу хакта имамнарга да, ^эмэгатьчелеккэ дэ ^иткерелэ. Диния нэза-рэте баланын исеме янында анын этисенен социаль катлавын тубэндэге очракларда гына курсэтуне талэп итэ: я ул мещан, я дворян, я почетный гражданин булса гына (Имамлык вэ метрика 1916: 16-21), лэкин метрика язмаларыннан куренгэнчэ, муллалар башка катлауларны да теркэп барганнар, гэрчэ бу мэ^бури булмаса да. Мэсэлэн, крестьян яисэ зирагать-че, имам, старшина, меэззин, башкорт, типтэр h.б. очрый. Югарыда эйткэннэрдэн анлашылганча, метрика язмаларына муллалар тарафыннан кешенен бары тик шегыле, катламы язылган, метрика язмаларында беркайчан да миллэт дигэн нэрсэ язылмаган, бу чор ечен миллэт дигэн тешенчэ кулланылмаган да. Нэсел чыгышы белэн Зея еязе Шырдан авылыннан (хэзерге Яшел Yзэн районы Олы Шырдан авылы) булган бабасы Юлдаш бине Ишкэй Кичу елгасы буена килеп теплэнеп яши башлый, авыл нигезлэнэ (Фэхреддин 2006: 62). XVIII гасырда булган халык исэбен алу халыкнын катламы, шегыле нигезендэ барган, дэулэт ечен бу мehим, бу салым салу белэн бэйле, яшэгэн кешелэрнен нинди халыкка каравы гомумэн игътибарда булмый. Ризаэддин Фэхреддиннен бабалары яшэгэн як халкы «башкорт» дигэн сословиягэ карый. Элбэттэ башкорт сословиясендэ булган атасы Фэхреддин метрикага уз сословиясе - башкорт дип куелган. Метрикада язылган сословияне хэзерге вакытта миллэт итеп курсэтергэ тырышунын бер нигезе юклыгы кен кебек ачык hэм бу бары тик тарихи белемсезлек билгесе генэ. Метрикага сылтама белэн бу хакта ялгыш фикерлэр эйту, элбэттэ метрика кенэгэлэрен комплекслы рэвештэ тарихи чыганак буларак фэнни ейрэнелмэудэн килэ. Аларнын аерым фактларын, аерым кисэклэрен алып аерым кешелэрнен уз файдасына гына куллануы шуна китерэ дэ. Метрика язмаларына мерэ-^эгать итучелэрнен, кызганычка каршы, зур купчелеге тарихи белеме булмаган кешелэр. Алар бу документтан аерым тебэк, аерым нэселгэ кара-ган фактларны чуплэу белэн генэ шегыльлэнэлэр. Шул тар чыганак базасы белэн зур фикер эйтергэ тырышу да бар, кызганыч, ул фикерлэрнен куп очракта тарихи нигезе дэ юк.

Метрика язмалары халыкнын бер гасырлык тормыш-кенкурешен кузалларга мемкинлек бирэлэр, аларда халыкнын кYпгасырлык традициясе, тел узенчэлеклэре, гореф-гадэтлэре, тарихы. Алар халык ечен кадерле булган уникаль документлар, татар теленен терле диалекталь узенчэлеклэре белэн язылган бердэн-бер зур чыганак базасы. Ризаэддин Фэхреддиннен бу тер чыганакларга мерэ^эгать итуе hэм зур игътибар бируе ул юктан гына

тYгел, тарихи чыганакларга талэпчэн булган галим иц беренче булып бу чыганакларныц мемкинлегеннэн файдаланган, аларны саклау шартларын булдырган, ейрэщнец юнэлешлэрен курсэткэн галим. Бай комплекслы чыганакларны hэpьяклап ейpэнY, аларны куллану фэнни проблема, ул кыска вакыт аралыгында гына хэл ителэ торган да тYгел. Метрика язмалары тарихчылар, телчелэр, дин белгечлэре, хэтта медицина тарихы ечен дэ кыйммэтле чыганак була ала. Метрика кенэгэлэре аерым тикшеpY объекты буларак ейpэнелYгэ инде ^птэн мохтащ.

ЧЫГАНАКЛАР ЬЭМ МАТЕРИАЛЛАР

ГА РТ - Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 204. Оп. 7 доп.

Д. 1.

Имамлык вэ метрика 1916 - Имамлык вэ метрика язу эше // МэгълYмате мэхкэмэи шэргыя-и Оренбургия. 1916. № 11. Б.16-21.

Фэхреддин 2006 - Фэхреддин Р. Асар 1 том. Казан: Рухият, 2006.

Фэхреддин 1999 - Фэхреддин Р. Фэнни-биографик щыентык. Казан: Рухият,

1999.

ФЭННИ ЭДЭБИЯТ

Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в в конце XVIII-XIX вв. Уфа: Академия наук Республики Башкортостан, Уфимский научный центр Институт истории, языка и литературы, 1996.

Байбулатова Л.Ф. Источниковая база биоблиографического свода «Асар» Р. Фахреддина. Автореферат дис. ... канд. ист. наук. Казань, 2004.

Гарипова Р.Р. Ведение актов гражданского состояния - метрических книг Волго-Уральских мусульман // Мусульманские духовные лица в социальном и духовном развитии татарского народа. Казань: Институт истории им. Ш. Мард-жани АН РТ, 2014. С. 14-34.

Кутушев Р.Р. Мусульманские метрические книги в Центральном государственном архиве Республики Башкортостан // Отечественные архивы. 2012. № 4. С. 54-59.

Усманова Д.М. Механизм реализации норм мусульманского права в Российской империи к вопросу о метрикации мусульманского населения Волго-Ураль-ского региона на рубеже XIX-XX вв. // Ислам и право в России: Материалы научно-практического семинара «Мусульманское право в мире и России (Северный Кавказ, Поволжье)». Вып. II / Сост. и ред. И. Л. Бабич, Л.Т. Соловьева. М.: РУДН, 2004. С. 40-53.

Автор турында белешмэ: Сэлахова Эльмира Кадим кызы - тарих фэннэре кандидаты, Татарстан Республикасы Фэннэр академиясе Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институтыныц ТР халыкларыныц тарихи-мэдэни мирасы бYлегенец елкэн фэнни хезмэткэре (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru

Редакциягэ керде 21.04.2020 Басылуга кабул ителде 02.11.2020

Басылды 25.11.2020

METRICAL BOOKS AS ONE THE MOST CRITICAL IMPORTANT HISTORICAL SOURCE IN THE SCHOLARLY RESEARCH OF RIZAEDDIN FAKHREDDIN

E.K. Salakhova

Sh.Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

ilsalah@mail.ru

Metric books are one of the essential sets of sources that provide valuable material for historical research. Unfortunately, metric books' level of use and involvement as historical sources in scientific and scholarly works is still mediocre. At the beginning of the XX century, Rizaeddin Fakhreddin paid attention to those primary sources: he actively referenced them in his scientific research and contributed to their preservation. Thanks to Qadi, the mufti of the USSR Rizaeddin Fakhreddin, the extensive collections of Muslim metric books were preserved.

The key sources for his famous works as «Famous Men», «Famous Women», «Asar» were metrical books. It is worth highlighting the bibliographic work, «Asar» There Fakhreddin restored the biography, exact dates of birth and death, and lineage of prominent people, theologians, and imams based on the materials from metrical books.

This article aims to demonstrate the role and importance of metric books in the scientific research of Fakhreddin. This article set several tasks, namely: to analyze material the metric books as sources of historical research, demonstrate the degree of usage of metric books by Fakhreddin in his works, and to evaluate the possibilities of studying these documents in the disclosure of several scholarly topics. For the first time in this publication, the scientific legacy of Fakhreddin is studied from that perspective. The author also draws attention to the fact that the biography of R. Fakhreddin, written by his hand, contains many extracts from the metrical books of his family members and close relatives.

It worth mentioning that the author in his article draws attention to such discussions, which have recently become quite relevant, for example, the question of whether a person registered in the metric books belongs to a particular nationality. As the article will demonstrate below, a person's social affiliation in metric books cannot be interpreted as his nationality. According to the rules of registration of metric books, there was no indication specifying a person's nationality; besides, a person's nationality did not have any significance.

Fakhreddin's reverential attitude and appeal to metric books emphasize their essential place in Tatar-written sources' complex. The scientific study of a voluminous complex of metric books as valuable historical sources should be an important research area in historical science.

Keywords: Rizaeddin Fakhreddin, metric books, Tatar historical sources, Spiritual Assembly of Muslims, Tatar scientists, history of the Tatar people, early 20 century

For citation: Salakhova E.K. Rizaeddin Fakhreddinnen fanni-tiksherenu eshlaren-da mohim tarikhi chyganak bularak metrika kenagalare [Metrical Books as one the Most Critical Important Historical Source in the Scholarly Research of Rizaeddin Fakhreddin]. Istoricheskaya etnologiya, 2020, vol. 5, no. 2, pp. 318-330. https://doi.org/ 10.22378/he.2020-5-2.318-330

REFERENCES

Azamatov D.D. Orenburgskoye magometanskoye dukhovnoye sobraniye v kontse XVIII—XIX vv. [Orenburg Mohammedan Religious Assembly at the end of the 18th-19th centuries]. Ufa: the Republic of Bashkortostan Academy of Sciences Ufa Research Center of the Institute of History, Language and Literature, 1996. (In Russian)

Baybulatova L.F. Istochnikovaya baza biobibliograficheskogo svoda «Asar» R. Fakhreddina. Avtoref. diss. kand. ist. nauk [The Source Base of the Biobliographic Arch «Asar» by R. Fakhreddin. Abstract of Cand. Sc. History Diss.]. Kazan, 2004. (In Russian)

Garipova R.R. Vedeniye aktov grazhdanskogo sostoyaniya - metricheskikh knig Volgo-Uralskikh musul'man [Maintaining Civil Status Records — Metrical Books of the Volga-Ural Muslims], Musul'manskiye dukhovnyye litsa v sotsial'nom i dukhovnom razvitii tatarskogo naroda. Kazan, Sh. Maijani Institute of History, RT Academy of Sciences, 2014, pp. 14-34. (In Russian)

Kutushev R.R. Musulmanskiye metricheskiye knigi v Tsentral'nom gosu-darstvennom arkhive Respubliki Bashkortostan [Muslim Parish Metric Books in the Central State Archive of the Republic of Bashkortostan.]. Otechestvennyye arkhivy, 2012, no. 4, pp. 54-59. (In Russian)

Usmanova D.M. Mekhanizm realizatsii norm musul'manskogo prava v Rossiyskoy imperii k voprosu o metrikatsii musul'manskogo naseleniya Volgo-Ural'skogo regiona na rubezhe XIX—XX vv. [The Mechanism of Realisation of Islamic Law Statutes in the Russian Empire on the Issue of the Muslim Population Metrical Registration of the Volga-Ural Region in the 19th-20th centuries]. Islam ipravo v mire i Rossii: Materialy nauchno-prakticheskogo seminara «Musulmanskoye pravo v mire i Rossii (Severnyy Kavkaz, Povolzh'e)». Moscow: RUDN Publ., 2004, issue 2, pp. 40-53. (In Russian)

About the author: Elmira K. Salakhova is a Cand. Sc. (History), Senior Research Fellow of the Department of History and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh. Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); ilsalah@mail.ru

Received April 21, 2020 Accepted for publication November 02, 2020

Published November 25, 2020

МЕТРИЧЕСКИЕ КНИГИ КАК ВАЖНЕЙШИЙ ИСТОРИЧЕСКИЙ ИСТОЧНИК В НАУЧНЫХ ИССЛЕДОВАНИЯХ РИЗАЭДДИНА ФАХРЕДДИНА

Э.К. Салахова

Институт истории им. Ш. Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

ilsalah@mail.ru

Метрические книги - один из важнейших источников, содержащих ценный материал для исторических исследований. К сожалению, до настоящего времени уровень разработанности метрических книг как исторических источников оставляет желать лучшего. В начале XX века к метрическим книгам обращался Ризаэддин Фахреддин, который не только активно использовал их в научных исследованиях, но также участвовал в их сохранении. Если на сегодняшний день сохранились большие фонды мусульманских метрических книг, это, безусловно, заслуга кадия, муфтия СССР Ризаэддина Фахреддина.

Основными источниками информации для известных его трудов «Знаменитые мужчины», «Знаменитые женщины», «Асар» стали метрические книги. Стоит особо выделить биобиблиографический труд «Асар», где на основе материалов метрических книг Фахреддин сумел восстановить биографию, точные даты рождения и смерти и родословную видных людей, ученых и имамов.

В данной статье предлагается проанализировать роль метрических книг в научных исследованиях Фахреддина. Для достижения поставленной цели ставится несколько задач, а именно: дается аналитический материал о метрических книгах как об источниках научных исследований, рассматривается степень использования метрических книг ученым-исследователем Фахреддином в своих работах, а также говорится об источниковедческих возможностях этих документов в раскрытии целого ряда научных тем. В представленной публикации научное наследие Фахреддина впервые изучается в таком ракурсе. Автор обращает внимание на автобиографию Фахреддина, в которой содержится много выписок из метрических книг членов его семьи и близких родственников.

Следует также отметить, что метрические книги служат источником информации о национальной принадлежности человека; эта тема сегодня активно обсуждается и не теряет своей актуальности. По мнению автора статьи, указанная в метрических книгах социальная принадлежность человека не может расцениваться как информация о его национальности. Автор убежден, что, по правилам оформления метрических книг, не было предусмотрено указание в них национальности человека; кроме того, в данных документах национальность не имела никакого значения.

Фахреддин - ученый-источниковед, чье трепетное отношение к метрическим книгам подчеркивает их важное место в комплексе татарских письменных источников. Научное изучение объемного комплекса метрических книг как ценных исторических источников должно быть важным научно-исследовательским направлением в исторической науке.

Ключевые слова: Ризаэддин Фахреддин, метрические книги, татарские исторические источники, архивные документы, Духовное собрание мусульман, татарские ученые, история татар, начало ХХ века

Для цитирования: Салахова Э.К. Ризаэддин Фэхреддиннец фэнни-тикше-рену эшлэрендэ меким тарихи чыганак буларак метрика кенэгэлэре // Историческая этнология. 2020. Т. 5, № 2. С. 318-330. https://doi.org/10.22378/he.2020-5-2.318-330

Сведения об авторе: Салахова Эльмира Кадимовна - кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела историко-культурного наследия народов РТ Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); ilsalah@mail.ru

Поступила 21.04.2020 Принята к публикации 02.11.2020

Опубликована 25.11.2020

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.