Научная статья на тему 'Татарстан Республикасы Милли архивы фондында мөселман метрика язмалары'

Татарстан Республикасы Милли архивы фондында мөселман метрика язмалары Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
32
8
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
метрика язмалары / Казан губернасы авыллары / 1916 елгы «Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыян Оренбургыя» журналы / балага исем кушу.

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Салахова Эльмира Кадимовна

В статье кандидата исторических наук Эльмиры Салаховой приводится анализ магометанских метрических книг, хранящихся в фондах Национального архива Республики Татарстан. Это метрические записи с 1829 по 1930 г. деревень и сел Казанской, Уфимской, Симбирской, Вятской губерний, количество которых составляет более 2 000 единиц.В статье автор делает акцент на особенностях магометанских метрических книг и правилах их составления.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Татарстан Республикасы Милли архивы фондында мөселман метрика язмалары»

Татарстан Республикасы Милли архивы фондында меселман метрика язмалары

Татар тарихи чыганакларынын бер елеше шактый тэфсилле итеп тикшерелсэ дэ, эле Иаман да кул ж;итмэгэннэре бар. Яисэ кайберлэре еш кулланылып та, махсус тикшеру объекты булмаганнар. Шундыйлардан, метрика язмалары бик меИим Ьэм махсус ейрэнугэ куптэн лаеклы чыганаклардан берсе.

Метрика язмалары (бу очракта меселман метрика язмалары турында гына суз алып барыла) — мэчеттэ мулла та-рафыннан аерым бер мэхэллэдэ туган, улгэн кешелэрне, укылган никахларны, талакларны теркэгэн документ. Хэзерге вакытта бу вазифаларны ЗАГСлар баш-кара.

Мондый документлар Татарстан республикасы Милли архивынын ае-

рым фондын (4 ф. Казанская духовная консистория) алып тора. Бу фондтагы меселман метрикаларыньщ саны 2 000 нэн артык. Милли архивта Россиядэге татар халкы яшэгэн куп кенэ авыллар-нын шундый язмалары саклана. Эл-бэттэ, сан ягыннан ин кубе, тулылыгы белэн дэ беренче урында торучысы — Казан губернасы авылларынын метрика язмалары. Аерым алганда, Казан шэЬэре, Лаеш, Мамадыш, Зея, Спас, Тэтеш, Чистай еязлэре язмалары эйбэт сакланган. Чар (Царевококшайск), Чуел (Цивильск) еязлэренеке бераз азрак Ьэм ин азы — Чабаксар еязенеке, бу тебэк буенча безнен кеннэргэ бары тик 1881 Ьэм 1915 елгы язмалар гына килеп ж;ит-кэн. Казан губернасыннан кала, ин эй-бэт Ьэм чагыштырмача тулы сакланган-

34

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИИ

нардан — Уфа губернасыньщ Минзэлэ, Самара губернасыньщ Бегелмэ еязе до-кументлары. Шулай ук Сембер губерна-сыньщ Буа, Карсун, Курмыш, Сембер, Вятка губернасыныц Алабуга, Сарапул еязлэре буенча да язмалар Милли ар-хивта урын алганнар. Вакыт ягыннан Караганда, Татарстан республикасы Милли архивында метрика язмалары 1865 елдан башлап кына сакланган, лэкин шулай да 4 нче фондныц 6, 7, 8, 9, 10, 15 нче естэмэ тасвирламаларын-нан куренгэнчэ, аерым авыллар буенча иц борынгысы дип 1829 елны атый алабыз. Саклану дэрэ^эсенэ килгэндэ, 1916-1917 елларга кадэрге документлар тулы, пехтэ итеп эшлэнгэн. Россиядэ 1917 ел узгэрешлэре метрикаларныц кыяфэтендэ дэ чагыла: бу чордан соцгы документларда аларга куелган талэплэр тиешле дэрэ^эдэ утэлмэве кузгэ чалы-на, хэтта почеркларныц ямьсезлэнуе куренэ. 1917 елдан соцгы документлар тулы сакланмаганнар, кайбер авыллар буенча документлар бетенлэй юк, сак-ланганнарыныц да физик халэтлэре мактанырлык тугел. Татарстан республикасы Милли архивында тулы булма-ган рэвештэ генэ булса да, 1922 елга кадэрге документлар бар, лэкин бик куп авылларныц метрика язмалары 1920 ел белэн тегэллэнэсэ дэ, бик сирэк очрак-та гына 1924 елга кадэрге язмалар оч-рый.

Югарыда эйтелгэнчэ, метрика ул — документ, шулай булгач, аныц узенец язылу тэртибе Ьэм кагыйдэлэре бул-ган. 1916 елдан башлап, Диния нэзарэ-те тарафыннан метриканы саклау, язу Ьэм язганда игътибар ителергэ тиешле нэрсэлэрне белу имамлыкныц имтихан программасына кертелэ. Бу талэплэр куелганнан соц, метрика язмалары мах-сус тикшерелгэн Ьэм бу оешма нэшер иткэн журнал битлэреннэн куренгэнчэ, эгэр дэ хата ^ибэрелэ икэн, теркэуче ^авапка тартылырга тиеш булган1.

Метриканыц структурасына кил-гэндэ, иц беренче мэгълумат булып, туучылар теркэлгэн. Моныц шулай ук уз тэртиплэре булган. Ир Ьэм кыз ба-лаларныц исемнэре аерым номер белэн теркэлгэн, ягъни баланыц кайсы ^енес-тэн икэнен номерлар буенча да белергэ мемкин. Лэкин моннан тыш, кайбер оч-ракта Ьэр исемнец астына кыз бала яисэ

ир бала дип тэ язып куелган. Бу исэ, мэ^бури тугел, эгэр дэ бертерле исем ир балаларга да, кыз балаларга да кушы-лу ихтималы булган очракта, буталмас ечен кирэк. Мондый исемнэр татар-ларда, еш булмаса да, очраштыргалый. Мэсэлэн, Мицлесафа, Гайнекамал Ь. б. Туган баланыц этисе, энисе Ьэм бабала-рыныц исемнэре язылган. Борынгырак документларда, бабаларыныц исемнэ-ре курсэтелмэгэн. Соцрак, ягъни 1917 елдан соцгы документларда, фамилия дэ языла башлый, лэкин бу Ьэр вакыт-та да эшлэнмэгэн. 1916 елгы «Мэгълу-мате мэхкэмэи шэргыяи Оренбургыя» журналы язуынча, «элегэ кадэр татар халкында фамилия йерту мэ^бури ту-гел иде, лэкин хэзерге вакытта, рэсми эшлэрдэ, бигрэк тэ гаскэргэ алынган вакытта, фамилия кирэк була. Эгэр дэ атасыныц эувэлдэн килгэн фамилиясе булса, аца шул фамилия бирелэ яки ба-басыныц исеме фамилия итеп алына». Бала метрика саклана торган мэхэл-лэдэ туса, аныц адресын тэфсиллэп язу мэ^бури тугел. Эгэр ул читтэн килгэн икэн, бигрэк тэ Казан шэЬэре метрика-ларында, этилэре кайсы тебэктэн кил-гэне курсэтелэ.

Диния нэзарэте, баланыц исеме янында аныц этисенец социаль катла-вын мещан, дворян, почетлы гражданин булган очракларда гына курсэту-не, талэп иткэн2. Лэкин метрика язмаларыннан куренгэнчэ, муллалар башка катлауларны да теркэп барган-нар. Мэсэлэн, крестьян яисэ зирагать-че, имам, старшина, мэзин, башкорт, типтэр Ь. б.

Балага исем кушу мэсьэлэсе дэ аерым каралган. Беренчедэн, меселманча куркэм исемнэр кую талэп ителсэ, икен-чедэн, ул исемне дерес кулланып, тегэл язу шарт итеп куелган3. Балага исем куштыру артыннан йергэн кеше (этисе яки бабасы) мулла кушкан Ьэм теркэгэн исемне укып, дереслегенэ инанып кул куярга тиеш булган4.

Татар халкында «бэби ашы» (яисэ «бэби чэе») уздыру гадэте бар. Шул ук «Мэгълумате мэхкэмэи шэргыяи Оренбургыя» журналы язуынча, бу эш шэригатькэ каршы килми, лэкин бо-лай эшлэунец тискэре ягы да барлыгын искэртэ. Балага азан эйтеп исем кушу-ны, кунак ^ыю белэн туры китерергэ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ АРХИВЫ ФОНДЫНДА

М6СЕЛМАН МЕТРИКА ЯЗМАЛАРЫ

тырышып, балага исем кушу Ьэм аны теркэу кичектерелеп торырга мемкин, ягъни бала хэтта узе туган елны теркэл-ми дэ кала, эгэр бала туган елында мет-рикага теркэлми икэн, аны килэсе елгы метрикага кертэ алмыйлар. «Мэгълума-те мэхкэмэи шэргыяи Оренбургыя» бу хакта «бу хосуста бик зур эшлэр йертел-гэне бар, бик зур дэрэ^эле кешелэр, уз вакытында метрикага язылмый калган балаларын, соцыннан метрикага кер-тергэ телэп эш йерткэннэре бар, лэкин нэти^э чыкмады»5, дип яза.

Егетлэргэ никах 18 яшьтэн укылган, 80 яшьтэн узганнарга бу гамэл рехсэт ителмэгэн. Никахны теркэу ечен яшь хакында белешмэ талэп ителэ6 — бу беренчедэн, э икенчедэн, икесенец дэ меселман булуы, Ьэм аларныц шаЬит-лары булу шарт7. Беренче графага никах укылу датасы, егет Ьэм кызныц яшьлэре языла. Икенче графага никах-лашучыларныц адреслары Ьэм исемнэ-ре теркэлэ. Никахланышучылар, метрика саклана торган мэхэллэ кешелэре булсалар, аларныц тэфсилле адреслары талэп ителмэгэн. Эгэр дэ алай тугел икэн, адрес тегэл курсэтелергэ тиеш (губерна, еяз, волость, авыл исемен курсэту мэ^бури), хэтта авылныц рэс-ми исеменнэн тыш, халык арасындагы исемен дэ курсэту кирэк була. Никах, нигездэ кыз ягында рэсмилэштерелгэн, лэкин егет ягында теркэлгэн очраклар да булган. Никахлашучыларныц ни-чэнче никахы икэнлеге дэ курсэтелэ. Никахныц шаЬитлары билгелэнэ, алар ике терле: бер тере вэли вэкил дип ата-ла, нигездэ, мондый шаЬитлар егет Ьэм кызныц этилэре була. Кайбер очрак-та мондый вазифаны бертуганнары да ути алган. Вэли вэкил буларак егет узе дэ чыгыш ясый алган, лэкин кызныц узенэ-узе вэли вэкил булуы чиктэн тыш сирэк хэл, бу бары тик 1917 елдан соц гына аз-маз куренгэли башлый. Икенче тер шаЬитлар — ризалык шаЬитлары, Ьэр ике яктан да икешэр, э кайбер оч-ракта дуртэр шаЬит билгелэнгэн — бо-лар туганнар, куршелэр яисэ мэ^лестэ катнашкан таныш-белешлэр. Бу шаЬит-лар никахка хэер-фатиха биреп, уз им-заларын яисэ тамгаларын куялар, эгэр дэ алар чит мэхэллэ кешелэре булса, тегэл адреслары языла. Аерым графада мэЬэрнец кулэме курсэтелэ. Гадэттэ,

мэЬэр малы ике елештэн торган: бер елеше никах укыган вакытта бирелгэн, э икенче елеше кетэчэк мал дип аталган. МэЬэрне алучы «...кадэр мэЬэрне хэзер алдым»,—дип, э бируче «...кадэр мэЬэр бирэсе калды», — дип имзасын куйган. «Кетэчэк мэЬэр хатынныц ир естендэ-ге бурычы булып, бер тараф улгэндэ, яхуд аерылышканда ул мэЬэр хатын файдасына буладыр. Авылларда мэЬэр итеп ат, сыер, тушэк, ястык Ь. б. шун-дый нэрсэлэр язылса, аныц кыйммэте язылып бэян ителергэ тиеш. Ат, сыер тесе белэн язылса яхшы булыр»8 диелэ Диния нэзарэте талэбендэ. Соцгы гра-фада никах хетбэсен укыган имамныц имзасы куела. Никахны теркэу ечен 25 тиен пошлина алынган9.

Метрикада талак ечен махсус булек бар. Монда аерылышу датасы тегэл курсэтелергэ тиешле, ул дерес курсэтел-мэгэндэ, кетелмэгэн хэллэргэ сэбэп бу-луы да ихтимал. Аерылу эшлэре ир кеше Ьэм хатынныц атасы арасында алып ба-рыла, э хатын исэ бу хэллэргэ турыдан-туры катнашмый. Лэкин бу Ьич кенэ дэ аныц элеге эшлэрдэ хокуксыз булуын ацлатмый. Бары тик ислам тэртиплэре буенча ана булган яисэ килэчэктэ ана буласы хатын-кызлар Ьэртерле куцел-сез хэллэрдэн, стресслардан мемкин кадэр сакланган, шуца да аерылышу хэллэрендэ хатын-кызныц барлык талэплэре этисе аша ^иткерелгэн, Ьэм ул Ьэрвакыт узенэ тиешлесен ала алган. Талакка да никахтагы кебек шаЬитлар кирэк Ьэм аларныц халык тарафыннан хермэткэ лаеклы кешелэр булуы шарт. Алар узлэренец шаЬитлыгын раслап имза яки тамга куялар. ШаЬитлар ни-гездэ ике кеше була. Аерым графа итеп аерылышуныц сэбэбе курсэтелэ. Куп очракта «арада мэхэббэт юклык сэбэп-ле» дип языла, лэкин Диния нэзарэте фикеренчэ, нэкъ менэ шушы сузлэр ас-тында меЬим сузлэрне яшереп калдыра-лар, аерылышуга китергэн сэбэплэрне тегэл ачыкларга тырышу кирэк диелэ10. Талакны рэсмилэштергэн имамныц да имзасы куела. Шуны да эйтергэ кирэк, 1917 елга кадэр талакларныц саны ча-гыштырмача аз, аннан элеккерэк чорда бетенлэй юк диярлек, куп дигэндэ бер мэхэллэдэ елына 1-2 талак булырга мемкин, э 1917 елдан соц аларныц саны бермэ-бер арта.

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИИ

Ин сонгы булектэ вафат булучылар-нын исеме теркэлгэн. Кеше деньядан китсэ дэ, анын узеннэн сон балалары, малы кала. Менэ шушы мэсьэлэдэ анла-шылмаучанлык килеп чыкмасын ечен, кешенен улу кене, исеме, этисенен исе-ме тегэл язылырга тиеш. Хатын-кыз ки-яугэ чыгу белэн ире фамилиясенэ кучсэ дэ, анын уз ата-анасы белэн менэсэбэте элеккечэ кала, Диния нэзарэте талэбе буенча, хатын-кыз ике фамилия белэн язылырга тиеш11. Метрикада фэлэн ке-шенен хатыны Ьэм фэлэн кешенен кызы дип бирелэ. Шулай ук мал булгэндэ, анлашылмаучанлык килеп чыкмасын ечен, бу кешенен тегэл яшен Ьэм кайда ^ирлэнуен дерес курсэту талэп ител-гэн. Авылда охшаш исем-фамилияле кешелэр дэ булгалый, моннан тыш ул-гэн беренче баланын исемен аннан сон туган башка балага кушу очраклары та-тарда шактый еш очрый, шуна да бута-лу килеп чыгу мемкин. Вафатлар буле-генен бишенче графасында кешенен нинди авырудан вафат булуы язылган. Борынгырак чорда халык профессио-наль табибларга мерэ^эгать итмэгэндэ улемгэ китергэн сэбэпне тегэл ачыклап булмаган, лэкин сонгырак чорда ва-фатнын сэбэплэре тегэлрэк курсэтелэ башлый. Шулай да авыру ачыкланмаса, ул графаны буш калдыру мемкинлеген Диния нэзарэте рехсэт итэ12. Ин еш оч-раган авырулар кызамык, чэчэк, ютэл, зыяндаш, салкын тию Ь. б. 1920-1921 еллардагы метрикаларга куз салганда, улу сэбэбе графасына тоташ «ачлык-тан» дигэн суз язылган. Бер кен эчендэ генэ дэ бер гаилэдэн дурт кешегэ кадэр вафат булу очраклары куренде.

Метрикаларнын чыганак буларак эЬэмиятлэре, Ьичшиксез, югары. Бу до-кументлар статистик мэгълумат кына биреп калмый, татар ^эмгыятенен яшэу рэвешен, гомумэн, тарихын тэф-силлэп ейрэнергэ мемкинлеклэр ача. Шулай да аларнын ин кызыклыларына гына тукталып китэбез. Беренчедэн, со-циаль катлаулар мэсьэлэсе, бигрэк тэ «башкорт» катлавы. Бу сузнен эчтэле-ге хэзергэ кадэр гади халык Ьэм хэтта тебэкне ейрэнучелэр тарафыннан да анланмый, хэзерге башкорт халкы белэн тэнгэллэштерелеп, тарихи ялгышларга китерэ. Сембер губернасынын кайбер авыл (мэсэлэн, Кече Тархан авылы)

метрика язмаларында кеше исемнэре янына аларнын кушаматларынын да язылуы — аеруча кызыклы куренеш.

Метрика кенэгэлэрендэ вафат бу-лучыларнын яшенэ игътибар итсэк, бу язмалар буенча шул чорнын гомер озынлыгын да ачыкларга мемкинлек туа. Метрика язмаларында илле биш, алтмыш яшьлеклэрнен вафат булу сэбэ-бен курсэткэндэ, «картлыктан» дип язу узе ук куп нэрсэ турында сейли. Тук-санга ^итеп вафат булучылар да очрый, лэкин андыйларнын саны куп тугел. Балаларнын кече яшьтэ авырып вафат булу очраклары еш кузэтелэ.

Никахлашуларга килгэндэ, берен-чедэн, яшь мэсьэлэсе игътибарны 5^элеп итэ, икенчедэн, никахлашу географиясе кызыклы. Кызларга 16 яшьтэн никах-ка керергэ рехсэт ителгэн, эмма элегэ кадэр метрика язмаларында кызларнын 18 яшьтэн дэ иртэрэк кияугэ чыгулары очрамады. Тагын кызыклы гына бер факт: халык арасында егет кыздан олы булырга тиеш дип кабул ителгэн, лэкин шул ук метрика язмаларында бу хэлнен еш кына киресе кузэтелэ. Никахлар, ни-гездэ, курше-тирэ авыллар белэн бар-ган, лэкин кайчакта бик ерак тебэктэн булганнар белэн дэ кавышулар очрый.

Имза урынына куелган тамга — узе ук тирэнтен фэнни ейрэнуне талэп итэ, ченки аларнын терлэре, узгэреш-лэре бик кызыклы. Бары тик тамгага гына карап та, бер ук нэсел кешелэрен ачыклап була, хатын-кызлар куя тор-ган тамгага аерым игътибар иту кирэк, ченки телэсэ нинди губернанын телэсэ нинди авылында яшэуче хатын-кызнын тамгасы бер ук. Димэк, бу тамганын кызыклы, тирэн, борынгы тарихы бар-лыгы шебЬэсез.

Метрика язмаларында татар халкы тарихындагы фа^игале вакыйгалар да чагыла. Мэсэлэн, Элки авылынын Яна Эн^ерэ авылынын 1906 елгы метрика-сына сонга калып булса да, XIX йездэ туган мэкруЬлэр (ислам диненэ кай-тучылар) теркэлэ Ьэм шул ел метрика-сында аларнын тегэл туу еллары курсэ-телэ.

Хэзерге Алексеевский районы Шама авылынын 1882 елгы метрикасында (го-мумэн, бу авылнын меселман метрика язмасы булу узе ук кызыклы, ченки бе-лешмэлеклэргэ куз салсак, бу авылда

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ АРХИВЫ ФОНДЫНДА

М6СЕЛМАН МЕТРИКА ЯЗМАЛАРЫ

руслар Ьэм чуашлар яши) гарэп язуы белэн христиан исемле кешелэр языл-ган. Мэсэлэн, Шама авылыныц месел-ман метрикасында Герасимныц яше 47 дип куелган, ягъни ул меселманлыкка чыккан христиан булган булырга тиеш.

Метрика кенэгэлэре авылныц ни-гезлэну датасын курсэткэн белешмэлек-лэр тезегэндэ дэ файдаланылса, отыш-лы булыр иде. Кайбер очракта белешмэ хезмэтлэрдэ курсэтелгэн авылныц ни-гезлэну датасы аныц архивта саклан-ган иц борынгы метрика кенэгэсеннэн

соцрак ел булып чыга.

Соцгы елларда татар тарихындагы куренекле шэхеслэрнец тормыш юлын ейрэнеп нэшер ителгэн басмалар еш куренэ, бу очракта да метрика язмала-ры бик куп фактларны тегэл ачыкларга мемкинлек бирэ.

Иц меЬиме: хэзерге вакытта бигрэк тэ популярлашып киткэн нэсел шэ^эрэлэрен эшлэгэндэ — бу язмалар кыйммэтле тарихи чыганаклар булып торалар.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Метрика дафтарена язу хакында Махкамаи шаргыя тарафыннан танбиЬ // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 2. - Б. 4-5.

2. Имамлык ва метрика язу эше // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 11. -Б. 16-21.

3. Метрика дэфтэренэ язганда ригая кылынырга тиеш низамнар // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 4-5. - Б. 4-5.

4. Имамлык ва метрика...

5. Шунда ук.

6. Метрика язу ысулы // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 12-13. - Б. 2227.

7. Метрика язу ва расми кагазьлар йерту хакында // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 20. - Б. 13-14.

8. Метрика язу ысулы... - Б. 22-27.

9. Никах акчалары хакында // Мэгълумате махкамаи шэргыяи Оренбургыя. - 1916. - № 23-24. -Б. 20-21.

10. Метрика язу ысулы...

11. Шунда ук. - № 16-17. - Б. 4-5.

12. Шунда ук.

Расем 34 б.: Меселман метрика язмасыныц 1910 елгы урнаге. ТМА, 4 ф., 180 тасв., 19 сакл., 208-209 кгз.

Эльмира Сэлахова, тарих фэннэре кандидаты

РЕЗЮМЕ

В статье кандидата исторических наук Эльмиры Салаховой приводится анализ магометанских метрических книг, хранящихся в фондах Национального архива Республики Татарстан. Это метрические записи с 1829 по 1930 г. деревень и сел Казанской, Уфимской, Симбирской, Вятской губерний, количество которых составляет более 2 000 единиц. В статье автор делает акцент на особенностях магометанских метрических книг и правилах их составления.

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИИ

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.