Научная статья на тему 'БәХТИЯР әЛ-МәМДәЛИНЕң "РИСАЛәИ ТәүХИДЕ"'

БәХТИЯР әЛ-МәМДәЛИНЕң "РИСАЛәИ ТәүХИДЕ" Текст научной статьи по специальности «Право»

CC BY
22
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Область наук
Ключевые слова
ТАТАРСКАЯ ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ МЫСЛЬ / TATAR PEDAGOGICAL THOUGHT / ИМАМ / IMAM / МЕЧЕТЬ / MOSQUE / МЕДРЕСЕ / MADRASAH / ВЕРА / FAITH / ТРАКТАТ О ЕДИНОБОЖИИ / TREATISE ON TAWHID / АКИДА / Г. УТЫЗ-ИМЯНИ / БАХТИЯР ЭЛЬ-МЕМДЕЛИ / AQIDAH / G. UTYZ-IMYANI / BAKHTIYAR EL-MEMDELI

Аннотация научной статьи по праву, автор научной работы — Мортазина Л., Әдһәмов Р.

Статья посвящена анализу научного труда Бахтияра эль-Мемдели (1828-1890) «Рисаляи таухид» (Трактат о Единобожии). В ней рассматриваются взгляды ученого на один из важнейших догматов ислама - Таухид (Единобожие). Авторы анализируют классификацию «Таухида» Б. эль-Мемдели, сравнивая ее с идеями видного татарского ученого Г. Утыз-Имяни на данную проблему. К статье прилагается отрывок из научного труда в транслитерации на кириллицу.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

"RISALA-YI TAUHIDE" BY BAKHTIYAR EL-MEMDELI

The article is dedicated to the analysis of the scientific work «Risala-yi Tauhide» (Treatise on Tawhid) by Bakhtiyar el-Memdeli (1828-1890). It considers the views of the scholar to the one of the most important articles of faith of Islam - Tawhid (Oneness of God). The authors analyze the classification of «Tawhid» by Bakhtiyar el-Memdeli, comparing it with the ideas of the prominent scholar G. Utyz-Imyani upon this problem. The article is attached with an extract from the scientific work with transliteration to the Cyrillic alphabet.

Текст научной работы на тему «БәХТИЯР әЛ-МәМДәЛИНЕң "РИСАЛәИ ТәүХИДЕ"»

Бэхтияр эл-Мэмдэлинец «Рисалэи тэYхиде»

Элегэчэ ейрэнелмэгэн, лэкин татар педагогик фикере Yсешендэ hичшиксез Yзенец эзен калдырган шэхеслэр арасында тирэ-як авылларда «изге мулла» исеме белэн билгеле булган, дин гыйлеме буенча дэреслек язган, Казан, Вятка губерналары авылларында халыкка хезмэт итеп танылу алган зыялы уллар тэрбиялэп Yстергэн Бэхтияр хэзрэт эл-Мэмдэли дэ бар.

Безгэ билгеле булган архив мэгълYматларына караганда, Бэхтияр мулланьщ нэсел очы Котлы бабайга, хэзерге Татарстан Республикасы Биектау районыныц Юртыш авылына барып тоташа. Лэкин Бэхтияр мулла нэселе дэвамчыларында сакланып калган истэлеклэрдэ бабаларыныц теп чыгышлары белэн тереклэргэ бэйле булуы турындагы мэгълYмат та очрый. Элеге династия вэкиле, Бэхтияр хэзрэтнец улы Мехэммэтзыя Бэхтияри Yзенец кулъязма китабында язганча, аларныц терек гаскэрендэ писер булып хезмэт иткэн, рус-терек сугышында эсир тешкэн бабалары Элмэкэй Россиягэ килеп элэккэннэн соц, Yзен меселманнар яши торган тебэккэ ^ибэрYлэрен сорый. Шулай итеп, ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле булган, Казан еязенэ караган Юртыш авылына килеп теплэнэ. Бу версия, нэселнец терле тармакларында сакланган хатирэлэрдэ кабатланса да, аны раслаучы рэсми документлар элегэчэ табылмады. Элмэкэйнец улы Котлы, аныц улы Габдулла, аныц улы Габдел^элил хэзрэт (якынча 1775 елгы; ревизия материалларында Габдел^элил hэм аннан соцгы буыннар искэ алына). Габдел^элил Габдуллин хэзерге Мари республикасына караган КYлбаш (Нужа) авылында муллалык итэ. Габдел^элил улы Бэхтияр (1828-1890) башта ^лбашта, соцыннан Казан еязенец Мэмдэл авылында (хэзер Татарстан Республикасыныц Биектау районына карый) имам-хатыйп вазифасын Yти.

Бэхтияр 12 балалы гаилэдэ туып-YCЭ. 1849 елныц 3 февралендэ ул Оренбург диния нэзарэтендэ указ ала hэм этисе урынына имам-хатыйп итеп билгелэнэ1. Озакламый 1832 елгы МаИруй Хисаметдин кызы белэн никахлаша, аныц бу никахтан кызлары Бэдри^амал hэм Бибиэшраф (1856 елгы) туа. Гомумэн алганда, Бэхтияр мулла Yзе дэ ишле гаилэ тези, аныц барлыгы 32 баласы (шуныц дYртесе сабый вакытта вафат була) булуы турындагы мэгълYмат оныкларыныц истэлеклэрендэ сакланган.

Казан губернасы Казан еязе Мэмдэл авылындагы ХУШ гасырлардан ук билгеле мэдрэсэдэ нигездэ Рыстмехэммэт нэселеннэн чыккан медэррислэр белем биргэн. Рыстмехэммэт hэм Yтэк нэселлэренэ караган дин эhеллэре Мэмдэл hэм Юртыш авылында шактый була2. 1869 елда Мэмдэлдэ икенче мэхэллэдэ ^эмигъ мэчете тезYгэ рехсэт алынып3, 1870 елныц 29 апреле указы нигезендэ расланган проект буенча мэчет тезелгэннэн соц да4 мулла итеп Рыстмехэммэт нэселе вэкиле Галимж;ан Исхаков билгелэнэ, лэкин ул шул ук елныц ^эендэ Уфа мэдрэсэлэренец берсенэ мегаллим итеп кучерелэ. Аныц урынына Чар еязе ^лбаш авылыныц указлы мулласы Бэхтияр Габдел^элилов чакырыла. 1873 елныц гыйнвар аенда ул яца урында Y3 вазифаларын башкаруга керешэ5.

1873 елньщ башыннан алып Бэхтияр Габдел^элилов яца мэчет каршында тезелгэн мэдрэсэдэ медэррислек итэ башлый. Меселман диненец чисталыгы ечен керэшкэн, аныц традициялэрен саклап, яца буыннарга ^иткерYне максат иткэн Бэхтияр хэзрэт мэдрэсэдэ рус телен укытуга карата Yзенец ризасызлыгын белдерэ. Лэкин 1870 елгы кагыйдэлэр буенча, яца ачылган дини уку йортларында рус теле укытучысын тоту, шэкертлэргэ рус телен укыту мэ^бYри итеп куела. Бу чорда Мэмдэл авылыныц икенче мэхэллэ халкы рус теле укытучысын тотуга каршылык кYрсэтэ6. Шактый гына тикшерYлэр, сорау алулар нэти^эсендэ еч ел дэвамында законсыз рэвештэ эшлэгэн дип табылган мэдрэсэ 1876 елныц урталарында губерна администрациясе тарафыннан ябыла7. Алга таба да мэдрэсэ хе^мэтнец кYЗ уцында тотыла — Казан губернаторы эшне Y3 кулына ала8. Кабат ул 1884 елда гына ачыла9. Лэкин бу мэдрэсэдэ Бэхтияр Габдел^элиловка озак белем бирергэ насыйп булмый — ул 1890 елныц 13 ноябрендэ вафат була.

Бэхтияр эл-Мэмдэли, истэлеклэрдэн билгеле булганча, бик ^п кулъязма дэреслек hэм китаплар яза. Кызганычка каршы, алар бYгенге кенгэ кадэр сакланмаган. Дини белем бирYгэ багышланган hэм безнец кеннэргэ килеп ирешкэн бердэнбер китабы — «Рисалэи тэYхид» (Бер АллаИка ышану турында трактат) дип атала. Элеге китап Казан федераль университетыныц Н. И. Лобачевский исемендэге фэнни китапханэсендэ саклана. Ул 1904 елда, авторныц вафатыннан соц дистэ елдан артык вакыт узгач, бертуган Кэримовлар басмаханэсендэ басылып чыга10. Китапныц деньяга килYендэ Бэхтияр хэзрэтнец улы, ТYнтэр мэдрэсэсендэ укыган чорда ук астрономия hэм арифметика дэреслеклэре, календарь язып тэмам иткэн, 1898-1903 елларда аларны Кэримовлар басмаханэсендэ hэм Университет нэшриятында нэшер иткэн, берничэ кулъязма дэреслек авторы, озак еллар Вятка губернасы Яца Смэил авылында имам-хатыйп вазифаларын башкарган Мехэммэтзыя Бэхтияровныц роле зур булгандыр дип фаразлыйбыз. Бэхтияр Габдел^элиловныц элеге китабы ислам диненец иц теп кануннарыныц берсе булган тэYхидкэ — бер Аллаhка инану теориясенэ багышлана.

«ТэYхид — "АллаИтан башка тэцре юк" формуласы аша белдерелгэн бербетен hэм бердэнбер АллаИ хакындагы догмат. АллаИныц бик ^п сыйфатлары турындагы ейрэтмэ белэн туры китереп, Аллаhныц берлеген исбат ту меселман шэригате белгечлэре хезмэтлэрендэ зур урын алып тора»11. Гомумэн алганда, гакыйдэ* фэненец иц эhэмиятле бер елеше булган тэYхидкэ багышланган хезмэтлэр хэзерге чорда да шактый денья кYрэ, дини белем бирY системасында аца зур эhэмият бирелэ12. Ислам динендэ терле агым hэм юнэлешлэр кYЗЭтелгэн бYгенге заманда тэYхиднец 1юм аны меселман белем бирY системасында укытуныц эhэмияте тагын да арта тешэ. Эби-бабаларыбызныц дини традициялэрен дэвам ту, аны кыйблабыз итеп кабул ту иц актуаль юнэлешлэрнец берсе булып тора.

Б. Габдел^элилов алда искэ алынган хезмэтендэ меселманнарны тугыз теркемгэ бYлеп, шуларныц бары тик дYрт теркеменэ караганнарын гына («тэYхид хакыйкый», «тэYхид шэргый», «тэYхид фискый», «тэYхид кальби») чын меселманнар дип саный; калган биш теркемгэ кергэннэренец, аныц фикеренчэ, дини карашларын камиллэштерY естендэ эшлэY мэ^бYри. Аларныц кылган догалары, укыган намазлары, гамэллэре дерес булса да, иманнары нык булмау сэбэпле, тэYхидлэре дэ дерес булмас, ди13.

* Тулы бер дин белеме мэктэбенец яисэ аерым бер авторныц догматика 11эм хокукныц теп мэсьэлэлэренэ карата ачык hэм тегэл итеп белдерелгэн карашы. Гакыйдэ догматика, идеялэр, кузаллауларныц узенчэлекле ^ыелмасы буларак, традицион меселман мэгарифенец аерылгысыз елешен тэшкил итэ. Татар дини уку йортларында гакыйдэ теп дэреслэрнец берсе булып тора (кара: Татар энциклопедиясе. - Казан, 2010. - Т. 2. - Б. 38).

Элеге классификация ислам дине белгечлэренец хезмэтлэрендэ чагылыш таба, лэкин алар гомумирэк характерда. «Рисалэи тэухид» атамалар бирелеше ягыннан традицион хезмэтлэрдэн шактый аерылып тора. Чагыштырма анализ татар дин белгечлэренец дини гыйлемне фэнни яктан ацлау, системалаштыруга омтылышлары зур булган дигэн нэти^э ясарга мемкинлек бирэ. Аерым алганда, мондый фикерлэр заманыныц танылган акыл иясе, шагыйрь hэм дин белгече Габдрэхим Утыз Имэни хезмэтлэрендэ очрый14. Ул иманныц дурт дэрэ^эсен аерып карый: тумыштан килгэн иман (иман фитри), ияругэ нигезлэнгэн иман (иман тэкълиди), ацлы, акылга, дэлиллэргэ нигезлэнгэн иман (иман истидляли) hэм чын иман (иман хакыйкый). Элеге классификациялэрнец нигезендэ мэсьэлэне тэухид фэне яки гакыйдэдэн бигрэк, беренче чиратта суфичылык карашларыннан чыгып анализлау ята дигэн нэти^э ясарга мемкин. Бэхтияр эл-Мэмдэли хезмэтендэ тэкъдим ителгэн классификацияне Г. Утыз Имэни тарафыннан билгелэнгэн буленеш белэн чагыштырып карау кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

«Тэухид хакыйкый», Бэхтияр эл-Мэмдэли билгелэвенчэ, пэйгамбэрлэрдэ hэм изге галимнэрдэ була. Тэухиднец элеге тере Г. Утыз Имэни хезмэтлэрендэ искэ алынган «иман хакыйкыйга», ягъни чын иманга охшаган. Ул дэлиллэр талэп итмэгэн иман, аца бик озак вакытлар дэвамында гыйбадэт кылу нэти^эсендэ ирешергэ мемкин. Яисэ АллаИ бэндэсе, ягъни Аллаh тарафыннан сайлап алынган кешенец иманы. Бу дэрэ^эгэ ия булу ечен ул нинди дэ булса кеч, тырышлык куймаска да мемкин. Лэкин ике очракта да ул кешенец узе ирешкэн хезмэте тугел, э АллаИныц рэхим-шэфкате булып санала.

Тэухиднец икенче тере «тэухид шэргый», Бэхтияр эл-Мэмдэли билгелэвенчэ, иман мэсьэлэлэрен белеп, куцел белэн ышанып, тел белэн эйтеп, кефер булган нэрсэлэрдэн тыелып яшэучелэрдэ була. Тэухиднец бу тере Г. Утыз Имэни тарафыннан искэ алынган «иман истидлялига» бик якын тора. Ул АллаИка ышанучы аны узенец акылы белэн таныган hэм ацлы рэвештэ аца табына дигэнне ацлата.

Эченчесе — «тэухид фасыйкый» — Г. Утыз Имэни ейрэтмэлэрендэге «иман тэкълиди»гэ бик якын тора. Аныц эчтэлеге кешенец теге яки бу миллэткэ менэсэбэттэ узен меселман дип санавыннан гыйбарэт. Бу теркемгэ караганнар дини курсэтмэлэрне йола, традиция буларак кабул итэргэ hэм утэргэ, шулай ук утэмэскэ дэ мемкин. Дуртенче тер — «тэухид кальби».

Калган категориялэргэ караганнарны (ягъни «батыйль тэухид» иялэрен) дин гыйлеме кузлегеннэн чыгып караганда иманлы дип атау мемкин булмаса да, Бэхтияр эл-Мэмдэли аларга карата «тэухид» атамасын куллана. Бу, мегаен, Мехэммэд пэйгамбэрнец «Ьэрбер бала иманлы булып деньяга килэ» дигэн хэдисе белэн бэйледер. Г. Утыз Имэни классификациясендэ ул «иман фитри» дип исемлэнэ.

Бэхтияр эл-Мэмдэли «тэухид гамэли вэ фигъли» дип атаган тэухид, авторныц билгелэвенчэ, «"Лэ илаИэ иллэллаЬ" дип эйткэн, шэhадэт кэлимэсен укыган, кеше намаз кыла дип намаз кылган, кеше яхшы эш кыла дип яхшы эш кылган, эмма иман мэсьэлэлэрен белмэгэн»15 кешелэрдэ була, лэкин ул чын мэгънэсендэ меэмин була алмый. Утыз Имэни бу теркем иялэрен «иман тэкълиди» атамасы белэн атый. Куруебезчэ, заманыныц ике зур галименец (искэ алынган хезмэте Бэхтияр эл-Мэмдэлине шулай атарга мемкинлек бирэ) тэухид мэсьэлэлэренэ карата фикерлэре, тулаем туры килмэсэ дэ, алар арасында шактый охшашлыклар табарга мемкин.

Китапныц икенче елешендэ Б. Габдел^элиловныц Пэйгамбэребезгэ дан ^ырлауга багышланган касыйдэсе урын алган.

Шулай итеп, заманында мэктэп-мэдрэсэлэрдэ дэреслек сыйфатында кулланылган «Рисалэи тэухид» китабыныц эhэмияте, беренче чиратта, аныц

ислам дине гыйлеменэ караган Yзенчэлекле, тулы фэнни трактат булуы белэн билгелэнэ. Бер Yк вакытта аны бYгенге дини белем-тэрбия бирY барышында файдалану мемкинлеге дэ зур. Китап танылган татар дин галимнэренец хезмэтлэре арасында hичшиксез Yзенец урынын алырга тиеш. «Рисалэи тэYхид» хезмэте алга таба фэнни чыганак буларак ^ентеклэп ейрэнYгэ лаек. Бу китап заманыныц кYп кенэ имамнарыныц, дин белгечлэренец тирэн фикерле hэм галимнэр дэрэ^эсендэ укымышлы булуларын тагын бер кат раслый.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 3986 эш, 9 кгз.

2. Эхмэтжднов М. Татар шэ^эрэлэре: 2 т. - Казан, 2012. - 1 т. - Б. 108-109, 114, 116, 117.

3. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 247 эш, 2 кгз.

4. Шунда ук, 14 тасв., 149 эш, 1 кгз.

5. Шунда ук, 2 тасв., 3986 эш, 10 кгз.

6. Шунда ук, 92 ф., 1 тасв., 12347 эш, 66 кгз.

7. Шунда ук, 61 кгз.

8. Шунда ук, 66 кгз. арткы ягы.

9. Шунда ук, 119 ф., 1 тасв., 321 эш, 16 кгз.

10. Бэхтияр эл-Мэмдэли. Рисалэи тэухид. Фэрид голяма эл-гаср вэ вахид фазлян эд-дэЬер мелла Бэхтияр мэрхум эл-Мэмдэлинец тээлифэтендэдер. - Казан, 1904. - 8 б.

11. Краткий религиоведческий словарь на русском и татарском языках. - Казань, 2000. - С. 84.

12. Адыгамов Р. К. Исламское вероучение. - Казань, 2010. - С. 6, 8-9.

13. Бэхтияр эл-Мэмдэли. КYрс. хез. - Б. 2.

14. Утыз Имэни Г. Рисалэи мехиммэ. - Казан, 1877. - 346 б.

15. Бэхтияр эл-Мэмдэли. КYрс. хез. - Б. 4.

Рисалэи тэухид*

[...] Эй меэмин-карендэшлэр, вэ эй ахирэт кенендэ мэцге газаптан куркучы юлдашлар! МэгълYм, ЭYвэлэн ки hэркем — ирсэ кирэк ир кеше, кирэк хатын кеше, гакыл иясе вэ балигълыкка ирешмэгэн булса да, балигълар белгэн hэр нэрсэлэрне аерып-аерып белерлек булса, иц ЭYBЭЛ фарыз буладыр тэYхид, ягъни Аллаhы Тэгалэне бер белеп, зате пакь вэ сыйфатларын вэ исем шэрифлэрен инанып икърар итмэк1. Янэ мэгълYм улына ки, бу тэYхид гыйлемлеге иц ЭYBЭЛ «Лэ илаhэ иллэллаh» кэлимэсен эйтмэк илэ буладыр. Алай булса да, моны тел белэн эйтY генэ ^итмидер. Аныц ечен голямаи эhлес-сеннэ2 вэ эл-^эмэгать рэхмэhYм Аллаh Тэгалэ бик тикшереп таптылар. Бу кэлимэ таибэ «Лэ илаhэ иллэллаЬ>ны эйтучелэр тугыз терле диделэр. Шул тугыз терле адэмнэрнец ДYрт терле адэмнэре меэмин, калган биш терле адэмнэре меэмин тугел, батыйль3 тэYхид иялэре диделэр.

Гафлэт4 улынмая, hэркем Yзен бу тугыз кыйсем тэYхид эhленец кайсысыннан булуны бик яхшы ацламак тиеш.

Инде бу тугыз кыйсем тэYхид эhленен эфзаль5 вэ эгълэсе6, ягъни иц эфзаль кыйсемен тэYхид хакыйкый дилэр. Бу тэYхид хакыйкый пэйгамбэрлэрдэ вэ изге галимнэрдэ булыр.

Икенче кыйсемне тэYхид шэргый7 дилэр. Бу тэYхид шул кешелэрдэ булыр, иман мэсьэлэлэрен белеп, куцел белэн ышанып, тел белэн эйтеп, ни дер кефер8 булган нэрсэлэрдэн игътикадан9 вэ гамэлэн, вэ кавелэн вэ фэгълэн10 кефер вэ ширектэн11 бизYчелэр генаhтан саклана торып генаhлы булсалар, тизлек белэн тэYбэ итYчелэрдэ булыр.

* Текст гарэп графикасыннан кириллицага кучергэндэ орфография hэм пунктуация узенчэлеклэре сакланып, кыскартылып hэм хэзерге татар теленэ якынайтып бирелэ (биредэ hэм алга таба кереш мэкалэ авторлары искэрмэлэре).

Эченче кыйсемне тэухид фасыйкый12 диярлэр. Бу тэухид шундый кешелэрдэ булыр, иман мэсьэлэлэрен белеп, кунел белэн ышанып, тел белэн икърар итучелэр, мэгэр фарызларныц бэгъзесен13 кылып, вэ бэгъзесен кылмаслар, генаh булган эшлэрнец бэгъзесен кылып вэ бэгъзесен кылмасалар, бу кеше меэмин фасыйкътыр. Сэламэт иман илэ вафат булса, Аллаh Тэбарэк вэ Тэгалэ ихтыярында: телэсэ гафу кылыр, вэ телэсэ газап кылыр.

Дуртенче кыйсемне тэухид кальби14 диярлэр, ягъни бер кеше мебтэля15 булса, дошман куркытып hэлак кылуына, ягъни иман изhар кылса16, иман мэсьэлэлэрен белеп, эгъзасын hэлак кылам дип дошман ^эберлэсэ, [...] яки бэгъзе ышанып куцелен hич узгэртмичэ, теле белэн кефер изhар кыйлса, бу хэвеф гозер17 шэргый булса, бу кеше меэминдер.

Инде янэ биш кыйсем батыйль тэухидне эйтик.

Эувэлгесен тэухид лэфзый18 дилэр, ягъни «Лэ илэhэ иллалаh» кэлимэсен эйтер, эмма иман мэсьэлэлэрен белмэс, тел белэн икърар итеп, куцел белэн ышанып бу кэлимэнец мэгънэсен фэhемлэмэге вэ дэхи ышанырга фарыз ва^иб19 булган нэрсэлэрне белеп, ацлап, ышанмаклыгы булмас. Намаз кылса да, яхшы эшлэр эшлэсэ дэ, бу тэухид дерес булмас. Аллаh Тэгалэ гыйндендэ20 бу кеше меэмин ирмэс, мэгэр «Лэ илаhэ иллаллаh» диеп эйтуенэ курэ, намаз укыганны куруче булуына курэ, бу кешегэ деньяда шэригатьчэ меселманлык хекемнэре йертелер. Хатын вэ ирлэр мэс^ед ^эмигъларга керер, вафат булса, ^еназасын укылыр, меселманнар зиратына куелыр. Бу кеше Гыйнделлаhу меэмин ирмэс диделэр, мондый кешене хали элзикен21 диделэр. Имде бик яхшы фикерлэп карамак тиеш: куп-куп наданнарныц хэллэре шушы рэвешчэ булуы инсафлы адэмгэ мэгълумдер, имди иман мэсьэлэлэрен белергэ тырышмак тиеш. Бу заманда бетен иманлы булганы юк, шул кеше урыс сабагы укып шегыльлэнуе дерес дигэннэрнец ахирэттэ хэллэре ничук булыр. Бэлки шэригать китапларын куп кургэн гыйлемендэ, гамэлендэ ышанычлы галимнэр каршында бу урыс сабагы берлэн шегыльлэнмэк, элбэттэ, игътикад зэгыйфьлектэн, бэлки калебендэ марыз22 булудан.

Икенче кыйсемне тэухид гамэли вэ фигъли диярлэр. Бу тэухид шундый кешелэрдэ булыр, «Лэ илаЬэ иллэллаЪ» дип эйтерлэр, шэhадэт кэлимэсен укырлар, кеше намаз кыла дип намаз кылырлар, кеше яхшы эш кыла дип яхшы эш кылырлар, эмма иман мэсьэлэлэрен белмэс, фарызны фарыз дип белмэс, фарыз ни нэрсэ, аны белмэс, хэрамны23 хэрам дип белмэс, хэрам ни нэрсэ — аны белмэс. Деньяда бу кешегэ hэм меселманлык хекемнэре йертелер. «Лэ илаhэ иллэллаЪ» дип эйтуенэ курэ. Эмма ГыйнделлаЬу Тэбарэк вэ Тэгалэ бу кеше меэмин булмас диделэр. Инде иманны дереслэргэ тырышмак тиеш, шэригатьчэ белергэ тиешле булган нэрсэлэрне ейрэнергэ тиеш.

Батыйль тэухиднец еченче кыйсемен тэухид кэзиби24 дилэр. Бу тэухид шул кешелэрдэ булыр, китабы имансызлар кабиленнэн нитэккем25 китаби имансызлар, пэйгамбэрлэрнец бэгъзесенэ ышаналар, вэ бэгъзесенэ ышанмыйлар. Ушандак26 бу кешелэр гэрчэ «Лэ илаhэ иллэлаh» дип эйтсэлэр дэ, зарурияттэн дин булып инанырга фарыз ва^иб булган27 нэрсэлэрнец бэгъзесенэ ышанып, вэ бэгъзесенэ ышанмаганнары ечен, гэрчэ ышанмаганлыклары наданлыктан булса да, ейрэнергэ кеше бар ^ирдэ наданлык гозере28 шэргый тугел диделэр, мондый кеше меэмин булмас диделэр.

Имде мэгълум булына, Аллаhы Тэгалэдэн Пэйгамбэребез (салаллаhу галэйки вэссэлэм) hэрберсенэ китер дисэ, барчасына эувэл кыскача иман китереп, ышанып, моннан соц аерып-аерып белеп ышанырга лязем29.

Батыйль тэухиднец дуртенче кыйсемен тэухид нифакъкый30 дилэр. Бу шундый кешелэрдэ булыр, «Лэ илаhэ иллаллаЬ» дип эйтерлэр, куцеле белэн мэгънэсен ацламаслар, ышанмаслар, нитэккем имансызлар меселманнардан ишетеп эйтерлэр. Калебендэ кефер теле берлэн тэухид кэлимэсен эйтуе ечен монафыйклар31 тэухиде буладыр. Мондый кеше имансызларныц иц яманы эшдэдер, адэмнэрне мэгърур кылдыклары ечен.

Батыйль тэухиднец бишенче кыйсемен тэухид икраhе32 диярлэр, ягъни кечлек белэн эйтер. Бу тэухид шундый кешелэрдэ булыр, мэсэлэн, бер фа^ирне33 кэлимэн

таибэ34 «Лэ илЛы иллаллаЪ>ны эйтергэ кeчлэрлэр, кыстарлар, ирексез итэр. A^arf5 телэп, ^еп ышанып итмэс, 6у мeбaрэк кэлимэне эйтсэ дэ, аслан мeэмин ирмэс диделэр.

[...] Имде мэгълYм булына ки, шэригатьчэ иман дeрес 6улып, axирэгтэ мэкъ6уль 6улынып36, могтэбэр37 6улуыньщ голямаи эhле сeннэт вэл-^эмэгать каршында сигез шартлары бардыр. Эгэр 6у сигез шартлар бyлмaсa, иман сэxиx38 бyлмaс диделэр.

1) ЭYвэлге шарты иманда hэмишэ39 сэбатлы40 бyлмaк. Aныц eчен, эгэр бер кеше бер микъдар заманнан сон кeфери ният итсэ, шул заман имансыз 6улыр.

2) Икенче шарты ышанырга фарыз вэ^иб бyлгaн иман мэсьэлэлэрендэ ^эзем итмэк41, ягъни hичшиксез xeкем итмэк. Aнын eчен бер кеше иман мэсьэлэлэрендэ шик вэ шeбhэ кылса, ул кеше мeэмин ирмэс, иманы сэxиx бyлмaс.

3) Эченче шарт игътикади42 эhле эл-сeннэт вэл-^эмэгатьтэн булган галимнэрнен игътикадына мотабыйкъ43 вэ муафыйкъ44 булмак. Aнын eчен бер мeэминнец игътикады эhле эл-сeннэт вэ эл-^эмэгать игътикадына мотабыйкъ вэ муафыйкъ булмаса, xaк мэзhaбтэн имэс45, эгэр зарурият диннэн булган мэсьэлэгэ инкяр кылучы булса, имансыз булыр. Вэ эгэр зарурият дингэ инкарь xэденэ46 ^итмэсэ, эhле эс-сeннэт вэ эл-^эмэгать игътикадына муафыйкъ булмаган игътикадта булса, залалэт47 эhле булып, эhле ^эhэннэмнэн булыр.

4) ДYртенче шарты — Aллahы Тэгалэдэн куркып, eмет итмэк арасында булмак. Aнын eчен Aллahы Тэгалэдэн курыкмау hэм Aллahы Тэгалэнен рэxмэтеннэн eмет кисмэк — тафердер.

5) Бишенче шарты — ^ан бугазга килмэстэн борын иманлы булу. Aнын eчен ^ан бугазга килгэч, иман сэxиx булмас.

6) Aлтынчы шарты — кояш мэгърибтэн тумастан борын иманлы булу. Aнын eчен кояш мэгърибтэн туганнан сон иман китермэк сэxиx булмас.

7) Жиденче шарты — заруриятсез касд48 жтьяры илэ Aллahы Тэгалэ вэ рэсуле тэкэзиб49 вэ голэмэт кэфернен CYЗлэре вэ фигыльлэре — боларныц барчасыннан сакланмаклык. Эгэр бер мeэмин заруриятсез боларнын берсен Yзенен жтьяры илэ кылса, иманы фасид50 булыр.

8) Сигезенче шарты — игътикади шэригатьтэн алынып, шэргъ шэрифкэ51 муафыйкъ булмак.

Имде бу шартлар булынган кемсэ Yзе xaк мeэмин дия, вэ бэн мeэминем xaккaн дия, Иншаалла^ мeэминем димия шeбhэ иxтимaлы белдерэдер. Эмма тээвилне52 белгэн, галим кеше эйтсэ, зарар юктыр.

[...] Aллahy ^эл ^элалэ кэлэм кадимендэ боерды: «Вэ мээ xaлэктYл-^иннэ вэл-инсэ иллээ лийэгъбYДYYн>>*.

Бу аятьнен мэгънэсе тэфсирлэрдэ язылмыштыр. Бу адэмнэрне вэ ^еннэрне яратмакта xикмэт шушыдыр, ягъни Aллahы Тэгалэне танып гыйбадэт итмэктэ булсыннар. Имде Aллahы Тэгалэне танып, гыйбадэт кыйлып, Ходай газзэ вэ ^эл дэргэxендэ53 мэкъбуль булынып54, инсан камил вазаифе инсания вэ гобудия тэртибен фэhемлэп, тэxсыйль итеп, Aллahы тэбарэк вэ Тэгалэгэ xaлис55 кол вэ рэсYле экрам56 вэ нэбии57 мexтэрэм сaлaллahy Тэгалэ гaлэйhи вэ галэ^и вэссэлэмгэ eмет булмак ляземдер. MэгълYм булына, голямаи эhле эс-сeннэт вэ эл-^эмэгатьнец бик мexaккыйкълaры58 вэзаифе инсания вэ гобудияне шэригъ-шэрифчэ алты дэрэ^э диделэр. Бу алты дэрэ^энец бере-береннэн мeкaддэм59 бу тэртипкэ шэриган ригая60 ляземдер. Бу алты дэрэ^энец ЭYвэлгесе эhле сeннэт вэл-^эмэгать мэзxэбенчэ игътикадны дeреслэп, бeтен иманлы булып таферне тэрк итмэк61.

Имде иман мэсьэлэлэрен ищмалэн62 вэ тэфсыйлэн63 белYне эстэгэн кеше бу фэкыйрь мин галл вэ^е64 xэкыйрьнен65 «тэxфэ лил-сыйбиян бибаянил-иман» рисалэсенэ карап белер: Yзебезнец болгар теленчэ мэстурдер66.

Икенче дэрэ^э — барча фарызларны белеп эда кылып67, вэ барча xэрaмнaрны тэрк итмэк.

* «Зарият» CYрэсенец 56 аяте: «Мин ^еннэрне дэ, кешелэрне дэ бары тик Мица сэ^дэ итсеннэр дип яралттым» (кара: Батулла Р. Коръэн аятьлэренец татарча мэгънэлэре. - Казан, 2012. - 344 б.).

Эченче дэрэ^э — вэ^иб булган нэрсэлэрне белеп hэм эда кылып, барча мэкруh вэ тэхрими68 илэн мэкруh булган нэрсэлэрне тэрк итмэк.

Дуртенче дэрэ^э сеннэтлэрне белеп эда кылып, мэкруh булган нэрсэлэрне вэ бидгатьлэрне69 тэрк итмэк.

Бишенче — местэхэблэрне70 белеп, эда кылып, ^эмигъ малаигны лязем тэрк итмэк.

Алтынчы дэрэ^э Аллаhы Тэгалэнец зикере илэн мэшгуль булмак. [...] Дэхи мэгълум улына, бу алты дэрэ^э илэн Аллаhу Тэгалэгэ гыйбадэт эйлэмэк hэр меэмин кемсэнец шэриган71 вазыйфасыдыр. [...]

Тэммэт. АллаhYммэ салли галэ сэед эл-халэк Мехэммэд уэ галэ элики вэссэлам кад вакага эл-фираг ган тэсвид hэзиhи-н-несхал-мэусумэ би-рисалэ эт-тэухид кад элфэ эш-шэех Фэридетдин Бэхтияр Эл-мэмдэли б. Габдел^элил б. Габдулла б. Котлы эл-Юртыши кэнэ вафатуhу фи 1890 сэнэ мин эл-миладия уэ фи-лйумис-сани гашэр мин эттэшрин эл-эувэл нурулла мэркадэhу*.

Бэхтияр эл-Мэмдэли. Рисалэи тэухид. Фэрид голяма эл-гаср вэ вахид фазлян эд-дэhер мелла Бэхтияр мэрхум эл-Мэмдэлинец тээлифэтендэдер. -

Казан, 1904. - Б. 2-7.

CYMEK:

1. Икърар итмэк — тану.

2. Голямаи эhлес-сеннэ — сеннэт (Мехэммэт пэйгамбэр сузлэре) галимнэре.

3. Батыйль — бозык, чын булмаган.

4. Гафлэт — игътибарсызлык, ваемсызлык.

5. Эфзаль — иц яхшысы.

6. Эгълэ — иц югары.

7. Тэухид шэргый — Шэригатькэ бэйлэнешле.

8. Кефер — Аллаhка ышанмау, динсезлек.

9. Игътикадан — чын куцелдэн, ышанып.

10. Гамэлэн, вэ кавелэн вэ фэгълэн — телдэн hэм эш белэн.

11. Ширек — куп аллага ышану, мэ^усилек.

12. Фасыйкый — бозылган, начар.

13. Бэгъзесе — кайберсе.

14. Кальби — йерэккэ, куцелгэ бэйлэнешле.

15. Мебтэля — бэхетсезлеккэ дучар, кайгыга тешкэн.

16. Изhар кылу — курсэту, ачып салу.

17. Гозер — ялынулы.

18. Лэфзый — сузгэ караган, сузгэ бэйле.

19. Ва^иб — тиеш.

20. Гыйндендэ — каршысында.

21. Хали элзиhен — хэтердэ тотучы.

22. Марыз — авыру.

23. Хэрам — шэригать тарафыннан тыелган эш-гамэллэр.

24. Тэухид кэзиби — ялган.

25. Нитэккем — ничек, ни рэвешле.

26. Ушандак — шулай ук.

27. Ва^иб — тиешле, шиксез утэлергэ тиешле, эшлэнми калмаска тиешле эш, бурыч.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

28. Гозере — сылтау, ялынулы.

29. Лязем — тиеш, кирэк, мэ^бури.

30. Нифакъкый — икейезле, монафыйк.

31. Монафыйк — икейезле.

* Тэмам. Йа Алла^ Мехэммэдне hsi« аныц гаилэсен ярлыка hэм сэламлэ, «Рисалэи тэухид» трактатыныц ка-ралама несхэсе тэмам булды, аны диннец иц атаклы шэехе Бэхтияр эл-Мэмдэли б. Габдел^элил, б. Габдулла, б. Котлы эл-Юртыши тезеде. Аныц вафаты 1890 елда, милади буенча октябрь аеныц 12нче кенендэ (архив до-кументлары буенча 13 ноябрьдэ), Аллаhныц нуры каберлэрен киц итсен!

32. ИкрЛе — ирексезлэY, кечлэY.

33. Фа^ир — бозык эшлэр эшлэYче.

34. Кэлимэн таибэ — тэYбэгэ китерYче.

35. Аслан — беркайчан да.

36. Мэкъбуль булыну — кабул ителу.

37. Могтэбэр — игътибарга лаеклы.

38. Сэхих — чын, дерес.

39. Ьэмишэ — hэрвакыт.

40. Сэбатлы — тотнаклы, нык.

41. Жрзем итмэк — кискен карарга килY.

42. Игътикади — чын куцелдэн ышанган.

43. Мотабыйкъ — туры килгэн.

44. Муафыйкъ — яраклы.

45. Хак мэзhабтэн имэс — туры юлдан булмас.

46. Хэд — чик, кырый.

47. Залалэт — начарлык, бозыклык.

48. Касд — ният, телэк; явыз ният.

49. Тэкэзиб — ялганчы.

50. Фасид — бозылган.

51. Шэргъ шэриф — шэригать игътибары.

52. Тээвил — CYЗнен эчтэлеген ялгыш ацлату.

53. Дэргэх — бусага.

54. Мэкъбуль булынып — кабул ителгэн.

55. Халис — чын, саф.

56. РэсYле экрам — хермэт иясе.

57. Нэбии — пэйгамбэр.

58. Мохаккыйкъ — ейрэнучелэр.

59. Мекаддэм — алда баручы.

60. Ригая — игътибар.

61. Тэрк итмэк — туктату.

62. И^малэн — кыскача.

63. Тэфсыйлэн — тэфсиллэп, ^ентеклэп.

64. Вэ^е — хермэткэ лаек.

65. Хэкыйрь — кадерсез.

66. Мэстур — язылган.

67. Эда кылып — Yтэп.

68. Тэхрими — хэрам булган, тыелган.

69. Бидгать — яца гадэт.

70. Местэхэблэр — ^зэл, яхшы кYренэ торган эшлэр.

71. Шэриган — шэригать алдындагы.

Публикацияне педагогика фэннэре кандидаты Лэлэ Мортазина, тарих фэннэре кандидаты Рамил Эдhэмов эзерлэделэр

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.