Научная статья на тему 'Г. ГОБАЙДУЛЛИН БОЛГАР КАБЕР ТАШЛАРЫ ТУРЫНДА'

Г. ГОБАЙДУЛЛИН БОЛГАР КАБЕР ТАШЛАРЫ ТУРЫНДА Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
36
13
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ГАЗИЗ ГУБАЙДУЛЛИН / БУЛГАРО-ТАТАРСКАЯ ЭПИГРАФИКА / ИСТОРИЯ / НАДГРОБНЫЕ КАМНИ / ЭПИТАФИИ / ЯЗЫК / ПАМЯТНИКИ / КУЛЬТУРА

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Гайнeтдинов Айдар Марсилевич

В этом году исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского ученого Газиза Губайдуллина (1887-1938). Статья посвящена научной работе ученого по изучению эпиграфического наследия Республики Татарстан. Данный вид исторического источника играет важную роль в изучении истории, культуры, языка татарского народа. Традиция установки надгробных камней с надписями на арабской графике в Поволжье пришла вместе с золотоордынской цивилизацией. Именно в период Золотой Орды в наших краях широко распространилась эта традиция и продолжается по сей день. В 1923 г. Г. Губайдуллин опубликовал свою статью о булгарских камнях в труде «Татар әдәбияты тарихы» (История татарской литературы). В 1925 г. издание с некоторыми сокращениями и добавлениями было переиздано. В данном исследовании Г. Губайдуллин приводит описание ряда эпиграфических памятников, делит язык булгаро-татарских эпитафий на несколько групп. В данной статье читателям предлагаем ознакомиться с работой Г. Губайдуллина, опубликованной в 1925 г. и переведенной автором данного исследования на современный татарский язык. Предложения, которые были в издании 1923 г., исследователем были включены в текст и были выделены курсивом.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Г. ГОБАЙДУЛЛИН БОЛГАР КАБЕР ТАШЛАРЫ ТУРЫНДА»

УДК 930.27:94(470.41)

Г. Гобэйдуллин болгар кабер ташлары

турында

А. М. Гайнетдинов,

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты, Казан, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

G. Gobaydullin about Bulgarian tombstones

A. M. Gaynetdinov,

Sh. Mardzhani Institute of History of Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Аннотация

В этом году исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского ученого Газиза Губайдуллина (1887-1938). Статья посвящена научной работе ученого по изучению эпиграфического наследия Республики Татарстан. Данный вид исторического источника играет важную роль в изучении истории, культуры, языка татарского народа. Традиция установки надгробных камней с надписями на арабской графике в Поволжье пришла вместе с золотоордынской цивилизацией. Именно в период Золотой Орды в наших краях широко распространилась эта традиция и продолжается по сей день. В 1923 г. Г. Губайдуллин опубликовал свою статью о булгарских камнях в труде «Татар эдэбияты тарихы» (История татарской литературы). В 1925 г. издание с некоторыми сокращениями и добавлениями было переиздано. В данном исследовании Г. Губайдуллин приводит описание ряда эпиграфических памятников, делит язык булгаро-татарских эпитафий на несколько групп. В данной статье читателям предлагаем ознакомиться с работой Г. Губайдуллина, опубликованной в 1925 г. и переведенной автором данного исследования на современный татарский язык. Предложения, которые были в издании 1923 г., исследователем были включены в текст и были выделены курсивом.

Аbstract

The article is devoted to the scientific work of the famous Tatar scientist Gaziz Gubaydullin (1887-1938), who made his scientific contribution to the study of the Tatar tombstones of the 13th -14th centuries. The relevance of the study lies in the fact that this year marks the 130th anniversary since the birth of G. Gubaydullin. Currently preserved are the objects of historical and cultural heritage, including the epigraphic monuments of the Golden Horde, written in Arabic script. Apparently, they have an important role in the study of the history, culture and language of the Tatar people. The tradition of installation of tombstones with inscriptions in Arabic script came to the Volga region together with the Golden Horde civilization. It was during the Golden Horde period in our land that this tradition widely spread and has been continuing up to now. G. Gubaydullin published his article on Bulgarian stones called "Tatar edebiety tarihi" ("History of the Tatar literature") in 1923. The publication was reprinted with some boiling and supplements in 1925. The

present study contains G. Gubaydullin's description of a number of epigraphic monuments and division of the language of the Bulgar-Tatar epitaphs into several groups. Interesting scientific observations of the scientist are of great importance for historians, philologists and art historians. We have translated the article containing two editions of "History of the Tatar literature" from Arabic to Cyrillic. Moreover, we present the article published in 1925 by G. Gubaydullin to readers. The proposals, being a part of the edition of 1923 but not included into the 1925 edition, are included in the text and italicized. For the easiness of perception the article of G. Gubaydullin is translated into the modern Tatar language, sentences in Arabic are translated into Tatar as well.

Ключевые слова

Газиз Губайдуллин, булгаро-татарская эпиграфика, история, надгробные камни, эпитафии, язык, памятники, культура.

Keywords

Gaziz Gubaydullin, Bulgar-Tatar epigraphy, history, tombstones, epitaphs, language, monuments, culture.

Атаклы татар галимнэре Газиз Гобэйдуллин (1887-1938) haM Гали Рэхимнец (1892-1943) 1923, 1925 елларда «Татар эдэбияты тарихы» дигэн саллы хезмэтлэре денья кYргэн. Аньщ 1923 елда чыккан беренче томындагы икенче бYлектэ татар эдэбияты мэсьэлэлэре генэ тYгел, борынгы язма чыганаклар, тел ядкэрлэре дэ тикшерелеп ейрэнелгэн, шул исэптэн борынгы ташъязмалар хакында да «Болгар кабер ташлары» исемле бик кызыклы мэкалэ басылган. Белгэнебезчэ, Г. Гобэйдуллин hэм Г. Рэхим берничэ фэнни оешмада, гыйльми ^эмгыятьлэрдэ зур фэнни эш алып барган. Мэсэлэн, Казан университеты каршындагы Татарстанны ейрэнY ^эмгыятендэ hэм Тарих, этнография, археология ^эмгыятендэ эшлэY дэверендэ Г. Рэхим 1927-1928 елларда берничэ фэнни экспедициядэ катнашып, шактый ^п эпиграфик истэлеклэрне ейрэнгэн, шуннан соц аныц бер-бер артлы шуларга багышланган мэкалэлэре денья кYргэн1. Атаклы эпиграфист буларак танылса да, «Татар эдэбияты тарихы» хезмэтендэ урын алган «Болгар кабер ташлары» мэкалэсен Г. Рэхим тYгел, э Г. Газиз, ягъни Газиз Гобэйдуллин язган, дип кYрсэтелгэн2. Димэк, соцыннан Г. Рэхимнец болгар-татар эпиграфикасы белэн кызыксынып китYендэ hэм шул елкэдэ югары дэрэ^элэргэ ирешYендэ Г. Гобэйдуллинныц элеге мэкалэсе сэбэп hэм этэргеч булган hэм нык тээсир иткэн, дип эйтергэ ^ирлек бар.

Г. Гобэйдуллин Идел буенда иц борынгы тел ядкэрлэре - «Куман мэ^мугасы» hэм ярлыклар белэн бергэ Болгар олысыныц борынгы ташъязмаларын да анализлап, телен тикшереп, кайбер нэти^элэр чыгара. Ташъязмаларныц телен ул еч теркемгэ бYлэ: гарэп телендэге язу; чыгтай теленэ якын тел; чуваш, чыгтай hэм татар теллэре катышкан тел. Автор терле гипотезалар китерэ hэм hэркайсыныц ни кадэр дэлилле икэнлеген тикшерэ, кызыклы фикерлэрен эйтэ.

1925 елда чыккан «Татар эдэбияты тарихы. Феодализм дэвере» китабында да Болгар кабер ташлары хакында нэкъ шул ук мэкалэ басылган3. Нигездэ, ул моцарчы чыккан мэкалэсе белэн тэцгэл килэ, тик анда кайбер урыннары кыскартылган, кайбер ^емлэлэр естэлгэн.

Укучыларга Г. Гобэйдуллинныц фикерлэрен белY кызык булыр, дигэн уй белэн без бу мэкалэлэрне гарэп графикасыннан кириллицага кYчердек. Болгар ташлары

хакындагы мэкалэлэрнец кайсысын бирергэ - 1923 яки 1925 елда чыкканынмы -дигэн сорау туды. Гадэттэ, галимнэрнец соцгырак дэвердэ язылган мэкалэлэре камилрэк, тулырак була, ченки авторныц соцыннан фикере Yзгэрергэ, кайсы да булса мэсьэлэдэ ялгышканын ацларга яисэ яца фактлар табылырга мемкин. Шул сэбэпле, без 1925 елда язылган мэкалэне бирергэ булдык. Тик шулай да 1923 елгысында булган, эмма 1925 елгысында кыскартылып, тешереп калдырылган ^емлэлэрне барыбер ^эя эчендэ язып, курсив белэн билгелэдек. Ул ^емлэлэр hэм фикерлэр дэ безнец ечен эhэмиятле, кызыклы булып кYренде. Шунысы да бар: алар китапта урын ^итмэY яисэ темага бик туры килмэY сэбэплэре белэн генэ тешереп калдырылган булырга да мемкин.

Укучыларга ацлавы >^ицел булсын ечен, текстны хэзерге телгэ яраклаштырып бирдек. Гарэп телендэге ^емлэлэр татар теленэ тэр^емэ ителде.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Гали Рэхим: тарихи-документаль, эдэби hэм биографик ^ыентык / Тез. Р. Мэрданов, И. Ьадиев. - Казан: Дыен, 2008. - Б. 214-293.

2. Рэхим Г., Газиз Г. Татар эдэбияты тарихы: Беренче ^илд. Борынгы дэвер. Икенче бYлек. - Казан: Татарстан Совет Социалистик Ж¡емhYриятенец дэYлэт нэшр., [1923]. -Б. 241.

3. Рэхим Г., Газиз Г. Татар эдэбияты тарихы: Феодализм дэвере. Икенче басма. -Казан: Татарстан матбугат hэм нэшрият комбинаты, 1925. - 316 б.

Болгар кабер ташлары

(Унынчыгасырнъщ башыннан бирле шулзаманныц сэYдэгэрhэммэдэни гарэп хилафэте1 белэн мвнэсэбэт, 922 нче елдан алып рэсмэн2 исламият кабул итеп габбасиларныц протектораты астына керYлэре Болгарда ислам мэдэниятен щэйде. Табигый, гарэп сэYдэгэрлэре болгарларнымэдэни ясарга, протекторатны саклар ечен дэ аларны чын мвселман ясарга тырыштылар. Ченки гарэплэрнец икътисади мэнфэгатълэре шунда булды: гарэп мэдэниятен болгарларныц кабул итYлэре гарэп-болгар сэYдэсен арттырасы мэгълYм иде. Шуныц ечен Багдад, Басра, Шам факториялэре шималънец3 бозлы урманнарына илтеп мэчет, мэдрэсэлэр салдылар; шул ук урыннарга меселман фэкыйЫэре4, галимнэре килеп утырдылар; хэтта анда шэкертлэр дэ щитештереп болгарларныц Y3 араларыннан галимнэр дэ пэйда булдылар. Ниhаятъ, Болгарныц казые, миллияте мэгълYм тYгел Ягъкуб бине Ногъман исемле кеше Болгарныц тарихын да язган. ЭбYХэмид эл-ЭндэлYCи 529нчы ^щридэ бу кеше белэн курешкэн hэм куп тарихи материал алган. Моннан башка Болгар йортында тыйб5 эсэрлэре язылганы да мэгълYм. Шулай ук Мэрщани «Местэфад»ыныц беренче щилдендэ6 Болгарга нисбэт бирелгэн бик куп галим hэм фэкыйЫэрец исемнэрен hэм аларныц эсэрлэрен зикер кыла7. Лэкин бу эсэрлэрнец берсе дэ болгар теркисе белэн язылганы мэгълYм тYгел. Шиксез, боларныц эчендэ теп Болгар кешелэре булса да, кубрэге Болгар ханы сараенда щылы урын табып килеп сыенып, аларныц меценатлыгы белэн файдаланып торган кешелэр булыр).

Болгар Иле татар-монголлар тарафыннан истиля ителеп8, Алтын Урданыц бер провинциясе булып эверелгэннэн соцгы дэвердэн безгэ Борынгы Болгар туфрагындагы иске зияратларда байтак эгъля9 язулы, матур эшлэнгэн кабер

ташлары сакланып калган. Боларныц теркичэ булганнары бары сигезенче 1ш^ринеке, ягъни милади 14 нче гасырныкы гына. Жиденче (13 нче) гасырныкылар булса да, аларныц текстлары гарэпчэ генэ. Бары тик меэррих10 Гайнетдин Эхмэров тапкан hэм укыган ташлар арасында бер генэ 642 нче hи^ри тарихлы, эмма Yзе чын теркичэ булганы бар. Бу ташныц укылган кадэрлесе шушы: «...алдында 84 йэшендэ гадэде тарих алты йез кырык икедэ 642».

Бу кабер ташлары кYбесе «селес», беразы «куфи» хат11 белэн, кайсысы исэ ике терле хатныц катышуыннан хасил булган язу белэн язылганнар. Тел ягыннан болгар ташларын ечкэ бYлэргэ мемкин: аларныц чат гарэпчэ язылганнары бар; без болары хакында сейлэмибез. Икенче теркеме булса, чыгтайчага маил12 бер шивэдэ13.

XIVгасыр кабер ташы. Фото авторныц шэхси архивыннан.

A 14th century tombstone. The photo is submitted by the author of the article.

Бу теркеме ечен бер-ике мисал алабыз: «БYлэр Тай ибне Тамшак бик зийарати торур Тэцрига васыл мэсрур кылыйб КэYCэр шэраби белэ кандурсын вафати рэ^эб ахырыйнда тарих йити ЙYЗ йегерми туртдэ».

Моньщ теле бераз татарча катыш чыгтайча. «Йити, турт» рэвешлэре, тавышларныц муафэкатенец14 юклыгы («Тэцрига») моны яхшы исбат итэлэр (бу ташныц чыгтайчасы hэм урысчага тэрщемэсе Березинныц «Булгары на Волге» дигэн эсэренец 38 нче сэхифэсендэ), лэкин чыгтайча «кандургай» урынына монда татарча «кандурсын» формасы килэ, лэкин кайсысында чыгтай формаларыныц татарча белэн бергэ ^эщб15 терки формалары белэн дэ катышканын очратабыз. Мэсэлэн: «Болгари Муса углы рэ^эб зийарати торур. Тэцрига васыл рэхмэте эгърикъ кыйлсун амин ахыйр вафати бирелмеш тарихка йити ЙYЗ йегерми тукузында ирди»; монда без чыгтай формалары белэн бергэ «бирелгэн» урынына «бирелмеш», «кыйлгай» урынына «кыйлсун» формаларын очратабыз. Болгар ташларыныц иц бизэкле, еслYб16 белэн тэртиб ителгэннэреннэн17 булган бер ташта да без шул чыгтай hэм татар шивэлэренец катышуын курэбез: «hYвэл-хэйЙYл-лэзии лээ йэмYYт йигитлэр кYрки кYцеллэр Yзки галимлэрни агырлаган йэтим тол YксYЗлэрни асраган Муса углы алтунчы Шэhидулла зийарати торур (без Березинча укымадык; ул «Шэhидулла»дан соц «Баси торур би» дип укый, без «зийарати торур» дип укыйбыз, ташныц рэсеме шулай укырга имкян18 бирэ) .. ^иммэт кыйлсун шэhре рибигыль-ЭYвэлнец уртасында тарихка 717».

Эгэр бу саф теркичэ булган язуларны тикшереп карасак, кYрэбез ки: аларныц теллэре ифрат чыгтайчага якын. Шул ук чакта тYбэндэ сейлэнэчэк «Кодекс Куманикус»та сакланып калган

19

кыпчак теленец нэмунэлэренэ дэ бик якын. Моны исбат итY ечен Лука Ин^иленнэн бер катганы20 алыйк: «Ари («ару, пакь, мекаддэс» мэгънэсендэ булырга кирэк) Лукас айтир ... качан Христус тугды килде фирештэ йиздан21 айти кYЧYчигэ кем куйлар кYтэр». Моннан кYренэ ки: кыпчак-куманнарныц теле дэ чыгтай теленэ шактый якын булган икэн. Ченки 14 нче гасырныц башында язылган, халык ечен тэртиб ителгэн бер эсэрне эдэби чыгтай теле яисэ аныц тээсире белэн язылган дип эйтеп булмый. Бу ике халыкныц шивэсендэ табигый якынлык бар; димэк болгарларныц теле дэ

Фото авторныц шэХси архивыннан. половецларныкы тесле чыгтайчага

. , . , , якын булган булырга кирэк. Лэкин

A 14th century tombstone. The photo is submitted by the author of the article. толгарларга турыдан-туры чыгтаи

тээсире булуын ихтимал тотарга да хакыбыз бар. 13 hэм 14нче гасырларда Урта Азиянец ^п ^ирлэре Жу^и олысы кулында булганга, Ж^у^и угыллары белэн чыгтай угыллары сэлалэлэре22 ясаган патшалыклар арасында солых хекем сергэнгэ, Урта Азия белэн Болгар арасында куэтле сэYДЭ барды; шушы гасырларда сэYДЭгэрлэр артыннан Yзлэренец мэгънэви маллары булган гыйлем, дин, тыйб белэн акча эшлэYчелэр дэ килеп тордылар. (Моцарга бик яхшы, ачык дэлил шушы: Башкортстанда, Дим буенда «Чишмэ» hdM «Кара Якуб» авыллары янында бер кабер ташы бар. Бу таш иске каберстанда бер тврбэ эчендэ утыра. Тврбэ юнылмаган таштан Болгар гыймарэтлэре23 рэвешендэ салынган. Шундагы кабер ташы встенэ кабартып гарэп телендэ тYбэндэге CYЗлэр язылган: «Эл-гаадил фиил-эхкээми хащи Хвсэйен бик минэл-эмрил-кэбиир Гомэр бик Твркестани эл-мэрхYYм АллааhYммэр-хэмhY рахмэтэн вээсигатэн вэк-римhY бил-гафви вэ мэгъфираh тYвYффийэ фиил-эййээмит-тээсигый фии шэhрил-Мэбээх сэнэтэ эрбэгыыйнэ вэ иснэтэйни вэ сэбгый мийэh». Димэк, бу таш шул ук сигезенче гасры hищринеке24; ягъни безгэ мэгълYм булган Болгар ташларыныц кубесе белэн гасырдаш. Аныц вслYбе дэ Болгар ташларыныц вслYбенэ охшашлы, хэтта «мийэh» CYзенец ялгыш имлясы да бу ташта тэкрар ителэ25. Швбhэсез, бу кеше асыл твркстанлы булса да, Болгар иленэ тэгаллекълы26 зат булгандыр; ихтимал, ул Тврекстаннан килеп башкортлар арасына ислам тарату белэн мэшгуль булган кешелэрдэн берседер.

ташы.

Аныц каберенец изге булып хисаплануы да шуцарга дэлил була ала. Шуныц шикелле Тврекстаннан килгэн «ЭYлиялэр»нец Болгар илендэ булганлыгын Хисамеддин Мвслиминец «Тэварихе Болгария»сеннэн дэ курэбез. Менэ шул ташта без чыгтай шивэсендэ бер нэзым27 очратабыз. Баштагы тврекчэ ике юлы вэзен28, кафия29 ягыннан начар тэртиб ителгэн. Оченче, дYртенче юлы гарэпчэ, соцгы ике юлы тагы твркичэ булып, гарэпчэ нэзымнарныц тэрщемэсе булырга о[х] шый: «Нилэр касыйдан йа мэлигъ тэким качар, Камуга бер YЛYм сэгати Yнкэр (бу бэетнец вслYбе «Кудатку белек» шигырълэрен искэ тешерэ)». «Эраа дYнйээ хэраабэн бил-игътибээри Фэ-лээ йэбкаа мYдээмэн фиил-караари». «Курэмен двнйаны вэйранэ бары, hэмишэ бакый ирмэс йук карары»).

бченче терле Болгар кабер ташларында тарих-ел исемнэре, ягъни саннар чувашчага маил, калган CYЗлэр чыгтай hэм татарча CYЗлэрдэн гыйбарэт булган катыш тел белэн тэртиб ителгэннэр. Чыгтайчага маил телле башка ташлардагы гарэпчэ «ибне, бине» CYЗлэре урынына боларда татарча «ул» (ули-улы) дип язылган. Бу нэYгъ30 ташлардан да берничэ мисал алыйк:

«hYвэл-хэйЙY лээ йэмурт Йосыф ул Мехэммэд ул Исмэгыйль зийарати торур рахимэhYллааhY галэ^и рахмэтэн вээсигаh фани денйадин бакый ахирэткэ рихлэт тындуы тарих ^ийат ^ур ван тувату».

«Хайрэтгу Сира^ йувари ул Йагкуб йувари ул ЭЙYб йувари ул Хэсэн йувари ул Мехэммэдмир МэхмYД тарих ^ийат ^ур».

«Биктимер ул Ху^а Бэйрэм зийарати торур рахимэhYллааhY Тэгаалээ галэ^и рахмэтэн вээсигаh вафати бил^си ^ийат ^ур».

«Эл-хYкмY лиллээhил-галиййил-кэбиир - мирза ИбрЛим ана ул шэhид -ха^ белYб (Ашмарин «белYге» дип укый. - Болгары и чуваши. - С. 90) ... рахмэтулла^и галэ^и рахмэтэн вээсигаh вафат йатуы тарих ^ийат ^ур жийар маныш ж;ал мехэррэм 1 нче искене^ кYЭн ати (иде)» (без Хвсэен Фэезхановча кучердек).

Менэ шушы саннарныц hэм бэгъзы31 CYЗлэрнец ни чыгтайча 11эм ни дэ татарча булмавы галимнэрне тэмам шаштырган. Элек «^ийат ^ур»ны «^ийэти ^ЭYP» (пришествие угнетения) дип укыганнар. Имеш без «^ийат ^ур»ныц хэрефлэрен эб^эд хисабы белэн санга алмаштырып ^ыйсак, hи^ри 623 нче ел (1226 милади) килеп чыга. Бу ел исэ татар-монголларныц Болгарга hежYм кылып ^имергэн елы. Шуныц ечен, имеш, болгарлар моны гарэпчэ «^ийат ^ур» дип атаганнар. Лэкин Хесэен Фэезханов Yзенец урысча бер мэкалэсендэ бу саннарныц чувашча булуы ихтималын белдергэн. Шуныц соцында местэшрикълар32 арасында болгарлар теленец чуваш теленэ якын бер тел булганлыгы фикере кечэеп киткэн. Бу дэгъваларын исбат [итY] ечен алар башка дэлиллэр дэ эзли башлаганнар (бу хактагы фикерлэрне Смолинныц «Болгарларныц чувашлыгы мэсьэлэсе» дигэн эсэрендэ табарга мемкин).

Лэкин местэшрикълар никадэр бу мэсьэлэ белэн шегыльлэнеп, кызып китеп бик кызык hэм га^эеп дэлиллэр китерергэ азапланмасыннар, бу ташларга караганда, аларча бетен болгарларныц чуваш булуы килеп чыкмый. Ченки ташлар эчендэ бары чувашча гына булганнары булса, бу дэгъваны дерес дип эйтергэ мемкин дэ булыр иде. Лэкин табылган ташлар эчендэ чыгтай теленэ маил булганнары да ^п. Шуныц естенэ дэ чувашча дип йертелэ торган «^ийат ^ур»лы ташларныц Yзлэрендэ «торур», «билгYсе», «фани денйадин бакый ахирэткэ» шикелле чыгтай CYЗлелэре бар. Шуныц естенэ дэ бу чувашча дип йертелэ торган

CYЗлэр гарэп имлясы белэн тавышлы хэрефлэрне тешереп язылган; шуныц ечен чувашчыларга каршы татарчылар да бер проблема ыргытып, Yзлэренчэ тээвил итэ33 алалар. Мэсэлэн, югарыдагы бер язудагы «^ийат ^ур ^ийар маныш ^ал» дигэнне без татарчадагы шикелле тавышлы хэрефлэр куйсак, «^ийати ^уз жийар манышы ж;ал» дип укый алабыз. Ташка язганда «з»ныц ноктасы тешеп калып, «р» га эйлэнгэн булуы, гарэптэ «ч» булмаганга, «нчы» урынына «ншы» язылган булуы бик мемкин; «й» да кайбер вакыт язылмыйча, «улы», «иде» шикелле CYЗлэрнец «ул», «ат» рэвешендэ язылуын да без югарыдагы мисалларда кYрдек.

Ьэрхэлдэ ташларныц кайсысы чын болгарларныкы, кайсысы «килмешэк татарлар»ныкы икэнен дэ аерып белеп булмый. Татарлар исэ ^у^и углы Бату белэн алай эз калдырырлык кYп булып та килмэделэр. Аларныц Чыцгыз тарафыннан Болгарга барырга тэгаен кылынган34 ардуларыныц ике туманнан (егерме мецнэн) гыйбарэт булганы (Vambery «Das Türkenvolk», стр. 180), шуныц естенэ дэ бер урыс Летописенец хэбэренэ кYрэ, Болгарстан татарлар тарафыннан 1231 нче елда, эмма икенчесе буенча бары 1241нче елда гына алынган (Шпилевский. Древние города. - С. 160, 162. Соцгы фикерне Рэшидеддин дэ куэтли). Лэкин урыс мэнбэгълэренец35 эйтYенэ кYрэ, Алтын Урда дэверендэ болгарларныц сэяси мехтэриятлэре36 байтакка кадэр дэвам итте. Урыс кенэзлэре белэн бергэ Болгар ханнары да Сарай шэhэренэ барып ханлыкка ярлык алып кайталар иде (Шпилевский... С. 162). Алтын Урда дэYлэте ясалгач та, Болгар мэдэни бер мэмлэкэт булып торды; хэтта Сарай ханнарыныц акчалары да ^п заманнар Болгарда сугылып килде. Шуныц ечен мэдэни болгар теленэ алардан тYбэнрэк теллэрнец тээсире хакында уйлап булмый; Yзлэре терек тэ булмаган монголларныц исэ Y3 кабер ташларына чыгтай эдэби телендэ язулар яздырулары тагы да акылга сыймаслыграк бер эш. Тагын бер ихтимал, чувашча CYЗле дип йертелэ торган ташларныц меселман булган чувашлар тарафыннан яздырып куелган ташлар булуыдыр. Ьэрхэлдэ, бэгъзы урыс местэшрикълары уйлаганча, мэсьэлэне тэмам хэл ителгэн дип эйтеп булмый (бигрэк тэ казанлы яшь меэррих hэм археолог Худяковныц 1922 нче ел язында Шэрык академиясе хозурындагы «Шэрыкны ейрэнY» ^эмгыятендэ болгарларныц чуваш булулары мэсьэлэсенэ даир37 китерелгэн дэлиллэрне тэнкыйть иткэннэн соц, бу мэсьэлэне яцадан карап чыгу телчелэр hэм местэшрикълар естенэ фарыз булып кала).

Хэзер дэ Шимали38 Кавказ таулары арасында яшэп, Yзлэрен «балкар» (болгар?) дип атый торган, кечкенэ генэ бер кабилэнец барлыгы мэгьлYм. Алар электэрэк Кавказныц шималендэге далаларда торып, соцыннан тау араларына кYчеп килеп утырганнар. Менэ шул халыкныц теле форма hэм легать39 ягыннан хэзерге татар теленэ бик о[х]шый. Бу халык, ихтимал, Азиядэн килешли Болгар тереклэренец гомуми массасыннан аерылып калган бер тармак булып, аларныц теллэре Идел буе болгарларыныц теленец дэ тэхминэн40 нинди булганын курсэтэ торган дэлиллэрдэн берсе булып хисапланырга мемкин (Караулов. Балкары на Кавказе (Изв[естия] Общ[ество] арх[еологии] ист[ории] и этн[ографии], Т. XXLI, вып. 2)).

Элхасыйль41, ничек кенэ булмасын, 13-14нче гасырлар чорында Идел белэн Каманыц кушылган урынында, ягьни Борынгы Болгар илендэ яшэп, кабер ташларына хэзерге Казан татарчасы белэн чыгтайчаныц катышуыннан хасил булган телдэ язулар язган бер халык булган. Шебhэсез, аларныц шул ук телдэ язылган китаплары да булгандыр. менэ шушы халык 10нчы гасырдагы

болгарларныц токымнарымы, тYгелме - мэсьэлэ анда тYгел. Бары тик шушы гасырларда Болгар илендэ яшэгэн шул халык, безнец хэзерге Идел буе татарларын бер халык итеп ясап чыгаруда гонсырлык хезмэтен иткэн. Шэhэргэме, илгэме, эллэ халыккамы нисбэт биреп безнец иске язучыларыбыз Yзлэрен hэрвакыт «эл-Болгари» дип атарга яратканнар.

CYMEK:

1. Хилафэте - хэлифэлеге.

2. Рэсмэн - рэсми рэвештэ.

3. Шимальнец - теньякныц.

4. Фэкы^лэре - хокук белгечлэре.

5. Тыйб - медицина.

6. Жцлдендэ - томында.

7. Зикер кыла - искэ ала.

8. Истиля ителеп - яулап алынып.

9. Байтак эгъля - бик яхшы.

10. Меэррих - тарихчы.

11. «Куфи» хат - язу.

12. Чыгтайчага маил - тартым.

13. Шивэдэ - диалектта.

14. Муафэкатенец - килешY-ярашулыгыныц.

15. Жрнуб - кеньяк.

16. 0^y6 - стиль.

17. Ителгэннэреннэн - тезелгэннэреннэн.

18. Имкян - мемкинлек.

19. Нэмунэлэренэ - Yрнэклэренэ.

20. Катганы - езекне.

21. Фирештэ йиздан - югарыдан, куктэн (чыгтайча да «айыз» - «югары» мэгънэсендэ).

22. Сэлалэлэре - династиялэре.

23. Гыймарэтлэре - биналары.

24. Ьи^ринеке - hи^ри елныкы.

25. Тэкрар ителэ - кабатлана.

26. Тэгаллекълы - менэсэбэтле.

27. Нэзым - шигырь.

28. Вэзен - ритм.

29. Кафия - рифма.

30. Нэугъ - тер.

31. Бэгъзы - кайбер.

32. Местэшрикълар - шэрык белгечлэре.

33. Тээвил итэ - ацлата.

34. Кылынган - билгелэнгэн.

35. Мэнбэгълэренец - чыганакларыныц.

36. Мехтэриятлэре - бэйсезлеклэре.

37. Даир - карата.

38. Шимали - Теньяк.

39. Легать - тел.

40. Тэхминэн - якынча.

41. Элхасыйль - кыскасы.

Эдэбият исемлеге

Гали Рэхим: тарихи-документаль, эдэби hэм биографик ^ыентык / Тез. Р. Мэрданов, И. Ьадиев. - Казан: Жыен, 2008. - 480 б.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Рэхим Г., Газиз Г. Татар эдэбияты тарихы: Беренче ^илд. Борынгы дэвер. Икенче бYлек. - Казан: Татарстан Совет Социалистик ЖемhYриятенец дэYлэт нэшр., [1923]. -Б. 241.

Рэхим Г., Газиз Г. Татар эдэбияты тарихы: Феодализм дэвере. - Икенче басма. -Казан: Татарстан матбугат hэм нэшрият комбинаты, 1925. - 316 б.

References

Gali Rehim: tarihi-dokumental, edebi hem biografik jyentyk. Toz. R. Merdanov, I. Hadiev [Gali Rahim: historical, documentary, biographical and literary collection. In Tatar.]. Kazan, 2008, 480 р.

Rahim G., Gaziz G. Tatar edebiyety tarihy: Berenche jild. Boryngy daver. Ikenche bylek [The history of the Tatar literature: the first volume. The ancient period. ^e second part. In Tatar.]. Kazan, [1923], 244 р.

Rahim G., Gaziz G. Tatar edebiyety tarihy: Feodalizm davere. Ikenche basma [The history of the Tatar literature: the first volume. The period of feudalism. In Tatar.]. Kazan, 1925, 316 р.

Сведения об авторе

Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: aydargm@yandex.ru.

About the author

Gaynutdinov Aydar Marsilevich, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History of Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru.

В редакцию статья поступила 31.01.2017 г., опубликована:

Гайнетдинов А. М. Г. Гобэйдуллин болгар кабер ташлары турында // Гасырлар авазы -Эхо веков. - 2017. - № 3/4. - С. 293-301.

Submitted on 31.01.2017, published:

Gaynetdinov A. M. Gobeydullin bolgar kaber tashlary turynda [G. Gobaydullin about Bulgarian tombstones. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy- Eho vekov, 2017, no. 3/4, pp. 293-301.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.