Научная статья на тему 'ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЯПОНИЯ ТУРЫНДА (1919 ЕЛГЫ КөНДәЛЕК ХАТИРәЛәРЕ БУЕНЧА)'

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЯПОНИЯ ТУРЫНДА (1919 ЕЛГЫ КөНДәЛЕК ХАТИРәЛәРЕ БУЕНЧА) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
87
19
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Ханнанова Гульчира Махмутовна, Гарипова Лейля Шамиловна

При содействии руководителя фонда «Аяз Тахир Туркестан Идель-Урал» доктора Тулей Дуран из Турции в Татарстан было возвращено письменное наследие классика татарской литературы Гаяза Исхаки. Часть этого достояния в виде копий в настоящее время хранится в Центре письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Среди них большое значение представляют личные дневники писателя с 1919 по 1953 г. Представленная публикация впервые вводит в научный оборот дневник Гаяза Исхаки, датированный 1919 г. В нем описывается первое пребывание писателя в Японии, описание личных встреч с представителями японской элиты, а также бытовые зарисовки. К статье прилагается отрывок из дневника, содержащий ценные сведения о восприятии Японии и японской культуры представителем татарской интеллигенции начала ХХ в., а также рефлексию о тактике татарского национального движения того времени.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЯПОНИЯ ТУРЫНДА (1919 ЕЛГЫ КөНДәЛЕК ХАТИРәЛәРЕ БУЕНЧА)»

102

1918

ДК 387.1

Гаяз Исхакый Япония турында (1919 елгы кендэлек хатирэлэре буенча)

Л. Ш. Гарипова, Г. М. Ханнанова,

Аннотация

При содействии руководителя фонда «Аяз Тахир Туркестан Идель-Урал» доктора Тулей Дуран из Турции в Татарстан было возвращено письменное наследие классика татарской литературы Гаяза Исхаки. Часть этого достояния в виде копий в настоящее время хранится в Центре письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Среди них большое значение представляют личные дневники писателя с 1919 по 1953 г. Представленная публикация впервые вводит в научный оборот дневник Гаяза Исхаки, датированный 1919 г. В нем описывается первое пребывание писателя в Японии, описание личных встреч с представителями японской элиты, а также бытовые зарисовки. К статье прилагается отрывок из дневника, содержащий ценные сведения о восприятии Японии и японской культуры представителем татарской интеллигенции начала ХХ в., а также рефлексию о тактике татарского национального движения того времени.

Abstract

With the assistance of Head of "Ayaz Tahir Turkestan Idil-Ural" Foundation, Dr. Tulay Duran, the written heritage of the Tatar literature classic Gayaz Iskhaki was sent back from Turkey to Tatarstan. Some copies of this heritage are kept at Centre of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature, and Art; the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan. Among them, the writer's diaries for 1919-1953 are of great value. The present work introduces into scientific discourse Gayaz Iskhaki's diary dated 1919. It provides information on the writer's first visit to Japan, description of face-to-face meetings with representatives of the Japanese elite, and everyday events. The supplement to the article is an extract from the diary that contains valuable insights on the impression of the representative of the 20th- century Tatar intelligentsia about Japan and Japanese culture, as well as a reflection of the tactics of the Tatar national movement of that period.

Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. Ибракимов исемендэге тел, эдэбият hsM сэнгать институты, Казан шэк, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Gayaz Iskhaki about Japan (according to the diary entries of 1919)

L. Sh. Garipova, G. M. Khannanova,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation.

2018

103

Ключевые слова

Г. Исхаки, Г. Терегулов, Ф. Туктаров, Учредительное собрание, Япония, Китай. Keywords

G. Iskhaki, G. Teregulov, F. Tuktarov, foundation meeting, Japan, China.

XX йез башы Россия халыклары ечен хэлиткеч дэверлэрнец берсе. 1917 елгы революция haM гражданнар сугышы биредэ яшэгэн халыкларныц, шул исэптэн татарларньщ да ^плэп чит илгэ китYенэ сэбэпче була. Аларныц шактый елеше Ерак Шэрык иллэренэ юл ала haM монда инде элек тэ яшэп килгэн терки-татар ж;эмгыятен тагы да ишэйтэ1.

1917 елгы инкыйлаб вакыйгала-ры Yзэгендэ терки-татар милли-азат-лык хэрэкэте дитэкчелэренец берсе, эдип Г. Исхакый (1878-1954) да кайный. Большевиклар эзэрлеклэве аркасында, Г. Исхакый МэскэYДэн Казанга, аннан арка-дашлары белэн Самарага килэ. Биредэ татар хэрефлэре сатып алып, газета чыгару хыялы белэн яши. Лэкин шул вакытларда Казанда бик каты сугышлар бару сэбэпле, большевиклар Самарага да якынлашканга, Уфага кучеп китергэ мэж^р була. Самара алынып, большевиклар гаскэре Уфага якынайгач, Кызылъяр (Петропавел) каласына килэ. Биредэ Ф. Туктаровлар белэн берлектэ «Маяк» (1918 елныц апреле - 1919 елныц апреле, фактик мехэррире Ф. Туктаров) исемле газета чыгара башлый2.

1918 елныц 11 ноябрендэ Беренче бетенденья сугышы (1914-1918) тэмамланып, вакытлы килешY игълан ителэ. 1919 елныц 28 июнендэ Франциянец Версаль шэhэрендэ, дицуче иллэр: Америка, Франция, Англия hэм дицелуче Германия арасында солых килешYе кабул ителергэ тиеш була. Большевиклар дэYЛЭте бу килешYЛэргэ чакырылмый. Г. Исхакый hэм аныц аркадашлары моны: «Аурупа дэYЛэтлэренец бергэлэшеп бетен сугыш бYЛэклэрен Русия естенэ кутэртеп, шулар-ны капатыр (каплатыр. - Авт.) ечен Русияне бYЛY башлануныц башы...»3, дип ацлап, бу вакыйгалардан читтэ калмас ечен, Милли идарэдэн вэкиллэр билгелэп, элеге солых мэждесендэ катнашырга дигэн карарга килэлэр. Вэкил итеп берничэ кеше сайланган булса да, аларныц кубесе барырга ризалык белдерми. Г. Исхакый, бу вакытта Иркутск шэhэрендэ булган Г. Терегуловны алып, 1919 елныц апрель аенда, Аурупага чыгар ечен юл визасы ясату емете белэн, Харбин аркылы Япониягэ юл ала. Япониядэ алар ДYрт ай дэвамында бу эшне гамэлгэ кую ечен тырышсалар да, уцышка ирешэ алмыйча, кире Харбинга кайталар. Шуннан соц, чех гаскэренэ

Г. Исхакый. Электрон ресурс. KepYрежимы: / https://www. liveinternet.ru/showjournal. php?jday=23&jmonth=2&journalid = 762167&jyear=2014 (27.08.2018 мврэщэгать ителде).

G. Iskhaki. [On-line]. Available at: /https://www. liveinternet.ru/showjournal.php?jday= 23&jmonth=2&journalid=762l67&jye ar=2014 (access date 27.08.2018).

104

1918

ияреп, Г. Терегулов, Ф. Туктаров белэн берлектз Аурупага юл тота. Шул китYДЭн соц ватанына кире зйлзнеп кайтмый.

Г. Исхакыйныц тормыш юлы hзм идаты шактый ейрзнелде4. Исхакый калзменнзн тешкзн ^п кенз эдэби эсэрлэр, публицистик мэкалэлэр, хатлар, истэлеклэр, юлъязмалар, аныц турында булган истэлек-хатирэлэр вакыт-лы матбугат битлэрендэ hэм 15 томлык «Эсэрлэре» тупланмасында денья KYрде. Г. Исхакый идатын, эшчэнлеген терле яклап тикшергэн hэм яктырткан диссертациялэр якланды, монографик планда язылган хезмэтлэр денья ^рде, йезлэгэн мэкалэ язылды. Шулай да эдипнец KYп иллэрдэ чэчелеп калган мирасы эле тупланмаган, ейрэнелмэгэн килеш кала, чит илдэ яшэгэн вакыттагы эшчэнлеге hэм биографиясенэ караган «ак таплар» да шактый.

Г. Исхакыйныц чит илдэ, эмиграциядэге тормышын, аныц терле иллэрдэ алып барган эшчэнлеген тулырак KYзалларга ярдэм итуче чыганак - эдипнец Y3 кулы белэн язып калдырган hэм 1919-1953 елларга караган кендэлеклэре зур кыйммэткэ ия. Бу чыганак бугенге кенгэ кадэр ейрэнелмэгэн. Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. Ибраhимов исемендэге тел, эдэбият hэм сэнгать институтыныц язма hэм музыкаль мирас Yзэгендэ элеге кендэлеклэрнец электрон кучермэлэре саклана5. Мирасханэдэ Г. Исхакыйга караган материаллар архео-график экспедициялэр нэтидэсендэ, шулай ук аерым кешелэрнец ярдэме белэн туплана башлый. Алар нигезендэ 1990 елларда эдипнец шэхси фондын оешты-ру мемкин була. Соцрак, Г. Исхакый мирасыныц халкына кайтарылуы, гомумэн, язучыныц тормышын, идатын яктырткан материаллар KYплэп басыла башла-гач, аларныц кучермэлэре дэ Yзэктэ туплана бара. 2008 елда, язучыныц юбилее уцаеннан, Теркиянец «Аяз Таhир Теркестан Идел-Урал» фонды дитэкчесе Тулэй Дуран Г. Исхакыйныц зур мирасыныц бер елешен ватанына кайтаруда зур ярдэм итэ: олуг ватандашыбызныц сирэк документлары, язмалары, кайбер мэкалэлэре hэм хатларыныц электрон кучермэсен институт Мирасханэсенэ тапшыра. Алар арасында алда эйтеп утелгэн кендэлеклэр дэ бар.

Кендэлеклэр 1919 елныц апрель аеннан башланып, 1953 елныц 10 ноябренэ кадэрге вакыйгаларны, ягъни Г. Исхакыйныц меhадирлектэге хэятен Y3 эченэ ала. Алар киц буйлы мэктэп дэфтэренэ гарэп хэрефлэре белэн татар телендэ язылган, ^лэмнэре ягыннан терлечэ. 1919 елдан 1921 елга кадэр алып барылган кендэлеклэр 22 дэфтэрдэн гыйбарэт. Биредэ hэр кен булып уткэн вакыйгаларга дентекле анализ ясалып барыла. Лэкин шуннан соц кендэлек алып бару эше тукталып кала hэм 1930 елларда гына дэвам ителэ. Элеге еллардагы хатирэлэр бер дэфтэргэ туплан-ган. Аннан тагын, ягъни 1932 елдан 1942 елга кадэр вакыт аралыгында тынлык, езеклек. Яцадан кендэлек алып бару соцрак, бары 1943 елда Теркиядэ яцартыла. «Истанбулдагы хатирэ дэфтэрлэрем» дип аталган элеге истэлеклэр Yзлэре 19 дэфтэрдэн гыйбарэт, бу - 1943 нче елныц 13 августыннан 1953 елныц ноябренэ кадэрге вакыт арасы.

Барлыгы 41 дэфтэр тэшкил иткэн элеге кендэлеклэрнец беренче дэфтэре Мирасханэгэ, килеп дитмэгэн. Беренче дэфтэрнец кайсы вакыт аралыгын hэм нинди вакыйгаларны Y3 эченэ алганы безнец ечен билгесез булып кала.

Кулыбыздагы икенче санлы дэфтэр-кендэлек 1919 елныц 26 апрель кене белэн ачыла hэм Г. Исхакыйныц Япониядэге вакытын тасвирлый. Бу дэфтэрдэ 6 майга кадэр вакыйгалар теркэлеп, шушы вакыт эчендэге кендэлек хэбэрлэр, тээсирлэр ачык чагылыш таба. Кендэлек Г. Исхакыйныц Япониядэге тормышын hэм эшчэнлеген яктырту белэн беррэттэн, ул чордагы Япон дэмгыяте, аныц

2018

Г. Исхакый фикердэшлэре белэн. Токио, 1919 ел.

Л. Р. Гайнанованыц шэхси архивыннан.

G. Iskhaki with his associates. Tokyo, 1919. From L. R. Gaynanova's private archive.

сэяси hэм идтимагый тормышы, япон мэдэнияте, уку-укыту системасы турын-да мэгълуматка бай. Япониядэге терки-татар меhаж;ир дэмгыятен ейрэнуче галимэ Л. Усманова мэкалэсендэ билгелэп утелгэнчэ, Токио университеты профессоры Хисао Коматцу Идел-Урал ягыннан килгэн эмигрантлар тарихын ейрэнуче япон тикшеренучелэренец ^пчелеге элек славян теллэрен ейрэнY белэн шегыльлэнгэннэр, шуныц ечен рус телендэге чыганаклар белэн генэ эш итэлэр, э татар, башкорт телендэ булганнары читтэ кала, дип яза6. Шул ж^эттэн, Г. Исхакый кендэлеклэре Япониядэге терки-татар меhаж;ир дэмгыяте тарихын ейрэнучелэр ечен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Г. Исхакый чит туфракка, бу очракта Япониягэ аяк атлау белэн, аны hэръяклап ейрэнэ башлый, кая гына барса да, аны туган иле, ватаны белэн чагыштырып бара. Чит дирнец халкы, аныц тормыш-кенкYреше, гореф-гадэтлэре генэ тугел, алар ни уйлый, нинди хыяллар белэн яши - язучы ечен барысы да эhэмиятле. Менэ алар Япониянец зур шэhэре булган Токиода. Биредэге музей-KYргэзмэлэр, аларныц байлыгы, ^ргэзмэдэге рэсем-картиналар, рэссамнарныц осталыгы, гомумэн, япон халкыныц сэнгатькэ менэсэбэте, сэнгатьнец ни дэрэдэдэ булуы язмаларында ачык чагыла. Уку йортлары белэн танышканнан соц, Г. Исхакый биредэге уку-укытуныц торышы, аныц куелышын дентеклэп тасвирлый да: «...мэктэп мондан алтмыш ел элек бер мегаллимнец дэрде (тырышлыгы. - Авт.) берлэ хосусый ейдэ генэ

105

106

1918

башланган. Шундан бирле тэрэкъкый итз. Япониянец иц зур гыйлем йортына зйлзнгзн. Хэзер бетен сыйныфларында ж;иде мец шзкерд бар. Денья кадэр бина-лары бар, узенец гззитзсе бар. Гали кыйсмендэ генз алтмышлап профессор бар. Укучылардан елына гына утызар иен алый укытса да, елына еч йез мец иен мэсарыф (чыгымнар. - Авт.) тота икэн»7, - дип, тирзн уйларга чума. «Ни ечен татарлар ШиЬаб хззрзт мздрзсзсен бугенге кендэ шул гыйлем йорты дэрэдэсен кутзрз алмаган, ник "Мехэммэдия" шул юлга басмаган, ник "Хесэения" шул юл белзн китмзгзн? 9 агач башмаклы японлар алтмыш ел элек оештырган мэктэблэрен, ж;иде мец шэкердле, Яурупада урын тоткан гыйлем йортына зверелдерз алган-нар», - дип ачына. Кызлар гимназиясеннэн дэ язучы зур тзэсирлзр белзн чыга, биредэге оештыру эше, укытуныц гамэли ягына зур басым ясалуы, язучы сузлзре белзн эйткэндэ, «ейрэту тзмамзн кузгз курсзту ысулы куелган», хатын-кызны тормышка чын мзгънзсендз ззерлеьсле итеп чыгаруга корылган уку йорты булуына басым ясый: «Мондагы иж;тиЬад, мондагы тырышлыкны кургзндз бу халыкныц алтмыш ел эчендз шулкадэр зур адым атлавыныц мзгънзсен дэ ацлыйсын. Монда хатынларга уенчык, курчак, ирлзренец хзятен терлелзндеруче дип карау кермзгзн. Монда алар да ирлзре берлз бергэ эшлзучелзр, туйдыручылар»8.

Г. Исхакый Япониягз сзяхзте барышында кайбер авторитетлы дзулзт эшлеьслелзре, галимнэр белзн дэ таныша. Мэсэлэн, Япониянец элеккеге премьер-министры, Васэда университетына нигез салучы граф Окума Сигэнобу (18381922), соцрак тюрколог булып киткэн Кооджи Окубо белэн очраша.

Шуца да карамастан, Гаяз Исхакый Ьэм аныц фикердэшлэренец Япон хекумэтенэ баглаган еметлэре акланмый, Европага чыгар ечен виза алуга ирешэ алмыйлар. Кендэлек татар укучысын япон мэдэнияте белэн таныштыруда шактый мэгълуматлы, кызыьслы чыганак булып тора.

Укучылар игътибарына Г. Исхакый кендэлегеннэн 5-6 майда уткэн вакыйгаларныцхатирэсе тэкъдим ителэ. Текст гарэп графикасыннан кириллицага кучерелеп бирелэ. Грамматик Ьэм стилистикузенчэлеклэречыганактагыча калды-рылды, тыныш билгелэре безнец тарафтан куелды.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Усманова Д. Документы по истории тюрко-татарской эмиграции в архиве университета Васэда (Япония) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2018. - № 1. - Б. 120.

2. Исхаков М. Г. Солых Ьэйяте эгъзасы Фуад Туктаров вафат / Эсэрлэр. 13 т.: публицистика [томны тез., текст., иск. Ьэм ацлат. эзерл. Зефэр Мехэммэтшин]. - Казан. - 2013. - Б. 35,280.

3. Шунда ук. - Б. 36.

4. Гайнетдинов М. В. Гасырлар мирасы. - Казан: Татар, кит. нэшр., 2004. - 319 б.; Мицнегу-лов X. Г. Гаяз Исхакыйныц меЬая^ирлектэге ия^аты. - Казан: Татар, кит. нэшр., 2004. -367 б.; Мусин Ф. М. Гаяз Исхакый (тормышы Ьэм эшчэнлеге). - Казан: Татар, кит. нэшр., 1998. - 71 б.; Сахапов М. Ж. Гаяз Исхаки - возродитель татарской литературы начала XX века. - Казань: Магариф, 2008. - 295 с.

5. Исхакый Г. Кендэлек дэфтэрлэре / Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. ИбраЬимов исемендэге тел, эдэбият Ьэм сэнгать институты, язма Ьэм музыкаль мирас узэге, 135 ф.

6. Усманова А. Тюрко-татарская эмиграция в Северо-Восточной Азии начала XX века // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2005. - № 1. - Б. 93.

2018

Г. Исхакый квндэлеге. 1919 ел. Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. Ибраhимов исемендэге тел, эдэбият hэм сэнгать институты, язма hэм музыкаль мирас узэге, 135 ф., 2нче дэфтэр, 1, 61, 75 б.

G. Iskhaki's diary. 1919. G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, fond 135, notebook no.2, 1, 61, 75 p.

107

108

1918

7. Исхакый Г. Кендэлек дэфтэрлэре / Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. Ибраhимов исемендэге тел, эдэбият hэм сэнгать институты, язма hэм музыкаль мирас Yзэге, 135 ф., 2нче дэфтэр, 25-26 б.

8. Шунда ук, 57-58 б.

Г. Исхакый кендэлегеннэн езек

5 нче май [1919 ел].

Буген иртук безгэ бик куп еллар Япониянец баш министры булып торган эле быел кыш кене генэ истифа итеп1 Харага2 урынын биргэн маркиз Окумага зиярэткэ барамыз. Безне маркизныц янындагы сэркэтиблэре, узенец универ-ситетындагы профессорлары (хосусый университеты бар) каршы ала. Килеп кергэч тэ ике ягындан тотып, маркиз Окуманы чыгаралар. Япониянец ихтилялы3 вакытында алтмышынчы елларда маркиз Окума революционер булып, сугышып, аягын сындырган, шундан бирле аныц аягы аксак калган. Зур, таза бер карт. Киц мацгайлы, ачык кузле, зур башлы. Эстенэ японча ж;илэн кигэн, бай авыл ахунла-рына охшаган. Курешэмез дэ утырышамыз. Маркиз: «Мин куптэн бирле татар миллэтенец вэкиллэрен курергэ зар булып тора идем, сез килгэнне ишеткэч дэ, курэсем килде, бик шадмын», - ди. Без дэ кардэш кыламыз да, шундый олуг кешелэрнец булуы, халкы ечен шулкадэр хезмэт иткэн кешелэрне курергэ меяссэр булуымыз4 ечен шатлыгымызны изЬар итэмез5. Шундан соц безнец туп-тугры итеп сейлэу башлана. Маркиз безнец килунец сэбэбендэн хэбэре булса да, бездэн дэ сорый, ачык итдереп бэян итэмез, бик дикъкать берлэн тыцлый. Шундан соц узенец фикерен сейли. Фикере шундан гыйбарэт: «Терек кавемлэре деньяныц тарихында бик зур роль уйнаганлар. Истанбул, Мэскэу аларныц кулында булган. Терек кавеме - гадэеп бер кавем, баЬадир кавем, сузе тугры, узе хакны сея. Лэкин ни ечендер соцгы елларда эшлэре тубэн китте. Сез узегезнец ханлыкларыгызны буйсындырдыгыз. Теркестан истикълялын югалтды, госманлы тереклэре авыр бер дэвер кичерэлэр. Моныц сэбэбе нэрсэ дип уйлыйсыз?», - ди. Мин: «Без терек кавемлэре Яурупага таба киткэндэ бик эчкэ кергэнмез. Yземезнец илемездэн, бердэн Теркестаннан, уземезнец кардэшлэремез монголлар вэ сездэн ераклашкан-мыз. Шуныц ечен без анда дошманга караганда зэгыйфьлэнгэнмез. Икенчедэн, без бер якдан Яурупаны дицуче бер халык булып кергэн кебек, икенче якдан Яурупага икенче дин кертуче, ислам таратучы булып танылганмыз. Шуцарга курэ уземезгэ каршы бетен христиан деньясыны дошман ясаганмыз. Безгэ каршы дурт-биш гасыр эЬле салиб мехарэбэлэре6 дэвам иткэн, шуларныц Ьичберсендэ дэ мэгълуб булмасак да7, гонсырымыз8 азалган9, санымыз кимегэн. Шундан соц без русларга каршы, госманлы тереклэре Яурупага каршы мэгълуб булганмыз. Максадымыз нэрсэ?

Русиянец эхвале хэзер бэйнэлмилэл10 бер хэл алды. [...] Сезне кардэш дип, кайгымызны сейлэргэ килдек, андан Яурупага китэчэкмез. Максадымыз -килэчэкдэге Русиянец тезелешендэ безнец тавышымызны ишетдеру, милли гаямез-не11 ведудкэ чыгару. Милли гаямез бу: Теркестан, Казакъстан, Кырым, Кавказ, Идел буе ечен аерым-аерым штатлар ясау Ьэм дэ шулар арасында мэдэни берлек тээмин иту. Без - бер миллэт, исемемез терек миллэте. Кабилэлэремез аерым булса да, тарихымыз, телемез, эдэбиятымыз бер. Русиядэ безнец зур урынымыз бар, шуцарга муафикъ12 хокукымыз булырга тиеш. Шул мэсьэлэ хакында озын-озак сейлэшэмез, ечэр-ечэр сэгать ярым утырып каламыз». Маркиз фэукыльгадэ13 гакыллы Ьэм дэ

2018

109

бик ^п мэгълуматлы безнец тарихдан, безнец хэрэкэтдэн, hэммэсендэн хэбэре бар. Ахырдан бергэ рэсем чыгартырга чакыралар. Маркизны уртага утыртып, рэсем чыгартамыз. Киткэн вакытда: «Бетен кулымдан килгэнне эшлэргэ хэзер, без алда (?) ярдэмдэ булынырмыз, лэкин мин хэзер сэяси кеше TYгел, гади кеше. Безнец мэктэблэремез сезнец балаларыцызга ачык. Мэдэният ж^этендэн якынла-шу, иншаалла^ ж;ицэр, ДЭYЛЭT яцадан туар», - ди. Бик самими ^решэ, рэхмэтлэр укып чыгып китэмез.

Маркиз Окума Япониянец бэхетле картларындан. Ул Yзе иштиракь итешеп14, Япониядэ революция ясашкан. Шундан соц, даими уларак, кырык-кырык биш ел миллэтенец хезмэтендэ булынган. Берничэ мэртэбэ терле нэзарэтлэрдэ15 министр булып, ахыргы вакытларда иц мэсьYЛиятле1б эшлэрдэге хезмэтлэр ацарга йеклэтелгэн. Рус-япон сугышындан соц Русия берлэн Япония арасындагы солых мезакэрэлэренэ17 ул рэис итеп ^ндерелгэн hэм дэ рус-япон могаhэдэсенэ18 ул кул куйган. Шундан соц озын вакытлар баш министр булып торган. Хэзер дэ зур бер партиянец башы Хара кабинеты теште исэ, маркиз Окума кабинет тезиячэк дилэр. Халкына гыйлем берлэн дэ хезмэт юлына кергэн, Y3 акчасына зур бер дарелфе^н19 бина иткэн, шунда бетен факультетларны вежудкэ китергэн20. Хэзерге кендэ аныц дарелфенYнендэ укучы шэкердлэрнец саны гына алты мецгэ якын, диделэр. Маркиз Окума Yзе эшлэгэн эшлэрнец йимеш йитешкэнен Yзе ^ргэн, ул Yзенец миллэтенец зур бер миллэт булуын KYзе берлэ ^ргэн, Yзенец мэмлэкэтенец олуг ДЭYЛЭT булуын Yзе KYргэн, шуныц олуглыгыныц шэукэтендэн Yзе файдаланган.

Буген ейлэдэн соц ^пдэн KYрешергэ йергэн миллионер Асананыц япон стилендэ бина ителгэн еен барып карыймыз. Эй, хакыйкатэн21, бик нечкэ итде-реп эшлэнгэн. Бетен стиле, тарзы мигъмарисы22 иске японча, бYЛмэлэрнец диварлары япон рэссамлары тарафындан Япониянец тарихи манзаралары рэсем ителгэн. Тушэмлэр KYбэртеп чигелгэн. Рэсемлэр берлэн зиннэтлэнгэн. Диварга, дивар буйларына бик KYп япон асаре гатикасы23 берлэшдерелгэн. Беренче катта зур бер зал Яурупа ысулында. Икенче катта тагы зал, япон ысулында. Эй баскы-чы киц итдерелеп салынган. Икенче каты беренчесенэ караганда артка табарак чыгып тора, икенчесенэ караганда еченчесе артка табарак чыккан, ДYртенче каты зур кыялыкга барып терэлгэн. Иц югары манарасындан бик киц манзара ачыла. Бер якда, уч естендэ дицгез, икенче якда Токио. Бу кеше зур пароход ширкэтенец хуж;асы икэн. Сугыш вакытында бик зур файда иткэн дэ, шулай итеп сэнаигы нэфисэне24 бергэ ж;ыйган. Эйнец алды бик зур бакча. Yзе тау итэгенэ утырганга, тауныц кыялары ачык зур ташлар бик мэhабэтлэнеп тора. Бер ягындан сонгый25 шарлавык ясаган, аннан су бик каты агып, дэhшэтле бер тавыш биреп тора. Уц ягына KYЛ ясаган. КYЛгэ каршы бер таш естенэ Yзенец hэйкэлен куйдырган. Эле Yзе исэн булса да, бу hэйкэлне Y3 акчасына, Yзе эшлэтеп куйдыруны мэслихэт тапкан. Монда андый эшлэр гаеп саналмый булырга кирэк. Гомумэн, Япония халкыныц эхвале рухиясендэ дэ эшлэгэн кешелэрнец исемлэрен мэцгелэнтерY бик зур урын тота булырга кирэк, монда hэр урамда, hэр бакчада, hэр зур меэссэсэ26 алдында hэйкэллэре куелган, барысы да соцгы утыз-кырык ел эчендэ милли каhарманлар. Хэтта исэн кешелэргэ дэ hэйкэллэр бар.

Буген безгэ теге Сеулда очрашкан япон тагы ашка килде. Хэрби даирэлэрдэн берничэ кешелэргэ тэкъдим кэгазьлэре язып китергэн. Yзе Русиядэ шактый торган-га, Русияне белэ, Яурупа хэятена алышкан27. Япониянец садэ28 хэятендэн бик YK разый тугел кебек KYренэ. СY3Лэре, фикерлэре, кыланышлары берлэн «Аурупадыр,

110

1918

эфэнде» дип авыз суы тугэ торган терек бэгенэ бик охшаган. Бу типны без эле Япониядэ беренче мэртэбэ курэмез.

Бишенче май буген, бетен Япониядэ бер милли бэйрэм - малайлар бэйрэме. Буген бетен Япония халкы шул малайлар бэйрэмен итэ. Ьэр йирдэ сазан балыгы тесле итдереп, материядан эшлэтелгэн флаглар асылган. Бакчаларда теркем-теркем кечкенэ малайлар, зур кэгазь фонарьлар кутэреп, бер йыр йырлап йерилэр. Хекумэт меэссэсэлэре ябыл-мый икэн, кешелэр сату итэ. Лэкин урамда яцарак киенгэн ир малайлар бик куп. Сазан балыгы байрагы кутэрунец мэгънэсе мондан гыйбарэт икэн: япон халкы атау халкы булганга, алар купдэн дицгез берлэ куп эш итэлэр. Аларныц хэятларында балык бик зур урын тота. Балыклар арасында иц батыры сазан икэн. Ирлэрдэ иц зур сыйфат -батырлык. Шуцарга курэ бетен япон халкы ир балаларымыз сазан кебек батыр булсын дип, сазандан байрак кутэрэлэр. Искечэ эйткэндэ, сазанга табыналар. Монда кызлар бэйрэме дэ була икэн, анысы сентябрь аенда ди. Махсус байраклар була, ди.

6нчы май [1919 ел]. Без буген Америка сэфарэтханэсенэ Ьэм дэ Англия сэфарэтханэсенэ бармак-чы буламыз. Лэкин иртэдэн ук безне бер япон зиярэт итэ. Гадэбе шул: бу япон терекчэ сейлэшэ, исеме Кочи, фамилиясе Окубо29. Терекчэ тэмамэн ацлаша ала. Yзе игъдади30 мэктэпдэ алман теле мегаллиме икэн [...] Китаплар ашасыннан гына терекчэ ейрэнгэн. Монда яши торган бер эрмэн Ьэм дэ бер терек ярдэм иткэнлэр. Хэзер тэмамэн узенец телэген терекчэ ацлата. Yзе дарелфенун бетергэн. Махсус терек тарихы белэн мэшгуль була Ьэм дэ японлар арасында тюркологияне бер фэн итдереп кую, филология дэЬэтендэ куп тэдкыйкатьдэ31 булынган. Япон теле берлэ терек арасында бик куп мештэрэк32 сузлэр тапкан. Мэсэлэн, безнец «су» японча «сый» икэн, безнецчэ «кара» аларча «коры» икэн. [...]

Татарстан Республикасы фэннэр академиясенец Г. ИбраЬимов исемендэге тел, эдэбият Ьэм сэнгать институты,

язма Ьэм музыкаль мирас узэге, 135 ф., 2нче дэфтэр, 61-76 б.

CY3AER

1. Истифа итеп - отставкага китеп.

2. Харага - Хара Такаси (1856-1921) - Япониянец дэулэт Ьэм сэясэт эшлекле-се. 1918-1921 елларда премьер-министр булып тора. Бу вазифага ул Сигэнобу Окумадан соц тугел, э 1916-1918 елларда Япониянец премьер-министры булган Масатакэ Тэраутидан соц килэ. Г. Исхакый бу урында тегэлсезлек дибэрэ булса кирэк.

3. Ихтилялы - чуалышы.

4. Меяссэр булуымыз - ирешуемез.

5. ИзЬар итэмез - белдерэбез.

6. ЭЬле салиб меЬарэбэлэре - тэре йертучелэр сугышлары.

7. Мэгълуб булмасак да - дицелмэсэк дэ.

8. Гонсырымыз - токымыбыз.

9. Азалган - азайган.

10. Бэйнелмилэл - халыкара.

11. Гаямезне - теп телэгебезне.

12. Муафикъ - туры килгэн.

13. Фэукыльгадэ - гадэттэн тыш.

2018

in

14. Иштиракь итешеп - катнашып.

15. Нззарзтлзрдз - министерстволарда.

16. Мэсьулиятле - ж;аваплы.

17. Солых мезакарзлзренз - килешу ж;ыелышларына.

18. МогаЬздзсенз - килешуенз.

19. Дарелфенун -укуйорты (университет).

20. Вежудкэ китергзн - булдырган.

21. Хакыйкатэн - чыннан да.

22. Тарзы мигъмарисы - архитектура ысулы.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

23. Асаре гатикасы - борынгы зйберлзре. 24 Сэнаигы нзфисзне - матур сзнгатьне.

25. Сонгый -ясалма.

26. Мезссзсз - оешма.

27. Алышкан - кунеккзн.

28. Садз - гади.

29. Кочи Окубо - Кооджи Окубо япон тюркологы. Озак еллар Маньчжуриядэ, терки-татар эмигрантлары арасында яшзве билгеле.

30. Игъдади - хззерлек.

31. Тэдкыйкатьдэ - тикшеренулзрдз.

32. Мештзрзк - уртак.

Эдэбият исемлеге

Гайнетдинов М. В. Гасырлар мирасы. - Казан: Татар, кит. нэшр., 2004. - 319 б. Исхаков М. Г. Солых Ьэйяте эгъзасы Фуад Туктаров вафат // Эсэрлэр. 13 т.: публицистика / Томны тез., текст., иск. Ьэм ацлат. эзерл. 3. Мехэммэтшин. - Казан, 2013. - Б. 24-42.

Мицнегулов X. Гаяз Исхакыйныц меЬая^ирлектэге ия^аты. - Казан: Татар, кит. нэшр., 2004. - 367 б.

Мусин Ф. М. Гаяз Исхакый (тормышы Ьэм эшчэнлеге). - Казан: Татар, кит. нэшр., 1998. - 71 б.

Сахапов М. Ж. Гаяз Исхаки - возродитель татарской литературы начала XX века. - Казань: Магариф, 2008. - 295 с.

Усманова Д. Документы по истории тюрко-татарской эмиграции в архиве университета Васэда (Япония) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2018. - № 1. - С. 118-132.

Усманова А. Тюрко-татарская эмиграция в Северо-Восточной Азии начала XX века // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2005. - № 1. - С. 92-100.

References

GaynetdinovM. W. Gasyrlar mirasy [Heritage of centuries.]. Kazan: Tatar, kit. neshr. publ., 2004,319 р.

IskhakovM. G. Solyh heyeti egzasyFuad Tuktarov vafat. Eserler. 13 t.: publitsistika. Tomny toz., tekst., isk. hem anlat. ezirl. Z. Mohemmetshin [Z. Mukhametshin (ed.). Works in 13 volumes: political essays. Member of peace delegation Fuad Tuktarov died.]. Kazan, 2013, pp. 24-42

Minnegulov Kh. Gayaz Iskhakiynyn mohajirliktegi ijaty [Gayaz Iskhaki's work during emigration.]. Kazan, Tatar, kit. neshr. publ, 2004, 367 p.

MusinF.M. Gayaz Iskhakiy (tormyshy hem ishchenlege) [Gayaz Iskhaki (life and activities)]. Kazan: Tatar, kit. neshr. publ, 1998,71 p.

SakhapovM. Zh. Gayaz Iskhaki - vozroditel tatarskoy literatury nachala XX veka. [Gayaz Iskhaki, a restorer of the Tatar literature of the early 20th century]. Kazan, Magarif publ, 1998,295 p.

112

1918

Usmanova D. Dokumenty po istorii tyurko-tatarskoy emigratsii v archive universiteta Vaseda (Yaponiya) [Documents on the history of the Turk-Tatar migration in the archive of Waseda University (Japan)]. IN: Gasyrlar awazy - Eho vekov, 2018, no. 1, pp. 118-132.

Usmanova L. Tyurko-tatarskaya emigratsiya v Severo-Vostochnoy Azii nachala XX veka [The Turk-Tatar diaspora in Northeast Asia in the early 20th century]. IN: Gasyrlar awazy - Eho vekov, 2005, no. 1, pp. 92-100.

Сведения об авторах

Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru.

Ханнанова Гульчира Махмутовна, научный сотрудник Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: ghan2003@mail.ru.

About the authors

Leilya Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Center of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru.

Gulchira M. Khannanova, Researcher at Center of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ghan2003@mail.ru.

В редакцию статья поступила 21.05.2018, опубликована:

Гарипова Л. Ш., Ханнанова Г. М. Гаяз Исхакый Япония турында (1919 елгы кендэлек хатирэлэре буенча) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2018. - № 3. - С. 102-112.

Submitted on 21.05.2018, published:

Garipova L. Sh., Khannanova G. M. Gayaz Iskhaky Yaponiya turynda (1919 elgy kоndеlek hat^^e buencha) [Gayaz Iskhaki about Japan (according to the diary entries of1919)]. IN: Gasyrlar avazy- Eho vekov, 2018, no. 3, pp. 102-112.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.