Научная статья на тему 'EPIGRAFIC MONUMENTS RELATED TO THE OFFSPRING OF KHUJASEIDOV'

EPIGRAFIC MONUMENTS RELATED TO THE OFFSPRING OF KHUJASEIDOV Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
17
9
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ТАТАРСКАЯ ЭПИГРАФИКА / ПОТОМКИ / ПАМЯТНИКИ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Гайнутдинов Айдар Марсилевич

Статья посвящена изучению некоторых татарских надгробных камней XVI-ХIХ вв., сохранившихся в деревне Нижняя Ура Арского района Республики Татарстан. Эти памятники были установлены на могилы людей, которые относились к потомству Хозясеитовых. Автор лично выявил, исследовал и дал расшифровку их текстов.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ЭПИГРАФИЧЕСКИЕ ПАМЯТНИКИ, ОТНОСЯЩИЕСЯ К ПОТОМСТВУ ХОЗЯСЕИТОВЫХ

The article is devoted to the study of some of the Tatar gravestones of XVI-XIX centuries, preserved in the village of Nizhnyaya Ura Arsky district of the Republic of Tatarstan. These monuments were installed on the graves of people who belonged to the offspring of Khujaseidov. The author personally identified, researched and gave the transcript of their texts.

Текст научной работы на тему «EPIGRAFIC MONUMENTS RELATED TO THE OFFSPRING OF KHUJASEIDOV»

УДК 930.27:94(470.41)

ХУ^АСЭЕДОВЛАР НЭСЕЛЕНЭ КАРАГАН КАЙБЕР ЭПИГРАФИК ИСТЭЛЕКЛЭР

© 2016 г. А.М. Гайнетдинов

ЭПИГРАФИЧЕСКИЕ ПАМЯТНИКИ, ОТНОСЯЩИЕСЯ К ПОТОМСТВУ ХОЗЯСЕИТОВЫХ

А.М. Гайнутдинов

Статья посвящена изучению некоторых татарских надгробных камней XVI-XIX вв., сохранившихся в деревне Нижняя Ура Арского района Республики Татарстан. Эти памятники были установлены на могилы людей, которые относились к потомству Хозясеитовых. Автор лично выявил, исследовал и дал расшифровку их текстов.

Ключевые слова: татарская эпиграфика, надгробные камни, эпитафии, потомки, памятники.

Тарихтан мэгълYм булганча, шанлы Ху^асэедовлар нэселенэ нигез салучы - Ху^асэед Ж^ансэед улы. Аньщ еч улы - Ж^анморза, Ходаяр hэм Килдеяргэ патша Михаил Федорович рус хе^мэте алдындагы казанышлары ечен 1637 елда хэзерге Ашыт елгасы буендарак 2442 дисэтинэ 1532 сажин ^ир биргэн (Статистическое описание, 1857, с. 612). Шуннан соц? ХVII гасырдан башлап? элеге морзалар хэзерге Арча районы Тубэн Оры авылында (кайбер тарихчылар бу авылны хэзерге Балтач районына керэ дип? ялгышып язалар) кен кYрэ башлаганнар. Шул сэбэпле, элеге авыл терле исемнэр белэн аталып йертелгэн: Байлар Орысы, Казак Орысы, Мирзалар Орысы, Йомышлы Оры. Заманында авыл бик бай, хэлле булганга кYрэ, зиратында бик кYп ташъязма истэлеклэр сакланган. Нигездэ, аларныц ^плеге теге яки бу торак пункт халкыныц матди hэм рухи яктан нык Yсеш алганлыгын кYрсэтэ. Гадэттэ, язулы ташбилгелэрне бай югары катлау вэкиллэре куйдырган, ченки аларны эшлэтY бик кыйммэткэ тешкэн. Элекке заманнарда бер таш яздыру бер ат, югары зэвык белэн ясалганы берничэ ат бэясенэ тиц булган (Усманов, 2005, б. 56). Шуца кYрэ гади халыкныц фэкать тамгасы тешерелгэн кечкенэ агач багана яки эшкэртелмэгэн примитив бер таш кына куярга хэле ^иткэн.

Авылда ике зират бар. Шуларныц беренчесендэ XVIII гасырда бакыйлыкка кYчкэн мулла Габдеррэззак Алма абыз улына куелган бары бер генэ борынгы кабер ташы сакланган. Элеге кабер иясе 90 данэ Коръэн китабын кYчереп язуы белэн шеhрэт казанган. Вафат булу датасы ташбилгедэ кYрсэтелмэсэ дэ, чама белэн 1705-1770 елларда яшэгэн, атасы Алма абыз якынча 1680-1750 елларда гомер иткэн. Лэкин Габдеррэззак хэзрэт Хуж;асэедовлар токымына карамый. Аныц шэ^эрэсе тYбэндэгечэ: Габдеррэззак бине Алма бине Тацчулпан бине Йан^егет бине Уразгилде бине Шыгай бине Шык^амал (Эхмэт^анов, 2014, б. 130). Димэк, Габдеррэззак мэшhYP Камай мирза Смиленов нэселеннэн. КYренекле драматург, язучы Мирхэйдэр Фэйзинец анасы Зэйнэп тэ бу токымнан чыккан (Эхмэтж;анов, 2009, б. 150-157).

Ху^асэедовлар нэселеннэн чыккан кешелэрнец шактый ^п елеше нэкъ менэ ТYбэн Оры авылыныц икенче зиратында ^ирлэнгэн. Анда барлыгы 115 борынгы кабер ташы хэзерге кенгэ хэтле сакланып калган, шуларныц утызына якыны элеге атаклы нэселгэ, калганнары Мэмэтовлар токымына карый.

Тубэн Оры авылы зиратындагы иц борынгы эпиграфик истэлек - 1546-1547 елларга карый торган Сэед-Гали улына1 куелган кабер ташы.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «КаалэллааhY Тэгаалээ вэ мээ тэдрии нэфсYм-

1 Сэед-Гали - ул бер исем, hэм аны Гали улы Сэед дип ацларга ярамый, ченки ул заман ташъяз-маларында, гадэттэ, башта атасы исеме, аннан соц «углы» дигэн сYЗ, соцра кабер иясенец исеме язылган.

2) биэййи эрдыйц тэмурт вэ каалэ СYбхээнэhY

3) вэ Тэгаалээ кYллY нэфсиц зээикатYл-мэYYт

4) hэзээ мэкъбэратYн мвнэYвэратYн солтанел-гали

5) тарих тукуз йвз ил[ле вчдэ]

6) ...2 ир дикем Сэед-Гали углы

7) ...».

Уц ягы (калкытып язылган): «Эрад-дYнйээ хараабэн бигътибээри фэлээ йэбка мYДЭмэн бил-караари».

Сул ягы (калкытып язылган): «КYрэрмен двньяны вэйран бары hэмишэ бакый ирмэс юк карары».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Бу лэYхне

2) Хэлэле Бабра-

3) -ш бина кылды».

Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе

Алгы ягы:

1) «АллаИ Тэгалэ эйтте: «Ьичбер кеше

2) кайсы ^ирдэ Yлэчэген белмэс» hэм СYбхэнэhY

3) вэ Тэгалэ эйтте: «Ьэр ^ан иясе Yлемне татыячак»,

4) бу нурлы кабер беек солтанныкы,

5) тугыз йез ил[ле]...

6) ... ир дигэндэ Сэед-Гали улы

7) ... » .

Уц ягы: «КYрэм двньяны: барысы ^имерелгэн, бернэрсэ дэ мэцге булмас, юк карары».

Сул ягы: «КYрэм двньяны: барысы ^имерелгэн, бернэрсэ дэ мэцге булмас, юк карары».

Арткы ягы:

1) «Бу ташны

2) хатыны Бабра-

3) -ш куйды».

Таш Yлчэмнэре: 118х46х21.

Кызганычка каршы, твп текстыныц соцгы юлы ^ир астында бик озак торганга кYрэ ашалып, теткэлэнеп беткэн иде. Аны хэтта 1928 елда мэшhYP галим Гали Рэхим дэ шул сэбэпле укый алмаган: Yзенец мэкалэсендэ кYпнокталар гына куйган. Шулай ук ул соцгы юлга хэтле килгэн юлны да кYпнокталар белэн калдырган. Без исэ, кврэк белэн тирэнрэк казып, шул юлдагы «Сэед-Гали углы» дигэн CYЗлэрне укый алдык, эмма иц соцгы юлны казып караудан бернинди файда булмады, чвнки, эйткэнебезчэ, анысын ^ир ашап бетергэн. Ул юлда, безнец уйлавыбызча, кабер иясенец исеме hэм «шэhид булды» яки «дарел-бэкага рихлэт кылды» дигэн CYЗлэр язылган. Шулай да кабер иясе атасыныц исемен ачыклау безнец вчен зур ачыш булды, чвнки безгэ хэтле аны ТYбэн Оры кабер ташларын вйрэнYче башка эпиграфист галимнэр таный алмаган. Г.Рэхим ташныц артындагы CYЗлэрне влешчэ укый алса да, таш куючы исемен ачыклый алмаган. Чыннан да, аныц исемен тврлечэ укырга мвмкин, чвнки андагы хэрефлэрдэге нокталарны тврлечэ куеп укырга мвмкин.

Безнец уйлавыбызча, ташбилгедэ телгэ алынган Сэед-Гали яисэ Гали исемле кеше Манаш тархан нэселенэ карыйдыр, чвнки XVII йвз башына кадэр бу токымныц биредэ билэмэлэре булган. Шулай ук элеге кабер иясе Карабик шэ^эрэсендэ телгэ алына торган Гали яки Гали суфи булу ихтималы да бар. Кара бэк нэселенец кайбер вэкиллэре ТYбэн Оры авылына хэзерге Киров влкэсе Нократ авылыннан XVI гасырда ук кYчеп утырган булырга мвмкин. Галим М.Эхмэтж;анов фикеренчэ, XVII йвз башларыннан МэскэY хвкYмэте тYрэлэре Нократ татарларын Yзлэренец асыл ватаннарыннан куып, Кама елгасы буйларына, шулай ук Казан артына кYчерэ башлаганнар. Шул дэвердэ, твгэлрэк эйткэндэ, 1616 елда ТYбэн Оры авылына нократ татарлары килеп утырганнар (Эхмэт^анов, 2012, б. 30; Эхмэт^анов, 2012а, б. 129). Якынча XVII гасырныц 20 нче елларында Казан ханлыгы таркалганнан соц очраклы рэвештэ генэ YЗ билэмэсендэ калган Манаш тарханныц ТYбэн Орыдагы билэмэсен тартып алып, аны Нократ морзасы Ху^асэйедкэ биргэннэр. Бу турыда

2 Бу влеше кителеп твшкэн.

тарихчы Е. Чернышов тарафыннан табылган кайбер материаллар свйли (ТЭСИ ЯММYМ, 95 ф., I тасвир., 157 сак. берэм., б. 130).

ТYбэн Оры авылы зиратында шулай ук XVII йвзгэ карый торган ике ташъязма истэлек табылды, алар Ху^асэеднец оныгы Биктимернец якыннарына куелган ташлар:

1. ЛYблидэ бикэгэ куелган кабер ташы, 1687 - 1688 еллар.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «КаалэллааhY Тэгаалээ вэ мээ тэдрии

2) нэфсYм-биэййи эрдыйц тэмурт вэ каалэ СYбхээнэhY

3) вэ Тэгаалээ кYллY нэфсиц зээикатYл-мэYт вэ

4) каалэн-нэбии галэйhис-сэлээм эд-дYнйээ мэзрагатYл-ээхыйраh

5) тарих миц дэ туксан

6) тукузда ирде

7) ЛYблидэ бикэ ...

8) айыныц унын^ыда». Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Бу лэYхне Оры иленец Пиктимер

2) суфи Килдийар хафиз-

3) —ныц углы YЗ сэламэтлегедэ

4) бина куйдырды укугандин догада Yмид [идYб]».

Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе

Алгы ягы:

1) «Аллаh Тэгалэ эйтте: «Ьичбер кеше

2) кайсы ^ирдэ Yлэчэген белмэс» hэм [Аллаh] СYбхэнэhY

3) вэ Тэгалэ эйтте: «Ьэр ^ан иясе Yлемне татыячак».

4) Пэйгамбэр, аца сэлам булсын, эйтте: «Двнья — ахирэт басуы».

5) Мец дэ туксан

6) тугызынчы елда

7) ЛYблидэ бикэ ...

8) аеныц унынчыда». Арткы ягы:

1) «Бу ташны Оры иленнэн Биктимер

2) суфи Килдеяр хафиз

3) улы YЗ сэламэтлегендэ,

4) укыган кешелэрдэн дога вмет [итеп], куйдырды». ТашYлчэмнэре: 110х71х10.

Бу Карабик шэ^эрэсендэ телгэ алына торган Биктимер Килдеяр хафиз улыныц анасы каберенэ куелган таш булса кирэк. Ташъязма Биктимернец XVII гасырда яшэгэнлегенэ бер дэлил.

2. ТYKЭш бикэгэ куелган кабер ташы, 1688-1689 еллар.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «hYвэл-хэйЙYл-лэзии лээ йэмYYTY вэ кYллY нэфсин сэйэмурт каалэн-нэбии галэйhис-сэллээм

2) эд-дYнйээ сээгатYн фэ^гальhээ таагаh садак каалэ-

3) -н-нэбии галэ^ис-сэллээм эд-дYнйээ сиж^иинYл-мYъмини вэ ^эннээтYл-кээфир тарих

4) мец дэ ЙYЗдэ дирлэр ирде Биктимер морза YЗY-

5) —нец ^ефYте ТYкэш бикэгэ бу билек куйды ирэ-

6) —нлэр дога вмед ечYн.

Уц ягы (калкытып язылган): «Бакый ирмэс hэмишэ йук карары»3. Сул ягы (калкытып язылган): «КYрэрмен вэйран ирYP ДYнйээ бары»4. Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе Алгы ягы:

1) «Ул [АллаЦ — Тере, YлмэYче hэм hэр ж;ан иясе Yлэчэк. Пэйгамбэр, аца сэлам булсын, эйтте:

3 Бшы сул ягында.

4 Дэвамы уц ягында.

2) «Денья бер сэгатьлек, аны [Аллаhка] итагать белэн ytksp», дерес эйткэн. Пэйгамбэр,

3) аца сэлам булсын, эйтте: «Бу денья иманлы ечен термэ, имансыз ечен ^эннэт».

4) Мец дэ йезенче елда Биктимер морза Y3e-

5) -нец хатыны ТYкэш бикэгэ бу билгене куйды, ке-

6) -шелэрдэн дога емет итY ечен.

Уц ягы: «Мэцге булмас hаман, юк карары». Сул ягы: «КYрэм деньяны: барысы ^имерелгэн». ТашYлчэмнэре: 105х47х10.

КYргэнебезчэ, элеге таш Биктимер Килдеяр хафиз улыныц хатыны каберенэ куелган. Данлыклы Ху^асэедов нэселе вэкиллэреннэн 1836 елда вафат булган Селэйман бине Мехэммэднэзир бине Туктамышка куелган кабер ташын аерым билгелэп Yтэргэ мемкин.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «Ьэзээ мэркадYл-габдис-саалихи

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

2) саахибYл-хайраати вэл-икаамэти...

3) ...эл-^эмээгаати эл-мYЖтэнибY ганил-мэгасый

4) вэл-мYхэррамээти мирза Селэйман бине Мехэммэд-

5) -нэзир бине Туктамыш мин эхфээди

6) Хуж;асэед эл-Газани эш-Шэрифи

7) зэмээнYhY бис-сийээдэти вэр-рийээсэh».

Уц ягы (калкытып язылган): «Рахмэтуллааhи Тэгаалээ галэйhим вэ галэ мэн йэзууру кубYYPуhYм вэ йэдгууhYм бил-хайр».

Сул ягы (калкытып язылган): «1836 нчы сэнэ сенбелэнец 25 ндэ дэфен улды 80 йэшендэ».

Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе

Алгы ягы:

1) «Бу изге кол

2) изгелеклэр иясе...

3) ... гена^ардан hэм хэрам эшлэрдэн

4) читлэшYче морза Селэйман бине Мехэммэд-

5) -нэзир бине Туктамыш (Ху^асэед

6) оныкларыннан) Газани Шэрифи

7) аныц заманы хакимлек hэм рэислек белэн иде».

Уц ягы: «Аларга, аларныц каберлэрен зиярэт иткэн hэм алар ечен хэерле дога кылган кешелэргэ Аллаh Тэгалэнец рэхмэте булсын».

Сул ягы: «1836 елныц 25 августында 80 яшендэ ^ирлэнде». ТашYлчэмнэре: 143х44х30.

Элеге кабер иясе 1761 елда туган. Атаклы сэYДЭгэр, сэнэгатьче булган, комач эшлэY фаб-рикасы тоткан кеше буларак билгеле. Ул 1817 елда ТашкичY авылында таш мэчет салдыруы белэн дэ дан казанган. Аныц шэ^эрэсе тYбэндэгечэ: Селэйман бине Мехэммэднэзир бине Туктамыш бине Меслим бине Котлыг бине Жанморза бине Хуж;асэед бине Жансэед бине Сэйтэк бине Эл Суфи бине Гали бине Кара бэк бине Канбар бэк бине Калдар бэк бине Балым бэк бине Пачман солтан бине Габдрахман бине Бирде бине Элвэр бине Габделгазиз бине Гыйффэт бине Сократ (Соцкырат) (Салихов, 2015, с. 142-147). Бу шэ^эрэнец терле вариантлары бар, аларда бераз аермалар hэм тешеп калган буыннар да бар.

ТYбэн Оры зиратында 1892 елда деньядан Yткэн атаклы Мехэммэдсадыйк бине Гобэйдулла Ху^асэедовка куелган кабер ташы да сакланып калган hэм ул да игътибарга лаек.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «КаалэллааhY Тэгаалээ кYллY мэн галэ^ээ

2) фээн руми 1892 сэнэ синтэбр 21 ндэ

3) hи^ри 1310 сэнэ мэYлед айында

4) эл-хащи Мехэммэдсадыйк бине Гобэйдулла

5) Хуж;асэйедуф 75 йэшдэ чэhаршэнбэ

6) кен мэдфYн улды гафэраллааhY лэh

7) гыйбрэтилэ бак ^^анэ кYP кэ бу вэйранэлэр

8) нэ хараб улмыш бетYP hэр бере аныц...».

Уц ягы (калкытып язылган):

1) «Тэслиме рух

2) эйлэде гафэраллааhY

3) лэhY хатаайээhY

4) вэ жэгалэл-жэннэтэ

5) мэсвээh ээмиин».

Сул ягы (уеп язылган): «Гарра улма бу ж^анныц мал милке жа^ша кем ничэ жаhасы кYPдек чаhэ керер хацын».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Каалэн-нэбии галэ^ис-сэлээм

2) эл-кабру ЭYBЭЛY мэнзили мин мэнээзил-

3) -ил-ээхыйраh руми 1892 сэнэ

4) синтэбр 21 ндэ hижри 1310 сэнэ

5) рабигыль^вэл 12 ндэ саахибY-

6) —д-дэYЛэти вэл-хайраати мYхиббY-

7) — л-гулэмээил-хээж^У Мвхэммэдсадыйк

8) бине Гобэйдулла Хужасэйедуф

9) дYшэнбэ квн 75 йэшендэ

10) ...5».

Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе

Алгы ягы:

1) «Аллаh Тэгалэ эйтте: «Анда [жир йвзендэ] булучы hэркем, hэрнэрсэ

2) фани». Милади 1892 елныц 21 сентябрендэ,

3) hижри 1310 елныц мэYлед аенда [мвхэррэмендэ]

4) хажи Мвхэммэдсадыйк бине Гобэйдулла

5) Хужасэедов 75 яшьтэ чэршэмбе

6) квн жирлэнде. Аллаh аны ярлыкасын.

7) Гыйбрэт белэн кара ж^анга, кYP бу жимереклеклэрне,

8) нэрсэ харап булган, бетэр hэрберсе аныц...». Уц ягы:

1) «Рух (жан) тэслим

2) кылды. Аллаh

3) аныц хаталарын кичерсен

4) hэм урынын жэннэт

5) итсен, амин».

Сул ягы: «Алданма бу ж^анныц мал-мвлкэтенэ, нихэтле югары дэрэжэсен кYPдек, чокырына керер аныц». Арткы ягы:

1) «Пэйгамбэр, аца сэлам булсын, эйтте:

2) «Кабер — ахирэтнец тора торган урыннарыныц

3) иц беренчесе». Милади 1892 елныц

4) 21 сентябрендэ, hижри 1310 елныц

5) 12 рабигыль^вэлендэ дэYЛэт

6) hэм яхшылыклар иясе, галимнэрне

7) яратучы хажи Мвхэммэдсадыйк

8) бине Гобэйдулла Хужасэедов

9) дYшэмбе квн 75 яшендэ

10) [вафат яки жирлэнгэн]». Таш Yлчэмнэре: 125х40х21.

Элеге кабер иясе 1819 елда туган, мэшhYP сэYДЭгэр hэм сэнэгатьче булган. Аныц шэжэрэсе тYбэндэгечэ: Мвхэммэдсадыйк бине Гобэйдулла бине Ибраhим бине Дауд бине Рахманкол бине Бикмэт бине Жанморза бине Хужасэед (Салихов, 2015, с. 143—158). Мвхэммэдсадыйк бик юмарт кеше булып, Ш. Мэржанинец бертуганы — Садретдин хэзрэткэ мэчет эшлэрендэ булышкан, Ташки-

5 Соцгы юлы ватылган.

чYнец hэм ТYбэн Орыныц искергэн таш мэчетлэрен тезеклэндергэн, Кечкенэш авылында мэчет салдырган (Салихов, 2015, с. 102).

Ху^асэедовлар хакында CYЗ кузгатканда, иц беренче чиратта, безнец кYЗ алдыбызга Yзенец абруе, малы hэм кылган изге гамэллэре белэн тарихта тирэн эз калдырган Меэмин Таhир улы килэдер. Белгэнебезчэ, ул могтэбэр, абруйлы бай, сэнэгатьче, сэYДЭгэр булган; комач hэм кэгазь эшлэY фабрикалары тоткан; Мазарбаш авылында, Уфа hэм Троицк шэhэрлэрендэ мэчетлэр салдырган (Салихов, 2015, с. 151). Метрика кенэгэлэрендэ 1852 елныц 7 ноябрендэ 86 нчы яшендэ бизгэк зэхмэтеннэн вафат, дип теркэлгэн (Мари Эл Республикасы Милли архивы: 305 ф., 5 тасвир., 21 сак. берэм., б. 2). Бэхеткэ каршы, безгэ аныц кабер ташын, ^п михнэтлэр белэн булса да, эзлэп табарга насыйп булды. Шунысы кызганыч, ул инде ^иргэ ауган, ватылган, юкка чыгу алдында тора, текстыныц кайбер елеше инде укылмаслык дэрэ^эгэ килгэн. Шуца кYрэ бу ташъязма истэлек мемкин кадэр тизрэк реставрациялэнергэ hэм дэYлэт тарафыннан саклауга куелырга тиештер.

Таштагы текстныц укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «Тэвабигы Казандан Чар нэхийэсе Мирзалар

2) авылында карар кыйлгучы саахибYД-ДЭYлэти вэд-ди-

3) -йээнэти вэ саахибYл-ЭYкафи вэл-гыймээраати мирза

4) Меэмин Таhир углы мэркадедYP

5) кээнэ ра^лэн саалихэн фэйэби лил-куръээнил-кэриими

6) мYДимэн галэл-ЭYраади вэ энвээгыйль-хайраати вэ-

7) -с-садаакаати мээтэ фи сэнэти 1852 бил-мэсихиййэти вэ фи сэнэти

8) 1268 бил^и^риййэ ... л-эмээрати-

9) эл-кэриимэтYш-шэфиика сэгаадэ... рахимэhYллааhY

10) лэhY вэ лэhээ вэ лимэн дэгаа лэhYмэ бил-хайри рахмэтэн вээсигатэн

11) кээмилэтэн шээмилэтэн бихYрмэтин-нэбиййи галэйhис-салээтY вэс-сэлээм». Уц ягы (калкытып язылган):

1) «Фэл-мYттэмэсY лиhэзээл-мэрхYYми

2) минэл-гурабээи вэл-гыйззY мин рахмэтил-кэрами

3) лил-фYкарааи вэ ниhээйэтэн лишэрэфи

4) ...

5) ихлээсый бихYрмэтин-нэбии

6) галэйhис-салээтY вэс-сэлээмY вэ

7) ... вэ эсъхээб^и

8) ридъвээнуллааhи Тэгаалээ галэйhи э^мэгыыйн». Сул ягы (калкытып язылган):

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

1) «КаалэллааhY Тэгаалээ кYллY мэн

2) галэ^ээ фээн

3) ...

4) каалэн-нэбии саллээллааhY

5) галэйhи вэ сэллэм лэhY мэлэкYн йэнээ-

6) -дии ^ллэ йэYмин лидYY лил-мэYти

7) вэ-бнуу лил-харааб эл-мэрхYм

8) гаашээ сэнэ 89 шэhру сафэру-

9) -л-хайраh чэhаршэнбэ кен нуйэбр-

10) -нец йитенче йэYмендэ вафат». Текстныц хэзерге татар теленэ кYчермэсе Алгы ягы:

1) «Казан тебэге Чар елкэсе Мирзалар

2) авылында карар кыйлгучы дэYлэт

3) hэм дин иясе мирза

4) Меэмин Таhир углы кабередер.

5) Ул изге кеше иде, фэйэби лил-куръээнил-кэриими

6) мYДимэн галэл-ЭYраади вэ энвээгыйль-хайраати вэ-

7) -с-садаакаати. Христиан календаре буенча 1852 елда,

8) Ьи^ри буенча 1268 елда вафат булды. ... л-эмээрати-

9) эл-кэриимэтYш-шэфиика сэгаадэ. Аллаh

10) Аны hsM аца дога кылучыны киц рэхмэте белэн рэхмэт кылсын.

11) Пэйгамбэр, аца сэлам булсын, хермэте белэн».

Уц ягы:

1) «Чит кешелэргэ бер YTe^4: бу кеше

2) hэм фэкыйрьлэр ечен Аллаhныц рэхимлеген, киц ^целлелеген

3) сорагыз hэм, н^аять, хермэт ечен

4) ...

5) ихласлылык, пэйгамбэр,

6) (аца дога hэм сэлам булсын)

7) ... hэм сэхабэлэр (АллаИ Тэгалэ

8) аларныц барысы белэн дэ риза булсын) хермэте белэн».

Сул ягы:

1) «АллаИ Тэгалэ эйтте: «Анда [жир йезендэ] булучы

2) hэркем, hэрнэрсэ фани»

3) ...

4) Пэйгамбэр, аца Аллаhныц

5) сэламе булсын, эйтте: Кен саен фэрештэ аца [кешегэ]

6) эйтэ: «Туыгыз - барыбер Yлэчэксез,

7) биналар тезегез - барыбер жимерелэчэк». МэрхYм

8) 89 ел яшэде, сэфэр аенда

9) чэршэмбе кен, ноябрь-

10) -нец жиденче кенендэ вафат».

ТашYлчэмнэре: 120х48х29.

Бу шэхеснец шэжэрэсе тYбэндэгечэ: Меэмин бине Таhир бине Нэзир бине Туктамыш бине Меслим бине Котлыг бине ^анморза бине Хужасэед бине ^ансэед бине Сэйтэк бине Эл Суфи бине Гали бине Кара бэк бине Канбар бэк бине Калдар бэк бине Балым бэк бине Пачман солтан бине Габдрахман бине Бирде бине Элвэр бине Габделгазиз бине Гыйффэт бине Сократ (Соцкырат) (Салихов, 2015, с. 142-152).

Безгэ мирас буларак сакланып калган гаять ^п сандагы эпиграфик истэлеклэр халкыбыз тарихын, мэдэниятен, телен ейрэнYДЭ, hичшиксез, эhэмиятле роль уйный. Морзаларныц тормышын, эшчэнлеген ейрэнгэндэ архив документларны гына тYгел, ташъязма истэлеклэрне дэ барларга hэм ейрэнергэ тиешбез. Гомумэн, тарихи чыганак буларак гарэп язулы каберташларныц эhэмияте эйтеп бетергесез, шуца кYрэ безгэ аларны ничек булса да саклап калу зарур.

ЭДЭБИЯТ

1. Эхмэтжанов М.И. Нугай урдасы: татар халкыньщ тарихи мирасы / М.И. Эхмэтжанов. Казан: Татар. кит. нэшр., 2009. 351 б.

2. Эхмэтжанов М.И. Татар шэжэрэлэре. I т. Казан: Татар. кит. нэшр., 2012. 343 б.

3. Эхмэтжанов М.И. Татар шэжэрэлэре. II т. Казан: Татар. кит. нэшр., 2014. 239 б.

4. Эхмэтжанов М.И. Татар археографиясенэ сэхифэлэр. Тарих пэрдэлэре ^тэрелгэндэ: Фэнни-популяр хезмэт. Казан, 2012. 132 б. Мари Эл Республикасы Милли архивы: 305 ф., 5 тасвир., 21 сак. берэм.

5. Салихов Р.Р. Служилая Ура: рождение татарского капитализма. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2015. 280 с.

6. Статистическое описание Царевококшайского уезда. Казань, 1857.

7. Татарстан Фэннэр академиясе Г. Ибракимов исемендэге Тел, эдэбият Иэм сэнгать институты Язма Иэм музыкаль мирас Yзэге мирасханэсе: 95 ф., I тасвир., 157 сак. берэм.

8. Усманов В.М. Тарихи ядкэрлэр. Уфа: Дизайн Полиграф Сервис, 2005. 168 б.

Кыскартылган сузлэр:

ТЭСИ ЯММУМ - Татарстан Фэннэр академиясе Г. Ибраhимов исемендэге Тел, эдэбият hэм сэнгать институты Язма hэм музыкаль мирас Yзэге мирасханэсе

А.М. Gaynutdinov

EPIGRAFIC MONUMENTS RELATED TO THE OFFSPRING OF KHUJASEIDOV

The article is devoted to the study of some of the Tatar gravestones of XVI-XIX centuries, preserved in the village of Nizhnyaya Ura Arsky district of the Republic of Tatarstan. These monuments were installed on the graves of people who belonged to the offspring of Khujaseidov. The author personally identified, researched and gave the transcript of their texts.

Keywords: Tatar epigraphy, gravestones, epitaphs, the descendants, the monuments.

Сведения об авторе:

Гайнутдинов Айдар Марсилевич - кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан (г. Казань); E-mail: aydargm@yandex. ru

Gaynutdinov Aydar Marsilevich - Candidate of Philological Sciences, Senior staff scientist, Sh. Marjani Institute of History of Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan ^azan).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.