УДК 36+929.5
«Фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый» (Татар хэйриячелеге тарихында Хэкимовлар нэселе)
Э. К. Сэлахова,
Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрщани исемендэге
Тарих институты, Казан, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
The Khakimov family in the history of Tatar charity
Elmira К. Salakhova,
Sh. Mardzhani Institute of History of Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
История благотворительности дореволюционной России не раз становилась объектом изучения исторической науки. К середине 90-х гг. XX столетия историки открывают новые имена предпринимателей-благотворителей. В их ряду - семья Хакимовых. Представители этого рода на протяжении столетия вели активную социальную работу не только на своей родине, но и в других регионах России. Целью данного исследования является изучение благотворительной деятельности династии Хакимовых. Источниками данного исследования стали арабографичные документы: материалы дореволюционной татарской периодической печати, документы духовного управления мусульман, метрические книги из фондов Национальных архивов республик Татарстан и Башкортостан. История рода Хакимовых согласно древнему шаджара берет свое начало в знаменитой деревне Тюнтер (ныне Балтасинский район Республики Татарстан). Один из предков этого рода был его основателем. Известные имена знаменитого рода Хакимовых: Абдуллатыф, Мухамедгали, Мухамедшакир и Мухамеднязиб - внесли огромный вклад в развитие духовной жизни татарского народа. Абдуллатыф Хакимов, крупный уфимский предприниматель и меценат конца XIX - начала XX в. На его личные средства строились и содержались несколько мечетей г. Уфы (например, 3-я и 4-я). Также он был причастен к материальному обеспечению знаменитых учебных заведений «Хусаиния» и «Галия». Дело Абдуллатыфа Хакимова продолжили его сыновья Мухамедшакир и Мухамеднязиб. Старший сын Мухамеднязиб был членом Уфимского благотворительного общества и всесторонне помогал медресе «Галия». Жизнь младшего сына Мухамедшакира Хакимова была тесно связана с г. Бугульма, где он продолжал заниматься предпринимательством и благотворительностью. Вырученные от продажи средства он направлял на строительство мечетей, медресе и содержание детских домов. Род Хакимовых никогда не забывал родную деревню Тюнтер. Они вкладывали личные финансовые средства на развитие образовательной инфраструктуры деревни, строили культовые
учреждения и оказывали всяческую финансовую поддержку его жителям. К публикации прилагаются документы, отражающие благотворительную деятельность рода Хакимовых.
Abstract
The history of charity in pre-revolutionary Russia has been a subject of study not just once. By the mid 90-s of the 20th century historians had discovered new names of entrepreneurs-benefactors. The Khakimov family was among such prominent representatives. Throughout the century the members of this dynasty carried out welfare activity not only in the land, but in other regions of Russia as well. The goal of this research is the study of the charity work of the Khakimov dynasty. The sources of the research are Arabic-script documents, including materials from pre-revolutionary Tatar periodicals, documents of Spiritual Directorate of Muslims and church books from the fonds of National Archives of the Republics of Tatarstan and Bashkortostan. According to the ancient Shadjara, the Khakimov dynasty originated in the famous village of Tyunter (currently Baltasi region of the Republic of Tatarstan). One of the ancestors of the dynasty was its founder. The outstanding names of the famous Khakimov dynasty are Abdullatif, Mukhamedgali, Mukhamedshakir and Mukhamednyazib, who contributed much to the development of the spiritual life of the Tatar nation. Abdullatif Khakimov was an Ufa business leader and patron of the arts of the latter 19th and early 20th centuries. Several mosques of Ufa city (for instance, the 3d and 4th ones) were being built and kept funded with his personal finances. Besides, he was involved in material support for the famous educational institutions "Khusainiya" and "Galiya". The work of Abdullatif Khakimov was continued by his sons Mukhamedshakir and Mikhamednyazib. His elder son Mukhamednyazib was a member of Ufa Charity Society and thoroughly helped "Galiya" madrasah. The life of his youngest son Mukhamedshakir Khakimov was closely connected with Bugulma town, where he kept on taking up his business activity and charity. Sales proceeds were sent for the construction of mosques, madrasahs and keeping of orphan asylums. The Khakimov dynasty never forgot their native village Tyunter. They put up their capitals to the development of the educational infrastructure of the village, had popular institutions built and lent any financial support to its inhabitants. The publication is attached with the documents specifying charity activity of the Khakimov dynasty.
Ключевые слова
Хакимовы, купцы, вакф, благотворительность, Уфа, Бугульма, мечети, медресе, народное образование, история татарского народа, общественная деятельность, общественные организации.
Keywords
The Hakimovs, merchants, waqf, charity, Ufa, Bugulma, mosques, madrasahs, public education, the history of Tatar nation, public activity, public organizations.
Татар ^эмгыяте XIX йез ахыры - XX йез башында элегэ кадэр кYрелмэгэн зур Yсеш кичерэ. Бу яцарыш, алгарышны hэрбер елкэдэ курергэ мемкин. Элбэттэ инде, бу кугэрелешнец матди нигезен тээмин иткэн хэйриячелэренец эшчэнлеген курсэту меhим. XX йез башында хэйрия оешмалары татарлар яшэгэн ^п кенэ шэhэрлэрдэ (Казан, Санкт-Петербург, Троицкий, Касыйм, Петропавел, Эстерхан hэм башкалар) Y3 эшчэнлеклэрен алып барганнар. 1913 елгы мэгълYматларга караганда, империядэ 87 меселман хэйрия hэм мэдэни-мэгърифэтчелек оешмасы булган. 1917 елга татар хэйрия ^эмгыятьлэренец саны 150гэ ^иткэн. Шул
исэптэн, Архангельский, Вологда hэм башка рус шэhэрлэрендэ, хэтта чит иллэрдэ (Теркия, Кытай hэм башкалар) меселман хэйрия ^эмгыятьлэре ачылган1. Татар ^эмгыятендэ бер-берецэ таяныч булу, авыр хэлгэ тарыганнарга ярдэм ту электэн килгэн кYркэм гадэт булса, XIX гасырда инде бу кYренеш аерым эпизодлар, яисэ ярдэм кулы сузу аерым кешелэр тарафыннан гына алып барылмыйча, махсус оешмалар, ^эмгыятьлэр тарафыннан эшлэнгэн. Шулай итеп, шэхси иганэлэрдэн, терле ^ыемнардан, кYчемсез милек капиталы hэм керемнэрнец процентларыннан кергэн табыш ^эмгыять кануннары белэн адреслы кулланыла башлаган. Татар хэйриячелегенец оешкан тестэге беренче чагылышы булып 1844 елда Казанда ИбраЬим hэм Исхак Юнысовлар акчасына ачылган балалар йорты тора. 1897 елга кадэр бу процесс эллэ ни зур темплар белэн бармый, бу вакыт аралыгында бары тик алты яца ^эмгыять оештырыла. Меселманнарда и^тимагый оешмаларньщ артуы 1905-1907 елгы инкыйлаб вакыйгалары белэн бэйле. Бу процесска этэргеч булып, 1906 елныц 4 мартында кабул ителгэн «Оешмалар hэм берлэшмэлэр хакында вакытлы кагыйдэлэр» дигэн закон тора2. Беренче Бетенденья сугышы башлану белэн меселманнар арасында яралыларга hэм аларныц гаилэсенэ ярдэм кYрсэтелэ башлый. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соц, и^тимагый оешмаларныц сан hэм сыйфат ягыннан Yсеше кYЗЭтелэ, таралу географиясе кицэя.
XIX йез ахыры - XX йез башында татар ^эмгыятендэ барган Yсеш-Yзгэрешлэр татар кешесе кулында да капитал туплануга юл ача. Россиянец терле тебэклэрендэ татар хэйрия ^эмгыятьлэренец матди базасын тээмин туче татар эшкуарлары барлыкка килэ. Шундыйлардан, матди капитал туплап елгергэн Юнысовлар гаилэсе Yзлэренец хэйриячелек гамэллэре белэн татар халкыныц горурлыгына эйлэнэ. ИбраЬим Юнысов Yзенец туганы Исхак белэн бергэ 1844 елда ачылган балалар йортын дэYлэттэн бер тиен алмаган хэлдэ, Y3 хисапларына, Yзлэренец финанс хэле авыр булган вакытта да, 1917 елга кадэр эшлэтY мемкинлеген табалар. Оренбург эшкуарлары бертуган Хесэеновларныц татар ^эмгыяте Yсешенэ, аныц мэгарифенэ керткэн елешлэре бэялэп бетергесез. Алар ачкан 1юм алар хисабына эшлэгэн «Хесэения» мэдрэсэсе Yзе генэ дэ бу гамэллэрнец югарылыгы турында сейли. Шундыйлардан, алтын приискаларыннан кергэн мал исэбенэ нэшрият тоткан, вакытлы матбугатны финанслаган бертуган Рэмиевлэр татар ^эмгыяте Yсешенэ, аныц алгарышына тотрыклы терэк булдылар. СэYДЭгэр Апанаевлар акчасына купме мэчет салына. Моныц белэн генэ чиклэнмичэ, аларныц расходын да Y3 еслэренэ алалар, имамнарга хезмэт хакы тYлэп торалар. Татар хэйриячелек тарихында тирэн эз калдырган, халык хэтерендэ сакланырлык шэхеслэрнец исемнэрен алга таба да дэвам итэргэ була: Акчуриннар, Э^емовлар, Аитовлар, Айтугановлар, Аппаковлар, Галиевлэр, Yтэмешевлэр, Галикэевлэр, Гыйззэтуллиннар, Гобэйдуллиннар, Сэйдэшевлэр, Хэкимовлар hэм башкалар. Хэйриячелек эшендэ гаилэнец бер вэкиле генэ тYгел, э нэселнец берничэ кешесе катнашу, берничэ буынныц тарихка кереп калырлык гамэллэре билгеле булу -татар хэйриячелегенец бер Yзенчэлеге ул. Татар хэйриячелек тарихы кYпмедер дэрэ^эдэ ейрэнелгэн булса да, ейрэнелмэгэне, ачыкланмаганы да хэзерге кенгэ кадэр кала бирэ. Шундыйлардан, татар тарихында куркэм затлардан, тулы бер нэселе белэн татар хэйриячелегенэ хезмэт иткэн, шул ук вакытта татар ^эмгыятендэ барган и^тимагый Yзгэрешлэргэ Y3 карашларын белдергэн, татар миллэте язмышына кагылган сорауларны хэл иткэндэ Yзенец абруе белэн
тээсир итэ алган Хэкимовлар нэселе тарихы, аларныц эшчэнлеге тулысы белэн яктыртылмаган.
Хэйрияче Хэкимовларныц нэсел шэ^эрэсе данлыклы ТYнтэр авылын (Балтач районы) нигезлэYчелэр - Янгол бабаныц алты баласыныц берсе - Yркэчегэ барып тоташа. Санкт-Петербургтагы Кенчыгышны ейрэщ институты архивында сакланучы шэ^эрэ Yркэчедэн туган Колми, Колминыц улы Габделсэлам, Габделсэламнец улы Габдел^элил, Габдел^элилнец улы Габделхаликъ, Габделхаликъныц улы Габделхэким hэм дэ бу нэселнец хэйрия эше башында торган Габделлатыйф Габделхэким улына кадэр булган чорны сыйдырган3.
Габделхэким абзыйныц ун баласы деньяга килэ, шуларныц ечесе ир бала була, лэкин Габделкэбир исемле улы 1851 елда 17 яшендэ бакыйлыкка кYчэ, исэн калган уллары Габделлатыйф hэм Мехэммэдгали Хэкимовлар шул заман татар ^эмгыятенец билгеле шэхеслэре булып ^итешэ. Мехэммэдгали туган авылы ТYнтэрдэ беренче гильдияле сэYДЭгэр була, хэйриячелек белэн шегыльлэнэ. Аныц Габдрахман (1885-1909), Гел^эмал (1889-1891), Гыйльмебану (1892 елда туган), Мэрьямбану (1893 елда туган), Мехэммэдвэли (1895-1896), Мехэммэдсадыйк (1898 елда туган), Зэйнэббану (1900 елда туган) исемле балалары деньяга килэ.
Габделлатыйф Хэкимов (1839 елныц 22 ноябрендэ туган) - Уфаныц атаклы сэYДЭгэре. Аныц товар эйлэнеше шактый зур була, шунлыктан, ул бу кэсебе белэн Y3 заманы ечен шактый зур байлык туплап елгерэ. Аныц эшчэнлегенец бер вакыйгасын чагылдырган, 1914 елныц 28 мартында сэYДЭгэр С. А. Землянов белэн Агыйдел елгасы буйлап Рыбинск шэhэренэ 450 мец пот икмэк алып бару ечен тезелгэн килешY кэгазе, Татарстан Милли архивы фондында саклана4.
Бу чор сэYДЭгэрлэре сату-алу гамэллэре белэн генэ чиклэнеп калмыйча, кэсеплэреннэн килгэн табыштан мохтащларга да елеш чыгарганнар, мэчет-мэдрэсэ тезеткэннэр, гомумэн, татар деньясында барган вакыйгаларга битараф калмаганнар. Габделлатыйф эфэнде Уфа шэhэренец еченче мэчетен тезY эшенэ Yзеннэн акчалата зур ярдэм кYрсэтэ. Уфа имамы М. Хэсэневныц «Вакыт» гэ^итендэге 1906 елгы мэкалэсендэ, шул чорныц атаклы сэYДЭгэрлэре, эшкуарлары hэм гап-гади кешелэрнец мэчет тезелешенэ матди ярдэм шулэре языла. Г. Хэкимов мэчет тубэсе ябар ечен 600 сум акча hэм агач бирэ, мичен чыгару ечен тотылган 100 сум чыгымны каплый, естэп 1 000 сумлык ярдэм дэ кYрсэтэ. Мэкалэдэ китерелгэн саннарга игътибар итсэк, бу мэчет тезелешенэ иц зур хэйриялек кYрсэткэн кеше - сэYДЭгэр Габделлатыйф эфэнде дип эйтэ алабыз5. Хащи бу мэчет каршында эшлэгэн «Хесэения» мэдрэсэсенец попечительлэр советы эгъзасы да булып торган, мэдрэсэгэ матди ярдэм кYрсэтYчелэр арасында Yзе генэ тYгел, э аныц улы Мехэммэднэ^иб тэ бар6.
Уфада Г. Хэкимов Y3 хисабына ДYртенче мэчет тезетэ. Аныц тарафыннан ният ителгэн мэчеткэ 1906 елныц 22 сентябрендэ нигез ташы салына, бу тарихи вакыйгада казыйлар, ахуннар, медэррислэр hэм мефти Yзе дэ катнаша. Мэчет салуга рехсэт кэгазе бик авырлык белэн бирелсэ дэ, уйлаган уйларыныц тормышка ашуына канэгатьлек белдерелэ. Бу хэерле эшкэ фатиха биреп, Коръэн укыла. «Изге эшне башкаручы исеме белэн Казандагы кебек "Фэлэнев мэчете" дип аталырлык мэшhYP бер ^эмигъ мэчетебез булачактыр», дип емет баглана. Мэчет каршында мэктэп hэм мэдрэсэ булдыру да ^з алдында тотыла7. Чынлап та, халык телендэ аны химаяче исеме белэн «Хэкимов мэчете», дип атап йертэлэр. Ул 1909 елда тезелеп бетэ, шул чордан алып, деньяга Yзгэреш керткэн 1917 елгы вакыйгаларга
кадэр халыкка хезмэт итэ. Уфаныц элеге дYртенче мэхэллэ мэчете каршында 1909 елны, Г. Хэкимов акчасына тезелгэн, «Хэкимия» мэдрэсэсе ачыла. Диния назарэте карамагындагы бу мэдрэсэ химаячелэр акчасына кен кургэн, расходныц зур елешен Габделлатыйф хащи Yзе каплаган. Анда 300 шэкерт белем алган. Татар халкы ечен белемле, эхлаклы яшьлэр тэрбиялэп чыгарган бу мэдрэсэ 1917 елдан соц Y3 эшен туктата. Архитектура hэйкэле булган бу бинада хэзерге вакытта Россия ислам университетыныц бер корпусы урнашкан. 2007 елда биредэ «Хэкимия» дигэн кызлар мэдрэсэсе ачыла. Габделлатыйф ха^и кызларны укыту меhимлеген иц беренче-лэрдэн булып ацлаган кеше булган. 1906 елда ук ул беренче мэчет артында Бельский урамындагы бер йортын кызлар мэктэбе ачу ечен бирэ8.
Г. Хэкимов татар мэгарифе тарихында теп урыннарныц берсен тоткан атаклы «Галия» мэдрэсэсенец яшэешенэ, Yсешенэ зур елеш керткэн шэхес. Мэдрэсэ ачылуга ун ел уцае белэн булган тантаналы ^ыелышта ул Yзе дэ катнаша hэм анда сейлэнгэн нотыкларда аныц исеме еш телгэ алына. Мэдрэсэ ачу ниятлэнгэндэ «башта байлар ярдэм итэргэ кирэк дисэлэр дэ, соцыннан син бир дэ, мин бир дип тартыша»9 башлаганда иц беренчелэрдэн булып Г. Хэкимов hэм Б. Нэзиров 100 сум иганэ итэлэр. Алар Yрнэгендэ беренче мэ^лестэ Yк «Галия» ечен 930 сум акча ^ыела. Бина салынып беткэч Габделлатыйф хащи намазлыклар бYлэк итэ. Алга таба аныц улы Мехэммэднэ^иб Хэкимов «Галия»нец даими иганэчелэренец берсе була10.
Татар деньясына танылган хэйриячелэр, беренче чиратта туган авылы ТYнтэрне дэ онытмаганнар. Г. Хэкимов ТYнтэр кешелэрен Малмыжга, Уфага алып барып, сэYДЭгэрлек эшенэ ейрэткэн, местэкыйль сэYДЭгэрлэр дэ ясаган11.
Авыл халкы аларныц авылга кайтып зякят таратуларын, халыкны мэчеткэ килергэ
" " 12 ендэYлэрен, алар кайткач ^ыелган халыкныц мэчеткэ сыймавын да искэ алалар .
1914 елда Г. Хэкимов ТYнтэрнец икенче мэхэллэ мэчетен салдыра, аца имам итеп
атаклы кадимче Ишмехэммэд бине Динмехэммэднец олы улы Мехэммэднэкыйб
билгелэнэ. Г. Хэкимов Ишми ишан белэн яхшы менэсэбэттэ торган, аныц
мэдрэсэсе ечен таш бина да тезеткэн. Габделлатыйф, шул ук вакытта, «Бубыйлар
эше» вакыйгалары белэн бэйле рэвештэ Указын югалткан ТYнтэрнец ^эдидчэ
карашлы мулласы Мехэммэднэ^иб ТYнтэригэ ярдэм кулы сузарга, аны авылга
кайтарырга тырышып хат яза. Традицион карашлы Ишми ишанга карата «итагать
|
«Хэкимия» мэчете. Уфа, 1906 ел. Мацив "ИаЫш1уа". Ща, 1906.
Габделлатыйф Хэкимовныц Нэщиб Тунтэригэ язган хаты. 1914 ел. Казан федераль университетыныц Н. И. Лобачевский исемендэге фэнни китапханэсенец кулъязма h3M
сирэк китаплар бYлеге, Т. 1692. The letter of Abdellatif Khakimov to Nazib Tunteri. 1914. Department of Manuscripts and Rare Books of N. I. Lobachevsky Scientific Library of Kazan Federal University, T. 1692.
белэн торырга кирэк» ди. Авылга имам булып килэсе кеше ечен йорт салып куя13. Габделлатыйф ха^и, гомумэн, татар халкы, миллэт ечен тырыша, аньщ ечен ул кадимчеме, ^эдидчеме - эллэ ни зур роль уйнамаган. Инде олыгаеп беткэн булса да, Yзе фарыз дип ышанган нэрсэлэргэ малын кызганмаган, 1916 елда гына да Уфа хэйрия ^эмгыятенэ 100 мец сум акчасын иганэ итэ. 77 яшенэ ^иткэн Г. Хэкимовныц дини китаплар бастыру ечен Казандагы «Харитонов» матбагасын йез мец сумга сатып алып, шуны «Эмид» белэн берлэштереп бер ширкэт тезY хэбэре таралгач, Г. Исхакый аныц гамэлен Yрнэк итеп куеп, яшьлэрне оялту ечен кулэмле мэкалэ яза. Г. Исхакый бер яктан яшь буынга Yгет бирсэ, икенче яктан Г. Хэкимовныц гомере дэвамында алып барган эшенэ кыйммэтле бэя дэ бирэ14.
Г. Хэкимовныц балалары да Yзе кебек ук, аныц белэн беррэттэн эшкуарлык белэн дэ шегыльлэнэлэр, хэйриячелек эшен алып баралар, деньяда барган вакыйгалардан читтэ калмыйча актив ^эмэгать эшлеклелэренэ эйлэнэлэр.
Г. Хэкимовныц Мехэммэдгариф (1861-1888), Бибигазизэбану (1863 елда туган), Шэрифэбану (1864 елда туган), Мехэммэдзариф (1866-1869), Мехэммэднэ^иб (1868 елда туган), Мехэммэдшакир (1869 елда туган), Бибиэсма (1871 елда туган) исемле балалары була. Мехэммэдгариф, Мехэммэдзариф, Бибиэсма балачакта ук бакыйлыкка кучэлэр. Этисенец эшен ике улы -Мехэммэдшакир белэн Мехэммэднэ^иб дэвам итэлэр.
Мехэммэднэ^иб 1892 елда сэудэгэр Мехэммэдсадыйк Хэлфин кызы Мэгьсумэгэ ейлэнэ15, ике атаклы сэудэгэр гаилэсе берлэшу капиталныц бергэ туплануына hэм артуына да этэргеч булган. Мехэммэднэ^иб Малмыжда сэудэ иткэн, хэйриячелек эше белэн шегыльлэнгэн, этисе салдырган Уфа мэчетенэ матди ярдэм курсэтеп торган, «Галия» мэдрэсэсенец идарэ рэисе hэм аны тотучы
даими иганэчелэрнец берсе булган. Уфа жэмгыяте хэйриясенец эгъзасы булып торган, ул бу жэмгыять файдасына узенец малыннан саллы елеш кертуче дэ.
Мехэммэдшакир исэ, уз эшен Бегелмэ шэhэрендэ жэелдереп жибэрэ. Бегелмэ еязендэ мануфактура товарлары hэм чэй белэн сэудэ иту тулысы белэн аныц тарафыннан башкарылган16. XIX гасыр ахырында Мехэммэдшакирныц Казан hэм Самара губерналарында сатып алынган ашлык белэн Мэскэу, хэтта Германия hэм башка Европа иллэрендэ сэудэ иткэнлеге билгеле17. Ул шул чорныц миллион сум байлык туплый алган житди эшмэкэре булып житешэ. Безнец кеннэргэ кадэр сакланып калган документлардан Мехэммэдшакир эфэнденец еч баласы хакында белэ алабыз. Алар: 1901 елны туган Габдулла, 1905 елгы Фэйзерахман, 1912 елны деньяга килгэн кызы Асия. Лэкин олы улы Габдулла 11 яшенэ житеп 1911 елда чахотка авыруыннан денья куя18.
Мехэммэдшакир исеме Бегелмэ тебэгендэ хэзер дэ билгеле. Бегелмэдэ «Хэкимов урманы», «Хэкимов куле» дигэн урыннарныц булуы ук халык аныц исемен мэцгелэштеруе хакында сейли. Ул салдырган бинаны бегелмэлелэрнец милли-мэдэни узэк итуе хермэткэ лаек.
Хэсэн Акчуринныц мэгънэви ярдэменэ Хэкимовларныц матди ярдэме дэ кушылгач, Бегелмэ шэhэрендэ таш биналы жэмигъ мэчете житкерелэ. 1906 елда «Вакыт» газетасы хэбэре буенча, «Шакир эфэнде Хэкимов мэчете хозурында мэктэп бина итеп, моныц hэрбер хажэт нэрсэлэрен бугенгэ кадэр узеннэн биреп торды»19, диелэ. Мехэммэдшакир Хэкимов уз акчасына мэчетлэр салдырып кына калмыйча, мэдрэсэ hэм балалар йортларын да уз хисабына тоткан20. Нэселенэ башлангыч биргэн Тунтэрдэ мэдрэсэ ечен мэйданы 140 кв. метр булган таш бина тезеткэн21. Аныц ярдэм кулы сузуы, хэйриячелеге тар даирэ белэн генэ чиклэнмичэ, узенэ дан китерерлек нэрсэлэргэ генэ юнэлдерелмичэ, ярдэме мохтаждарга,
Хэкимов сэудэ йортыныц Совет чорындагы куренеше. Бегелмэ шэкэре. Татарстан Республикасы узэк дэулэт тарихи-сэяси документлар архивы, 30 ф., 3 тасв., 2917 эш (№ 175).
The modern view of the Khakimov Trading House in Bugulma. The Central State Archive of Historical and Political Documentation of the Republic of Tatarstan, fond 30, series 3, file 2917 (№ 175).
хэвеф-хатэр кYPYчелэргэ адресланган. Тубэн Шэлчеле авылында 1905 елны зур янгын чыгып, авылныц 100 йортын, мэчет haM дэ мэдрэсэсен юк иткэндэ иц беренчелэрдэн булып ярдэм кулы сузучы Мехэммэдшакир Хэкимов була22.
Мехэммэдшакир этисе кебек Yк мэктэп-мэгариф эшлэренец татар тормы-шындагы меhимлеген ацлаган, мэктэплэрнец барлыкка килYенэ hэм Yсешенэ ярдэм итэрлек гамэллэр кылган, малын иганэ иткэн. Татар хатын-кызларына белем биргэн Фатыйма-Фэридэ ханым мэктэбенец оешуында да аныц матди яктан катнашы зур23. 1917 елныц 5-6 июнь кеннэрендэ Самара губернасы меселман укытучыларыныц гомуми ^ыелышында татарныц кYренекле шэхеслэре Ьади Атласи, Нургали Надиев hэм башкалар белэн бергэ махсус котлау ечен Мехэммэдшакир Хэкимов та килэ hэм татар мэгарифе Yсешенэ Yзеннэн елеш
24
итеп еч мец сум акча иганэ итэ
Татар тормышына кайгылы хэбэрлэр алып килгэн 1914 елгы Беренче Бетенденья сугышы чорында да Хэкимовлар малы татар халкыныц хэлен бераз булса да ^ицелэй^гэ хезмэт итэ. Россиянец Кызыл Хач ^эмгыятенец ^ирле идарэсе аша лазареттагы яралыларга ярдэм кYрсэтYДЭ Мехэммэдшакир Хэкимовныц елеше бар.
Мехэммэдшакир Хэкимов XX йез башында Россиядэ барган вакыйгалар эчендэ дэ кайный, ул сэясэткэ дэ, татар миллэтенец килэчэгенэ дэ битараф калмый, э киресенчэ, татарларны Россиянец югары идарэ катламнарында да кYрергэ тели. 1906 елны Оренбургта чыгучы «Вакыт» гэ^итендэ Бегелмэдэн ДэYлэт Думасына меселман кешесе сайлана алмавына борчылу белдереп, килэчэктэ, Думага сайлана алу ечен нилэр эшлэргэ икэнен кицэш итеп язган мэкалэсе басыла25. ДэYлэт Думасына меселманнарныц да кереп, Y3 язмышларын хэл иткэндэ Yзлэренец дэ катнашулары меhим икэнлеген билгели.
1913 еллар аралыгында Бегелмэ ^ирле Yзидарэ системасы эшчэнлегендэ ике меселман кешесе булып, шуныц берсе - Мехэммэдшакир Хэкимов булган26. 1917 елда земство чыгымнарына Ш. Хэкимовныц 1 000 сум заем тэкъдим шуе «халыкка мисалсыз бер шатлык тудырды. Шундый кирэкле вакытта андый-мондый зур бер сумма тэкъдим шуе бетен меселманнарга абруй hэм бу хакта протоколда тэбрик белэн кабул ителде. Мондый кеннэрдэ без меселманнарныц ^эмэгать организациялэрендэ берлэшеп хэрэкэт итYлэре бик сеенечле бер эштер», дип яза «Вакыт» гэзите мехбире27.
1917 елга якынаеп килгэндэ хэллэр шактый авырлашуын кYрсэлэр дэ, Хэкимовлар Y3 эшлэрен дэвам итэлэр, хезмэтлэреннэн кергэн малларын социаль тармакларга юнэлдерэ торалар. Бегелмэдэ Мехэммэдшакир бай тарафыннан салынган биналар, шул исэптэн, халык телендэ «Хэким бай йорты» дип аталган затлы бина совет елларында да халыкка хезмэт иткэн.
Татарныц асыл затлары булган Хэкимовларныц инкыйлабтан соцгы язмышы хакында Р. Зарипов: «Гомере буена эчкерсез, бетен эйберсен, хэтта чит кешелэр белэн уртаклашырга эзер булган юмарт кеше, Yзлэренэ ярдэм иткэн шэхеслэр тарафыннан рэхимсез рэвештэ шэфкатьсезлеккэ дучар булган», дип яза28. TYm^ авылы тарихын ейрэнгэн Р. Зарипов ачыклаган мэгълуматлар буенча, тапкан малын халыкка мулдан иганэ иткэн Хэкимовлар хэерче хэлдэ кала. Большевиклар властька килгэч, Мехэммэдшакир Хэкимов банкта тупланган зур малыныц бер елешен генэ сорап килсэ дэ, аца: «Буржуйларга бер тиен дэ бирмэскэ! Приказ утэлмэсэ -атарга!», дип кенэ ж;авап кайтаралар. Мехэммэдшакир Хэкимовныц гомере Кытай
чигенэ таба поезд вагонында барганда Казахстан территориясендэ бер станциядэ фа^игале тестэ тегэллэнгэн - ул ачлыктан Yлгэн, дигэн хэбэрлэр ишетелэ29.
Чыгышлары белэн атаклы ТYнтэрдэн булган Хэкимовлар турындагы мэгьлYматларны шул авыл тарихын нечкэлеклэре белэн тэфсиллэп ейрэнгэн Р. Зарипов ачты, ул иц беренче булып аларньщ эшчэнлеген ейрэнде. ТYнтэр зиратында Габделлатыйф ха^иныц этисе Габделхэким (1808-1886), энисе Меф-лиха Тимербулат кызы (1813-1899), улы Мехэммэтгарифныц (1861-1888) кабер ташлары галим Р. Мэрданов тарафыннан укылды. Лэкин Хэкимовлар эшчэнлеге аерым бер авыл, яисэ тебэк тарихы кысаларында гына калырга тиеш тYгел. Хэзерге вакытта булганнарга естэп, Хэкимовларныц татар хэйриячелеге тарихындагы урынын кYрсэтY, аларныц татар жэмгыяте Yсешенэ керткэн елешлэрен бэялэY -теп бурычларныц берсе булырга тиеш. Гомумэн, татар буржуазиясе, аныц химаяче вэкиллэре, аларныц эш-гамэллэре килэчэктэ халыкныц дэYлэт тарихындагы урынын билгелэYДЭ теп фактор булуын танырга кирэк.
ИСКЭРМЭЛЭР:
1. Миннуллин, З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине XIX - начале XX вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. - СПб.: Лики России, 2003. - С. 215-229. MIN-NULLIN, Z. S. Tatarskiye blagotvoritel'niye obshchestva vo vtoroy polovine 19 - nachale 20 vv. [Tatar charity associations in the latter 19th and early 20th centuries. In Russ.]. IN: Blagotvoritel'nost' v Rossii. Istoricheskiye i sotsial'no-ekonomicheskiye issledovaniya [Charity in Russia. Historical and socio-economic studies. In Russ.]. St. Petersburg, Liki Rossii publ., 2003, pp. 215-229.
2. Шунда ук. Ibid.
3. Эхмэтщанов, М. Татар шэ^эрэлэре. - Казан: Татар. кит. нэшр., 1995. - Б. 109-110. EKHMETZHANOV, M. Tatar shezherlere [Tatar genealogy. In Tatar.]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 1995, pp. 215-229.
4. Татарстан Республикасы Милли архивы (ТР МА), 588 ф., 1 тасв., 55 эш, 11, 12-12 кгз. арткы ягы. Tatarstan Respublikasi Milli arhivi [National Archive of the Republic of Tatarstan], (TR MA), fond 588, series 1, file 55, pp. 11, 12-12 verso.
5. Хэсэнев, М. Уфа шэhэрендэ 3нче мэчет хакында // Вакыт. - 1906. - 7 октябрь. KHESENEV, M. Ufa sheherende 3nche mechet hakinda [About the third mosque of Ufa. In Tatar.]. IN: Vakit, October 7, 1906.
6. Хэсэнев, М. Уфа хэбэрлэре // Вакыт - 1917. - 14 февраль. KHESENEV, M. Ufa heberlere [Ufa News. In Tatar.]. IN: Vakit, February 14, 1917.
7. Уфадан // Вакыт. - 1906. - 7 октябрь. Ufadan [From Ufa. In Tatar.]. IN: Vakit, October 7, 1906.
8. Уфа хэбэрлэре // Вакыт. - 1906. - 5 октябрь. Ufa heberlere [Ufa News. In Tatar.]. IN: Vakit, October 5, 1906.
9. Мэдрэсэи «Галия-диния»нец ачылуына ун ел тулу менэсэбэте илэ булган дога мэ^лесе // Тормыш. - 1916. - 30 декабрь. Medresei "Galiya-diniya"nen achiluna un el tulu menesebete ile bulgan doga mezhlese [The event dedicated to the 10th anniversary of the opening of the madrasah "Galiya-diniya". In Tatar.]. IN: Tormysh, December 30, 1916.
10. Шунда ук. Ibid.
11. Тирэн тамырлы TYHi-эрем / Тез. Р. Ш. Зарипов. - Казан: Школа, 2008. - 827 б. Tiren tamirli Tunterem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZARIPOV, R. SH. (comp. by). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
12. Шунда ук. Ibid.
13. Казан федераль университетыньщ Н. И. Лобачевский исемендэге фэнни китап-ханэсенец кулъязма hэм сирэк китаплар бYлеге, Т. 1692. Kazan federal' universitetinin N. I. Lobachevskiy isemendege fenni kitaphanesenen kulyazma hem sirek kitaplar bulege [Department of Manuscripts and Rare Books of N. I. Lobachevsky Scientific Library of Kazan Federal University], T. 1692.
14. Исхакый, Г. Яшь куцеллэрнец бурычы // cy3. - 1916. - 14 август. ISKHAKIY, G. Yash' kunellernen burichi [Responsibilities of the young generation. In Tatar.]. IN: Suz, August 14, 1916.
15. Башкортстан Республикасы Милли архивы (БР МА), И-295 ф., 4 тасв., 19776 эш, 2 кгз. арткы ягы. Bashkortstan Respublikasi Milli arhivi [National Archive of the Republic of Bashkortstan], (BR MA), fond I-295, series 4, file 19776, p. 2 verso.
16. Вся Самара. Справочная и адресная книга 1900 г. - Самара, 1900. - С. 214-221. Vsya Samara. Spravochnaya i adresnaya kniga 1900 g. [All Samara. Reference and address book, 1900. In Russ.]. Samara, 1900, pp. 214-221.
17. Сальников, В. Г. Бугульминское земство. Дела, тревоги и мечты. - Бугульма: Бугульминская тип-я, 2005. - С. 57. SAL'NIKOV, V. G. Bugul'minskoye zemstvo. Dela, trevogi i mechti [Bugulma Zemstvo. Affairs, anxieties and dreams. In Russ.]. - Bugul'ma, Bugul'minskaya tip-ya publ., 2005, p. 57.
18. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 802 эш; 936 эш, 26 кгз.; 1203 эш, 13 кгз. арткы ягы; TR MA, fond 204, series 177, file 802; file 936, p. 26; file 1203, p. 26 verso.
19. Бегелмэ шэhэрендэ мэчет hэм мэктэп // Вакыт. - 1906. - 30 ноябрь. Bugelme sheherende mechet hem mektep [A mosque and school in Bugulma. In Tatar.]. IN: Vakit, November 30, 1906.
20. На высоком месте. - Казань: Идел-Пресс, 2002. - С. 36-37. Na visokom meste [In a high place. In Russ.]. Kazan: Idel-Press publ., 2002, pp. 36-37.
21. Мехэммэднэ^иб хэзрэт язмасы // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2001. - № 1/2. -Б. 58. Mokhammadnazhib hezretyazmasi [Record of Mukhamednyazib khazrat. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov, 2001, no. 1/2, p. 58.
22. Максудов, h. Мехэррирлэремездэн // Вакыт. - 1906. - 12 ноябрь. MAKSUDOV, H. Mokharrirleremezden [From the editor. In Tatar.]. IN: Vakit, November 12, 1906.
23. Фатыйма-Фэридэ ханым исеменэ ачылачак кызлар мэдрэсэсе хакында // Вакыт. -1915. - 21 гыйнвар. Fatyima-Feride hanim isemene achylachak kizlar medresese hakinda [On the women's madrasah named after Fatima-Farida Khanim. In Tatar.]. IN: Vakit, January 21, 1915.
24. Сафиуллин, Х., Хэбибуллин, С. Самара вилаять укытучылар съезды // Вакыт. -1917. - 21 июнь. SAFIULLIN, KH., KHABIBULLIN, S. Samara vilayat' ukutuchilar syezdi [Congress of Samara teachers. In Tatar.] IN: Vakyt, June 21, 1917.
25. Хэкимов, Ш. Бегелмэ еязе меселманнарына // Вакыт. - 1906. - 21 ноябрь. KHAKIMOV, SH. Bogelme oyaze moselmannarina [Muslims of Bugulma county. In Tatar.]. IN: Vakyt, November 21, 1906.
26. Сальников, В. Г. Указ. соч. - С. 57. SAL'NIKOV, V. G., 2005, p. 57; Сабир Вилдан. Мехэррирлэрдэн // Вакыт. - 1914. - 17 апрель. SABIR VILDAN. Moherrirlerden [From the editor. In Tatar.]. IN: Vakit, April 17, 1914.
27. Бегелмэ // Вакыт - 1917. - 7 апрель. Bugulma [Bugulma. In Tatar.] IN: Vakit, April 7, 1914.
28. Тирэн тамырлы Тунтэрем / Тез. Р. Ш. Зарипов. - Казан: Школа, 2008. - 827 б. Tiren tamirli Tuntarem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZARIPOV R. SH. (ed.). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
29. Шунда ук.
Хэкимовларныц хэйриячелек Иэм ижтимагый эшчэнлеген яктырткан кайбер чыганаклар
№ 1. Бегелмэ вязе меселманнарына
Yткэн ел Самара губернасыннан Думага меселман сайлана алмады дип газеталарда куп язылды. Меселманнар сайланыр ечен, элбэттэ, электэн меселманнар узлэре руслар илэ сейлэшеп ацлашырга тиешле. Быел hэм меселманнар узлэре тырышып йерми. Ялгыз Бегелмэ шэhэрендэ булган мэгълYм адэмнэрне генэ орышып торулары ихтимал. Ошбу сэбэптэн, эшне утэргэ хисапка алып хэзерлэшеп тормак лязим. Самара губернасында меселман аз булу сэбэпле, меселманнан член сайлануы бик шебhэледер. Самарада уткэн ел бер крестьян сайланырга тиешле иде. Шунда рус, меселман, чуашлар арасыннан ^ирэбэ салдылар. Ж^ирэбэ руска чыгу сэбэпле, бер крестьян рус сайланды. Калганнары оратор (хатиб)лардан сайланды. Эгэр дэ бер меселман ораторлары булса, бэлки сайланган да булыр иде. Бегелмэ шэhэрендэ бер мец рус эчендэ сайлау хакына малик ялгыз ун гадэт меселман бар, ошбу ^эhэттэн, болар арасына меселман кертмэк мешкелдер. Ошбу сэбэпле, Бегелмэ еязе меселманнарына сайлау хакында ошбуны игълан итэмен: еяздэ торып hэртерле свидетельстволар илэ сэудэ итучелэр, вэ приказчиклар барчасы уездный шэhэрдэ городской избирательный съезда выборщик сайлауга катнаша алалар.
Мондый кешелэрнец барчасы городской управа тарафыннан шэhэр сайлаучыларыныц спискасына кертелэдер. Вак ^ирбилэучелэр, купчий крепость, дарственный яки крепостной актлар буенча ^ир билэгэн кешелэр (крестьянский банк аркылы ^ир алучылардан башкалары). Ж^емлэсе, куп ^ир билэучелэр илэ бергэ выборщиклар сайлый торган уполномочийлар сайлауга катнаша алалар.
Вак ^ирбилэучелэр шэhэргэ барып, уполномочийлар сайлыйлар вэ бу уполномочийлар вэ куп ^ирбилэучелэр илэ кушылып, губернский шэhэргэ ^ибэрергэ выборщиклар сайлыйлар.
Вак ^ирбилэучелэр никадэр кYп булса, алар узлэреннэн шулкадэрде кубрэк уполномочий сайлый алалар, элбэттэ ^ирлэренец куплегенэ карап. Государственный Думага сайлаулар бик зур эштер. Г[осударственный] Дума тасдыйк кылып1, нинди низамнар2 ясалачагы hэркем ечен меhим нэрсэдер. Шуныц ечен сайлауларга катнашырга правосы булган барча кешелэр моца катнашырга вэ яхшы файдалы кешелэрне сайларга тырышырга тиештер.
Торговый документлары, яхуд приказчик свидетельстволары булган кешелэр шэhэр халкы илэ бергэ государственный съездга кушылырлар.
Меселман халыкларына хэбэр биреп, сайлауларга катнашуларын вэ файдалы кандидатларга тавыш бирулэрен утенуне уземнец бурычым дия белэмен. Бэгъзе шэhэрлэрдэ, мэсэлэн, Бегелмэ шэhэрендэ меселманнар бик аз торалар, лэкин моныц еязендэ меселман бик куп. Бетен халыкныц файдасы ечен правосы булган
^емлэ меселманнар праволары илэ файдаланырга вэ сайлауларга катнашыр ечен шэhэргэ килергэ тиештер.
Шакир Хэкимов.
Вакыт. - 1906. - 21 ноябрь.
№ 2. Габделлатыйф Хэкимовныц Мехэммэднэ^иб tyht3p^3 язган хаты
1914 ел.
Гыйззэтле Мехэммэднэ^иб мэхзYмгэ барчацызга догаи сэлам. Бэгъдэ Yземезне сэламэт белеп, фатыйхада уласыз. Сезнец йортыцызныц тYбэсенэ такта табылса, алырга кушар идек, иншаллаЬ. Сез йортыцызны TYнтэрнец мэс^едендэ имам медэррис - кем булса, шуцгар вакыф булырмы, яки Yзецнец телэгэн кешецезгэ булырмы? Эгэр без телэгэнчэ вакыфка бирер ниятецез булса, авылныц телэве мэс^едтэ имам, мэдрэсэдэ меддэррис дэрес итYчегэ тиешле булыр.
Инде мэхзYм TYнтэрдэ тору нияте белэн булса, фикерецез дамеллага3 итагать белэн торырга кирэк.
Хэзер Yзецез карт артында читкэ йерергэ халыкныц кэефе юк. 3 углы бары, бер углы бары аптырап тора. Эшкэ кешесе юк. АллаЬы тэгалэ тынычлыкларны бирерме, нишлэр. Хэзер Yзем аЬ орып торамыз иртэгэ ни хэл булыр дип, афэт кенгэ артып тора. Хезмэткэ кеше калмады. Нэрсэнец бэЬасе 5 бэЬа булды. Кайда карасац, ^итем4, кияренэ юк, ягарга утыны юк.
Фатыйха Yтенеп, Габделлатыйф.
25 нче октябрь 1916 нчы сэнэ.
Сез Указыгызны кетеп торасыз килер диеп. Сезгэ тиешле булмасмы, Духовное собраниега прошение бирергэ, 2 сумлык марка белэн минем Указымны Yземэ кайтарып бирсэцез диеп сорарга. Шул вакыт нидэй ж;авап булыр шунда. Энсез кетеп файда чыкмас. Безнец дине исламныц мэхкэмэсе аннан сорамый кайдан сорарга кирэк булып тэвэкэлл. Бер фикер генэ.
Казан федераль университетыныц Н. И. Лобачевский исемендэге фэнни китапханэсенец кулъязма Ьэм сирэк китаплар бYлеге, Т. 1692.
№ 3. Яшь ^целлэрнец бурычы
Казан газеталары, фэYкыльгадэ5, бер зур милли хэбэр китерделэр. Уфаныц Ьиммэтле байларыннан Габделлатыйф хащи Хэкимов Казандагы «Харитонов» матбагасын йез мец сумга сатып алып, шул матбаганы «Эмид» берлэн берлэштереп, дини китаплар нэшер итэр ечен бер ширкэт мэйданга китергэн.
Габделлатыйф хащи Уфа ^эмгыяте хэйриясенэ кYптэн тYгел генэ 100 мец сум иганэ иткэн заттыр. Габделлатыйф хащи Уфадагы Y3 мэхэллэсенец мэс^еден, мэдрэсэсен бина иткэн, бу кендэ Y3 харэ^эте6 белэн тэрбия итэ торган заттыр.
Габделлатыйф хащи Русиядэ булган Ьэртерле изгелек маэссэлэренэ7 ярдэм итэ килгэн, Yзе ышанган урыннарга малын кызганмый торган юмарт бер карт байдыр. Моныц юмартлыгы илэ бик ^п ^ирдэ мэктэп, мэдрэсэ тэрбия ителде. Бик крт ^ирдэ яца мэчетлэр салынды, бик кYп ^ирдэ иске мэчетлэр тезэтелде.
Габделлатыйф хащиныц юмартлыгы, аныц Yзе ышанган Ьэр эшкэ акчасын кызганмавыннан файдаланып, бик крт фасикъ8 муллалар аныц акчасына донос конторалары да ачтылар. Халкына хезмэт итэ торган яхшы муллаларны, оста мегаллимнэрне термэгэ яптырттылар, Себергэ ^ибэрттелэр. Бик кYп балаларныц
генаИсыз яшьлэрен тYктерделэр. Бик кYп гаилэгэ Габделлатыйф ха^иныц акчасы белэн гомергэ онытмаслык золымнар ясадылар.
БYгенге кендэ Идел буе меселманнарыныц бэYлислэр шайкасы Габделлатыйф ха^и акчасына генаИсыз миллэт хезмэтчелэрен термэлэрдэ черетэлэр. Лэкин бу на-чар эшлэрдэ АллаИы тарафыннан да гафу ителмэячэк бу золымнар да, Габделлатыйф ха^и акчасы ялган шаЬидларга, доносчылар ашатырга сарыф ителсэ дэ, Габделлатыйф ха^и бу hиммэттэн чыгып9, иманыннан эшлэп килде. Янындагы иблис ялчыларын чын дин хезмэтчесе дип белеп, аларга матди ярдэмнэн кулын тартмады.
Менэ хэзер шул Габделлатыйф ха^и дин дип сейлэп кенэ эш бетмэгэнне белгэнгэ, акчасын кызганмаенча, 100 мец сум сарыф итеп, дини китаплар нэшер итэр ечен матбага ала. Шулай итеп хезмэт ту лязим, фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый. Мец сум, ун мец сум, йез мец сумнан тукталып тормый.
Ник! Ченки аныц ышанган эшен эшлэY тиешлегенэ иманы камил.
Ченки аныц ацлаган юлында изгелек итэргэ ихласы там10.
Лэкин шул карт хащи бабайныц шулкадэр hиммэт туендэ, мохите бик тар бер бабайныц шулкадэр ^^андарлык итYендэ гыйлем, фазыл ягыннан ацардан бик кYп дэрэ^э естэ торган яшьлэргэ гыйбрэт алачак бер нокта юкмы?
Бар. Ул да ха^и бабаныц Yзе ышанган, Yзе ечен динлелек дип белгэн hэрбер эшен эшлэвендэдер.
Тэрбия, уку ягыннан хащи бабайдан бик кYп дэрэ^э торган яшьлэр сыйныфын аерган нокта да менэ шулардыр, хащи баба ышандымы, иман иттеме -эшли. Акча кызганмый, малдан тормый.
Яшьлэр ышандымы, бер нэрсэнец ^эмэгать ечен кирэклеген белдеме, ацладымы - шуныц белэн тэмам итэ, шул Y3 телэгэнен булдырыр ечен кыл кыймылдатмый. Бетен малы, дини телэге мэйданга чыгарырлык булса, еч тиен бакыр акча сарыф итми. Ул гына тYгел, шул юлда хезмэт итэ торганнарны ямьсез кYрсэтер ечен гайбэт сата, hэрбер терле чын хезмэтченец эшеннэн эллэ нилэр казынып, чукчынып гаеп эзли, яшь буын арасында ^эмэгать эшлэренэ битарафлык фикерен урынлаштыра, хулиганлык тарата.
Шуныц аркасында, Yзенец зыялылыгына бик ышанып йергэн ак якалылар арасында да чын ^эмэгать хезмэтен карт, дорфа байлар гына итэ, ^эмэгать эшлэрендэ мохите тар, ацы аз байлар гына беренчелек шэрэфен казана.
Тегелэр... тегелэр тик тора... яисэ, эллэ кайдан бер ахмак килеп, моныц шеhрэт ечен акчасын сарыф кылганын кетеп ята.
Идел буе татарлары арасында кичерэ торган дэверемез - Y3гэрY, алышыну дэвере булганга, безнец мэдэни ихтыя^ларымыз Корьэн бастыру белэн генэ бетмидер.
Егерменче гасырда меселман булып тору ечен, Корьэннец бик дерес иттереп, яхшы кэгазьдэ басылуы, матур теплэнYе генэ кифая итмидер11. Хэят бик терлелелэнэ, меселманлыкны саклау ечен мэктэбе, мэдрэсэ, мэчете, ^эмгыяте, эдэбияты, матбугаты, музыкасы, театрына да ихтыя^ шулкадэр Yк зурдыр.
Бер карт бай Yзенец бина исламиянец баганасы дип ышанганын Y3 мисра-фына эшлидер. Мэктэпнец кирэклеге дэ Корьэннец дерес басылуы дэрэ^эсендэ икэнен ацлаганнар. Матбаганыц кирэклеге Корьэн китабыныц пехтэ булуыннан эhэмиятлерэк икэнен ацлаганнар. Эдэбият, музыканыц милли тэрбия ечен hава белэн су кебек лязим икэнен ацлаганнар нишлилэр?
Алар да шул хащи бабадан гыйбрэт алалармы? Алар да шул юлда узлэре ышанган юлда бер хэрэкэт эшли алалармы? Аларныц байлары, саннары йезлэп тугел, мецлэп саналачак байлары шул юлда бер эш эшлилэрме?
Казанда, мэсэлэн, милли эдэбиятны тэррэкый иттерер ечен бер ширкэт ясалдымы? Башка бер шэhэрдэ матбугатны милли юлдан тугры иттереп алып барырлык бер оешма мэйданга китерелдеме?
Идел буеныц куп шэhэрлэренец берсендэ генэ булса да, милли театрымызга нигез салынырлык бер генэ матди хэрэкэт эшлэндеме?
Юк! Ул гына да тугел - башланган, бер идеягэ торгызылган эшлэр ^имерелделэр, хэрап булдылар. Матди кеч юклыгыннан чэчэк ата алмаенча, корыдылар, беттелэр. Татар балаларыныц милли тэрбиядэ булуы тиешлеге хакында беркемнец дэ шебhэсе юктыр, шул ният белэн чыгарылган матур «Тэрбия-и этфаль», «Ак юл» журналлары акчасызлык юлында корбан булдылар. Мегаллимнэр вэ мегаллимэлэрне фэн, тэрбия юлын курсэтугэ ихтыя^ларында бит беркемнец дэ шебhэсе юктыр. Шул бурычны утэр ечен чыккан фэн, тэрбия журналларыннан «Мегаллим», «Мэктэп» берсе артыннан берсе улде, хэрап булды, култыклаячак кечлэр булмаганга, бик кечкэнэ генэ матди ярдэмнэр дэ булмаганга баттылар, югалдылар.
Ул гына да тугел, беренче кендэ милли тэрбиямез ечен иц кирэкле нэрсэ -мэктэп, дэрес китапларымыз икэнен дэ суз булу ихтималы юктыр бит. Менэ хэзерге кендэ шул фэндэ тэхсис иткэн, ичмасам, егерме мегаллимнец генэ эллэни кадэр яхшы китапларыныц нэширлэре юктыр, узлэренец акчалары юкка басмаенча яталар.
Иц ахырдан - татар эдэбиятын мэйданга китерудэ исемнэре танылган мехэррирлэрнец язган бер эсэрлэре белэн, милли байлыкныц кирпечен салулары* тасдыйк ителгэн, эдиплэремезнец генэ эсэрлэре басылыр ечен, ичмасам, бернэрсэ тудырылганмы?
Юк. Ник?
Эллэ боларныц тарафдарлары азмы? Эллэ эдэбиятныц кирэклеген ацлау-чылар юкмы? Эллэ матбугатныц су кебек лязем12 икэнлеген белучелэр ^итэрлек тугелме? Эллэ мэктэп, мэдрэсэнец, матбугатныц ляземен ацлаучыларныц саны бик кыскамы? Хэер! Ник соц?
Боларныц берсенец дэ иманы - узенец ышанган матбугатына, эдэбиятына, мэктэбенэ иманы Габделлатыйф ха^иныц Коръэн катыргысына иткэн иманы кадэр юктыр.
Ченки боларныц берсенец дэ сейлэнгэн сузе эчтэн кайнап чыккан хакыйкать тугел, модага иярудэн килгэн балалык кына.
Лэкин балалык та уз вакытында утэргэ тиештер. Егетлек яшенэ ^иткэч тэ, балигълыктан чыга алмаган горуhлар hичбер вакыт егет була алмаячаклардыр. Егет була белмэгэн кешелэрнец вакыты ^иткэннец соцында карт була белмэве дэ мэгълумдер.
Шуныц ечен шул зур вакыйгалардан гыйбрэт алып, безнец ацлы дигэн сыйныфымыз да бераз хэрэкэткэ килергэ тиештер. Ул да суз белэн тугел, иман белэн эшкэ керешергэ тиештер.
Хосуса, эшне эшлэудэ матди кеч беренче дэрэ^э булганны бик белгэн бу затлар ^эмэгать эшлэрендэ дэ матди кечлэрне сарыф итэ башларга, узлэренец
* Шул сэтырларны язучыныц унлап эсэре язылганнарына 5-6 угсэ дэ, басылмый яталар.
телэклэрен мэйданга чыгарыр ечен матди кечлэрне бергэ ^ыеп, милли бер ширкэт мэйданга китерY тиештер.
Безнец ихтикадымызча13, бYгенге кендэ безгэ иц беренче кирэк булган ширкэт - Yземезнец милли эдэбиятымыз, Yземезнец фэнни эдэбиятымыз, Yземезнец чын матбугатымызны алып бару ечен тезелэчэк ширкэттер.
Хэзер халкымызныц кулында акча барда шундый бер милли ширкэт тээсис14 бик ^ицел булачактыр. Лэкин берничэ шарты бар. Аларныц беренчесе: акчалы кешелэрнец акчасына табынмаулары, икенчесе: зыялы дигэн затларныц эллэ кемнэрнец бирYен кетеп тормаенча, иц ЭYвэл Yзеннэн башлаулары, еченчесе: кылны кырыкка ярып, бик акыллы булган булып маташа-маташа форсатны качырмаулары.
Менэ хэзер мал куэте белэн миллэтенэ хезмэт итэргэ телэгэн яшь кечлэр кизYсецез15! Миллэтемезнец истикъбаленэ16 иманыц булса, балацыз-чагацызны шул миллэт баласы иттереп кYрэсецез килсэ, шул юлда естемезгэ тешкэн бурычны Yтэргэ тиешсез.
Yзенец алдыцызда Yзегезнец бу шэрэфецез булса, Yзецезнец балацыз-чагацыз алдында Yзецезнец бурычыгызны алсацыз, шул милли адымны эшлэргэ тиешсездер.
БYгенгэ кадэр килдек, матбугатымыз берничэ каЬарманнарыныц ^илкэсендэ естерэлеп бара алды, эдэбиятымыз ^аныннан берничэ эгъзасын корбан итеп, кечкенэ-кечкенэ адымнар ясый алды.
Лэкин каЬарманнар дэвере Ьэр миллэттэ бер генэ була, ул хэзер Yтте. Yтмэсэ, Yre. Бетен миллэт естенэ тешкэн Ьэрбер милли фарыз кифаяне эшлэп, миллэт естеннэн фарызны тешерYче кимеде, кимеп бара, бетэчэк. Лэкин фарыз бетми. Милли фарыз милли ихтыя^ арта гына бара. Бу кен эшлэнмэсэ, иртэгэ тагын зурая, иртэгэ эшлэнмэсэ, кефарэте тагын олыгаячактыр. Вэ милли яшэешемез авырайганнан-авырая барачактыр. Никадэр акыллы башлы булып, эллэ кемнэр эшлэгэнне кетсэцез дэ форсат качырудан башка файда чыкмаячактыр.
Дини китаплар нэшер итYДЭ бурычын Yти белгэн карт Латыйф ха^и, сезнец естецезгэ милли фарыз булган йекне тешерY ечен килмэячэктер. Гаяз.
СY3. - 1916. - 14 август.
ИСКЭРМЭЛЭР:
1. Тасдыйк кылып - раслап.
2. Низамнар - закон, канун.
3. Ишмехэммэд Динмехэммэтовны (Ишми ишанны) к^з алдында тота.
4. Ж^итем - Yлем-^итем.
5. ФэYкыльгадэ - гадэттэн тыш.
6. Харэ^эте - малы.
7. Маэссэлэренэ - эшлэренэ.
8. Фасикъ - эхлагы бозык.
9. Ьиммэттэн чыгып - дэрт, тырышлык белэн.
10. Там - бар.
11. Кифая итмидер - ^итмидер.
12. Лязем - меЬим.
13. Ихтикадымызча - инану.
14. Тээсис - булдыр.
15. Кизусецез - игътибарлы булыгыз.
16. Истикъбаленэ - килэчэгенэ.
Эдэбият исемлеге
Эхмэтщанов, М. Татар шэ^эрэлэре. - Казан: Татар. кит. нэшр., 1995. - 127 б. Миннуллин, З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине XIX - начале XX вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. - СПб.: Лики России, 2003. - С. 215-229. На высоком месте. - Казань: Идел-Пресс, 2002. - 460 с.
Сальников, В. Г. Бугульминское земство. Дела, тревоги и мечты - Бугульма: Бугульминская тип-я, 2005. - С. 57.
Тирэн тамырлы Тунтэрем / Тез. Р. Ш. Зарипов. - Казан: Школа, 2008. - 827 б.
References
AKHMATZHANOV, M. Tatar shezherelere [Tatar genealogy. In Tatar.]. Kazan, Tatar. kit. nashr. publ., 1995, 127 p.
MINNULLIN, Z. S. Tatarskiye blagotvoritel'niye obshchestva vo vtoroy polovine 19 - nachale 20 vv. [Tatar charity associations in the latter 19th and early 20th centuries. In Russ.]. IN: Blagotvoritel'nost' v Rossii. Istoricheskiye i sotsial'no-ekonomicheskiye issledovaniya [Charity in Russia. Historical and socio-economic studies. In Russ.]. St. Petersburg, Liki Rossii publ., 2003, pp. 215-229.
Na visokom meste [In a high place. In Russ.]. Kazan: Idel-Press publ., 2002, 460 p. SAL'NIKOV, V. G. Bugul'minskoye zemstvo. Dela, trevogi i mechti [Bugulma Zemstvo. Affairs, anxieties and dreams. In Russ.]. - Bugul'ma, Bugul'minskaya tip-ya publ., 2005, 383 р.
Tiren tamirli Tuntarem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZАRIPOV R. SH. (ed.). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
Сведения об авторе
Салахова Эльмира Кадимовна, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела историко-культурного наследия народов РТ Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, Казань, Республика Татарстан, Российская Федерация, [email protected]
About the author
Elmira К. Salakhova, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Department of History and Cultural Heritage of Nations of Tatarstan of Sh. Mardzhani Institute of History, Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation, [email protected]
В редакцию статья поступила 18.10.2016 г., опубликована:
Сэлахова, Э. К. «Фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый» (Татар хэйриячелеге тарихында Хэкимовлар нэселе) // Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2017. - № 1/2. -С. 160-175.
Submitted on 18.10.2016, published:
SALAKHOVA, E. К. "Fariz dip ishanganga gaziz malin da kizganmiy" (Tatar heyriyachelege tarihinda Hakimovlar nesele) [The Khakimov family in the history of Tatar charity. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy - Eho vekov, 2017, no. 1/2, pp. 160-175.