Научная статья на тему 'K. MUTYGI-TUKHFATULLIN AND HIS WORK "THE TATAR COMMENT TO KORAN"'

K. MUTYGI-TUKHFATULLIN AND HIS WORK "THE TATAR COMMENT TO KORAN" Текст научной статьи по специальности «СМИ (медиа) и массовые коммуникации»

CC BY
29
48
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
К. МУТЫГИ-ТУХФАТУЛЛИН / ТАТАРСКИЙ ПИСАТЕЛЬ / TATAR WRITER / "ТАТАРЧА КОРЪәН ТәФСИРЕ" / K. MUTYGI-TUKHFATULLIN / "THE TATAR COMMENT TO KORAN"

Аннотация научной статьи по СМИ (медиа) и массовым коммуникациям, автор научной работы — Нургатина Гульназ Габдулбариевна

В публикации освещается жизнь и деятельность Камиля Мутыги-Тухфатуллина, писателя, основателя первых журналов и газет на татарском языке, анализируется его комментарий к Корану «Татарча Коръән тәфсире». Вниманию читателя предоставляется перевод на современный татарский язык введения к данному труду.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Похожие темы научных работ по СМИ (медиа) и массовым коммуникациям , автор научной работы — Нургатина Гульназ Габдулбариевна

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «K. MUTYGI-TUKHFATULLIN AND HIS WORK "THE TATAR COMMENT TO KORAN"»

К. Мотыйгый-Техфэтуллин Ьэм анын, «Татарча Коръэн тэфсире» хезмэте

Татар халкыныц укымышлы, зы-ялы hэм алдынгы фикерле улла-ры арасында Камил Мотыйгый-Техфэтуллинныц и^ади эшчэнлеге hэм тормыш юлы безнец игътибарны ^элеп итте. Ченки ул гасыр башында, дэYлэт тарафыннан рэсми рэвештэ рехсэт ителгэнче Yк, беренчелэрдэн булып татар телендэ кулъязма hэм басма жур-наллар чыгарган, «Сэйяр» татар театры труппасыныц оешуына булышлык иткэн, татар телендэ беренче концерт-лар оештырып илнец терле елкэлэрендэ чыгышлар ясаган, болар гына тYгел, татарча Коръэн тэфсире тезY естендэ дэ эш алып барган, хаклыкка табынган hэм Y3 халкына хезмэт иткэн искиткеч ^пкырлы hэм тынгысыз шэхес.

К. Мотыйгый 1883 елныц 25 февра-лендэ Жаекта Мотыйгулла хэзрэт гаилэсендэ деньяга килэ. Мотыйгыя мэдрэсэсендэ ун ел укыганнан соц Мисырга китэ hэм ике ел дэвамында Каhирэдэге эл-Эзhэр мэдрэсэсендэ белем ала. Якын Кенчыгышныц — Константинополь, Димэшкъ, Бэйрут, Александрия, Мэккэ hэм Мэдинэ шэhэрлэренэ сэяхэт кыла. Ту-ган шэhэре Жаекка кайткач Yзе дэ этисенец мэдрэсэсендэ мегаллимлек итэ. Аныц тарих, мантыйк, яца гарэп эдэбияты буенча биргэн дэреслэрен башка шэкертлэр белэн беррэттэн

татарныц мэшhYP шагыйре Г. Тукай да тыцлый. Шулай ук ул Жаекта хатын-кызлар ечен ^эдиди мэктэп ача, Мо-тыйгыя мэдрэсэсендэ эдэби кичэлэр оештырып ^ибэрэ. Ул кичэлэрдэ яцгыраган Г. Тукай hэм К. Мотыйгый эсэрлэрен тыцларга Жаектагы башка мэдрэсэлэрдэн дэ шэкертлэр йери баш-лый.

Инде 1903-1905 елларда ук Камил Мотыйгый Yзенец беренче стена гэзите «Эл-гаср эл-^эдид»не, беренче кулъязма газетасы («Мэгариф») hэм жур-налын («Эл-гаср эл-^эдид») чыгара башлый. Аларда нэшер hэм мехэррир К. Мотыйгыйныц «Мисырга сэяхэт», «Теш KYPY», «Ике Рафик» исемле бе-ренче хикэялэре белэн беррэттэн Г. Тукайныц да тэYге эсэрлэре татар шэкертлэренэ барып ирешэ.

К. Мотыйгыйныц «Бэхетле Мэрь-ям» исемле беренче романы Петербург-та китап буларак басылып чыга hэм бик тиз сатылып бетэ. Шул елларда К. Мотыйгый Рэсэйдэ меселманнар ечен чы-гучы бердэн-бер газета «Тэр^еман»га да язмаларын ^ибэрэ.

1905 елда илдэ булган Yзгэрешлэр-дэн соц К. Мотыйгый телэктэшлэре ярдэмендэ кулга тешерелгэн Y3 ти-пографиясе, Y3 ^итэкчелеге hэм ^аваплылыгы белэн рэсми рэвештэге кендэлек басма «Фикер» газетасы чы-

Ш

ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

гара башлый. Yз типографиясе дисэк тэ ул басмаханэ аныц Yзенеке Yк бул-мый, элбэттэ. Мегаллимлек белэн кен кYргэн гади татар кешесенэ каян кил-сен ди андый байлык? «Уралец» исемле русча газетаныц типографиясенэ унлап кеше ху^а була, ул белгенлеккэ тешкэч аз гына акча туплап К. Мотыйгый басмаханэ пайчылары сафына баса hэм ^итэкчелеккэ сайлана, шул журналныц мехэррире булып тора. Дус-ишлэре ярдэме белэн Казанга барып татарча хэрефлэр алдыра, ике хэреф дыючы оста яллый. Шул рэвешле Уральскта татарча басмаханэ бYлекчэсе барлыкка килэ. Анда татар телендэ генэ тYгел, казакъ телендэ дэ мэкалэлэр басылуы билгеле. 1906 елда инде ул «Эл-гаср эл-^эдид» журналыныц басыла башлавы-на ирешэ. Элеге басмалар бетен Рэсэйгэ тарала. Аларда Г. Тукай, Ф. Эмирхан, К. Мотыйгый hэм башкаларньщ язма-лары денья кYрэ. «Уклар» сатирик журналы басыла башлагач К. Мотыйгый журнал белэн ^итэкчелек туне тулы-сынча Г. Тукайга тапшыра.

Элеге басмаларда патша самодер-жавиясенэ каршы халыклар тигезле-ге, херрияте hэм иреген талэп иткэн кечле язмалар денья ^рэ. Шул сэбэпле алар hэрдаим кYЗЭTY астында була, эзэрлеклэнэ hэм хэтта типографиягэ hе^Yм дэ ясала.

К. Мотыйгый hэм аныц эшчэн-легенэ телэктэшлек иткэн Мотыйгул-ла хэзрэткэ карата ^инаять эше ачыла. Моныц сэбэбе тYбэндэгедэ була. Ул вакытта Рэсэйдэ рэсми басма газета чыгарыр ечен 25 яшь тулу шарт. Эле 25-е тулмаган К. Мотыйгый газета чыгаруга рехсэт алыр ечен этисеннэн метрика кэгазенэ яшен арттырып язу-ны Yтенэ, Мотыйгулла хэзрэт аны кире какмый. Дереслек ачыклангач эш судка барып ^итэ. Суд утырышында Yзенэ CYЗ бирелгэч К. Мотыйгый: «Эгэр изелгэннэрне яклау hэм халык бэхете ечен керэшY ^инаять булып исэплэнэ икэн, ул чакта без — ^инаятьчелэр!»1 — ди. Мотыйгулла хэзрэткэ Yзе ач-кан мэдрэсэдэ мегаллимлек ту ты-ела, ирегеннэн мэхрYм ителYДЭн дусларыныц тырышлыгы гына кот-карып кала. К. Мотыйгыйдан исэ ре-

дакторлык итY хокуклары алына, лэкин журналист югалып калмый — телэктэшлэре исеменэ теркэлгэн газе-та-журналлар естендэ эшлэвен дэвам итэ. Шул рэвешле «Яца тормыш» газе-тасы барлыкка килэ. Анда К. Мотый-гый «Теш кYPYче» исеменнэн Yткен телле памфлет hэм фильетоннар яза. Шул язмалар сэбэпле элеге газета да хе^мэт тарафыннан ябыла.

Бу хэллэрдэн соц эдипкэ нэшерлек эше белэн шегыльлэнY ечен бетен юллар да ябыла, шуца ул бар и^ади кечен башка елкэгэ, музыкага юнэлтэ, Yзенец концерт программасы белэн илнец терле елкэлэрендэ чыгышлар ясап йери. Беренче тYлЭYле татар концерты 1909 елныц 16 июлендэ Сембер шэhэренец приказчиклар клубында К. Мотыйгый тырышлыгы белэн уз-дырыла. Элбэттэ, аныц бу эшчэнлеге дэ хе^мэт тарафыннан эзэрлеклэнэ, кайбер шэhэрлэрдэ концертлар куяр-га рехсэт бик авырлык белэн алынса, кайберлэрендэ ул бетенлэй бирелми. Андый очракларда ^ырчы концерт-ларны рехсэтсез Yткэрэ hэм полиция хезмэткэрлэреннэн тамашага килгэн халык ярдэме белэн генэ качып коты-ла. Элеге эшчэнлекне К. Мотыйгый татар халкын дереслек, мэгърифэт hэм херрияткэ ендэY телэге белэн башлап ^ибэргэндер. Ченки гади халыкка газе-та-журналлар аша гына тYгел менэ шун-дый юл белэн дэ мерэ^эгать итеп бул-ганын яхшы белгэн. Концертларында татар халык моцнары белэн беррэттэн Yзе язган ^ырлар да яцгырый, алар герлэп Yтэ. Революциягэ кадэрге сигез ел эчендэ ул куйган концертлар саны мец ярымга ^итэ2. Бу яца эшчэнлеген кискен тэнкыйтьлэYче, Yзен хурлау-чылар да аз булмый: кайбер газеталар аны олылап искэ алса, кайберлэрендэ тYбэнсетY рухы сизелэ.

Революцияне К. Мотыйгый зур еметлэр баглап, шатланып каршы ала. Смольныйда татар телендэ чык-кан беренче совет газетасы «Ярлы халык»ныц редакторы була, Главпоч-штампта эшли, Самарадагы меселман комиссариаты каршында оештырыл-ган «Кицэш», «Яца кеч» газетасыныц редакторы, Жаекта партиянец шэhэр

К. МОТЫИГЫИ-ТеХФОТУЛЛИН ЬЭМ АНЫН «ТАТАРЧА КОРЪЭН _

ТЭФСИРЕ» ХЕЗМЭТЕ

195

комитеты каршында меселман коммунист-лар секциясен оеш-тыра hэм аныц рэисе итеп сайлана, губрев-ком карамагындагы миллэтлэр бYлегенец коллегия эгъзасы булып сайлана hэм ревкомныц татар бYлегенэ медир итеп билгелэнэ. Татар, казакъ сугышчылары арасында популярла-шып киткэн «Ихтилал байрагы» дип аталган газетага да ул нигез сала. Ж^аекка кайткач беренче эш итеп «Яца фикер» газетасын оеш-тырып ^ибэрэ.

Лэкин гаделлек ечен керэшYне тормыш максаты итеп алган К. Мотыйгый яца ур-нашкан хе^мэткэ hэм аныц ^итэкчелэренэ дэ ошап бетми, естеннэн аноним шикаятьлэр языла. К. Мотыйгый партиядэн чыгарыла, МэскэYДЭ уздырыла-чак Татар сэнгате hэм эдэбияты декадасында катнашачак кешелэр исемлегенэ бетенлэй кертелми.

Улы, опера hэм

трына нигез салучы, МэскэY консервато-риясе каршында оеш-тырылган опера сту-диясе ^итэкчесе hэм аныц партия оешмасын ^итэклэYче Хэмит Техфэтуллин, халык дошма-ны дип гаеплэнеп кулга алына, Мо-тыйгый моца кадэр алып килгэн пер-сональ пенсиясеннэн мэхрYм ителэ, кетмэгэндэ ^итди авыруы ачыклана. Болар барысы эдипне коточкыч адым-га этэрэ — 1941 елныц 26 гыйнварында Y3-Yзенэ кул сала.

2013 елда К. Мотыйгыйныц тууына 130 ел булды. Аныц «Мисырга сэяхэт»,

JJ^r"в

а^ХЛл-

¡1-

¡и" У

татарныц балет теа-

КАЗАНЬ. Э л к кт ро-тилограф] я „УМИДЪ"

I 9 14.

Мотыгый-Техфэтуллин К. МэшЬур шагыйрь Габдулла эфэнде Тукаев хакында хатирэлэр. - Казан, 1914. - Б. 1. М. И. Эхмэ'щановныц шэхси архивыннан.

«Теш кYPY», «Ике Рафик» исемле бе-ренче хикэялэре белэн беррэттэн «Бэхетле Мэрьям» исемле беренче романы, «Моназара» хикэялэр бэйлэме (1903), «Нэрсэлэр генэ ^рмибез теш-лэребездэ» сатирик хикэясе (1904), олы-рак яшьтэ и^ат ителгэн, китап буларак басылган алты кYренешле «Тозак», кулъязма килеш калган «Шайтан ене», «Керэш» пьесалары, тэмамланмый калган «Уйлап табучы» кYлэмле эсэ-

У^К ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - 'ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

ре билгеле. Моннан тыш безнец кеннэргэ «Эл-гаср эл-^эдид» кулъязма журналыныц егермелэп несхэсе килеп ^иткэн, анда К. Мотыйгыйныц тагын бик ^п эhэмиятле и^ат ^имешлэре бардыр.

Казан китапханэлэрендэ Габдул-ла Килдиев нэшерлегендэ 1914 елда чыккан «МэшhYP шагыйрь Габдул-ла эфэнде Тукаев хакында хэтерлэр» дигэн 22 битлек китабы hэм дини те-мадагы «Татарча Коръэн тэфсире», «Тэр^емэт эл-^эзэрия» (1904) китапла-ры саклана.

К. Мотыйгыйныц эшчэнлеге hэм иж;аты элегэчэ ^ентеклэп ейрэ-нелмэгэн. Аныц исеме Г. Тукай, Ф. Эмирхан, Г. Ибраhимов томнарын-да искэ алынудан кала беркая да оч-рамый диярлек. Бу елкэдэ эдипнец 17 елдан соц акланып Казанга кайткан улы Х. Техфэтуллин Y3 елешен кертэ. Безнец кеннэргэ килеп ^иткэн кулъязма газета-журнал hэм эдэби эсэрлэр аныц тырышлыгы белэн тупланган. Х. Техфэтуллинныц 1992 елда басы-лып чыккан «Камил Мотыйгый» дигэн кечкенэ китапчыгы эдипнец и^ади юлын яктыртучы гаять эhэмиятле ма-териалларны туплаган3. Эдипнец ту-уына 115 ел тулуга багышлап язылган Л. Хэмидуллин мэкалэсен дэ искэ ал-мый Yтеп булмый4.

Тормыш юлы белэн танышкач К. Мотыйгыйныц бик тынгысыз, хаклык ечен керэшYче, hэр эшчэнлегендэ кYп каршылыкларга очраса да туктап кал-мыйча алга атлаган шэхес, Y3 тирэсендэ телэктэшлэрен туплый белгэн зур оеш-тыру сэлэтенэ ия лидер булганлыгы ацлашыла. Шуца аныц эдэби эшчэнлеге дэ Yзе кебек Yк бай hэм кYпкырлы. К. Мотыйгый мегаллимлек, журна-листлык, нэшерлек hэм музыка елкэсе белэн генэ чиклэнмичэ дини тэгълимат белэн дэ шегыльлэнгэн кеше. Дерес, кайберэYлэр аныц дин елкэсендэге эшчэнлеген Y3 заманында да, бYгенге кендэ дэ тYбэн бэялилэр, лэкин шуны истэ тотарга кирэк К. Мотыйгый тезегэн «Татарча Коръэн тэфсире» ти-ешле дэрэ^эсендэ ейрэнелмэгэн. Yз заманында элеге тэфсир Г. Гыйсмэти хезмэте белэн беррэттэн Ф. Эмирхан

тэнкыйтенэ дучар була5. Кенчыгышта басылып килгэн «Садэи ферганэ» гэзитендэ дэ К. Мотыйгыйныц «Татар-ча Коръэн тэфсире» искэ алынганлыгы мэгълYм. Анда элеге хезмэтнец фарсы-чадан мэшhYP Хесэени Вэез Кашифи* тэфсире тэр^емэсе булырга мемкинлеге турында фаразланган6.

Соцгы елларда татар телендэ денья кYргэн Коръэн тэфсирлэре галимнэрдэ кызыксыну уятты hэм элеге мирас экренлэп фэнни эйлэнешкэ керэ баш-лады. Изге Коръэннец татар халкы тормышында тоткан урыны hэм фэнгэ билгеле терки телле тэфсирлэргэ багышланган «Коран по татарски» мэкалэсендэ А. Ахунов К. Мотыйгый эшчэнлеген дэ читлэтеп Yтми: «Говоря о татарских тафсирах, нельзя не упомянуть также труд татарского журналиста и издателя Камиля Мутыги (1883-1941) "Татарча Куръэн тэфсире" (Комментарий к Корану на татарском языке)»7.

Лэкин ничек кенэ булмасын К. Мо-тыйгый татарларда Коръэн тэфсирлэре тезYгэ Y3 елешен керткэн. Э хезмэтнец кечле тэнкыйтькэ дучар булуы эле аныц тYбэн дэрэ^элегенэ тYгел, бэл-ки, оригинальлегенэ ишарэлидер. Яца-чалык телэсэ нинди ^эмэгатьчелек та-рафыннан кискен каршылыкка дучар була.

«Татарча Коръэн тэфсире» 1914 елдан аерым кисэклэргэ бYленеп 1520 битлек китап буларак Габдулла Килдиевныц Казандагы «Мэгариф» басмаханэсендэ басыла башлый. Берен-че кисэкнец нэшере Габдулла Килдиев булса, килэсе китапларныц нэшере hэм мехэррире булып К. Мотыйгый Yзе тора.

Безгэ аныц биш бYлеге басылып денья кYPYе hэм ^эмэгатьчелек тара-фыннан кечле тэнкыйтькэ дучар булуы нэти^эсендэдер, басмадан тешерелYе мэгълYм. Казан китапханэлэрендэ аныц дYрт бYлеге табылды.

* Хесэен Вэиз Кэшифи (Персиянец Бейхак (Сабзавар) шэhэрендэ туган — 1505 елда Гератта улгэн)— беек язучы hэм шагыйрь, «Тэфсир эл-Хесэйни» белэн беррэттэн башка KYП кенэ эдэби эсэрлэр авторы: «Эхлак эл-Мехсинин», «Энвэри-Сухайли» (1494), «Калил hэм Димнэ». Алишер Нэваи узенец «Мэ^лис эн-нафаис» (Зэвыклылар ^ыентыгы) дигэн шигьри анталогиясендэ Ваиз Кэшифи и^атына урын бирэ. Заманында Саблуков узенец Коръэн тэр^емэсен дэ «Тэфсир эл-Хесэйни»гэ нигезлэнеп тезегэн.

К. МОТЫИГЫИ-ТеХФОТУЛЛИН ЬЭМ АНЫН «татарча коръэн _

ТЭФСИРЕ» хезмэте

197'

- Г -

¿у ¿мл ^ ^¿и

:Г,, ¿МЯЛ,

.Л ^ Ж^Ь .^ЙЦ! |||| 4)1 tiJJ„

-М ГЛ Щй.

= !/• ¿V у аЛщ.

1Г1 ^ л ^ Щ '¡Щ ¡Ж '^'сЖ

оА'гАи ¿¿Ь, .А Ь Л '^х

1 ъ *" ' ' I

^ ^ ^ о^.) ^и! (¿-¿Ц

% ^ и^-' о« ТГ с <¡¿¡¡.1

¿л/* ^Т ^

^иТ о-*,) ^

¿>иА аМ/ г)^ ^^ ^ил с

as.ii ЩЩ ЙЙ1 ■

^ ' -Л Ы УК 0Щ ^

. ^ ^ о1^

¿и ^ьо^'' о—1 ^

^ ^^ ^ ^ 1

С ¿Л-4^ ¿»^

оЖУЬ ^ И ^ ,,

иги- ^ Л. , ..... 41 .ч;-

-А ^ ^^ ^ ^

Мот^1йг^1й-Техфэтуддин К. Татарча Коръэн тэфсире. вченче кисэк. - Казан, 1914. - Б. 2-3. М. И. Эхмэт^ановньщ шэхси архивыннан.

Денья ^ргэн тэфсирендэ К. Мо-тыйгый Коръэннец бары тик берен-че кисэгенец дYрттэн бер елешен генэ шэрехлэп елгерэ. «Татарча Коръэн тэфсире. Беренче кисэк» (1914) автор тарафыннан язылган «СY3 башы» дигэн кереш елешне, «Эл-Фатиха» CYрэсе тэфсирен hэм йомгаклау рэвешендэ китерелгэн «Тэкъриднамэлэр» (Фикерлэр) бYлеген Y3 эченэ ала. Иомгак елешендэ Нияз Мехэммэд бине Селэйман бине Габдел-бакый бине Селэйман эс-Селэймани*, Хэсэн бине Муллахмэт Пономарев**, мулла Шаhиэхмэт Улиев***, Мирзахид

* Нияз Мехэммэд бине Селэйман бине Габделбакый бине Селэйман эс-Селэймани (1866-1916) — Се-бер татарлары арасыннан ч^1ккан язуч^1 hэм педагог. Казахстанныц терле мэдрэсэлэрендэ белем алган Пет-ропавел (Кызыл Яр) шэhэрендэ мегаллимлек иткэн (1884-1887) hэм анда ^эдитчэ укытуны оештырган. 1907 елдан Омск шэhэре имамы hэм медэррисе итеп билгелэнэ.

** Хэсэн бине Муллахмэт Пономарев — Казахстандагы Петропавел шэhэрендэ hэм Казанда эшчэнлек алып барган татар сэудэгэре.

*** Шаhиэхмэт Улиев — ХХ гасыр башында Пировский шэhэрендэ (Казахстан) имам 11эм медэррис вазыйфала-рын башкарган дин эhеле.

Миргабид углы Гакыллы, Галим^ан Нурмехэммэдев кебек шэхеслэрнец К. Мотыйгый бастыра башлаган Коръэн тэфсире турындагы фикерлэре китерелэ.

«Татарча Коръэн тэфсире»нец алга таба денья кYргэн китапларында «Эл-Бэкарэ» CYрэсе тэфсирлэнэ: «Икенче кисэк» (1-43 аятьлэр), «вченче кисэк» (44-74 аятьлэр), «ДYртенче кисэк» (75105 аятьлэр), «Бишенче кисэк» (106-140 аятьлэр). Ул бYлеклэр бер-бер артлы 1914 (2, 3 китап), 1915 (4, 5 китап) еллар-да басыла.

К. Мотыйгыйныц Коръэн тэфсире язу турында нияте ^птэн булып та бу зур hэм ^аваплы эшкэ тотынырга батырчылыгы ^итми йери. 1914 елда Уральскийга сэфэре вакытында сал-кын тидереп бик каты авырый hэм «исэн-сау терелсэм Коръэннец татар теленэ тэр^емэ вэ тэфсирен яза башлар идем», — дигэн нэзер эйтэ. Моннан соц яшь мегаллимнец хэле яхшыра, экрен генэ тернэклэнэ башлый, бетенлэй та-

о

ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ 1 «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

зарып хастаханэдэн чыккач та эдип кичекмэстэн нэзерен YтэY эшенэ керешэ.

Коръэнгэ шэрехне бер юлы ту-лысынча эшлэп бер басма итеп чыгаруныц язучыга да, укучыга да бик авыр hэм уцайсыз булуын истэ тотып hэм «Мисыр Yэ Истанбул кеби беек ислам мэмлекэтлэрендэ олуг ки-тапларны кисэклэп бастыру гадэте»8 барлыгын исэпкэ алып аны нэзек ки-тапчык рэвешендэ бастырырга ният кыла. «Татарча Коръэн тэфсире»нец кереш елешендэ татар телендэге бу хезмэтнец замана ^эмэгатьчелеге ара-сында кискен тэнкыйтькэ дучар бу-лачагын фаразлап куя. Лэкин моца hич ачуланмыйча биргэн тэкъдим hэм тезэтYлэрне килэчэктэ исэпкэ алачагы турында белдерэ. «Эйдэ Коръэнне чын мэгънэсе илэ тэфсир шучелэр аякка калкысыннар вэ минем хаталарымны кYргезеп минем гыйлмем вэ зиhенем артуга сэбэп булсыннар»9

Элеге чорда Коръэннец кYп кенэ терки теллэргэ (татар, терек, эзербэй^ан, башкорт hэм башка-лар) тэфсир hэм тэр^емэлэре булса да аларныц замана талэплэренэ туры китереп эшлэнмэгэнлеге К. Мотый-гыйны ^птэн борчый торган мэсьэлэ була. Аныц фикеренчэ, элеге вакытта рус, фарсы hэм терки теллэрдэ булган тэфсирлэрнец кайберлэрендэ Коръэн аятьлэренец мэгънэлэре тиешенчэ тешендерелмичэ кыскача бирелгэн, кайберлэрендэ исэ киресенчэ CYЗ озак-ка китеп аятькэ ацлатма бирер урынга бетенлэй кирэге булмаган «эллэ нинди ялган хикэятлэр вэ кыйссалар язу илэ тутырылган»10. Ул бигрэк тэ CYЗлэрнец гарэп телендэ булмаган мэгънэлэрдэ тэр^емэ ителYенэ басым ясый.

Мондый тэфсирлэргэ мисал итеп Баку шэhэренец кадые Мир-Мехэммэд Кэрим бине Жргьфар эл-Галэви эл-Мэсэви эл-Хесэйнинец эзербэй^ан телендэ язылган hэм Баку миллионеры Зэйнелгабидин Тэкыев чыгымнары-на 1904-1905 елларда Баку шэhэрендэ «Каспий» матбагасында нэшер ителгэн «Кэшф эл-хакаикъ» тэфсирен китерэ. Бу эсэр «Кэшшаф» (Ачу), «Мэфатих эл-гайб» (КYЗгэ ^ренмэгэннэрне

ачу), «Энвар эт-тэнзил» (ИцдерYнец нурлары), «Лебаб эт-тээвил» (Иц яхшы ацлату), «Мэдарик эт-тэнзил» (ИцдерYнец рухи кечлэре), шэех Табризиныц «Мэ^мэгъ эл-бэян» (Ацлатмалар ^ыелмасы), «Рух эл-бэян» (Бэян тунец рухы) исемле хезмэтлэргэ нигезлэнеп язылган була hэм аныц турында заманында Риза Фэхретдин Оренбургта «Вакыт» матбагасын-да басылган «Дини вэ и^тимагый мэсьэлэлэр» исемле китабыныц «Мат-бугатта басылган тэфсир китапла-ры» дигэн бYлекчэсендэ тYбэндэге фикерен белдерэ: «вч ^илдтэ булган бу тэфсирнец эшлэнYе бик эйбэт, аза-гына бетен Коръэн басылып барган вэ аятьлэр саннары-номерлары белэн саналган, меэллиф (тэфсир язучы кеше. — Г. Н.) тарафыннан ^зэл-^зэл ацлатмалар куелгандыр»11.

К. Мотыйгый исэ шул «Кэшф эл-хакаикъ» хезмэтен бик Yк югары бэялэми. «Эр-Рахмэн» CYрэсенэ языл-ган тэфсирне кискен тэнкыйтьли, гарэп CYЗлэренец Y3 мэгънэсендэ тэр^емэ ителмичэ, бетенлэй башка мэгънэдэ кулланылуына, кайбер ^ирдэ артык CY3лэр кушылуына басым ясый hэм Yзе тезэтелгэн мэгънэлэрен бирэ.

К. Мотыйгыйныц Коръэн тэфсире яза башлавы турында ишеткэч тэ Оренбургта авторны кеферлектэ, гарэп теле hэм дин елкэсендэ тиеш-ле белеме булмый торып бу олы эшкэ алынуда гаеплэYчелэр табыла. Без К. Мотыйгыйныц бу эшкэ белеме дэ, эзерлеге дэ булгандыр дигэн фикердэ торабыз. Ченки аныц ун ел Мотыйгыя мэдрэсэсендэ, ике ел Каhирэнец бетен деньяга мэшhYP эл-Эзhэр мэдрэсэсендэ укуы, Мисыр галиме шэех Мехэммэд, мэдинэле шэех Сэед Гали эз-Заhири эл-Ватари хэзрэтлэреннэн и^азэтнамэ алуы, туган шэhэренэ кайтып шул ук Мотыйгыя мэдрэсэсендэ мегаллимлек итYе hэм Духовный собраниядэн имам-хатиб вэ медэррис булырга лаеклыгы турында шэхадэтнамэлэре моныц ки-ресен исбатлый.

Астешермэ hэм сылтамалардан кYренгэнчэ, К. Мотыйгый «Татар-ча Коръэн тэфсире»н язу барышында хэдислэрдэн, кYп кенэ авторларныц

К. МОТЫИГЫИ-ТвХФОТУЛЛИН ЬЭМ АНЫН «ТАТАРЧА КОРЪЭН _

ТЭФСИРЕ» ХЕЗМЭТЕ

199'

гарэп телендэ язылган тэфсиреннэн файдаланган. Алар Мехетдин ибн Гарэби тэфсирлэре*, ЭбY-Дэгьфэр Мехэммэд бине Дэрир эт-Тэбаринец** «Дамигь эл-бэян фи тэфсир эл-Коръэн» хезмэте, Фэхретдин Мехэммэд бине Гомэр эр-Разыйныц «Мэфатих эл-гайб» дигэн тэфсире***, ЭбYлкасыйм Дарулла МэхмYД бине Гомэр эз-Зэмэхшэринец «Эл-Кэшшаф ган хака-икьэт-тэнзил»****, ЭбYCCЭнaШиhaбeтдин МэхмYД бине Габдулла эл-Багдади эл-ЭлYCинец «Рух эл-мэгани»*****, Низамет-дин Хэсэн бине Мехэммэд бине Хесэен эл-Куми эн-Нисабуринец «Гараиб эл-Корьэни вэ рагаиб эл-феркани******* дигэн тэфсирлэре.

* Мехетдин Мехэммэд ибн Гали ибн Мехэммэд ибн Гарэби эл-Хатими эт-Таи эл-Эндалуси (1165-1240) — танылган ислам дине галиме, суфи философ, мистик hэм шагыйрь. «Эш-шэех эл-экбэр» (Беек мегаллим) исеме белэн танылган. 100 дэн артык хезмэт авторы. Алар арасында иц танылганнары: «Фетухат эл-Мэккия» (Мэккэдэ ачылган хакыйкать), «Хосус эл-Хикэм» (Зирэклелек тамгасы), «Тэфсир эл-Корьэн» (Корьэн тэфсире).

** Эбу-Дэгьфэр Мехэммэд бине Дэрир эт-Тэбари ту-мышы белэн Иранныц Табаристан ^ирлеге, Амэл шэhэреннэн. Иранда белем алган hэм Беек Хэлифэт чорында гарэп телендэ и^ат иткэн беек меселман та-рихчысы, дин галиме. Шулай ук ул меселман хокукы hэм тарихы буенча мэшhYP эсэрлэр авторы. «Дэмигь эл-бэян фи тэфсир эл-Корьэн» кулэмле hэм оригиналь шэрехлэргэ бай, шул сэбэпле аныц кайбер елешлэре халык арасында баш кутэрулэр оештырганда да кул-ланылган.

*** Фэхретдин Мехэммэд бине Гомэр эр-Разый (11491209) — меселман философы hэм дин эшлеклесе, танылган кэлам фэне эhеле. Меселман деньясында «Мэфатих эл-гайб» («Эт-тэфсир эл-кэбир» дип тэ ата-ла, К. Мотыйгый аны терле ^ирдэ терле исеме белэн бирэ) тэфсире гади шэрехлэулэрдэн узгэ hэм рацио-наль фикерлэргэ бай дип санала.

**** Эбулкасыйм Дарулла Мэхмуд бине Гомэр эз-Зэмэхшэри (1075-1143) — танылган тэфсирче, хокук hэм кэлам белгече, хэнэфи мэзхэбе hэм могтазилэ агы-мы тарафдары, эдэбиятчы. «Эл-Кэшшаф ган хакаикъ эт-тэнзил» тэфсирендэ Корьэн аятьлэре могтазилэ юнэлешенэ нигезлэнеп аллегорик тестэ, читлэтеп эйту методы ярдэмендэ шэрехлэнэ. Шуца бу хезмэт дин эhеллэре тарафыннан кечле тэнкыйтькэ дучар була, инкарь ителэ.

***** Эбуссэна Шиhабетдин Мэхмуд бине Габдулла эл-Багдади эл-Элуси — Ирак меселман мэдэниятенец узэге булып исэплэнгэн елларда Багдад шэhэренец баш мефтие булып торган hэм меселман деньясында танылган «Рух эл-мэгани» тэфсирен и^ат иткэн шэхес. Ул Корьэн аятьлэренец тирэн мэгънэлэрен ачыклар-га омтыла, аларны хэдислэр, сэхэбэлэрдэн килгэн хикэятлэр белэн нигезли. Шулай ук автор тэфсирдэ яхуди hэм нэсари хикэятлэрне дэ куллана. ****** Низаметдин Хэсэн бине Мехэммэд бине Хесэен эл-Куми эн-Нисабури (1330 елда улгэн) тумышы белэн Кумадан, Нишапурда яшэгэн. Танылган «Гараиб эл-Корьэни вэ рагаиб эл-феркани» тэфсире, математика hэм эдэбият буенча язылган китаплар авторы. «Га-раиб эл-Корьэн» (Корьэн хикмэтлэре) икенче терле «Тэфсир эл-Нисабури» дип йертелэ. Элеге тэфсир сеннилэр тарафыннан иц яхшы тэфсирлэрнец берсе буларак бэялэнэ.

Алда саналган, меселман денья-сында киц таралган тэфсирлэр белэн беррэттэн мегаллим эл-Якыйнныц «Шэрех мэвахиб эл-лэдэния», «Шэйх эл кыйраэ хэзрэт Нэфигъ кыйраэте» дигэн хезмэтлэргэ дэ сылтамалар оч-рый.

К. Мотыйгый-Техфэтуллинныц «Татарча Коръэн Тэфсире» хезмэте Изге Китапныц татар телле шэрехлэре арасында Y3 урынын алып тора. Автор аны тезY процессында авторитетлы галимнэрнец ацлатмаларыннан фай-далана бу турыда ул «мин Коръэнне Y3 раим илэ генэ тэфсир итмим, бэлки экэбир гулэмэ вэ мYхэддисин газам хэзрэтлэренец CY3лэренэ багып алар мэгъкул кYргэн мэгънэлэр илэ генэ тэфсир итэргэ тырышам»12 дип белдерэ, лэкин шул ук вакытта хезмэттэ аныц Y3 фикерлэре дэ чагылыш таба.

Ул искелеккэ каршы чыга, иске ка-рашлы дин эhеллэрен белемсезлектэ, тар фикерлелектэ гаепли hэм алар тезегэн Коръэн ацлатмаларыныц за-мана талэплэренэ туры килмэвенэ, шул хезмэтлэрне укыган гади халыкныц хакыйкатькэ юл таба алмавына ачына. Килэчэктэ Россия меселманнарыныц мэгърифэт юлында булуы, фэнни белем hэм мэдэният казанышларын-да катнашуы, «мескин вэ бичара меселманлар»13 булудан туктап Коръэн Кэримдэге гыйлемнэрне дерес ацлый hэм кенкYрештэ куллана белэ башлавы ечен тырыша. Ул бетенденья фэнни-техник казанышларына таянып фикер йертэ, катып калганлыкны тэнкыйтьли бу яктан Г. Курсави******* кебек ^ренек-ле татар меселман реформаторыныц традициялэрен дэвам итэ.

Аныц «Татарча Коръэн тэфсире» татарларда Аллаhныц Изге Китабын тэфсирлэYнец бер YPнэге булып тора hэм татар экзегетик традициясенец бер сэхифэсен чагылдыра.

******* рабденнасыйр бине Ибраhим бине Ярмехэммэд бине Иштирэк Курсави (1776-1812) — куренекле дин эхеле, галим, татар и^тимагый фикерендэ рационали-стик агымга нигез салучыларныц берсе. Уннан артык фэнни хезмэт авторы, алар арасында «Эл-Иршад лил-гыйбад» (Кешелэрне туры юлга кундеру), «Хэфтияк шэриф» (Корьэннец ^иденче кисэгенэ ацлатма) китап-лары инде кульязма несхэдэ ук татар халкы арасында киц таралыш алган була.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

'У ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ \У«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Техфэтуллин Х. К. Камил Мотыйгый / Русчадан Н. Камалов тэрж;емэсе. - Казан, 1992. - Б. 4.

2. Шунда ук. - Б. 60.

3. Шунда ук. - Б. 80.

4. Хэмидуллин Л. Кулэгэдэ калган шэхес. Куренекле матбугат эhеле hэм жырчы Камил Мотыйгыйныц тууына 115 ел // Ш^ри Казан. - 1998. - 27 февраль.

5. Эмирхан Ф. Эсэрлэр. Эдэбият-сэнгать тэнкыйте, биографик материаллар, хатлар. - Казан, 1986. -4 т. - 158 б.

6. Вакыт. - 1914. - 11 октябрь.

7. Ахунов А. Коран по-татарски. О долгой, трудной и все еще не окончившейся истории перевода Корана на татарский язык // Татарский мир. - 2004. - №№ 4. [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://www.tatworld.ru/article.shtml?article=496&section=0&heading=0.

8. Мотыйгый-Техфэтуллин К. Татарча Коръэн тэфсире. Беренче кисэк. - Казан, 1914. - Б. 7.

9. Шунда ук.

10. Шунда ук. - Б. 4.

11. Фэхретдин Р. Коръэн вэ табагат. - Казан, 2012. - 136 б.

12. Мотыйгый-Техфэтуллин К. Курс. хез. - Б. 8.

13. Шунда ук. - Б. 6.

Татарча Коръэн тэфсире

Беренче кисэк

Суз башы, эгузу бисмиллэИ вэ «Сурэту эл-Фатиха» тэфсире

Калэ Аллаhу эл-Кэрим фи китабYhY эл-кадим: «Вэ Коръэнэн фэракнэhу ли-тэкраэhу галэ эн-нэси галэ моксыйн вэ нэззэлнэhу тэнзилэн».

Сурэту эл-бэни Исраил*.

Суз башы

АллаИы Тэгалэ жрллэ жрлэлэнец китап кадиме вэ Коръэн Кэриме йир йезендэге ^емлэ бэндэлэренец жрмигъ эхкэм шэргыйэи вэ эуэмир илэИийэ белдермэк ечен ицмешдер. Икенче бер тэгъбир берлэ эйтсэк бу Коръэн Газыйм Элшан безгэ Иэрбер деньяви вэ ахыйрэви эшлэрдэ вэ Иэр хосусларда мерэ^эгать улыныр ечен бер хэбэр вэ иптэш мэнзэлендэ безлэргэ дустыр эл-гамэл уларак килмештер. Эмма аныц илэ ялцыз авыруларны ешкереп яки зияратларга барып мэетлэр рухына Коръэн укыган булып яки башкача мэс^ид вэ мэдрэсэлэрдэ хэтемнэр иткэн булып акча алыр ечен вэ аныц илэ сэудэ итэр ечен килмэмешдер.

Мэшаихдэн берсе Коръэн Кэрим Иэркемнец иптэше булдыгы хакында буйлэ димеш-

тер:

«Фэ мэн арадэ мвнисэн фэ эл-КоръэнY йэкфиЫ».

Ягъни, иптэш эзлэгэн кешегэ Коръэн ^итэр димэктер. Кыйраэт галимнэреннэн беек остаз имам Шатыйби хэзрэтлэре дэ Коръэннец иптэш вэ утырдаш булдагы хакында бой-ла дигэн:

«Вэ хэйру щэлисин лэ йэмиддY хэдисуhу — вэ тэрдэдYhY йэздэдY фиЫ тэщэммYлэ».

Ягъни, Коръэн Кэрим — ни куцел иптэше вэ утырдашыдыр. Аны тэкърар кылу, анда булган матурлыкны вэ яхшылыкны арттыра гына бара, димэктер.

Ьич шик вэ шебхэсез, Коръэн Иэркемнец иптэше вэ Иэр меэмин меселман булган кешенец моктадэбэсе улмак ляземдер вэ Иэркемгэ узенэ кирэк булган мэсьэлэлэрне ошбу Коръэнгэ карап тапмак кирэк буладыр. Коръэн безгэ шуныц ечен генэ ^ибэрелде. Вэ шул Коръэн буенча гына йерергэ безгэ эмер ителде. Иштэ бу хакта АллаИы Тэгалэ кэлэм кадимендэ боерадыр:

«Вэ мэ этэйкYMY эр-расулу фэ хвзуhу вэ мэ нэкищм ганhу фэ интэhу вэ эттэку Аллаhэ иннэ Аллаhэ шэдиду эл-гыйкаб».

Мэгънэсе: Рэсул сезгэ ни китерде шуны тотыцыз вэ нидэн сезне тыйды шуннан тыелыцыз, АллаЬдан куркыцыз, АллаИ каты газап кылгучы димэктер.

Раббы Тэгалэ хэзрэте ошбу аять илэ Yзенец рэсуле Мехэммэд Мостафа саллаллаИу-галэйИи-вэссэллэм аркылы ^ибэргэн Коръэне вэ китабы юлындан аслан чыкмаска ку-шадыр вэ чыккан адэмнэрне Yзенец каты газабы илэ куркытадыр.

'АллаЬ Кэрим Изге Китабында эйтте: «Коръэнне син кешелэргэ экрен-экрен, тора-тора укысын дип, булгэлэп ицдердек». Исраил угыллары CYрэсе (биредэ Ьэм алга таба Г. Нургатина искэрмэлэре).

К. МОТЫИГЫИ-Т9ХФЭТУЛЛИН ЬЭМ АНЫЦ «ТАТАРЧА КОРЪЭН _

ТЭФСИРЕ» ХЕЗМЭТЕ

201.

«Вэ игътэсиму би-хэбли Аллаhи щэмиган уэ лэ тэфэрраку».

Аяте дэ моца дэлалэт кыладыр. Ягъни, сез АллаИы Тэгалэнец ^ебенэ (Коръэненэ) барчацыз да ябышыцыз вэ аерылмацыз дия боерадыр.

Бинаэн галэИи безгэ барча хикмэт вэ менэфигълэрне эченэ алган Коръэн Кэримнец юлындан аслан чыкмаска тиешле буладыр. Лэкин Коръэн Кэримнец АллаИы Тэгалэ ирадэ кылганча чын мэгънэсенэ татарчага тэфсир вэ тэр^емэ кылынган тэфсир вэ тэр^емэсе кайда? Менэ бу мэсьэлэ куптэн бирле минем куцелемне жррэхэтлэгэн бер беек мэсьэлэдер. Дерест, бездэ гарэпчэ, татарча, фарсыча-теркичэ, русча вэ эзербэй^анча вэ башка теллэрдэ берничэ тэфсир вэ тэр^емэлэр бардыр. Лэкин бу тэфсир вэ тэр^емэлэрнец бэгъдесендэ аслан морад вэ максад, заманымызга муафик рушдэ ацлатылмаган вэ аятьлэрнец мэгънэсе дэ аслан ляземенчэ тешендерелмэгэн. Бэгъдесендэ моныц киресенчэ бик озынга кереп китеп аятькэ мэгънэ биру урнында эллэ нинди ялган хикэялэр вэ кыйссалар язу илэ тутырылган, вэ бэгъдесендэ яцылыш мэгънэлэр язылган, вэ АллаИы Тэгалэнец ирадэсенэ билкуллу хилаф рушдэ тэфсир ителгэн хэтта гарэп кэлимэсендэ аслан булмаган мэгънэлэр бирелгэн.

Ошбу менэсэбэтле мин бу урында уземнец башымдан уткэн бер вакыйганы язып китэсем килэ:

1913 елныц июль аенда мин Баку шэИэренэ бардым. Анда берничэ ел бундан мукаддэмун Баку шэИэренец кадыйсы Мир экэ Кэрим тарафыннан «Кэшф эл-хакаикъ» исемендэ эзербэй^ан телендэ бер тэфсир басылганны ишеткэнем бар иде. Мэзкур тэфсир Баку миллионеры Зэйнелгабидин Тэкыев харэжрте илэ нэшер улынмышдыр. Бакуга барып тешкэн кенемдэ ук мин мэзкур тэфсирне «Нэж;ат» китапханэсенэ барып моталага кылдым. Беек кулда басылган бу тэфсирнец икенче ^илдине ачуга иц эувэл эр-Рахмэн сурэсендэге «Йэ мэгъшэр эл-щинн вэ эл-инси» аятенэ кузем теште. Ни кузем илэ курим, кадый ул аяте буйла мэгънэ биреп чыкмышдыр.

(Йэ мэгъшэрэ эл-щинни вэ эл-инси) эй ^ен вэ эннэс таифэлэре (ин истэтагътум) эгэр кечецездэн вэ куэтецездэн килсэ (эн тэнфузу) минем када вэ кадеремнэн качып кор-тылмай (мин эктари эс-сэмэуати вэ эл-ард) куклэрнец вэ йирнец Иэр терле кешелэрендэн (фэ энфузу) бэс качып кортыйлыцыз биэкалэм (лэ тэнфузунэ) лэкиннэ Иичкайда качып кортыла билмэссецез (иллэ бисултани) мэгэр куэт вэ икътидар илэ генэ качып кортыла бийлурсецез, Иэ нэсикэ (ягъни, ул куэт Yэ икътидар) сезлэрдэ юктыр.

Иштэ бу мэгънэлэре куренчэ мин мэзкур тэфсирне яптым. Артык карарга да лязем курмэдем, ченки шул кадэрдэн мин бу тэфсирнец «Кэшф эл-хакаикъ» улмаеб, бэлки, «Стрэл-хакаикъ» ирдекенэ канэгать хасил иттем.

Затэн бик яхшы белэменгэ, гарэпчэ кэлимэлэр эчендэ качып кортыйлу мэгънэсендэ эувэлэн нэфуз кэлимэсе аслан юктыр. Гарэпчэ нэфуз кэлимэсе бер нэрсэне утэдэн-утэ кичеп киту мэгънэсендэ истигъмал улынадыр.

Бинаэн галэйИи кадый Мир экэ Кэрим эфэндегэ эгэр узенец мэзкур тэфсирендэ ха-кыйкате кэшеф илмэк естэмеш исэ (ин тэнфузу мин эктари эс-сэмэуати вэ эл-ард) аятенэ минем када вэ кадеремдэн куклэрнец вэ йирнец терле кешелэренэ качып кортыласыцыз килсэ дия ялган мэгънэ уермак (уэ ирмэк) йиренэ, куклэрнец вэ йирнец естэдикецез та-рафларына утэдэн-утэ кичеп, ягъни, барып килэсецез килсэ (фэ энфузу) барып килецез (лэ тэнфузунэ) лэкин буйла кэйфецез илэ барып килэ билмэссецез (иллэ бисултани), мэгэр куэт вэ икътидар Иэм дэ гыйлемдэ кэмалэт тэхсиле бэгъдендэ генэ барып килэ булурсыз дия мэгънэ уермак лязем иде. Вэ бер дэ мэзкур аятенец ахырында (иллэ бисултани) кэлимэсенэ мэгънэ уердыкда кадый Мир экэ Кэрим эфэнде ни ечен «Ьэ нэсикэ сездэ юктыр» ^емлэсене артдырмышдыр. Бунсына бигрэк тэ тэгъ^иб улынырлыкдыр, ченки АллаИы Тэгалэ бэндэлэренэ ошбу (иллэ бисултани) кэлимэсе илэ, ягъни, сез, эй бэндэлэрем вэ икътидар кэсеп идерсэцез вэ гыйлемдэ кэмалэт хасыйл идерсэцез Иэм дэ Иэр ^эИэттэн камил солтанат вэ шэукэт иясе булыр исэцез бу кенгэ Йаурупа ^эмэгате кеби аэропланлар, тимер юллар вэ параходлар илэ куклэрнец вэ йирнец Иэр тарафы-на барып килеп йери белерсез димэкне ацлатмак истидар, эмма кадый Мир экэ Кэрим эфэнде узенец тэфсирендэ бу хакыйкате бетенлэй сатир идерэк буца билкуль хилаф вэ кире мэгънэ бирэдер.

Хэлбуки заманымызда Йаурупа халкы ошбу аятьнец мэгънэсендэн истифэдэ идэрэк куэт вэ икътидар кэсеп илэ Иэм дэ гулум вэ мэгарифдэ тэркый вэ кэмалэт тэхсыйле илэ куклэрдэ аэропланлар илэ очып естэ диклэре йирлэргэ барып килмэкнец мемкин улды-

ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

гыны безгэ ап-ачык курсэттелэр. Йирдэ вэ суда исэ тимер юл вэ параход Иэм дэ автомобиль вэ гаер терле машина вэ арбалар илэ анлар куптэн йир гизмэйэ башламышлар вэ илэ замананэ Иэзэ анлар бу эшлэрендэ Иэмишэ тэркый итмэкдэ вэ алга китмэктэдерлэр. Эмма без меселманлар, аИ, без мескин вэ бичара меселманлар, бу хосусларда Коръэн Кэримдэн асла истифэдэ итэ белмэдек, ченки безнец муфэссирлэремез Коръэнгэ ялган мэгънэлэр биреп безнец башымызны катырып вэ эйлэндереп бетерделэр.

Иштэ югарыда бэян ителгэнчэ, Коръэндэге бик куп аятлэр аслан безгэ ацлатылмамыш вэ ирешдерелмэмешдер. Менэ бу мэсьэлэлэр мине бик куп заманнан бирле борчый иделэр. Тугъры язылган тэфсир вэ Коръэннец чын мэгънэсе илэ тэр^емэ ителгэн та-тарча Коръэн тэр^емэсе кайчан чыгар икэн дия кетэ-кетэ тэмам га^из булдым. Озакла-мый бэгыд замандашлар тарафыннан Коръэн тэфсирлэре язылып нэшер улыначак дигэн хэбэрлэр чыкса да элегэчэ мине канэгатьлэндерэ торган бер тэфсир дэ зухур иткэне юктыр. Мин узем Коръэнне еч-дурт мэртэбэ эувэленнэн ахырынача терле тэфсирлэргэ мерэжргать итеп моталага кылып чыксам да вэ Мисыр эл-КаИирэдэ Жрмигъ эл-ЭзИэр медэррислэре шэех Мехэммэд Гэбдэ вэ Мехэммэд Халиб кеби мэшИур остазларныц тэфсир дэреслэренэ бик куп дэфэгэлэр дэвам иткэн булсам дэ ошбу кенгэчэ Коръэнне узем белгэнчэ вэ узем ацлаганча татар теленэ тэфсир вэ тэр^емэ кылырга батырчылык кыла алмый йери идем. Ошбу 1914 нче ^ылныц март аенда Умски шэИэренэ бардыкымда сал-кын тиеп бик каты авыру булып хэтта шифаханэгэ кереп ятарга мэ^бур булгач, АллаИы Тэгалэ хэзрэтенэ чын ихлас илэ ялварып, эгэр шул авыруымнан терелсэм Коръэнне татар теленэ тэр^емэ вэ тэфсир кылыр идем, дия нэзер иттем. Соцра, элхэмдулиллэИ, авы-рудан котылып тэмам сэламэтлэндем вэ шул нэзер сэбэпле терелцэч дэ Коръэнне ошбу рэвештэ тэфсир вэ тэр^емэ кыйлурга тотындым Иэм дэ Коръэнне бер юлы тэмам илэ тэр^емэ итеп бастырудан аерым-аерым кечек несхэлэрдэ бастырып чыгуны мэслихэт курдем. Бу тарика басылганда Иэркемгэ Коръэн Кэримнец ошбу тэфсирене акрынлап укый барырга вэ куцелдэ сакларга бик ^ицел булачакдыр. Мисыр вэ Истанбул кеби беек ислам мэмлекэтлэрендэ олуг китапларны бойла кисэклэп бастыру гадэте бар. Мисыр эл-КаИирэнец беек галимнэреннэн шэех Мехэммэд эл-Габде ^энэблэре дэ «Фатиха» сурэсене аерым рэвештэ тэфсир идэрэк нэшер итте. Элбэттэ, бетен Коръэн тэфсирене бер юлы укып чыкмак бик мешкел вэ агыр эшдер, буныц ечен бик куп заман уткезмэк ля-земдер. Эмма бу рэвештэ кисэклэп басылганда, иншаллаИ, Коръэннец чын мэгънэсе илэ эшнэ булырга хэвэсле улан кешелэр вэ хосусэн шэкертлэр Иэркаюсы минем бу тэфсирне башдан аякка кадэр куздэн кичереп чыгарлар емидендэмен. Монда ачык вэ хер мэгънэле татарча Коръэн тэфсире татар галэмендэ иц эувэл мэртэбэ чыкканга курэ, элбэттэ, бу тэфсир заманымыздагы вэ арамыздагы гайрэтле тэнкыйтьче эфэнделэр тарафыннан бик каты тэнкыйд улыныр зан идерэм, лэкиннэ чарага Иэр тэфсир вэ Иэр китап узенец зуху-ры заманасында терле-терле тэнкыйтьлэрдэн аслан гары вэ халы булмамышдыр. Бэнэн галэйИи андый тэнкыйтьлэр, иншаллаИ, минем мэслэк вэ игътикадемэ Иичбер дарар вэ хилэл боермасалар кирэк. Эйдэ Корэнне чын мэгънэсе илэ тэфсир итучелэр аякка кал-кысыннар вэ минем хаталарны кургезеп, минем гыйльмем вэ зиИенем артуга сэбэп бул-сынлар.

Оренбургта чыга торган бэд мэзхэблэр журналы* минем тэфсир яза башладыгым хэбэрене алгая да бу эш «мэн фэссэрэ Коръэнэ бираэИи фэкад кэфэра»** була инде дип минем кеферем илэ хекем итте вэ минем Коръэн бозучы вэ имансыз димэк кеби Иэртерле кабэхэт сузлэр илэ сугеп язды. Лэкин бу сузлэр, элбэттэ, боца асла ябышмый торган бик беек эфэнде сузлэредер, ченки мин Коръэнне уз раим илэ генэ тэфсир ит-мим, бэлки экэбир гулэмэ вэ мухэддисин газам хэзрэтлэренец сузлэренэ багып алар мэгъкул кургэн мэгънэлэр илэ генэ тэфсир итэргэ тырышам. Гыйлем кыйраэтендэ Мисыр карыйларыныц солтаны эл-шэех Мехэммэд Буйуми Элминийэу жрнэблэреннэн шэхадэтнамэ алдыгым кеби фэн хэдистэ дэ мэдинэле шэех Сэедгали эз-ЗаИири эл-Ватари хэзрэтлэреннэн бер и^азэтнамэ кэбир алырга мууэффэкъ булдым. Буныц естенэ Оренбургский духовный собраниямездэн имам-хатыйб вэ медэррис булырга лаектым барлы-гы хакында да алган бер шэхадэтнамэм бар. Янэ минем шэхесемдэ кемнец нинди эше

* Бозык юлдагылар журналы дип автор Оренбургта нэшер ителеп килгэн «Дин вэ мэгыйшэт» журналын атый булса кирэк.

** Коръэнне уз фикеренэ нигезлэнеп тэфсир кылучы кэфер буладыр.

К. МОТЫИГЫИ-Т9ХФЭТУЛЛИН ьэм аныц «татарча коръэн _

ТЭФСИРЕ» ХЕЗМЭТЕ

203.

бар? Рэсулемез «эл-гыильму даллэту эл-меэмини эйнэ вэжэдэИэ эхазэИэ» Иэм дэ «утлуби эл-гыильмэ вэ лэу кэнэ биэссыйн» дия, гыйлемне естэсэ кемдэн вэ телэсэ нинди урында булса да алып укыцыз димэдеме? Сез, эй, бэд мэзхэблэр журналыныц асхэбе, нэ ечен минем ашадыгымны уэ эчдекемне тикшерэсез, юкса сез бу эш ечен АллаИы Тэгалэ тара-фындан бер вэкалэт кэгаде алдыцызмы? Нэ ечен сез «фэсэдэ кэбиру галиму мутэИэттик вэ экбэру минЬу ж;эИилу мутэнэссик»* кеби миллэтемез ечен файдалы вэ мэгънэле, беек остазларныц агызындан чыкмыш сузлэрне бер дэ каулэгецезэ алмыйсыз?

Житэр инде сезгэ, эй бэд мэзхэблэр вэ эй бэдбэхэтлэр фиркасе!

Боцача да сез миллэтемезне игъфал кылып бик куп издецез. Инде бондан соцра миллэт сезнец кем идекецезне бик яхшы белэдер.

Бонда ун сэнэ мэкдамдэ гыйлем кыйраэт фэнендэ «Тэр^емэт эл-ж;эзэрия» исемле бер китап нэшер илмеш идем. Хэзер аныц эувэлге табгасы тэмам таралып бетте. Озакла-мый, иншаллаИ, икенче табгасы мэйдан моталагыя уадагъ улынур.

Аллаhуммэ ирнэ эл-хэкка хэккан вэ лэ тэщгалнэ миммэн эhвэhу hэвэhу".

Мехэммэд Камил Мотыйгый-Техфэтуллин.

Казан (Идел буе) федераль университетыныц Н. И. Лобачевский исемендэге фэнни китапханэсе фондларыннан.

* Булган ди бер беек эхлаксыз галим Ьэм аннан да беегрэк белемсез эхлак иясе.

** Йа АллаЬ, безгэ хакны хак итеп курсэт Ьэм безне уз ихтыя^ларын бар нэрсэдэн естен куючылардан итмэ.

СYЗЛЕК:

Жэллэ ^элэлэ — бееклэрнец бееге. Кадим — борынгы. Жемлэ — барча, бетен.

Жэмигъ эхкэм шэргыйэи вэ ЭYэмир илэЬийэ — бетен шэригать хекемнэрен hэм Аллаh эмерлэрен.

Ицмешдер — ицгэндер.

Икенче бер тэгъбир — икенче терле.

Коръэн Газыйм Элшан — бик Беек Коръэн.

Хосусларда — аерым мэсьэлэлэрдэ, менэсэбэттэ, очракта.

Мэнзэлендэ — куктэн ицдерелгэн.

Хэтемнэр иткэн — тулысынча укып чыккан.

Мэшаихдэн — шэехлэрнец.

Буйлэ — болай.

Кыйраэт галиме — Коръэн уку буенча галим. Утырдаш — эцгэмэдэш. Тэкърар кылу — кабатлау.

Моктадэбэсе улмак — ияртучесе, буйсындыручысы.

Ляземдер — зарурдыр.

Кэлэм кадимендэ — борынга CYзендэ.

Аслан — нигездэ.

Дэлалэт кыладыр — дэлиллидер.

Бинаэн галэЬи — шуца ^рэ, димэк.

Менэфигълэрне — файдаларны.

Ирадэ кылганча — Аллакы Тэгалэ телэгэнчэ.

Бэгъдесендэ — кайберсендэ.

Муафик рушдэ — мэнфэгатьлэрен канэгатьлэндерерлек итеп.

АллаИы Тэгалэнец ирадэсенэ билкуллу хилаф рушдэ — АллаЬы Тэгалэ ризалыгына ирешу мемкин булмаган рэвештэ. Кэлимэ — CY3. Ошбу — бу.

Берниче ел бундан мукаддэмун — моннан берничэ ел элек. Мэз^р — искэ алынган, алда эйтелгэн. Харэ^эте илэ — чыгымы белэн. Моталага кылдым — укып чыктым.

Жилдине — том, бер китапныц аерым-аерым тупланган елешлэре.

Буйла — болай.

Эннэс — кешелек деньясы.

Таифэлэре — вэкиллэре.

Када вэ кадеремнэн качып — эмеремнэн hэм кечемнэн качып. Кортыйльщыз — котылыгыз.

ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2014

Биэкалэм — климат, борынгы бYленештэ жирнец экватордан теньяк котишка кадэр булган жиде

бYленешенен hэрберсе.

Билмэссецез — белмэссез.

Куэт вэ икътидар — кеч-кодрэт.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

Иштэ — чынлыкта.

Ирдекенэ — икэнлегенэ.

Канэгать хасил иттем — нэтижэ ясадым.

Затэн — шэхсэн, Yзем.

Эувэлэн — беренчедэн.

Истигъмал улынадыр — кулланыладыр.

Бинаэн галэйЬи — шуца кYрэ.

Хакыйкате кэшеф — хакыйкатьне ачу.

Уермак (YЭ ирмэк) — бирер.

встэдикецез — естегездэге, тубэгездэге, бик югары. Буйла кэйфецез илэ — бу хэлегездэ.

Кэмалэт тэхсиле бэгъдендэ генэ — гыйлемдэ камиллеккэ ирешкэннэн соц гына.

Лязем иде — кирэк иде.

Тэгъжиб улынырлыкдыр — гажэплэнерлек.

Гыйлемдэ кэмалэт хасыйл идерсэцез — кеч hэм гыйлемегезне камиллэштерсэгез.

Ьэр жэhэттэн камил солтанат вэ шэукэт иясе — hэр яклап камил кеч hэм кодрэт иясе.

Булыр исэцез — булсагыз.

Истидар — кирэк.

Сатир идерэк — келке.

Буца билкуль хилаф — моца каршылыклы.

Истифэдэ — файда.

Гулум — белемнэр.

Тэркый вэ кэмалэт тэхсыйле илэ — камиллеккэ ирешеп.

Замананэ hэзэ — бугенге кенебездэ.

Ьэмишэ — hэрвакыт.

Тэркый итмэкдэ — тоткарланмыйлар.

МYфэссирлэремез — Коръэн аятьлэренец мэгънэсенэ тешендерYче, тэфсир итуче.

Анлатылмамыш вэ ирешдерелмэмешдер — нигездэ безгэ анлатылмаган hэм ирештерелмэгэн.

Тугъры язылган — дерес язылган.

Зухур иткэне — денья KYргэне.

Эувэленнэн — башыннан.

Дэфэгэлэр — мэртэбэлэр, эллэ ничэ тапкыр.

Бардыкымда — баруымда.

Кечек — кечкенэ.

Бу тарика басылганда — бу юл белэн басылганда. Агыр — авыр.

Бик куп заман Yткезмэк ляземдер — озак вакыт кирэк.

Эшнэ булырга хэвэсле Yлан кешелэр — хэбэрдар булырга телэгэн кешелэр.

Каты тэнкыйд улыныр зан идерэм — каты тэнкыйть ителер дип фаразлыйм.

Зухуры заманасында — денья KYргэн чорында.

Гары вэ халы булмамышдыр — азат булмыйдыр.

Мэслэк вэ игътикадемэ — юлым hэм ышануыма.

Дарар вэ хилэл боермасалар кирэк — зыян, зарар, житешсезлек китермэслэр.

Раим — фикерлэвем.

Экэбир гулэмэ — беек галимнэр.

Мухэддисин — хэдис туплаучылар.

Газам — беек.

Мэгъкул ^ргэн — дерес дип тапкан.

Гыйлем кыйраэтендэ — Коръэн уку фэненец.

Карыйларыныц — Коръэн укучыларыныц.

Шэхадэтнамэ — таныклык, сертификат.

Ижазэтнамэ — рехсэт, вэкалэт бирY, ышанып эш тапшыру.

Мууэффэкъ булдым — ирешэ алдым.

Вэкалэт кэгаде — рехсэт кэгазе.

Каулэгецезэ — сейлэмегезгэ.

Игъфал кылып — игътибарсыз булып.

Ун сэнэ мэкдамдэ — ун ел элек.

Эувэлге табгасы — беренче басмасы.

Мэйдан моталагыя уадагъ улынур — чыгар.

Публикацияне ТР ФА Г. ИбраИимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институты аспиранты

Гвлназ Нургатина

эзерлэде

к. мотыигыи-техфэтуллнн ьэм аны

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.