Перелистывая редкие издания и рукописи
«Галищднап
вд ндзакэтле
иде...»
(Татарстан
Республикасы
Милли музее
фондларында
Камил
Мотыйгый
архивы
материаллары)
Заманы ечен танылган басма бул-ган «Яцалиф» газетасы 1928 ел 34нче санында Камил Мотыйгый (Техвэтуллин) хакында: «Та-
тар деньясында гына тугел, СССР шэркында да Камил аганы куреп, ише-теп, белучелэр куп булганы мэгълум.
Татарныц сэхнэсенэ, татардан профес-сиональ ^ырчы булып тэуге башлап аяк баскан ул булды...», — дип яза.
Камил Мотыйгулла улы Техвэтуллин (1883-1941) — нэшир, журналист, ^ырчы (баритон). 19051907 елларда «Эл-гасыр эл-^эдид»,
«Уклар» журналлары, «Фикер» газе-тасы нэшире Ьэм мехэррире, «Уралец» (1906 елдан — «Урал кендэлеге») газетасыньщ нэшире, «Яца тормыш» газетасын оештыручыларныц берсе. Ул татарлардан беренче ^ырчы артист бу-лып та санала.
Татарстан Республикасы Милли музеенда Камил Мотыйгый хакын-да материаллар тупланган аерым коллекция бар. Музейга Камил Мотыйгый архивы 1995 елда аныц улы Хэмит Техвэтуллин тарафыннан тапшырыл-ган1. Барысы 239 данэ документ. Ар-хивта 1904-1985 еллардагы материал-лар тупланган, шулардан 25 фоторэсем яки фотосурэтлэрнец фотокучермэсе, 1920-1930 елларга караган дурт шэхси документы, 11 несхэ-программа, афи-шалар, эпистоляр истэлеклэрдэн улы Хэмиткэ язган дурт хаты (1937-1940 еллар), 1905-1906 елларда басылган Ф. Бурнаш, Г. Тукай, И. Рэмиев китап-лары бар.
Камил Мотыйгый 1883 елныц 13 (25) февралендэ Щаекта мул-
ла Мотыйгулла хэзрэт гаилэсендэ туа. Аныц этисе Мотыйгулла хэзрэт Техвэтуллин — татар тарихында та-нылган шэхес, шагыйрь Габдулла Тукайныц остазларыннан. 1870 ел-
ларда Казан губернасы Тубэн Кайбыч авылыннан (хэзерге Кайбыч районы) Щаекка килеп урнашкач, алдынгы ка-рашлы дин эшлеклелэреннэн буларак, Мотыйгулла хэзрэт мэдрэсэдэ яцача укыту алымнары файдаланып белем бирэ башлый. Мэдрэсэдэ, гадэти дин дэреслэре белэн беррэттэн, рус классы оештырыла, манзара-диспутлар узды-рыла, беренчелэрдэн ^эдитчэ метод белэн татар теле ейрэтелэ, ^эмэгать ал-дында ачык имтихан бирулэр кертелэ. Патша хекумэте тарафыннан рехсэт ителмэсэ дэ, мэдрэсэгэ башка губер-налардан да татар шэкертлэре кабул ителгэн. Шулай ук, рехсэтсез генэ, Мо-тыйгулла хэзрэт мэдрэсэсендэ шактый гына казах шэкертлэре дэ белем алган. Шэкертлэрнец Ьэрберсен мэдрэсэгэ кабул итуне хэзрэт узе хэл итэ торган бул-ган. Бала чактан ятимлек, мохта^лык татып, йорттан-йортка кучеп ускэн Мо-тыйгулла, шэкертлэрнец авыр хэлен
^ицелэйту ечен бар мемкинлеклэрне дэ файдаланырга тырышкан. Мотый-гулла хэзрэт мэдрэсэсе шэкертлэре арасында Г. Тукай, Я. Морадый, Г. Ка-риев исемнэрен эйтеп узарга була.
Мотыйгулла хэзрэт белемне та-нылган Кашгар мэдрэсэсендэ ала. Ул шэрыкъ шагыйрьлэре Гомэр Хэям, Фирдэуси, Нэваи и^атын яттан белгэн, узе дэ шигырьлэр язган. Хэзрэтнец казый вазифасын башкарып, хатын-кызларны яклап чыгарган хекеме шак-тый вакыт киц меселман ^эмэгатен шаулаткан вакыйга булып тора. Меселман хатыны Мэфтуха Мебинова мерэ^эгате буенча казый Мотыйгулла хэзрэт аны ире Мортаза ЩиЬаншиннан аера. Ул заманда аерылышу мэсьэлэсен бары тик ирлэр фикерен истэ тотып кына хэл итэ торган булганлыктан, бу карар уз дэвере ечен бик и^тиЬади Ьэм тэвэккэл адым була. Мотыйгулла хэзрэт 1920 елда Щаекта улэ.
Камил Мотыйгиныц энисе — Гиззенэс Галиева Щаекта туган. Гиззенэс абыстай «Мэктэбелиннэс» мэдрэсэсендэ кызларга белем биргэн. Мэдрэсэдэ, гадэти гыйлем биру белэн бергэ, кызларга кул эшлэре ейрэткэннэр, абыстай рехсэте белэн хор белэн ^ырлау, биергэ ейрэну дэреслэре оештырылган була.
Камил Мотыйгыйныц берен-че укытучысы этисе Мотыйгулла хэзрэт булып, аннан соц ул белемне Сира^етдинов Эхмэтша остаздан ала. 1900-1902 елларда ул КаЬирэдэ Эл-ЭзЬэр мэдрэсэсендэ укый. Шул елларда Дэмэшк, Бэйрут, Мэккэ, Мэдинэ, Константинополь, Шам ^ирлэрендэ була. Туган якларына кайткач, 1902-1907 елларда «Мотыйгыя» мэдрэсэсендэ медэрис булып тора. 1906-1907 елларда Камил Мотыйгый «Эл-гасыр эл-^эдит» кулъязма журналын баса. Камил Мотыйгый бастырган бу журнал хакында И. Рэмиев болай дип яза: «Вак буржуачылык юлы белэн барса да, лэкин бик чуар фикерле булып, кулга тешкэн материалларны баса иде. Сэяси рухтарак язылган материаллар белэн беррэттэн, дини меселманнарны да кайгыртып ала. Милли байларны бер тиргэсэ, бер мактый, эшчелэрнец
«ГАЛИЖ;ЭНАП ВЭ НЭЗАКЭТЛЕ ИДЕ...» (ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ ФОНДЛАРЫНДА КАМИЛ..
' 171
Мотыйгулла хазрат Техвэтуллин. ТР ММ, инв. № КП-23693/81.
авыр хэлен дэ истэн чыгармый. Бер санында меселманнар берлеген якла-са, икенче номерда шул ук “Итти-факъ меслиминне” тиргэп тэ куя иде... Мехэррире Ьэм нэшире Камил Мотыйгый-Техватуллин. Гаире язучы Г. Тукай. Язышучылар: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Риза казый, Хэйрулла ахун, ахун Максуд, Муса Бигиев Ь. б.»2
Архивта сакланучы документаль материаллардан Камил Мотыйгыйныц нэширлек эшчэнлеге буенча: «Уральский дневник» (Урал кендэлеге) газе-тасын ачу (1906 ел) хакында, 1904 елда К. Мотыйгыйга «Фикер» газетасын чы-гаруга рехсэт таныкламасы кебек доку-ментлар бар.
Щаекта матбагалары ябылгач, Камил Мотыйгый 1908-1912 елларда кон-цертлар куеп йери. Мэскэунец «Мэркэз татар клубы»нда, Санкт-Петербург меселманнары алдында чыгышлары зур уцыш белэн уза. Шул чор матбу-гаты битлэрендэ аны «татарныц Шаляпины» дип тэ атаганнар. Музей фон-дында сакланучы кулъязма хэлендэге афиша, истэлеклэрдэ Камил Мотый-
гый концертларыныц программала-ры сакланган. Программада Г. Тукай сузлэренэ язылган ^ырлар, халык ^ырлары тэкъдим ителэ.
Архивта шулай ук Камил Мотый-гыйныц терле елларда уздырылган 25, 80, 100 еллыгы уцаеннан юбилей концертларын оештыру буенча мерэ^эгать, хат, программалар, котлау телеграммалары да саклана.
Камил Мотыйгыйныц терле елларда (1930, 1940) язган истэлек, хатирэлэре, тормыш юлы тасвирламалары бигрэк тэ игътибарга лаек. Алар арасында иц тулысы «Мин ничек ^ырчы булдым»3 дип атала. Бу биографик язма 1934 елда тэмамланган Ьэм шактый тулы, кызы-клы фактларга бай материал булып тора.
Хэмит Камил улы Техвэтуллин яз-ган «Камил Тухватуллин: жизнь и деятельность»4 (Камил Мотыйгый: тор-мышы Ьэм эшчэнлеге) дигэн кулъяз-мада да куп мэгълумат тупланган. Бу эсэр куп тапкыр тезэтелгэн, берничэ несхэдэ сакланган.
Камил Мотыйгый архивы музей талэплэренэ туры китерелеп эшкэртелгэн, электрон каталогка керту алып барыла. Материалларныц бер елеше Г. Тукай музее экспозициясендэ, шагыйрь тормышы Ьэм и^атыныц Щаек чорын чагылдыручы булегендэ урнаштырылган. Килэчэктэ аны фэнни нигездэ анализлау, тирэнтен тикшеруче табылыр дип уйлыйм.
Архив материаллары арасын-
да иц кыйммэтлелэре, элбэттэ, шагыйрь Г. Тукай белэн бэйле доку-ментлар. Хэзерге кендэ музей фонд-ларында сакланучыларыннан Мотый-гулла хэзрэтнец Г. Тукай турында истэлеклэре5.
Укучылар игътибарына тэкъдим ителгэн «Мотыйгулла хэзрэтнец
мэктублэре» — кулъязма хэлендэ, еч биттэн торган, гарэп хэрефлэре белэн язылган документ. Датасы, язылу уры-ны курсэтелмэгэн. Бу текст шулай ук 1914 елда Щамал Вэлиди тарафыннан тезелгэн «Тукай мэ^мугэ асары» ки-табында басылган. Текст китапныц бе-ренче булегендэ «шагыйрьнец оста-зы Мотыйгулла хэзрэттэн алдыгы-
'У ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ к/ «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012
мыз мэктуб»6 диеп бирелгэн. Хэзер китерелгэн текст музейда сакланучы кулъязманы кириллица хэрефлэренэ кучереп тэкъдим ителэ. Шакмак-лы щэялэр эчендэ мэгънэсе буен-ча кирэкле, лэкин текстта булмаган сузлэр курсэтелде. Астешермэлэрдэ «Тукай мэщмугэ асары» китабында
китерелгэн искэрмэлэр урнаштырыл-ды.
Кулъязманы эшкэртудэ ярдэмнэре ечен Татарстан Республикасы Милли музее хезмэткэре Р. Абзалина-га Ьэм филология фэннэре кандидаты С. Гыйлэщетдиновка рэхмэтлэремне белдерэм.
ИСКЭРМЭЛЭР:
1. Татарстан Республикасы Милли музее (ТР ММ) фонды документларында 1995 елныц 30 ноябрендэ 39 номерлы кабул иту акты белэн теркэлгэн.
2. Рэмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. - Казан, 1926. - 34 б.
3. ТР ММ, инв. № 23693-3.
4. Шунда ук, инв. № 23693-116.
5. Шунда ук, инв. № 23693-240, 23693-26.
6. Вэлиди Щ. Тукай мэщмугэ асары. - Казан, 1914. - 20 б.
Мотыйгулла хэзрэтнец мэктуплэре
Шэкертем Габдулла Тукаев иц элек Уральскийга килгэч тэ щизнэсе Галиэсгарь бай Госманов щэнэблэренэ теште. (1895 сэнэ иде). Галиэсгарь эфэнде каен энесене уз углы кеби тэрбия итэргэ илтизам1 итеп китерткэн иде, ченки аныц бердэнбер углы Гобэйдулла, тугыз яшьлэрендэ улдеге хэлендэ, Тукай килудэн бер генэ ел элек вафат иткэн иде*. Шул сэбэпле Госманов Тукайны баласы кеби кадерлэп тотарга, укытырга башлады. Иц элек мэдрэсэ мазарындагы2 русский класска бирде. Тукаев шунда Эхмэтшах Сиращетдинов нам3 карт учителдэн еч сэнэ укып тэмамлап чыкты**. Шулай русча уку динен алдарак безнец мэдрэсэмездэ исламча укырга кереште. 1896 сэнэлэрдэ инде. Эвэлдэрэк щизнэсе еендэ кунып ятса да, берэр елдан соц бу бетенлэй мэдрэсэдэ тора башлады.
Тукай мэрхум ятим вэ фэкыйрелхэл булса да, яшьтэн ук уз-узен тота белэ, галищэнэб, вэ нэзэкатле булырга тырышкан кеби сизелэ иде.
Ул вакытларда мэдрэсэлэрдэ иске ысул белэн укыла иде. Тукаев мэгъруф4 булган терки вэ гарэби китапларны Марасалы Фэтхетдин Рэхматуллин нэм хэлфэмездэн укы-ды, соцра сарф, тэркиб, нэху гарэбилэрне5 Сиращетдин исемле бер карт хэлфэмездэн иске ысул илэ тырышып укып шул фэннэрдэн гузэл мэгълумат алды.
Ике-еч елдан соц уземнец гомуми дэреслэремэ хэзыйр6 була башлады. Бу дэреслэр ошбулар иде: фикхтан7 — «Мухтасар», «Хидая»; тэфсирдэн8 — «Щэлэйн»; мантыйк-тан9 — «Исагущи», «Шэмсия»10.
Тукаев мантыйкныц узен яратса да бу «Исагущи», «Шэмсия»лэрдэн бер дэ мэмнун11 тугел иде. Бэгъзэн12 «Гакыйд Тафтазани», «Хесэин щэсэри» китаплары да шуннан була иде.
Хэдистэн «Сахих эл-Бохари» дэресен яратып укыды, хэдислэрдэн ацлашылган фэлсэфэлэр илэ гаять хозурына иде. Щэй кеннэрендэ «Сахих эл-Бохари» дэреслэрендэ гыйбэдэтхан13 куберэк узе булып, калын тавышы белэн укый иде.
Шул араларда госманлы китапларыннан бэгъзэн гэзитэ, журналлардан, шулай ук руси эдэбиятеннэн бэгъзэн нэрсэлэр тэрщемэ итэргэ башлады. Шушы елларда (Кариевнец риваятенэ курэ 1902-1903 елларда) мэдрэсэмездэ Габдулвэли намында бер терек шэкерте, бер кыш, бер щэй торган иде. Тэсадф14 уларак Габдулвэли эфэнде шагыйр
* Бу турыда Камил Мотыйгыйныц риваяте башкарак. Аныц язуынча, Галиэсгарь хащиныц Габдулла исемле улы Тукай килеп бераз торганнан соц улэ. Шуннан соц Габдулланы уз йортыннан мэдрэсэгэ щибэреп торгыза баш-лый. Бу ике риваятнец кайсысы дереслеген щэхак итэ алмадык.
** Камил эфэнде исэ Тукаевныц русча укый башлап тэмам итмэгэнлеген яза. Кариевнец риваяте дэ Мотыйгулла хэзрэтнекенэ муафикъ. Ярулла Морадый да: «Тукайныц Уральскийда бер класслы русча мэктэптэн алган шаЪэдэтнамэсендэ фамилиясе Гарифов дип язылган», дидер.
л
______«ГАЛИЩЭНАП ВЭ НЭЗАКЭТЛЕ ИДЕ...» (ТАТАРСТАН УЛ,
РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ ФОНДЛАРЫНДА КАМИЛ... \3
иде*. Тукай да берэр сэнэ мекатдэмэ15 генэ узеннэн «Мехтасар элка фи нэсэми элгорузи вэл куафи» китабыньщ Кафия кыйсемен16 калдырып, фэкат Гаруз кыйсемен генэ укыган иде. Гарэбенец уналты терле шигырь, вэзенлэрен17, тэкътыйфлэрен кыскача гына укып мэдхэле шигырьгэ18 юл тапкан иде.
Шул юл илэ баягы Габдулвэлигэ кушылып вэ узенец местэгид19 табигате илэ кен саен шигырлэр истихаращ20 итэ башлады. Шулай да тэсЬил21 еченгэ гяЬ22 «Мехэммэдия», гяЬ «Бакырган» кеби эсэрлэрнец вэзенен дэ хэтергэ ала иде.
Ьэрвакыт эйтэ торган идем: «Габдулла, син шигырьлэрдэ тэнщислэр23 яса тэнщислэр шигырьлэрдэ бик [...]», — дип. Шул сузлэремне бер дэ бушка калдырмады, гузэл тэнщислэр ясар булды.
Габдулланыц атасы Гариф мулла Кышкарда укыганда шэрикем24 улдыгыннан, Габ-дулланы узем дэ мэхэббэтле курер идем.
Дэрес вакытларында уз алдыма каршы, йезгэ-йез утырта идем. Кайчакта: «Мин атац белэн бергэ Кышкарда укыган идем, шуныц ечен сине яратам», — дидиегемдэ, тэбэсен25 илэ келеп, ак йезен кызартып, башын аска иеп куя торган иде.
Габдулла мэдрэсэмездэ «Мекаддэмэи щэзэрия» укыган булганлыгына, Коръэн мекатдэсне тэгъзимлэп26 госманлы мэкаме илэ, бер карт терек кеби калын тавыш илэ укыр иде. Бэгъзэн башына фэс кенэ киеп, сирэк кенэ мэсщедкэ дэ баргалап куя тор-ган иде. Фэкать ейлэ намазындан соц Коръэнне тэмам карт терекнец узе булып укыр, щэмэгатьнец кэефен хушландырыр иде.
Габдулла мэдрэсэдэ 3-4 сэнэ тордыгы соц мерэббисе27 булган щизнэсе Галиэсгэрь бай Госманов вафат булып китте. Габдулланыц естенэ тагын да ятимлек артты. Фэкать узенец гаять сабырлыгы, чыдамлыгы вэ мэгэхэзэ мэшгулияте28 илэ узен-узе асрап мэдрэсэдэ дэвам итэ алды. Аз булса да узенэ ярдэмче шэкерт балалары да булды.
1902 елда углым Мехэммэдкамил эл-КаЬирэдэн кайткач, Габдулла Камилдэн Ьэрвакыт истифадэ29 итэргэ, ихлас илэ сызганып тотынды. Аннан эдэбияте гарэбия вэ
,— ** Т-1 ,—
мэглумате щэдидэ ейрэнеп ищтихадлы, ихласлы шэкерт булды . 1абдулла мэдрэсэдэ пар-лак30 дэвере да ошбу соцгы 2-3 сэнэ булды. Шул рэвешчэ мэдрэсэбездэ тору метдэте31 ун сэнэгэ кадэр сузылды.
Соцыннан 1905 сэнэнец ахырларында, Мехэммэткамилгэ кушылып, мэтбага хезмэтлэренэ кереште. Берэр сэнэдэн соц мэдрэсэдэн чыкты. Эвэлдэн Камилнец урыс-ча «Уралец», «Уральский дневник» намы газеталары чыгарында фэкать машинада ба-сылып чыккан сэхифэлэрен генэ щыю хезмэтендэ иде. Соцрак Камил татарча «Уклар», «Фикер»***, вэ «Эл-гасыр эл-щэдид» гэзите вэ журналларын чыгара башлаганда Габдулла месэхихлеккэ32 кутэрелде.
Голумэ шэкертлэрем, шул щемлэдэн Тукай да, мица бервакыт: «Хэзрэт фикх китап-лары бер дэ тэртипсез тэсниф33 кылынганнар, шул сэбэптэн шэкертлэр “Китабул салят”34 бабыннан35 башка щирлэрен укымыйлар да, белмилэр дэ. Сездэн утенэбез, фикх мэсъэлэлэрен мэтдэ-мэтдэ итеп бер китап тэсниф итсэгез икэн, ысул щэдитнец рошде, галиэлэре36 укырга кулай булыр иде», — тэрезендэ37 утенеч ясадылар. Узем дэ аларныц максатларын мэслихэт куреп 120 баб узе дэ 1305 мэвэдэдэн38 гыйбэрэт «Надир эл ущуд»
* Бу тугрыда Кариев ошбу сузлэрне яза: «Габдулла эфэнденец сейлэвенэ караганда, ул шэкерт узе шагыйрь дэ булган. Габдулла эфэнде белэн анлар бер-берсенэ табига тугры килеп, бер-берсен бик яратышып торган-нар. Габдулла эфэнденец нэкълинэ курэ, ул шэкерт белэн алар щэй буе ачлы-туклы торганнар. Ул шэкертнец туземлелеге, эхлакълылыгы, гузэл тэрбиясе Габдулла Тукайга бик каты эсир иткэн. Шуныц ечен мэдрэсэ бэянендэ суз чыкса, Габдулла Тукай мэдрэсэдэ иц матур хэтирэгэ шул шэкертне сейли иде. Шул шэкерт белэн алар щэй буе бергэ щырлап, бергэ йереп, ач булсалар да рэхэт, хозур уткэргэннэр. Ул шэкертнец шигырьлэреннэн бэгъзелэрен Габдулла эфэнде 1907нче елларда мица Уральскийда вакытта укыган иде. Лэкин тээсифкэ берсе дэ хэтеремдэ калмаган».
** Камил эфэнде яза: «Габдулла эфэнде минем ейгэ йереп миннэн гыйлем, кыйраэт Иэм мисыр мэкаме дэ ейрэнде. Шул вакытта минем терекчэ вэ гарэпчэ щырулар щырлаганымны да бик ихлас берлэ тыцлап тора иде, Иэмдэ мица килэ торган Иэр терле терекчэ вэ гарэпчэ язылган гэзитэ вэ журналларны укып файдалана иде».
*** Бу тугрыда Кариев яза: «1905 елныц ахырларына “Фикер” газетасы чыга башлагач, Габдулла эфэнде “Фикер” мэтбагасында бишэр сум вазыйфа алып, ике ай наборчик булып хезмэт итте. Наборчик вакытында бэгъзе бер нэрсэлэрне узлегеннэн тезэтэ башлагач Камил эфэнде ацар 10 сум жалование биреп месэхих итеп куйды. Месэхих булып торган вакытында “Фикер”гэ шигырьлэр Иэм мэкалэлэр яза башлады. Тукаевныц иц беренче басылган шигыре “Мужик йокысы” булды. Аца кадэр мэдрэсэдэ вакытында [...] хакында бер шигырь язган иде, лэкин аны ни сэбэптэндер бастырмады. Тукаев “Фикер” газетасында берничэ айлар шул ун сумга хезмэт итте. Бу акча аца мэдрэсэдэ иркен торырга [ярдэм] итэ иде».
«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012
ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ
бер китап тэсниф итмеш идем. Бу китапныц суэден39 узем язып, бэязый40 несхэсен Габдул-ладан яздырып мэтбага формасында тэхсих41 кылдырып куйган идем. Фэкать Камилнец басмаханэсендэ бастырабыз дигэндэ басмаханэ тукталып мэгэлтээсиф42 басылмыйча калды. Китап гэрэби эл-гыйбэрэ булып «Фикх элшэрифэ»43 нэмында иде. Габдулла бу китапны яратып, Ьэр мэтдэнец мэцсунен44 ацлап, кэефлэнеп укыр иде.
Мэдрэсэбезнец бер еенэ 1898 елда ысул щэдидэ кабул итмеш идек. Габдулла ысул щэдид тарафдары, аныц мехибе45 булса да, зур шэкерт булганлыктан, ысул кадим еендэ торып бер тарафтан дэреслэрен укый, вэ икенче тарафтан соцга таба тэхрир46 эше белэн мэшгуль була иде. Утырган урыны мин дэрескэ утыра торган тэрэзэгэ курше булдыгын-нан, кулымны гына сузып тэхрирэтен алып карыйм вэ: «МэшАллаЬ, эфэрин», — дия идем.
Габдулла вакытын эсла47 буш уткэрми иде. Коръэн, хэдис булсын, башка Ьэр фэн бул-сын, Ьэммэсенэ нэзре48 фикре фэлсэфи ислам ноктасыннан иде.
Тукаев халык арасында аз сузле булып, бик меЬим сузлэрне генэ сейли иде. Кулына калэм алса, Ьич туктаусыз яза иде.
Остаз вэ шэкерт ысулынча бэгъзэн арамызда монзаралар49 да булгалап куя иде. Мэсэлэн ул «Капитал» тугрысында мица хилаф китап аныц зарарлыгын исбатларга ты-рыша иде. Гащэбэн Казан шэЬэренэ Ьищрэт иткэч, Казанныц мэркэз икэнлегеннэме, яки фэкать гэлэ поршэнлэнгэме, яхуд [...] (нэ исэ узендэн тугел) 3-4 сэнэ уткэреп мица мэктуб яза алмый югалды. Бусы инде аныц бер нэни генэ кысуры50 булды.
Тереклэр мэкале: «бэшрдер, эфэндем, шашар...»
Шулай да аныц бу касуры, тик ихтималлардан нэзэр итсэмдэ51 гарэб шагыйренец:
Вэл гайб фиЬэм гайран сиу фэЬум
БиЬэн фэлул мэн караг эл-Кэтэб52,
сузенэ мэсдэк53 булыр дидем дэ, хэсэн занда54 булып, яза-яза калэме кырылган55 бу-лыр, диеп куйдым.
Мотыйгулла хэзрэтнец мэктубе тэмам.
ТР ММ, инв. № КП-23693/26.
СУЗЛЕК:
1. Илтизам — телэп.
2. Мазарындагы — каршындагы.
3. Нам — исем.
4. Мэгъруф — билгеле.
5. Сарф, тэркиб, нэху гарэбилэре — гарэб лингвистикасы булеклэре.
6. Хэзыйр — катнаша.
7. Фикх — юриспруденция.
8. Тэфсир — Коръэнгэ андатмалар.
9. Мантыйк — логика.
10. «Исагущи», «Шэмсия» — китап исемнэре.
11. Мэмнун — канэгать.
12. Бэгъзэн — кайвакыт.
13. Гыйбэдэтхан — башлап укучы.
14. Тэсадф — каза.
15. Мекатдэмэ — артык.
16. Кыйсем — булек.
17. Вэзенлэр — улчэмнэр.
18. Мэдхэле шигырьгэ — шигырьгэ керу.
19. Местэгид — талантлы.
20. Истихаращ — чыгара.
21. ТэсЬил — булышлык.
22. ГяЬ — кайчакта.
23. Тэнщислэр — миллилэштеру.
і
______«ГАЛИЩЭНАП ВЭ НЭЗАКЭТЛЕ ИДЕ...» (ТАТАРСТАН
РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ ФОНДЛАРЫНДА КАМИЛ... \5
24. Шэрикем — компаньон.
25. Тэбэсен — елмаю.
26. Тэгъзимлэу — олылау, зурлау.
27. Мерэббисе — тэрбиячесе.
28. Мэгэхэзэ мэшгулияте — тырышып эшчэнлеге.
29. Истифадэ — файдалану.
30. Парлак — чэчэк аткан.
31. Метдэт — вакыт.
32. Месэхихлек — корректорлык.
33. Тэсниф кылынган — язылган.
34. «Китабул салят» — «Намаз китабы».
35. Баб — булек.
36. Галиэлэр — мэдрэсэнец сыйныфлары.
37. Тэрезендэ — рэвешендэ.
38. Мэвэдэдэн — мэтдэдэн.
39. Суэден — караламасын.
40. Бэязый — акка язылган.
41. Тэхсих — тезэту.
42. Мэгэлтээсиф — кызганычка каршы.
43. Фикх элшэрифэ — юриспруденциягэ андатма.
44. Мэцсун — эчтэлек.
45. Мехибе — яратучы.
46. Тэхрир — редакторлык.
47. Эсла — Ьич.
48. Нэзре — карашы.
49. Монзаралар — суз керэштеру.
50. Кысур — кимчелек.
51. Нэзэр итсэмдэ — уйласам.
52. Вэл гайб фиЪэм гайран сиу фэЬум. БиЪэн фэлул мэн караг эл-Кэтэб — Син аларны бернэрсэдэ дэ гаепли алмыйсыц. Бары тик дошманнар белэн куп керэшеп, кылычлары тупасланган булудан башка.
53. Мэсдэк — раслау.
54. Хэсэн занда — яхшы фикердэ.
55. Кырылган — таушалган.
170нче биттэге фото: К. Мотыйгый. ТР ММ, инв. № КП-23693/79.
Гвлназ Щикангирова,
тарих фэннэре кандидаты
«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012
ПЕРЕЛИСТЫВАЯ РЕДКИЕ ИЗДАНИЯ И РУКОПИСИ