Научная статья на тему 'ШәРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШәХЕС (ГАЛИМ СәЛИМ ГЫЙЛәҗЕТДИНОВНЫң ИҗАТ ПОРТРЕТЫ)'

ШәРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШәХЕС (ГАЛИМ СәЛИМ ГЫЙЛәҗЕТДИНОВНЫң ИҗАТ ПОРТРЕТЫ) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
39
11
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
С. ГИЛЯЗУТДИНОВ / ВОСТОКОВЕД / ПЕДАГОГ / S. GILYAZUTDINOV / ORIENTALIST / TEACHER

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Магдеев Р.

В статье описывается многосторонняя научная деятельность кандидата филологических наук, востоковеда, педагога, переводчика, фольклориста С. Гилязутдинова.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «ШәРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШәХЕС (ГАЛИМ СәЛИМ ГЫЙЛәҗЕТДИНОВНЫң ИҗАТ ПОРТРЕТЫ)»

Шэрыкка тугрылыклы шэхес

(Галим Сэлим Гыйлэщетдиновныц ищат портреты)

Заманында аксеяклэр, зыялылар теле булып саналган, колакка ятышлы фарсы теле элеккеге чор-ларда безнец бабаларыбыз ечен туган телебездэй якын Ьэм газиз булган. Гый-лем тэхсил иткэн Ьэр шэкерт туган-тумачасына, шэриклэренэ атап язган мэктуплэрен нэкъ менэ шушы телдэ сырлаган. Рус аристократлары узара аралашканда французчага естенлек бирсэ, безнец миллэттэшлэребез фар-сыны якын иткэн. Элеге телдэ килеш Ьэм род категориялэре булмавы да аны ейрэну, отып калуны щицелэйткэн.

Казан каласында гап-гади татар гаилэсендэ туып, тэрбия алган Сэлим Гыйлэщетдиновныц шэрык теллэренэ тартылуы нидэн килэ? Аныц фэннец бик сирэк елкэсенэ — фарсы-иранлылар кебек беек вэ 2,5 мец ел-лык тарихлы цивилизациянец рухи Ьэм матди мирасын ейрэнугэ нэрсэ сэбэпче булган? Шушы сораулар-га щавап табу ечен галимнец тормыш сэхифэлэрен куздэн кичерик.

Аларныц беренчесе, калабызныц 1950-1960нчы еллары Яца Ьэм Акко-масты бистэлэре, андагы татар мохи-те, кешелэр арасындагы эчкерсез Ьэм самими менэсэбэтлэр белэн бэйле. «Язгы щепшеклек» милли тормышы-

бызга щанлану алып килэ. Узгэрешлэр мэгариф елкэсенэ дэ утеп керэ.

— Мин укыган 80нче мэктэп, — дип искэ тешерэ эцгэмэдэш, — милли рух белэн аерылып тора иде. Бетен фэннэрдэн уку-укыту туган телдэ алып барылды. Мондагы укытучыларныц ищади бергэлектэ эшлэве сизелэ иде.

Укучыларда фэнгэ, эдэбиятка, милли сэнгатькэ кызыксыну уяту-чы фидакяр мегаллимнэр турында щылы хислэр белэн искэ ала Сэлим МинЬащ улы. Урам «тэрбиясе», Кабан куле бозындагы йодрык сугыш-ларын куреп ускэн малай-шалай дэреслэрдэн соц талантлы музыкант-лар, курайчы Ифрат Хисамов, композитор Бату Мелеков щитэклэгэн балалар хорында милли моцнарга сок-ланып, беразга булса да тормышныц кырыслыкларын онытып торган. Шул чорда республика мэгарифенэ щитэкче итеп Мирза Исмэгыйль улы Мэхмутов билгелэнэ. Яшь министр университетныц шэрык факульте-тын «торгызу» хыялы белэн яна. Нэкъ менэ шушы максат белэн эксперимен-таль рэвештэ 80нче мэктэптэ гарэп теле дэреслэре кертелэ. Сэлимнец чит теллэрне узлэштерудэге сэлэтен ачкан мегаллим Мэхмут ага Рэхимов була.

в блокнот историка. архивный калейдоскоп

к/ «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012

Мэдрэсэдэ гыйлем эстэгэн, фин сугы-шында эсирлеккэ элэккэн остаз кырыс холыклы Ьэм утэ дэ талэпчэн була. Куцеллэре мэтэлчек атып кыбырсып торган усмерлэрне башкача йегэнлэу мемкинме соц! Тен уртасында уятса-лар, тотлыкмас дэрэщэдэ текстлар-ны Ьэм кагыйдэлэрне ятлата иде, дип искэ ала хэлфэне шэкерт. Эмма лэкин аттестат алгач, тегэл фэннэргэ хирыс Ьэм кибернетика белэн кызыксынган егет авиация институтына юнэлэ. Ял-гыш юлдан китуенэ тэмам инану ечен аца ел ярым вакыт кирэк була. Хэрби комиссариат, уяулык курсэтеп, кичэ генэ вуздан киткэн Сэлимне Тын океан ярларына турылый. Якташыбыз флотта бик сирэк «гидроакустик» бу-лып саналган белгеч буларак, дурт тапкыр ерак походларда катнаша. Яхшы хезмэт иткэне ечен аны Казан-га ялга щибэрэлэр. Мегаллиме Мэхмут аганыц хэлен белеп чыгарга кергэч, килэчэк язмышын кай тарафларга ту-рылау хакында кицэш сорый.

— Гарэп теле укытыла торган еч узэк бар, — ди остаз, — Ташкентта, Мэскэудэ Ьэм Ленинградта. Иц ку-лае—Ленинград. Ул зыялылар шэЬэре, мэдэни узэк. Бу заманда уцышка ире-шим дисэц, фиркагэ керу мэгъкуль!

Хезмэт урынына киткэндэ, Сэлим-нец багажында гарэп теле дэреслеге, сузлек, дэфтэрлэр була. Вахтадан бушаган арада шулар белэн эвэрэ килэ, вакытын эрэм итми, щэмэгать эшлэрендэ актив катнашып, партия членлыгына тэкъдим ителэ.

Казанга кайткач, щиденче заводка радиокейлэуче булып эшкэ урна-ша. Ике еллап эшлэгэч, Нева буйларын урап, белешеп кайтыйм эле, дип, юлга кузгала. Университетка кабул иту имти-ханнары барган вакытка элэгэ. Сынау-ларда катнаша, эмма уцышсызлыкка очрый. Очраклы рэвештэ рабфакка эзерлек курслары турында белешеп, документларын Казаннан почта аша юллый. 0метле яшь эшченец читкэ китуен белгэч, завод директоры каби-нетына чакырып угетлэп карый егет-не. Аны Казан авиация институтында кабат «торгызып», уку дэверендэ стипендия тулэргэ вэгъдэ итэ, эмма егет

нык тора, завод белэн араны езеп юлга кузгала. Рабфакка укырга килгэн 64 егет Ьэм кыздан нибары сигез кешене алалар да, ныклап дэулэт имтиханна-рына эзерлилэр. Сэлим ечен иц кыены инглиз теле була. Педагог Вера Алексеевна Мирзоеваныц «Татарлар — ты-рыш халык, мин сица емет баглыйм, бары тик мин кушканны гына ахырына кадэр утэ», дигэн сузлэрен куцеленэ якын ала егет Ьэм ярты ел буе кен саен сигезэр сэгать инглизчэгэ багышлый. Дэулэт имтиханында чатнатып щавап бирсэ дэ, «4»кэ генэ бэялилэр. Имеш, «ак биттэн» телне кыска вакытта шул кимэлдэ ейрэну мемкин эш тугел.

Ленинград дэулэт университе-тыныц шэрык факультеты XIX йезнец урталарына чаклы Казан универси-тетында эшлэгэн. Элеге «Шэркыят мэктэбе» Санкт-Петербургка кучерел-гэч, аца ияреп, байтак куренекле галимнэр, шул щемлэдэн Александр Касыйм улы Казембек, Илья Николаевич Березиннар пайтэхеткэ киткэн. Тора-бара бу факультетта шэрыкны ейрэнуче узэк калыплаша. Биредэ мэшЬур академиклар Игнатий Юлианович Крачковский, Владимир Владимирович Вельяминов-Зерновлар укы-та. Узган гасырныц 1970-1980нче елла-рында 11 кафедрада Якын Кенчыгыш, Азия, Шэрык иллэре буенча абруй-лы белгечлэр сабак бирэ. Араларын-да безнец якташыбыз, тел галиме Г. ТаЬирщанов та булган. Габдрахман ТаЬирщан улы турында суз чыккач, Сэлим соклануын яшерми:

— Бу уникаль шэхес 1907 елда туган. Чыгышы белэн Габдрах-ман ага Тау ягыннан, Морзалар авы-лыннан. Бик яшьли ятим калып, куп михнэтлэр кичкэн. Урта Азиядэ та-мак хакына ялланып, шактый гомер яшэгэн. Шул чакларда узбэк, тащик, кыргыз, терекмэн, казах, эзэрбэйщан теллэрен узлэштергэн. Шуныц естенэ коръэнхафиз дэрэщэсенэ ирешэ. Утыз яшендэ Ленинградка килеп, университетныц шэрык факульте-тына укырга керэ, мегаллим була-рак таныла, фэннэр докторы, профессор дэрэщэсенэ ирешэ. Студент ел-ларында ук Алтын Урда шагыйре Ко-

ШЭРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШЭХЕС

тыб (XIV йез) ищаты белэн кызыксы-на, аныц «Хесрэу вэ Ширин» поэма-сын щентеклэп ейрэнеп, диплом эше яклый. Беек Ватан сугышы елларын-да Ташкентта эвакуациядэ булганда академик Евгений Эдуардович Бер-тельс тэкъдиме белэн элеге эсэргэ та-янып, кандидатлык диссертациясе яклый. Бу фидакяр зат Фирдэуси, Низами, ДэЬлэви, Рудаки кебек шэрык классик шагыйрьлэре, беек Кол Гали ищаты буенча гыйльми хезмэтлэр яза. Ленинград дэулэт университетыныц Шэрык китапханэсендэге тащик Ьэм фарсы кулъязмаларыныц тасвирла-масын эшли. Олпат шэхеснец фэнни ищатыныц йезек кашы «Тарих-тан — эдэбиятка» (Казан, 1979) дип исемлэнгэн монографиясе булды. Га-лим анда урта гасыр эдэбияты Ьэм тарихыныц иц эЬэмиятле аспектлары-на Ьэрьяклап анализ биргэн.

Габдрахман ага безгэ гарэп те-лен укытты. Байтак еллар узгач, аныц сабакларыныц нигезен изге Коръэн аятьлэре тэшкил иткэнен ацладым. Бэ-хетебезгэ, шэхес культыныц кейдергеч щиллэре аны урап узган, э бит аныц хэлэл щефете куренекле галим Ьэм дин белгече Муса Бигиевнец кызы — Фатыйма булганын белэбез. Энци-клопедик белемгэ ия элеге шэхеснец фэкать татар булуы аркасында гына академиклыкка кутэрелмэвен го-манлыйм. Щиденче дистэ белэн бар-ган мегаллимнец сейлэмендэ ту-ган телебез лэЬщэсе, ягъни акценты шэйлэнгэн, аныц каравы узен универ-ситетта бик ихтирам иткэннэр — Урта Азия халыклары теллэрендэ язылган фэнни хезмэтлэр бары тик аныц кулы аша уткэн, фэнни югарылыкта объектив билгелэмэне ул ясаган, ченки элеге шивэлэрдэ укып ацлашырдай бутэн кеше булмаган. СССР Югары аттестация комиссиясе (ВАК) аныц билгелэмэсенэ таянып карар кыл-ган. Якташы буларак, уземэ карата Ьэрдаим щылы менэсэбэтне тоеп тордым, эмма аца карап талэплэр йомшармады, дип искэ ала Сэлим эфэнде. Еллар узып Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм тарих институтына хезмэт иткэндэ, Казан-

га Г. ТаЬирщановныц архивы кайта-рылгач, аныц тасвирламасын эшлэргэ дэ нэкъ менэ С. Гыйлэщетдиновка на-сыйп була. Андагы байлыкка, андагы мэгълуматка шаккаттарлык! Габдрахман аганы хаклы рэвештэ узенец оста-зы дип саный ул.

Бу олпат шэхеснец кешелеклеле-ген дэлиллэуче тагы бер фактны телгэ алмый мемкин тугел. Аца мэгълум оешмадан Теркиягэ барып Эхмэтзэки Вэлидинец сэркатибе булырга тэкъдим ясала, элбэттэ, мэгълуматларны тиеш-ле рэвештэ «щиткереп» бару шарты белэн. Моныц ечен аца Ьэм якыннары-на торак шартларын яхшырту, саллы гына хезмэт хакы тулэу вэгъдэ ителэ. Галим катгый тестэ хезмэттэшлек итудэн баш тарта.

Университет булсын да, эле аныц Ленинград университеты булу-ын истэн чыгармыйк, элеккедэн сак-ланып килгэн меЬит, башка вузлар белэн чагыштырмаслык бэйсезлек традициялэре турында бугенге кендэ сагынып сейлэргэ генэ кала. Кыз-ганыч, соцгы еллардагы реформа-лар, коммерциягэ корылган укы-ту системасы югары уку йортларына бэреп кергэч, бу традициялэр куз ал-дыбызда щуелып юкка чыкты. Классик белем бируче вузлар шулай итеп кадерсезлэнде.

Кагыйдэ буларак, 80нче елларда игътибар узэгендэ студентлар, аларныц белем дэрэщэсе, вузныц абруе булган. Дурт-биш талэбэдэн торган теркем алты-щиде профессор карамагына тап-шырылган. 0ч семестр дэвамында сту-дентлар денья музейларыныц йезек кашы — Эрмитаж фондларында Иран сэнгатен, борынгы кулъязмалар-ны, фарсыларныц рухи мирасын ча-гылдырган щэуЬэрлэрне щентеклэп ейрэнэлэр.

Сэлим эфэнде узлэренэ сабак биргэн педагоглардан Ольга Борисовна Фролова, Илья Павлович Пе-трушевский, Олег Федорович Акимушкин, Александр Николаевич Бол-дыревларны рэхмэт хислэре белэн искэ ала. Ул елларда стипендия 45 сум, елгерешец яхшы икэн — 55 сум. Денья хэлен белеп булмый, дип, егет

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫИ КАЛЕЙДОСКОП «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012

эшкэ урнаша. Билгелэнгэн террито-рияне себереп-щыештырып торсац, аена 70 тэцкэ тулилэр. Иц меЬиме — берузецэ «служебный» булмэ. Факуль-теттагы щэмэгать тормышында да актив, студентлар теркеме старостасы, билгеле инде, аныц армия мэктэбен узуын, фиркале булуын да истэ то-талар. Ленинградныц кайнап торган мэдэни мохитен дэ уз итэ ул. Концерт -тамашалардан калмаска тырыша. 1978 елда фарсы, гарэп, инглиз теллэрен узлэштергэн тарихчы Ьэм шэрык иллэре белгече Сэлим Гыйлэщетдинов туган якларына кайта. Багажыныц шак-тый елешен, бэгъзелэрдэн аермалы бу-ларак, кием-салым, чупрэк-чапрак, йорт щиЬазы урынына якташыбыз Ленинград каласыныц истэлеге итеп алты йезгэ якын китап, башлыча сузлеклэр, белешмэлеклэр, тарихи китаплар алып кайта. Стипендия, хезмэт хакы акчасы букинистик кибетлэрендэге китаплар-ны чуплэугэ тотылган.

Фэнгэ, миллэткэ хезмэт итэргэ ниятлэп, яшьлек кайнарлыгы ташып торган галимне Казан колач щэеп кар-шы алды, дисэгез, сез бик нык ял-гышасыз. Дурт ай эш эзлэп йери ул. Кермэгэн кабинет, белешмэгэн урын калмый. Мэгариф министрлыгына ба-рып, узегез щибэрдегез, ай саен акча тулэдегез, эшкэ дэ урнаштырыгыз, дип, бик дэгъва кылыр иде, эмма лэкин болай дияргэ хакы юк аныц. Ченки уз ихтыяры, узенец хэлэл акчасына тырышып-тырмашып гыйлемле бул-ды.

НиЬаять, Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм тарих институтына халык ищаты булегенэ хезмэткэр бу-лып урнаша, еллар буе кыймылдамый-ча яткан Чыгтайлар фондын 20 кен дигэндэ эшкэртеп, аныц тасвирлама-сын яза.

Шэрык теллэре белгече буларак, аца борынгы чыганаклар белэн бэйле бик щаваплы Ьэм катлаулы хезмэт йеклэнэ. Суз академик басма — «Татар халык ищаты»ныц 12 томлыгына ае-рым китап булып кергэн «Риваятьлэр Ьэм легендалар»ны эшлэу турында бара1. Тугыз ел гомерен багышлый га-лим шушы басманы эзерлэугэ. Мате-

риал гаять бай, колач щитмэслек зур, эчтэлекле, ченки халкыбызныц га-сырлардан килгэн авыз ищатын уз эченэ алган. Бу эш белэн элегрэк шегыльлэнгэн хэзмэткэрдэн 30 табак-лык кулъязма кала. Галим аны дикъ-кать белэн ейрэнгэч, шуныц ике таба-гы гына фэнни яктан тел-теш тидерер-лек тугеллеге Ьэм бетен материалны яцабаштан эшлэп чыгарга кирэклеге ачыклана. Щиц сызганып эшкэ керешэ ул. Биш еллап вакыт узгач, бу эш щитэкчелэрнец ислэренэ тешэ, китап кайда, дип, утлы табага бастырмакчы булалар Сэлимне.

— Кулыма тапшырылган материал-ларны кайтарам, эмма узем язганнар-ны куз алдыгызда институт ишегалды-на чыгарып яндырам да, гариза язып эштэн дэ китэм, — дип мэсьэлэне ка-быргасы белэн куя галим.

Югарыга, китап нэшер ителде инде, дип хисап биргэн башлыкныц чигенми хэле юк.

Элеге зур хезмэт Татарстан Республикасыныц Г. Тукай исемендэге Дэулэт булэгенэ Ьэм Бетенсоюз ха-лык хущалыгы казанышлары кургэз-мэсенец дипломына лаек була, лэкин булэклэнучелэр исемлегенэ ни сэбэпледер С. Гыйлэщетдиновны кер-тергэ оныталар...

Халык авыз ищаты, археография, рухи мирасыбызны барлау белэн кы-зыксыну, шушы елкэлэрдэ эзлэнулэр алып бару телэге (Ъэм бу эшне каби-нетта естэл артында утырып кына башкару мемкин булмаганга) галим-не халык арасына, илебезнец татарлар бергэ тупланып яши торган тебэклэргэ экспедициялэргэ дэшэ. Щэлкэсенэ биштэр асып, хезмэттэшлэре вэ мэслэктэшлэре Рэшит Ягъфэр, Хущи Мэхмутов белэн Себер, Пермь, Рязань, Чилэбе, Екатеринбург, Эстерхан, Киров, Башкортстан, Чуаш, Мари, Пенза якларын урап, йезлэгэн кулъязма-китап алып кайта.

Болардан тыш, туплаган белемнэ-рен галим купсанлы укучыларына, яшь буынга таратуда фидакяр хезмэт куя. Мэктэплэрдэ Ьэм югары уку йортла-рында гарэп, фарсы теллэреннэн сабак бирэ. Аныц шэкертлэренец саны да

ШЭРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШЭХЕС

берничэ йездэн артык. Алар арасын-да хэрбилэр, дин эЬеллэре Ьэм терле Ьенэр иялэре бар.

Фэкать 1991 елда гына Сэлим Гыйлэщетдинов узенец теп юнэлеше — «Кенчыгышныц чит иллэре, Кенчы-гышны ейрэнуче, Иран тарихчысы» дигэн Ленинград дэулэт университе-тында алган белгечлеген эштэ кул-лану бэхетенэ ирешэ. Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм тарих институтыныц кулъязмалар Ьэм текстология булегенэ кучеп, институт тарихында беренче булып фондлар-да сакланган фарсы кулъязмаларыныц тасвирламасын чыгара. 0ч китаптан торган 46 табаклы шушы зур хезмэттэ XI гасырдан алып XX йезгэ чаклы халкыбызныц фарсы телендэге язма мирасы эшкэртелеп нэшер ителэ2.

Галимнец тэрщемэче буларак та шактый уцышларга ирешуен билгелэп утэргэ кирэк. Терек язучысы Гариф Бикнец «Мец дэ бер хэдис шэрхе» дигэн китабын заманында дин Ьэм щэмэгать эшлеклесе Габдерэшит

ИбраЬимов татарчага тэрщемэ иткэн иде. Сэлим МинЬащ улы исэ хэдислэрнец шэрехлэрен иске татар теленнэн гамэлдэге язуга, хэдислэрне исэ турыдан-туры гарэп теленнэн татарчага тэрщемэ итеп кириллицага кучерэ3.

Татарстан телеканалы буен-ча курсэтелгэн Иран кино сэнгате осталарыныц «ШэЬрияр» дигэн 17 се-рияле фильмын татарчага тэрщемэне дэ Сэлим эфэнде эшлэде. Элеге се-риалда экраннан яцгыраган фарсы телендэге 84 газэл, туган телебездэге щырлардай, колакны иркэлэп тора.

2000 ел галим ечен янэ бер зур ка-заныш елы була. Ул, «Татар тарихи риваятьлэре Ьэм легендалары» дигэн темага диссертация яклап, филология фэннэре кандидаты дигэн гыйльми дэрэщэгэ ирешэ.

Сэлим МинЬащ улы терле халыка-ра фэнни щыеннарда чыгышлар ясап узен купкырлы, щитлеккэн галим була-рак танытты. 1994 елда Иранда узды-рылган фарсы теле, тарихы Ьэм дине

С. Гыйлвщетдинов Берлашквн даулатлар бердэмлеге иллэре Иран шенасларыныц ТаЬрандагы I халыкара конференциясендв. 1994 ел, ТвЬран двулвт университеты.

Фото С. Гыйл0щетдиновныц шэхси архивыннан.

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012

буенча Беренче конгресста, 2000 елда Казанда «Иран Ьэм Россия» дигэн конференциядэ Ьэм 2001 елда Иран-да «Иран Ьэм Туран» дигэн конгресста катнашты ул.

0ч дистэ еллык фэнни Ьэм укы-тучылык эшчэнлеге дэверендэ галим Ьэм эзлэнуче, махсус эзерлекле шэрык теллэре белгече, тэрщемэче, фоль-клорчы калэме астыннан мавыктыр-гыч, йегерек телле Ьэм иц меЬиме — халкыбызныц рухи байлыгын чагыл-дыручы егермедэн артык китап денья кургэн.

Шундый китапларныц берсе был-тыр нэшер ителде. «Мирастан биш сэхифэ» дип атала ул4. Бер мец тираж белэн басылган элеге щыентыкка XVII-XIX йез татар эдэби-тарихи чыгана-клары: Кадыйр Гали бикнец «Щэми-гыт-тэварих», билгесез авторныц «Дэфтэре Чыцгызнамэ», Тащетдин Ялчыголныц «Тэварихы Болгария», Меслиминец «Тэварихы Болгария» эсэрлэре тупланган. Гарэп имлясын-

дагы текстларны гамэлдэге язуга кучереп, транскрипциялэрен эшлэуче, эсэрлэрне хэзерге эдэби телгэ

кучеруче, искэрмэлэр Ьэм сузлеклэр тезуче, кереш мэкалэлэрен язучы — филология фэннэре кандидаты Сэлим Гыйлэщетдинов. Автор сузлэренэ караганда, бу хезмэт аныц утыз еллык эзлэнулэренец щимеше.

Талантлы галим, замандашыбыз Сэлим Гыйлэщетдинов ирешелгэннэр белэн канэгатьлэнми, тукталып тор-мый, гел эзлэнудэ йэм ищатта. Галимнец югары фэнни дэрэщэгэ ла-еклы «Персидско-татарские литературные связи» (Татар-фарсы эдэби багланышлары) дип исемлэнгэн док-торлык диссертациясе монография рэвешендэ денья курде5. Аныц башка фэнни хезмэтлэре кебек ук, моны-сы да профессиональ кимэлдэ булуы, кыю фикерлелеге, эдэбият тарихында моцарчы яшэп килгэн стереотипларны аяусыз рэвештэ инкарь итуе белэн ае-рылып тора.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Татар халык ищаты. Риваятьлэр Ьэм легендалар / Тезуче, кереш макала Ьэм искэрмэлэр язучы С. Гыйлэщетдинов. - Казан, 1987. - 368 б.

2. Гилязутдинов С. М. Описание рукописей на персидском языке из хранилища Института языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова. - Казань, 2002. - Вып. I. - 254 с.; 2006. - Вып. II. -191 с.; 2008. - Вып. III. - 288 с.

3. Гариф Бик. Мец дэ бер хэдис шэрехе / Терекчвдвн Габдервшит ИбраЬимов тврщемвсе. Ки-тапны хэзерге татар теленэ кучереп басмага эзерлэуче, кереш суз авторы, хэдислэр эчтэлегенец курсэткечен тезуче Ьэм хэдислэрне гарэп теленнэн татар теленэ тэрщемэ итуче С. Гыйлэщетдинов. -Казан, 2005. - 448 б.

4. Гыйлэщетдинов С. Мирастан биш сэхифэ. XVII-XIX гасырлар вдвби-тарихи ядкярлэре. - Казан, 2011. - 331 б.

5. Гилязутдинов С. М. Персидско-татарские литературные связи (X — начало XX в.). - Казань, 2011. - 212 с.

Рвстэм Мэкдиев

ШЭРЫККА ТУГРЫЛЫКЛЫ ШЭХЕС

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.