Ике
халыкньщ
былбылы
(Композитор Л. Хэмиди)
Татар кешесе, кайда гына яшэсэ дэ, гыйлемгэ, дэрэ^эле вазыйфа-лар башкаруга омтылган кеше бу-ларак таныла. Узлэре сайлаган хезмэт юлында дан казанган миллэттэшлэребез байтак. Мондый мактауга алар зур ты-рышлык, талантлылык, осталыкла-ры нэти^эсендэ ирешкэннэр. Эйтик, чордашларыбыздан Кытай кебек зур бер империядэ югары дэрэ^элэргэ ирешкэн Буа ягы татары БорЬан ШаЬидине, бетенденья кулэмендэ мак-таулы исемнэр яулаган галимнэрдэн Роальд Сэгъдиевне, Ьарун Та^иевны, Рэшит Сунэевне, бию осталары Рудольф Нуриев, Ирек Мехэммэдевне алыйк. Яки Кытай ^ирендэ башлан-гыч белем узлэштергэн тарихчы акаде-мигыбыз Миркасыйм Госманов, Алма-Атага чиктэш бер бистэдэн чыккан музыка сэнгате академигы Фоат Мансуров, Узбэкстанда туган борадэрэн Ак-чуриннар, шунда яшэп и^ат иткэн архитектор Мидхэт Булатов, Ерак Кенчыгышта туып-ускэн ^ырчы Ьэм композитор Гали Ильясов, Себер тара-фыннан калкып чыккан оста шахмат-чы Гата Камский Ьэм башка бик куп за-мандашларыбызны хэтергэ тешерик. Алар белэн горурланмаслыкмы соц! Бары тик аларныц барлыгын онытмас-ка, ара-тирэ булса да искэ алгалап то-рырга кирэктер.
Татар Ьэм казакъ деньясында та-нылган куренекле композитор Латыйф Хэмиди дэ шундый затларыбызныц берсе. Щитмешенче елларда Алма-Атада мица аныц белэн ике мэртэбэ очрашып, озаклап сейлэшеп утырыр-га насыйп булды. 1950 еллар башында мин Казакъстанныц Актубэ шэЬэрендэ дурт ел укыдым. Шул дэвердэ аныц ^ырларын, симфоник эсэрлэрен, опе-ралардан ариялэрен радиодан еш тап-шыралар иде. ШэЬэр кулэмендэ оеш-тырылган концертларда да ^ырлары, ариялэре еш башкарылды. Аныц безнец миллэт кешесе икэнлеген дэ шул ел-лардан ук белэм. 1960 елларда мэшЪур композитор белэн Казанда да берничэ мэртэбэ курешкэлэдек. Шул вакытлар-да эле ул туган-ускэн якларына еш кай-
тып йерде. Якын кургэн, Мэскэудэге опера студиясендэ бергэ укыган дус-ларыннан Щэудэт Фэйзи, Мансур Мо-заффаров, ЗаЬид Хэбибуллин Ьэм баш-калар эле ул вакытта сау-сэламэт, киц колачлап и^ат итэлэр. Музыкаль эсэрлэре сэхнэдэн тешми уйнала. Ха-лык куцеленэ якын булган ^ырлары Ьэр кичэдэ диярлек башкарыла килде. Л. Хэмидинец берничэ эсэрен дэ Ка-занда оештырылган эдэби-музыкаль кичэлэрдэ бик еш кабатладылар. Тама-шачылар аеруча аныц татар Ьэм казакъ моц, аЬэцен бергэ кушып и^ат иткэн «Былбыл» ^ырын яратып кабул итэ. Ул ^ырны бездэ иц оста башкаручы На^ия Теркулова, соцгы дэвер казакъ илендэ Бибигел Телэгэнева булган-дыр, мегаен. (Бибигелнец анасы безнец миллэттэн икэнен дэ искэреп утик.) Муса Щэлил сузлэренэ язылган «Уцыш ^ыры» («Беренче вальс») белэн казакъ совет эдэбиятына нигез салучыларныц берсе булган Сабит Муканов шигыре нигезендэ и^ат ителгэн «Казакъ вальсы» да заманында бик популяр иде.
Хэзер ул чор композиторлары эсэрлэренэ сэхнэдэ урын эзрэк бирелэ. Э 1990 еллардан соц денья кургэн ^ыр китапларында Л. Хэмиди исеме бетенлэй дэ тешеп кала башлады. Щыр-кейлэре тамашачы куцеленэ ошамаган-лыктан тугел, билгеле. Кей чыгаручыла-рыбыз ишэеп китеп, китап битлэренец санаулы булуыннан дип уйлыйм.
Э бит Латыйф Хэмиди бик узен-чэлекле композитор. Балачак гоме-рен Урта Азиядэ, татар, казакъ Ьэм узбэк арасында уткэргэн. Аныц татарча яцгырашлы кей-моцнарына да безгэ ту-гандаш казакъ Ьэм узбэк кардэшлэребез аЬэцнэре дэ кушылып, кейне бае-тып ^ибэрэ. Шундый куренешнец узенчэлекле чагылыш урнэге була-рак, элеге шул мэшЪур «Былбыл» ^ырын, «Казакъ вальсы»н Ьэм «Беренче вальс»ларны атап утэргэ кирэктер.
* * *
Латыйф Хэмиди 1906 елда Татарстанныц хэзерге Кайбыч рай-онында туган. Щиде яше тулмастан, узбэк кардэшлэребез илендэге Кэттэ Курган шэЬэрендэ яшэгэн. Шунда укы-
ган елларында ул мандолинада, 1917 елдан соц ачылган музыка мэктэбенэ йергэндэ фортепьянода уйнарга ейрэнэ. Тиздэн илдэ зур узгэрешлэр башла-на. 1918 елныц апрелендэ Ташкент-та Хэмидуллиннар яшэгэн тебэктэге миллэтлэр мэнфэгатен кайгыртырга ти-ешле яца идарэ оештырыла: Теркестан Совет Автономияле Республикасы. Дерес, тиздэн барлыкка килэсе СССР ^ирлегендэ иц беренче булып оеш-кан ул автономияле республиканы совет хакимияте соцрак никтер сирэк искэ алды. Ченки ул кирэгеннэн артыграк узбаш булды сыман. 1940 елда басыл-ган «Страна социализма» исемле ка-лын рэсми белешмэлектэ ул да, 1920 елда оешкан Казакъ автономияле респу-бликасы да аерым телгэ алынмыйлар. Моныц сэбэбен, бэлки, Теркестан милли мохтариятын оештыручыларныц, шул исэптэн аныц башлыгы «миллэтче» казакъ Турар Ырыскуловны 1937-1938 елларда юк итулэре белэн бэйлэргэ кирэктер. 1925 елныц урталарын-
да Теркестан белэн Казакъ республи-калары берлэштерелэ. Яца Казакъ автономиясенец башкаласы итеп Кызыл Урда шэЬэре билгелэнэ. Ташкент исэ местэкыйль бер шэЬэр статусында кала. Фэкать 1929 елда гына узбэк кардэшлэр мохтарияты башкаласы Сэмэркандтан шушында кучерелэ. Алдарак китерелэсе хатирэлэрдэн куренгэнчэ, егер-менче еллардагы Ташкент шэЬэрен узенчэлекле бер татар мохтарияты узэгенэ тицлэрлегебез бар. Лэкин ул дэвер безнец эдэбият, мэдэният тари-хында элегэ ныклап ейрэнелмэгэн.
1919 елда Теркестан Республика-сыныц Мэгариф халык комиссариаты ^итэкчесе итеп татар язучысы ШэЬит Эхмэдиев билгелэнэ. (Башка бик куп ^итэкче оешмаларга да безнец миллэттэшлэр килэ. Эйтик, «Хесэения» мэдрэсэсендэ укып ^итлеккэн Кэрим Хэкимев тиздэн Теркестан АССР ком-мунистлары башлыгы булып китэчэк). 1920 елда автономиянец башкала-сы Ташкентта терки миллэтлэрне берлэштергэн Белем йорты эшли баш-лый. Аныц карамагында татар, узбэк, ка-закъ булеклэре булган Халык мэгарифе институты ачыла. Латыйф Хэмиди дэ
ИКЕ ХАЛЫКНЬЩ БЫЛБЫЛЫ
элеге институтка укырга керэ Ьэм аны 1926 елда тэмамлый.
Элеге Белем йорты Ьэм Мэгариф институты белемгэ сусаган татар яшьлэрен эллэ кайлардан узенэ тар-та. Э 1921 елныц ^эй башында, ачлык-тан качып, монда Рэсэй елкэлэреннэн дэ бик куп татар зыялысы, татар байла-ры Ьэм яшьлэре килеп тула. Ташкент-та аерым-аерым татар мэхэллэлэре бар-лыкка килгэн кебек була. Бу елларда без ул шэЬэр урамнарында шагыйрьлэрдэн Ьади Такташ, Зариф Бэшири, татар театрыныц куренекле шэхеслэреннэн Кэрим Тинчурин, Та^и Гыйззэт, Сэет Булатов, Эсгать Мэ^итов, эдэбият-тел галимнэреннэн Габдерахман Сэгъди, Гыйбад Алпаров, композитор Салих Сэйдэшев, куренекле ^ырчылардан Га-зиз Элмехэммэдев, Фэттах Латыйпов Ьэм башка бик куплэрне кургэн булыр идек. Заманында Тукай белэн якын-нан аралашкан Кэбир Бэкер дэ мон-да татар Ьэм узбэк теллэрендэ «Олуг Теркестан» газетасын нэшер итэ. Мэгариф комиссариятыныц икенче бер турэсе, касыймлы Ибнеэмин Янбаев ты-рышлыгы белэн 1920 елда Ташкентта Тукаебызныц русчага тэр^емэдэ берен-че китабы денья курэ1. 1920 елда Самара-да театр студиясен тэмамлаган, бер кыш Оренбург татар театрында эшлэгэн зур бер теркем артистны да Теркестан Ре-спубликасы ул вакытта узенэ сыйдыра. ШэЬэр узэгендэ урнашкан Белем йорты Ьэм аныц янэшэсендэге Приказчиклар клубы кучмэ татар театры узэклэренэ эверелэ. Алар эшендэ узбэк театрына нигез салучылардан Хэмзэ Хакимзадэ Ниязи дэ катнаша. Хэмзэнец анасы Ьэм ^эмэгате безнец миллэт вэкиле булу-ын да эйтеп уту кирэктер. Аныц кайбер эсэрлэрен татар телендэ язганлыгы ту-рында да истэлеклэр сакланган.
Эдиплэребез, артистларыбыз и^а-тында соцрак Ташкентта узган гомер эзлэрен чамалап була. Эйтик, Такташ мирасында яки Т. Гыйззэттэ. Ташкент-тан кайткач ул, 1923 елда узбэк тормы-шыннан алынган пьесасын — «КаЬэрле меЬер»не яза. Эсэр Сембер, Казан те-атрларында уцыш белэн бара.
Л. Хэмиди ечен бу еллар и^ади чы-ныгу, аякка басу еллары була. Шул ел-
ларда аныц кайбер сэхнэ эсэрлэрен му-зыкаль «бизэу»дэ катнашуы мэгълум. Шунда аныц беренче кейлэре туа. Мэдэният-сэнгать кичэлэрендэ алар-ны сэхнэдэ узе ук мандолина Ьэм фор-тепьяноларда уйный. Монда тара-тылган ^илем басма «Белем йорты» журналында узбэк Гафур Гелэм, ка-закъ Мохтар Эуэзов, Ьади Такташ Ьэм башка шагыйрьлэрнец шигырьлэре белэн янэшэ Л. Хэмидинец язма и^ат урнэклэре дэ урын ала. Эдэбият укы-тучысы Габдерахман Сэгъди аныц килэчэктэ шагыйрь буларак таныла алу-ына шиклэнми.
Шушы институтта укыган Ьэм шушы узенчэлекле мохиттэ яшэгэн чорда Л. Хэмидинец тэуге ^ырлары ^ырлана башлый. Ул монда татарча «Беренче вальс» кеен и^ат итэ. (Соцрак ул кей Муса Щэлил сузлэре белэн Мэскэудэ, «Октябрь баласы» журналында «Уцыш ^ыры» исеме белэн басылып чыгачак). Муса Щэлил белэн алар беренче тапкыр Казанда, 1924 елныц ^эй башында очра-шачаклар. Латыйфныц и^ади усешен кузэтеп торган миллэттэшлэре аца Ка-занга барырга, яца ачылган Шэрык музыка техникумына укырга керергэ кицэш итэлэр. Институт ^итэкчесе, унынчы еллардагы «Шура» журналында байтак шигырьлэре басылган и^ади фикерле Габдулла Мостакаев та бу тэкъдимне хуплый. 1924 елныц язында Латыйф ерак юлга ^ыенып чыгып китэ.
Лэкин Казанда аны кетеп торма-ганнар икэн... Алты-^иде яшеннэн ту-ган иленнэн читтэ яшэгэн яшьусмернец еметлэре акланмый. Балачактан куне-гелгэнчэ, «экэ-укэ», «мэйле» кебек куп кенэ узбэк сузлэрен кушып, ашы-гыбрак сейлэуче кечерэк буйлы бу ун-сигез яшьлек малайны руслар тугел, уз миллэттэшлэре дэ баштарак кабул итеп бетерми. Ят курэ. Шэрык музыка мэктэбе дип аталган уку йортында да ул вакытта эле уз милли кадрларыбыз бул-мый диярлек. «Композиторлыкка укыр-га телим», — дигэн егетне, бездэ андый булек юк дип, кире борып ^ибэрэлэр. Лэкин аныц «уз Тэшкэнтенэ» тиз генэ кайтып китэсе килми. Ул педагогия техникумына хор ^итэкчесе бу-ларак эшкэ керэ. Музыка технику-
мы карамагында эшлэгэн курска йери. Нота язуын тирэнтенрэк ейрэнергэ ты-рыша. ЗаЬидулла Яруллин, Солтан Габэши, Салих Сэйдэшев белэн таны-ша. Кешелэр белэн тиз аралашучан егет монда да уз ишлэрен таба: Гадел Кутуй, Кави Нэ^ми, Энэс Камал белэн эдэби очрашуларда катнаша. Бигрэк тэ Орен-бургтан килгэн рабфак укучысы Муса Щэлил белэн омтылыш-телэклэренец уртак икэнлеге беленэ. встэвенэ, ике-се дэ мандолинада оста чиртэлэр, икесе дэ шигырь сеялэр. Казан яшьлэре алар-ны уз итэ башлый. Ташкенттагы дусла-ры да онытып бетермилэр — ике арада хат йереп тора. Латыйфка «монда кайтып укуыцны тэмамла» дип кицэш итучелэр дэ була. Беренче башлап музы-каль белемгэ ейрэтуче укытучысы Гый-мад Тимербулатов та аца: «Эувэл укуыц тэмамла», — дип угет бирэ. Л. Хэмиди, башлаган укуын дэвам иттерергэ карар кылып, 1925 елда Ташкентка кайтып китэ.
* * *
Институтны тэмамлау таныклы-гы алганнан соц ул Мэскэу музыка тех-никумына керергэ ният кыла. Бу ва-кытта инде аныц Кэттэ Курган музыка мэктэбендэге укытучысы, мандолинада оста уйнаучы остазы Гыймад Тимербу-латов та уз Мэскэвенэ кайтып теплэнгэн була. Латыйфны ул Мэскэудэ якын куреп кабул итэ. Мэгълум Эсэдуллаев йортындагы уз фатирына урнаштыра. Бу хэл 1927 елныц ^эендэ була. Берен-че Мэскэу музыка техникумыныц ком-позиторлар эзерлэу булегенэ кабул ите-леп, тулай торакка кучкэч тэ, Латыйф Гыймад агаларына бик еш килеп йери. Кез кенендэ бер килуендэ ул шушы йорт тирэсендэ Муса Щэлил белэн кабат очраша. Муса да Мэскэугэ укырга дип килгэн, Эсэдуллаев йортында яшэуче элекке танышы Дэулэтшиннарга фа-тирга тешкэн икэн. Ике куренекле шэхеснец и^ади дуслыгы шушы кезгэ бэйле рэвештэ башланып китэ. Ьэм дистэ еллап дэвам итэ.
Алар шул чорда популяр булган дистэлэгэн ^ырныц кеен Ьэм сузен бергэ язалар. Башлыча яшьлэргэ Ьэм укучы балаларга багышланган ^ыр-
кейлэрен. «Комсомол ^ыры», «Кез ^итте», «Куцелле яшьлэр», «Ленин ту-рында ^ыр»ны аларныц яшьтэшлэре урамда да, уку йортларында да бик яратып ^ырлыйлар. «Кызыл очкыч ^ыры», марш буларак, куплэр куцеленэ хуш килсэ, «Син дулкыннар тавышын тыцладыцмы» романсы татар кеенэ яцалык алып килуе белэн истэ кала. Ла-тыйф Мэскэудэ яшэуче Эхмэт Ерикэй шигырьлэренэ дэ берничэ кей и^ат итэ. Аларныц кубесе Муса Щэлил редакциялэгэн журналларда ноталы яз-мада басылып та чыга.
Л. Хэмиди 1931 елда техникумны тэмамлый. Эмма эшеннэн Ьэм дусла-рыннан аерыласы килмичэ, Мэскэудэ яшэп кала. Бу вакытта инде ул «Октябрь баласы» журналыныц музыка булеге медире була. (Журнал 1932 елныц декабрендэ ябыла). Шул ук Эсэдуллаев йортында урнашкан татар мэктэбендэ ^ыр дэреслэре дэ алып бара, милли теллэрдэ китаплар нэшер итуче «Центр-издат» белэн дэ хезмэттэшлек итэ. Ка-закъстанга эшкэ билгелэнгэч кенэ аныц Мэскэудэге дуслары белэн арасы бераз сурелэ тешэ.
Беренче мэртэбэ Казакъстанга эшкэ билгелэнуенец сэбэплэрен Латыйф ага мица болайрак ацлаткан иде. Бердэн, ул элек Урта Азиядэ яшэгэн, анда-гы терле миллэт вэкиллэре белэн ара-лашкан. Шундагы халыкларныц гореф-гадэтен, теллэрен белэ. Латыйф ага, шул сузлэрен раслагандай:
—Казакъ дуслар хэзер дэ эле: «Ташкентка барып тешу белэн ук узбэккэ эверелэсец», дип шаярткалыйлар, — дип эйтеп куйган иде.
Икенчедэн, ул дэвердэ узэк тара-фыннан казакъ мэдэниятен торгызу-га зур эЬэмият бирелэ. Утызынчы ел-лар башында Казакъстанныц Алма-Ата, Кызыл Урда, Семипалатинск кебек эре шэЬэрлэрендэ бер-бер артлы берничэ милли театр оештырыла. Опера театрын нигезлэу турында карар кабул ителэ.
— Казакъ иле ечен мондый тизлэтелгэн чаралар нилектэн килэ? Белмисез шул сез... Мондагы уты-зынчы елгы ачлык афэтен дэ, халык кутэрелешен дэ Рэсэйдэ белучелэр юк. Бездэ дэ ул хакта берни дэ язмыйлар.
ИКЕ ХАЛЫКНЫН, Б^ЬЛБЫЛЫ
Аларны язарга да, сейлэргэ дэ ярамый. Боларны мин сица сер итеп кенэ эйтэм. Синец сер тота белгэнецне чамалап...
Эйе, казакъ, кыргыз халкыныц 1916 елда патша Россиясенэ каршы баш кутэруе турында эз-мэз хэбэрлэр бар. Лэкин ул хэбэрлэр дэ узган гасырныц егерменче еллары чигеннэн чыкмый ди-ярлек. Соцгы дэверлэрдэ нэшер ителгэн «Большая Советская энциклопедия» томнарында мица андый мэгълумат очрамады. Бэлки, ул кузгалышка багыш-лы мэкалэ атамасын дерес билгели ал-маганмындыр. Эмма шунысы да хак, ха-лык куцелен, бигрэк тэ эз-мэз кыерсы-тылган миллэт вэкиллэре куцелен куз-гатмас, учларын корал тотарга ымсын-дырып тормас ечен, ^итэкче турэлэр безгэ андый фактларны мемкин кадэр ^иткермэскэ тырышканнар. 1980 ел-лар башында Лев Толстойныц «Ха^и Морат» романын кабат нэшер итэргэ ниятлэгэч тэ, узебезнец ук турэлэрнец «планга кертмэскэ» дип эйтулэре хэтердэ. Хэзер дэ тыныч булмаган Кавказ тебэгендэге «тау халыклары»ныц Советка каршы оештырылган, 1954 елга кадэр дэвам иткэн кораллы керэшен кем белэ? Яки соцгы елларда гына «чечен бандаларыныц Дагыстанны яулар-га омтылуы» нигезендэ ни-нэрсэ ятка-нын кем ацлатып бирэ ала? Дагыстан вакыйгаларыныц нигездэ Яца лак (Новолакский) районында барганын Ьэм шул хэллэрдэн соц лак халкыныц чикле местэкыйльлеге (кече мохтарияты) ечен керэшуче кайберэулэрнец юкка чыгу-ын истэ тотканда — анда да ниндидер «сер» ята.
Казакъ халкыныц бер елешенец 1930 елдагы баш кутэруе хакында бездэ, бил-геле, бернинди дэ мэгълумат басылма-ган. Чит-ят ^ирлэрдэ бэян ителгэннэре дэ онытылгандыр, мегаен. Ул вакый-галар элегэ аерым кешелэр куцелендэ генэ саклана. Актубэ каласында тимер юлчы Ьенэрен узлэштергэн илленче елларда бер карт машинист мица мон-дыйрак бер вакыйганы сейлэгэн иде. Суз шэЬэр узэгендэ, Гражданнар су-гышы каЬарманы комиссар Амангелде Имановка куелган Ьэйкэл янында баш-ланып китте. Амангелде (безнецчэрэк язсац, Аманкилде — исэн-имин туды
була инде) — 1916 елгы кузгалыш ^итэкчелэреннэн берсе. Казакъ иленец кенбатыш елешендэ алар Эй^эрук батыр белэн бергэ баштарак патша ^эза отрядларына, 1917 елгы тунтэрештэн соц «ак гаскэрилэргэ» каршы сугыш-кан. Совет хакимиятен биредэ урнаш-тыру ечен керэшкэн. Э 1930 елда шул ук Эй^эрук батыр «казакъ халкы-на тулы местэкыйльлек бирмэгэн, ач-тан интектергэн» Совет хакимиятенэ каршы кылыч кутэрэ. Шундый ук хэл Казакъстанныц башка тебэклэрендэ дэ кузэтелэ. Ьэр елкэнец уз батыры, уз каЬарманы табыла.
Гражданнар сугышы турында сейлэшеп торганда, элеге карт машинист Ьэйкэлгэ тертеп эйтэ:
— Утызынчы елда исэн булса, бусы да, мегаен, Айжарук дустыннан калыш-мас иде. Ярый эле, ул вакытта ярдэмгэ Оренбурдан, Самарадан гаскэри кечлэр вакытында килеп елгерде. Югыйсэ без-не монда атып, суеп бетерэчэклэр иде.
Нэкъ менэ шушы вакыйгалардан соц казакъ халкы тормыш-кенкурешенэ ка-раш тептэн узгэрэ. Иксез-чиксез булып яткан казакъ илендэ яца сэнэгать ко-рылмалары тезелеше тизлэтелэ. Илнец терле тарафыннан монда тэ^рибэле белгечлэр ^ибэрелэ. Уз телэклэре белэн ирекле килучелэр белэн бергэ, монда «серген срогын» утэргэ тиешле бихисап сандагы галим, профессорлар-га да урын табыла.
* * *
1933 елда А. Затаевич дигэн авторныц «Казакъстан татарларыныц илле ^ыры» ^ыентыгы «Центриздат»та денья курэ. Аныц мехэррире якташы-быз Л. Хэмиди була. Китапны казакъ зыялылары да хуплап кабул итэ. Алар Л. Хэмидине Алма-Атада эшли баш-лаган Казакъ драма театрыныц музыка булеген ^итэклэргэ чакыралар. Анда ул элекке танышлары белэн дэ ка-бат очраша. Ташкент институтында бер чорда укыган, бергэ-бергэ шигырьлэр, мэкалэлэр язышкан Мохтар Эуэзов элеге театрны оештыручыларныц берсе икэн. Аныц шул театрда сэхнэлэштерелгэн берничэ пьесасын музыкальлэштеру бу-рычы Латыйфка йеклэнэ. Шул рэвешле,
ул монда беренче мэртэбэ Абай тормы-шы Ьэм и^аты белэн якыннан таныша. М. Эуэзовныц «Кобланды батыр» даста-нына нигезлэнгэн пьесасыннан соц ул «Абай» драмасын музыкальлэштерудэ дэ катнаша. Бер ук вакытта аца Казакъ-стан ССР радиокомитеты карамагында хор коллективын оештыру бурычы да йеклэнэ. Шушы ике-еч еллык дэвердэ аныц казакъ халкы моц-аЬэцнэренэ ярак-лаштырып и^ат иткэн беренче казакъ ^ырлары да туа. Ильяс Щацсыгуровныц Кызыл Армиягэ багышлы шигыре «Кызыл кыран»га (Кызыл беркет, Кызыл ла-чын) нигезлэнгэн ^ыр бик тэ уцышлы килеп чыга. Аны Ьэр жирдэ мактыйлар, ^ырлыйлар. Лэкин ул ^ыр бик кыска гомерле була. Шагыйрьнец тиздэн кул-га алынуы сэбэпле, «Кызыл кыран»ны телгэ алу Ьэм ^ырлау тыела.
Бу елларда эле Латыйф Хэмиди Казан Ьэм Мэскэудэге и^атташлары белэн бетенлэйгэ аерылып елгерми. Казакъ илендэ вакытлыча гына эшлэп, тэ^рибэ туплармын да, туган тебэгемэ кайтыр-мын дип хыялланып яши. Мэскэудэ уку елларында аралашкан Муса Щэлил, Мансур Мозаффаров Ьэм башкалар белэн хэбэрлэшеп тора. Мэскэу консер-ваториясе каршында татар опера сту-диясе оешканлыгын да белэ. Аца да ул студиягэ кабул ителеп, югары музыкаль белем алу мемкинлеге барлыгы турын-да хэбэр итэлэр. Ьэм 1936 елда ул янэ Мэскэугэ килеп тешэ. Монда элекке Ьэм яца дуслар, и^атташлар белэн бергэ кулэмле музыкаль эсэрлэр и^ат иту серлэрен узлэштерэ башлый. Бу чорда аныц партадашлары Салих Сэйдэшев, Мансур Мозаффаров, Щэудэт Фэйзи, ЗаЬид Хэбибуллин, Фэрит Яруллин, Нэ^ип ЩиЪановлар була. Нэкъ шушы елларда Латыйф ага татар халкыныц яраткан кейлэреннэн «Галиябану», «Каз канаты», «Ком бураны», «Су буй-лап», «Сарман», «Шомыртым» Ьэм башкаларны, хор ечен эшкэртеп, нота-га сала башлый. Соцрак та ул эш белэн шегыльлэнудэн бизми Ьэм, тулы бер китаплык мая ^ыелгач, 1964 елда алар-ны Мэскэудэ бастырып та чыгара. Сту-дияне тэмамлаганда диплом эше итеп «Татар бию кейлэренэ сюита»ны нота-га сала. Щитэкче укытучысы, профес-
сор Г. Литинский ул симфоник сюитаны бик уцышлы эсэр дип кабул итэ.
1938 елныц ^эй башында укулар тэмамлана. Эшкэ билгелэну кеннэре килеп ^итэ. Кемнэрдер алдан ук Казанда тиздэн ачылачак опера театрына эшкэ билгелэнгэн була. С. Сэйдэшев элекке эшенэ — Дэулэт драма театрыныц музыкаль булеген ^итэклэргэ дип кайтып китэ. Л. Хэмидигэ Ьэм тагын кемнэргэдер республиканыц мэдэният идарэсеннэн килэсе чакыру кэгазе Ьаман куренми. Нэкъ шул вакытта Ле-нинградтан кайтып килуче казакъ ар-тистлары Ьэм М. Эуэзов Мэскэудэ пэйда булалар. Мохтар Ьэм элеге таныш артистлар аны Алма-Атага кайтырга димлилэр. «Бездэ халык музыка уен ко-раллары оркестры эшли башлады, аца дирижер кирэк. Син ул эшкэ бар яктан да килешле зат», — ди М. Эуэзов. Шу-лай итеп, язмыш талантлы татар компо-зиторын тагын уз иленнэн читкэ алып китэ. Дерес, Алма-Атада аны бик зурлап каршылыйлар. Гаилэ белэн яшэрдэй фатир бирэлэр (бу вакытта Казан-га кайткан студиячелэр гаилэлэренец купчелеге кунакханэ булмэлэренэ ур-наштырылган була). Шул кездэ ук ул элеге оркестрныц баш дирижеры Ьэм сэнгать ^итэкчесе итеп тэгаенлэнэ. Ун-тугызынчы йез кей чыгаручысы Ьэм оста кубызчы-скрипкачы Кормангазый исемен йерткэн ул Дэулэт оркестры белэн якташыбыз биш ел ^итэкчелек итэ (соцгы тапкыр бу оркестр Казан-га 2003 елда килде. Якташыбызныц берничэ эсэрен дэ башкарды). Шул чорда аныц гомерлек дан китерердэй эсэрлэреннэн «Казакъ вальсы» (1940), чак кына соцрак «Былбыл» (1945, Н. Баймехэммэдев сузлэре) ^ырлары туа. Якташыбызныц казакъ илендэ и^ат иткэн ^ырларыныц саны еч йезгэ якынлаша. 1960 еллар башында Казакъ-станда татар эдэбияты Ьэм мэдэнияте кеннэре Ьэм тиздэн шундый ук чара Казанда уздырылуы уцаеннан, Латыйф ага, татар шигыренэ нигезлэнеп, тагын берничэ кей яза. Шулардан иц танылга-ны, сэхнэдэн еш кабатланганы, мегаен, «Иртэлэрен, кичлэрен» ^ырыдыр
(Хэсэн Туфан сузлэре).
ИКЕ ХАЛЫКНЫН, БЫЛБЫЛЫ
* * *
Казакъстанда яшэгэн дэвердэ Ла-тыйф Хэмидинец еч опера, бер оперетта, берничэ сюита Ьэм халык яратып кабул иткэн дистэлэгэн казакъ ^ырын и^ат иткэнлеге мэгълум. ХІХ йез ка-закъ кейчелэреннэн Кормангазый, Дэулэтгэрэй, Бирман Ьэм башкаларныц эсэрлэрен оркестр ечен эшкэртэ. «Ба-лалар ечен фортепьяно эсэрлэре», «Ба-лалар ечен ^ырлар», «Думбрада уй-нау мэктэбе» Ьэм башка уку-ейрэну эсбапларын тези Ьэм бастыра.
Мохтар Эуэзов «Абай» драмасы ^ирлегендэ тиздэн опера либретто-сын эзерли. Шуны чын опера рэвешенэ китеруне яцарак оешкан композитор-лар берлеге рэисе Эхмэт Щубанов белэн Мэскэудэ опера студиясендэ укып кайт-кан Латыйф Хэмидигэ йеклилэр. Бу йеклэмэ нэкъ авыр сугыш кеннэренэ туры килэ. Халык уен кораллары ор-кестрында да эшне дэвам итэсе, сугыш батырларына багышлап ^ырлар да яза-сы, операга да ^ан ерергэ кирэк. 1942 елдан ул музыка училищесында, 1944 тэн яца ачылган консерваториядэ укы-та. Мактаулы доцент.
— Ул елларда кен-тен эшлэдек. Ярты кенне миндэ яки Эхмэтлэрдэ ариялэр язып утырсак, икенче ярты кен училищеда дэрес биреп узар иде. Кичлэрен опера театрында да эшлэр чы-гып тора... 0йгэ кайтуга ястык естенэ аварлык кына хэл кала. Авыр сугыш ва-кыты кешелэренец куцелен кутэругэ емет ителгэн дистэлэгэн ^ыр язганмын. Совет иле каЬарманы Маншук Мамето-вага, Панфилов дивизиясе батырлары-на, партизаннарга багышлы ^ырларым эле хэзер дэ радиотапшыруларда кулла-ныла...
Бик куп тырышлык куелган, байтак сынаулар уткэннэн соц, ниЬаять, «Абай» операсы язылып бетэ. Мэскэу, Киев, Ленинградлардан эвакуациялэнгэн музыка, сэхнэ белгечлэре ярдэмендэ сэхнэлэштерелугэ керешелэ. 1944 елда тамашачы операны дэррэу алкыш-лап кабул итэ. «Абай» — ^ирле милли кадрлар тарафыннан и^ат ителгэн бе-ренче милли опера. Дерес, аца кадэр,
1934 елда ук бер тэ^рибэ булып ала. Опера сэхнэсендэ «Кыз ^ибек» (Ефэк
кыз) дастаны нигезендэ эшлэнгэн му-зыкаль эсэр уйнала. Лэкин аныц музыка авторы башка миллэт вэкиле — Евгений Брусиловский була.
«Абай» операсы казакъ опера сэхнэсенец иц уцышлы эсэре. Аныц элегэчэ куелмый, уйналмый калган елы юк. Мэскэудэ уздырылган казакъ мэдэниятенэ багышлы чараларда да «Абай» сэхнэ турендэ йери. Ул опе-рада баш рольлэрне башкаручы Келэч Байсэетова, Роза Щаманова, Бибигел Телэгэнева, Ирмэк Серкебаев, бертуган миллэттэшлэребез Ришат Ьэм Меслим Абдуллиннар денья кулэмендэ таныл-ган артистлар дэрэ^эсенэ ирештелэр.
1945 елда еч композитор (СССР ха-лык артисты М. Тулэбаев, Л. Хэмиди, Е. Брусиловский) тарафыннан Казакъ-стан ССРныц уз гимны и^ат ителэ. Бер ук вакытта Л. Хэмиди, акын Щамбулныц йез яшенэ багышлап, бер актлы «Щамбул белэн Айкуныс» операсын да эшли (1946). Соцрак, 1949 елда, опера, тулы-ландырылып, «Щамбул» исеме белэн ка-бат эшлэнэ Ьэм 1952дэ сэхнэлэштерелэ. Сугыш барган кеннэрдэ ук башланган Ьэм терле сэбэплэр белэн бераз тот-карланган «Телэгэн Туктаров» операсы да, ниЬаять, 1947 елда тегэллэнэ Ьэм сэхнэлэштерелэ. Сугыш батыры-на багышланган бу опера да — Латыйф ага белэн Эхмэт Щубановныц уртак ^имеше.
— Эхмэт белэн без утызынчы ел-лар ахырында Кормангазый исемендэге оркестрда бергэ эшли башлаган идек. 1939да композиторлар оешмасын да бергэ нигезлэдек. Беренче кеннэн баш-лап, анда идарэ эгъзасы булып торам. Музыка сэнгатенэ багышлап, йезлэгэн мэкалэ, очерк язып бастырдым. Музыка фонды рэисе булуыма да дистэ еллар инде. Терле музыкаль чараларда жюри рэисе яки эгъзасы булган очраклар да еш кабатлана. Упкэлэр ^аем юк. Читкэ тибэрергэ телэгэннэрен тоймыйм.
Хак эйтэ Латыйф ага. Казакъ илендэ аныц абруе зур. 1942 елда аца Казакъстан ССРныц атказанган артисты, 1966 елда халык артисты мактаулы исемнэре бирелэ. 1978 елда ул Келэч Байсэетова исемендэге Дэулэт булэгенэ лаек була. Берничэ орден, ме-
даль белэн булэклэнэ. Эдэбият, сэнгать елкэсендэ хезмэт итучелэр ечен Ка-закъстан ССРныц дэулэт булэклэрен булдыру карары 1944 елда кабул ителэ. Эдэбият елкэсендэ эшлэучелэр ечен ул хэзер Абай, музыка, театр остала-ры ечен Келэч Байсэетова исемендэ йертелэ. Келэч — казакъныц таныл-ган беренче опера ^ырчысы. Аца 1936 елда ук (егерме дурт яшендэ) СССР ха-лык артисты исеме бирелэ. Хэер, казакъ опера сэнгатендэ Ьэм музыка елкэсендэ дэулэтнец андый иц югары исемен яшь-ли алучылар байтак. Талантлы, сэлэтле и^ат кешелэрен шулай иртэ бэяли белудэн урнэк алырга кирэктер, мегаен.
0стэп шуны да эйтик, Келэч Байсэетова Латыйф аганыц «Казакъ вальсы» белэн «Былбыл» ^ырын иц беренче Ьэм узенчэлекле моц вэ кутэренке рухлы итеп башкаручыларныц берсе са-нала.
Латыйф Хэмиди 1948 елда Н. Баймехэммэдев либреттосына «Бал-булак» опереттасын и^ат итэ. Бу эсэр — аныц шушы юнэлештэге соцгы хезмэте. Мирасында тагын берничэ кулэмле симфоник эсэре — сюиталары бар. Ка-закъстанда элегрэк даими башкарылган «Татар бию кейлэренэ сюита»дан тыш, и^атташлары Ьэм музыка сеючелэр та-рафыннан югары бэялэнгэн «Коблан-ды» Ьэм «Алма-Ата» сюиталарын атап утэргэ кирэктер.
Латыйф Габделхэй улы Хэмиди 1983 елда, ^итмеш ^иде яшендэ Алма-Атада вафат. Соцгы курешудэ Латыйф ага мица ^итмеш яшенэ атап чыгарыл-ган буклетын (и^ат биографиясе язма-сын) булэк итте. (Аныц ^итмеш яшьлек юбилеен билгелэп уту тантанасы 1976 елныц 8 декабрендэ Абай исемендэге опера Ьэм балет театрында бик зур-лап уздырыла). Шул очрашуда Латыйф
С. Садыйкова, Л. Хэмиди. Алма-Ата, 29 апрель 1974 ел.
ага Эхмэт Щубанов белэн икесенэ ба-гышлап повесть и^ат ителуен, лэкин хэзергэ ул эсэрнец узендэ юклыгын белдергэн иде. Блокнот битенэ: «Повесть авторы Лия ЩаЬанова», дип язып куйганмын. Музыка белгече А. Юсфин 1964 елда Мэскэудэ, Б. Ерзакович 1978 елда Алма-Атада «Латыйф Хэмиди» исемле хезмэтлэрен нэшер иткэннэр. «Казакъстан ССР энциклопедиясе»нец дуртенче томында да якташыбызга ба-гышлы тепле мэгълумат бар, «Татар энциклопедия сузлеге»ндэ дэ кыскача та-ныштыру мэкалэсе урнаштырылган2.
ИСКЭРМЭЛЭР:
1. Тукаев Г. Избранные произведения / Пер. В. Вольпина. - Ташкент, 1920.
2. Казахская ССР: Краткая энциклопедия. - Алма-Ата, 1991. - Т. 4. - С. 583-584; Татар энциклопедия сузлеге. - Казан, 2002. - Б. 727.
Фотолар авторныц шэхси архивыннан.
ЛиронХэмидуллин
ИКЕ ХАЛЫКНЫН БЫЛБЫЛЫ