Научная статья на тему 'ТәТЕШ ЯГЫ ТАТАРЛАРЫНДА МИГРАЦИОН КүРЕНЕШЛәР: ЮНәЛЕШЛәРЕ, СәБәПЛәРЕ һәМ НәТИҗәЛәРЕ (XVI ГАСЫРНЫң ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ - XX ГАСЫР БАШЫ'

ТәТЕШ ЯГЫ ТАТАРЛАРЫНДА МИГРАЦИОН КүРЕНЕШЛәР: ЮНәЛЕШЛәРЕ, СәБәПЛәРЕ һәМ НәТИҗәЛәРЕ (XVI ГАСЫРНЫң ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ - XX ГАСЫР БАШЫ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
27
4
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ТәТЕШ / БОЛГАР ДәүЛәТЕ / ӘСТЕРХАН ТөБәГЕ / ТАТАР ХАЛКЫ / АЧЛЫК

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Сәлахова Эльмира Кадим Кызы

Тәкъдим ителгән хезмәттә Тәтеш төбәге халкының миграцион халәтен һәм процессларын карау, шулай ук күчү урыны буларак теге яки бу урынны сайлау, күчүгә этәргән сәбәпләрне ачыклау бурычлары куелды. Төбәк тарихын бу ракурста өйрәнү беренче тапкыр башкарыла. Безнең фикеребезчә, төбәк тарихын өйрәнүдә мондый алым актуаль, чөнки татар җәмгыятендә нәсел тамырлары, бәйләнешләр һәрвакыт көчле булган, бер нәсел кешеләре төрле төбәктә яшәсәләр дә, бер-берсе белән элемтәдә торганнар, бу, үз чиратында, миграцион юнәлешне сайлауга да тәэсир иткән. Безнең тикшеренү нәтиҗәсендә Тәтеш халкында тарихның төрле этапларында булган берничә миграция юнәлеше ачыкланды. Болгар дәүләте тузганнан соң, алга таба Казан ханлыгы җимерелгәч, аерым нәсел, авыл кешеләренең хәзерге Татарстан Республикасы Спас районы якларына күчеп китүе күзәтелә. Мондый күчеш аңлашыла да, чөнки халык хәтере буенча бу күчеш үз җирлегендә, үз дәүләте кысаларында барган итеп кабул ителә. Билгеле булганча, Идел буе Болгар дәүләтенең җирләре Идел елгасының сул ягына да, уң ягына да җәелгән була. Шулай ук Тәтеш ягыннан чыккан кешеләр тарафыннан хәзерге Спас, Әлмәт районнары ягындагы кайбер авылларның нигезләнүен дә күрсәтергә кирәк. Миграция өчен, сәяси халәт кебек үк, икътисадый шартлар да сәбәп була ала. Сөрү җире азлыгы халыкны җир күбрәк булган Уфа губернасы Минзәлә өязенә китәргә этәрә. Тау ягы халкының көньяктагы Әстерхан шәһәре белән бәйләнеше, бу җирлекнең сату-алу өчен географик яктан уңайлы урнашуы, шулай ук биредәге табигать шартлары күп кенә кешеләрне Идел буендагы ачлык елларында ачлыктан коткарып кала. Урта Иделдән күчүчеләр арасында күпчелекне Тау ягы кешеләре тәшкил иткән. Төрле төбәктә яшәүче татарларның тарихи бәйләнешен, күчеш күренешләрен, юнәлешләрен ачыклау җирле тарихны, авыллар тарихын өйрәнүгә яңа материал бирә.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

MIGRATION PROCESSES AMONG TATARS OF THE TETYUSHSKY KRAI: DIRECTIONS, CAUSES AND RESULTS (THE SECOND HALF OF THE 16TH - EARLY 20TH CENTURIES)

The presented article sets the tasks to consider the migration conditions and processes among the population of the Tetyushsky Krai, to identify the historical validity of their choice of a particular region for living, to determine the reasons that contribute to the movement of the population. The study of the history of the region in this perspective is being conducted for the first time. In our opinion, this approach to the study of local history is relevant. Ancestral ties in Tatar society have always been strong and representatives of the same family living in different regions maintained close contact and, therefore, kinship ties considerably affected the migration direction. In the course of our research, several directions of migration of the population of the Tetyushsky Territory were identified in different periods of history: after the fall of the Bulgarian state and, subsequently, the Kazan Khanate. The migration of certain clans took place on the territory of the current Spassky district of the Republic of Tatarstan...The presented article sets the tasks to consider the migration conditions and processes among the population of the Tetyushsky Krai, to identify the historical validity of their choice of a particular region for living, to determine the reasons that contribute to the movement of the population. The study of the history of the region in this perspective is being conducted for the first time. In our opinion, this approach to the study of local history is relevant. Ancestral ties in Tatar society have always been strong and representatives of the same family living in different regions maintained close contact and, therefore, kinship ties considerably affected the migration direction. In the course of our research, several directions of migration of the population of the Tetyushsky Territory were identified in different periods of history: after the fall of the Bulgarian state and, subsequently, the Kazan Khanate. The migration of certain clans took place on the territory of the current Spassky district of the Republic of Tatarstan. This movement was quite understandable, since in the memory of the people it was perceived as a movement within their land, their state. It is known that the territory of Volga Bulgaria stretched both in the left and right banks of the Volga River. It should also be noted that natives of the Tetyushsky Region founded some villages in the Almetyevsk and Spassk districts of the Republic of Tatarstan. The lack of arable land contributed to the movement of the population to the Menzelinsk district of the Ufa Province, in search of better conditions for farming. The connection of the inhabitants of the Mountain side with the southern city of Astrakhan is primarily due to its convenient geographical location for trade relations, which has been a favorite occupation of the Tatars since the beginning of centuries. Also, the climatic conditions of the southern region saved many in the hunger years in the Volga region. Those who moved from the Middle Volga region, mostly came from the Mountainous side. The study of the historical ties of the Tatars of different regions, migration processes and their directions provides new materials for researching the history of regions and settlements.

Текст научной работы на тему «ТәТЕШ ЯГЫ ТАТАРЛАРЫНДА МИГРАЦИОН КүРЕНЕШЛәР: ЮНәЛЕШЛәРЕ, СәБәПЛәРЕ һәМ НәТИҗәЛәРЕ (XVI ГАСЫРНЫң ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ - XX ГАСЫР БАШЫ»

Микроистория и культура повседневности

УДК 908

тэтеш ягы татарларында миграцион ^ренешлэр: юнэлешлэре, сэбэплэре ьэм нэти^элэре (XVI ГАСЫРНЬЩ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ - XX ГАСЫР БАШЫ)

Э.К. Сэлахова

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты Казан, Россия Федерациясе ilsalah@mail.ru

Тэкъдим ителгэн хезмэттэ Тэтеш тебэге халкынын миграцион халэтен hэм процессларын карау, шулай ук кYЧY урыны буларак теге яки бу урынны сайлау, кYЧYгэ этэргэн сэбэплэрне ачыклау бурычлары куелды. Тебэк тарихын бу ракур-ста ейрэну беренче тапкыр башкарыла. Безнен фикеребезчэ, тебэк тарихын ейрэнYДЭ мондый алым актуаль, ченки татар жэмгыятендэ нэсел тамырлары, бэйлэнешлэр hэрвакыт кечле булган, бер нэсел кешелэре терле тебэктэ яшэсэлэр дэ, бер-берсе белэн элемтэдэ торганнар, бу, Y3 чиратында, миграцион юнэлешне сайлауга да тээсир иткэн.

Безнен тикшерену нэтижэсендэ Тэтеш халкында тарихнын терле этапларын-да булган берничэ миграция юнэлеше ачыкланды. Болгар дэYлэте тузганнан сон, алга таба Казан ханлыгы жимерелгэч, аерым нэсел, авыл кешелэренен хэзерге Татарстан Республикасы Спас районы якларына кучеп китYе кYЗЭтелэ. Мондый кYчеш анлашыла да, ченки халык хэтере буенча бу кYчеш Y3 жирлегендэ, Y3 дэYлэте кысаларында барган итеп кабул ителэ. Билгеле булганча, Идел буе Болгар дэYлэтенен жирлэре Идел елгасынын сул ягына да, ун ягына да жэелгэн була. Шулай ук Тэтеш ягыннан чыккан кешелэр тарафыннан хэзерге Спас, Элмэт рай-оннары ягындагы кайбер авылларнын нигезлэнYен дэ курсэтергэ кирэк. Миграция ечен, сэяси халэт кебек Yк, икътисадый шартлар да сэбэп була ала. СерY жире азлыгы халыкны жир кубрэк булган Уфа губернасы Минзэлэ еязенэ китэргэ этэрэ. Тау ягы халкынын кеньяктагы Эстерхан шэhэре белэн бэйлэнеше, бу жирлекнен сату-алу ечен географик яктан унайлы урнашуы, шулай ук биредэге табигать шартлары кYп кенэ кешелэрне Идел буендагы ачлык елларында ачлык-тан коткарып кала. Урта Иделдэн кYЧYчелэр арасында кYпчелекне Тау ягы кешелэре тэшкил иткэн.

Терле тебэктэ яшэYче татарларнын тарихи бэйлэнешен, кYчеш куренеш-лэрен, юнэлешлэрен ачыклау жирле тарихны, авыллар тарихын ейрэнYгэ яна материал бирэ.

Ачкыч сузлэр: Тэтеш, миграция, Болгар дэYлэте, Эстерхан тебэге, татар халкы, ачлык

Сылтама ясау ечен: Сэлахова Э.К. Тэтеш ягы татарларында миграцион кYренешлэр: юнэлешлэре, сэбэплэре hэм нэтижрлэре (XVI гасырныц икенче яр-тысы - XX гасыр башы) // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. Б. 290-301. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.290-301

Тарихта халыкларньщ кYчеше, яшэY ечен бер урыннан икенче урынга китYлэр hэрвакыт булып торган. Эмма миграция беркайчан да телэсэ ни-чек бармаган. Ьэр кYчешнец Y3 сэбэплэре, максатлары hэм тарихи ^ирлеге булган. Миграция юнэлешен билгелэYгэ дэ сэяси, икътисадый hэм тарихи факторлар тээсир иткэн. Тэтеш тебэгендэ яшэYче татарлар да, халык дэYлэтчелеген югалткач, китY ечен татарлар яшэгэн башка тебэклэрне сайлаганнар. Бу тебэк тарихындагы элеге проблеманы караганда зур миграцион кYренешлэр турында CYЗ алып бара алмыйбыз, э бары тик мэгълYм сэбэплэр арасында аерым кешелэрнец яисэ кешелэр теркеменец кYчеше турында CYЗ бара. Бу як кешелэренец тарихи бэйлэнешлэре башка тебэк татарлары белэн дэ тыгыз, кYчеп килгэн Тэтеш ягы татарлары башка тебэклэрдэ авыллар да нигезлэгэннэр. Авыл тарихларын барлаганда бу процессларныц тарихта меhим бер урын алып торуын ейрэнY кирэк.

Идел буенда оешкан Болгар дэYлэте тарих сэхифэлэрендэ меhим бер дэYлэт буларак билгеле. ДэYлэтнец зур территориясе элегэ кадэр ачыкла-нып бетмэгэн, соцгы тарихи эзлэнYлэр нэти^эсендэ дэYлэт билэмэсе элегэ кадэр билгеле булганнан ^пкэ зуррак булуына дэлиллэр естэлде. Болгар дэYлэтенец хэзерге вакытта тарихи истэлекле ^ир итеп каралган ягы бары Иделнец сул ягы, эмма аныц Иделнец уц ягында да билэмэлэре зур була hэм бу ягы дэYлэтнец икътисадый яктан меhим тебэге булган. Хэзерге Кама Тамагы, Тэтеш ягы ^ирлэре элекке Болгар дэYлэтенец тарихи истэлеклэрен саклый. Бу шул якта табылган археологик, нумизматик ма-териаллар белэн раслана. Иделнец ике ягында урнашкан бердэм дэYлэт халкы бер-берсе белэн аралашып яшэгэн. Тарихчы Г. Эхмэрев Тэтеш ягыныц Шонгаты авылы халкы Болгар шэhэре белэн кыз алышкан, кыз бирешкэн, дип яза. Ул фактларны шул заманда яшэгэн кешелэрнец хэтер сейлэмнэренэ таянып эйтэ. Димэк, Шонгатыныц башкала Болгар шэhэре белэн зурлыгы, меhимлеге ягыннан бер дэрэ^эдэ булуына да ишарэ. Моннан кала, элекке Шонгаты шэhэрлеге булган урыннарда яшэгэн ^ирле халык Шонгатыдан Болгарга бара торган юлныц кайдан узуын XX йез башында да эле хэтерлэгэннэр. ДэYлэт халкыныц бер-берсе белэн аралашу даирэсе, хэтта ки никахлашу даирэсе шул дэYлэт кысаларында бара. Болгар шэhэре туздырылганнан соц дэYлэтнец Иделдэге икенче як елеше -

Тэтеш ягы, беркупмедер тынычрак як булуы белэн дэYлэт халкынын бер кYпмесендер Yзенэ сыендыра.

1552 елда Казан ханлыгы яуланып алынып, дэYлэт буларак местэ-кыйльлеген югалткач, кечлэп чукындыру hэм руслаштыру сэясэте башла-на. Иманны югалту куркынычы килеп тугач, халык Y3-Yзен саклап калу, иманын югалмас ечен ата-бабалары яшэгэн жирлектэн кYчеп тэ китэргэ мэжбYP була. КYчешнен сэбэплэре алга таба бу гына булмыйча, мона баш-калары да естэлэ. Шулардан, Тэтеш ягы татарлары мэгариф-агарту мис-сиясе белэн дэ башка тебэклэргэ барып чыгып, авыллар нигезлилэр, шулай ук жир азлыгы да кYченеп китэргэ сэбэп була. Вакытлы эшкэ китеп, аннан башка тебэклэрдэ яшэп калып, якташларын да Y3 яннарына алып торак пунктлары булдырулары да кY3Этелэ.

Бу очракта кучеш дигэндэ зур группа халыкнын кYчеп китYен, зур миграция процессын тYгел, э аерым кешелэр, аерым нэселлэрнен кYЧYен кY3 алдына китерергэ кирэк. Аралар ерак булса да, Тэтеш тебэге нэсел-лэренен Самара губернасы Бегелмэ еязе, Уфа губернасы Уфа, Минзэлэ еязлэрендэге кайбер авыллар тарихы белэн бэйлелеге кYренэ. Шундый-лардан, Тэтеш ягынын атаклы бер нэселе Алиш бэк варисларынын нэсел дэвамчыларын кYп жирлэрдэ очратырга мемкин. Ш. Мэржани Алиш бэк нэселе борынгы Болгар шэhэре жирлеге - Мен ейле Шонгаты жиреннэн кYчеп килеп, Иске Элмэт авылына нигез сала, дип яза. Марсель Эх-мэтжанов Иске Элмэт жирлегенэ Алиш бэкнен кече улы Элмехэммэд (Элмэт) 1650 елдан сон килеп теплэнгэн булса кирэк, дип фаразлый. Бу хэзерге Татарстан республикасы Нурлат районына кергэн Иске Элмэт авылы турында CY3 бара, эмма энциклопедик CY3лектэ Иске Элмэтнен нигезлэнY вакыты итеп бары тик 1730 еллар гына курсэтелэ (Населенные пункты 1997: 218). Мондый тер CY3леклэрдэ авылларньщ нигезлэнY вакыты итеп бары тик аларнын исемнэренен беренче тапкыр рэсми документ-ларда теркэлY вакыты алына, чынлыкта исэ нигезлэнY чоры, элбэттэ, иртэрэк була. Шуна да халыкнын Yзе тарафыннан тудырылган чыганакла-рына нигезлэнY бу очракта тегэлрэк датаны бирэ алуын танырга тиешбез.

Алиш бэк нэселенен Гобэйдулла бине ^эгьфэр 1822 елга кадэр Иске Элмэттэ имамлык итэ (Мэржани 1989: 293-294), анын вафатыннан сон Гобэйдулла хэзрэтнен уллары, анын нэсел дэвамчылары Элмэтнен рухи тормышында, халкынын ан-белем Yсешендэ зур роль уйнаган шэхеслэр.

Элбэттэ, таза тормышлы морза гаилэсе бирегэ Y3 билэмэлэрен артты-ру максаты белэн килэ. Элмехэммэд 1670 елларда инде Элмэт тебэгенен хэлле, маллы морзасы була. Тэтеш ягында исэ Алиш бэкнен Чирмешэн елгасы буйларында Багдан исемле улы hэм анын уллары утарлар тоткан-нар. Э Апас тебэгенен бетен кеньяк авылларында Алиш бэкнен улы Багдан нэселе таралган.

Шушы ук нэсел хэзерге Спас районына карый торган авыллар тарихы белэн дэ бэйле. Югарыда эйтелгэн Гобэйдулла хэзрэтнец нэсел дэвам-чысы Нигъмэтулла улы Нурулла Иске Элмэттэн Спас еязенец Кеек авы-лына килеп гомер итэ. Ул Алишбэк нэселенец сигезенче буыны булса, шушы нэселдэн чыккан балалар язучысы Габделбарый углы Абдулла Алиш (1908-1944) бу нэселнец унынчы буыны (Ахметзянов 2010: 11-14). cy3 уцаеннан Алиш бэк нэселенец бер тармагы кYренекле публицист, журналист, артист Камил Мотыйги, артистка Галия Кайбицкая (хэзерге Татарстанныц Кайбыч районы), тарихчы Сэлам Алишевны (Чистай районы) биргэнлеген дэ эйтY кирэк.

Элбэттэ, иц якын бэйлэнеш Болгар дэYлэтенец икенче як ярындагы ^ир белэн, шунда яшэYче халыклар белэн була. Шуца мисал итеп хэзерге Иске Баллы ^л авылын китерY мемкин. Заманында Yзенец фэнни экспе-дициясе вакытында археограф Сэед Вахиди Иске Баллы ^л авылыныц борынгы Болгар шэhэре урынындагы авыл икэнен картлар сейлэвеннэн язып алган. Авыл кешелэренец хэтере буенча, Казан ханлыгы ^имерелеп, авыр чорлар башлангач, шушы авылга Тэтеш еязенец КYккYЗ авылыннан берничэ нэсел кYчеп утыра. Халык хэтере буенча Бэйкэ баба, Боерган баба hэм тагын бер нэсел - барысы еч нэсел кYчеп килгэн (Рухи мирас 2017: 62). Алга таба Болгар чорыннан ук килгэн Баллы ^ллелэр белэн КYккYЗ нэселлэре бербетен булып яшэп китэлэр. Бирегэ кYченYнец сэбэбен халык Yзе тYбэндэгечэ ацлаткан: "Чукынмаган меселманнарны авыллардан сереп, икенче ^ирлэргэ ж;аратканнар. Шулай итеп, бик ^п меселман авыллары эрэм булып беткэннэр. Менэ монда авыр заманнар, безнец эби-бабайлар ечен дэ карацгы вэ кайгы чоры булып, озак еллар шулай дэвам иткэннэр. Менэ шундый дингэ кыстау чакларында безнец бабайлар Тэтеш еязеннэн кYчеп килеп, ыспас еязенец кап-кара куе урман белэн чорналган бер почмагына, шэhре Болгар заманасыннан бирле дине исламны тотып килэ торган бер авылга, элеге Баллы ^л авылына килеп утырганнар" (Рухи мирас 2017: 60). Археограф Сэед Вахиди фэнни экспедициясендэ бу авыл кешелэренец тышкы кыяфэтлэренэ игътибар итеп: "Баллы ^лдэ минем белэн мосахабэдэ булган бабалар, гомумэн ул авылда мин кYргэн кешелэр, ире hэм хатыны озын буйлы, мэhабэт кыяфэтле, Yткен кара кYЗле, тереклек канын, тереклекнец ^исмани ^эhэттэн булган бик ^п хосусиятлэрен саклап килгэн кешелэр иде. Эгэр боларга яхшы мэктэп тэрбиясе бирелгэн булса, боларныц эчендэн уйламаган эшлекле адэмнэр чыккан булыр иде дигэн фикер килде", - дип язган (Рухи мирас 2017: 62). Тэтеш нэселлэре килгэнче Yк бу Баллы ^л халкы куркусыз, баш бирмэс халык булып, халык хэтеренэ Yзлэре шэригать кануннары белэн хекем итеп яши торган буларак кереп калган.

Баллы ^л авылы тарихы борынгы Болгар чорыннан ук килэ, эмма аныц нигезлэщ датасы итеп тэ белешмэлектэ бары тик XVII йезнец икен-

че яртысы кYрсэтелэ. Иске Баллы ^л кешелэре hэм Тэтеш тебэге татар-лары белэн кушылган нэселлэр нигезлэгэн, аннан аерылып чыккан Яна Баллы КYл тарихы белешмэлеклэрдэ XVIII гасырдан башлана дип кYрсэ-телэ (Населенные пукты 1997: 45-46).

Тэтеш кешелэренен Спас ягына кYчеп утыруларынын башка сэбэп-лэре дэ булган. Тарихы борынгы Болгар чорыннан ук килгэн Ташбилге авылында да Тэтеш еязеннэн чыккан нэсел яшэгэн. Авылда аларны Ишем жэвере (нэселе) дип йерткэннэр. Ташбилге халкы Yзенен шэжэрэсен Бол-гардан килгэн Меслим бабага нисбэт иткэн, э Ишемнекелэрне килгэн ха-лык буларак бик яратып бетермэгэннэр. Алар монда сергенгэ жибэрелгэн кешелэр булса кирэк. Сэед Вахиди авыл кешелэре CY3лэреннэн "авылдагы жыртлач, усал куштаннар энэ шул Ишем жэверлэреннэн чыгып килгэн, югыйсэ Ташбилгенен Y3 халкы юаш, мэрхэмэтле, кешегэ ярдэмче халык-лар", дип язган (Рухи мирас 2017: 45-47). Бэлки килYчелэр гамэллэре белэн авыл кешелэреннэн аерылып та торганнардыр, э бэлки килгэн кешелэрне сак кабул ту, кайбер очракта енэп бетермэY аркасында гына туган фикер булуы да ихтимал.

Энциклопедик белешмэлектэ нигезлэнY вакыты итеп XVII-XVIII йез-лэр кYрсэтелгэн Спас районына керэ торган Иске Рэжэп, Чэчэкле авыл-ларынын тарихынын башы Тау ягындагы Бигеш дигэн кеше белэн бэйле. Тау ягы мирзасы Бигеш XVII йездэ рус хе^мэтендэ яллы хезмэттэ була, билгеле булганча, яллы хезмэт мирзалары хезмэт итY ечен башка тебэк-лэргэ дэ кYчерелгэннэр, Бигеш исэ Кама аръягы зонасына кYчерелэ. Спас тебэгендэге Рэжэп авыллары Бигеш нэселеннэн булган Рэжэп баба тара-фыннан нигезлэнэ. Рэжэп баба Yзе Тэтеш янындагы Олы Тархан кешесе. Анын нэсел шэжэрэсе Ризаэддин Фэхреддиневнен "Шэжэрэлэр мэжму-гасы"нда сакланган (Эхмэтжанов 1995: 121). Бу нэсел Болгар шэhэрлеге жирлэреннэн алып хэзерге Элмэт шэhэренэ кадэр булган жирлэрдэ яшэп калганнар. Бу зур нэселнен тарихы шушы жирлектэ дэвам итэ.

Казан яуланып алынганнан сон XVI йезнен икенче яртысыннан баш-лап, бигрэк тэ XVII-XVIII йезлэрдэге чукындырудан качып, шулай ук жир азлыгыннан арып татарларнын тынычрак, жир дэ мулрак булган жирлэргэ кYчеп ктуе арта. Уфа губернасына караган Минзэлэ, Самара губерна-сынын Бегелмэ еязлэренэ караган жирлэргэ, бу жирлэр белэн чиктэш бул-ган хэзерге Башкортостан жирлэренэ татарлар килеп урнаша башлый. Алар, нигездэ, бу жирлэргэ Казанга якын булган регионнардан кYчкэннэр. КитYчелэр арасында татарлар гына тYгел, э башка халыклар: марилар, чу-ашлар, удмуртлар да була. Килеп жир алган, шунда яшэп калган кYчеп килYчелэр "типтэр", "яна башкорт", "башкорт" дигэн сословия тэшкил итэлэр.

Башкортостан жирлегендэ типтэрлэр тарафыннан нигезлэнгэн авыл-ларнын исемнэре бу тебэккэ халыкнын кайдан кYчеп килYе хакында

фикерлэргэ мемкинлек бирэ. Тарихчы Г. Эхмэрев тэ типтэрлэр турында "Тептяри и их происхождение" дигэн хезмэтендэ охшашлык булган 28 авыл исемен атый (Гайнетдин Эхмэрев 2000: 301-320]. Шулар арасында Тэтеш еязендэ дэ очрый торган Апас, Бэйрэш, Балтач, Бик, ДэYеш, Ишее-во, Ишем, Ишле, Карабай, Курмыш, Келэнче, Клэш, Тинкэш, Турай, Чал-лы исемнэре Минзэлэ, Бэлэбэй, Бирск, Уфа, Стэрлетамак еязлэрендэ дэ бар. Галим фикере буенча, бу авылларныц тарихында, аларныц нигез-лэнYендэ шул исэптэн Тэтеш ягы халкыныц да роле булган. Борынгы шэ^эрэлэр дэ, халык хатирэлэре дэ бу бэйлэнешне раслыйлар. Мондый кYчеш XX йез башында да дэвам иткэн, мисал ечен Тэтеш еязенэ кергэн Бикмораз авылыннан (хэзерге Буа районы) Татарстанныц Элмэт ягыннан киткэн нэсел элеге ^ирлектэ яшэвен дэвам итэ.

Тэтеш ягы халкыныц бик ерак булса да, Эстерхан ягы белэн тыгыз та-рихи бэйлэнеше бар. Тэтеш еязенэ кергэн авыл кешелэреннэн хэзерге кенгэ кадэр "безнец Эстерхан ягында туганнарыбыз бар", яисэ "балачагымда Эстерханнан туганнар кайтып йери иде", дигэн CYЗлэрне еш ишетергэ туры килэ. Хэтта "Эти безне Эстерханга алып китмэде, ачлыктан монда да исэн калдык", дигэн CYЗлэрне дэ ишетергэ туры килэ. Димэк, Эстерхан якларына барып чыгуныц берничэ дулкыны hэм сэбэбе булган. Шул ук Казан ханлы-гы яуланганнан соц эле руслар кулына кермэгэн татар дэYлэтенэ -Ха^итарханга сыенганнар, алга таба руслаштыру, чукындырудан качып та китYлэр башланган. Элбэттэ, Идел елгасыныц югары агымындагы татар-ларныц Эстерхан якларына куплэп килYенец сэбэбе - ул сэYДЭ белэн бэйле. БелYебезчэ, Эстерхан географик яктан CЭYДЭ ечен бик уцайлы урында, Эстерхан аша Кытай, Ьиндстан, Иран h.б иллэрдэн товар агылган. Бу шэhэр элек-электэн Россиянец кенчыгыш hэм кеньякта тышкы CЭYДЭ арадашчысы булып торган. Моннан кала, кышкы сезонда вакытлы эшкэ китYчелэр, балык тоту яисэ Иделдэ терле авыр хезмэтлэргэ ялланып эшлэYчелэр дэ тора-бара тамак туйдыру ечен эшлэY мемкинлеге зуррак, табигать шартлары белэн дэ уцайлырак булган Эстерхан ^ирлегендэ теплэнеп калалар. Бу якка китYнец тагын бер сэбэбе - ул ачлык. Аннан репрессия мал-мелкэтне тар-тып алган чорда бу якларга Казан тирэсендэге бик куп татар гаилэ-гаилэ булып кYчеп китэ. Эстерхан ^ирлегенэ килеп урнашкан Югары Идел татарлары, нигездэ, Эстерхан шэhэренец татар бистэсе - Тияктэ яшэп калганнар. КилYчелэр арасында Пенза, Нижгар, Самара губернасы татарлары куп була. Казан губернасы, хэзерге Татарстан ^ирлегеннэн дэ Эстерхан якларына кучеп килYчелэр hэрвакытта да шактый булган.

Шунысы кызыклы, Эстерхан тебэгендэ Казан арты татарларына караганда, тамырлары белэн Тау ягыннан булучылар кYпчелекне тэшкил итэ. Эстерхан шэhэренец метрика дэфтэрлэрендэге язмалар бу хэлне рас-лый (Салахова 2016: 86-95). Мисал ечен, Тэтеш районына керэ торган Коллар авылы (Кызыл Тау), Коштау, Табар Черкене, Бакырчы, Урта Бал-

тай, ТYбэн Балтай, Колгана, Буа районынын Бэбки, Эхмэт, ТашкичY, Ка-балан, КYзби hэм башка авылларнын кешелэрен кYрергэ була, аларнын кYбесе зур гаилэлэре белэн, туганнары белэн Эстерханга килеп теплэнгэн. Эстерханнын Татар бистэсендэ яшэYчелэрне теркэгэн 1744 елгы докумен-тта да Тау ягыннан килгэн гаилэлэр булуы кYренэ, аларнын килY сэбэбе эшкэ килY итеп кYрсэтелгэн. Мисал ечен, Бэке Йомралысы, Яна Сала, Эхмэт, Балтай, Алабирде, Келэш, Зеябаш h.б. авыл кешелэре теркэлгэн (ГА АО: 1-34 кгз.].

Эстерханга Урта Идел регионыннан килгэн кешелэрне бу регион халкы ничек кабул иткэн сон, аларнын менэсэбэтлэре ничек булган дигэн со-рауга болай жавап бирергэ була. Эстерханда яшэYче татарлар Иделнен югары агымыннан килгэн кешелэрне Y3 жэмэгатьчелегенэ бик жинел кабул итэ, ченки болар бербетен татар халкы. Гомумэн, Эстерхан тебэгенэ башка жирлэрдэн килYчелэр, шул ук Кырым, Себер якларыннан да даим кYчеп килYчелэр булып торган, шуна алар мона гадэти кYренешкэ караган кебек кенэ карыйлар. Эмма Казан татарлары беренче вакытларда жирле татарлар белэн бик Yк еш никахлашмаганнар, никахлар ^брэк Y3 арасын-да булган, яисэ килYчелэр Y3 кызларын жирле байларга кияYгэ биргэннэр. Бу инде яна жирдэ яраклашу, урнашуны жинелэйтY ечен эшлэнгэн. Сонрак исэ жирле халык белэн килYчелэр арасында никахлар ешая, моны Эстерхан шэhэренен метрика язмалары раслый. КилYчелэр, нигездэ, Эстерхан шэhэренен Татар бистэсендэ теплэнгэннэр. Э сату-алу, hенэр-челек белэн тYгел, э жир эшкэртYче катлам - игенчелэр - Эстерхан ягын-дагы авылларны сайлаганнар, андагы татар авылларында яшэп калганнар.

Урта Иделдэн Эстерханга кYченYнен зур сэбэбенен берсе - ул Урта Идел буендагы ачлык, э ачлык еллар, кызганычка каршы, шактый еш ка-батланып торган. XIX йезнен 70-90 елларында Эстерхан тебэгенэ ачлык-тан hэм эпидемиядэн качып атаклы рухани, Корьэнне яттан белYче, Yлэннэр белэн дэвалаучы Исмэгыйль Искэндэрев гаилэсе белэн Яна Болгар авылына килеп теплэнэ. Болгар авылынын нигезлэYчелэр, анын беренче яшэYчелэре Казан ягыннан чыккан кешелэр була, алар арасында чы-гышлары белэн Тэтеш ягыннан булган кешелэрнен кYп булуы да билгеле. Бу авылны нигезлэYче hэм монда беренчелэрдэн булып яшэп киткэннэр, нигездэ, XIX йезнен 80-90 елларында туган кешелэр, аларнын уртача яшьлэре 33 яшь була. Димэк Эстерхан жирлегенэ килеп авыл оештырган кешелэр кен кYPY ечен килгэн урта яшьлэрдэге физик яктан нык кешелэр булган. Шулар арасында Шэмэк авылыннан (Апас районы) Нэжметдинов Габделхак, Мэжитов Хэлиулла, Тэтешнен Yзеннэн Хесэенев Мехэммэдьяр (1905 елда туган), Эмиров Сиражетдин шулай ук чыгышы белэн Тэтеш еязе авылыннан, Фэхреддинев Шэйдулла, Мегарипова Мэрфуга, Бакиев Гайнулла h.б Тау ягыннан килеп теплэнгэн кешелэр. Алар арасында шулай ук Спас еязе авыллары кешелэре дэ, Югары Иделнен башка тебэк-

лэреннэн килгэн кешелэр дэ бар. Бу кешелэрнец зур купчелеге алдан Эстерхан тебэгенец башка авылларында яшэгэннэр. Яца Болгар авылы щирле Эстерхан татарлары авылы тYгел, ул Югары Иделдэн кYчеп утыр-ган кешелэр авылы, монда гомер шучелэр Yзлэренец нэселлэренец чы-гышлары Югары Идел белэн бэйле икэнен белсэлэр дэ, аларныц кубесе нэсел тамыры булган авылларыныц исемнэрен инде хэтерлэмилэр.

1918 елда нигезлэнгэн бу авылга ни ечен шундый исем сайланганы эллэни шаккаттырырга тиеш тYгел кебек. Идел буенда яшэгэн халыклар дэYлэтлэре туздырылса да, YЗ ДЭYлэтлэрен сагынганнар, аны хэтерлэ-гэннэр. КYчеп китеп башка тебэклэрдэ нигезлэгэн торакларына еш кына дэYлэт исемен кушып аны мэцгелэштерергэ тырышканнар. Шулай да, Эстерхан тебэгендэ Урта Иделдэн килгэн татарлар нигезлэгэн, алар яшэгэн башка авыллар, мэхэллэлэр дэ бар. Габделхак Мэщитов Комаровка авылында кибет тоткан, Сэлимщан Хэбибуллин Малявка авылында теплэнэ (хэзер Волгоград елкэсенэ керэ), аннан Эстерхан губернасыныц Тишково авылына кYченэ, аннан инде якташлары нигезлэгэн Яца Болгар авылына килеп гомер кичерэ. Сиращетдин Эмиров та 1918 елда Тишково авылыннан Яца Болгарга кYчэ. Казан ягыннан килYчелэр Майлы КYл, Кар-галык, Кызан кб авылларда гомер иткэннэр, аларныц нэселлэре хэзер дэ элеге щирдэ дэвам итэ (Сиражетдинов 2001: 7-18).

Тэтеш ягы халкыныц Эстерхан ягы щире белэн тыгыз бэйлэнештэ бу-луы, кYчеш ечен бу якларны сайлауныц сэбэплэре арасында бары тик кли-матик шартлар, икътисадый уцайлык булу белэн генэ чиклэнмэскэ дэ мемкин. КYп очракта бу бэйлэнеш тирэндэрэк тэ булуы ихтимал. Ике татар дэYлэте - Казан ханлыгы белэн Хащитархан гасырлар дэвамында тыгыз бэйлэнештэ яшэгэн. Казан ханлыгы чорында Хащитарханнан килеп Тау ягында теплэщлэр кYп була, ихтимал, шул чордан булган халыкларныц тарихи бэйлэнешлэре кYчеш ечен бу юнэлешне сайлауга китерергэ мемкин.

Терле тебэктэ яшэYче татарларныц бер-берсе белэн бэйлэнешен ейрэнY кызыклы нэтищэлэргэ китерэ. Нэсел бэйлэнешлэрен, кYчеш тарих-ларын ейрэнY щирле тарих hэм авыллар тарихын ачыклауныц яца мемкин-леклэрен ача.

ЧЫГАНАКЛАР ЬЭМ МАТЕРИАЛЛАР

ГА АО - Государственный архив Астраханской области. Ф. 394. Оп. 1. Д. 1021.

Гайнетдин Эхмэрев: тарихи-документаль щыентык. Казан: Хэтер, 2000.

Мэржани Ш. Местафадел-эхбар фи эхвали Казан вэ Болгар. Казан: Татар. кит. нэшр., 1989.

Рухи мирас. Эзлэнулэр hэм табышлар. Казан, 2017. 4 нче чыгарылыш.

ФЭННИ ЭДЭБИЯТ

Ахметзянов М.И. Родословная Алиша // Ахметзянов М.И., Шарифулли-на Ф.Л. Касимовские татары. Казань: Магариф, 2010. С. 11-14.

Эхмэтжанов М.И. Татар шэжэрэлэре. Казан: Татар. кит. нэшр., 1995.

Населенные пункты Республики Татарстан. Краткий справочник. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1997.

Салахова Э.К. Метрические книги как источник изучения татарской общины г. Астрахани (вторая половина XIX - начало XX вв.) // Историческая этнология. 2016. Т.1, № 1. С. 86-95.

Сиражетдинов Ш.К. История села Новые Булгары. Астрахань, 2001.

Автор турында белешмэ: Сэлахова Эльмира Кадим кызы - тарих фэннэре кандидаты, Татарстан республикасы халыкларыньщ тарихи-мэдэни мирасы бYлегенец елкэн фэнни хезмэткэре, Татарстан республикасы Фэннэр академия-сенец Ш. Мэржани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7 А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru

Редакциягэ керде 14.09.2021 Басылуга кабул ителде 22.11.2021

Басылды 29.11.2021

MIGRATION PROCESSES AMONG TATARS OF THE TETYUSHSKY KRAI: DIRECTIONS, CAUSES AND RESULTS

(the second half of the 16th - early 20th centuries)

E.K. Salakhova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

ilsalah@mail.ru

The presented article sets the tasks to consider the migration conditions and processes among the population of the Tetyushsky Krai, to identify the historical validity of their choice of a particular region for living, to determine the reasons that contribute to the movement of the population. The study of the history of the region in this perspective is being conducted for the first time.

In our opinion, this approach to the study of local history is relevant. Ancestral ties in Tatar society have always been strong and representatives of the same family living in different regions maintained close contact and, therefore, kinship ties considerably affected the migration direction.

In the course of our research, several directions of migration of the population of the Tetyushsky Territory were identified in different periods of history: after the fall of

the Bulgarian state and, subsequently, the Kazan Khanate. The migration of certain clans took place on the territory of the current Spassky district of the Republic of Tatarstan. This movement was quite understandable, since in the memory of the people it was perceived as a movement within their land, their state. It is known that the territory of Volga Bulgaria stretched both in the left and right banks of the Volga River. It should also be noted that natives of the Tetyushsky Region founded some villages in the Almetyevsk and Spassk districts of the Republic of Tatarstan. The lack of arable land contributed to the movement of the population to the Menzelinsk district of the Ufa Province, in search of better conditions for farming. The connection of the inhabitants of the Mountain side with the southern city of Astrakhan is primarily due to its convenient geographical location for trade relations, which has been a favorite occupation of the Tatars since the beginning of centuries. Also, the climatic conditions of the southern region saved many in the hunger years in the Volga region. Those who moved from the Middle Volga region, mostly came from the Mountainous side.

The study of the historical ties of the Tatars of different regions, migration processes and their directions provides new materials for researching the history of regions and settlements.

Keywords: Tetyush, migration, The Bulgarian State, Astrakhan Region, the Tatar people, hunger.

For citation: Salakhova E.K. Tatesh yagy tatarlarynda migracion kureneshlar: yunaleshlare, sabaplare ham naticalare (XVI gasyrnyn ikenche yartysy - XX gasyr bashy) [Migration processes among Tatars of the Tetyushsky krai: directions, causes and results (the second half of the 16th - early 20th centuries)]. Istoricheskaya etnologiya, 2021, vol. 6, no. 2, pp. 290-301. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.290-301

REFERENCES

Akhmetzyanov M.I. Rodoslovnaya Alisha [Alish's Genealogy]. Akhmetzya-nov M.I., Sharifullina F.L. Kasimovskie tatary. Kazan, 2010, pp. 11-14. (In Russian)

Akhmatjanov M.I. Tatar shajaralare [Tatar Genealogical Trees]. Kazan: Tatar Book Publ., 1995. (In Tatar)

Naselennye punkty Respubliki Tatarstan. Kratkiy spravochnik [Settlements of the Republic of Tatarstan. A Brief Reference Guide]. Kazan: The Tatar Encyclopedia Institute of the Tatarstan Academy of Sciences, 1997. (In Russian)

Salakhova E.K. Metricheskie knigi kak istochnik izucheniya tatarskoy obshchiny g. Asterkhani (vtoraya polovina XIX - nachalo XX vv. [Metric Books as a Source of Studying the Tatar Community of Astrakhan (the second half of the 19th - early 20th centuries)]. Istoricheskaya etnologiya, 2016, vol. 1, no. 1. (In Russian)

Sirazhetdinov Sh.K. Istoriya sela Novye Bulgary [History of the Village of New Bulgars]. Astrakhan, 2001. (In Russian)

About the author: Elmira K. Salakhova, Cand. Sc. (History), Senior Research Fellow of the Department of History and Cultural Heritage of the Republic of Tatarstan Peoples, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); ilsalah@mail.ru

Received September 14, 2021 Accepted for publication November 22, 2021

Published November 29, 2021

МИГРАЦИОННЫЕ ПРОЦЕССЫ У ТАТАР ТЕТЮШСКОГО КРАЯ: НАПРАВЛЕНИЯ, ПРИЧИНЫ И РЕЗУЛЬТАТЫ

(вторая половина XVI - начало XX вв.)

Э.К. Салахова

Институт истории им. Ш.Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

ilsalah@mail.ru

В статье представлен анализ миграционных процессов среди населения Те-тюшского края, выявлена историческая обоснованность их выбора региона проживания, определены причины, способствующие передвижению. Исследование истории региона в таком ракурсе осуществляется впервые. По нашему мнению, такой подход к изучению местной истории является актуальным. Это объясняется тем, что родовые связи в татарском обществе всегда были крепкими, а представители одного рода, проживающие в разных регионах, поддерживали плотные связи друг с другом, поэтому они оказывали существенное влияние на миграцию.

В ходе исследования было выявлено несколько направлений миграции населения Тетюшского края в разные периоды истории: после падения Булгарского государства и, в последующем Казанского ханства. Миграция отдельных родов происходила на территорию нынешнего Спасского района Республики Татарстан. Это перемещение воспринималось как переезд в пределах своей земли, своего государства. Известно, что территория Волжской Булгарии простирались как на левом, так и на правом берегу реки Волга. Выходцами из Тетюшского края были основаны некоторые деревни в Альметьевском, Спасском районах Республики Татарстан. Нехватка пахотной земли способствовала передвижению населения в Мензелинский уезд Уфимской губернии в поисках лучших условий для ведения сельского хозяйства. Связь жителей Горной стороны с южным городом Астраханью объясняется его удобным географическим расположением для торговых операций. Климатические условия южного региона помогли выжить местным татарам в голодные годы в послереволюционном Поволжье. Переехавшие сюда из Среднего Поволжья были преимущественно выходцами из Горной стороны.

Изучение исторических связей татар разных регион, миграционных процессов и их направлений дают новые материалы для исследования истории регионов и населенных пунктов.

Ключевые слова: Тетюши, миграция, Булгарское государство, Астраханский край, татарский народ, голод

Для цитирования: Салахова Э.К. Тэтеш ягы татарларында миграцион кYренешлэр: юнэлешлэре, сэбэплэре hэм нэтищэлэре (XVI гасырныц икенче яр-тысы - XX гасыр башы) // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. С. 290-301. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.290-301

Сведения об авторе: Салахова Эльмира Кадимовна - кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела историко-культурного наследия народов РТ Института истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); ilsalah@mail.ru

Поступила 14.09.2021 Принята к публикации 22.11.2021

Опубликована 29.11.2021

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.