Научная статья на тему '«СИБИРИЯ» (ТОМСК) ГӘЗИТЕНДӘ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕ: ИБРАҺИМ БИККОЛ(ОВ) ЯЗМАСЫ'

«СИБИРИЯ» (ТОМСК) ГӘЗИТЕНДӘ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕ: ИБРАҺИМ БИККОЛ(ОВ) ЯЗМАСЫ Текст научной статьи по специальности «Прочие медицинские науки»

CC BY
0
0
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ХХ гасыр башы / вакытлы матбугат / «Сибирия» / Ибраһим Биккол / мәкалә

Аннотация научной статьи по прочим медицинским наукам, автор научной работы — Сайфулина Флера Сагитовна

Апрель татар халкы ечен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белэн бэйле. Тукайнын, тууы да, вафаты да тттуттты айга туры килгэн. Беек ша-гыйрьнед Yлеме хакындагы хэбэр татарлар яшэгэн тебэклэрдэге бетен вакытлы матбугатта да яктыртыла, аларда халыкньщ Тукайга булган мэхэббэте, аныц Yлеме белэн бэйле халык хэсрэте чагылыш таба. Шул заманда Томск каласында нэшер ителэ башлаган «Сибирия» гэзитендэ дэ 1913 елныц 7 апрель (№ 96) са-нында «Габдулла эфэнде Тукаев» исемле мэкалэ денья ^рэ. Мэкалэ шактый кYлэмле булуы белэн игътибарга лаеклы. Мэкалэнец авторы Бикколов Ибраким Ждмаледдин улы (1884-1938) ХХ гасыр башы ж;эмэгать эшлеклесе, педагог, актив эдэби-публицистик эшчэнлек алып баручы журналист, тэрж;емэче. Yз ва-кытында вакытлы матбугат битлэрендэ купсанлы аналитик мэкалэлэре белэн та-нылган элеге шэхеснец исеме дэ 1930-1937 елларда шэхес культы корбаннары булган бик куплэр кебек, озак заманнарга тарих битлэреннэн алып ташланган, совет чорында, гомумэн, исеме телгэ алынмаган.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему ««СИБИРИЯ» (ТОМСК) ГӘЗИТЕНДӘ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕ: ИБРАҺИМ БИККОЛ(ОВ) ЯЗМАСЫ»

DOI: 10.24412/cl-37095-2024-1 -272-276

Сайфулина Ф. С.

доктор филологических наук, профессор,

Казанский (Приволжский) федеральный университет, г. Казань

«СИБИРИЯ» (ТОМСК) ГЭЗИТЕНДЭ Г. ТУКАЙ ИСЕМЕ: ИБРАКИМ БИККОЛ(ОВ) ЯЗМАСЫ

Ачкыч CYЗлэр: ХХ гасыр башы, вакытлы матбугат, «Сибирия», Ибраhим Биккол, мэкалэ.

Аннатация. Апрель татар халкы ечен беренче чиратта Габдулла Тукай исеме белэн бэйле. Тукайныц тууы да, вафаты да шушы айга туры килгэн. Беек ша-гыйрьнед Yлеме хакындагы хэбэр татарлар яшэгэн тебэклэрдэге бетен вакытлы матбугатта да яктыртыла, аларда халыкньщ Тукайга булган мэхэббэте, аныц Yлеме белэн бэйле халык хэсрэте чагылыш таба. Шул заманда Томск каласында нэшер ителэ башлаган «Сибирия» гэзитендэ дэ 1913 елнын, 7 апрель (№ 96) са-нында «Габдулла эфэнде Тукаев» исемле мэкалэ денья ^рэ. Мэкалэ шактый кYлэмле булуы белэн игътибарга лаеклы. Мэкалэнец авторы Бикколов Ибраким Ждмаледдин улы (1884-1938) - ХХ гасыр башы ж;эмэгать эшлеклесе, педагог, актив эдэби-публицистик эшчэнлек алып баручы журналист, тэрж;емэче. Yз ва-кытында вакытлы матбугат битлэрендэ купсанлы аналитик мэкалэлэре белэн та-нылган элеге шэхеснец исеме дэ 1930-1937 елларда шэхес культы корбаннары булган бик куплэр кебек, озак заманнарга тарих битлэреннэн алып ташланган, совет чорында, гомумэн, исеме телгэ алынмаган.

Яцарыш чоры татар тормышында, туган ж;ирлэре - хэзерле Буа районы Яца Тинчэле авылыныц ике гасыр арасы хэятендэ яшэп, изге гамэллэр белэн та-нылган элеге шэхеслэр эшчэнлеге ейрэнелэ башлап, шактый ачышлар ясала, фэнни эйлэнешкэ кертелэ. [1, с. 11-23] Ш. Мэрждни мэдрэсэсендэ белем алган этилэре Ждмаледдиннец дэ, Казан мэдрэсэлэренец берсендэ укыган -мэгърифэтче, дин белгече, шагыйрь, язучы Касыйм Биккол(ов)ныц, атаклы

«Мехэммэдия» мэдрэсэсен тэмамлап, гомерен укытучылык эшенэ багышлаган, публицист булып танылган Ибраhим Биккол(ов)ныц да терле тебэклэрдэ тара-лып яшэгэн татар кавемен белем-мэгьрифэтле итY юлындагы хезмэтлэре шактый зур. Бабалары Габделлатыйф хэзрэт Иэм аныц гаилэсе хакында ШиИабетдин Мэрж;анинец «Местэфадел-эхбар...» китабыныц «Шэхеслэр Иэм истэлекле ва-кыйгалар» бYлегендэ, Ризаэтдин Фэхреддиннец атаклы «Асар» китабында шактый киц мэгьлуматлар бирелгэн булуы да Биккол(ов)лар нэселенец Y3 заманы ечен шактый танылган булуын раслый. [2, с. 149-156]

Башлангыч белемне Буа мэдрэсэсендэ алганнан соц, Ибра^м Бикколов Казанга килеп, «Мехэммэдия» мэдрэсэсендэ укый. Шунда ул татар эдэбиятыныц булачак классигы Фатих Эмирхан белэн таныша, аларныц дуслыгы Ф. Эмирхан-ныц вафатына кадэр дэвам итэ. «Мехэммэдия» мэдрэсэсендэ Ф. Эмирхан ждтэк-челегендэ оештырылган Иэм 1905 елга кадэр эшлэп килгэн эдэбият тугэрэге эгьзалары арасында И. Бикколов исеме дэ телгэ алына. Казанда татар шэкерт-лэре тарафыннан оештырылган «Ислахчылар» хэрэкэтендэ (1905-1906) актив катнашучылар буларак та Ф. Эмирхан, И. Бикколов исемнэре янэшэ телгэ алына. Б. Эхтэмов ж;итэкчелегендэ социал-демократлар партиясенец татар группасы оешу турында мэгьлуматларда да бу ике исемнец янэшэ булуы, чыннан да, И. Бикколовныц Ф. Эмирхан белэн шактый тыгыз, дустанэ менэсэбэтлэрдэ булуын дэлилли.

«Фатих Эмирхан турында истэлеклэр» китабыныц тезYчелэр тарафыннан тэкьдим ителгэн «Халык хэтерендэ» [3, с. 13-19] дип аталган кереш CYзендэ Иб-раким Бикколовныц шэхесен ачуда гаять эИэмиятле булган тYбэндэге CYЗлэр язылган: «... И. Бикколовныц Ф. Эмирханны аеруча якын кYPYен эйтергэ кирэк. Эдип Yлем тушэгендэ ятканда ул гел аныц янында була, вафатыннан соц жирлэY эшендэ башлап йери, калган кульязмаларын ж;ыештырып, тэртипкэ салып куя». Мэрхумне озату мэрасимендэ классик язучыныц тэрж;емэи хэле турында чыгыш ясаучы да дусты Ибраhим була. Бу язмалар И. Бикколовныц татар эдэбияты классигы Ф. Эмирхан тормышында гаять зур урын тотуын, ахыр кененэ кадэр дусты

Занкиевские чтения

hэм фикердэше булуын раслый. Шуныц белэн бергэ, Ф. Эмирхан даирэсе белэн дэ аралашкан булуы хакында фикер йертергэ мемкинлек бирэ.

«Мехэммэдия» не тэмамлаган И. Бикколов Русиянец терле тебэклэрендэ яшэгэн татарларга милли белем тарату уе белэн янып яшэгэн бер теркем яшьлэр кебек, 1906 елда ерак Себер шэhэрлэренец берсе - Томскига мегаллим булып китэ hэм 1913 егла кадэр монда эшли. Аныц журналистлык эшчэнлеге дэ шушы елларда башланап китэ.

Тукай вафаты хакындагы авыр хэбэрне И. Бикколов Томскта ишетэ. Бер-ничэ ел Себер якларында мегаллимлек иткэн татар интеллигенты, журналист, элбэттэ, Тукай Yлеме белэн бергэ татар эдэбиятыныц зур югалтуы хакында яз-мый кала алмый. Мэкалэ, беренче чиратта, дустанэ интонация, рухи якынлык белэн язылган булу ягыннан игътибарны ж;элеп итэ. Мэкалэ авторыныц Г. Ту-кайга менэсэбэте, аныц вафатын иц якын кешесен югалткан кебек кабул итYе, шагыйрьнец Y3 иж;аты кебек бер ук вакытта гади hэм тирэн эрнY белэн язылган булуы беренче юлларыннан ук ацлашыла. Мэкалэ бетен татар халкы исеменнэн языла: «Башыбызга бэхетсезлек килэ генэ тора, бер кайгыны онытырга елгер-мибез, ацардан куркынычрак вэ ацардан да куцелсезрэк булганнары килеп тора-дыр. Тэкъдир бер кешегэ яки бер халыкка каЪэрен салса, сала да сала гына, аны изгэннэн изэ генэ бара.

Менэ иц талантлы шагыйребезне, иц беренче эдибебезне дэ югалттык. Габ-дулла Тукаев - бу зат бит hэрбер татарныц иц сейгэне вэ иц якын ^ргэне бер зат иде. ... Менэ явыз тэкъдир шушы бетен миллэтнец чын куцеле илэ сееп тоткан иц кадерле бер кешесен ^зен дэ йоммыйча алды да китте. Яшь кенэ сабый хэлендэ булган татар эдэбияты вэ татар теленец бик яшьли уксез калам бит, диеп елавына да илтифат итмэде, миллионнарча рухларныц гали татар поэзиясе илэ гыйзаланудан (ризыклану, туклану) мэхрум калуларына да игътибар итмэде. Аларны акыртып-бакыртып уксез итеп калдырды». [4, 7 апрель]

И. Бикколов бу мэкалэсендэ замандашы, иж;атташы, куцеленэ, рухына якын булган шагыйрь иж;атыныц бетен татар деньясы ечен кыйммэтле, якын булуын, аныц мэцге укылып туймаслык «Печэн базары», «ШYрэле», «Бэйрэм

бYген» кебек эсэрлэре халык хэтерендэ саклануын яза. Мэкалэдэ авторньщ Г. Тукай шэхесенэ менэсэбэте, аныц татар эдэбиятында тоткан урынына югары бэясе чагылыш таба. «Габдулла эфэнденец болай безне иртэ ташлавы, ацарда килэчэктэ бик зур еметлэрнец булуы бу матэмне безгэ ике елеш авыр итэдер. Ул эле бик яшь, ацарда килэчэктэ бик зур еметлэр бар иде. Хосусан, Габдулла эфэнденец рухындагы еш алышынулар hэм бу алышынуларныц кеннэн-кен Габдулла эфэндедэ шигърият куэтенец арта баруына хезмэт итуе бу еметлэрне куэтлидер иде». Шул заман вакытлы матбугатында лейтмотив буларак яцгыраган «бик яшьли деньядан китсэ дэ, шагыйрьнец исеме татар халкыныц кYцелендэ мэцге сакланачак» фикер И. Бикколов мэкалэсенец дэ теп аhэне тэшкил итэ.

Мэкалэсен йомгаклап, автор тубэндэгелэрне яза: «Хэзер безгэ Габдулла эфэнденец Толстой хакында эйтдеке «Тэсбих езелде» сузлэрен тэкърарлап, Гаяз, Эмирхан, Сэгыйтьлэр вэ Гафурилар кебек мехтэрэм затларыбыздан тезелгэн тэсбих езелде, шушы тэсбихнец иц кыйммэтле бер теймэсе дэ ж;иргэ тешеп югалды, мэцге табылмаска югалды, диеп тэкъдирнец бу каты золымына баш кына ияргэ калды».

Г. Тукайга менэсэбэтле истэлеклэрен И. Бикколов «Тукай «Эл-Ислах» идарэсендэ» («Ак юл». - 1914. - 2 апрель) мэкалэлэсендэдэ дэвам итэ hэм аныц белэн ничек танышуы хакында яза: «Тукай белэн «Эл-ислах» идарэсендэ таны-штым hэм аныц белэн бик тиз дуслаштык, бергэ эшли, бергэ яза торган идек». [5, 2 апрель (№ 24)]

И. Бикколовны заман сулышын, эдэби хэрэкэтне нечкэ тойган, талымлы, белемле журналист hэм тэнкыйтьче буларак таныткан мэкалэлэре байтак. Шул заман матбугат битлэрендэ И. Бикколовныц атаклы шэхеслэребез Исмэгыйль Гаспралы, Шиhабеддин Мэрж;ани, Ф. Эмирханнар эшчэнлеге, гомумэн, гасыр башы татар эдэби хэрэкэте, вакытлы матбугат торышы, илдэге сэяси hэм икътисадый тормыш хакында саллы, аналитик характердагы мэкалэлэре денья курэ. «Петербургта меселман съезды», «Гомумауропа сугыш алдында», «Yткэн 1915 ел» кебек мэкалэлэрендэ авторныц шушы вакыйгаларга менэсэбэте чагылыш таба. 1913-1916 елларда чыгып килгэн «Шура», «Мэктэп», «Ац», «Ак юл», «Сеембикэ» журналларында И. Бикколов имзасы белэн басылган, аныц уз чоры-

нын, актуаль мэсьэлэлэрен кугэргэн шактый мэкалэлэрне очратырга мемкин. Актив журналист буларак И. Бикколов «Эл-Ислах», «Сибирия», «Йолдыз», «Ил» ке-бек гэзитэлэр белэн дэ хезмэттэшлек итэ. Анын исеме вакытлы матбугат басма-сында язышкан татар прогрессив эшлеклелэре исемлегендэ Г. Тукай, Ф. Эмирхан, Г. Камал, Г. Ибракимов, С. Рэмиев исемнэре белэн беррэттэн телгэ алына.

Шул рэвешле, алдынгы карашлы рухани гаилэсеннэн чыгып, ике гасыр арасы кебек катлаулы чорда уз юлын укытучы эшеннэн тыш, журналист, публицист буларак билгелэгэн, шушы юнэлештэ шактый кулэмле хезмэтлэр калдыр-ган ИбраИим Бикколовнын ХХ гасыр башы татар милли хэрэкэтендэ, ижтимагый тормышында, вакытлы матбугат усешендэ тоткан урыны гаять зур, эИэмиятле. Исеме уз заманы татар жэмэгатьчелегенэ шактый кин мэгълум булган укытучы, шул заман эдэби барышыньщ асылын тэшкил иткэн эдиплэр белэн бергэ кулына калэм алган, сонрак шэхес культы корбаны булган И. Бикколовнын элеге чор вакытлы матбугаты битлэрендэ денья кургэн публицистик мирасын барлау, аны замана эдэби торышы кысаларында тэфсиллэп ейрэну, hичшиксез, дэвам итте-релергэ тиеш.

Эдзбият исемлеге

1. Бертуган Бикколовлар: эдэби-биографик жыентык (Биккуловы: литературно-биографический сборник/ Тез.-автор Ф. С. Сайфулина, И. Г. Гомэров. -Казан: Ж^ыен, 2016.-448 б. («Шэхеслэребез» сериясе)

2. Failevna Nuriyeva Liliya, Sagitovna Sayfulina Flera, Ihsanovna Mingazova Liailia, Linguistic Analysis and Contents of the Book for Reading By Kasim Bikkulov (Early Twentieth Century) // Journal Of Research In Applied Linguistics. - 2020. -Vol.11, Is.. - P.149-156.

3. Фатих Эмирхан турында истэлеклэр / тез. Ф. ИбраЪимова, Р. Эмирхан (тулыланд. икенче басма). - Казан: Татар.кит.нэшр., 2005. - Б. 13-19.

4. Бикколов И. Габдулла эфэнде Тукаев // Сибирия. - 1913. - 7 апрель (№ 96).

5. Бикколов И. Тукай «Эл-Ислах» идарэсендэ // Ак юл. - 1914. - 2 апрель (№ 24).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.