УДК [070:94(47)](518.1)
Л. Р. Мортазина
«Милли байрак» газетасында милли бердэмлек идеясенек чагылышы
Мэкалэдэ Ерак Шэрыкта яшэYче татар Meha^npnapeHeH 1935-1945 елларда Мукден шэ!1эрендэ денья кургэн «Милли байрак» газетасында милли бердэмлек идеясенец чагылышы мэсьэлэлэре ейрэнелэ. Элеге юнэлешкэ караган купсанлы мэкалэлэргэ анализ ясала. Газетаныц теп мэслэген тэшкил иткэн милли бердэмлек идеясенец теп елешлэре - милли рух, милли Yзaц hэм милли горурлык хисе тэрбиялэY, тарихи хэтерне яцарту, милли гореф-гадэтлэр, дини бэйрэмнэр, туган телнец миллэтне саклаудагы роле, кYренекле шэхеслэр Yрнэгендэ тэрбиялэY h.6. мэсьэлэлэрнец газета битлэрендэ чагылышы яктыртыла. «Милли байрак»та татар меИажирлэренец эдэби ижатына бирелгэн урын ассызыклана.
Ачкыч сузлэр: «Милли байрак» газетасы, Ерак Шэрык, татар мehaжирлэре, милли бердэмлек идеясе, милли Yзaц тэрбиялэY, тарихи хэтерне яцарту, дини бэйрэмнэр, Габдулла Тукай, ШиИабетдин Мэржани, Ризаэтдин Фэхретдин.
Татар вакытлы матбугатыныц тарихи-мэдэни кыйммэткэ ия булган зур бер елешен меЬащэрэт басмалары тэшкил итэ. ХХ гасырда чит ил-лэрдэ чыгып килгэн татар телле газета Ьэм журналлар арасында Берлинда Ьэм Варшавада денья кургэн «Милли юл» («Яца милли юл»), «Азат ватан» (Мюнхен, 1952-1953), Теркиядэ басылган «Терек йорты» (Истанбул, 1911-1931) журналлары, Финляндия татарларыныц «Мэгърифэт» газетасы (1925), «Шималь очкыннары» журналы (1945-1977), Ерак Шэрыктагы «Милли байрак» (Мукден, 1935-1945), «Ерак Шэрык» (Харбин, 19241925) газеталары, «Чаткы» (Харбин, 1932-1933), «Япон мехбире» («Яца япон мехбире», Токио, 1931-1945) журналлары бар - барлыгы еч дистэдэн артык (Мщнегулов, 2007, №12, б.86). Алар меЬа^ирлектэ яшэргэ мэ^бур булган миллэттэшлэребезнец тормыш-кенкурешлэре Ьэм яшэешлэренец тарихи шартларын гына тугел, мэнфэгатьлэрен, кызыксынуларын, уй-фикерлэрен, чит ^ирлэрдэ татар мэгарифе, эдэбияты Ьэм мэдэнияте усе-шенец узенчэлеклэрен ейрэнудэ дэ кыйммэтле чыганак ролен утилэр.
Билгеле булганча, татарлар, кайсы кыйтгаларга гына барып чыксалар да, иц беренче итеп мэчет-мэдрэсэ салганнар, чит мэдэният шартларында, башка дин Ьэм тел вазгыятендэ яшэгэн хэлдэ югалып калмау, милли бердэмлекне саклау максатында туган теллэрендэ газета-журналлар бул-дырырга омтылганнар. Токио, Кобе кебек япон шэЬэрлэрендэ ХХ йезнец 20-30 нчы елларында ук берэр мэчет Ьэм татар мэктэбе эшлэве, меЬащирлэрец уз «Мэхэллэи исламия»лэре булуы мэгьлум. «Мэхэллэи исламия» тарафыннан оештырылган нэшриятта татар телендэ китаплар денья курэ. Шунысы игьтибарга лаек: бу китаплар Япониядэ генэ тугел,
деньяньщ татарлар яшэгэн барлык иллэрендэ дэ таралган (Мщнегулов, 2007, №2, 6.135).
Татар меhащирлек эдэбиятында, журналистикасында, аларныц кайсы илдэ YCYенэ карамастан, уртаклык, мэслэки якынлык кечле була. Ватаннан читтэ булып та, «тебе-тамыры белэн татар язмышы, Идел-йорт белэн бэйлэнешле, бары тик бер Yк гомумтатар мэдэниятенец Yзгэ тарихи шарт-ларда яшэеш hэм дэвам ителеш формасы гына» (Мицнегол, 1993, №7, б.160) булган эдэбият hэм вакытлы матбугат, тулаем алганда, татар мил-лэте мэнфэгатьлэрен кайгырткан, татар миллэте язмышын Yзэккэ куйган, халкыбызныц яшэеше, килэчэге турында кайгыртуны максат иткэн. Шуца да теп мотивлар hэм кугэрелгэн темалар да, иц беренче чиратта, туган туфрак, изге Ватан тешенчэлэре белэн бэйлэнгэн, милли рух, милли идея белэн сугарылган. Гомумэн алганда, чит иллэрдэге татар мэдэниятенец, hэм, аерым алганда, татар басмаларыныц Yзэгендэ - «миллэт язмышы, татар халкыныц тарихы, бYгенгесе hэм килэчэге хакында уйланулар, татар кешелэренец рухи халэте» торган (Шунда ук).
Чит иллэрдэ милли матбугат Yсеше мэсьэлэлэрен ейрэнгэн га-лимнэрнец билгелэвенчэ, Ерак Шэрык татар басмаларыныц саны hэм ак-тивлыгы ягыннан караганда башка кыйтгалардан шактый аерылып торган. Х.Й. Мицнегулов билгелэвенчэ, ХХ гасырныц 1920-1940 нчы елларында биредэ дистэлэгэн татар вакытлы басмасы денья кYрэ (Шунда ук, б.156). «Милли байрак» газетасы Yзенец дэвамлылыгы hэм колачлаган материал-ларныц терлелеге, шулай ук укучылар арасында таралу кицлеге ягыннан шактый алда барган. Газетаны оештыручы hэм аныц фикри юлбашчысы -кYренекле язучы hэм журналист Гаяз Исхакый, соцыннан ^итэкчелек ва-зифаларын ИбраЬим ДэYлэт-Килди hэм Рокыя Мехэммэдиш алып бара. Басманыц матди ягын татар эшмэкэрлэре hэм иганэчелэре Г.-В.Мэцгэр hэм Я.ИбраЬим тээмин итэ (Татарская периодическая печать..., 2017, с.88).
Галимнэр арасында «Татар меhащирлэренец энциклопедиясе» дип танылу алган (Ерак Кенчыгыштагы..., 2015, б.8) «Милли байрак» газетасы чын мэгънэсендэ чит иллэрдэ яшэгэн барлык татарларныц уртак байрагы, бердэмлек символы булып торган. Аныц битлэрендэ иц беренче чиратта татар миллэтенец азатлыгы, бэйсез, местэкыйль килэчэге мэсьэлэлэренэ багышланган язмаларга урын бирелгэн. Бу темага язган авторлар арасында, элбэттэ, Гаяз Исхакыйны атау дерес булыр. Газетаныц беренче санын-да ук аныц басманыц кыйбласын ачыклаган «Максатыбыз» дигэн мэкалэсе денья курэ. Автор газетаныц теп максатын Ерак Шэрыктагы татар меhащирлэренец милли бердэмлеген, мэдэниятен саклауда, аларныц милли проблемаларын хэл шугэ ярдэмдэ кYрэ (Гаяз Исхакый, 1935, 1 ноябрь).
Ерак Шэрыкта яшэгэн татар меhащирлэре ечен милли бердэмлек иде-ясенец нигезендэ милли горурлык хисен тэрбиялэY торган. Соцгысы, Y3 чиратында, газета битлэрендэ милли каИарманнар турындагы дастаннар-
ны, мифларны урнаштыру, милли гореф-гадэтлэрне hэм йолаларны яктыр-ту, татар тарихын барлау, искэ тешерYДЭн гыйбарэт булган.
Милли Yзац тэрбиялэYДЭ иц меhим hэм Yтемле чараларныц берсе -яшь буынны миллэтнец данлы Yткэне белэн таныштыру, тарихи хэтерне яцарту, милли горурлык тойгысы булдыру. «Милли байрак» газетасы бу ^эhэттэн караганда да шактый зур эш башкарган, татар халкыныц та-рихында тирэн эз калдырган вакыйгаларны сурэтлэYгэ, искэ алуга ба-гышланган мэкалэлэр бу хакта сейли.
Yтэмеш псевдонимы астында язылган «Тарих битлэреннэн» исеме астында чыгып килгэн язмаларныц, «Без кем?» сэхифэсендэ язылган тарихи очеркларныц авторы Рокыя Мехэммэдиш булуы мэгълYм (Ерак Кенчыгыштагы..., 2015, б.7). Бу материаллар татар халкыныц беек Yткэнен тарихи мисаллар ярдэмендэ кYрсэтYлэре, кайчандыр Yзенец дэYлэтчелеге булган татар халкыныц шанлы тарихка ия булганлыгын, чит кыйтгаларга сибелеп яшэгэн татарларныц Казан ханлыгы белэн тарихи бэйлэнешен кYрсэтергэ омтылулары белэн эhэмиятле. Шул ук вакытта аларны язудан тагын бер олы максат - татарларны Y3 дэYлэтлэрен тезергэ ендэY, рухлан-дыру, килэчэктэ бу мемкинлекнец hичшиксез булачагына ышану. Газетада туранчылык, теркичелек идеологиялэре алга серелгэн. Россиядэге рус булмаган миллэтлэрнец бэйсезлеге мэсьэлэсен ^тэргэн, СССРны тарка-туны максат иткэн «Прометей» оешмасыныц эшчэнлегенэ зур урын би-релY дэ шул хакта сейли. Мэсэлэн, Варшавада Г.Исхакыйныц эдэби и^атына 40 ел тулуга багышлап Yткэрелгэн чара турындагы мэкалэдэ аныц «Прометей» эшчэнлегендэ тоткан урынына шактый ^ентекле тукта-лына (Доктор З.Суйсал, 1937, 23 апрель).
Тарихи темага караган язмалар арасында аеруча Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан ханлыгыныц ^имерелYе hэм шуннан соцгы чорларга караган шактый ^ентекле hэм фэнни яктан нигезлэнгэн материаллар игъти-барны ^элеп итэ. «Алтын Урдада мэдэният» исемле мэкалэдэ, мэсэлэн, автор «265 еллык тарихы булган» бу мэшhYP дэYлэтнец мэдэнияте белэн генэ чиклэнмичэ, элеге мэсьэлэнец фэнни яктан ейрэнелеш дэрэ^эсенэ дэ туктала, Алтын Урданыц бетен денья сэYДЭсе Yсешендэ тоткан урыны (ха-кимлек итYе), икътисади ^тэрелеше нэти^эсендэ Yзенчэлекле мэдэнияткэ ия булуы хакында CYЗ алып бара (Милли байрак, 1936, 31 гыйнвар). «Алтын Урда, тышкы тезелеше белэн Yк мэдэни юлга басканлыгын кYрсэтеп торган кебек, эчке тезелеше, мэмлэкэтне идарэ ту ысуллары да Алтын Урданыц мэдэният баскычыннан югары урында торганлыгын исбат итэдер», - дип яза ул бу хакта (Шунда ук). Р.Мехэммэдиш дэYлэтнец мат-ди-мэдэни нигезен тэшкил иткэн факторларныц берсе булган кэсепкэ hэм кэсепчелэргэ карата менэсэбэтнец бик югары булуын ассызыклый: «Алтын Урдада hэр кэсепкэ, hэр эшкэ киц ирек куелган, hэр кеше Yзенец ты-рышлыгы аркасында югары ^тэрелэ ала иде» (Милли байрак, 1936, 21 февраль).
Элбэттэ, тарихи вакыйгаларньщ хэзерге татарларныц тормышындагы кайтавазы, аеруча миллэт ечен иц авыр, иц фащигале кеннэрнец берсе булган Казан алынуны матэм кене буларак билгелэп YTYгэ багышланган язмалар да октябрь аенда денья кYргэн саннарда чагылыш тапкан. Аларда Казан ханлыгы ^имерелYнец тарихы, нэти^элэре тасвирлана, матэм кеннэре YткэрYнец безнец якты кеннэребез ечен кан койган бабаларыбыз-ныц рухын искэ алудан гына гыйбарэт булмыйча, яшь буынны милли рух-та тэрбиялэYДЭ дэ эhэмиятле чара булулары ассызыклана (Милли байрак, 1936, 23 октябрь; Милли байрак, 1937, 15 октябрь; Рокыя Мвхэммэдиш, 1938, 14 октябрь; Хэбэрче, 1939, 27 октябрь; Милли байрак, 1939, 27 октябрь; Хэбэрче, 1939, 3 ноябрь). Газета битлэрендэ урын алган тарихи да-станнар hэм батырлар турында риваятьлэр шулай ук тарихи хэтерне яцар-туныц, милли хислэр тэрбиялэYнец меhим бер алымы буларак каралган (Милли байрак, 1935, 27 декабрь; Хэбибрахман Эл-Болгари, 1936, 27 ноябрь; Хэбибрахман Эл-Болгари, 1936, 4 декабрь).
Басмада миллэтне билгелэYче теп hэм иц эhэмиятле билге - туган телне саклау мэсьэлэлэренэ дэ зур урын бирелгэн (Углан, 1936, 10 июль; Салих Апакай, 1938, 16 декабрь). Бу хакта сейлэгэндэ, «Милли байрак» газетасында киц чагылыш тапкан Габдулла Тукай турындагы материал-ларны искэ алу дерес булыр. Читтэ яшэгэн татарлар ечен Тукай образы туган ил символы гына тугел, туган телне, рухи бердэмлекне саклау чара-сы да, ул барлык татарларныц «милли байрагы» да. Бу хакта газета битлэрендэ урнаштырылган Тукай турындагы мэгьлYматлар, аныц ши-гырьлэре, Ерак Шэрыкныц татарлар яшэгэн терле шэhэрлэрендэ Yткэрел-гэн Тукай кичэлэре, Тукай бэйрэмнэре турындагы язмалар сейли. Алар-ныц кYпчелегенец авторы Рокыя Мехэммэдиш була (Рокыя Мвхэммэдиш, 1936, 17 апрель; Рокыя Мвхэммэдиш, 1938, 22 апрель; Рокыя Мвхэммэдиш, 1937, 16 апрель). Шулай ук башкалар тарафыннан язылган язмалар да очрый (Милли байрак, 1936, 17 апрель; Хэбэрче, 1936, 8 май).
Элеге материалларда «Идел буе терек-татарыныц иц зур шагыйре», шигырьлэре «туган илебезнец кYренеше», «халкыбызныц тормышыныц кезгесе» булган (Рокыя Мвхэммэдиш, 1937, 16 апрель) Тукайныц татар миллэте ечен башкарган эшлэре искэ алына, шул ук вакытта аныц мира-сыныц hэм гомумэн шэхесенец татарлар ечен эhэмияте мэсьэлэлэре кYтэрелэ. Тукайныц вафатына 25 ел тулуга багышланган «Илсезлектэ Тукай белэн» дигэн мэкалэдэ, мэсэлэн, Габдулла Тукайныц ватаннан читтэ яшэгэн татарлар ечен аеруча якын hэм эhэмиятле булуы ассызыклана: «Тукай деньядан аерылганнан соц кичкэн дэвер, Идел-Урал тереклэрен тыныч яр якасына китереп туктатмады, Идел буе да, аныц бYгенге кенне деньяныц терле почмакларына сибелгэн балалары да, эле hаман да, сэяси дэвер, тартыш дэвере кичерэлэр. Шуныц ечен, илсезлектэ Тукайны искэ алу, Тукай истэлегенэ эдэби кыйммэтлэреннэн битэр, аны [...] ^целе сык-ранган бер миллэтче, бер кортылыш керэшчесе сыйфатында кYрергэ, аныц эсэрлэрендэ шул нокталарны эзлэргэ вэ шулардан яшерен мэгьнэне
ацларга чакыра» (Рокыя Мвхзммздиш, 1938, 22 апрель). Тукай - татар миллэтенец ^цел кезгесе, шуца да, Р.Мехэммэдиш билгелэп Yткэнчэ, «Тукай кебек сизгер ^целле шагыйрьнец халыкныц бу халэт рухиясен кYцеленэ якын алуы табигый иде. Шунлыктан аныц шигырьлэре бер яктан балкысалар, икенче яктан емидсезлеккэ чумып, татарныц бетен барлыгы-на кул селкерлек дэрэ^эгэ ^итэлэр иде» (Рокыя Мвхзммздиш, 1937, 16 апрель). Нэкъ менэ халык язмышы Тукай язмышы белэн бер булганга, YЗ ватаннарыннан читтэ яшэргэ мэ^бYP татарлар ечен Тукай hэм аныц и^аты «милли Yзлегебез кебек Yк кыйммэтле. Тукай - безнец халыкныц YЗ баласы, аныц и^аты да безнец халыкныц YЗ милли байлыгы» (Шунда ук).
Дини бэйрэмнэр hэм аларны YткэрYгэ багышланган чараларны як-тыртып баруга газета битлэрендэ шулай ук зур эhэмият бирелгэн, ченки меhащирлектэге татарлар ечен ислам дине, туган тел кебек Yк, миллэтне hэм аныц бердэмлеген саклауныц иц меhим чараларыннан берсе саналган (Шзмгуни, 1936, 21 февраль; Шуныкы ук, 1936, 29 май; Шанхай мохбире, 1936, 19 июнь; Камилз ИбраЫм, 1937, 5 февраль). Г.Исхакый, мэсэлэн, Корбан бэйрэмен «Идел-Урал терек-татар меселманнарыныц олуг дини бэйрэме» дип бэяли, милли тойгылар белэн меселманчылыкны «суга бат-мас, утта янмас ике мэгънэви калкан» дип атый (Гаяз Исхакый, 1937, 21 февраль).
Татар тарихында зур урын тоткан аерым шэхеслэр, аларныц тормыш юлы hэм эшчэнлеге белэн таныштырып бару шулай ук миллилекне саклау hэм ныгыту чарасы буларак каралган. Газета мехэррирлэре бер Yк вакытта яшь буын татарларны мэшhYP шэхеслэр Yрнэгендэ тэрбиялэYне дэ максат итеп куйган дип уйларга тулы нигез бар. Бу нисбэттэн кYренекле татар галимнэре hэм ^эмэгать эшлеклелэре Ш.Мэр^ани, К.Насыйри, Р.Фэхретдин, Й.Акчура, Г.Исхакый турындагы язмалар аеруча зур эhэми-яткэ ия.
Татарныц кYренекле тарихчысы hэм фикер иясе Шиhабетдин Мэр^анинец татар миллэте ечен эшлэгэн бин^ая зур эшлэрен hэрбер татар кешесе белергэ hэм истэ тотарга тиешлеге газетада басылган мэкалэлэрдэ ачык чагыла. Аларда Мэр^анине искэ алу, рухына дога кылу, миллэте алдында курсэткэн хезмэтлэрен барлау максаты кYЗ алдында то-тылган (Гаяз Исхакый, 1936, 17 гыйнвар; Милли байрак, 1936, 24 гыйн-вар).
Р.Фэхретдин турындагы язмалар аныц вафатыннан соц аеруча кYп денья кYрэ. «Милли байрак» газетасыныц 1936 елгы 5 июнь саны, мэсэлэн, тулаем Р.Фэхретдингэ багышлап чыгарыла. Татар деньясы ечен иц мэртэбэле, кадерле шэхеслэрнец берсе булган «олуг дин галимебез»нец Yлеме Ерак Шэрыкта яшэYче татарлар ечен зур фа^ига итеп кабул ителэ (Милли байрак, 1936, 5 июнь). Бу хакта, газета битлэрендэге ^п санлы мэкалэлэрдэн тыш, Токио, Нагоя, Мукден, Кобе, Харбин кебек шэhэрлэрдэ татар галиме вафат булган кеннец меселманнар тарафыннан матэм кене итеп билгелэп YтелYе сейли (Садыйков, 2019, т.4, №2, б.285).
«Милли байрак»та Р.Фэхретдингэ багышланган мэкалэлэрдэн тыш, аныц терле елларда «Шура» журналында басылып чыккан язмалары да урын ала. Р.Мехэммэдишнец «МэрхYм мефтиебез Ризаэтдин Фэхретдин хэзрэтенец газиз рухына» дип исемлэнгэн мэкалэсендэ (Рокыя Мвхэммэдиш, 1941, 11 апрель) меселманнар тормышында зур эhэмияткэ ия булган Диния нэзарэтенец эшчэнлеге, миллэт мэнфэгатьлэрен кайгыр-тудагы роле Р.Фэхретдин шэхесе белэн бэйлэп карала. Автор галимнец Диния нэзарэтендэге гыйльми эшчэнлеген - татар тарихында тирэн эз калдырган атаклы татар дин белгечлэренец, меселман руханиларыныц тормышын hэм эшчэнлеген барлау hэм системалаштырудагы эшенэ, аныц халыкны агарту, мэгьрифэт таратуда куйган хезмэтенэ зур бэя бирэ. Гаяз Исхакый мэкалэсендэ дэ Р.Фэхретдиннец миллэте hэм дин кардэшлэре алдында куйган хезмэтлэренэ басым ясала (Гаяз Исхакый, 1936, 12 июль).
Татар миллэтенец тарихында, яшэешендэ иц зур эhэмияткэ ия булган элеге ике шэхес белэн беррэттэн, мэгарифе, мэдэнияте Yсешенэ елеш керткэн, hэрбер татар кешесе белергэ hэм ихтирам итэргэ тиешле энцик-лопедик галим Каюм Насыйри, ^эмэгать эшлеклесе Йосыф Акчура, Ерак Шэрык татарларыныц тормышында зур тээсири кечкэ ия булган, милли юлбашчы дэрэ^эсендэ каралган Гаяз Исхакыйга багышланган мэкалэлэр дэ кызыксыну уяталар (Рокыя Мвхэммэдиш, 1937, 26 февраль; Милли байрак, 1936, 24 апрель; Сания Гыйффэт, 1936, 24 апрель; Милли байрак, 1936, 1 май). К.Насыйриныц вафатына 35 ел тулуга багышланган язмада автор аны «Идел буе терек-татарларыныц мэгьнэви уянуында иц кYЗгэ кYренерлек роль уйнаган», «халкыбызныц уянуына, телебезнец эдэби яса-лышына бик кечле рэвештэ тээсир иткэн беек шэхес» дип бэяли hэм аныц турында мэгьлYмат бирYне беренче чиратта читтэ Yскэн яшьлэрне «милли мэдэниятне югары кYтэрYДЭ бик зур хезмэт иткэн» кYренекле шэхес белэн таныштыру максатында икэнлеген ассызыклый. Ул К.Насыйриныц ана телебездэ беренче хисап, география дэреслеклэре язуы, халыкны карацгы-лыктан яктылыкка чыгаруга зур хезмэт куюы, уку-укытуны Кенбатын Европа дэрэ^эсенэ кYтэрергэ тырышуы hэрбер татар кешесенэ билгеле булырга тиеш дип саный. Галимнец татарда фэн, гыйлем Yсешенэ, миллэт алгарышына керткэн елешен билгелэп, Р.Мехэммэдиш: «К.Насыйри хэрэкэт иткэн юлдан Шиhаб хэзрэт Мэрж;ани, Хесэен Фэезхан, Акъегетза-дэ хэрэкэт итэлэр», - дип яза (Рокыя Мвхэммэдиш, 1937, 13 август).
Октябрьгэ кадэрге татар вакытлы матбугатында зур урын алган мил-ли-азатлык темасын сурэтлэY традициясе меhажэрэттэге язучылар hэм калэм иялэре иж;атында дэвам иттерелэ. Авторлар арасында эле Россиядэ вакытта ук шагыйрэ буларак танылган, мегаллимэ hэм журналист Сания Гыйффэт, «Солтан» тэхэллYсе астында иж;ат итYче Эхмэт Виргаз h.б. бар (Солтан, 1936, 31 гыйнвар; Сания Гыйффэт, 1936, 24 гыйнвар; Солтан, 1938, 22 апрель). «Эдэби эсэрлэрдэ hэм публицистикада татар та-рихы, татар тормышы чагыштырмача тулырак hэм объективрак яктыртыл-ды, местэкыйль татар дэYлэте, Идел-Урал жемhYрияте тезY теп максат-
ларныц берсе итеп куелды. МэскэY хакимиятенец милли сэясэте, совет халкы исеме астында урыслаштыру политикасы уздыруы тэнкыйтькэ очрады» (Мицнегол, 1993, №7, б.160-161). Моннан тыш, меhащирлектэге татарларныц эдэби эсэрлэре татар деньясы, татар тормышы белэн бэйле булган эhэмиятле вакыйгаларны сурэтлэY, туган телгэ мэдхия ^ырлау, уртак ватанны сагыну хислэрен беренче урынга куюлары ягыннан да игътибарга лаек. Бу эсэрлэр, hичшиксез, милли бердэмлек идеясен тор-мышка ашыруга, ватаннарыннан читтэ гомер кичергэн татарларга милли рух естэргэ, милли Yзац тэрбиялэYгэ хезмэт иткэн.
Нэти^э ясап, шуны эйтергэ кирэк: Ерак Шэрыкта яшэYче терки-татар меhащирлэре ечен «Милли Байрак» газетасыныц эhэмияте биниhая дэрэ^эдэ зур була. Ул Ерак Шэрыкта сибелеп яшэгэн татарлар ечен генэ тYгел, гомумэн ватаннарыннан читтэ гомер кичергэн барлык меhа^ирлэр ечен дэ Yзара аралашу, миллилекне, милли бердэмлекне саклау, милли Yзац формалаштыру чарасы булып торган. ХХ гасырда татар-меселман деньясына, татар тормышына караган кYп кенэ вакыйга hэм фактларны реаль чынбарлыктагыча тасвирларга омтылган, тоталитар чиклэYлэрдэн азат булган, местэкыйль фикерлэYгэ нигезлэнгэн азсанлы басмаларныц берсе буларак «Милли байрак» газетасыныц тарихта YЗ урыны бар. Газе-таныц оештыручысы hэм фикри юлбашчысы Г.Исхакый CYЗлэре белэн эйткэндэ, «Милли байрак» чын мэгънэсендэ Ерак Шэрыктагы Идел-Урал терек-татар меhащэрэтенец кайгысы, шатлыгы, емете, дэртенец ^анлы кезгесе булып елгерде. "Милли байрак" Ерак Шэрыктагы безнец терек-татарныц тудырган, эшлэгэн милли барлыкларыныц барысыныц да юлбашчысы, юл кYрсэтYчесе булып Yсеп ^итте. Ул безнец Ерак Шэрыктагы меhащэрэтебезнец авыр милли тартышыныц бетен авыр сэхифэлэрен вакытында язучы, арабызга кергэн hэрбер агымныц зарарын, файдасын вакытында кYрсэтеп баручы ^анлы милли тарихы булды» (Гаяз Исхакый, 1937, 12 ноябрь). БYген газета ХХ гасырныц 30-40 нчы елларында татар меhащирэте тарихын ейрэнYДЭ гаять кыйммэтле чыганакларныц берсе булып тора.
Чыганаклар hэм эдэбият
1. Без кем? Алтын Урдада мэдэният // Милли байрак. 1936. 31 гыйнвар.
2. Без кем? Алтын Урдада мэдэният // Милли байрак. 1936. 21 февраль.
3. Гаяз Исхакый. Максатларыбыз // Милли байрак. 1935. 1 ноябрь.
4. Гаяз Исхакый. Олуг мефти Ризаэтдин хэзрэт вафат // Милли байрак. 1936. 12 июль.
5. Гаяз Исхакый. ШиИабетдин Эл-Мэрж;ани хэзрэтлэре // Милли байрак. 1936. 17 гыйнвар.
6. Гаяз Исхакый. Корбан бэйрэме // Милли байрак. 1937. 21 февраль.
7. Гаяз Исхакый. «Милли байрак»ныц ике яше тулды // Милли байрак. 1937. 12 ноябрь.
8. Доктор З.Суйсал. Варшавада Гаяз Исхакый бэк кене // Милли байрак. 1937. 23 апрель.
9. Ерак Кенчыгыштагы терки-татар меЬа^ирлэренец мирасы («Милли Байрак» газетасыныц библиографик курсэткече). Казан: ТФАнец Ш.Мэржани исем. Тарих институты, 2015. 284 б.
10.Идел-Уралныц кайгы кене // Милли байрак. 1937. 15 октябрь.
11.Йосыф бэк Акчура истэлеге // Милли байрак. 1936. 1 май.
12. Казан алыну - матэм кене // Милли байрак. 1936. 23 октябрь.
13. Камилэ ИбраЫм. Варшавада рамазан бэйрэме // Милли байрак. 1937. 5 февраль.
14. Мэрхум Йосыф бэк Акчураныц вафатына бер ел тулды // Милли байрак.
1936. 24 апрель.
15. Милли керэш тэрбиясе // Милли байрак. 1939. 27 октябрь.
16. Мщнегол Х.Чит иллэрдэге татар эдэбияты Иэм матбугаты // Казан утлары. 1993. № 7. Б. 154-163.
17. Мщнегулов Х. «Яца япон мехбире» мэ^мугасы // Казан утлары. 2007. №2. Б. 134-141.
18. Мщнегулов Х.Й. МеИажирлектэге татар эдэбияты // Казан утлары. 2007. №12. Б. 84-89.
19. Олуг дин галимебез // Милли байрак. 1936. 5 июнь.
20. Рокыя Мвхэммэдиш. Габделкаюм Насыйри (вафатына 35 ел тулу уцае белэн) // Милли байрак. 1937. 13 август.
21. Рокыя Мвхэммэдиш. Тарихи кен (15 нче октябрь - матэм кене уцае белэн) // Милли байрак. 1938. 14 октябрь.
22. Рокыя Мвхэммэдиш. Тукай - халык шагыйре // Милли байрак. 1936. 17 апрель.
23.Рокыя Мвхэммэдиш. Илсезлектэ Тукай белэн // Милли байрак. 1938. 22 апрель.
24. Рокыя Мвхэммэдиш. Тукайны искэ алганда // Милли байрак. 1937. 16 апрель.
25. Рокыя Мвхэммэдиш. Мэрхум мефтиебез Ризаэтдин бине Фэхретдин хэзрэтлэренец газиз рухына // Милли байрак. 1941. 11 апрель.
26. Рокыя Мвхэммэдиш. Кырык ел миллэт сэгадэте юлында // Милли байрак.
1937. 26 февраль.
27. Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р.А. Айнутдинов, З.З. Гилазев. Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. 200 с.
28. Углан. Йортыбызда тел фажигасе // Милли байрак. 1936. 10 июль.
29. Хэбэрче. Тукай кичэсе // Милли байрак. 1936. 8 май.
30. Хэбэрче. Милли матэм: Фузанда, Хайларда, Ки^уда // Милли байрак. 1939. 27 октябрь.
31. Хэбэрче. Милли матэм: Нагояда, Харбинда // Милли байрак. 1939. 3 ноябрь.
32. Хэбибрахман Эл-Болгари. Терек кабилэлэре хакында тарихи риваятьлэр. Пишавар // Милли байрак. 1936. 27 ноябрь.
33. Хэбибрахман Эл-Болгари. Терек кабилэлэре хакында тарихи риваятьлэр // Милли байрак. 1936. 4 декабрь.
34. Салих Апакай. Милли тел мэсьэлэсе. Тянсзин // Милли байрак. 1938. 16 декабрь.
35. Садыйков Ш. «Милли байрак» газетасында Ризаэтдин Фэхретдин эшчэн-леге яктыртылышы // Историческая этнология. 2019. Т. 4. № 2. С. 284-293.
36. Сания Гыйффзт. Йосыф бэк Акчурага багышлап // Милли байрак. 1936. 24 апрель.
37. Сания Гыйффзт. Милли барлыкка табын // Милли байрак. 1936. 24 гыйнвар.
38. Солтан. Миллэтчегэ (шигырь) // Милли байрак. 1936. 31 гыйнвар.
39. Солтан. Тукай рэсеменэ // Милли байрак. 1938. 22 апрель.
40. Тукай хакында милли матбугат // Милли байрак. 1936. 17 апрель.
41. Чура батыр // Милли байрак. 1935. 27 декабрь.
42. Шанхай мохбире. Шанхайда мэулиден-нэби бэйрэме // Милли байрак. 1936. 19 июнь.
43. Шзмгуни. Мэулиден-нэби менэсэбэте белэн // Милли байрак. 1936. 29
май.
44. Шзмгуни. Корбан вэ Корбан бэйрэме // Милли байрак. 1936. 21 февраль.
45. ШиИабетдин хэзрэт кичэсе // Милли байрак. 1936. 24 гыйнвар.
Л.Р. Муртазина
Отражение идеи национального единства на страницах газеты «Милли байрак»
В статье рассматриваются идеи национального единства, которые нашли отражение на страницах газеты «Милли байрак» («Национальное знамя»), издававшейся в городе Мукдене в 1935-1945 гг. Данная газета была одним из основных татарских изданий, печатавшихся на Дальнем Востоке. Анализируются публикации, посвященные проблемам воспитания национального самосознания и национального духа, чувства гордости за свою нацию; возрождению исторической памяти, освещению народных традиций, религиозных праздников, также статей, где основное внимание уделяется роли родного языка как основного фактора сохранения нации. Одним из важных направлений реализации идеи национального единства для татарских эмигрантов было воспитание на примере выдающихся личностей, таких как Г.Тукай, Ш.Марджани, К.Насыри, Р.Фахретдинов и др., рассказу о жизни и деятельности которых уделялось пристальное внимание в газете. Также автор изучает литературное творчество эмигрантов, где отражались их мечты и чаяния, образы родины, великих сынов нации, символы свободы и т.д., которые служили идее национального единства для татар Дальнего Востока.
Ключевые слова: газета «Милли байрак» («Национальное знамя»), Дальний Восток, татарские эмигранты, идея национального единства, воспитание национального самосознания, возрождение исторической памяти, религиозные праздники, Габдулла Тукай, Шигабутдин Марджани, Ризаэтдин Фахретдин.
L.R. Murtazina
Reflection of the idea of national unity in the newspaper "Milli Bayrak"
The article discusses the issue of reflecting the idea of national unity in the newspaper "Milli Bayrak" ("National Banner"). This newspaper was published in the city of Mukden in 1935-1945. She was one of the main Tatar print media in the Far East. The article analyzes publications devoted to the problems of fostering national self-awareness and pride in one's people. The ideas of reviving historical memory, highlighting folk traditions, religious holidays were very important for the Tatars of the Far East. The author dwells on publications that talk about the role of the native language as a factor in the preservation of the nation. The newspaper paid attention to the coverage of the life and activities of representatives of the Tatar intelligentsia such as G. Tukai, Sh.Mardzhani, K. Nasyri, R. Fakhretdinov. The newspaper published poems of emigrants, which talk about the people, their problems and dreams of a bright future.
Keywords: newspaper "Milli bayrak" ("National banner"), Far East, Tatar emigrants, idea of national unity, education of national identity, revival of historical memory, religious holidays, Gabdulla Tukai, Shigabutdin Mardjani, Rizaetdin Fakhretdin.
Информация об авторе:
Муртазина Ляля Раисовна - кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ (г. Казань, Российская Федерация); e-mail: lyalyamur@mail.ru
Мортазина Лэлэ Рэис кызы - педагогика фэннэре кандидаты, ТР ФА Ш. Мэрж;ани исемендэге Тарих институтыньщ Милли мэгариф тарихы h9M теори-ясе Yзэге эйдэп баручы фэнни хезмэткэре (Казан шэhэре, Россия Федерациясе).
Murtazina Lyalya R. - Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Scientific Researcher, Center of History and Theory of the National Education, Marjani Institute of History of Tatarstan Academy of Sciences (Kazan, Russian Federation).