Научная статья на тему 'Озын Шакир турында кыйсса'

Озын Шакир турында кыйсса Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
26
5
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Озын Шакир турында кыйсса»

в

тг

л

в

и

1п

о

с

Авылга якын гына урнашкан бу инештэ ^эен су тормый*. Язын кар сулары, чирэмне тибеп чык-кан чишмэ сулары белэн кушылып, тын гына ага да, бераздан кибеп юкка чыга. Аннары тугайда бердэм булып яшел улэннэр, терле чэчэклэр баш калкы-та. всте ком белэн капланган, уртадан ерылган буа гына, яшисен яшэгэн бер карт ^ан ияседэй, тугайга карап шакка-тып тора кебек. Бер улэн дэ усмэгэн, ком белэн тушэлгэн ярлары бу хисне тагын да кечэйтэ тесле. Буаньщ есте заманын-да киц булгандыр, хэзер очрашсалар ике машина утэ алмас иде. встеннэн комны кымшатып, ерылган урынга кадэр, бер машина уткэн. Яшь-^илкенчэк кереп утырганмы, югыйсэ, эш кешесенец анда нинди йомышы тешсен инде... Тик елга ярындагы тутэллэрне хэтерлэуче вак-вак калкучыклар гына биредэ кайчан-дыр тормыш кайнаганын сейлэп тора. Халык телендэ буген дэ «Шакир буасы» дип йертелэ торган уйсулыкныц бугенге куренеше энэ шундый.

Мин узем дэ яхшы хэтерлим эле: чупрэк-чапрак тапшырып алган «этэч конфет»ларын лэззэтлэнеп суырып йеруче бер теркем малайлар яр буенда шаккатып басып торабыз. Носилкалар-га ябышкан бер теркем хатын-кызлар тирэ-юньдэге чокырлардан балчык та-шый. Буа кузгэ куренеп кутэрелэ. Аныц естендэ ат ^итэклэгэн кара чэчле бер озын ир-ат балчыкны тыгызлап йери. Янына эледэн-эле кемнэрдер килеп ни-дер сорыйлар. Ул озын кулларын сузып нэрсэдер ацлата, тыз-быз килеп эшлэп йеручелэр янына килеп киткэли. Малай-

* Балтач районыныц Сэрдегэн авылы.

лар ул абыйныц минем Бибиниса апам белэн йеруен дэ белэлэр. Мин шуны бе-леп уземне горур тотам: «Эле кичэ мица пэке дэ бирде, — дип алдашам, — бик эйбэт абый». Э эйбэт абыйга ул вакыт-та 19 тулып кына киткэн булган. Кар-чыклар эйтмешли, сусыз кашыктан су-ырып йотарлык мондый егет сугыштан соцгы авыл ечен бик сирэк куренеш булгандыр. Шуца да сугыштан аксап кайт-кан егетне «Карл Маркс» колхозыныц председателе итеп куйганнар.

«Куйганнар» дип сейлэу бик ук де-рес тэ булмас. Мин ул чорларны, мэк-тэпкэчэ яшьтэге бала булсам да, яхшы белэм. Шулай бервакыт, ферма янын-дагы чирэмлектэ кояш нурларын лупа аша уткэреп, мамык тетэтеп утыручы бер теркем малайлар янына, тарантас-ка ^игелгэн ат килеп туктады. Аннан эсселектэн изулэрен чишеп ^ибэргэн озын Шакир теште. «Карап-карап килэм, ут белэн уйныйсыз тугелме? — диде ул безнец янга килеп. — Эссе кендэ лупа белэн дэ ут чыгарырга мемкин. Син, энем, аны мица бир, кич апацнан кире алырсыц», — дип, лупаны миннэн алды.

Ьэр ^итэкчегэ кушамат таккан кебек, аны да «Озын Шакир» дип йерилэр. Хэер, бу кушамат та тугелдер—узе чын-нан да авылда иц озын ир-ат, узе Шакир исемле. Хикмэт кушаматта тугел, аныц сейлэшуендэдер. Тартык авазларны эйтеп бетермэгэнгэме, сейлэше узгэрэк яцгырый аныц. Эйтик, бу юлы да безгэ ачыктан-ачык «карап-карап торам» дип тугел, «ка-ап-ка-ап то-ам» дип эндэште кебек. Тик аца карап берэу дэ сакау дими озын Шакирны. Тэвэккэллеге, турысын ярып эйтуе, кайчак авыл ир-

атларына хас дуамаллыгы ечен аны авылда Ьэркем хермэт итэ, уз итеп сейлэшэ. Уз авылында гына тугел, за-манында ул районда да байтак урыннар-да эшлэде. «Озын Шакир» турында суз кузгатсац, эцгэмэдэшец шунда ук ачы-лып китэ, аца бэйле берэр очрак турында сейли башлый. Буген дэ Сизнер авы-лыннан Петр дэдэй исемле бер удмурт карты белэн танышып, Сэрдегэннэн икэнемне белгэч, менэ нилэр сейлэде:

— Белэм мин озын Шакирны, нигэ белмэскэ. Сезнец «Карл Маркс» колхо-зыннан балалыктан да чыкмаган бер ма-лай килэ иде Шэмэрдэнгэ. Симэнэгэ орлык ташыйбыз, угез ^игеп. Эти-абыйларыбыз фронтта. Шулчак, кай-тышлый, угезлэребез урманнан чыгып килгэндэ, бер атлы туктатты. Чанала-рында дурт ир-ат. Берсе теште дэ, безне туктатып, юк-бар сорап бэйлэнэ башла-ды. Миннэн угезгэ дигэн солы капчыгын тартып алды да, якама ябышты. Шуннан арттагы чанадан Шакир сикереп теште дэ, тегелэр янына килде. «Почему его обижать?» — ди бу урысчалап. Тегесе «иди отсюда мальчуган» дип этэчлэнэ башлагач, салды да екты узен. «Кит-тек, Петр дэдэй», — ди. Тагын ицнэренэ килеп асылындылар Шакирныц. Ша-кир чанасындагы бастырыкны алып селтэнугэ, кем белэн эш иткэннэрен ацлап, сугенэ-сугенэ китеп бардылар. Ул чорда Шэмэрдэн урманында талау-лар, хэтта кеше утерулэр булгалап тора иде. Ул вакытта Шакирныц термэдэн кайткан чагы гына булган...

Петр дэдэйнец соцгы ^емлэсен ишетугэ эсселе-суыклы булып киттем. Ничек термэдэн кайткан чагы?! Гомер буе аралашып, бер дэ сейлэмэде микэнни? Соцыннан гына белдем, эш менэ ничек була...

Эни янына, больницага

Сугыш башлангач колхозныц бердэнбер ЧТЗ тракторында эшлэуче ир-атны фронтка алалар. Яшьтэшлэреннэн калкурак куренгэнгэме, рульгэ, ашык-пошык укыткалап, 16 яшьлек Шакирны утырталар. Романтикасы тартамы, эйбэт кенэ эшлэп китэ егет. Колхоз рэисе дэ мактап телгэ алгалый узен. Тик кеннэрнец берендэ авылдан ягулык та-

шучы аца яман хэбэр китерэ. «Эниецнец аягы сынган, агач тешеп. Больницага алып киткэннэр».

Шакир тракторын сундереп, тенгэ каршы унбер километр арага ^эяулэп юлга чыга. Тенлэ больницаны, энисенец кая ятканын табу, пычрак киемле яшусмерне больницадан куып чыгарыр-га маташу бер гади мэшэкать кенэ бул-ган икэн. Авылга кире кайтуга, тракторын ташлап «корткычлык» эшлэгэн ечен егетне кулга алалар. Ул чорда мэсьэлэне тиз хэл иткэннэр бит. вченче кен дигэндэ, Шакир Пановка термэсенэ килеп элэгэ. Калганын мин уз авызын-нан ишеттем. «Мин бер дэ авырлыгын курмэдем термэ дигэненец, — диде ул исе китмичэ генэ, — бер тормыш мэктэбе инде».

Аны термэнец зур ху^алыгында ат белэн эшлэуче бер бэндэгэ йекче итеп билгелилэр. Егетнец кундэмлеген, иц меЬиме, эшкэ булганлыгын куреп, аныц узенэ бер ат беркетэлэр. Ху^алыкта азык-телек, утын ташуда эшли, гадэ-тенчэ, бер дэ сынатмый ул. Егетнец бу якларын тиз куреп алган ^итэкчелэр аны бер кен узлэре янына чакырып алалар: «Шакир энем, синдэй егетлэр безгэ дэ бик кирэк, кал узебездэ эшлэп».

Егет бик тиз килешер дип санап, начальник естэп тэ куя: «Сугышныц бик кызган гына вакыты, бронь алырга да булышырбыз, яшец ^итеп килэ бит». Моцарчы эндэшмичэ тыцлап торган егет, катгый рэвештэ эйтеп куя: «Мин фронтка ^ибэрулэрен сорап моцарчы да гариза язган идем инде. Иртэгэ азат итсэгез, иртэгэ ук фронтка китэм». Яшь-лек кайнарлыгы белэн ездереп эйтелгэн бу сузлэр тээсирсез калмый, билгеле. Егетнец кулын кысып, еенэ озаталар.

Сугыш белэн очрашу

Энелэре Кэбир белэн Кэрим абый-ларын шатланып каршы алалар: «етер-мэннэн» кайткан бит. Киткэндэ дэ шу-лай ^анланып озатып калганнар иде: «Шту син, абыйларын алырга район кадэр районнан милиционер килгэн. Димэк, юк-бар кеше тугел абыйлары!» Этилэреннэн килгэн еч хатны укытыр-га да онытмадылар: «Мицнебикэ, безнец Шакирга да китэргэ вакыт ^итэ. Берук

65-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОИ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОИНЕ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2010

угет-нэсыйхэтлэрецне бирэ тор. Су-гыш — сугыш инде ул. Анда да, баш-сызланып, беренчелэрдэн булып барып кермэсен. Кэбир белэн Кэримне тэртэ арасына кертэ тор. Тормыш авырлыгы алар ^илкэсенэ тешэчэк бит...», — дип язган бер хатында.

Военкоматка кат-кат бара торгач, бер кенне Шакирга повестка тоттырып ^ибэрэлэр. 12 июнь кенне военкоматта ^ыелалар икэн. Этисен озатканда кургэ-не булды, бу юлы аерылышу сугышныц беренче кеннэрендэге кебек авыр бул-мады. «Узем белэн этине дэ алып кай-там, елама эни», — диде Шакир энисен юатып киткэндэ. «Фашистларныц кеннэре санаулы калды. Этилэрегез сезнец эшне ^ицелэйттелэр. Калган гит-лерчыларны демектерегез дэ, тизрэк эйлэнеп кайтыгыз. Курэсез, сезне купме эш кетэ», — диде военком Сабуров озат-канда, гади бер эшкэ китучелэргэ хэер-фатиха биргэн кебек.

Яман исеме белэн тарихка кереп калган Суслонгер лагеренда бераз ^эфа чиккэннэн соц, сеяккэ калган яшьлэрне кышкы салкыннарныц берсендэ фронт-ка озаталар. Алар, ачлыктан котылып, юлга кузгалуны сеенеп кабул итэ.

Алгы сызыкка килеп ^иткэнче эше-лоннарын берничэ тапкыр бомбага то-талар. Кичэ генэ бергэ утырып ашаган егетлэрнец уле гэудэлэре, алар эшело-нында махсус вагоннарга теялгэн, бомба кыйпылчыклары тиеп эчэклэре акта-рылган атлар... Беренче чиркэнчек алу шул була. Бу куренешлэр Шакирда «ба-рысы да бетте» дигэн тээсир калдыра. Егетлэрнец кубесе шокта була. Шакир соцыннан шуны ацлый: мондый хэлгэ тешудэн сак булырга кирэк. «Паника» дип аталган яман куренеш тэ шундый халэттэн соц башлана икэн.

Шакир бер полкта хезмэт итуче ка-закъ егете Турсунбай белэн дуслашып китэ. Рус солдатлары озын татар егете белэн учеклэшергэ бик яраталар. Ша-кир, урысча-татарча бутап, кыерсыту-чыларны ^авапсыз калдырмый. Мон-дый учеклэшулэр кайчакта якалашуга барып ^итэ. Турсунбай, арада иц елкэне буларак, аларны тынычландыра. «Син, Шакир оглым, алардан акыллырак бул, учеклэшэлэр генэ бит алар, селтэнэ баш-

лама, естен булып калыц», — ди казакъ андый вакытта. «Турсун экэ, алар да тик торсын», — ди Шакир шаярып Ьэм «тор-сын» сузенец татарча мэгънэсен ацлата башлый.

Алар сугышлар тынганчы шулай ярдэмлэшеп, аралашып яшилэр. Тур-сунбай белэн Шакир хезмэт иткэн полк-ка терле сэбэплэр белэн тылда калган гитлерчыларны, сатлык ^аннарны юк иту бурычы куела. Андыйлар белэн бэрелешу алгы сызыктагы сугышныц узеннэн дэ зэЬэррэк, кансызрак була. Ченки дошман килеп терэлгэнен белэ: улем яки эсирлек. Куп ерткычлыклар эшлэгэн сатлык ^ан яки фашист кулга алынудан, ай-Ьай, бик курка.

Бервакыт, тыныч кына урман сукма-гыннан атлаганда, Турсунбай куак ар-тында автоматын Шакирга тебэп ма-ташучы бер бандерачыны куреп ала. Исенэ килгэнче, берни искэрмэгэн озын татар егетен тертеп ега да, дошман-га атып ^ибэрэ. Шулай да дошман пу-лясы Шакирныц уц аягыныц тез башын чэрдэкли. Бер сугышта исэ Шакирныц да пычак тотып Турсунбайга арттан ташланган фашистныц башына приклад белэн тондырганы булды. Шулкадэр каты сугылган, хэтта башы ярылган иде дошманныц.

Тыныч кеннэр

Мэскэу госпитальлэренец берсенэ элэккэн Шакирны тиз арада якташла-ры эзлэп таптылар. Озын гэудэле, зифа буйлы татар егете госпитальдэ эшлэуче кызларга да бик ошады. Фатих Кэрим поэмасындагы егет кебек, ул да каян-дыр табылган тальян гармунда сызды-рып ^ибэрсэ, янына бер теркем яшьлэр ^ыела. Кешелэрдэ яз шаукымы, ^ицу шатлыгы, китэ ^ыр-бию, куцелле арала-шу.

Яраланып туган авылына кайткач бу шаукым тиз сунде-сунуен. Этилэре су-гышта Ьэлак булган. Алар гына тугел, бетен авыл ач-ялангач, ей тулы ятимнэр. Шуца да узен колхоз председателе итеп куюны, шулай булырга тиеш кебек, ка-рышып тормады ул. Щиц сызганып эшкэ кереште. Сугыш та тиз генэ оныт-тырмады узен, кайгы-хэсрэтлэре белэн генэ тугел, терле истэлеклэре белэн. Бер

ОЗЫН ШАКИР ТУРЫНДА КЫИССА

кенне райкомныц пропаганда булегенэ чакырып аца бер хат тоттырдылар. «Иван Закиров 1946 елда хэрбилэрнец кышкы Спартакиадасында катнашып, чацгы буенча мастерлыкка кандидат нормасын тапшырды», — диелгэн иде анда. Райкомныц булек медире бу хэбэрне ВЛКСМ райкомы аша кулына алып, га^эпкэ калган. Ничек инде «кандидат в мастера спорта». Бернинди тре-нировкасыз, ^итмэсэ аксап кайтты, эле «Иван» узе. Шакир узе дэ бу очракны хэтереннэн чыгарган булыр иде. Тик ул вакытта чацгыга басар ечен аныц уз размерындагы аяк киеме таба алмыйча интегулэре хэтердэ калган. Чацгы бо-тинкасына охшаган ниндидер кыска ку-нычлы итек кидереп, кеше саны ечен ярар дип, ярышка ^ибэргэннэр узен. «Иванныц озынын таптык» дип уйла-ганнардыр инде. Тик соцыннан озын татарныц бетенесен узып, алдан килуе... комачаулый. Комиссия юлны кисеп чыкмаганмы дип тикшереп тэ карый, тик хилафлык тапмый. Озын чацгычы трассада юл бирмэгэн берничэ солдат-ны сугып еккан да юлын дэвам иткэн. Араларында уз-узен бик яратучы офицер да булган. Тикшеру башлангач, чацгыга беренче тапкыр басып, шундый зур уцышка ирешкэн солдатны гаупт-вахтага утырту узлэренэ дэ сэер тоел-гандыр. Менэ шул вакытта алар полкын урманда безнекелэргэ Ье^ум иткэлэуче ниндидер дошман группасын юк итэргэ ^ибэрэлэр. Аннан соц инде Шакир, тез башы яраланып госпитальгэ элэгэ. Нин-дидер шэфкатьле ^ан, документларныц адресатка барып ^итуенэ ышанып, Бал-тач райкомолына ^ибэрэ.

Сугыштан соцгы еллар авыр бул-са да, кешелэр оптимизм белэн яшэде. Ярым ^имерек клубта, салкын булуына карамастан, халыкта «бичыр» (ягъни, вечер) дип аталган ^ырлы-биюле кичэлэр булгалап торган, яшьлэр яратышкан, парлар табышкан. Шакир сугыш чорын-да колхозда бригадир булып эшлэгэн чая кыз Бибинисага куз ата. Яшьлэр яра-тышып ейлэнешэлэр. Концерт-театрлар алардан башка утми. Халык Бибинисаны «авылныц Зифа Басыйровасы» дип атый иде. Ул ^ырлый дисэлэр, халык кон-цертка агыла.

Э бервакыт, курше Алан авылы-на «Галиябану» спектаклен куярга бар-гач, яшьлэр «келкегэ» калган. Ул ва-кытта Шакир Хэлил ролендэ, Бибини-са Галиябану булып уйный иделэр. Ни-чектер, Хэлил (Шакир) Галиябану (Би-биниса) башын тыккан тэрэзэ яны-на килгэч, сэхнэ ечен фанерадан оеш-тырылган «йорт» аныц естенэ ишелеп тешэ. Нишлэргэ белмэгэн Шакир, «ейне ^илкэсенэ элэ» дэ сэхнэ артына чыгып китэ.

«Эй, халык тынсыз калып келде дэ инде», — дип искэ алалар Аланда-гы замандашлары да ул чорны хэтергэ тешереп. Бибиниса гына соцыннан: «Оятка калдырдыц, Аланга мэцге аяк басасым юк», — дип йергэн булды. «Нэрсэсе бар инде аныц. Халык, ичма-сам, рэхэтлэнеп ял итте», — дип сейли бу хакта Шакир узе. «Дерес, ул чакта узем дэ ^ир тишегенэ керэ язып оялган идем», — дип ести.

Соцгы суз

Бу язмам шушы жирдэ езелеп, бик озак дэвамын кетеп ятты. Заманында биографиясе легендага эверелгэн Озын Шакир кетмэгэндэ, авылда эбилэр чу-агы тантана иткэн бер кендэ, деньяны ташлап китте. Алар яшэгэн тау башын-да ул кенне ^эяу йерерлек тугел иде: кияулэре, малайлары, кызлары, онык-лары машиналары белэн этилэрен оза-тырга кайтканнар. Щиде баланыц вдде пары, оныклары байтакка ^ыела икэн шул. Этилэренец Ьэрвакыттагы ^итдилеге, шул ук вакытта киц куцеллелеге, энилэренец шаянлыгы, сузен улчэп сейлэве, бала ^анлылыгы аларныц характерларына да кучкэн. Еш кына балаларыныц этилэре йортына кайтып очрашулары кечкенэ Сабан туен хэтерлэтэ дэ куя иде.

Мин эле Озын Шакирныц биогра-фиясендэ кызыклы урыннарны сейлэп тэ бетерэ алмадым. Ул милициядэ эшлэде, офицер иде. Узен чыбыркылый-чыбыркылый Пановкага илткэн бер рэхимсез милиционер белэн куп ел-лар уткэч очрашканын сейлэгэн иде ул. Ниндидер ^инаять эшлэп, кулга алын-ган булган. Юк, анда да учлэшудэн естен булып калган ул. Янына ризык, кирэк-

65-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОИ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОИНЕ «ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2010

яраклар алып кергэлэгэн, хэлен беле-шеп торган. Теге бэндэгэ: «Юк абзый, мин сезгэ ачу тотмыйм, нишлэтэсец, за-маны шул булган», — дигэч, аныц куз яшьлэре белэн гафу утенгэнен сейлэгэн иде.

Заманында аныц «Комсомол» колхо-зыннан тавышсыз-тынсыз гына китуенэ куплэр га^эплэнгэн иде. Хатыны гына: «Байтак тартты бит инде ху^алык йеген, яшьлэргэ эшлэргэ ирек бирергэ кирэк», — дигэн иде телэмичэ генэ. «Озын Ша-кир башка председательлэргэ бер дэ охшамаган иде шул. Иомшак дисэц, кыяфэтен курсэц дэ ышанмассыц, "ерэге каты" дилэр иде. "Э" дигэнгэ "^э" дип торучылардан да тугел иде. Ял-кауларга, озын акча артыннан куып, колхоз эшен яратмаучыларга бик каты бул-ды ул», — дип сейлэделэр картлар ул киткэч. Унтугыз яшьтэн председатель булып эшлэгэн, югарыдан килгэн бое-рыкны тегэл утэргэ ейрэнгэн ^итэкче «Комсомол»га килгэч узен башкача тот-кан. Халыкка мэрхэмэтле дэ, шул ук ва-кытта талэпчэн дэ булган. Терлеклэренэ азык, еенэ ягарга утын эзерлэучене кы-ерсытмаган. Ул гына да тугел, урак ал-дыннан, ху^алыгын кышка эзерлэр ечен, колхозчыга ял биргэн. «Узецне дэ кайгырт, колхозга гына зыян килер-лек булмасын. Щавапны узем бирер-мен». Чыннан да, ^авапны колхозчы-ларны яклап, буйсынмас кыяфэттэ бирэ торган булган. Заманында райком куш-канны берсузсез утэп, ач халыкныц эн-тузиазмына таянып, ху^алыкныц авыр йеген тарткан: буа будырган, юлга таш тушэткэн яшь председатель характерын-да нинди зур узгэреш... Берсенэ дэ ярар-га тырышмаган, узсузле горур шэхес бу-лып елгергэн ул соцгы елларда.

Андый кеше нинди ху^ага ярасын инде. «Комсомол»дан китуенэ шулар сэбэпче булгандыр, дип уйлыйм.

Аныц каравы намусы чиста булды. Туган авылында гади генэ бер йорт сал-дырды да, кайтып шунда яшэде, вдде баласын устерде. Ьэр тактасы, Ьэр ка-дагы уз кесэсеннэн иде. Узенеке белэн ху^алык кесэсен бутаучы бугенге ^итэкчелэргэ иш булырлык тугел... Узе сатып алган тальян гармунында ездереп уйный иде. Илле биш яшькэ ^иткэч кичке мэктэптэ урта белем алып чык-ты. Элекке Сабан туйлары батыры, гар-мунчы, сугыш ветераны озын Шакирга билгене тартып-сузып куйсыннар да ди. Тик барлык фэннэн тугел. Эйтулэренэ караганда, тарихтан бишлене ^авап би-реп тугел, Беек Ватан сугышы турында яца фактлар сейлэп, аны «эчтэн» куреп, ацлатып, укытучыны шаккатырып алды диделэр.

Ул энэ шулай, заманында сугыш аркасында башкара алмаган эшлэрен утэп, мэцгелеккэ китеп барды. Язучы Мехэммэт МэЬдиев эйтмешли, «алар буынын, ейлэнмэгэн нецелованныйлар-ны, сугыш турады» шул. Капка тебенэ утырып эчен бушатырга бер замандашы да юк иде аныц. Яшьтэшлэре — Мансур, Мэгъфур Гомэров, Мэсхут Эхмэдуллин, Гарифулла Сэмигуллин, Нэзир Гарифул-лин, Корбангали Гыйльмуллин, Зиннэт Нотфуллин, Гыйлем^ан Габбасов — ба-рысы да сугыштан кайтмадылар. Буген Сэрдегэн урамнары алардан башка ятим кебек. Тик кулын артка куеп, экрен генэ, бераз аксап алга атлаучы ак чэчле озын ир-ат буген дэ куз алдында. Энэ, ул авыл башына чыгып, кулын мацгаена куеп, чордашлары киткэн якка куз ата... Юк шул. Аларныц берсе дэ юк инде. Ялгыз-лык — картлыкныц китмэс чире, дилэр. Урам тулы халык булганда да ул узен ял-гыз итеп сизэ. И-и, гомер диген...

...Шакир буасы артында яшен уйнак-лап алды. Уйсулыгында быел да печэн мул булачак икэн.

Харис Эшрэфщанов,

филология фэннэре кандидаты

РЕЗЮМЕ

В статье Х. Ашрафзянова на примере ветерана войны и труда Шакира Закирова прослеживается жизненный путь целого поколения, юность которого пришлась на годы Великой Отечественной войны.

ОЗЫН ШАКИР ТУРЫНДА КЫИССА

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.