Научная статья на тему '«Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» (Маһруй Мозаффариянең язма мирасы)'

«Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» (Маһруй Мозаффариянең язма мирасы) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
6
3
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
нəсыйхəт / нəсыйхəтнамə / хатын-кыз мəгарифе / кыз балаларга белем һəм тəрбия бирү / килен / кайнана / guidance / women’s education / education and upbringing of girls / bride / mother-in-law

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Зиннатуллина Алсу Анваровна

Мəкалə күренекле мəгърифəтче, мөгаллимə, шагыйрə Маһруй Гадбелвəли кызы Мозаффариянең (1873–1945) 150 еллык юбилее уңаеннан тəкъдим ителə. Мөгаллимəнең кыскача тормыш юлы һəм педагогик эшчəнлеге яктыртыла, язма мирасына күзəтү ясала. М.Мозаффариянең 1901 елда Казан университеты басмаханəсендə нəшер ителгəн, əлегə кадəр фəнни əйлəнешкə кермəгəн «Нəсыйхəтнамə ли-əһле замана» («Замана кешелəренə нəсыйхəт») китабына анализ ясала. Анда бүгенге көндə дə актуаль булган кыз бала тəрбиясе, гаилə мөнəсəбəтлəре мəсьəлəлəре күтəрелгəн. Хезмəтнең кулъязмасы 1900 елның 21 апрелендə язылып бетеп, шул елның 27 ноябрендə цензура тарафыннан китапны бастыруга рөхсəт бирелгəн. «Нəсыйхəтнамə...» кечерəк кенə форматтагы 14 битле китапчык, өч өлештəн гыйбарəт. Беренче өлештə хатын-кызларга белем алу кирəклеге яктыртыла, балалар һəм хатын-кыз тəрбиясе буенча нəсыйхəтлəр бирелгəн. Икенче өлештə кайната һəм кайнана, ə өченче өлештə ир белəн хатын мөнəсəбəтлəренə бəйле киңəшлəр яктыртылган. Автор китапны дини тəрбия нигезлəренə таянып, үз тормышыннан алынган мисаллар белəн тулыландырып язган. «Нəсыйхəтнамə ли-əһле замана» М.Мозаффариянең тормыш юлына караган кайбер сəхифəлəрне төгəллəштерергə яки ачыкларга, авторның узган вакыйгаларга карата шəхси карашын ачыкларга һəм шул заман мохитен күзалларга ярдəм итə.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Похожие темы научных работ по истории и археологии , автор научной работы — Зиннатуллина Алсу Анваровна

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

“Nasihatname li-ehle zamana” (the written legacy of Makhrui Muzaffariya)

The article is provided to commemorate the 150th anniversary of the outstanding educator, teacher, and poetess Makhrui Gadbelvalievna Muzaffariya (1873–1945). The paper highlights the life and work of the teacher and gives a brief overview of her written heritage. The academic novelty of the study lies in the fact that the article analyzes in the most detail the book by M. Muzaffariya "Nasihatname li-ehli zamana", i.e. "Instructions to Contemporaries", which has not been an object of research until now. The manuscript of the book was prepared on April 21, 1900; it was censored on November 27 of the same year and was published in the printing house of Kazan Imperial University in 1901. The book is not large, it consists of 14 pages. The work was written in the form of instructions and recommendations. It includes three small chapters, which discuss mainly the issues concerning a woman’s life. In the first chapter, the author focuses on the problems of education and upbringing; the second chapter contains recommendations to mothers-in-law and daughters-in-law; and in the third chapter, the duties of husbands and wives are addressed. The book is also notable for the fact that it helps to identify or clarify the pages of M. Muzaffariya’s life, to find out the author's personal view of past events and to present the atmosphere of that time, since the content of the book is supplemented with examples from the educator’s life.

Текст научной работы на тему ««Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» (Маһруй Мозаффариянең язма мирасы)»

УДК 93/94+929

«НЭСЫЙХЭТНАМЭ ЛИ-ЭЬЛЕ ЗАМАНА» (МАЬРУЙ МОЗАФФАРИЯНЕЦ ЯЗМА МИРАСЫ)

А. д. Зиннэтуллина

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец

Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты

Казан, Россия Федерациясе

jamash.00@mail.ru

Мэкалэ ^ренекле мэгърифэтче, мегаллимэ, шагыйрэ Маhруй Гадбелвэли кызы Мозаф-фариянец (1873-1945) 150 еллык юбилее уцаеннан тэкъдим ителэ. Мегаллимэнец кыскача тормыш юлы haM педагогик эшчэнлеге яктыртыла, язма мирасына ky33ty ясала. М.Мозаф-фариянец 1901 елда Казан университеты басмаханэсендэ нэшер ителгэн, элегэ кадэр фэнни эйлэнешкэ кермэгэн «Нэсыйхэтнамэ ли-эhле замана» («Замана кешелэренэ нэсыйхэт») китабына анализ ясала. Анда бYгенге кендэ дэ актуаль булган кыз бала тэрбиясе, гаилэ менэсэбэтлэре мэсьэлэлэре ^тэрелгэн. Хезмэтнец кулъязмасы 1900 елныц 21 апрелендэ язылып бетеп, шул елныц 27 ноябрендэ цензура тарафыннан китапны бастыруга рехсэт бирелгэн. «Нэсыйхэтнамэ...» кечерэк кенэ форматтагы 14 битле китапчык, еч елештэн гыйбарэт. Беренче елештэ хатын-кызларга белем алу кирэклеге яктыртыла, балалар hэм хатын-кыз тэрбиясе буенча нэсыйхэтлэр бирелгэн. Икенче елештэ кайната hэм кайнана, э еченче елештэ ир белэн хатын менэсэбэтлэренэ бэйле кицэшлэр яктыртылган. Автор китапны дини тэрбия нигезлэренэ таянып, Y3 тормышыннан алынган мисаллар белэн тулыландырып язган. «Нэсыйхэтнамэ ли-экле замана» М.Мозаффариянец тормыш юлына караган кайбер сэхифэлэрне тегэллэштерергэ яки ачыкларга, авторныц узган вакыйгаларга карата шэхси карашын ачыкларга кэм шул заман мохитен ^залларга ярдэм итэ.

Ачкыч сузлэр: нэсыйхэт, нэсыйхэтнамэ, хатын-кыз мэгарифе, кыз балаларга белем кэм тэрбия 6^y, килен, кайнана

ХХ гасыр башында татар щэмгыятендэ киц яцгыраш тапкан «МэшhYP хатыннар» шигырен ишетмэгэн, аныц йогынтысына бирелеп, Yзендэ белемгэ, иреккэ омтылыш сизмэгэн татар хатын-кызы аз булгандыр, мегаен. Элеге шигырьнец авторы - мегаллимэ, шагыйрэ, ^ренекле мэгърифэтче Макруй Габделвэли кызы Мозаффария.

Макруй Мозаффария 1873 елны Казан губернасы Тэтеш еязе (хэзерге Татарстан Республикасыныц Тэтеш районы) Олы Торма авылында мулла гаилэсендэ деньяга килэ. Этисе, Габделвэли Габделсаттар улы, Y3 авылларында 50 елдан артык имам-хатыйб кэм медэррис булып торган кеше. Энисе дэ татар мэгарифе елкэсендэ билгеле урын тоткан шэхеслэр нэселеннэн - Зея еязе Кече Кайбыч авылы мулласы Техфэтулла хэзрэт кызы, Жаек шэкэрендэге атаклы

© Зиннатуллина А.А., 2023

«Мотыйгия» мэдрэсэсе медэррисе, Г.Тукайныц остазы Мотыйгулла хэзрэтнец сецлесе.

МаИруй ханым кYп кенэ мулла кызлары кебек, башлангыч белемне этисеннэн алып, алга таба Yзлегеннэн белемен арттыра. Гарэп, фарсы, терек теллэрен ейрэнэ, китаплар укырга ярата, бигрэк тэ матур эдэбиятка естенлек бирэ. Бик яшьли гыйлемгэ омтылган МаИруй 15-16 яшендэ Yк кыз балаларга Y3 еендэ сабак бирэ башлый. Лэкин бу яраткан эше белэн авылларында озак шегыльлэнергэ туры килми, 18 яше тулыр-тулмас аны Казанныц Печэн базары мэчете имам-хатыйбы Хущаэхмэд муллага1 икенче хатынлыкка кияYгэ бирэлэр. Казанга килгэч тэ ул Y3 еендэ кызлар ечен щэдит мэктэбе ача, дэреслэр бирэ, э соцрак Хэдичэ Эхмэрова тырышлыгы белэн рэсми рэвештэ ачылган рус-татар кызлар мэктэбендэ дин дэреслэре дэ алып бара башлый. Бу мэктэптэ ул ачылган кеннэн алып 1918 елга кадэр эшли. М.Мозаффария революция елларыннан соц да мэгариф елкэсендэ эшчэнлеген туктатмый. ЭYвэл туган ягы Тэтеш еязе авылларында агитатор булып йери, Тэтеш еязендэ укытучылар хэзерлэY ечен ике айлык курслар ачылгач, аныц щитэкчесе итеп билгелэнэ, соцрак Казанга кайта, 5 нче шэИэр мэктэбендэ укытучы булып эшли, мэктэпкэчэ балалар оешмалары инспекторы вазыйфаларын башкара.

Бетен гомерен белем Иэм тэрбия бирYгэ багышлаган ханымныц Y3 балалары да тиешле тэрбия Иэм белем алып, ^ренекле шэхеслэр булып щитешэлэр: кызы МэхмYДЭ Хущаэхмэд кызы Мозаффария (1893-1969) -мегаллимэ Иэм шагыйрэ, улы Мансур Эхмэт улы Мозаффаров (1902-1966) -татар профессиональ музыкасына нигез салучы, махсус югары белемле беренче татар композиторы.

М.Мозаффариянец тормыш юлы Иэм эшчэнлеге татарларда хатын-кыз мэсьэлэсен тирэнтен ейрэнгэн галимэ Альта Хащи кызы МэхмYтова хезмэт-лэрендэ шактый киц яктыртылган. Хатын-кызларга белем Иэм тэрбия бирYнен эИэмиятен ассызыклаган, гаилэдэ Иэм мэктэптэ гигиена кагыйдэлэрен куллану Иэм бала тэрбиясе мэсьэлэлэрен ^тэргэн, Ш.Мэрщани, Г.Тукай кебек ^ре-некле шэхеслэргэ багышлап язылган кYп кенэ мэкалэлэре шактый щентекле ейрэнелеп, аларга тиешле бэя бирелгэн (Гайнуллин, 1988: 65-66; МэхмYтова, 2012: 343-361; Миллэт аналары, 2012: 163-193).

МаИруй ханымны Беренче Россия революциясе елларында Иэм аннан соцгы чорда эдэбият мэйданына чыккан татар хатын-кызлары рэтенэ кертэлэр.

1 Мозаффаров Хущаэхмэд Мозаффар улы (1840-1907) - дин эшлеклесе, Ш.Мэрщани шэкерте. 1871 елда Казанныц Печэн базары мэчете имам-хатыйбы итеп билгелэнэ. 1893 елда яше щитмэгэн кыз балага никах укыган ечен вазыйфасыннан азат ителэ.

2 Хэдичэ Ш^иэхмэд кызы Эхмэрова (1861-1945) - Казанда беренче булып хекумэт хисабына татар кызлары ечен рус-татар мэктэбен ачучы. КТУШ инспекторы Ш^базгэрэй Эхмэровныц тормыш иптэше.

Беренче татар газета-журналлары барлыкка килгэч тэ, матбугат битлэрендэ хатын-кыз авторларнын терле эчтэлектэге хезмэтлэре куплэп денья кYрэ башлый. Бу чорда М.Мозаффариянен дэ «Казан мехбире», «Баянелхак», «Сибирия», «Мэктэп» кебек газета-журналларда шигырь hэм хикэялэре басылып тора. Мисал ечен, «Сеембикэ» журналында гына шул заманнын терле актуаль темаларын яктырткан унга якын мэкалэсе урын ала. Лэкин мегаллимэ ханым язучылык эшенэ инде ике гасыр чигендэ Yк керешеп киткэн дисэк, ^Ьич тэ ялгыш булмас.

МаИруй ханымны искэ алган хезмэтлэрдэ мегаллимэ авторлыгында язылган берничэ китап исеме аталып Yтелэ. Лэкин, ни сэбэпледер, элегэ кадэр бу хезмэт-лэр фэнни эйлэнешкэ кермэгэн. Алай гына да тYгел, алар турында «шундый исемле китап денья ^ргэн», - дигэн бер-ике CYЗДЭн гайре башка мэгълYмат бетенлэй юк (Гайнуллин, 1988: 66; Миллэт аналары, 2012: 169; Абдулхакова, 1998: 105). Мэсэлэн, М.Гайнуллин тарафыннан XIX гасыр ахырында hэм ХХ гасыр башында эдэбият мэйданына чыккан татар хатын-кыз язучыларына багышлап тезелгэн «вмет йолдызлары» щыентыгында: «МаИруй Мозаф-фариянен хатын-кызлар тэрбиясенэ багышланган «Яднамэ» исемле китабы 1901 елда Казанда басыла», - диелэ (0мет йолдызлары 1988: 66). Мегаен, элеге щыентыкка нигезлэнеп, «Татар энциклопедиясе» дэ шундый ук мэгъгумат бирэ (Татар энциклопедиясе, 2008: 250). А.Мэхмутова хезмэтлэрендэ исэ: «анын хатын-кызлар тэрбиясенэ багышланган беренче китабы «Нэсыйхэтнамэ» 1901 елда денья кургэн», - дип языла (МэхмYтова, 2012: 346-347).

Билгеле булганча, ике гасыр кисешендэ татар щэмгыятендэ кузэтелгэн янарыш хэрэкэте хатын-кызлар арасына да Yтеп керэ. Мэгърифэтче ханым hэм туташлар Yзлэренен тэрбиягэ, Yгет-нэсыйхэткэ басым ясаган эдэби эсэрлэрен, фэнни хезмэтлэрен аерым китап итеп бастырып чыгарырга омтыла башлыйлар. Эмма татар щэмгыяте хатын-кызларнын эдэбиятка кигртэренэ, кYплэп хезмэтлэр бастыруларына элегэ бик Yк эзер булмый. Шул сэбэпле алар язган китапларнын кубесе тиз генэ басылмый, кайберлэре бетенлэй дэ денья курми кала. Мэсэлэн, куренекле мэгърифэтче hэм педагог Фэхрелбэнат Селэймания 1906 елда «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер мэкалэсендэ бу турыда ачынып тYбэндэгелэрне яза: «бу гащизэ туксан еченче елда hэмщинеслэремнен бала тэрбия кылуда сон дэрэщэ щэhалэ (белемсез) вэ косурларыны (щитеш-сезлеклэрен) куреп, гаять ачынганлыгымдан вэ алар анларлык телдэ бу хосуска гаид (моца караган) китапларымыз булмагандан, гэрчэ Yземдэ hэм мэгъгумат hич дэрэщэсендэ булса да, минем кадэр дэ мэгъгуматы булмаган hэмщи-неслэремэ (щенестэшлэремэ) бер файда булмасмы емете илэ хифзыссыйхэт (гигиена) вэ бала тэрбиясе хосусында бер рисалэ (брошюра) тэртип кылмыш идем.

Taбгы (бастырырга) вэ нэшеp кылдыpыpгa икътидapым (^чем) yлмa-дыгыннaн, тaбгы вэ нэшеp eчен кYп aдэмнэpгэ мepэщэгaтъ кылып кapaсaм дa, hич кoлaк сaлyчы yлмaды.

Цензopгa биpеп, тaбгы кылдыpыpгa мeсaгaдэ (рвхсэт) aлдым. Шyннaн coh беp aдэм кyлындa ятa-ятa шсхэсе (данэсе) щуелды. Янэ тyксaн дYpтенче ел гaвaм (халык) apaсындa aчы бaл эчY хэлэл дигэн хэбэpлэp шaигъ улып (таралып), (...) исеpткечнен hэpкaюсы хapaмлыгы хoсyсындa aчык aнa телемездэ беp p^ana тэpтип кылмыш идем.

Анысы hэм тaбгы кылдыpyчы бyлмaгaннaн, ятып кaлгaн иде. ДYpтенче елдa тэкpap (кабат) Kэpимoвлapгa мepэщэгaтъ итэpэк, шул ике p^ana^ тиздэн тaбгы вэ нэшеp кылыpмыз дия вэгъдэ биpмешлэp иде. hMha^ ник тaбгы кылсыннap!» (Сeлэймaния, 190б). Элеге мисaл M.Moзaффapиянен беp ел эчендэ ике китaп бaстыpып чыгapa any мeмкинлеген шик aCTbrna куя. Ь^хэлдэ, белгечлэp aтaп Yткэн «Нэсыйхэтнaмэ» китaбы Kaзaн (Идел буе) федеpaль yнивеpситетынын Н.И.Лoбaчевский исемендэге Фэнни китaпхaнэсендэ сaклaнa, э «Яднaмэ» исемле кш^п белэн элегэ тaнышy мeмкинлеге бyлмaды.

Бу мэкaлэ кысaлapындa M.Moзaффapиянен югapыдa aтaп Yтелгэн «Нэсый-хэтнэмa ли-эhле зaмaнa» (Moзaффapия, 1901), ягъни «Зaмaнa кешелэpенэ нэсыйхэт» исемле кт^ым aеpым тyктaлып Yтэсе килэ.

Нэсыйхaтнaмэ - ул дидaктик эчтэлекле, кинэшлэp яpдэмендэ яхшы эшкэ eндэYне, Yгет-нэсыйхэт биpYне мaксaт иткэн эсэp. ^мумэн, XIX гaсыpнын икенче яpтысыннaн бaшлaп Yгет-нэсыйхэт фopмaсындa язылгaн, кешене тopмыш итэpгэ eйpэткэн, эдэп-эхлaк ягыннaн тэpбиялэYгэ зyp игътибap биpгэн эсэpлэp ишэя бaшлый (K.Нaсыйpинын «Эхлaк pисaлэсе», «Tэpбия кт^ы», Р.Фэхpетдиннен «Tэpбияле бaлa», «Tэpбияле am», «Нэсыйхэт», X.Гaбэшинен «Tэpбияле бaлa» h.б.). Шул ук вaкыттa, эдэбият мэйдaнынa чыккaн тaтap хaнымнapынын дa yкyгa, heнэp eйpэнYгэ eндэгэн, aтa-aнaгa итaгaтьле булу, гaилэ мeнэсэбэтлэpен дepес тeзY мэсьэлэлэpен яктыpткaн эсэpлэpе бaсылa. Mэсэлэн, Г.Биктимеpиянен «Mэгaшэpэт aдaбе» («Apaлaшy кaгыйдэлэpе»), «Xeснел-вaсыять» («KYpкэм вaсыять»), Ф.Сeлэймaниянен «Гaилэ тэpбиясе», «Meгaллимэтел-бэнaт» h. б. китaплap. Элеге хезмэтлэpнен кYпчелеге тopмыш мисaллapы белэн бaетылып, гapэп телендэге гыйбapэлэp белэн тyлылaн-дыpылып, шэpигaть кaнyннapынa нигезлэнеп и^т ителгэннэp. Xезмэтлэpдэн кYpенгэнчэ, бу зaмaндa ислaм дине hэм милли Yзенчэлеклэp тэpбия биpYДЭ зyp ypын aлып тopгaннap, э тaтap зыялылapы исэ, элеге Yзенчэлеклэpне чop тaлэплэpенэ тypы китеpеп бyйсындыpa белгэннэp. БYген, дингэ янaчa кapaш

3 Элеге мeгaллимэлэp Ьэм aлapнын хезмэтлэpе тypындa тyлыpaк «Taтap тэpбиясе: Г.Биктимеpия Ьэм Ф.Сeлэймaния хезмэтлэpендэ гaилэ тэpбиясе мэсьэлэлэpе» китaбындa кapapгa мeмкин (Taтap тэpбиясе, 2021).

формалашкан чорда, мондый тер китапларнен shsM^raspe бэхэссез. М.Мозаффариянен, югарыда искэ алынган хезмэте дэ, исеменнэн yk куренгэнчэ, угет-нэсыйхэткэ, тормыш итэр ечен дерес юнэлеш кYpсэтYгэ юнэлдерелгэн, анда да бугенге кендэ актуаль булган кыз бала тэрбиясе, эдэп-эхлак, гаилэ менэсэ-бэтлэре мэсьэлэлэре кутэрелгэн.

Китапнын тагын бер эhэмиятле ягы бар - ул авторнын нинди шэхес булуын тагын да якыннанрак ачыкларга, мегаллимэнен тормыш сэхифэлэрен тегэллэштерергэ, авторнын узган вакыйгаларга шэхси карашын белергэ ярдэм итэ. Ченки хезмэт, эчтэлегеннэн куренгэнчэ, авторнын Y3 тэщрибэсенэ таянып, башыннан узган кайбер вакыйгаларга нэтищэ буларак язылган.

«Нэсыйхэтнамэ...» китабынын кулъязмасы 1900 елнын 21 апрелендэ язылып бетэ. Шул елнын 27 ноябрендэ цензура тарафыннан китапны бастырып чыгаруга рехсэт бирелэ hэм ул 1901 елда Казан университеты басмаханэсендэ нэшер ителэ. «Нэсыйхэтнамэ...» кечерэк кенэ форматтагы 14 битле китапчык. Эчтэлегенэ килгэндэ, ул еч елештэн тора. Беренче елештэ хатын-кызларга белем алу кирэклеге яктыртылган, балалар hэм хатын-кыз тэрбиясе буенча нэсыйхэтлэр бирелгэн. Икенче елештэ кайната hэм кайнаналарга, э еченче елештэ ирлэргэ кинэшлэр, файдалы фикерлэр урын алган.

Китап: «Эй, туганнарым, абыстайлар вэ бикэлэр. Сезлэргэ гыйлемем йитешкэн кадэр Y3 телемезчэ нэсыйхэтнамэ бер CYЗ эйтэм», - дип башланып китэ (Мозаффария, 1901: 2). Авторнын укучыларына щиткерергэ телэгэн теп CYзе - ул хатын-кызларны укуга, белем алуга ендэY. Мегаллимэ бу чор ханымнарыньщ гыйлемгэ кызыксынулары аз булуга борчылып: «Без, хатыннар, ни ечен бу кадэр гафилмез (игътибарсыз), укуга бер дэ ищт^ад итмибез (тырышмыйбыз)», - ди, hэм хатыннарга денья малына гына кызыгып яшэргэ тугел, э ирлэр белэн беррэттэн гыйлемгэ омтылырга, тормыш итэр ечен кирэк булган шегыльлэрне ейрэнугэ кубрэк естенлек бирергэ кирэклеген анлатырга тырыша. Мэщлеслэрдэ «кулмэк-калфак нэ форма вэ нэ тесле икэнен» генэ тикшереп утырмыйча, абыстай hэм остазбикэлэрнен вэгазьлэренэ дэ игътибар итэргэ енди. Белем алунын барлык кешелэргэ дэ: байларга да, фэкыйрьгэ дэ, яшь кешегэ дэ, карт кешегэ дэ кирэк икэнлегенэ басым ясый. Шулай да дерес тэрбия hэм тепле белем кешегэ сабый вакытта ук бирелергэ тиеш ди. Ул балаларны яшь агач белэн чагыштыра: «Яшь агач никадэр кэкре булса да, тезэтуе асандыр (ансаттыр). Шунын кеби адэм дэхый сабый вакытта тэрбияне кабул итмэге асан буладыр», -ди. Шуна курэ, ата-аналарга балаларын курыкмыйча остазларга укытырга бирергэ тэкъдим итэ (Мозаффария, 1901: 3-4).

Укыту ысулына килгэндэ, М.Мозаффария кадим ысулын куллануны да, щэдит ысулын куллануны да кулай курэ, эмма узенен щэдит ысулына естенлек бируен искэртэ. Ж^эдит ысулы уку-язу танырга щинеллек бирэ, ди. Бу ысул

белэн бер елда яхшы гына укый-яза белгэн Иэм Коръэн шэрифне дерес итеп укырга ейрэнгэн шэкертлэре барлыгын да эйтеп уза (Мозаффария, 1901: 5-6). Белгэнебезчэ, Казан шэИэрендэ кызларны щэдит ысулы белэн укырга-язарга ейрэтYне 1891 елда МаИруй Барудия башлаган булса, икенче адымны МаИруй Мозаффария ясый. Бу мегаллимэ ханымныц ачык фикерле, мэгариф елкэсендэ барган Yзгэрешлэр белэн хэбэрдар, методик яктан эзерлекле булуын кYрсэтеп тора.

Китапныц бу елешендэ автор яшь кызларга кияYгэ баргач Yзлэрен дерес тоту буенча да нэсыйхэтлэр биреп Yтэ. «Кызлар, вакыт йитеп кияYгэ барсагыз, ят шэИэргэ яки ят йортка, кайната-кайнана, кайнешлэрем бар дип, фарыз намазыгызны тэрк кылмагыз (ташламагыз). ЭYвэл АллаЪ Тэгалэнец эмерен барча кылыцыз», - дип дини гамэллэр тиешенчэ Yтэлергэ тиешлеген искэртэ. Кайнана белэн кайнатаны эти-эни белэн бер дэрэщэдэ ^рергэ, иргэ тиешле хермэт кYрсэтергэ кирэклегенэ дэ басым ясый (Мозаффария, 1901: 7). Димэк, М.Мозаффария дин нигезлэренэ тугры калган белемле Иэм эхлаклы шэхес тэрбиялэY мэсьэлэсен алга куя.

Икенче елеш «Кайнана Иэм кайнатага тиешле CYЗлэр» дип атала. Бу елештэ МаИруй ханым кайнана белэн килен менэсэбэтлэрен яктырта. Беренче чиратта ул кайнана белэн кайнатаны килен булып килгэн кешегэ карата мэрхэмэтле Иэм шэфкатьле булырга чакыра. Билгеле, яца гына гаилэсеннэн аерылып киткэн кыз балага яца гаилэгэ кереп китэргэ, яца мохиткэ иялэшергэ бик авыр. Э ул заманда кыз балалар YЗ гаилэсеннэн читкэ чыгып йермэгэннэр, кYп очракта, гомумэн, гаилэ эгъзаларыннан башка чит кешелэр белэн аралашмаганнар да. «Мин Yзем ата-ана сехбэтеннэн (аралашудан) башка сехбэт ^рмэдем. Хэтта анамыздан башка кемсэне белмэдем. Фэкать YЗ йортымыздагы мегамэлэне генэ белдем. (...) Яца вэ яшь вакыт бу йортныц (килен булып килгэн йортныц) мегамэлэсен ничек итэргэ белмэймен, бэгъзе нэрсэнец исемен Иэм белмэймен, ченки денья ^рмэгэнмен», - ди автор. Бу, элбэттэ, татар кызларыныц ^пчелеге ечен гадэти ^ренеш булган. Шуца ^рэ, автор, олы кешелэр яшьлэрнец кайбер кимчелеклэрен гафу итеп, юл куярга ейрэнергэ тиешлэр, дип саный. Алар Yзлэре дэ кайчандыр килен булган кешелэр Иэм YЗ башларыннан Yткэннэрне онытмасыннар иде, дигэн телэктэ кала (Мозаффария, 1901: 8).

Яшь киленнэрне исэ сабыр булырга чакыра. Сабыр булганда гына гаилэ эчендэ туган каршылыклардан естен буласыц Иэм аларны щицеп чыга аласыц, ди. Ьэм Yзенец ничек итеп яца гаилэгэ килеп, бик ^п авырлыклар аркылы YTYен Иэм аларны щицеп чыгуын дэлил итеп китерэ. Автор CYЗлэренэ караганда, М.Мозаффариянец кайнанасы бик дини кеше булган. Ул аны: «...

4 Барудия ^тэмешева) Бибимаhруй Исхак кызы (1862-1904) - мегаллимэ, Г.Баруди-ныц тормыш иптэше.

кайнанам, мэрхYмэ, гаять тэкъва (диндар) кеше иде. Ьэрдаим кулында Кэламе шэриф иде. Xoзyрына чакырып вэгазь вэ нэсыйхэт эйтер иде», - дип искэ ала. Элбэттэ, кайнанасы аны гел ^зэтеп, тикшереп, eйрэтеп тoргандыр. ^ндэше исэ, урын eстендэ ята тортн авыру. Яшь киленгэ аны тиешенчэ тэрбиялэп, карап торырга кирэк. Aлардан кала, хэзрэтнен беренче никахтан туган ике баласы була. Унсигез яшьлек кыз балага мoндый мoхиткэ килеп керYе щинел булмавы кYренеп тора. Эмма ул: «мин сабыр зафэр (щицеп чыга, встен була) дип сабыр иттем», - ди, hэм Yзенен гаилэ эгъзаларын бары тик яхшы CYЗ белэн генэ искэ ала (Мoзаффария, 1901: 8). Бу инде, Маhрyй ханымнын югары эхлаклы, итагатьле шэхес булуын дэллили hэм кYп кенэ кыз балаларга Yрнэк булуын кYрсэтэ.

вченче eлеш «Ирлэр хoсyсында булган CYЗлэр» дип атала. Бу eлештэ автoр ир белэн хатыннын бер-берсе алдында тoрган бурыч hэм вазыйфаларын атый. Aвтoр фикеренчэ, гаилэ тoрмышы ныклы булсын eчен, ирлэр хатыннарын чит ирлэргэ ^рсэтмэскэ, хатыннарына карата зoлым (кuмсетY) кылмаска, пэрдэдэн чыгармаска тиешлэр. Шул ук вакытта хатыннар да ирлэренен телэклэрен тиешенчэ Yтэргэ бурычлылар дип саный. Гаилэнен тату hэм анлашып яшэве ^п oчракта хатын-кыз кулында булганлыгын да искэртеп уза. Без Yзебезнен белемсезлегебез сэбэпле, ирлэребез бер CYЗ эйтсэлэр, биш CYЗ белэн щавап биреп, гаилэдэге тынычлыкны бoзабыз, ди (Мoзаффария, 1901: 10).

Кайбер галимнэр элеге китапны балалар эдэбияты eлкэсенэ кертеп карый-лар (Aбдyлхакoва, 1998). Лэкин, безнен карашка, «Нэсыйхэтнамэ...»не кече яисэ урта яшьтэге балаларга тэкъдим шу бик Yк дeрес булмас иде, чeнки анда ир-ат hэм хатын-кыз мeнэсэбэтлэрен шактый щентекле сурэтлэгэн eлешлэр дэ бар (Мoзаффария, 1901: 9).

Китапнын ахырында «Эфгалемез хакында берничэ эбъят» («Шeгылебез хакында берничэ бэет») дип исемлэнгэн шигъри юллар урын алган. Бу Маhрyй ханым тарафыннан язылган тэYге шигырь булырга мeмкин.

«Нэсыйхэтнамэ...» китабы янарыш, мэгърифэтчелек дулкынынын татар зыялылары арасына нинди зур тизлек белэн Yтеп кергэнен кYрсэтYче бер дэлил. Китап дин кануннары аеруча кeчле булган заманда, эчтэлегеннэн ^ренгэнчэ, гасырлардан килгэн милли эдэп-эхлак нигезлэренэ таянып, дини карашлы шэхес тарафыннан язылган. Aвтoрнын ирлэр турында: «...хатынын пэрдэдэн чыгармасын» (Мoзаффария, 1901: 10) дигэн ^млэсе генэ дэ мoны ачык чагылдыра. Э инде аз гына вакыт узгач, автoрнын карашларынын дeньяви булуын чагылдырган, бeтен татар дeньясына зур тээсир ясаган «МэшhYP

хaтыннap» шигыфе язылa5, M.Moзaффapия Yзе дэ: «^ин беpенчелэpдэн булып чaпaнны тaшлaдым», - дип искэ aлa (Mиллэт aнaдapы, 2012: 1бб).

Нэтищэ ясaп эйткэндэ, «Нэсыйхэтнaмэ...» китaбы тэpбияви мaксaтны ^з aддындa тoтып язылгaн, aндa, нигездэ, уку-укыту, мэгъpифэт hэм эхлaк мэсьэлэлэpе кYтэpелэ. Aвтop yкyчылapны тopмыш eчен киpэк бyлгaн белемнэp тyплapгa, heMp eйpэнеpгэ чaкыpa. 0лкэннэpгэ кapaтa итaгaтьле бyлыpгa eнди, гaилэдэ, тopмыштa Y3-Yзенне ничек тoтapгa киpэкдеге тypындa шйли. Mahpyй хaным шул ук вaкыттa, тэpбия биpYДЭ тeп poльне уйшучы зaтлapнын, ягъни эти-энинен, hэм, гомумэн, eлкэннэpнен тэpбияде, эдэп-эхлaклы бyлыpгa тиешлеклэpен KY3 aддындa тoтып, oлылapгa дa мepэщэгaть итэ, aдapнын нинди сыйфaтлapгa ия бyлыpгa, яшьлэp кapшындa aбpyйлapын ничек сaкдapгa киpэкдеге тypындaгы фикеpлэpен эйтэ, кинэшлэpен биpэ. M.Moзaффapия китaбындa кYтэpелгэн мэсьэлэлэpнен кYбесе бYгенге ^ндэ дэ aктyaдьлекдэpен югaдтмыйлap. Mэсэлэн, шул ук сaбыpлык, юл куя белY hэм, бигpэк тэ, oлылapгa кapaтa хepмэт мэсьэлэсе. Kитaптa бYгенге ^ндэ бик Yк aктyaдь янгыpaш aдмaгaн кaйбеp фикеpлэp дэ ypын aлгaн. Tapихи яктaн якын килгэндэ, aдapнын дa, hичшиксез, эhэмияте бap, чeнки шул зaмaннын тopмыш-кeнкYpешен кYзaллay eчен мehим чыгaнaк булып тopaлap.

ЧЫГAНAKЛAP

XX гaсыp бaшы тaтap вaкытды мaтбyгaтындa хaтын-кыз мэсьэлэсе / тeз.-aвт. Moрmaзu-нaЛ.Р., ЗuннэmуллuнaA.Q. Kaзaн: TP ФA Ш.Mэp:ж;aни исем. Tapnx ин-ты, 2020.

Moзaффaрuя M. Нэсыйхaтнaмэ ди-эЬде зaмaнa. Kaзaн, 1901. 14 б.

Свлэймaнuя Ф. Meселмaн хaтыннapыннaн Вэкид эфэндегэ беp-ике CY3 // Вaкыт. 190б. 11 мaй.

Taтap тэpбиясе: Г.Биктимеpия Ьэм Ф.Сeдэймaния хезмэтдэpендэ гaидэ тэpбиясе мэсьэлэлэpе / тeз.-aвт. Moрmaзuнa Л.Р., Зuннэmуллuнa A.Q. Kaзaн: TP ФA Ш.Mэpж;aни исем. TapMx ин-ты, 2021.

ЭДЭБИЯT

Aбàулхaкoвa A.P. Taтapскaя детскaя книга нaчaлa XX векa: 1901-1917 гг. Дис. ... ^нд. фидoд. тук. Kaзaнь, 199S.

ГaйнуллuнM. Эмет йoддыздapы. Kaзaн: Taтap. кит. ^mp., 19SS.

MдхмYmoвa A.X. Вaкыт инде: без дэ тopыйк... (Дэдитчедек Ьэм хaтын-кыздap хэpэкэте фopмaдamy): oчеpкдap. Kaзaн: Taтap. кит. нэmp., 2012.

Mиллэт aнaдapы: тapихи-дoкyментaдь Ьэм биoгpaфик ж;ыентык / тeз.-aвт. A.X. Msxmy-moвa. Kaзaн: Дыен, 2012.

Taтapскaя энцикгопедия. В б-ти тoмaх. T. 4. M-П. Kaзaнь: ИTЭ, 200S.

5 Шигыфь беpенче тaпкыp 1907 елнын кeзендэ «Эд-исдaх» гaзетaсындa бaсыдып чыксa дa, A.X.MэхмYтoвa CY3дэpенэ кapaгaндa, уд 1904-1905 еллap apaдыгындa ук язылган бyдыpгa тиеш.

Автор турында белешмэ: Зиннэтуллина Алсу Энвэр кызы, Милли мэгариф тарихы haM теориясе Yзэге фэнни хезмэткэре, Татарстан Фэннэр академиясенец Ш.Мэрж;ани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А., Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mail.ru

А.А. Зиннатуллина

Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан Казань, Российская Федерация jamash.00@mail.ru

Статья приурочена к 150-летнему юбилею со дня рождения выдающейся просветительницы, педагога, поэтессы Махруй Гадбелвалиевны Музаффарии (1873-1945). В статье освещается жизнь и деятельность педагога, дается краткий обзор ее письменного наследия. Научная новизна работы заключается в том, что в работе подробно анализируется книга М.Музаффарии «Насихатнамэ ли-эхли замана», т.е. «Наставления современникам», которая до сих пор не являлась объектом специального изучения. Рукопись книги была подготовлена в 21 апреля 1900 г., 27 ноября того же года она прошла цензуру, а в 1901 г. была издана в типографии Казанского императорского университета. Книга небольшого формата, состоит из 14 страниц. Она написана в виде наставлений и рекомендаций. Труд включает три небольшие главы, в которых главным образом рассматриваются проблемы, связанные с женщиной. В первой главе автор акцентирует внимание на вопросах образования и воспитания. Вторая глава содержит рекомендации свекровям и невесткам. В третьей главе рассмотрены обязанности мужа и жены. Книга примечательна тем, что она способствует выявлению, уточнению жизненного пути М.Мозаффарии, позволяет узнать личный взгляд автора на события и представить атмосферу того времени, поскольку содержание книги дополнено примерами из жизни просветительницы.

Ключевые слова: наставление, женское образование, обучение и воспитание девочек, невеста, свекровь.

Для цитирования: Зиннэтуллина А.Э. «Нэсыйхэтнамэ ли-экле замана» (Маhруй Мозаффариянец язма мирасы) // Историческая этнология. 2023. Т. 8. № 3. С. 422-431. DOI: 10.22378/he.2023-8-3.422-431

Сведения об авторе: Зиннатуллина Алсу Анваровна, научный сотрудник Центра истории и теории национального образования, Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7А, Казань, Российская Федерация); jamash.00@mai1.ru

Редакциягэ керде 24.07.2023

Кабул ителде 11.09.2023

«НАСИХАТНАМЭ ЛИ-ЭХЛИ ЗАМАНА» (ПИСЬМЕННОЕ НАСЛЕДИЕ МАХРУЙ МУЗАФФАРИИ)

Поступила 24.07.2023

Принята к публикации 11.09.2023

"NASIHATNAME LI-EHLE ZAMANA" (THE WRITTEN LEGACY OF MAKHRUI MUZAFFARIYA)

A.A. Zinnatullina

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

jamash.00@mail.ru

The article is provided to commemorate the 150th anniversary of the outstanding educator, teacher, and poetess Makhrui Gadbelvalievna Muzaffariya (1873-1945). The paper highlights the life and work of the teacher and gives a brief overview of her written heritage. The academic novelty of the study lies in the fact that the article analyzes in the most detail the book by M. Muzaffariya "Nasihatname li-ehli zamana", i.e. "Instructions to Contemporaries", which has not been an object of research until now. The manuscript of the book was prepared on April 21, 1900; it was censored on November 27 of the same year and was published in the printing house of Kazan Imperial University in 1901. The book is not large, it consists of 14 pages. The work was written in the form of instructions and recommendations. It includes three small chapters, which discuss mainly the issues concerning a woman's life. In the first chapter, the author focuses on the problems of education and upbringing; the second chapter contains recommendations to mothers-in-law and daughters-in-law; and in the third chapter, the duties of husbands and wives are addressed. The book is also notable for the fact that it helps to identify or clarify the pages of M. Muzaffariya's life, to find out the author's personal view of past events and to present the atmosphere of that time, since the content of the book is supplemented with examples from the educator's life.

Keywords: guidance, women's education, education and upbringing of girls, bride, mother-in-law.

For citation: Zinnatullina A. A. (2023) "Nasihatname li-ehle zamana" (the written legacy of Makhrui Muzaffariya). Istoricheskaya etnologiya [Historical Ethnology]. Vol. 8. No. 3: 422-431. DOI: 10.22378/he.2023-8-3.422-431 (In Tat.)

REFERENCES

Abdullina A.R. (1998) Tatar children's book of the early 20th century: 1901-1917. Diss. Cand. Philology Sc. Kazan. (In Russ.)

Gaynullin M. (1988) Stars of hope. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)

Makhmutova A.Kh. (2012) The Time has come: Let us rise: essays. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)

Mothers of the nation: Historical, documentary and biographical collection (2012). Comp. and author A.Kh. Makhmutova. Kazan: Jyen Publ. (In Tat.)

The Tatar encyclopedia. (2008) Vol. 4. M-P. Kazan: Tatar Encyclopedia Institute Publ. (In Russ.)

About the author: Alsou A. Zinnatullina, Research Fellow at the Center of History and Theory of National Education, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); jamash.00@mail.ru

Received July 24, 2023 Accepted for publication September 11, 2023

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.