Научная статья на тему 'ФАТЫЙМА-ФәРИДә НәүРүЗОВА ИСТәЛЕГЕНә АЧЫЛАЧАК МәКТәПКә НИГЕЗ САЛУ МәРАСИМЕ'

ФАТЫЙМА-ФәРИДә НәүРүЗОВА ИСТәЛЕГЕНә АЧЫЛАЧАК МәКТәПКә НИГЕЗ САЛУ МәРАСИМЕ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
20
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
КәРәКәШЛЕ / МәГАРИФ / ИГАН / НәүРүЗОВА / ТАНТАНА / МәКТәП / "СИБИРИЯ" ГАЗЕТАСЫ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Зиннәтуллина Алсу Әнвәр Кызы

Тәкъдим ителгән мәкалә мәгърифәтче, татар хатын-кызларыннан беренче журналист Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова исемен мәңгеләштерү нияте белән 1915 елда Кәрәкәшле авылында (хәзер Татарстанның Ютазы районы) кызлар мәктәбенә нигез салу тантанасына багышланган. Хезмәттә әлеге шәхеснең кыскача тормыш юлы, “Сибирия” газетасы битләрендә аның тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр яктыртыла. Ул газетаның беренче саннарыннан үк “Хатын-кыз дөньясы” сәхифәсен ачып җибәрә. Әлеге сәхифәдә заманы өчен иң актуаль булган проблемалар: хатын-кызларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге урыны, аларның белем алуга көрәшләре, кызлар мәктәпләре, мөгаллимәләрнең хәле, тәрбия мәсьәләләре һ.б. яктыртыла. Мәкаләдә шулай ук искә алынган мәктәп файдасына иганә җыю тарихы һәм мәрасим[4] үткәрелгән көн яктыртыла. Мәрасим үзе Фатыйма-Фәридәнең әтисе һәм берничә дин әһелләре тырышлыгы белән башкарыла. Мәкаләдә әйләнә-тирә авыллардан мәктәпне салуга өлеш керткән күп кенә шәхесләрнең исемнәре искә алына.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

SCHOOL FOUNDATION CEREMONY IN MEMORY OF FATIMA-FARIDA NAURUZOVA

The presented article analyzes the solemn ceremony of opening a girls’ school in the village of Karakashly, Aktanysh district in 1915, which was founded in honour of enlightener, the first jourmalist among Tatar women Fatima-Farida Nauruzova. The article describes a brief biography of F.-F. Nauruzova, touches upon the vital issues of that era raised by her on the pages of the “Sibiria” newspaper, including women’s status in the family and society, all-girls schools for Tatars, the status of female teachers etc., mentions the names of many individuals who contributed to the construction of the school.

Текст научной работы на тему «ФАТЫЙМА-ФәРИДә НәүРүЗОВА ИСТәЛЕГЕНә АЧЫЛАЧАК МәКТәПКә НИГЕЗ САЛУ МәРАСИМЕ»

УДК 93/94+929

ФАТЫЙМА-ФЭРИДЭ НЭYРYЗОВА ИСТЭЛЕГЕНЭ АЧЫЛАЧАК МЭКТЭПКЭ НИГЕЗ САЛУ МЭРАСИМЕ

А.Э. Зиннэтуллина

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясе

Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты

Казан, Россия Федерациясе

jamash.00@mail.ru

Тэкъдим ителгэн мэкалэ мэгърифэтче, татар хатын-кызларыннан беренче журналист Фатыйма-Фэридэ НэYPY30ва исемен мэцreлэштерY нияте белэн 1915 елда Кэрэкэшле авылында (хэзер Татарстаннын Ютазы районы) кызлар мэктэбенэ нигез салу тантанасына багышланган. Хезмэттэ элеге шэхеснец кыскача тормыш юлы, "Сибирия" газетасы битлэрендэ анын тарафыннан кYтэрелгэн мэсьэлэлэр яктыртыла. Ул газетанын беренче саннарыннан Yк "Хатын-кыз деньясы" сэхифэ-сен ачып ^ибэрэ. Элеге сэхифэдэ заманы ечен ин актуаль булган проблемалар: хатын-кызларнын гаилэдэге hэм жрмгыятьтэге урыны, аларнын белем алуга керэшлэре, кызлар мэктэплэре, мегаллимэлэрнен хэле, тэрбия мэсьэлэлэре Ьб. яктыртыла.

Мэкалэдэ шулай ук искэ алынган мэктэп файдасына иганэ ^ыю тарихы hэм мэрасим1 Yткэрелгэн кен яктыртыла. Мэрасим Yзе Фатыйма-Фэридэнен этисе hэм берничэ дин эhеллэре тырышлыгы белэн башкарыла. Мэкалэдэ эйлэнэ-тирэ авыллардан мэктэпне салуга елеш керткэн куп кенэ шэхеслэрнен исемнэре искэ алына.

Теп тешенчэлэр: Кэрэкэшле, мэгариф, иганэ, попечитель, Гариф Батыр-шин, НэYPYЗOва, тантана, мэктэп, «Сибирия» газетасы

Сылтама ясау ечен: Зиннэтуллина А.Э. Фатыйма-Фэридэ НэYPYЗOва истэ-легенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. Б. 302-311. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.302-311

XIX гасыр ахыры - ХХ гасырньщ беренче чиреге гомумэн Россия тарихында, аерым алганда, татар халкы тарихында зур Yзгэрешлэргэ, кискен борылышларга бай чор. Илдэ барган икътисади, сэяси hэм мэдэни Yзгэрешлэр татар деньясына да зур йогынты ясый. Чит иллэр, башка миллэт халыклары белэн бэйлэнешлэр, ^эдитчелек хэрэкэте кинрэк ^эелгэн саен арта барган мэгариф hэм мэдэният елкэсендэге тэ^рибэ алмашы нэти^эсендэ татар ^эмгыятенэ терле янарышлар Yтеп керэ, мона кадэр уйларга да мемкин булмаган вакыйгалар кYЗэтелэ башлый.

1 Мэрасим - церемония, тантана.

Зиннэтуллина А. д. Фатыйма-Фэридэ НэYPY30ва истэлегенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме

Шундый вакыйгаларныц берсе - мэгърифэт юлында корбан булган бер татар хатын-кызы исемен мэцгелэштерY нияте белэн аньщ исеменэ мэк-тэп салу кYренеше.

Элбэттэ, ХХ гасыр башында татар халкы арасында Y3 миллэтен алга ^ибэрY юлында зур тырышлыклар куйган ир затларына бэя бирY, аларныц исемнэрен мэцгегэ калдыру тэ^рибэсе инде кулланыла башлый. Мэсэлэн, Исмэгыйль Гаспралы эле Yзе исэн вакытта ук аныц исеменэ мэктэп hэм китапханэлэр ачыла. Петербургтагы Меселман хэйрия ^эмгыяте тара-фыннан шэhэрнец югары уку йортында укыган ике татар укучысына Габ-дулла Тукай исемендэге стипендия билгелэнэ. Ш^абетдин Мэрж;анинец тууына йез ел тулу уцае белэн аныц тормыш юлын hэм эшчэнлеген як-тырткан, гыйльми-и^тимагый хезмэтлэрен туплаган саллы гына «Мэр-ж;ани мэ^мугасы» (Мэр^ани 1915) басылып чыга. Эмма, хатын-кызлар арасында элегэ кадэр мондый тэ^рибэнец кулланылганы булмый, hэм татар халкы тарихында бу беренчесе дисэк, ялгыш булмас.

ХХ гасырныц беренче чирегендэ мэгърифэт юлында зур тырышлык куйган бик кYп татар хатын-кызларын атап Yтэргэ мемкин. Алар арасында милли мэгарифне YCтерYгэ, татар хатын-кызларын белемле, бэйсез, Y3 фи-керле шугэ барлык кечен сарыф иткэн шэхес - Фатыйма-Фэридэ ханым НэYPY3Oва - лаеклы урын алып тора.

Кем соц ул Фатыйма-Фэридэ НэYPY3Oва? Ул - беренче татар хатын-кыз журналисты, укытучы, мэгърифэтче, публицист hэм мехэррир. Элеге шэхеснец тормыш юлы hэм эшчэнлеге кYренекле галимнэр МэхмYтова Альта Ха-^иевна (Махмутова 2006: 124-142; Мил-лэт аналары 2012: 437-485) hэм Биктими-рова Тэминэ Эхмэтовна (Биктимирова 2003: 33-34; Биктимирова 2006: 12-19) хезмэтлэрендэ шактый киц яктыртылган инде. Шунлыктан Фатыйма-Фэридэ ха-нымныц тормыш юлы hэм и^атына тирэн-тен тукталып тормыйча, кыскача гына мэгълYмат биреп китик.

Фатыйма-Фэридэ Мортаза кызы НэYPY3Oва (кыз фамилиясе ВаИапова) 1889 елныц 25 февралендэ Казан губернасыныц Чистай шэhэрендэ сэYДЭгэр гаилэсендэ деньяга килэ. Этисе, Мортаза эфэнде, ал-дынгы фикерле кеше буларак, кызына тиешле белем бирергэ омтыла. Фа-тыйма-Фэридэ Казанныц заманы ечен алдынгы саналган «Кэримэ» hэм «МаИруй абыстай» мэдрэсэлэрендэ укый. КаИирэнец «Эл-Эзhэр» универси-тетын тэмамлап кайткан ИбраЬим Камаловта белем ала. Yзлегеннэн рус,

Ф.-Ф.М. НэYPY3Oва (1889-1914)

терек теллэрен Yзлэштерэ. Тиздэн Yсмер кыз Yзе дэ белем бирерлек дэрэ^эгэ кYтэрелэ hэм, 1903 елдан башлап, YЗ еендэ ^эдит ысулы белэн якыннарыннан булган берничэ кызга башлангыч белем бирэ башлый. Шу-шы вакыттан башлап, анын татар хатын-кызларына мэгърифэт тарату эш-чэнлеге башланып китэ. Алдагы тормышында язмыш аны кая гына ташл-амасын, ул кызлар ечен мэктэп ачып, аларга ан-белем бирергэ тырыша.

1907 елда терле сэяси hэм шэхси сэбэплэр аркасында Мортаза эфэнде Чистай шэhэреннэн китэргэ мэ^бYP була. Ул алдагы тору урыны итеп Самара губернасы Бегелмэ еязе (хэзер Татарстаннын Ютазы районы) Кэрэкэшле авылын сайлый, монда ^ир сатып ала hэм гаилэсе белэн шунда кYченэ. Шулай итеп, Фатыйма-Фэридэнен тормыш юлы Кэрэкэшле авы-лына барып бэйлэнэ.

Кэрэкэшлегэ кYченгэч, Фатыймага монда озак торырга насыйп бул-мый. Ул 1908 елда чыгышы белэн шушы авылдан булган Вэгыйзь НэYPY-зовка кияYгэ чыга hэм алар Томск шэhэренэ китэлэр.

Фатыйма-Фэридэ ханым эти-энисе йортына янадан 1913 елнын ке-зендэ, каты авырый башлагач, дэваланып терелY нияте белэн эйлэнеп кай-та. Эмма дэвалануларнын файдасы тими, 1914 елнын 16 февралендэ бик яшьли, бары тик 25 яшендэ, чорнын ин яман чире - Yпкэ авыруыннан ва-фат була.

Фатыйма-Фэридэ ханымнын вафатын татар халкы бик авыр кичерэ. Анын вафатыннан сон «Сибирия» газетасынын дэвамы буларак денья кYргэн «Тормыш» газетасы редакциясенэ Россиянен терле тебэклэреннэн менгэ якын телеграмма hэм кайгы хатлары килэ. Фатыйма-Фэридэ ханым-ны сонгы юлга озату мэ^лесендэ мен ярымнан артык кеше катнаша.

«Безнен арабызда йезлэрчэ гали мэктэп бетергэн хатын-кызлар илэ меннэрчэ гимназиядэ укыган ханымнар булса да, без Фатыйма ханымга барчасыннан артык мохтащ идек. Ченки ул ике канатлы: ислам вэ рус тэрбиясе белэн камил тэрбиялэнYе естенэ, еметле, истикъбальгэ [килэ-чэккэ] иманлы вэ эшлекле бер миллэт хатыны иде» - дип искэ ала аны «Тормыш» газетасы редакторы Закир Кадыйри Yзенен мэкалэсендэ (Ка-дыйри 1914).

Фатыйма-Фэридэ ханым Yзенен кыска гына гомере эчендэ татар деньясында кин фикерле, туры CYЗле журналист буларак та танылырга елгерэ. Анын беренче мэкалэлэре 15-16 яшьлэрендэ Yк Уральск шэhэ-рендэ чыккан «Эл-гаср эл-^эдид» журналында денья кYрэ (Биктимирова 2006: 16). Э теп журналистик эшчэнлеге, элбэттэ, Томск шэhэрендэ нэшер ителгэн «Сибирия» газетасы белэн бэйле.

Фатыйма-Фэридэ «Сибирия» газетасы битлэрендэ «Хатын-кыз денья-сы» сэхифэсен ачып, хатын-кыз мэсьэлэсенэ караган кYптерле проблема-ларны яктырта. Биредэ анын татар хатын-кызларын и^тимагый тормышка тарту, кызлар мэктэплэрендэ укытунын сыйфатын кYтэрY, укучыларны

Зиннэтуллина Â.d. Фaтыймa-Фэpидэ HэYPY30вa иcтэлeгeнэ ачылачак мэктэпкэ нигeз caлy мэpacимe

тopмышкa яpaклы итeп хэзepлэY, pyc тeлe eйpэнYнeц эhэмиятe, pyc мэк-тэплэpeндэ, гимнaзиялэpдэ hэм югapы мэктэплэpдэ укуныц хaтын-кызлap eчeн киpэклeгe h.б. тeмaлapгa багышланган мэкaлэлэpe дeнья кYpэ. Аныц ка^ы гына мэкaлэceн алып кapacaц да, aлap бapыcы да oптимиcтик pyхтa, тaтap миллэтeнeц алга китэчэгенэ ышаныч бeлэн язылган. Бу гaзeтa бик кыcкa вакыт эчeндэ халык apacындa, бигpэк тэ хaтын-кызлap apacындa, зyp пoпyляpлык каза. Укyчылap да^эте кицэю бeлэн peдaкциягэ тepлe aвтopлapдaн хатын-кыз мэcьэлэceн яктыpткaн хaтлap hэм мэкaлэлэp килэ башлый. Автopлap apacындa мэктэптэ укучы Ycмep кызлap да, тaтapлap apacындa тaнылыpгa eлгepгэн мeгaллимэлэp дэ, хэтта чит иллэpдэ яшэYчe тaтap хaнымнapы да була (Зиннатуллина 20i9: 86). Эйтepгэ киpэк, Фа-тыймa-Фэpидэ ханым, тaтap хатын-кыз жypнaлиcтлapыннaн бepeнчe-лэpдэн, ХХ гacыp башы eчeн иц актуаль булган мэcьэлэлэpнeц бepceн «Сиб^^» гaзeтacы битлэpeндэ кYтэpeп, тaтap хaтын-кызлapын ац-бeлeмлe шу юлында тыpышкaн кYп кeнэ тaтap эheллэpeн бepгэ тyплapгa eлгepэ. KYn кeнэ aвтopлapныц хатын-кыз мэcьэлэce бyeнчa нэкъ мeнэ «Сиб^^» гaзeтacынa мepэ^эгaть итYлэpe, бepeнчeдэн, тaтap хатын-кызлapы eчeн мaхcyc чыгып килгэн гaзeтa яки жypнaл булмау cэбэплe бyлca, икeнчeдэн, Фaтыймa-Фэpидэ ханымныц шэхeceнэ бэйлe. Ул Yзeнeц алдынгы кapaшы, киц фикep йepтэ бeлYe, кыюлыгы, тaтap миллэтe eчeн янып йepYe бeлэн эцгэмэдэшлэpeн Yзeнэ тapтa hэм тиз apaдa халык apa-cындa хepмэт hэм дэpэ^э яулый.

Фатыйма ханым иcтэлeгeнэ багышлап кызлap мэктэбe тeзY кapapы Фaтыймa-Фэpидэ ханымны coцгы юлга oзaткaн кeннe Kэpэкэшлe авылы имамы hэм мeдэppиce Гapиф хэзpэт Батьфшин йopтындa булган мэ^тестэ кабул ш^лэ. Мэктэпкэ «Mэдpэcэи Фатыймия» иceмe биpeлep дип уйланы-ла. Шул ук ^нж тeзeлэчэк бина фaйдacынa 40 cyм акча да ^ыгела (Фатыйма ханым i9i5).

Yзeнeц бeтeн гoмepeн мэгьpифэт тapaтy эшeнэ багышлаган Фатыйма-Фэpидэ ханымныц вacыятe дэ шундый була. Ул этиceнэ: «Булган нэpcэ-лэpeмнe caтып, шушы Kэpэкэшлe авылы бaлaлapынa, минeм иceмeмнэн мэктэп caлcaгыз иде», - дип эйгеп кaлдыpa (Биктимиpoвa 2006: i7).

Бeлгэнeбeзчэ, ХХ гacыp башында тaтap ^эмгыятeндэ булган hэpбep Yзгэpeш, hэpбep яцалык халыкка матбугат битлэpe аша ^иткepeлeп бapы-ла. Фaтыймa-Фэpидэ ханым иceмeнэ мэктэп caлy хэбэpe дэ Рoccиянeц тepлe тeбэклэpeнэ шул ук юл бeлэн тapaлa. Maтбyгaттa бу хакта бeлдepY биpeлгэннэн coц, кYп тенэ ^иpлэpдэ яца ачылачак мэктэп фaйдacынa игaнэлэp ^ыю башлана. Бepeнчeлэpдэн булып бу эшкэ Фaтыймa-Фэpидэ ханымныц ^птэнге танышы, Пeтpoпaвлoвcк шэhэpeннэн Kэpимэ Ишмe-хэммэтoвa кepeшэ. Аныц тыpышлыгы бeлэн Пeтpoпaвлoвcк хaнымнapын-нан 95 cyм 50 тиeн акча туплана (Фaтыймa-Фэpидэ ханым i9i4). Шулай

ук Сорур Сэлимова тырышлыгы белэн Чилэбе шэhэрендэ (Сэлимова 1916) hsM башка ^ирлэрдэ элеге мэктэп файдасына иганэлэр ^ыела.

1914 елньщ ^эендэ мэдрэсэнец планы ясатып алына, аны тормышка ашыру ечен попечительлэр сайлана. Эмма Беренче бетенденья сугышы башлану сэбэпле, элеге эш беразга тукталып кала.

1915 елныц 16 февралендэ Фатыйма-Фэридэ ханымныц вафатына ел тула. Бу уцайдан Кэрэкэшле авылында мэрхYмэнец рухына багышлап зур гына мэ^лес ясала, Коръэн укылып, догалар кылына. Бу мэ^лестэ кызлар мэктэбе мэсьэлэсе яцадан кYтэрелэ. Элеге мэктэп эше артыннан йерергэ, терле тарафтан килгэн hэм терле затлар тарафыннан бирелэчэк иганэлэрне кабул итэргэ авылныц алдынгы карашлы затлары - Гариф Батыршин, Га-тиятулла Габидуллин, Нуретдин Фэрхетдинов хэзрэтлэр hэм Ха^иэхмэт, Кашафетдин, Шэйхетдин эфэнделэр билгелэнэ. Кашафетдин эфэнде мэктэп салыр ечен бушлай Yзенец йорт урынын вакыф итэ, аныц куршесе Гариф хэзрэт Батыршин да Yзенец буш урынын бирергэ вэгъдэ бирэ. Мэктэп бинасы ечен Кэрэкэшле авылыннан 1 чакрым ераклыкта бер боярныц Yзе ечен эшлэткэн 10 бYлмэле агач бурасы сатып алына («Мох-бир» 1915). Шулай итеп, Фатыйма-Фэридэ ханым исемен мэцгегэ калдыру юлында яца адым ясала.

Ьэм, ниhаять, 1915 елныц 11 ноябрендэ Кэрэкэшле авылында «Мэд-рэсэи Фатыймия»гэ нигез салу тантанасы уза.

Илдэ барган вакыйгалар сэбэпле, мэктэпкэ нигез салу тантанасыныц тегэл кене матбугат битлэре аша халыкка ^иткерелми. Бары тик алдынгы карашлы муллаларга hэм гыйлем сеюче сэYДЭгэрлэргэ шэхси сурэттэ генэ тантана турында хэбэр бирелэ. Шулай булуга да карамастан, элеге танта-нага Бегелмэ шэhэреннэн, Якый, Бэйрэкэ, Иске Каразирэк, Туйкэ, Эсэй, Ютазы кебек терле авыллардан 50дэн артык мулла-хэзрэтлэр, галим-голэма hэм сэYДЭгэр ^ыела. «Месарифлар арасында бик мехтэрэм булган карт хэзрэтлэр илэ гыйльми вэ и^тимагый хезмэтлэре илэ халыкка таныл-ган хермэтле затлар да бар иде», - дип яза бу вакыйга турында «Сеембикэ» журналы (Батыршин 1915: 53).

Элеге кенне бетен авыл халкы, бигрэк тэ хатын-кызлар, кетеп, шат-ланышып каршы алалар. Нигез салу тантанасы ейлэ намазыннан соцга ниятлэнгэн була. Кунаклар беренче эш итеп авылда эшлэп килгэн кызлар мэктэбе белэн танышалар. Намаз тэмам булганнан соц, мэрасимне идарэ шуче медэррис имамнар Гариф Батыршин, Гатиятулла Габидуллин, Ну-ретдин Фэрхетдинов, Харрас хэзрэтлэр кендез сэгать икедэ кунакларны мэктэп салыначак урынга алып килэлэр.

Мэктэпнец урыны Кэрэкэшле авылыныц иц матур ^ирендэ - тау битендэ, агым су буенда билгелэнгэн була. Бер-ике секундка тынлык ал-ганнан соц, Бэйрэкэ авылыннан килгэн ахун hэм медэррис Мэсгуд Гобэйдуллин Коръэн укый, аннан соц халык, беренче мэртэбэ бер

Зиннэтуллина А. д. Фатыйма-Фэридэ H9YPY30Ba истэлегенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме

меселман хатыны исеменэ салыначак гыйлем йортыньщ татар миллэтенэ файдалы хезмэтчелэр - миллэт аналары тэрбиялэп чыгаруын телэп, дога-лар кыла.

Мэктэпнец беренче нигез бYрэнэлэрен, бинаныц тизрэк тезелеп бетYен телэп, мэжлескэ килгэн иц елкэн яшьтэге хэзрэтлэр сала. Шулай итеп, татар мегаллимэсе исеменэ ачылачак беренче татар мэктэбенэ нигез салу эше башланып китэ.

Мэсгуд хэзрэт нигез салу тантанасын тYбэндэге CYЗлэр белэн тэмам итэ: «Кэрэкэшле авылыныц тарихы, аларныц hиммэтлэре [тырышлыгы] искедэн бирле безгэ мэгълYмдер. Шул hиммэтегезнец бееклеге сезне шун-дый мекаддэс гыйлем йорты салырга, ничэ гасырлардан бирле хокукла-рыннан мэхрYм булган тута-сецеллэрецезне дини, милли рухта тэрбия итэргэ ендэгэн. Сезне бYгенге хезмэтецез, тарихи кенегез белэн тэбрик итэм. Муаффэкыять [уцыш] илэ тэмам туне Ходадан сорыйм. Бу йорт бер меселман хатыны исеменэ ядкэр уларак салындыгы жэhэте илэ, бу изге меэссэсэне [бинаны] тэмам ту истикъбалене тээмин кылу, сез авыл халкы илэ бетен татар миллэтенец бурычыдыр. Ышанам ки: миллэт Yзенец бурычын Yтэр» (Батыршин 1915: 54).

Мэжлес барышында килгэн кунаклар, мулла hэм хэзрэтлэр тарафын-нан котлау CYЗлэре сейлэнэ, читтэн алынган тэбриклэY хатлары укыла. Шулай ук мэрасимне котлап ^п кеше Yзеннэн матди ярдэм дэ кYрсэтергэ тырыша. Бу кенне мэктэп файдасына барлыгы 266 сум 88 тиен бYлэк ак-часы жыела. Тиздэн элеге кешелэргэ рэхмэт йезеннэн, «Сеембикэ» журналы битлэрендэ аларныц исемлеге басылып чыга. Анда барлыгы 77 кеше искэ алынган. Исемлекне, иц ^п иганэ бирYче кеше буларак, Фатыйма-Фэридэ ханымныц этисе Мортаза эфэнде башлап жибэрэ. Бу исемлектэ терле катлам кешелэре бар. Мэсэлэн:

7. Туйкэ авылы Хэйретдин мулла Гатиятулланыц бабасы - 10 сум;

8. Кэрэкэшле авылынан сатучы Хэйретдин Хэйруллиннан - 10 сум;

9. Бэйрэкэ авылы мулласы Зэки эфэнде Мусиннан - 10 сум;

10. Бегелмэ шэhэрендэ сэYДЭгэр Сабиржан Садыйковтан - 10 сум; [...]

14. Туйкэ авылы Равил старшинадан - 5 сум; [.]

17. Бэйрэкэ авылы Меж^ид эфэнде Гобэйдуллин жэнаблэреннэн (Бэйрэкэдэ вак бурыч банкында рэис) - 3 сум; [.]

68. Кэрэкэшле авылы Габделбакый Мехэммэдвэли угылыннан -50 тиен;

69. Ютазы станциясендэ сатучы МэYЛYДOвтан - 50 тиен; [...]

73. Кэрэкэшле авылында тимерче Хэйрулладан - 45 тиен (Батыршин 1915: 55-56) кб.

КYренгэнчэ, исемлектэ мулла-меэзиннэр белэн беррэттэн банк хез-мэткэрлэре дэ, сатучы-сэYДЭгэрлэр дэ, старшина, тимерчелэр дэ искэ алынган. Шул ук вакытта иганэ бирYчелэрнец берникадэре эле Yзлэренец

исемнэрен атамауны да Yтенгэннэр. Димэк, иганэ кылучы кешелэр тагын да кубрэк булган.

Фатыйма-Фэридэ ханым истэлегенэ мэктэп ачу хэбэре таралгач, газета-журнал битлэрендэ элеге мэсьэлэгэ кагылышлы кYп кенэ мэкалэлэр денья кYрэ. Алар арасында: ярдэмне кемгэ hэм ничек кYчереп була дип сораучылар да (Фатыйма-Фэридэ ханым 1914), редакция хезмэткэр-лэренец аларга биргэн ^аваплары да (Фатыйма ханым 1915), ярдэм кYчерY турында хэбэрлэр дэ (Ишмехэммэд 1915), мэктэпне ачу мэсьэлэлэре дэ (Фатыйма-Фэридэ ханым 1914), Фатыйма-Фэридэ ханым турында истэ-леклэр дэ (Дунаева 1916: 166-169) бар. Элеге кYренеш, ягъни бер япь-яшь татар мегаллимэсе исемен тарихта калдыру телэген Россиянец терле тебэклэрендэ яшэYче татарларныц хуплап чыгуы hэм мэктэпкэ нигез салу тантанасына шул кадэр кешенец ^ыелуы, бетен меселман халыклары ара-сында Фатыйма-Фэридэ ханымга карата булган хермэтне, аныц татар деньясында никадэр югары урын алып торуын ачык курсэтеп торучы дэлил.

ЧЫГАНАКЛАР ЬЭМ МАТЕРИАЛЛАР

Батыршин 1915 - Батыршин Г. Фатыйма-Фэридэ ханым наменэ корылган мэктэпкэ нигез кору мэрасиме // Сеембикэ. 1915. № 3.

Дунаева 1916 - Дунаева Х. Мехтэрэмэ Фатыйма-Фэридэ ханым хакында са-быйлык хатирэсе // Сеембикэ. 1916. № 9.

Ишмехэммэд 1915 - Ишмехэммэд К. Фатыйма ханым мэктэбенэ // Тормыш.

1915. 24 сентябрь.

Кадыйри 1914 - Кадыйри З. Олуг бер зыяг // Тормыш. 1914. 19 февраль. Мэржани 1915 - Мэржани. Казан: Мэгариф, 1915.

«Мохбир» 1915 - «Мохбир». МэрхYмэ Фатыйма-Фэридэ ханым исеменэ мэктэп // Тормыш. 1915. 8 март.

Сэлимова 1916 - Сэлимова С. Фатыйма-Фэридэ мэктэбенэ иганэ // Тормыш.

1916. 20 апрель.

Фатыйма ханым 1915 - Фатыйма ханым мэктэбе хакында сораучыларга // Тормыш. 1915. 22 гыйнвар.

Фатыйма-Фэридэ ханым 1914 - Фатыйма-Фэридэ ханым исеменэ кызлар мэктэбе ачу мэсьэлэсе // Вакыт. 1914. 11 декабрь.

ФЭННИ ЭДЭБИЯТ Биктимирова Т. А. Ступени образования до Сорбонны. Казань: Алма-Лит,

2003.

Биктимирова Т.Э. Ил язмышын салып ицнэренэ. Казан: Алма-Лит, 2006. Зиннатуллина А.Э. Фатыйма-Фэридэ НэYPYЗOва Иэм «Сибирия» газетасы // Научное наследие и общественная деятельность братьев Максуди: материалы

Зиннэтуллина А. д. Фатыйма-Фэридэ H9YPY30Ba истэлегенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме

Международной научной конференции, приуроченной к 150-летию А.Максуди и 140-летию С.Максуди. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. С. 82-87.

Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы. Казань: Татар. кн. изд-во,

2006.

Миллэт аналары: тарихи-документаль hэм биографик ^ыентык / тез.-авт. А.Х. МэхмYтова. Казан: ^ыен, 2012.

Автор турында белешмэ: Зиннэтуллина Алсу Энвэр кызы - фэнни хезмэткэр, Милли мэгариф тарихы hэм теориясе Yзэге, Татарстан Фэннэр ака-демиясенен Ш.Мэржани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); ]аша8Ь.00@ша11.гц

Редакциягэ керде 5.02.2021 Кабул ителде 22.11.2021

Басылды 29.11.2021

SCHOOL FOUNDATION CEREMONY IN MEMORY OF FATIMA-FARIDA NAURUZOVA

A.A. Zinnatullina

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

jamash.00@mail.ru

The presented article analyzes the solemn ceremony of opening a girls' school in the village of Karakashly, Aktanysh district in 1915, which was founded in honour of enlightener, the first jourmalist among Tatar women Fatima-Farida Nauruzova. The article describes a brief biography of F.-F. Nauruzova, touches upon the vital issues of that era raised by her on the pages of the "Sibiria" newspaper, including women's status in the family and society, all-girls schools for Tatars, the status of female teachers etc., mentions the names of many individuals who contributed to the construction of the school.

Keywords: Karakashly, education, donation, trustee, Garif Batyrshin, Nauruzova, ceremony, school, "Sibiria" newspaper

For citation: Zinnatullina A.A. Fatyima-Farida Nauruzova istalegena achylachak maktapka nigez salu marasime [School Foundation Ceremony in Memory of Fatima-Farida Nauruzova]. Istoricheskaya etnologiya, 2021, vol. 6, no. 2, pp. 302-311. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.302-311

Историческая этнология. 2021. Том 6, № 2 REFERENCES

Biktimirova T.A. Stupeni obrazovaniya do Sorbonny [Stages of Education Up to the Sorbonne]. Kazan, Alma-Lit Publ., 2003. (In Russian)

Biktimirova T.A. Il yazmyshyn salyp тпйгепй [The Fate of the Country is on Fragile Shoulders]. Kazan, Alma-Lit Publ., 2006. (In Tatar)

Zinnatullina A.A. Fatyima-Farida Nauruzova ham "Sibiriya" gazetasy [Fatyma-Farida Nauruzova and the "Sibiria" newspaper]. Nauchnoe nasledie i obshchestvennaya deyatel'nost' brat'ev Maksudi. Materialy Mezhdunarodnoi nauchnoi konferentsii, priurochennoi k 150-letiiu A.Maksudi i 140-letiiu S.Maksudi. Kazan, Sh. Marjani Institute of History of TAS Publ., 2019, pp. 82-87. (In Tatar)

Makhmutova A.Kh. Pora i nam zazhech' zaryu svobody [It's Time for Us to Light the Dawn of Freedom]. Kazan, Tatar. Book. Publ., 2006. (In Russian)

MillM analary: tarikhi-dokumental' hйm biografik gyentyk [Mothers of the Nation: A historical and documentary collection]. Compiled by author A.Kh. MaxMutova. Kazan, Jyen Publ., 2012. (In Tatar)

About the author: Alsou A. Zinnatullina, Research Fellow of the Center of History and Theory of National Education, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); jamash.00@mail.ru

Received February 5, 2021 Accepted for publication November 22, 2021

Published November 29, 2021

ЦЕРЕМОНИЯ ОСНОВАНИЯ ШКОЛЫ В ПАМЯТЬ ФАТИМЫ-ФАРИДЫ НАУРУЗОВОЙ

А.А. Зиннатуллина

Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан Казань, Российская Федерация jamash.00@mаil.ru

Представленная статья посвящена анализу торжественной церемонии основания школы для девочек, состоявшейся в 1915 г. в селе Каракашлы (ныне Юта-зинский район РТ) с целью увековечивания памяти о просветительнице, первой журналистике из числа татарских женщин Фатимы-Фариды Наурузовой. Автор освещает ее краткую биографию, а также затрагивает основные вопросы, поднятые Фатимой-Фаридой Наурузовой на страницах газеты «Сибирия». С первых дней издания газеты она вела раздел «Мир женщины», где рассматривала такие актуальные вопросы своего времени, как положение женщин в семье и обществе,

Зиннэтуллина А. д. Фатыйма-Фэридэ НэYPY3Oва истэлегенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

борьба женщин за образование, о женских школах для татарок, о статусе учительниц, о воспитании детей и т.д.

В статье описаны процесс сбора пожертвований в пользу упомянутой школы и сама церемония закладки школы, состоявшаяся благодаря усилиям отца Ф. Наурузовой и нескольких религиозных деятелей.

Ключевые слова: Каракашлы, просвещение, пожертвование, попечитель, Гариф Батыршин, Наурузова, церемония, школа, газета «Сибирия»

Для цитирования: Зиннатуллина А.А. Фатыйма-Фэридэ НэYPY3Oва истэлегенэ ачылачак мэктэпкэ нигез салу мэрасиме // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. С. 302-311. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.302-311

Сведения об авторе: Зиннатуллина Алсу Анваровна - научный сотрудник Центра истории и теории национального образования, Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); jamash.00@mаil.ru

Поступила 5.02.2021 Принята к публикации 22.11.2021

Опубликована 29.11.2021

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.