Научная статья на тему 'САНИЯ ГЫЙФФәТ-КАДЫЙРИЯ: «ДөНЬЯНЫң Иң ЛәЗЗәТЛЕ БУЛГАН НәРСәСЕ - ГЫЙЛЕМ»'

САНИЯ ГЫЙФФәТ-КАДЫЙРИЯ: «ДөНЬЯНЫң Иң ЛәЗЗәТЛЕ БУЛГАН НәРСәСЕ - ГЫЙЛЕМ» Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
87
24
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
САНИЯ ГЫЙФФәТ / ХАТЫН-КЫЗ МәГАРИФЕ / ТәРБИЯ / әДәБИЯТ / ТАТАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ МәСЬәЛәЛәРЕ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Мортазина Ләлә Рәис Кызы, Зиннәтуллина Алсу Әнвәр Кызы

Хезмәттә ХХ гасыр башында татар матбугатында мәгариф, тәрбия, әдәбият мәсьәләләренә багышланган язмалары белән чыгыш ясаган, Октябрь революциясеннән соң иҗатын мөһаҗирлектә дәвам иткән педагог һәм шагыйрә Сания Гыйффәтнең «Сибирия», «Тормыш» газеталарында басылып чыккан мәкаләләре тәкъдим ителә. Аларда татар һәм башка мөселман хатын-кызлары арасында аң-белем һәм мәгърифәт тарату, төрле һөнәрләргә өйрәтү, хатын-кызларның әдәбиятка һәм журналистикага килүе, шулай ук башка мәсьәләләр карала.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Похожие темы научных работ по истории и археологии , автор научной работы — Мортазина Ләлә Рәис Кызы, Зиннәтуллина Алсу Әнвәр Кызы

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

SANIYA GIFFAT QADIRIYA: “KNOWLEDGE IS THE GREATEST PLEASURE IN THE WORLD”

This publication contains articles by the Tatar teacher and poetess Sania Giffat. They are devoted to the problems of upbringing and education of women, the development of national literature and journalism. These articles were published in the newspapers “Sibiria” (Tomsk) and “Tormysh” (“Life”, Ufa). After the October Revolution, S. Giffat was in exile. She published her articles and poems in the magazine “Yana milli yul” (“New National Way”, Berlin, Warsaw) and the newspaper “Milli Bayrak” (“National banner”, Mukden). S. Giffat is the author of textbooks on Tatar literature and drama.

Текст научной работы на тему «САНИЯ ГЫЙФФәТ-КАДЫЙРИЯ: «ДөНЬЯНЫң Иң ЛәЗЗәТЛЕ БУЛГАН НәРСәСЕ - ГЫЙЛЕМ»»

УДК 929

Л.Р. Мортазина, А.Э. Зиннэтуллина

Сания Гыйффэт-Кадыйрия: «Деньянын ин лэззэтле булган нэрсэсе - гыйлем»

Хезмэтгэ ХХ гасыр башында татар матбугатында мэгариф, тэрбия, эдэбият мэсьэлэлэренэ багышланган язмалары белэн чыгыш ясаган, Октябрь революци-ясеннэн сон ижатын мвИажирлекта дэвам иткэн педагог Иэм шагыйрэ Сания Гыйффэтнен «Сибирия», «Тормыш» газеталарында басылып чыккан мэкалэлэре тэкъдим ителэ. Аларда татар Иэм башка мвселман хатын-кызлары арасында ан-белем Иэм мэгърифэт тарату, тврле Ивнэрлэргэ вйрэту, хатын-кызларнын эдэби-ятка Иэм журналистикага килуе, шулай ук башка мэсьэлэлэр карала.

Ачкыч сузлэр: Сания Гыйффэт, хатын-кыз мэгарифе, тэрбия, эдэбият, татар журналистикасы мэсьэлэлэре.

Сания Гыйффэт (Кадыйрова Сания Хэбирж;ан кызы) - ХХ гасыр башында эдэбият мэйданына килгэн беренче татар шагыйрэлэренен берсе. Моннан тыш, ул татар вакытлы матбугатында мэгариф-мэдэният, эдэбият темаларына язылган купсанлы мэкалэлэр авторы буларак таныла. Гоме-ренен шактый зур влешен мвЬащирлектэ уткэрергэ мэ^бур булган эди-бэнен шигъри эсэрлэре, язмалары чит иллэрдэге татар басмаларында двнья курэ. Алар ватаныннан читтэ яшэгэн татар кешесенен ил, тел, мил-лэт язмышы турында уйлануларын, уй-фикерлэрен, омтылышларын бил-гелэу ягыннан гаять кызыклы. Шуна да татар эдиплэренен, шул исэптэн, С.Гыйффэтнен, чит ^ирлэрдэ туган телебезне, эдэбиятыбызны саклауга Ьэм устеругэ керткэн влешлэрен, миллэт турында кайгыртуларын га-лимнэр зур фидакарьлек дип бэялилэр (Мицнегулов, 2007, №12, б.86). Мэгърифэтче-эдипнен татар журналистикасына аяк баскан чорында двнья кургэн беренче язмалары да фикер кинлеге, кутэрелгэн проблемалар Ьэм аларнын ни дэрэ^эдэ колачлануы ягыннан зур эЬэмияткэ ия, татар мэгарифе тарихын, хатын-кызлар мэсьэлэлэрен вйрэнучелэр вчен шактый кызыклы, мэгълумати яктан бай чыганак булып торалар.

Сания Гыйффэт 1899 елда Чистай шэЬэрендэ двньяга килэ. Туган авылында башлангыч белем алганнан сон, Иж-Бубыйдагы кызлар мэдрэсэсен тэмамлый. Апасы, куренекле мэгърифэтче Ьэм журналист, Се-бер твбэгендэ 1912-1913 елларда Томск шэЬэрендэ двнья кургэн беренче татар газетасы «Сибирия»нен мвхэррире Фатыйма-Фэридэ ханым Нэуру-зова гаилэсенэ кученеп килгэннэн сон, мвгаен, анын йогынтысы тээси-рендэ, шигърияткэ, мэгърифэткэ кубрэк тартыла башлый. Шигырьлэре, эдэбият мэсьэлэлэренэ, татар хатын-кызларынын ^эмгыятьтэге хэленэ, хокукларына, кыз балаларга белем Ьэм тэрбия биругэ багышланган мэкалэлэре элеге газетада басылып чыга. С.Гыйффэт мвселман кызлары арасында белем алуга булган омтылышнын артуына, алар арасында да

хе^мэт мэктэплэренэ кереп укучылар саны ишэюгэ, татар хатын-кызларыныц и^тимагый тормышта Y3 урыннарын эзлэYлэренэ чын ^целдэн сеенYен белдерэ, бу хэлнец алга таба да тукталып калмавына еметлэнэ: «Вакыт килер, татарларныц да ^зе ачылыр», ди. 13-14 яшьлек кыз баланыц заманыныц иц актуаль проблемаларыннан булган хатын-кыз мэсьэлэсенец асылын шактый тирэн дэрэ^эдэ кYзаллавын, тоюын кYреп шаккатмый мемкин тYгел. Авторныц милли эдэбият, милли тарих темасы-на караган мэкалэлэре дэ аны ^итлеккэн журналист кына тYгел, э бэлки эзерлекле, мэгьлYматлы, татар тарихы, эдэбияты hэм мэдэниятеннэн хэбэрдар белгеч буларак бэялэргэ мемкинлек бирэ. «Сибирия»нец дэвамы булган hэм Уфа шэhэрендэ денья кYргэн «Тормыш» газетасында басылган мэкалэлэрендэ элеге темалар дэвам иттерелэ, авторныц фикри эз-лэнYлэрендэ сизелерлек Yсеш кYренэ. Мэгариф, тэрбия мэсьэлэлэренэ ул инде терки-татар мэнфэгатьлэре ^злегеннэн чыгып кына тYгел, э бэлки денья дэрэ^эсендэ чагылыш тапкан иц эhэмиятле проблемаларныц берсе буларак якын килэ, Y3 карашын белдерэ. С.Гыйффэт кызлар тэрбиясенец асылы, аналарныц миллэт язмышында тоткан урыннары, хатын-кызлар мэсьэлэсенец татарлар арасында гына тYгел, башка меселман мэмлэкэтлэрендэ, Европа иллэрендэ ничек хэл ителYе кебек проблемалар-га туктала. Аналарныц бала тэрбиясендэ, гаилэдэ, миллэт тормышында hэм гомумэн ^эмгыятьтэ тоткан рольлэренэ зур эhэмият биреп, ул: «Ана-лар белемле булсалар, миллэтлэренэ каИарман, даИи ирлэр, гали^энаб, ^итди вэ тугры фикерле аналар багышлыйлар», - дип яза. Автор фике-ренчэ, хатын-кызлар мэдэни, гыйльми, мэгариф hэм ^эмэгать эшлэрендэ ирлэр белэн бергэ, бер дэрэ^эдэ катнашырга, алга барырга тиешлэр, шул ук вакытта аларныц Yзлэренэ генэ хас булган эшчэнлеклэре дэ бар - хатын-кыз мэктэплэре, ^эмгыятьлэре, эдэбияты. Соцгылары эле туып кына килэлэр, шуца да аеруча зур фидакарьлек белэн эш шуне талэп итэлэр. С.Гыйффэт фикеренчэ, бу кадэр эшлэрне башкарып чыга алырлык хатын-кызлар бар hэм аларга мемкин булганча ярдэм итэргэ кирэк.

1918 елда Сания Гыйффэт ире Закир Кадыйри белэн Кенчыгыш Тер-кестандагы Гол^а шэhэренэ кYченеп китэ, ире ачкан татар мэктэбендэ мегаллимэлек итэ. Соцыннан Хайлар шэhэрендэге татар мэктэбендэ укы-та. Гаилэсе белэн Теркиягэ кYченгэннэн соц да мэгьрифэтчелек эшчэнле-ген дэвам итэ. С.Гыйффэтнец эсэрлэре Г.Исхакый тарафыннан чыга-рылган «Яца милли юл» журналында, «Милли байрак» газетасында басы-лып чыга. 1936 елда Кадыйрилар Финляндиянец татар ^эмэгате тарафыннан чакыртып алыналар, анда, мэктэптэ укыту белэн беррэттэн, татар те-лендэ дэреслеклэр язалар. С.Гыйффэтнец танылган татар язучыларыныц хикэялэрен кертеп тезелгэн «Уку китабы» эсбабы hэм татар тормышын-нан алып язылган «Тормыш кезгесе» дигэн драма эсэре 1937 елда Хельсинки шэhэрендэ басылып чыга (Беляев, 2019, с.230). 1944 елда ул Теркиягэ кYченеп китэ. 1957 елныц 12 апрелендэ вафат була.

Хатын-кыз деньясы1

Уфа Казан, Оренбурглардан кечкенэ бер шэhэр булса да, соцгы бе-ничэ ел эчендэ генэ меселманнар арасында уку кадерен белY, уку ечен ты-рышу дэртлэре кузгалып, алга китеп барадыр. Хэзердэ ир вэ кызлардан байтак кына укучы бар. Урамнарда гимназия формасындагы зур вэ ке-черэк балаларныц меселманча сейлэшеп китYлэрен кYргэч, ^целгэ эллэ нинди бер рэхэтлек килеп, Yлэ башлаган еметлэр терелеп, яцарып китэ.

Бигрэк тэ хокуклары тапталган, дога вэ бэддогалар берлэ куркытып, дYрт стена арасында торырга мэх^м кылынган2 татар кызларын бу кендэ уку киемендэ, эдэп даирэсендэге херлектэ кYPY бигрэк тэ ^целле.

Ничэ мецлэп татар кызларын, деньяныц иц лэззэтле булган нэрсэсе гыйлемнэн, hэркемнец иц газиз херлектэн файдаландырмыйча, тере вакы-тта ук Yлек исемен ^тэрерлек тэрбия бирдеклэре ечен татарныц надан муллаларына лэгънэтлэр, каhэрлэр яудырырга мэ^бYP буласыц.

Уфада ике правительственный, бер частный женский гимназиялэр булып, ечесендэ 35 лэп меселман кызлары укыйдыр. Yткэн ел ике кыз бе-тереп чыгып, хэзердэ Киевтагы медицинский курска киткэннэр. Гимнази-янец соцгы сыйныфында тагын ике-еч кыз бар. Алар да, бетергэч, курска китергэ уйлыйлар.

Акушерскийда да дYрт-бишлэп кыз бар. «Тамчы тама-тама ^л була», дилэр. Ацлаганракларында уку дэрте юк тYгел. вмет бар эле, иншаллак Вакыт килер, татарларныц да ^зе ачылыр.

Херлек ^эhэтенэ килсэк, Уфада хатын-кызлар башка шэhэрлэргэ караганда кYп алдалар. Урамда качышып, беркэнеп йергэн hичбер хатынга очрамассыц. Театр, электротеатр hэм башка общественный ^ирлэрдэ байтак кына татар хатыннары кYренэ. Гади генэ бер хатын да, обществога ка-тышып, фикерен сейли, сейлэгэнне ацлыйлар. «Русча укып кеше бозыла, руслаша» диючелэрнец бэгъзелэре русча укыган хатын-кызларныц дин исеме ^тэреп суфыйлык саткан хатыннардан мец кэррэ хэерле вэ артык икэнлеклэре эшлэгэн эшлэреннэн кYренэ башлагач, ул фикернец хата икэнлеген Yзлэре Yк икърар итеп3, хаклык ягына авыша башладылар.

Меселманнар файдасына булган эшкэ Уфаныц ханымнары да ка-тышсыз калмыйлар. Эле декабрьнец 7 сендэ Меслимэлэр ^эмгыяте файдасына «Йолдыз» кинематографында сеанс булды. Моны башлап йерYче ханымнар булдыгы кеби, файдасы да фэкыйрэ кыз балаларга укуга ярдэм ечендер. Сеанстан берничэ кеннэр ЭYвэл ^эмгыятьнец эшлекле вэ тэрэккыйпэрвэр эгъзаларыннан булган Хэдичэ ханым Биглова иртэдэн кичкэ кадэр атына утырып билетлар сатып йерде. Мондыйларга, элбэттэ,

1 Мэкалэ 1912 елда «Сибирия» газетасыныц 21 декабрь санында басылган.

2 Мэхкум кылыну - мэ^бур ителу.

3 Икърар иту - тану, ацлау.

рэхмэттэн башка нэрсэ эйтергэ ярамаса да, лэкин башы каткан татарлар-ньщ бер тиенгэ яраксыз калдырып китулэрендэ швбhэ юк иде.

Ьэмширэлэрем4, килэчэктэге мэкалэмдэ Уфадагы ханымнар ^эмгыя-те хакында язарга вэгъдэ биреп калам.

Эдэбият вэ без5

Эдэбият бер миллэтнец рухы, сэгадэт вэ бэхетенец терэге. Бер миллэт эдэбияты аркасында гына тэрэккый итэ. Эдэбияты булмаган миллэт квннэн-квн бетYгэ йвз тотып, бер вакыт йир йвзеннэн бвтенлэйгэ югалыр-га мэхкYм була6.

Эдэбият бик зур, мвкаддэс эйбер булганлыктан, бер миллэт хатын-кызларыныц шул мвкаддэс эйбердэн влешлэре булмаса, ул миллэт бала-ларында гали хиссият, мэдэнияткэ омтылыш булуны уйлау да ярамый. Башка миллэтлэр эдэбиятларыннан ире-хатыны берлектэ файдаландыкла-ры хэлдэ, бездэ ул бармы? Булса, хатын-кызларымыз аны чын мэгънэсе илэ ацлап, аннан лэззэт алалармы?

Элегрэк бездэ эдэбият кебек гали эйбергэ квлеп вэ мэсхэрэ кузе илэ карала, аны урам ^ырлары, тврле бихушсыз экиятлэрдэн гыйбарэт диеп уйлана иде. Милли тарих, милли эдэбият нэрсэ? Белергэ телэYче юк, хэтта исемен ишетYчелэр дэ сирэк иде. Ш^абетдин эл-Мэр^ани вэ Каюм Насыйри эфэнделэр безгэ милли тарих вэ телемезнец кирэклеген ацлатты-лар. Алар артыннан Фатыйх Кэрими, Тукай, Эмирханов, Исхаков, Иб-раИимов кеби эдиплэремез дэ милли эдэбиятымызныц нигезен кYрэ башладылар. Бездэ эдэбият башкалардагы мэгънэсе белэн эдэбият исе-менэ керерлек булмаса да, байтак кына тэмле-тэмле эсэрлэр булып, аларда нечкэ тойгылар, гали генэ фикерлэр свйлэнэ.

Моннан берничэ ел элек бездэ эдэбият ирлэргэ генэ махсус иде. Аны ирлэр генэ укыйлар, файдалансалар, Yзлэре генэ файдаланалар, гYя ул ирлэр вчен генэ твзелгэн иде. Заман утте, жиллэр исте, тверлэнеп-тверлэнеп агып ята торган мэдэният агымы татар хатын-кызларын да бэреп яр кырыенда калдырмады, узенец бер читенэ элэктереп ага бирде.

Экияттэн башлап, романнардан Yтеп... югарырак та YPлэштелэр. Ьаман Yрлэшэлэр, лэкин ацлапмы?

Бик азын гына истисна кылсак7, башкалары чын мэгънэсе белэн тYгел, ярты мэгънэсе белэн дэ ацлап укымыйлар. Бары тышкы бер кызык-лыгы вчен генэ укыйлар.

Эдэбиятныц и^тимагый тормышка, рухка, эхлакка тээсирен бвтенлэй белмилэр. Эдэбиятка гаид бар эсэрлэрне ^ыйнап укып та, аннан бер

4 Ьэмширэ - кыз кардэш, кыз туган.

5 Мэкалэ 1913 елда «Тормыш» газетасыныц 18 октябрь санында двнья курэ.

6 Мэхкум булу - хвкем ителу.

7 Истисна кылу - аерып алу.

нэти^э чыгарып, тормышка, заманга чагыштырып карый алмыйлар. Ми-салга «Татар кызы»н алсак, моныц нинди телэк белэн язылганлыгын эйтеп бирэ алырлык бер хэлдэ тYгеллэр. Аныц hич ацланмый торган катлы-катлы язылган CYЗлэр белэн тулганлыгын, аннан hичнэрсэ ацлый алма-ганлыкларын, «кара кеч»не «кара кечек» булырга кирэк, матбэга8 хатасы буларак «к» хэрефе тешеп калгандыр, дия уйлаганлыкларын эдэбият белэн мэшгуль кYп ханымнардан ишетергэ туры килэ. Хэлбуки9, алар hэр яца чыккан эдэби эсэрлэрне укучылар. Болай булгач, безнец арамызда эле эдэбият укыйм дип эйтYче, эдэбият илэ шегыльлэнYче кYп тесле кYренсэ дэ, аны тебеннэн ацлап бер нэти^э чыгара белYче, аныц тормышта нинди роль уйнаганын сизYче юк хекемендэ икэн.

«Татар кызы». Яратылышта татар кызлары да башка кешелэр - ирлэр

10 г

тесле Yк хер, истигъдадлы , ацлы булып яратылганнары хэлдэ, соцыннан начар мохит, начар тэрбиянец тээсире сэбэпле гакыл, фикер вэ башка кирэкле эгъзалары тиешенчэ эшлэтелмэгэнлектэн, хайваннан аз гына юга-ры, хокуклары тапталган, Yзлэре ирлэргэ кол урынында калганлыкларын тасвир итэ. Затэн11 адэмнэр арасындагы аермалык та мохит вэ тэрбия тээсиреннэн туа бит.

Татар хатын-кызлары арасында эдэбият ацлаучы азлыгыныц сэбэбе дэ баягы уку йортларымызныц тэртипсезлеге, анда шундый гали урын тотучы фэннэргэ эзерлек юклыгыдыр. Башка миллэттэ ана теле вэ са-рыф12, нэхY13, инша14, эдэбият кеби дэреслэр иц кадерле дэреслэрдэн са-налса да, бездэ аныц дэрэ^эсен белYче булмады.

Аларны чYп-чардан гына санап йерттек, hаман эле ацарга Yзенэ ти-ешле булган мехтэрэм бер урын бирелми. Татарча кыйраэт китаплары15 да, язарга-укырга ейрэтY максаты белэ генэ укылып, аннан башка бер файда да ^зэтелми иде. Хэзер аз булса да алга таба берэр адым атладык. ^п булмаса да, арабызда икътидар16 иясе мегаллимэлэр, мехэррирэлэр кYренэ башлады. Алар, иншаллаИ, миллэт балаларына чын фикер, туры игътикад17 ереп, теп максатка Yстерерлэр. Ничэ йез еллар ей зинданна-рында ябылып, денья вэ андагы хэллэрдэн хэбэрсез яшэгэн без мэзлумэлэр18 ечен бу хэл никадэр зур шатлыктыр! Yз арамыздан

8 Матбага - типография.

9 Хэлбуки - лэкин.

10 Истигъдад - сэлэтле.

11 Затэн - нигездэ, тептэ.

12 Сарыф - морфология.

13 Нэху - синтаксис.

14 Инша - язу.

15 Кыйраэт китабы - уку китабы, хрестоматия.

16 Икътидар - булдыра алу, кеч ^иту.

17 Игътикад - ышану, куцел бэйлэу.

18 Мэзлумэ - рэн^етелгэн, изелгэн (хатын-кыз).

кaлэмнэpeн кyллapынa тотып, мэгънэви мexapэбэ19 мэйдaнынa aтылгaн 6у мexтэpэмэлэp бeзгэ никaдэp кaдepлe! Бу ядым тaтap xaтын-кызлapыныд дa тиздэн гыйлeм нypлapы чэчeп, тaтap дeньясын бaлкытaчaклapын кYpсэтэ. Бeлмэгэннэp бeлep, aдлaмaгaннap aдлap, тик сэбaт20, гaйpэт вэ уку киpэк.

Caния Гыйффэт Кaдыйpия. Уфa.

Хатын-кыз двньясы21

Ислaм дeньясыныд apггa кaлyыннaн бэxэс иткэн дин, фэн эheллэpe aныд бeтYгэ тaбa чaйкaлып, инкыйpaзгa22 йeз тоткaнлыгын, мeсeлмaн xa-тыннapыныд xокyксызлык вэ тэpбиясeзлeгeннэн кYpсэлэp, тepeк дeньясы Yзe дэ моныд бик aчы xaкыйкaтьлэpдэн сод aдгapa бaшлaды. Хятын-кызлapгa адэм шикeллe кapay вэ aлapны тэгълим вэ тэpбия итY мэсьэлэсe тepeклeк пaйтэxeтe бyлгaн Истaнбyлдa бик нык кyзгaлды. «Caбилeppи-шяд» мэ^эллэ^23 бу xarcra бep бaб aчып, MэxмYД Эсгaть Эфэндe24 кeби зyp мexэppиpлэpдэн мэкaлэлэp яздыpды. Бeзнeд Рэшид бaбaмыз25 кapтaй-гaнлыктaнмы, яки тэpбия вэ гыйлeм шул кaдэp гeнэ булгамыктанмы, мeнэ шул килeшсeз мэкaлэсeн шул ук мэ^эллэдэ нэшep иггepдe. Mин дэ, мэшhYP кeшeлэpeмeздэн сaнaлгaнгa кYpэ, aныд фикepeн тэp^eмэ иггeм26. Mондaй кeшeлэpдэн нинди эш кeтик! Mоннaн сод MэxмYД Эсгaть Эфэн-дeнeд фикepeн дэ тэp^eмэ кыйлaчaкмын.

«Свембикэ»27

Бeзнeд бaйтaктaн биpлe моxтaщ булып кeткэн жypнaлымыз дя, ниЬя-ять, туды. Ягъкуб Хэлили эфэндeнeд xaтын-кызлapгa мaxсyс жypнaлы «Ceeмбикэ» чыкты. [...]

Кыскясы, жypнaл hэpьяктaн кYдeллe генэ чыккян. Tээссeф2S шунысы ки: жypнaл бeтeнлэй иpлэp тapaфыннaн гыня язылгян. Бондяй нэфис

19 Mexapэбэ - сугыш.

20 Cэбaт - тотнaклылык,чыдaмлылык, дaимилeк.

21 Mэкaлэ «Tоpмыm» гaзeтaсыныд 1914 eлгы 12 фeвpaль сянындя бясылып

чыгя.

22 ^^^яз - бeтY, юккя чыгу.

23 «Caбилeppишaд» - Tepкиядэ тepeк тeлeндэ бясылган жypнaл; яндя тaтapлapдaн Гaбдepэmит Ибpahимов, Эxмэдмeниp Ибpahимов h.б.ныд мэкaлэлэpe дeнья кYpгэн.

24 MэxмYД Эсгять Эфэндe (1S47-191S) - Tepкиядэгe mэйxeлислaм.

25 CYЗ Гaбдpэmит Ибpahимов (1S57-1944) ^pb^a бapa.

26 Гaзeтaныд шул ук сянындя Caния Гыйффэт тэp^eмэсeндэ Гaбдpэшит Ибpahимовныд «Taбигaть кянунын aлыmтыpып булямы?» дигэн мэкaлэсe тэкъдим итeлгэн.

27 Mэкaлэ «Tоpмыm» гaзeтaсыныд 1913 eлгы 3 ноябpь сянындя бясылгян.

28 Tээссeф - кызгяныч.

эсэрдэ бер генэ булсын, бер хатын имзасыныц булышмавы мине бик уцгайсызландырды29. «Сеембикэ»не хатыннан тавышы белэн жырлаган ирлэргэ охшатасым килде.

Ходай муаффэкыять30 бирсен дэ, алдагы саннарда «Сеембикэ» Y3 тавышы белэн генэ жырлый кYрсен.

Хатын-кыз галэмендэ31 (1914 нче ел эчендэ)

Миллэтлэрнец мэдэниятле булулары хатыннарына туктый. Хатын-нарында белем вэ ац тэрэккый иткэн32 миллэтлэрнец шул нисбэтендэ мэдэ-ниятлэре дэ тэрэккый итэ. Хатыннар - мэдэния баскычлары, тэрэккый кораллары. Алар бэхеткэ дэ, бэхетсезлеккэ дэ естери алалар, hэр ике як аларныц гына кулында. Аналар белемле булсалар, миллэтлэренэ каhарман, даhи ирлэр, галижэнаб, житди вэ тугры фикерле аналар ба-гышлыйлар. Тептэн житешеп килгэн аналар сэбэпле миллэтлэрдэ мэдэни-ят туа, зурая, белем вэ ац миллэтнец hэр тепкэсенэ тарала. Гаилэлэр ацлы булганда, мэктэплэрдэн алынган тэрбия вэ мэгьлYматлар сезмэле була. Хатыннар мэдэнияттэ ирлэр белэн бергэ агарга, hэр тугрыда бергэ ка-тышып, ярдэмлэшеп кен кYрергэ тиешлелэр. Укытуда, жэмгыять, гыйльми вэ ижти-магый эшлэрдэ бергэ хэрэкэт итэргэ без, хатыннар, бурычлымыз. Шулай булса да, безнец Yземезгэ генэ караган эшлэремез дэ ^п. Безнец Yземезгэ махсус эдэбият, жэмгыять вэ мэктэплэремез бар. Боларга хезмэт итеп эш иттерY безнец естемезгэ йеклэтелгэн бер вазыйфа. Хатыннар ирлэрдэн, ирлэр хатыннардан башка ярты гына кеше булганга, без Yзе-мезгэ караган эшлэрдэ ирлэрнец дэ фикер вэ ярдэмнэренэ мохтажмыз. Лэкин hэр эшне мемкин кадэр Yземез генэ башкарып алып барырга, ирлэрне дэ иц аптырап калган вакытымызда гына ярдэмчелэр итеп карарга кирэк. Без ^птэннэн инде ирлэр чэйнэп биргэн ашны ашап, борган якка борылып, сергэн яктан серелеп, алар кулында курчак булып тордык. Хэзер инде Yзебез эшли белергэ вакыт.

Хатын-кыз галэме Yзенец менэ шул олуг мэсьYлиятеннэн33 хисап би-рергэ, шул зур вазыйфаларын Yтэп, Yтэмэгэнлеген хэтеренэ тешерергэ бу-рычлы. Моныц ечен бик еракка китмичэ, Yткэн 1914 нче елда эшлэнгэн эшлэремезне ^здэн YткэрY житсэ кирэк. 1914 нче елда без ни эш эшлэдек

29 «Сеембикэ» журналы беренче чорда ир-ат журналистлар тарафыннан гына чыгарыла. Соцрак кYренекле педагог Иэм мэгьрифэтче Фэхрелбэнат Селэймания (1865-1959) сэркатибэ итеп билгелэнэ, куп кенэ хатын-кыз авторларныц (Х.Бубый, З.Бурнашева, С.Гыйсмэт, М.Мозаффария И.б.) мэкалэлэре басылып чыга.

30 Муаффэкыять - уцыш, мемкинлек.

31 Мэкалэ «Тормыш» газетасыныц 1915 елгы 1 гыйнвар санында басылып

чыга.

32 Тэрэккый иту - алга киту, прогресс.

33 Мэсьулиять - жаваплылык.

сод? Yзeмeзгэ йeклэнгэн мэдэни вaзыйфaлapымызны y™ ялдыкмы? Эдэбият hэp тepлe дэpэ^эгэ мeнY eчeн бяскыч булгянгя, CYзeмнe ЭYвэл шуннян бяшлыйм. Aдлы миллэтлэp hэp нэpсэдэн элeк тeл вэ эдэбиятля-pын кидэйтepгэ, бaeтыpгa rapbrnarap. Гэзитэ вэ жypнaллapы, эдип, мexэppиpлэpe бeтeн тыpышлык-лapы бeлэн шyдap гыня сapылaлap. Cодгы бepничэ eл эчeндэ бeздэ дэ бу xис туып, apтa бapгaнлыгы кYп ядлы œ-шeлэpнe шaтлaндыpa. КYптэн тYгeл генэ «Tahиp-Зehpэ», «Йосыф-Зeлэйxa» кeбeк китaплapны дя pэтлэп укый ялмягян тaтap xaтын-кызлapы кулындя бeтeнлэй бяшкя pyxra, бяшкя тeлдэ, бяшкя дэpт б^э тоpгaн ки-тaплap. Ул aлapны укый, pэxэтлэнэ. Tоpмышкa чaгыштыpa, тэнкыйть кы-ля. Болapны дя вяксыня. Фикepe тягы югapыpaккa омтыля. Бяшкя мил-лэтлэpнeд эдэбиятыня нисбэтлe бeзнeд эдэбиятымыз кeннэн бep тямчы кaдэp гeнэ булся дя, истигъдaдлapы34 чяпян, тябигый мaтypлыклapы кepшэн-иннeк ястыня кaчыpылгaн кыйммэтлe тaтap тyтaшлapын шяктый гыня Yстepeп, тябигый зиннэтлэp бeлэн бизэдe. Aлapгa мaxсyс китaплap чыгып, xокyклapын тяньтты. Aлap eчeн «Cибиpия», «Tоpмыш», «Ил» гэзитэлэpeндэ мaxсyс бaблap35 ячылып, фикepлэpeн кYтэpдe. Aлapгa мax-сус жypнaл, pомaн вэ xикэялэp чыкты, мэктэплэp ячылды. Aлap apaсыннaн мaтyp гыня кaлэмлe мexэppиpэлэp йитeштe. Mero бу xэллэpeмeзнe 20нчe гaсыpгa чaгыштыpып кapaгaндa бик тYбэн булся дя, фэтpэт36 дэвepeнэ чя-гыштыpгaндa шaтлaныpлык. Xaтын-кызгa мaxсyс эдэбият ^млэ^ннэн сaнapгa яpaсa, бу eл «Ceeмбикэ» ^ypнaлы вэ «Meгaллимэ» исeмлe эсэpлэpдэн бяшкя эдэбият исeмeннэн кYЗгэ кYpeнepлeк эсэpлэp чыкмады. «Ceeмбикэ» ^ypнaлы дя xaтын-кызлapгa eгepмeнчe гaсыpныд биpepгэ тeлэгэн мэгълYмaтлapын биpэ ялмый. Фэxpeлбэнaт xaным сэpкaтибэ иге-лeп чaкыpылyдaн элeк ул xarammp ^ypнaлы тeслe дэ кYpeнми идe. Xэзep шяктый гыня xa^m-^^ мэкaлэлэpe кYpeнсэ дэ, кYЗгэ бэpeлepлeк мehим мэкaлэлэp чыккяны юк.

Mэктэплэpeбeзгэ килсэк, Ьямян шул искe мэктэплэp, Ьямян шул буяу, бяш вaтyлap, сaнaигь нэфисэдэн37 бик epaк, гимнястикя, музыкягя бeтeнлэй моxтa^ тYгeл тeслe. Meгaллимэлэpeмeз йитeшсeз-pyxсыз. Yзлэpeндэ тулы мэгьлYмaт булмягянгя, дэpeс вaкытындa бaлaлapгa китяп-тя язылгяннян тыш мэгьлYмaт б^э aлмыйлap. Meгaллимэлэpeмeз шул xэлдэ булгян вaкыгтa мэктэплэpeмeзнeд ялгя китYeн кeтэpгэ юл дя кYpeнми. Meгaллимэлэp йитeштepэ тоpгaн ypыннapымыз дя юк. Meфти xэзpэт исeмeнэ aчылaчaк дapeлмeгaллимaтымыз3S бeтeнлэй онытылып бeтэ язды дияpлeк. Apтыннaн йepeп, бyлдыpыpгa тыpышyчылapымыз дя

34 Истигъдад - булдыклылык, сэлэтлeлeк.

35 Бяб - бYлeк, бYлeкчэ.

36 Фэтpэт - икe BaRbima apaсындa Yткэн бяк^ГТ, xэpэкэтсeзлeк.

37 Cararnb нэфисэ - мaтypлык сэнгaтe.

38 Дapeлмeгaллимaт - xa^m-^^ yRMi^bmap xэзepли тоpгaн уку йоpты.

кYренми. Мегаллимэлэремез мекэммэл39 булмаганда, мэктэплэрдэн мэдэнияткэ естерэYче аналар ничек йитешсен дэ, ацлы-эхлаклы гаилэлэр ничек хасыйл булсын. Жрй кене Уфада вэ башка бер-ике урында «^эйге курс» исеме белэ мегаллимэлэргэ махсус курслар ачылса да, болар белемгэ сусаган мегаллимэлэрне каныктырырлык тYгеллэр. Курста укыт-учылар арасында икътидарлыраклары40 тертеп кенэ кYрсэтерлек. Безне мондый вак-теяк кечлэр генэ hаман максатка йиткерэ алмый.

Еш-еш кына хатын-кызга махсус терле мэYзугъларда41 лекциялэр укылса, вак-теяк курсларга караганда эллэ ни кадэр файда китерер иде. Бу лекциялэргэ ихтыя^ымыз бик зур булса да, эле бары бер мэртэбэ Уфада гына укылды. Эhэмиятен яхшы тешенэ алмаганлыкларыннанмы, бу лек-цияне тыцларга мегаллимэлэр оясы булган Уфадан бары бер-ике генэ мегаллимэ барган иде. Ешрак булгаласа, ихтимал кYбрэк килгэлэп, хатын-кызларымызныц и^тимагый эшлэргэ дэ ^негеп китYлэренэ сэбэп булыр иде. Минемчэ, алга омтылырга телэгэн мегал-лимэлэремез ечен Русиядэге терле курсларга керэргэ хэзерлэщ иц муафыйк42 бер юл. Губерна шэhэрендэге тэрбия вэ тэгълим курсларына безнец мегаллимэлэремез бик ^ицеллек белэн керэ алырлар иде.

Санымызга кYрэ ^эмгыятьлэребез дэ бик аз. Хэлбуки, мэктэплэр дэрэ^эсендэ юк ^эмгыятълэргэ дэ ихтыя^ымыз зур. Ж^эмгыятьлэр булса, шактый гына эшлэр эшлэп була. Уфа, Оренбург ^эмгыятьлэре бу ел YЗ

43

галэмнэренэ генэ тYгел, ватанга да онытылмаслык сэдакать вэ изгелеклэр кылырга тотындылар.

Уфа ханымнар жэмгыяте44 Уфада 500 лэп кыз, 11-12 русча-татарча мегаллимэ, 14-15 балалы бер ятимханэ тэрбиялэдеге хэлдэ, YЗ исеменнэн мэ^рух45 гаскэрлэр хастахэнэсе тэрбия кылуны да естенэ алды. Оренбург ханымнары жэмгыяте46 исэ бер hенэр мэктэбе тэрбия кыла, бу ел мэ^рух гаскэрлэр ечен тэртип киленгэн комитетка кирэкле нэрсэлэрне тегеп хэзерлэде, Петроградта корылган меселман ^эмгыятьлэре союзына да катнашырга карар бирделэр. Ачылганына 2 ел чамасы гына булган бу жэмгыять эшлеклелеге берлэ Yзен танытып килэ.

КYптэн тYгел генэ Баку меслимэлэре дэ бик киц программа белэн бер жэмгыять ачтылар47. Элегэ эшлэгэн эшлэре эгъзалар сайлау кеби

39 Мекэммэл - камиллэшкэн, тегэллэнгэн.

40 Икътидар - булдыра алу, кеч житу.

41 Мэузугь - проблема, тема.

42 Муафыйк - яраклы, туры килгэн.

43 Сэдакать - турылык, дуслык, туры сузлек.

44«Уфа меселман ханымнар жэмгыяте», 1907 елда оештырыла, рэисэсе Мэрьям Солтанова.

45 Мэжрух - яраланган, яралы.

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

46 «Оренбург меслимэлэр жэмгыяте» 1912 елда оеша, рэисэсе - Фатыйма Адамова.

47 «Баку меселман хатын-кызлар хэйрия жэмгыяте», рэисэсе - Сона Тагиева.

эшлэpдэн генэ гыйбapэт булся дя, тиздэн бу ^мгаятьтед дэ мондый мehим зямяндя бяйтяк зyp эшлэp кYpсэтэчэгeнэ eмeт зyp. Aepым бep ^эмгыятьлэpe булмягян xaтын-кызлapымыз дя тepлe комиссиялэp ясяп, игaнэлэp ^ьшп мэ^pyx гaскэpлэpгэ киeмнэp xэзepлэп YЗ вaзыйфaлapын Yтэдeлэp. Кязян мeсeлмaн xaстaxэнэсeнэ игянэ ^ьшп YЗ мaтepиaллapы бeлэн кepлэp тeгeп биpдeлэp. Шундя бep мeслимэ тябибэ вэ мeслимэ шэфкять hэмшиpэлэpe мэ^pyxлapны кapaмaктaдыp.

Aвыллapдa мeсeлмaн yчитeльницaлapыныд и^тиhaдлapы4S бeлэн кYп яpдэмнэp ^ьшлгяны шикeллe, Tpоицк, Кapгaлы вэ бяшкя ypыннapдa дя xaтын-кызлapымызныд бу тyгpыдa кYpсэткэн и^тиhaдлapы дикъкятькэ aлыныpлыктыp. Xэгтa Кьфымдя Cэгыйдэ xaным бep комитeт ясяп, Кыpым ятлы бYлeгe eчeн бик зyp игaнэлэp ^ыйды. Шyлapны илтep eчeн aдap мax-сус вaгоннap биpeлeп, Пeтpогpaдкa бик кYп кдам вэ aшaмлыклap илтeп тaпшыpды. Пeтpогpaд кeби кypсисткa вэ зыялы xaнымнapымыз кяйнягян ypындa бep ^эмгыятькэ pexсэт ялыну тиeшлe булся дя, мэгaгтээссeф49, бу eл мондый бep xэpэкэт кYpeнмэдe. Шуляй дя яндягы xararn вэ тyтaшлap «Нэшpe мэгapиф» ^эмгыятeнэ кятышып xeзмэт итэлэp. 1б нчы июньдэ ясялгян съeздгa50 xaтын-кызлapымызныд xокyксызлыгы дикъкятькэ ялы-нып, доклад кepгтeлэp. бнчы дeкaбpьдэгe мeсeлмaн съeздынa51 Mэpьям Бaзapeвскaя бeлэн Эминэ Cыpтлaновaлap кaтнaштылap. Эминэ xaным мэpкэз комитeткa дя эгьзя итeлeп сяйлянды. Учитeльницa, гимнязисткя, кypсисткaлapымыз eлдaн-eл apткaнлыгы шикeллe, тaбибэлэp, фeльдшep-aкyшepкaлap, heнэp вэ музыкя мэктэплэpeндэ yкyчылap дя кYpeнэ бяшля-ды. Xэзep Пeтpогpaдтa Capa xamrn пpофeссоpлыккa xэзepлэнэ. Димэк, yкыгaн-омтылгaн Ba^iira нинди гeнэ эшнe булся дя, бyлдыpыpгa xararn-кызлapымыздa истигьдяд бap икэн.

Aвыллapгa кYЗ сялсяк, яндя гeл ЭYвэлгe кapaлык, кapaдгылык. Mэктэплэp ЭYвэлгe ягышы бeлэн aгaлap, Yзгэpгэн ^иpлэpe юк. Aндaгы xa-тын-кыз Ьямян Yклe, ядсыз, кызгяныч бep xэлдэлэp. Иpлэpe кул ястындя Ьямян изeлэ, кыйнaлaлap. Бу изeлYнeд бяш сэбэбe, элбэттэ, xaтын-кызныд xокyкы prnaH кылынмaгaнлыкдыp52. Xокyксыз яшэп тэ, эшлэп тэ булмый. Xокyк булмягяндя, бeзгэ Ьямян дя изeлepгэ тypы килэчэк. Бу eл i2нчe мapгтa чыккян зякон бyeнчa hэp xaтын Yзeнeд иpeнeд pexсэтeннэн бяшкя Yзeнэ пaспоpт ялып aepым тоpa ana. Элeк иpe pexсэт итсэ гeнэ пaспоpт би-

48 ИжтиИяд - тьфышлык кую, тьфьшу.

49 Mэгaтгээссeф - ^ma^rara кapmы.

50 1914 eлныд 15-25 июнeндэ Пeтepбypгтa узгян IV Бeтeнpоссия мeсeлмaн съeзды тypындa CYЗ бapa.

51

1914 eлныд б—10 дeкaбpeндэ Пeтpогpaдтa узгян Meсeлмaн жрмэгать

оemмaлapы Бэкиллэpeнeд Бeтeнpоссия съeзды тypындa CYЗ бapa.

52

Ригяя кылыну - игътибap биpeлY.

релергэ мемкин иде. Ирлэренец золымыннан бизар53 булган хатыннарга бу закон уцайлы булды.

Бу елгы бэхетсез вакыйгаларныц берсе дэ Фатыйма-Фэридэ ханым-ныц вафатыдыр.

Татар хатыннары кеби терек хатыннары да ничэ йез еллардан бирле шэригать биргэн хокукларыннан файдалана алмыйча, зинданда яткан тесле яшэп килэлэр иде. Мэмлэкэттэ мэшрутиять54 игьлан ителY аларны бетенлэй икенче хэлгэ китерде. Алар аяксыз иде, аякландылар, телсезлэр иде, теллэн-делэр. Ж^эмгыятьлэр ачтылар, гэзитэ вэ журналлар чыгарды-лар. Аларны бер тиенгэ санамаган хе^мэт тэ бу ел игьтибарга алып, мэгариф нэзарый хатын-кызга дарелфенYннэргэ55 кереп укырга рехсэт ит-те. Зыялы тереклэр вэ терек гэзитэлэре бу эмерне бик шатлык белэн каршы алдылар. Терек ханымнары телеграфханэлэргэ кереп тэ хезмэт итэргэ тотындылар. Фатыйма, Галия, Нигяр, Лэйлэ, Нэзиhэ Бэшар, Эминэ Сэмия, Салмэ Серут, Халидэ Эдибэ ханым кеби мехэррирэлэрнец ис-емнэре эдэбият галэмендэ еш кYренэ башлады.

Апрель аенда Тэлгать бэк кул астында ачыкта калган - химаясез56 кызлар ечен дарелшэфикэ57 ачарга карар бирелде. Тэгавын ислам жэмгыяте58 ачылып, хатыннарга махсус унике лекция укылды вэ шуныц тарихка гаид59 кыйсемен Халидэ Эдибэ ханым укыды. [...]

Шэрекьтэ хатын-кыз мэсьэлэсенец учагы саналган Мисырда да 1914нче елда хатын-кыз хэрэкэте Y3 юлында дэвам итте. Хидью60 анасы идарэсендэ ханымнар жэмгыяте ачылды. Мисыр келлиясендэ профессор-лар тарафыннан хатыннарга махсус лекциялэр укылды. Кызлар гимнази-ялэре вэ дарелмегаллиматлары, журналлары елдан-ел яхшырак тэрэккый итэ бара.

Ьиндыстанда да быел хатыннарга махсус гали мэктэп ачылды. Шэрекъныц башка йирендэге хатын-кызлар hаман шул ЭYвэлге аяныч хэллэрендэ, йоклыйлар.

Аурупа хатын-кызларындагы гыйльми хэрэкэтнец ис китэрлек рэвештэ алга киткэнлеге безгэ мэгьлYм. Алар инде доктор-адвокат, инженер булудан ^птэн Yткэннэр. Алар хэзер ирлэр белэн бер хокукта булуны дэгьва кылалар.

53 Бизар - зарлы.

54 Мэшрутиять - конституциялелек.

55 Дарелфенун - югары уку йорты, университет.

56 Химая - яклау, саклау.

57 Дарелшэфика - шэфкать йорты, ятимханэ.

58 Тэгавын ислам жэмгыте - меселманнарныц узара ярдэм жэмгыяте.

59 Гаид - бэйлэнешле.

60 Хидью - патша, эмир.

Бу хэрэкэтнец иц кайнаган урыны хэзер Ингелтерэдер61. Анда хокук дэгъва итеп тартышучы ханымнар терле митинг - ^эмгыятьлэр тезеп, по-лициягэ каршы сугыш ачып ихтиляльлар62 чыгардылар, шэhэрлэрдэ терле hэлакэтлэр ясадылар. Боларныц беренче телэклэре ирлэр белэн тигез булу, ирлэр кебек парламентларга сайлану. Инглитерэ хатыннарыныц бу талэплэре бу ел парламентта рэд ителде63. Алар бэлки тагын да дулашыр-лар, терле хэрэкэткэ тотынырлар иде, лэкин сугыш башлану сэбэпле, мэмлэкэтлэренэ тешкэн авырлык боларны бу хэрэкэттэн тыелырга мэ^бур итте. Алар хэзер мэмлэкэтне саклау юлында узлэренэ тешкэн ва-зыйфаны утэу белэн мэшгульлэр.

Болар бар да хатын-кызларныц 1914 нче елда эшлэгэн эшлэре. Мон-нан ути торган бурычларымызныц бик кубесе 1915 нче ел хисабына еелеп калганлыгы ацлашыла. Инде 1915 нче елда естемезгэ тешкэн эшлэрне мекэммэл итеп алып барырга тырышу барымызга да йеклэнеп калган бер бурыч. Барымыз да уз вазыйфамызны белеп хэрэкэт итсэк, Аурупадагы апаларымыз артыннан без дэ ^итэрмез, без дэ адэм, бездэ дэ кан, ^ан вэ милли намус бар бит...

Чыганаклар haM эдэбият

1. Беляев Р.Ф. Татары Финляндии: история, интеграция, сохранение идентичности. Казань: Татар. дет. изд-во, 2019. 288 с.

2. Мицнегулов Х.Й. МеИажирлектэге татар эдэбияты // Казан утлары. 2007. №12. Б. 84-89.

3. Сания Гыйффэт. Хатын-кыз деньясы // Тормыш. 1914. 12 февраль.

4. Гыйффэт-Кадыйрия С. Эдэбият вэ без // Тормыш. 1912. 18 октябрь.

5. Сания Гъшффэт. Сеембикэ // Тормыш. 1913. 3 ноябрь.

6. Гыйффэт-Кадыйрия С. Хатын-кыз деньясы // Сибирия. 1912. 21 декабрь.

Л.Р. Муртазина, А.А. Зиннатуллина

Сания Гиффат-Кадирия: «Знание - наивысшее удовольствие на свете»

В данной публикации представлены несколько статей татарского педагога и поэтессы Сании Гиффат, посвященных проблемам воспитания и образования женщин, развития национальной литературы и журналистики, которые были опубликованы в газетах «Сибирия» (Томск) и «Тормыш» («Жизнь», Уфа). После Октябрьской революции С.Гиффат продолжила свое творчество в эмиграции, публиковалась в журнале «Яца милли юл» («Новый национальный путь», Берлин,

61 Ингелтерэ - Англия.

62 Ихтиляль - баш кутэру, чуалыш ясау, бунт.

63 Рэд иту - кабул итмэу, кире кайтару.

Варшава) и газете «Милли байрак» («Национальное знамя», Мукден), издавала учебные пособия по татарской литературе и художественные произведения.

Ключевые слова: Сания Гиффат, женское образование, воспитание, вопросы литературы, татарская журналистика.

L.R. Murtazina, A.A. Zinnatullina

Saniya Giffat Qadiriya: "Knowledge is the greatest pleasure in the world"

This publication contains articles by the Tatar teacher and poetess Sania Giffat. They are devoted to the problems of upbringing and education of women, the development of national literature and journalism. These articles were published in the newspapers "Sibiria" (Tomsk) and "Tormysh" ("Life", Ufa). After the October Revolution, S. Giffat was in exile. She published her articles and poems in the magazine "Yana milli yul" ("New National Way", Berlin, Warsaw) and the newspaper "Milli Bayrak" ("National banner", Mukden). S. Giffat is the author of textbooks on Tatar literature and drama.

Keywords: Sania Giffat, women's education, upbringing, literary issues, Tatar journalism.

Информация об авторах:

Муртазина Ляля Раисовна - кандидат педагогических наук, ведущий научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ (г. Казань, Российская Федерация); e-mail: lyalyamur@mail.ru

Мортазина Лэлэ Рэис кызы - педагогика фэннэре кандидаты, ТР ФА Ш. Мэрж;ани исемендэге Тарих институтыньщ Милли мэгариф тарихы h9M теори-ясе Yзэге эйдэп баручы фэнни хезмэткэре (Казан шэhэре, Россия Федерациясе).

Murtazina Lyalya R. - Candidate of Pedagogical Sciences, Leading Scientific Researcher, Center of History and Theory of the National Education, Marjani Institute of History of Tatarstan Academy of Sciences (Kazan, Russian Federation).

Зиннатуллина Алсу Анваровна - научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ (г. Казань, Российская Федерация); e-mail: jamash.00@mail.ru

Зиннэтуллина Алсу Энвэр кызы - ТР ФА Ш. Мэржани исемендэге Тарих институтыныц Милли мэгариф тарихы 11эм теориясе Yзэге фэнни хезмэткэре (Казан шэhэре, Россия Федерациясе).

Zinnatullina Alsou A. - Scientific Researcher, Center of History and Theory of the National Education, Maijani Institute of History of Tatarstan Academy of Sciences (Kazan, Russian Federation).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.