Научная статья на тему 'Н.ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ 1970-1985 ЕЛЛАР ПРОЗАСЫНДА ПОЭТИК АЛЫМНАР'

Н.ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ 1970-1985 ЕЛЛАР ПРОЗАСЫНДА ПОЭТИК АЛЫМНАР Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
13
2
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
проза / психологизм / алым / prose / psychologism / technique

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Ситдыйкова Ч.Ф.

Мәкаләдә Н.Гыйматдинованың 1970-1985 еллар прозасында кулланылган поэтик алымнар, психологизм чаралары өйрәнелде, әсәрләрдә контраст образлар, символик детальләр, табигать һ.б. бирелеше анализланды.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

POETIC TECHNIQUES IN N.GIMATDINOVA’ S PROSE OF 1970-1985’S

The article is devoted to poetic techniques, psychologism in N.Gimatdinova’s prose of 1985-2020’s. Сontrasting images, nature, symbolic details ect. are analyzed in this work.

Текст научной работы на тему «Н.ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ 1970-1985 ЕЛЛАР ПРОЗАСЫНДА ПОЭТИК АЛЫМНАР»

УДК 82

Ситдыйкова Ч.Ф. филология фэннэре кандидаты «Language+» студиясе

Мдкалэ «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дэYлэт теллэрен hdM Татарстан Республикасында башка теллэрне саклау, ойрэщ hdM YстерY» ДэYлэт программасыныц 3.5.4. санлы чарасы чиклэрендэ башкарылды.

Н.ГЫЙМАТДИНОВАНЫЦ 1970-1985 ЕЛЛАР ПРОЗАСЫНДА

ПОЭТИК АЛЫМНАР

Аннотация: Мжалэдэ НГыйматдинованыц 1970-1985 еллар прозасында кулланылган поэтик алымнар, психологизм чаралары вйрэнелде, эсэрлэрдэ контраст образлар, символик деталълэр, табигатъ h.6. бирелеше анализланды.

Твп твшенчэлэр: проза, психологизм, алым.

Sitdikova Ch.F. candidate of Philological Sciences Studio «Language+»

POETIC TECHNIQUES IN N.GIMATDINOVA' S PROSE OF 1970-1985'S

Abstract: The article is devoted to poetic techniques, psychologism in N.Gimatdinova's prose of 1985-2020's. Contrasting images, nature, symbolic details ect. are analyzed in this work.

Keywords: prose, psychologism, technique.

Н. Гыйматдинова эдэбиятка 1970 еллар башында килэ, беренче хикэялэре «Азат хатын» журналында басылып чыга, 1981-1986 елларда «Су хикэяте» (1981), «Бердэнберем» (1983) hsM «Талпыну» (1986) исемле жъентыклары денья ^рэ. Элеге тупланмалардагы хикэялэрдэ автобиографик мотивлар естенлек итэ: совет чоры кешелэре, бигрэк тэ яшьлэр, аларньщ тормышы, деньяга карашы, характерлары формалашуы, хис-кичерешлэре тасвирлана. Язучы Yзенэ таныш, якын вакыйгалар, хэллэр турында яза, шэхси тормыш тэжрибэсе белэн бэйле рэвештэ шул чор ечен меким булган мэсьэлэлэрне кYтэрэ. Купвакыт эсэрлэрдэ, мэхэббэт яисэ ж;авапсыз мэхэббэт темасына бэйле, романтик башлангыч алга чыга. Бер ук вакытта эсэрлэрдэ схематизм, характерларныц тормыш шартларына тэцгэл килеп бетмэве кебек сыйфатлар да ^зэтелэ.

«Очрашу» (1981) хикэясенец Yзэк герое буяучы кыз Марсилэ - Y3 хезмэтен яратып башкаручы, яца йортларны бизэп, Yзен чиксез бэхетле тоючы кеше. Эшкэ аны мэхэббэте рухландыра: Марсилэгэ хезмэт сеяргэ, Y3 хезмэтеннэн канэгатьлек алырга ейрэткэн Риф аныц остазы гына тYгел, сейгэн кешесенэ дэ эверелэ. Лэкин кыз егеткэ Y3 хислэрен белдерми. Риф укырга китэ, берничэ елдан житэкче булып кайта, аныц кыяфэтен язучы болай тасвирлый: «гади комбинизонны кара костюм, ак ^лмэк алыштырган, хэтта чэчлэре элеккечэ тузып тормый, бер якка пехтэлэп тарап куелган» [3, б. 8]. Рифныц холкы да Yзгэреш кичергэн, ул - чыныккан, кечле, кырыс. «Мин сине мондый пычрак эштэ калырсыц дип кетмэгэн идем, Марсилэ» [3, б. 8], дигэн CY3лэре кыз ечен мыскыллау булып яцгырый, ул аларны житэкче кешенец гади эшчегэ тYбэнсетеп каравы кебек кабул итэ. Асылда, бу CY3лэр - Рифныц Марсилэне алга барырга ендэве. Эсэрдэ «апрель тамчылары» емет, ышаныч символы буларак кулланылган.

Моца охшаш ситуация Н. Гыйматдинованыц «Яшь куцел» (1981) хикэясендэ чагылыш таба. Романтик ижатка хас булганча, мэхэббэт, саф хислэр тирэлекне, геройны Y3гэртY чарасына эйлэнэ. Язучы тезелешкэ мэжбYри килгэн кыз Назыйрэнец хис-кичерешлэрен, остазына гашыйк булу кYренешен сурэтли. Укытучы булырга хыялланган кыз ечен тезелештэ эшлэY шактый авыр була. Назыйрэне рухландыручы кеше - остазы Разил. Ахыр чиктэ кызда буячы hенэренэ сунмэс мэхэббэт уяна. Разил ярдэме белэн кыз буяган стеналар «жырлап тора».

«Су хикэяте»ндэ (1981) табигать халэте геройныц кичерешлэре белэн тэцгэллэшэ (суныц шашып аккан чагы - герой куцелендэ ташыган хислэр). Буячы кыз Рэфинэ тормышындагы югалтулар да, табышлар да Су белэн бэйле. Ул сейгэн кешесен теплоходта очрата, давыл вакытында Айнан hэлак була, Гриша белэн аларны янэ Су таныштыра hэм аера. Бик авыр вакытларында хатын, ярдэм кеткэндэй, Су янына омтыла. Герой халэтенэ бэйле рэвештэ су - «югалту», «тынычлану», «килэчэккэ ышаныч» символы буларак бирелэ.

Шул ук вакытта язучы эсэрдэ совет системасына тэнкыйди карашын белдерэ; сэяси хаталарны барлау, бэялэY, YкенY мотивы калкулана. Традицион производство эсэрлэрендэге кебек, урындагы житэкчелэрнец намуссызлыгы стажер егет Илдус образына бэйле яктыртыла. Янып-кееп эшлэYче Рэфинэгэ тезелеш прорабы Кадыйров кушуы буенча зыян китерYе Илдусны веждан газабына сала. Ахыр чиктэ ул, Рэфинэдэн гафу утенеп, хокук органнарына мерэжэгать итэ. Кадыйров Y3 мэнфэгатьлэрен генэ кайгыртучы, эхлаксыз герой булып куз алдына баса. Совет хакимияте «тезегэн стенаныц тертке-тертке булып кубып тешY» детале - совет чорыныц ясалма асылына, ялган идеалларына, ахыр кеннэре житYгэ ишарэли. Эмма язучы калэменэ мондый катлаулы мэсьэлэне кYтэрерлек тэжрибэ житмэY дэ Yзен сиздерэ.

Ижади Yсешнец бер юлын язучы каршылыкларны теп эйдэп баручы кечкэ эйлэндерYДЭ кYрэ. «^ан тынычлыгы» (1981) хикэясендэ гадэти авыл

гаилэсе тормышы мисалында эхлаклылык проблемасы кутэрелэ. Хисмэт авыл халкыннан уз хезмэте ечен акча алмый. Шушы факт эсэрдэ каршылык тудыра: комсыз хатыны тарафыннан «акча эшлэмисец, акча юк» дип битэрлэнгэн ир яшэргэ каравыл йортына кYчэ, биредэ ж;ан тынычлыгы таба. Хикэянец исеменэ чыккан «ж;ан тынычлыгы» язучы йез тоткан романтик иж;ат концепциясен курергэ ярдэм итэ.

Эсмабикэнец «игезэге» - «Кемеш тэцкэ» (1981) хикэясендэге бухгалтер Закир, ул язучы кире кага торган тормыш моделенец билгесенэ эйлэнэ. Гомерлек тормыш юлдашын да «ведомость ярдэмендэ» сайлаган ир кемеш тэцкэ ечен бер тутэл гузэл чэчэклэрне юкка чыгара. Шушы кечкенэ бер куренеш-деталь Закирныц комсыз, вакчыл адэм булуын дэлилли.

Эсэрлэрдэ авыл кешелэренец тормышы гадэти, кендэлек ыгы-зыгысында, хезмэткэ hэм кенкуреш мэсьэлэренэ бэйле сурэтлэнэ. Шушы фонда характерлар каршылыгы ачыла. Эйтик, «Торна кияве» (1983) эсэрендэ язучы хезмэт сеюче, тырыш сыер савучы хатын Гайфэрэ hэм «кэкре каенлы йортта ярым-йорты тормыш алып баручы Торна Гарэфие» [3, б. 20] образларын куз алдына бастыра. Ике герой кушылып уртак тормыш кора алмый, ченки аларныц максатлары, холыклары бер тYгел. «Китек Сэгыйрь» (1983) хикэясенец узэгенэ авыр авыл тормышыннан, эштэн качып шэhэргэ киткэн кешенец куцел газаплары куела, аныц асылын сагыш, YкенY «камап алган». Язучы туган жиренэ битараф кешелэрнец бер урында да бэхетле була алмавын ассызыклый.

Артистлар, рэссамнар, журналистлар тормышы, аларныц Y3 эшлэренэ менэсэбэтлэре, яшэY максатлары hэм принциплары мэсьэлэлэренэ кагылган хикэя-повестьлар Н. Гыйматдинованыц башлангыч чор иж;атында аерым урын алып тора. Гомумэн, алтмышынчы - сиксэненче еллар эдэбиятында интеллигенция вэкиллэренэ игътибар арта. Элеге елларда иж;ат ителгэн А.Расихныц «Ике буйдак» (1965), Г.Эпсэлэмовныц «Ак чэчэклэр» (1965), А.Гыйлэж;евныц «Урамнар артында яшел болын» (1968), М.МэЪдиевныц «Без - кырык беренче ел балалары» (1968), «Фронтовиклар» (1972), М.Маликованыц «Шэфкать» (1983), Э.Касыймовныц «Бир кулыцны, дустым» (1969) h.б. эсэрлэр шул хакта сейли. Элеге эсэрлэрдэ теп конфликтлар гражданлык hэм мещанлык, халык тормышына hэм эшенэ шэхси ждваплы караш белэн бары Y3 мэнфэгатьлэрец турында гына кайгырту арасында хасил булалар. Авторлар, Y3 чорыныц идеологик карашлары рухында фикер йертеп, югары гражданлык сыйфатларына ия булган замандашныц, аныц актив тормыш позициясенец мещанлык фэлсэфэсеннэн, яшэY рэвешеннэн естен чыгуын кYрсэтэлэр. Бу герой еш кына социалистик яшэY рэвешен Yзендэ чагылдырган, аныц тормышта тантана итYе ечен керэшкэн шэхес итеп алга бастырыла [5, б. 25]. Н.Гыйматдинованыц «КYцел кYзе» (1983), «Ата белэн бала» (1983), «Талпыну» (1986) эсэрлэрендэ зыялылар тормышы терле каршылыкларга (героиняныц Y3 эчендэге каршылыгы, тирэ-юньдэгелэр белэн каршылыгы кб.) бэйле рэвештэ сурэтлэнэ, эхлакый нэтиж;элэргэ алып килэ.

Эйтик, «Ата белэн бала» повестенда конфликтка китерYче теп сэбэп - гаилэгэ Yзенчэлекле караш. Бу - ГелYCЭ-Идрис, ГелYCЭ-Галлэм ага, Гелусэ-аныц этисе менэсэбэтлэрендэ чагылыш таба. Идрис - гаилэгэ, хатынына, балаларга битараф кеше, эгоист. ГелYCэ исэ, гаилэ ечен яши. Идриснец бала тешерергэ кушуы героинянын, эчендэ каршылык барлыкка китерэ - ул икелэнэ, нишлэргэ белми (аерым бер вакытта ире эйткэннэрне утэргэ дэ эзер). Эсэрдэ Идрис образыньщ игезэге дэ бар: ул - «жырны -Yлем», «артистларны - урам этенец сыцары» дип санаган кырым кешесе, ГелYCЭнец чын этисе. Язучы аныц исемен дэ атамый, тес-кыяфэтен дэ тэфсиллэп тасвирламый, бары теге яки бу ситуациядэ башкарган эш-гамэллэрен генэ кYрсэтэ. Эсэр ахырында инде бу затныц эгоист кына тугел, шул эгоистлыгы аркасында бэхетсез кеше булуына инанасыц. Аныц капма-каршысы Галлэм ага - миhербанлы, сабыр кеше, ГелYCЭне Y3 кызы кебек ярата, дерес юлны сайларга булыша. ГелYCэ-Галлэм образлары ярдэмендэ «ата белэн бала» менэсэбэтлэренец матур Yрнэге ачыла.

Язучыныц «Куцел ^зе» повестендагы журналист кыз Марсилэ -дереслек, хаклык ечен керэшYче герой. Марсилэ кечсезлэрне кызгана hэм аларга ярдэм итэргэ hэрчак эзер. Кызныц бу сыйфатына эсэр башында ук басым ясала: кыз яралы кечекне коткара. Алга таба Марсилэ энергияле, талантлы, кыю, намуслы журналист буларак сыйфатлана. Прораб Алеша аны «намус судьясы» дип атый.

Эсэрдэ каршылык Марсилэ белэн сейгэн кешесе Шамил арасында хасил була. Журналистлык эше - Марсилэнец яшэу максаты; Шамил исэ, аныц эшлэвенэ каршы. Язучы Шамилне Y3-Yзен генэ яратучы, берникадэр куркак, битараф кеше буларак сурэтли. Автор ир белэн хатын арасындагы каршылыкны тулы чагылдыру ечен хат алымына мерэжэгать итэ. Шамилнец Y3 кичерешлэрен, уйларын телдэн белдерY ечен телэге дэ, кыюлыгы да житми: «Сез - ей бизэге, бала YCтерYче ана, сеекле ир хатыны итеп яратылган гузэл затлар. Ташла журналистлыгыцны» [3, б. 85], дип язылган CY3лэре Марсилэ белэн араларын тагын да ерагайта, мэсьэлэне кискенлэштерэ.

«Талпыну» повестенда сэнгатьнец тормыштагы урыны-роленэ язучы фэлсэфи якын килэ, Мэрьям образы аша Yзенец эстетик идеалын укучы ^з алдына бастыра. Мэрьямне кечкенэ вакытта энисе ташлый. Ул тормышныц ачысын-течесен Y3 жилкэсендэ татый: авыр физик хезмэт, авылдашларыныц кырын каравы кб. Язучы аныц аерым сыйфатларын купертеп куя: Мэрьям - гадел, дереслеккэ баручы, максатына ирешYчэн, саф куцелле. Сейгэн яры Илгизэрнец энисе Минбэдэрнец фермада сеткэ су естэвен ^ргэч, кыз хатынныц ялганын фаш итэ. Бу хэлдэн соц Илгизэр аца энисен кешелэр алдында акларга куша, лэкин кыз алдау юлына басмый. «Син, Илгизэр, кенгэ еч мэртэбэ битецне юарсыц, кардай ап-ак ^лмэк киярсец, э куцелецдэге мэкерне су белэн дэ юалмассыц, ак ^лмэк тэ кигезэ алмассыц. Кеше тэне белэн тYгел, жаны белэн карала» [4, б. 141], - дип жавап кайтара.

Н. Гыйматдинованыц 1970-1986 елларда ижат ителгэн ^пчелек эсэрлэрендэ ике катлы тормыш моделе тезелэ, хыял-идеалдагы модельдэ рухи башлангычныц естенлеге ассызыклана. Эмма чиктэн тыш арттыру аша ике терле яшэY рэвешен каршы кую кайчак эсэрлэрнец ышандыру кечен киметэ, бер Yк вакытта укучыга тээсир итY, мавыктыру мемкинлеге бирэ. Мэсэлэн, романтик рухта язылган «Хыял» (1983) повестеныц теп герое -тормыш-яшэешнец авырлыгына, гаделсезлегенэ борчылучы романтик, рэссам Динэ. Аныц ечен камил булмаган тормыштан бердэнбер качу урыны - хыял деньясы. Эсэрдэ теп каршылык та романтиклардагыча: хыял hэм чынбарлык арасында. Сэнгать кешесе буларак, Динэ талантлы, матурлыкны ^рэ белэ, ижаты аша тормышны «якты теслэргэ» буярга омтыла. Чынбарлык исэ, «карацгы теслэр»гэ буялган. Теслэр символикасы эсэрдэге каршылыкны тагын да кискенлэштерэ. Геройныц уйлары, кичерешлэре, кYцелендэ барган Yзгэреш-хэрэкэт алгы планга чыга. Ул геройдагы гомуми канэгатьсезлек, дереслеккэ, идеаль тормышка омтылу кебек билгелэнэ. Динэ идеаль жэмгыять, бары якты теслэрдэн генэ торган тормыш турында хыяллана, андый урынныц («планетаныц») барлыгына ышана. Ялгышлар, каршылыклар аша герой хакыйкатьлэр ача, нэтижэлэр ясый. Язучыныц максаты - шушы юлдан баручыныц кYцелендэге гамь-борчуларын, соклануларын, тирэн кичерешлэрен укучыга житкерY кебек тоела. Динэ образына, аныц хис-кичерешлэренэ бэйле рэвештэ ике терле тормыш -кYцегелгэн жир тормышы hэм илаки-идеаль денья Yзэккэ куела.^негелгэн тормыш-чынбарлык тэнкыйтьлэнэ, пессимистик компонент ачык билгелэнэ башлый. Хыял hэм чынбарлык арасындагы чиклэр жуела. Хыялдагы тормышны идеаллаштыру, хыялга мерэжэгать итY, аныц белэн аралашу, фэлсэфи hэм лирик чигенешлэр ясау ^зэтелэ. Рухи башлангычныц естенлеге ассызыклана. Герой Yзенэ чынбарлыкта табылмаган таяну ноктасын башка яссылыкта эзли башлый, Yзенэ кYрэ илаки кеч эзли hэм аны Хыял образында таба. Ул - Динэгэ ярдэм, кицэш кирэк булган чакта пэйда булучы зат, бэлки сурэт. Динэ аныц белэн аралаша, сейлэшэ, кицэшлэшэ, килYен кетеп ала. Язучы матди hэм идеаль-хисси деньяны аерып куя. Эсэрдэ поэтик чаралар ярдэмендэ сэнгатьнец тормыштагы урыны-роле билгелэнэ: ул геройныц яшэY рэвешенэ эйлэнгэн. Гомумэн, Н. Гыйматдинованыц бу чор эсэрлэренец структурасын идеаллаштырылган тормыш рэвешен пропагандалау, аныц капма-каршысын кире кагу хасил итэ.

«Китмэ, улым!» (1981), «Бердэнберем» (1983) повестьларында сугыштан соцгы еллар тормышы геройныц шэхси кичерешлэре аша яктыртыла. «Китмэ, улым!» эсэрендэ теп герой Талипныц бYгенгесе Yткэне белэн Yрелеп бара (вакыт белэн уйнау алымы). Сугыштан исэн-сау кайткан Талип - гадел, намуслы кеше. Аныц капма-каршысы - Y3 мэнфэгатьлэрен генэ кайгыртучы авыл рэисе Шэрук. Талипка нэфрэт белэн янган рэис егетнец йергэн кызы Галимэне кечли, хатынлыкка ала, кыйный, авырлы килеш кыш кеннэрендэ салкында тота, ахырда ееннэн куып чыгара. Алар

арасындагы аерманы язучы явызлык hsM яхшылык арасындагы мэцгелек керэш дэрэжэсенэ кутэрэ.

«Бердэнберем» повестенда суз матурлык хакында бара (герой тормышыныц матурлыгы, ана белэн бала менэсэбэтлэренец матурлыгы, эчке матурлык кб.) Повестьта сугыштан соцгы еллар авырлыгы теп герой Гайшэнец башына тешкэн шэхси авырлыклар белэн урелеп китэ. Гайшэнец, башка бик кYп хатын-кызларныц кебек ук, ире фронтта hэлак була. Егерме бер яшендэ ул тол хатын-кызлар исемлегенэ керэ. Гайшэ тормышын балалар укытуга багышлый. Сугыштан соцгы елларда, ач, ялангач балаларга ярдэм иту ечен, ул еен, киемнэрен - бар булганын кызганмый.

Гайшэ-Гелсирин образларына бэйле эсэрнец узэгенэ ана белэн бала арасындагы менэсэбэтлэрнец матурлыгы чыга. Гайшэ, «азгын» тормыш алып баручы хатын Рэшидэ улгэч, аныц бер яшьлек баласын тэрбиягэ ала, аны укыта, устерэ. Бала ечен барысын корбан итэ - кияYгэ чыкмый, урманда утын кисэ h.б. Ана белэн бала арасындагы менэсэбэтлэр аерым бер жылылык белэн тасвирлана.

Эчке денья матурлыгы шофёр егет Марат образына бэйле курсэтелэ. Геройныц портреты, тышкы кыяфэте аныц эш-гамэллэре, уз-узен тотышы белэн ярашмый. Марат hэрчак Гелсирингэ ярдэм итэ, аныц яклаучысы була. Тышкы кыяфэт ямьсезлегенэ, Э. Еникинец «Матурлык» хикэясендэгечэ, контраст рэвештэ куцел деньясыныц матурлыгы каршы куела. «Ямьсез егет... Ямьсезмени ул? Тугел лэ! Гелсирин аны шулай атап кич тэ мыскылларга жыенмый. Егетнец жаны изге икэнен белэ ул» [2, б. 72]

Язучыныц теп герой тормышын гади, кYп язмышларныц берсе итеп бируе, hэр кешедэ яхшы hэм начар сыйфатлар булган кебек, Маратныц тышкы hэм эчке деньясыныц тэцгэл килмэве, ана белэн бала менэсэбэтлэренец бетен тулылыгында сурэтлэнуе чынбарлыкка якынлык тудыра, уйландыра.

«Соцгы очрашу» (1983) эсэрендэ игътибар кеше психологиясенэ юнэлтелэ, сюжет нигезенэ гадэти булмаган куренеш - кеше белэн эт арасындагы менэсэбэтлэр салынган. Аучы Сабир узсузлелеге, горурлыгы аркасында тугры дусты Алаколакныц бердэнбер баласын чабып утерэ. Эт моны кичерэ алмый - явыз, ерткыч бурегэ эйлэнэ; хужасыныц сыерын, сарыкларын чэйнэп бетерэ. Алаколакныц явызлыгы Сабирдан кала берэугэ дэ тими, тора-бара эт аны да тынычлыкта калдыра: урман саклый башлый.

Соцгы кеннэрендэ Сабир - бэхетсез. Карт жан тынычлыгы таба алмый. Бэхетсезлекнец сэбэбе нэрсэдэ? Язучы турыдан-туры бу сорауга жавап бирми, бэлки Сабир картныц тормышы белэн таныштыра килэ, персонажныц бугенге халэтен ача. Карт уз гомерендэ акча ечен мецлэгэн кошларны, жэнлеклэрне харап иткэн. Урман рэнжешеме бу? (Урман - эдибэ ижатында изге урын, тынычлык, матурлык символы). Эт каргышымы? Бэхетсез Сабир карт Эт-Бурене YтерY телэге белэн яши. Улыныц улемен Алаколак рэнжеше дип кабул итэ. Эсэр азагында Эт-Буре белэн очрашкач,

карт Y3 гаебен таный, яшьлек дустыннан гафу Yтенэ. Язучы шулай кеше-табигать берлеген раслый.

«Алан уртасында ялгыз йорт» (1984) повестенда Элфия белэн Энэснец ^цел деньялары, хислэрен кYрсэтY эчке сейлэм, монолог кебек психологизм алымнары аша тормышка ашырыла. Эчке сейлэм уйланулар, хатирэлэр, ^з алдына баскан картиналарны Y3 эченэ ала: «Бервакыт трамвайда кYргэн иде ул аны. КYPде дэ сикереп торып урын бирде. КY3лэрен мелдерэтеп, Ждббаровка карады да ояла-ояла гына утыргычка сыенды. Шундый матур итеп оялды ул! Ситса кYлмэгендэге алсу чэчэклэр йегерешеп ике битенэ кунды. Кыз онытылмавы белэн, шактый озак жэфа чиктерде...» [1, б. 257] Биредэ геройныц хислэре CY3 белэн тасвирлана hэм аныц физик эквиваленты - хэрэкэт, ишарэ, кыяфэте, йез Yзгэреше китерелэ.

Ялгызы гына урманда калганнан соц, Энэснец уйлары монолог формасында бара, егет Y3-Yзенэ кYплэгэн сораулар бирэ, жаваплар таба алмый. «Элфиядэ нинди сагыш икэн ул? Каян килгэн моц ацарда? Нишлэп ул Энэснец юлына килеп басты?» [1, б. 247] h.б. Монологлар геройныц каршылыклы хислэрен, икелэнYен ачу чарасы булып тора. Эсэр азагында Энэснец сейгэн кешесен югалтуы турындагы хэбэрне кабул итэсе килми, ул ышанырга телэми. Бу хислэрнец ачык сурэтлэнеше эчке сейлэмдэ табыла. Нэкъ менэ шушы алым язучы ижатында психологизм тудыруныц теп чарасына, аныц стиль билгесенэ эйлэнэ.

Гомумэн алганда, Н. Гыйматдинованыц 1970-1985 елларда ижат иткэн хикэя-повестьлары - тэжрибэ туплау Yрнэге, алдагы чор ижаты ечен жирлек булып тора. Аларда сюжетны кискен каршылыкларга кору, ачкыч-билгелэр, ^ренеш-детальлэр, охшаш яки контраст образлар, хислэрне яшерY алымы, гадэти булмаган вакыйгалар сурэтлэнY, эчке монологлар ярдэмендэ тирэн психологизм тудыру кебек поэтик алым hэм чаралар сынау утэ, язучыныц эдэбиятта Y3 юлын эзлэве турында сейли.

Файдаланылган эдэбият:

1. Гыйматдинова Н.М. Ут ^бэлэге: повестьлар. - Казан: Татар.кит.нэшр., 1990. - 270 б.

2. Гыйматдинова Н. М. Бердэнберем: Хикэялэр hэм повестьлар - Казан: Татар. кит. нэшр., 1983. 168б.

3. Гыйматдинова Н.М. Су хикэяте: хикэялэр hэм повестьлар. - Казан: Татар.кит. нэшр., 1981. 251 б.

4. Гыйматдинова Н. М. Талпыну: Повестьлар hэм хикэялэр. - Казан: Татар. кит. нэшр., 1986. - 264 б.

5. Татар эдэбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар эдэбияты. Казан: «Раннур» нэшр., 2001.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.