Научная статья на тему 'G. ISKHAKI''S LITERARY WORK: THE SEARCH FOR THE DEVELOPMENT OF THE NATION'

G. ISKHAKI''S LITERARY WORK: THE SEARCH FOR THE DEVELOPMENT OF THE NATION Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
32
8
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ГАЯЗ ИСХАКИ / ГАЯЗ ИСХАКЫЙ / ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА / НАЦИОНАЛЬНО-ФИЛОСОФСКИЙ КОД / ИДЕЙНО-ЭСТЕТИЧЕСКОЕ СВОЕОБРАЗИЕ

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Загидуллина Дания Фатиховна

В статье рассматривается художественное творчество Гаяза Исхаки с точки зрения присутствия в нем различных кодов, регулирующих создание текста. Кроме общелитературного кода, пробуждающего читателя прочитать текст как художественное произведение, в творчестве писателя обнаруживается публицистический код (просветительской или общественно-политической направленности), условно-символический код, национально-философский код. На материале анализа произведений Г. Исхаки определяются точки трансформации в его творчестве, произведения, которые стали знаковыми в эволюционном пути художественного поиска.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ЛИТЕРАТУРНОЕ ТВОРЧЕСТВО Г. ИСХАКИ: ПОИСК ПУТИ РАЗВИТИЯ НАЦИИ

In the article art creativity of Gayaz Iskhakiy from the point of view of presence at him various codes regulating creation of the text is considered. Except the common-literary code awakening the reader to read the text as the work of art, in works of the writer the publicistic (of educational or social and political orientation), conditional and symbolical,national and philosophical codes are found. On material of the review of G. Iskhakiy’s works transformation points in his creativity, works which became sign in an evolutionary way of art search are defined.

Текст научной работы на тему «G. ISKHAKI''S LITERARY WORK: THE SEARCH FOR THE DEVELOPMENT OF THE NATION»

УДК 821.512.145

Д.Ф. Заhидуллина

Г. Исхакыйньщ эдэби ижаты: миллэтне YCтерY-YЗгэртY юлын эзлэY

Мэкалэдэ Гаяз Исхакыйнын эдэби ижаты анарда текстны твЗYне кeйлэYче терле кодлар булуы кYЗлегеннэн карала. Укучыны текстны эдэби эсэр буларак укырга этэрYче гомумэдэби кодтан кала, язучынын ижатында публицистик код (мэгърифэтчелек яки ижтимагый-сэяси юнэлештэге), шартлы-символик код, мил-ли-фэлсэфи код. Г. Исхакый эсэрлэрен анализлау материаллары буенча анын ижатындагы Yзгэреш этаплары, эдэби эзлэнYнен Yсеш юлында истэлекле эсэрлэр билгелэнэ.

Ачкыч сузлэр: татар эдэбияты, Гаяз Исхакый, публицистик код, шартлы-символик код, милли-фэлсэфи код, идея-эстетик Yзенчэлек.

Г. Исхакый бай эдэби ижат мирасы калдыра: бу мираста гому-милэштереп санаганда 3 роман, 30-лап повесть hэм хикэялэр, ике дистэгэ якын драма эсэрлэре бар. Алар бYгенге укучы кYЗлегеннэн дэ актуальлек-лэрен жуймаганнар, укылалар - заман фэне CYЗлэре белэн эйтсэк, аларда шушы укылышны тээмин итэ торган «гомумэдэби код» беренче урында тора1.

Эмма Г. Исхакыйньщ эдэби ижаты шушы билге - «гомумэдэби код» чиклэрендэ генэ кала алмый: анын hэр эсэре «башка кодлар» калку кYре-неп торырлык итеп язылган. Ченки ул - ин беренче чиратта, бер мил-лэтнен тормыш-яшэешен Yзгэртергэ алынган, тотынган кеше! Анын ечен эдэбият та - шушы юлда Yтемле корал, кешелэрнен ан-акылына Yтеп керY чарасы, фикер белдерY чыганагы. Шушы яктан якын килгэндэ, Г. Исхакый эсэрлэренен уртак сыйфаты - халыкны, миллэтне YCтерY-YЗгэртY юлын эзлэY икэнлеге ачык.

Г. Исхакый эдэби эсэрлэренэ эдэбият Yлчэмнэре белэн генэ якын килY мемкин тYгеллеккэ анын ижатын бэялэYчелэр YЗ заманында ук игътибар итэлэр. Бигрэк тэ Г. Сэгъдинен «Татар эдэбияты тарихы» (1926) хезмэтендэ ижатын, язучынын фикри юлы YЗгэрY нигезендэ чорларга бYЛY омтылышы ясала: жэдидчелек чоры; «социализмга охшаш бер ис анкый торган Гаяз»; миллэт язучысына эверелY чоры (Сэгъди, 1926). Хэзерге татар эдэбият белемендэ бу фикерлэрне Р.К. Ганиева хезмэтлэре гому-милэштерэ. Ул Г. Исхакый ижатын дYрт этапка аера: «мэгърифэтчелек» (1897-1904); «танчылык» (1905-1910); «миллэтчелек» (1910-1918) hэм «мehажирлек» (1919-1954) чорлары (Ганиева, 2005, б. 7-8).

1 Бу очракта без француз галиме Р. Бартнын Иэм голландияле Д. Фокке-манын эдэби текстта терле ассоциатив катламнар, кодлар булу хакындагы нэзари-ялэренэ таянабыз.

1898 елда Татар укытучылар мэктэбендэ укый башлаган 20 яшьлек Гаязньщ беренче иж;ат ^имешлэре «Тэгаллемдэ сэгадэт, яки Гыйлем YгрэнYДЭ рэхэт гомер» (1899) хикэясе, «КэлэпYшче кыз» (1900), «Бай угълы» (1903) повестьлары, «вч хатын берлэн тормыш» пьесасы (1900) -ейрэнчек эсэрлэр, эмма алар татар эдэби барышында зур бер кYренеш ке-бек кабул ителэлэр. Бер яктан, элеге эсэрлэрдэ эле «гомумэдэби кодныц» тиешле югарылыкка куелмаганын искэртергэ: ягъни эсэрлэрнец эдэби-эстетик сыйфаты тYбэн булуга игътибар итэргэ кирэк. Моныц урынына аларда мэгърифэтчелек, Yгет-нэсихэтчелек, мораль уку алга чыга: мэгърифэтчел эчтэлекле публицистик код калку. Бу - гомумэн Х1Х-ХХ гасырлар чиге татар эдэби барышына хас сыйфат. Эмма сюжет тези белY, образ-геройларныц ^анлы килеп чыгуы, язучыныц калэмгэ Y3 мил-лэттэшлэренец ацын YЗгэртY чарасы итеп каравы инде эсэрлэрнец укы-лышын тээмин итэ. Бу урында Вэлидинец CYЗлэрен мисалга китерергэ мемкин: «Булар - никадэр саф диланэ вэ никадэр эхлакчы. Буларда эле сэнгать бик азны кYргэн. Типлар юк, сурэтлэр дэ гаять юка булып, алар артында яшеренгэн вэгазь иц гади кYЗгэ кYренеп тора. (...) Шулай да булса, ул шул вакытта ук Yзенец истигъдадын, табигатен, хеласан, Гаяз-лыгын кYрсэтэ. Аныц язганнарында башкаларда кYрелмэгэн бер хелус вэ ^итдият кYрелэ. Ул чагында ук миллэтнец чын авыруларын карый, зур яраларын кYрсэтэ, кYп сырланмый, фэлсэфэ сатмый» (Вэлиди, 1998, б. 123).

«КэлэпYшче кыз» повестеныц кереш CYзендэ Исхакый «Камэр кеби булуныц ахыры ни булачагын кYрсэтеп, миллэтемнец туташларын шул кара бэхетлэрдэн коткарыр ечен» (Исхакый, 1998, б. 51) калэмгэ тоты-нуын белдерэ. «вч хатын берлэн тормыш»ныц керешендэ язучы Yзенец ^п хатын алуны кире кагу hэм Риза мисалында бер хатын белэн торуныц уцай кYренеш икэнен кYрсэтY максаты куюын эйтэ. «Бай угълы»ныц 1903 елгы басмасына кереш CYзендэ фикер тагын да тегэллэшэ тешэ: «Минем бу эшем, миллэттэшлэрем арасында бик кYп вакыйгъ була торган медhиш бер хэлне язып мэйданга куюым, башка кешелэргэ Y3 гаебемезне белдерер ечен тYгелдер. Кирэк бер кешенец булсын, кирэк бар миллэтнец булсын, бер гаебене юк итеп кYрсэтY яки яшерергэ тырышу хэер хаИлык тYгелдер. Ченки бу эш шул кешене яки шул миллэтне шул начар хэлендэ дэвам туене телэY буладыр. Билгакес, гаебене кYрсэтеп, шуннан котылыр ечен юл кYрсэтY хэер хаhлыктыр. Миллэтемездэ шул мэсьэлэне ислах фикере уянмасмы дип, мин шул эшлэремезне булдыра алдыгым кадэр кYрсэтмэк эстэдем. Ж^энабе хак hэрберемезгэ хак фикерлэр биреп, хэмияте миллия-мезне уяндырып, ватаныбыз, миллэтемезнец файдасына тырышырга насыйп итсен!» (Шунда ук, б. 113-114).

Бу CY3лэр Исхакыйныц ни ечен эдэбиятка килY сэбэплэрен ачып бирэ. Эсэрлэр халык тормышындагы кимчелекле якларны аныц Yзенэ кYрсэтY, кавемдэшлэрен шулардан арынырга чакыру максаты белэн иж;ат ителгэн: шуца да аларда мэгърифэтчел эчтэлекле публицистик код берен-

4e ypbi^^ тоpa. ЯЗУЧЫ xaлкын YCY-YЗгэpYДЭн тоткapлый тоpгaн кYpeнeш-лэpнe бapлый, aлapны тэнкыйтьли, xaлыкньщ Yзeнэ кYpcэтэ hэм aлapдaн apыныpгa чaкыpa!

Алга таба Г. эcэpлэpeнeц пафо^, мэгънэви hэм фоpмa ягы

зyp Yзгэpeшлэp кичepэ. Эмма мэгъpифэтчeл-пyблициcтик код, теп пози-циядэн чигeнcэ дэ, югалмый: ул отцы эcэpлэpeнэ кaдэp башка кодлap бeлэн янэшэ мehим ypынын caклaп кала. Шуца бэйлe бу и^атта эcэpлэpнe ^ышп TOpy4bi Yзэк - hэpвaкыттa да aвтоp ацы, язучы фикepe-идeяce дия алабыз.

Г. ^xa^mmiq бepeнчe эcэpлэpeннэн отцы иж;ади эзлэнYлэpe, эдэ-биятта YЗ юлын тaбapгa омтылуы Yзгэ xapaктepдaгы эcэpлэp язуында ачык кYpeнэ. Бeз тэp^eмэ итeлeп, тaтap пpоблeмaтикacынa якынайтып тэкъдим итeлгэн «Икe гашыйк» (1901-1903) mecacbm шушы яccылыктa кapыйбыз. 1903 eлдa яшь гepойлapы яшэeшeндэ мэxэббэт, гаилэ hэм бypыч мэ^элэ-лэpeнэ pомaнтиклapчa, лиpик-ceнтимeнтaль дулкында якын килгэн эcэp -«Очpaшy, яки Гeлгыйзap» повecтe языла. Монда пapоxодтa очpaшкaн Габ-дулла бeлэн Гeлгыйзapныц мeнэcэбэтлэpe шэxcи-пcиxологик яccылыктa cypэтлэнэ. Эcэpдэ гомумэдэби код бepeнчe ypынгa чыга: ул pомaнтик-ceнтимeнтaль xapaктepлы. Эмма ^ю xиce тaтap ^эмгыятeндэ яшэгэн гaдэтлэp коpбaнынa эвepeлэ: адэм бaлaлapы eчeн табигый кичepeшлэpнeц иcкe кapaшлap бeлэн кapшылыгын Yкeнeч, cызлaнy озата бapa. Бу очpaктa да язучыныц мэгъpифэтчeл мaкcaты кYpeнэ. Сызлану - тэнкыйть, мeнэcэбэт бeлдepY бeлэн cyгapылгaн.

Повecтьтa «cынaп кapaлгaн» пcиxологизм aлымнapы, бшрэк тэ уй-кичepeшлэpнe гepой затыннан езмичэ KYЗЭTЭ бapy, кeшe xиcлэpeн табигать бeлэн янэшэлeктэ тepгeзY, cимволлapгa мepэ^эгaть итY тaтap эдэбиятын, тaтap дeньяcын Yзгэpткэн эcэp - «Ите йез eлдaн отц инкыйpaз» (19021904) повecтeндa гаять мehим ^шфат Yзгэpeшлэpeнэ китepэ.

Повecтькa ^emerae анализ яcaгaн Г. Гобэйдуллин аныц конвдпци-я^^ц aмepикaлы Эдвapд Бeллaминыц «Йез eл œrçpa» (1888) тоциаль-утопик pомaны йогынтыcындa фоpмaлaшyын эйтэ (Гобэйдуллин, 1998, б. 81). Роман Амepикaныц йез eлдaн отц нинди зyp aлгapышкa иpeшYeн кYpcэтYнe мaкcaт шет кyйca, Г. Иcxaкый эcэpeндэ me йез eлдaн тоц тaтap xarnbrnbiR милли фащига кичepYeн, инкыйpaзын-бeтYeн чагылдьфу Yзэк ypын ала: ул «тepки-тaтap эдэбиятлapы тapиxындa бepeнчe антиутопия» (Гандава, 2005, б. 11) булып чыга.

Повecтьтa пyблициcтик код ^xa^mmiR миллэт Yceшeн тоткapлый hэм аны hэлaкэткэ китepэ тоpгaн cэбэплэp xaкындa yйлaнyлap тeceн ала. Тaтapдa тоpмыш тотка^ иcкe кapaшлы pyxaнилapдa булу; мэктэп-мэдpэcэлэpнeц азлыгы, бyлгaннapындa да укытыла тоpгaн фэннэpнeц TOp-мышта яpaкcызлыгы; миллэткэ xeзмэт итYчe зыялылapныц, бик яpлы cыйныфтaн чыгып, кeчлэpeн кYбpэк тамак тyйдыpyгa capыф итYлэpe; яшьлэpнe pyc мэктэплэpeндэ укытуга кapшы килY; эшнe башлап та axы-pынa ^иткepэ бeлмэY - шyндыйлapдaн. ^xa^rn aлapныц xaлыкны фа^и-

гагэ китерэчэген дэлилли. Миллэтнец буш эшлэр белэн йерYен, татар ру-ханиларыныц юк-бар сораулар тирэсендэ гауга куптарып бэхэслэшYлэрен, яцача hэм искечэ укыту тартышларын, русча укытуга кагылышлы бэхэслэрне, шушы «эшлэрнец» мэгънэсезлеген шэрехли, аларны ^эм-гыятьнец чире дип бэяли. Бу авыруга «дэва» - яшьлэргэ ац-белем бирY, мэгариф системасын яцарту, балаларны рус уку йортларында укыту, ха-тын-кызларга ац-белем hэм тэрбия бирY.

Эмма публицистик код мэгърифэтчелек чиклэреннэн чыгып, и^тима-гый-сэяси эчтэлек ала. Эсэр Yзе миллэт язмышын тасвирлауга естенлек биргэн программа характерындагы текстка эверелэ.

Татарныц инкыйразга баруын укучыга мемкин кадэр тээсирлерэк кYрсэтY ечен, Исхакый махсус алымнарга мерэ^эгать итэ: чиктэн тыш арттыра - «татарныц естенэ мец терле бэлалэрне берьюлы китереп ауда-ра» (Вэлиди, 1998, б. 127), фантастика ярдэмендэ болгар дигэн миллэтне юкка чыгу чигенэ китереп ^иткерэ. XXII гасырда ^ир йезендэ нибары ике болгар кешесе: эдип hэм тарихчы ^эгьфэр hэм аныц хатыны Сеембикэ генэ торып калу, Yле бала табудан терелэ алмаган Сеембикэнец вафатыннан соц изге Болгар ^иренэ юл тоткан ирнец дэ, давыл аударган багана астында калып, hэлак булуы символик мэгънэле. Казан ханлыгыныц соцгы ханбикэсе Сеембикэ - миллэт анасы, халыкныц терелэчэгенэ, нэсел чылбыры дэвам итэчэккэ соцгы емет. Сеембикэ Yлеме белэн бу емет CYнэ: язучы Казандагы Сеембикэ манарасыныц да авуын телгэ ала - хэтта хэтер югала. Повестьта шартлы-символик код (гомум-эдэби код) беренче урынга чыга. Язучы Y3 уй-фикерлэрен халыкка тизрэк hэм тээсирлерэк итеп ^иткерY ечен, Yгет-нэсихэтчелектэн китеп, психологик, романтик-сентименталь, экзистенциаль, символик сурэтлелеккэ естенлек бирэ.

Мондый Yзгэрешлэр милли эдэбиятыбызда да идея-эстетик борылыш китереп чыгара. Исхакыйныц «Телэнче кыз» (1901-1908) романында психологизм тагын да тирэнэя, язучы татар кызыныц рухи Yсешен, и^тима-гый керэшкэ килY юлын аныц уй-фикерлэрен, хис-кичерешлэрен езлексез ^зэтеп барып hэм миллэт язмышы белэн бэйлелектэ тасвирлый. Эсэр Yзэгенэ язучыныц и^тимагый-сэяси концепциясе салынса да, романда романтик-символик характерлы гомумэдэби код алга чыга. Язучы татар ха-тын-кызыныц тормышын, этапларга бYлеп (авылдагы матур балачак, шэhэрдэ телэнче кызга эйлэнY, сатлык хатын-кыз, бай хатыны, беренче тапкыр театрга бару hэм башка тормышка омтылыш тою, белем алу, мохтащларга ярдэм итYДЭн тэм табу, халыкка хезмэткэ омтылыш уяну), миллэт мэнфэгате белэн яши башлауга килY тарихына эйлэндерэ. Исхакый героинясын психологик анализ ярдэмендэ - аныц уйларын, тешлэрен, эчке монологларын, курку hэм саташуларын тергезеп, символлар hэм табигать сурэте мемкинлеклэренэ мерэ^эгать итеп, рухи хэрэкэттэ кYрсэтэ. Шушы туктаусыз эмоциональ хэрэкэт янэшэсендэ табигать белэн сейлэшYлэр, киная hэм символлаштыру, лирик чигенешлэр, кеше халэтенэ тэцгэл

^псанлы детальлэр эчтэлекне гаять тирэнэйтэ. Болар телэнче кыздан миллэт хадимэсенэ, миллэт анасына кадэр юл Yткэн Сэгадэт Yрнэгендэ татар жэмгыятенец, татар миллэтенец дэ, белем алып hэм камиллэшеп, тормыш тебеннэн кYтэрелэчэгенэ ышаныч булып яцгырый.

«Телэнче кыз»да Yзен эстетик, психологик сурэтлэY остасы итеп та-ныткан Г. Исхакый публицистик характердагы эдэбияттан да баш тарт-мый. Шуныц характерлы мисалы - Чистай термэсендэ утырганда язылган «Зиндан» повесте (1907). Жанры ягыннан термэ хроникасы рэвешендэге бу повесть Г. Исхакыйныц термэдэ кYргэн-кичергэннэренэ нигезлэнэ, тот-кын герой автор белэн тэцгэллэшэ hэм аныц шул чордагы ижтимагый-сэяси карашларын ача, автобиографик эсэрдэ публицистик код ижтима-гый-сэяси эчтэлекле.

Г. Исхакыйныц керэш еллары рухы белэн сугарылган «Мегаллим» (1906), «Тартышу» (1908) драмалары, «Алдым-бирдем» (1907), «Кыямэт» (1909-1910) hэм «Ж^эмгыять» (1909-1910) комедиялэрендэ татар жэмгыя-тендэ миллэт Yсешенэ каршы торучы кечлэрне фаш ту Yзэктэ тора. Мондый кечлэр рэвешендэ иске карашлы кешелэр, бигрэк тэ дин эhеллэре кYрсэтелэ. Драматург аларныц тормышта табигый яцарыш агымына каршы торырга тырышуларыныц мэгънэсезлеген кYрсэтэ, бер Yк вакытта, кире кагылган иске тормыш моделе белэн янэшэ, миллэтне Yсешкэ, яктыга алып чыгачак юл да, яцалыкка йез тоткан ижтимагый Yсеш моделе дэ бил-гелэп куела. Эсэрлэрдэге ижтимагый-сэяси эчтэлекле публицистик код татар укучысын, тамашачысын миллэт мэнфэгатьлэрен кайгыртып керэшкэ чакыру, ендэY тесендэ кала.

1909 елдан язучыныц калэме, язу рэвеше кабат Yзгэреш кичерэ: публицистик код, мэгърифэтчел hэм ижтимагый-сэяси катламнар текстлар тукымасында тагын да арткарак чигенэлэр, романтик характерлы милли-фэлсэфи кодка урын бирэлэр. Ченки ул лозунг-чакырулардан, жэмгыять-тэге кY3гэ кYренеп яткан тискэре якларны тэнкыйтьлэYДЭн баш тартып, миллэт тормышындагы бик тирэн яшеренгэн, тамырлары ерактан килэ торган традициялэрне анализларга алына. Истанбулда «Тормышмы бу?» (1909) повесте ижат ителэ. Бер шэкертнец хатирэлэре, кендэлеклэре рэвешендэ хикэялэY шэхеснец Yсеш-Yзгэрешен аныц Y3-Yзен танып белYе рэвешендэ ^зэтеп бара. Эчке монолог, ац агышы герой хис-кичерешлэрен мемкин кадэр тулырак яктыртырга мемкинлек ача. Бер Yк вакытта аерым кYренешлэр татар жэмгыяте, тирэлек кешегэ кечлэп таккан сыйфатлар кебек тэкъдим ителэ.

Геройныц татар деньясы ечен типик булуына, кYп татар яшьлэренец изге-матур хыяллар белэн яши башлавына, эмма ахырдан сынып-сыгылып калуына игътибар юнэлтеп, эсэргэ жентекле анализ ясаган рецензиясендэ Г. Гобэйдуллин болай ди: «Лэкин безне дэ шул ук каИарманны баскан мэдрэсэ куркаклыгы кысып, бертерле генэ, бер яктан гына карый торган вежданымыз тыйгандыр да кире чигенгэндермез, яисэ: «Яхшы тYгел!» фи-кере илэ бу эшлэрдэн суыткандыр. Лэкин заман YTYе, жисмани тормышы-

мызнын тэрэкъкые - hэммэсе безне бу вежданнын куэтлэрен жинэргэ аза-плагандыр. Ьэм без дэ, каhарман шикелле, «йитэр, эле бик ^п форсат югалттым!» дип эйтергэ мэжбYP булганмыздыр... ЭYвэлге вежданнарымыз ватылгандыр да, каИарман шикелле, Кабан ^ле бозларыны Yтэргэ мэжбYP булганмыздыр...» (Гобэйдуллин, 1998, б. 71).

Повестьнын башыннан ахырына кадэр шэкерт Yткэн юлны Р.К. Гани-ева тYбэндэгечэ билгели: «1) яшь, матур, китап укырга hэвэс малай; 2) гарэп hэм фарсы теллэрен, ислам фэлсэфэсен, анын схоластик логика-сын эйбэт Yзлэштергэн менэзарачы шэкертнен хэлфэ, мулла, пэйгамбэр кебек яхшы кеше булу идеалы; 3) И. Гаспралынын «Тэржеман» газетасын, «Дар эр-рэхэт меселманнары» исемле утопиясен, рус эдэбиятын hэм терекчэгэ тэржемэдэ француз романнарын укып, ислахчы, мэгърифэтче, жэдитче, ауропалашу тарафдары булып кшу, милли тэрэкъкыять идеалла-ры белэн янып яшэY; 4) мэгърифэтчелек идеалларынын татар тормышын YЗгэртY, янартудагы кечсезлеген танып, ярым еметле, ярым еметсез егеткэ эверелY; 5) халыкка хезмэт ту идеалларын югалткан, веждан газапларына дучар булган авыл мулласына эйлэнY» (Ганиева, 2005, б. 16-17).

Ни ечен юлнын шулай твгэллэнYен язучы ижтимагый-сэяси баскыч-тан торып, милли тирэлек хэле белэн бэйлэп анлата: «Бунын шулай ка-луында Yзе генэ гаеплеме? Нигэ келеп торасыз?! Бунын шулай, бер элгэр-ге игътикадыны бозып, яна игътикадсыз калуында сез дэ, аны чолгап ал-ган бетен татар тормышыныз да гаепле тYгелме?» (Исхакый, 1999, б. 89). Шул рэвешле, язучы шэхес трагедиясен - 1905 ел инкыйлабы Yзгэрешлэр алып килэчэгенэ чын кYнелдэн ышанган татар яшьлэре буыны фажига-сенэ, уянып YЗ тормышына бэя биргэн, лэкин аны Yзгэртергэ кече житмэгэн миллэт трагедиясенэ эйлэндерэ (Аминева, 2010, с. 292-293). Бер Yк вакытта нэкъ менэ шушы - ачык фикерле, чиста-матур омтылышлы, миллэт-халык хакына гомерен дэ корбан итэргэ эзер татар яшьлэре - тор-мышны Yзгэртерлек кеч-куэт дип билгелэнэ. Бу фикер нэкъ менэ Г. Исха-кый ижатында формалаша, янгыратыла, кин мэйданга чыгарыла.

Шушы табылган язу рэвеше язучы ижатында анын ин сонгы эсэрлэренэ кадэр саклана. Г. Исхакый миллэт яшэешендэге тирэн яшерен (яки яшерелгэн) катламнарга, тарихи-сэяси вакыйгалар яки милли гадэт-традициялэр тээсирендэ барлыкка килгэн ситуациялэргэ Yтеп керэ, бер Yк вакытта ул миллэтне YЗгэртY юлын белем YЗлэштерYДЭ, башка халык-лардан YPнэк алуда тYгел, бэлки YЗ эчке кечендэ, тарихи Yзенчэлек-лэрендэ, фикри hэм менталь потенциалында таба.

1910 елнын язында Г. Исхакый Петербургтан яшерен рэвештэ Фин-ляндиягэ чыга hэм анда жэй аен уздыра. Кыска гына вакыт эчендэ «Мулла бабай» романы, «Фамилия сэгадэте» исемле хикэялэр циклы языла. Г. Ис-хакыйнын ин кYЛэмле эсэрлэреннэн булган «Мулла бабай»да авыл мала-енын, мэдрэсэ баскычын Yтеп, туган авылында мулла булу тарихы кYрсэтелэ. Эсэрнен Yзэк герое Хэлим, ^брэк белем алу ниятендэ, шэhэр мэдрэсэсенэ китэ, анда ачлы-туклы ун ел укып пишкадэм була, аннары YЗ

авылларында зур кыенлыклар белэн мулла итеп сайлана. Герой шэhэрдэ алган белемнэре белэн туган авылы кешелэренэ хезмэт ту турында уй-лый hэм эсэр ахырында шушы телэген тормышка ашыра. Роман тегэллэнмэгэн булса да, текст ахырына Хэлим ислам дине белгече, халык эхлагын саклаучы абруйлы мулла булып житешэ. Шушы герой, аныц мак-саты-омтылышы - татар деньясын Yзгэртер кеч, тарих тэгэрмэчен эйлэн-дерер куласа, ди автор.

Романда революциягэ кадэрге авылныц патриархаль яшэеше hэм мэдрэсэлэр тормышы киц колачлап hэм тегэл кYренешлэрдэ чагылдыры-ла. Мисал ечен, авылда мулла сайлау, килен ярэшY, туй YткэрY, мэдрэсэдэ укыту тэртиплэре, шэкертлэрнец ял кичэлэре, табигатькэ чыгу, жыр-биюлэр, шамакайлану hэм театр кYрсэтYлэр h.б. бертеклэп кY3 алдына бас-тырыла. Татар эдэбиятында ХХ йез башы татар руханилары тормышын халык яшэеше белэн бербетен итеп hэм яратып, жентекле-матур кYрсэткэн башка эсэр табуы кыен.

1910 елныц кезендэ Истанбулга килгэн Г. Исхакый «Сеннэтче ба-бай», «КияY» «Шэкерт абый» хикэялэрен яза. Аларда татар тормышыныц гаять матур йола-гадэтлэре этнографик тегэллек белэн сурэтлэнэ, саф татар типлары тудырыла, шуныц белэн янэшэ, кешелэр фажигасе хакында сызлану урын ала. Эйтик, «КияY» (1914) хикэясе, бер яктан, татар гаилэлэрендэге кунакчыллык, ейлэнY-кыз бирY традициялэре хакында ма-турлык эстетикасы теле белэн сейли. Шул ук вакытта дан-шеhрэткэ омты-лышныц, кеше жилкэсендэ яшэYнец тискэре, чиктэн тыш арттырылган мисалын тасвирлый.

«Сеннэтче бабай» (1911) да татар тормышыныц традицион билгелэре

- чисталык-пехтэлек, сабырлык, кунакчыллык, Y3 hенэрецне яратып баш-кару, тэртип ярату Корбангали карт hэм Гелйезем карчык образларына салынган. Г. Исхакый бу геройларын, аларга хас сыйфатларны миллэтне яшэтYче, YCтерYче, Y3гэртYче билгелэр буларак тэкъдим итэ. Охшаш яцгы-рашлы «Остазбикэ» дэ (1910) укымышлы, деньяга житди карашлы кызныц

- миллэт анасы Сэгыйдэгэ эйлэнY тарихын сейли, аны идеаллаштырып, татар хатын-кызларыныц миллэтне, нэселне яшэтYен, саклау hэм Y3гэртY кечен ассызыклый.

Г. Исхакыйныц Истанбулда ижат ителгэн «Зелэйха» трагедиясе татар тарихындагы иц аяныч вакыйгаларга - чукындыруга мерэжэгать итэ. Татар анасы Зелэйха бу очракта киц идея-фэлсэфи мэгънэ йеклэнгэн сим-волга эйлэнэ, аны чукындыру бетен миллэтне диненнэн ваз кичтерергэ тырышу мэгънэсен ала. Язучы дини-мифологик образларга, ислам та-рихына hэм фэлсэфэсенэ мерэжэгать итэ, психологизм алымнарыннан, саташу, теш кYPY, Аллага сыгыну мотивлары ярдэмендэ эчтэлекне катлау-ландыра. Эсэрдэ ислам диненец татарлар ечен милли рух hэм эхлакны, иманны саклаучы булуы хакындагы фикер Yткэрелэ. Шартлы-символик код беренче урынга чыга.

Язучынын «Ул икелэнэ иде» (1914) hэм «Ул эле ейлэнмэгэн иде» (1916) повестьлары шушы сeйлэшYне ХХ гасыр башына кYчерэ. Алар руслашуны - катнаш гаилэлэр проблемасы аша ача: эсэрлэрдэ чит милли мохиткэ элэ^нен татар кешесен Yзеннэн-Yзе милли жирлектэн hэм яшэY рэвешеннэн аеруы hэм анын нэсел тамырлары корытуга китерэчэге кYрсэтелэ. Эдип бу хэлнен, ахыр чиктэ, миллэт язмышына кире тээсир итэчэгенэ ишарэ ясый. Сызлану милли-фэлсэфи коднын эчтэлеген билге-ли башлый.

Г. Исхакый язмышында Октябрь инкыйлабы кискен борылыш туды-ра: илдэ урнаштырыла башлаган яна тэртиплэр, бигрэк тэ большевиклар-нын милли сэясэте белэн килешэ алмыйча, ул туган илен ташлап китэргэ мэжбYP була. Мвhажирлектэге тормышы сэясэтче буларак миллэт яшэеше hэм язмышы турында кайгыртуга буйсындырыла. Эмма ул эдэби ижатны да ташламый.

Ин кечле эсэрлэреннэн булган, сызлану фэлсэфэсе белэн сугарылган «Кез» (1923) повестенда эдип руслашу кYренешенен сэбэплэрен барлый, аны мохит белэн бэйлэп куя. Мирза кызы Гелсем Yзенен тормышы турында болай ди: «Бик тиз мине укыта башладылар, лэкин урысча укыта башладылар. Минем беренче танылган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мэктэпкэ кердем. Тирэ-юнемдэ hэммэсе урыс иде, ейдэ дэ урысча сейлилэр иде. Килгэннэр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бэйрэмнэр булганда гына мин Yземнен эллэ нинди икенче терле урыс икэнемезне, рождество ясамаенча, корбан бэйрэмен гает ясый торган урыс икэнемезне хис итэ идем. Иптэшлэрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем» (Исхакый, 2009, б. 115). СэYДЭгэр гаилэсендэ туып, меселманча ан-белем hэм тэрбия алган Нэфисэ мисалында эдип, балаларны милли рухлы итеп YCтерY ечен, аларны милли мохиттэ яшэтергэ кирэк, дигэн фикер уздыра.

Г. Исхакый миллэт язмышын яктыртуга «Эйгэ таба» (1922) повестенда, «Дулкын эчендэ» (1920), «Олуг Мехэммэд» (1944-1947) драмаларында тарихи яктан якын килэ, ижтимагый-сэяси эчтэлекне алга куя. Эйтерсен тарихнын ин катлаулы этапларын тергезY аша татар ечен мehим рухи кыйммэтлэрне барлый. Алар - туган жир, туганлык, тугрылык, намус.

Г. Исхакыйнын Теркиядэ тагын бер - «Татарнын кызы» романы языла, анда инде язучы мона кадэр Yзе милли-фэлсэфи кырда форма-лаштырган фикер-карашларын тагын да гомумилэштерэ. Биредэ татар миллэтенен, халыкнын YЗгэрY-YCY кече - анын гасырлар буе камиллэшеп килгэн традициялэрендэ, яшэY рэвешендэ, ан hэм фикерлэY Yзенчэлегендэ булуы ассызыклана. Башка халыклар тормышы контекстында язучы татарнын тормыш итY-кeнкYрешенен, гаилэсенен, гаилэдэге Yзара, ягъни ир-хатын hэм балаларга менэсэбэтлэрнен, кенитештэге бик вак кына детальлэрнен дэ матурлыгын, эhэмиятен идеаллаштырып тасвирлый.

Шулай итеп, Г. Исхакыйныц эдэби ижаты татар халкын, миллэтне YCтерY-Y3гэртY юлын эзлэY белэн билгелэнэ. Башлангыч чор эсэрлэрендэ ул моны халыкка ац-белем бирY, аныц ацын активлаштыру, жэмгыятьтэге тискэре сыйфатлардан арынып, уцай Yрнэккэ йез тоту буларак карый. Ан-нары - актив керэшкэ кушылу, шэхес иреге ечен керэш аша - халык азат-лыгына килY хакында фикер йертэ. Эмма 1909 еллардан аныц фикерлэре Yзгэрэ: татарны халык, миллэт буларак саклап калачак, яшэтэчэк, Yсте-рэчэк кечне Г. Исхакый халыкныц Yзендэ, аныц тормышында, эхлагында, гадэтендэ, акылында, деньяга карашында таба. Шушы концепция аныц эдэби ижатыныц олылыгын билгели дэ.

Эдэбият

1. Аминева В.Р. Типы диалогических отношений между национальными литературами (на материале произведений русских писателей второй половины XIX в. и татарских прозаиков первой трети XX в.). Казань: Казан. гос. ун-т, 2010. 476 с.

2. Вэлиди Щ. Гаяз эфэнде // Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.8: Гаяз Ис-хакыйныц тормышы hэм ижаты турында замандашлары (1898-1917). Казан: Татар. кит. нэшр., 1998. Б. 119-136.

3. Ганиева Р.К. Гаяз Исхакый ижаты. Казан: КДУ, 2005. 38 б.

4. Газиз Г. (Гобэйдуллин Г.) «Тормышмы бу?» // Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.8: Гаяз Исхакыйныц тормышы hэм ижаты турында замандашлары (18981917). Казан: Татар. кит. нэшр., 1998. Б. 71-74.

5. Гобэйдуллин Г. «Ике йез елдан соц инкыйраз» (Гаяз Исхаков эсэре) // Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.8: Гаяз Исхакыйныц тормышы hэм ижаты турында замандашлары (1898-1917). Казан: Татар. кит. нэшр., 1998. Б. 80-100.

6. Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.1: Повестьлар hэм хикэялэр (18991908). Казан: Татар. кит. нэшр., 1998. 399 б.

7. Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.2: Повестьлар hэм хикэялэр (19091918). Казан: Татар. кит. нэшр., 1999. 464 б.

8. Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.4: Пьесалар (1900-1918). Казан: Татар. кит. нэшр., 2003. 496 б.

9. Исхакый Г. Эсэрлэр. Унбиш томда. Т.5: Xикэялэр, повестьлар, пьесалар (1920-1947). Казан: Татар. кит. нэшр., 2009. 559 б.

10. Сэгъди Г. Татар эдэбияты тарихы: дэреслек-кулланма. Казан: Татар. дэYлэт нэшр. басмасы, 1926. 300 б.

Д.Ф. Загидуллина

Литературное творчество Г. Исхаки: поиск пути развития нации

В статье рассматривается художественное творчество Гаяза Исхаки с точки зрения присутствия в нем различных кодов, регулирующих создание текста. Кроме общелитературного кода, пробуждающего читателя прочитать текст как художественное произведение, в творчестве писателя обнаруживается публицистический код (просветительской или общественно-политической направленности), условно-символический код, национально-философский код. На материале анализа произведений Г. Исхаки определяются точки трансформации в его творчестве, произведения, которые стали знаковыми в эволюционном пути художественного поиска.

Ключевые фразы: татарская литература, Гаяз Исхаки, публицистический код, условно-символический код, национально-философский код, идейно-эстетическое своеобразие.

D.F. Zagidullina

G. Iskhaki's literary work: the search for the development of the nation

In the article art creativity of Gayaz Iskhakiy from the point of view of presence at him various codes regulating creation of the text is considered. Except the common-literary code awakening the reader to read the text as the work of art, in works of the writer the publicistic (of educational or social and political orientation), conditional and symbolical,national and philosophical codes are found. On material of the review of G. Iskhakiy's works transformation points in his creativity, works which became sign in an evolutionary way of art search are defined.

Keywords: Tatar literature, Gayaz Iskhakiy, publicistic code, conditional and symbolical code, national and philosophical code, ideological and esthetic originality.

Загидуллина Дания Фатиховна - доктор филологических наук, главный ученый секретарь Академии наук РТ (г. Казань).

Заhидуллина Дания Фатыйх кызы - филология фэннэре докторы, ТР Фэннэр академиясенец баш гыйльми сэркатибе (Казан шэhэре).

Zagidullina Daniya Fatikhovna - Doctor of Philology, Chief Scientific Secretary of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan (Kazan).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.