Научная статья на тему 'Музыкаль мәдәниятебез тарихында эзле ул (Калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Г. Г. Сәйфуллин)'

Музыкаль мәдәниятебез тарихында эзле ул (Калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Г. Г. Сәйфуллин) Текст научной статьи по специальности «Искусствоведение»

CC BY
13
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

В статье доктора филологических наук Р. Исламова рассказывается о жизни и деятельности Г. Г. Сайфуллина — мастера по изготовлению пластинок для музыкальных шкатулок «Mira» и «Stella», о его вкладе в развитие музыкальной культуры татарского народа.

Текст научной работы на тему «Музыкаль мәдәниятебез тарихында эзле ул (Калай тәлинкәләргә уеп көйләр ясау остасы Г. Г. Сәйфуллин)»

тарихында эзле ул

(Калай тэлинкэлэргэ уеп квйлэр ясау остасы

Г. Г. Сэйфуллин)

Татар халкынын, гасырлар буе туп-ланган бай музыкаль мэдэнияте бар. Аны барлау-туплау, ейрэну, профессиональ дэрэщэдэ устеру-камиллэштеру Иэм килэчэк буыннар-га тапшыру барыннан да элек аерым шэхеслэр, белгечлэр исеме белэн бэйле. Энэ шундый могтэбэр затларньщ бер-се, эрщэле уен кораллары ечен калай тэлинкэлэргэ уеп кейлэр ясау остасы Гыйлэщетдин Гайнетдин улы Сэйфуллин.

Г. Сэйфуллин 1873 елнын июль аен-да элекке Казан губернасыньщ Казан еязе, Суыксу волостендагы (хэзерге Татарстан Республикасыньщ Биектау районы) Кече Рэч авылында ярлы крестьян гаилэсендэ туган. Ан,а ун яшь тулганда энисе Бибигайшэ еч баласын ятим кал-дырып вафат була.

1883 елда этисе Гайнетдин абзый Казанга килэ, урамда су сату белэн шегыльлэнэ башлый. Шул рэвешле бе-раз акча туплагач Иэм сыеныр поч-мак булдыргач, авылга кайтып бала-ларын да шэИэргэ алып килэ. Икенче

елда улы Гыйлэщетдинне Йосыф хэзрэт мэдрэсэсенэ укырга бирэ. Малай анда бер ел сабак алганнан сон,, матди якньщ утэ авыр булуы сэбэпле, ана укуын дэвам иттеру мемкинлеге чиклэнэ.

Озакламый Габдрахман исемле ки-бетче узенен таныш-белешлэре аркы-лы Гыйлэщетдинне Татар укытучылар мэктэбенэ урнаштыра. Эмма Гайнетдин абзый «улым урыс була» дип, малаен ан-нан ала.

Гыйлэщетдин 1885 елда Галиэхмэт Зэбиров исемле кешенен Печэн база-рындагы чэйханэсенэ эшкэ урнаша. Анда еч ел эшлэгэннэн сон, аяклары ревматизм белэн авырый башлый Иэм ул аннан китэргэ мэщбур була.

1889 елда ул музыка кораллары остасы Иэм татар халык кейлэрен ка-лай тэлинкэлэргэ яздыручы Гариф Мин-кин остаханэсенэ эшкэ урнаша. Анда еч ел дэвамында шактый тэщрибэ туплагач, Габдулла Сабирщанов исемле дусты белэн 1893 елнын август аенда Г. Зэбиров чэйханэсендэ арендага бер номер алып, узлэренен эшлэрен оешты-

153

рып ^ибэрэлэр. Алар «Aristón», «Mira», «Stella» Ьэм башка музыкаль тараклар ярдэмендэ уйный торган эр^эле уен ко-ралларын тезэту белэн шегыльлэнэлэр.

1897 елда Шэмси исемле бер байньщ приказчигы Мэскэудэн «Aristón» музыка уен коралы алып кайта Ьэм Гыйлэ^етдин янына килеп, шуны татар-ча кейлэр уйнарлык хэлгэ китеруен со-рый. Бэхеткэ курэ, тэ^рибэ бик уцышлы чыга: «Тэфтилэу» кее ясала. Приказчик шундук янэ егерме терле татар кеенэ заказ бирэ.

Дерес, Гыйлэ^етдингэ ул вакыт-ларда ноталар белэн эш итуне ныклап тешену кирэк була. Шуца курэ ул Аш-лык Ьэм Агач базарында эшлэуче бер танышы аркылы элеге елкэдэ белгеч табып, ацардан ноталар ейрэнэ баш-лый. Тырышлык узенец бэрэкэтле нэти^элэрен озак кеттерми: тиздэн аца терле тебэклэрдэн куплэп заказлар килэ башлый.

Калай тэлинкэлэрне кису ечен Г. Сэйфуллин узе биш терле ^айланма ясый: икесе — кырыйдагы тишеклэрне, ечесе — 60-70 улчэмдэге кейлэрне уяр ечен.

1909 елда Казанда авыл ху^алыгы казанышларыныц Халыкара кургэзмэсе оештырыла. Инде исеме шактый киц тарала башлаган оста анда узе ясаган эр^эле уен кораллары Ьэм аларда уйна-тыла торган калай тэлинкэлэр белэн кат-нашып, Зур кемеш медальгэ лаек була.

Ул узе ясаган тэлинкэлэрне номер-лап, аларныц кайсы елда, ничэнче айда Ьэм кендэ эшлэнгэнен махсус дэфтэргэ теркэп барган. Мэсэлэн, «Тэфтилэу» — № 1, 1893 елныц 9 декабре, «Ончы Фэхри» — № 10, 1897 елныц 31 гыйн-вары, «Казан селгесе» — № 47, 1907 елныц 7 апреле h. б.1

1913-1914 елларда Г. Сэйфуллин рояль hэм пианино уйнау ечен ун^иде татар кеенец нотасын, мандолина ечен цифрлы hэм ноталы ейрэткечлэр дэ бас-тырып чыгара. Шундыйларныц берсе, ягъни «Кара урман» кее язылганыныц тышлыгында бер фото да урнаштырыл-ган. Анда 20-25 яшьлэрдэге бер егетнец скрипкада, э ацардан яшьрэк бер кызныц пианинода уйнаулары сурэтлэнгэн2. Ул егет, бэлки, Г. Сэйфуллин узедер. Лэкин аныц яшь вакытында алдырылган рэсемнэре элегэ карамагыбызда булмау

сэбэпле, бу мэсьэлэгэ ачыклык керту килэчэккэ калдырыла.

«Кояш» газетасыныц 1914 елгы 20 август санында Г. Сэйфуллин тарафын-нан егермедэн артык кейнец бик грамо-талы итеп нотага салынган ^ыентыгын бастырырга кабул ителуе турында мэгълумат китерелэ.

Ул узенец эшчэнлеген пропаганда-лау Ьэм заказлар кабул иту максатында татар Ьэм рус теллэрендэ язылган мах-сус реклама кэгазьлэре бастырып та-раткан, вакытлы матбугат битлэрендэ белдерулэр биргэн.

Октябрь тунтэрелешеннэн соц Г. Сэйфуллин 1920-1926 елларда ТАССР Мэгариф халык комиссариаты карамагындагы мэктэплэрдэ музыка уены коралларын тезэтуче-кейлэуче бу-лып эшли, 1935-1936 елларда Татарстан АССР радиокомитетында хезмэттэшлек итэ. Гыйльми Узэккэ татар халык кейлэренец ике йез алтмышыныц но-тасын язып тапшыра. Кызганыч ки, ^ыентык булып нэшер ителергэ тиешле элеге тупламныц язмышы билгесез.

1936 елныц 10 октябрендэ Г. Сэйфуллинныц эшчэнлеге турында киножурнал тешерелэ Ьэм ул Мэскэу кинотеатрларында курсэтелэ. Шуннан соц аныц белэн «Правда», «Известия» газеталары кызыксына башлый. Озакла-мый элеге матбугат органнарыннан кор-респондентлар килеп, аныц белэн якын-нан танышалар.

ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Сэнгать эшлэре идарэсе кушуы буенча элеге идарэнец фольклор кабинеты директоры А. С. Клю-чарев (1906-1972), кабинетныц фэнни хезмэткэре В. И. Виноградов (18741948), идарэнец узешчэннэр секторы инспекторы З. ШаЬиморатов 1938 елныц 31 августында Г. Сэйфуллинныц остаханэсендэ булып, аныц эшчэнлегенэ югары бэялэмэ бирэлэр Ьэм ул персональ пенсиягэ лаеклы дигэн фикергэ килэлэр. Бу мэсьэлэне хэл итуне сорап Татарстан АССР Югары Советына мерэ^эгать итуне урынлы дип билгелилэр.

1940 елда сэнгать эЬеллэренец Татарстан елкэ профсоюз комитеты Г. Сэйфуллинга Хезмэт Герое дигэн мэртэбэле исем бирергэ кирэклеге ту-рында тэкъдим белэн чыга. Лэкин, ни сэбэпледер, ул гамэлгэ ашырылмый.

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

Г. Г. Сэйфуллин эшчэнлеген про-пагандалау Ьэм заказлар кабул иту максатында татар Ьэм рус теллэрендэ язылган махсус реклама кэгазьлэре. Татарстан Фэннэр академиясе Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институтыньщ кулъяз-малар, фэнни Ьэм архив фонды булеге: 118 ф., 1 тасв., 349 сакл. бер.

МУЗЫКАЛЬ МЭДЭНИЯТЕБЕЗ ТАРИХЫНДА ЭЗЛЕ УЛ (КАЛАЙ ТЭЛИНКЭЛЭРГЭ УЕП ШЙЛЭР ЯСАУ ОСТАСЫ...

155

Татарстанныц 20 еллык бэйрэме уцаеннан 1940 елныц 29 июнендэ ТАССР Совет композиторлары союзы Ьэм ТАССР Совет язучылары союзы язучыларныц Г. Тукай исемендэге каби-нетында Г. Сэйфуллинныц эшчэнлегенэ 45 ел тулуга багышлап тантаналы кичэ уткэрэлэр. Элеге кичэне Татарстан АССР Совет язучылары союзыныц ^аваплы сэркятибе М. Щэлил (1906-1944) ача. Теп докладчы композитор А. С. Ключа-рев халык музыкасы хэзинэсен саклау Ьэм туплау, аны пропагандалауга зур елеш керткэне ечен республиканыц му-зыкаль ^эмэгатьчелеге исеменнэн аца рэхмэт белдерэ.

Чыгыш ясаучылардан шагыйрь, публицист, эдэбият тэнкыйтьчесе Ьэм драматург Ф. Бурнаш (1898-1946), композитор Щ. Фэйзи (1910-1973) Ьэм башкалар Г. Сэйфуллин хезмэтлэрен тиешенчэ бэялэу буенча конкрет тэкъдимнэрен

^ 3

эйтэлэр3.

Г. Сэйфуллин драматург Г. Камал (1879-1933), скрипкачы Х. Эхмэдуллин (1875-1942), гармунчылар Ф. Туишев (1884-1958), Ф. Биккинин (1898-1968), композитор А. Ключарев Ьэм башка-лар белэн якыннан аралашкан, мэдэният куренеклелэре аныц остаханэсенэ еш килэ торган булганнар.

Ул 1915 елда Казанныц атаклы бае Гайнетдин Сабитовныц* асрау кызы Бэдернисага ейлэнэ. Алар шэЬэрнец Яца Бистэсендэге Урал (хэзерге Зайцев) урамындагы 15 санлы бер кат-лы агач ей сатып алып, яшэргэ шунда кучэлэр. Бу гаилэдэ туып-ускэн алты бала узлэре дэ терле Ьенэр иялэре булып ^итешэлэр. Кызлары Рэшидэ озак еллар

* 1868 елда Казанда сэудэ фирмасы Ьэм мануфактура ачкан, узлэре щитештерган терле баш киемнэре белэн сату иткэн эре сэудэгэрлэрнец берсе.

Киев шэЬэрендэ Довженко исемендэге киностудиядэ рэссам, Мершидэ 19461971 елларда Татар дэулэт ^ыр Ьэм бию ансамблендэ биюче була; уллары Тэлгать Ленинград ^ицел промышленность институтын тэмамлап, Казанда-гы фэнни-тикшерену институтларыныц берсендэ, Энвэр заводта, Шамил Тольятти шэЬэрендэ автотранспорт бел-гече, Рафаэль Казанда шофер булып эшлилэр.

Г. Сэйфуллин утэ тыйнак Ьэм тегэл кеше була. Танылган журналист Ьэм матбугат белгече И. Рэмиев аныц ту-рында узенец истэлеклэрендэ болай дип яза: «Уртадан кайтышрак буйлы бу оста Ьэрвакыт ^ыйнак Ьэм пехтэ, Европача ук булмаса да, заманча киенеп йери иде. [...] Эшлэгэн урынында урнэк булыр-лык тэртип Ьэм пехтэлек кузгэ бэрелэ. Йортныц ишек алды кукрэп Ьэм ^эйрэп ускэн аланны хэтерлэтэ»4.

Г. Сэйфуллин «Mira» Ьэм «Stella» музыка уен коралларында уйна-ту ечен халык кейлэренец 400гэ якын исемдэгесен калай тэлинкэлэргэ уеп ясый. Шуларныц 307се хэзерге ва-кытта Татарстан Фэннэр академиясе Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институтыныц кулъязмалар, фэнни Ьэм архив фонды тупланмасында саклана. Э тираж мэсьэлэсенэ килгэндэ исэ, моны исэплэп чыгару хэзер мемкин эш тугел. Ченки алар, мэгълум булган-ча, элекке Россия тебэклэреннэн тыш, чит иллэргэ дэ таралганнар.

Ул Уйлап табучылар ^эмгыятенец республика комитеты эгъзасы була. 1940 елда Татарстан АССР Югары Советыныц Мактау грамотасы белэн булэклэнэ.

Г. Сэйфуллин 1946 елныц 6 июлендэ вафат була.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Татарстан Фэннар академиясе Г. ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьам сэнгать институтыныц кулъязмалар, фанни Ьам архив фонды булеге: 118 ф., 1 тасв., 349 сакл. бер.

2. Шунда ук.

3. Гомар А. Гыйладеттин Сэйфуллин кичасе // Кызыл Татарстан. - 1940. - 10 июль.

4. Рамиев И. Истэлеклэр. Татарча басма суз. - Казан, 1965. - Б. 52.

253 биттэге фото: Г. Г. Сэйфуллин. История Татарской АССР. - Казань, 1973. - С. 108.

Рэмил Исламов, филология фэннэре докторы

РЕЗЮМЕ

В статье доктора филологических наук Р. Исламова рассказывается о жизни и деятельности Г. Г. Сайфуллина — мастера по изготовлению пластинок для музыкальных шкатулок «Mira» и «Stella», о его вкладе в развитие музыкальной культуры татарского народа.

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.