Научная статья на тему 'КАШШАФ КОРМАШЕВНЫҢ ИҖАТ МИРАСЫННАН'

КАШШАФ КОРМАШЕВНЫҢ ИҖАТ МИРАСЫННАН Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
0
0
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
Курмашев / татарская драматургия / наследие / поэзия

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Зайнеева Гульнара Нургалиевна, Гарипова Лейля Шамиловна

Статья посвящена анализу известных на сегодняшний день произведений поэта и педагога Кашшафа Курмашева (1891-1947). Из них две книги хранятся в Центре письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова и одна была обнаружена в ходе комплексной экспедиции в Чувашскую Республику. К сожалению, из-за нехватки источников, касаемо литературного наследия, жизнедеятельность писателя оставалась неизученной с научной точки зрения. По этой же причине, рассматриваемые в публикации печатные издания не становились объектом специального литературного анализа, и вводятся в научный оборот впервые. Данные произведения как дополнительный источник информации по творчеству татарского просветителя наиболее полно раскрывают проблему авторской интенции и являются отражением как внутреннего мира писателя, так и общественно-политической ситуации той эпохи.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «КАШШАФ КОРМАШЕВНЫҢ ИҖАТ МИРАСЫННАН»

Б01: 10.24412/с1-37095-2024-1-152-156

Зайнеева Г. Н.

старший научный сотрудник отдела текстологии

Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, г. Казань

Гарипова Л. Ш.

ведущий научный сотрудник

Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, г. Казань

КАШШАФ КОРМАШЕВНЫЦ ИЩАТ МИРАСЫННАН

Ключевые слова: Курмашев, татарская драматургия, наследие, поэзия. Аннотация. Статья посвящена анализу известных на сегодняшний день произведений поэта и педагога Кашшафа Курмашева (1891-1947). Из них две книги хранятся в Центре письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова и одна была обнаружена в ходе комплексной экспедиции в Чувашскую Республику. К сожалению, из-за нехватки источников, касаемо литературного наследия, жизнедеятельность писателя оставалась неизученной с научной точки зрения. По этой же причине, рассматриваемые в публикации печатные издания не становились объектом специального литературного анализа, и вводятся в научный оборот впервые. Данные произведения как дополнительный источник информации по творчеству татарского просветителя наиболее полно раскрывают проблему авторской интенции и являются отражением как внутреннего мира писателя, так и общественно-политической ситуации той эпохи.

Рухи мирасыбызны эзлекле рэвештэ барлау hэм фэнни eйрэнY эше уцышлы дэвам итеп, елдан-ел инде онытылган, езелгэн чылбырларыбыз ялгана, халык хэтереннэн ^уелган, иж;ат ждмешлэре юкка чыккан hэм чыгарылган эдиплэребез мирасы кире экренлэп кайтарыла, торгызыла. Шундыйлардан Кашшаф Кормашев

Занкиевские чтения

исемен дэ атый алабыз. Аныц башлангыч чор иж;аты турында бары шул чор мат-бугатында чыккан шигырьлэре аша гына фикер йертеп була. Шунысы куанычлы, соцгы эзлэнYлэр нэтиж;эсе буларак, кайбер басмалары да табылды.

Шагыйрь hэм педагог Кашшаф Зариф улы Кормашев 1891 елда хэзерге Та-тарстанныц Меслим районы Нарат асты авылында туа. Хезмэт юлын Минзэлэ мэдрэсэсендэ укытучы булып башлый. Аннан соц Меслим, Сарман, Минзэлэ hэм хэзерге Тукай районнарыныц терле авылларында балалар укыта, иж;ат эше белэн дэ шегыльлэнэ. Даими рэвештэ диярлек шигырьлэре вакытлы матбугатта басылып килэ.

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясе Г. Ибракимов исем. Тел, эдэбият hэм сэнгать институтыныц Язма мирас Yзэгендэ К. Кормашевныц «Кашшаф Кормашев шигырьлэре» дип аталган жыентыгы (1915) hэм «Ир балаларга назымлы нэсыйхэт» тупланмасы (1916) саклана [2. 3]. Шагыйрьнец 1916 елда Казанда «Эмет» басмаханэсендэ басылган «Ибтидаилэр ечен низамлы гакаид» (Башлангыч сыйныфлар ечен ислам дине турында шигъри кагыйдэлэр) китабы гына билгеле булган. Элеге басмалар исэ шагыйрь иждтын ейрэнYДЭ, туплауда, бэялэYДЭ алга таба зур адым булып тора. «Кашшаф Кормашев шигырьлэре» жыентыгына аныц матбугатта чыгып килгэн берникадэр шигырьлэре туплап би-релгэн. Сэнгати эшлэнеше ж^этеннэн, кYтэрелгэн тема-проблема ягыннан ши-гырьлэрендэ кытыршылыклар булса да, шул чорны яктырту, тулырак ацларга тырышу ечен аларныц Y3 кыйммэте бар. Шундыйлардан «Заман», «Милли бер фэганем» шигырьлэре шул заман сулышын да, авторныц кYцел халэтен дэ ачып бирэ. Мэсэлэн, жыентыкта урын алган «Заман» шигырендэ автор: Юлсыз урмандай, ерткыч тулгандай, Ашарга агызын ачып торгандай, Каты давылдай ж;эфасын чолгай, Безгэ инкыйраз кылычын болгай. Безне еглата, кыса hэм вата -Башкага безне егып таптата...

дип, Yзен генэ тугел, халкын да борчыган мэсьэлэлэрне алга кутэрэ, лэкин деньяда барган вакыйгалар алдында, заманныц кутэрелеш, Yзгэрешлэре каршында аныц герое кечсезлэнеп кала.

«Бу кендэ бу мекатдэс миллэтемнец хэллэрен курсэм, Элекке хэллэренэ бу хэзергесен чагыштырсам... Тырышкан хезмэтендэ чын аныц сон, ханлары кайда? Галэмне тетрэтеп торган гали солтанлары кайда?..- дип ачына ул («Милли бер фэганем»). Ерак уткэннэрнец шанлы кеннэреннэн, бэйсез, кукрэп яшэгэн ел-ларыннан кайтавазлар гына калган вакытларда иж;атында тешенкелек, еметсез-лек, дини мотивларныц калкуына китерэ. Сызлану фэлсэфэсе аша яшэешкэ, тор-мышка менэсэбэте дэ белдерелэ. Шунысы да эhэмиятле, К.Кормашев Y3 ши-гырьлэрендэ замандаш шагыйрьлэрнен идея-эстетик хасиятлэрен, теп мотивла-рын, сурэтлэY алымнарын иж;ади файдалана. Г. Тукай, С. Рэмиев лирикасына мерэж;эгать итеп, яшэY hэм Yлем, тэкъдир кебек фэлсэфи мэсьэлэлэр хакында бер шэлкем тезмэлэр китерэ. Мэгълум булганча, XX йез башы эдэбиятында то-таш бер чац булып яцгыраган «Уян гафлэт йокысыннан» шигаре астында куп шигырьлэр иж;ат ителэ. К. Кормашиныц исэ «Куцелемэ» шигыре шул заман ечен генэ тугел, хэзер дэ бик актуаль, тээсирле яцгырый:

Аh явыз! Гафлэт йокыц ла йоклап исергэн куцел! Хиссиятсезлек, гафиллек эйлэп исергэн ^цел! Тор, уян! Гафлэт йокыцдан ташла атып юрганыц

Бел! Тэрэккый хислэренец нур вэ алтын булганын. Шагыйрь миллэтец, халкыц ечен хаклык юлында гомерне дэ аямаска, актив булырга енди: Син ишет, моцай, хакыйкать милли моцлар зарына, Ьэм ияр, миллэт юлында ж;ан кыйган дустларыца. Бул шэкид, Yл син дэ шул юлда тугелсен канларыц, Терле изге якты кен ечен корбан улсын жднларыц.

Куплэрнец рухи остазы, таянычы булган Г. Тукайга Кормаш «Эдэбият былбылы олуг шагыйремез Габдулла Тукаевка» шигырен багышлый. Эсэрендэ шагыйрьнец Тукайга олуг ихтирамы, аныц татар эдэбиятындагы урынын

кYрсэтY, гомумэн аца хермэт, аны данлау хислэре чагылган. Г. Тукай, Тукайныц вакытсыз деньядан китYе белэн бэйле язылган шигырьлэрдэ ^п эдиплэр «ша-гыйрь hэм миллэт», «шагыйрь hэм килэчэк» турында уйлануларныц нэтиж;эсе буларак, яшэY мэгънэсен ачыклауга нисбэтэн, милли идеал хакында эзлэнэлэр. Тукай исэ башкаларга Yрнэк буларак, шигърияттэ дэ, прозада да идеал шагыйрь образы таралыш ала:

Yлде ул, чын-чын сеекле, иц гали шагыйрь Тукай,

Туктамый миллэт агарткан, hэр минут шагыйрь Тукай.

Бирмэде ацар вафасыз деньясы бер кен рэхэт,

Шадланып, юктан табып ямь итмэде истирахэт. - ди Кормаши, аны нурлы чулпан йолдызына, якты ай-кояшка тицли:

Арамызда нурлы чулпан, якты кояш, ай идец,

Милли геллэр сандугачы син идец, сайрый идец. Шигырьдэ Тукай образы идеаллаштырып сурэтлэнэ, лирик геройныц хис-кичерешлэре аша Тукай белэн чиксез горурлану, аны югалту ачысы белдерелэ. Кашшаф Кормашевныц «Са-быйга» шигыре Г. Тукайныц «Эшкэ ендэY» шигыре белэн дэ аваздаш. Биредэ дэ бэхеткэ ирешY, Yзецнэн соц кYркэм ат, ^ркэм эш калдыру ечен тырышып хезмэт итэргэ кирэклеген дэлилли: /ул гали зат, мехтэрэм зат/ калыр мэцге намыц синец галэмдэ/ сине сагынып, сине мактап сейлэрлэр/ «Ул Yлде дип» фидакяр изге бэндэ/.

«Изгелек йимеше» шигырендэ инде олыгайган, «сач, сакаллары ак кемеш тесле агарган» карт образы аркылы яшэY мэгънэсен, тормыш дереслеген ачыклауга басым ясала. Карт бакча ясый - агачлар утырта. Моны кYреп гаж;эплэнгэн падиша^Ь исэ аца: «Бу агачлар ждмеш биргэндэ син инде «Yлеп чергэн булырсыц, Yсеп биргэн вакыт «йимеш», - ди. Карт аца ж;авабында, без дэ бабаларыбыз Yстергэн агач жимешлэрен ашап рэхэт гомер кичердек, бездэн соц да шулай булсын ди. ПадишаЪ аца алтын, кемеш тэцкэлэр бирэ, карт исэ елмаеп келэ. Ник келэсец дип гаж;эплэнэ падишак Менэ бит, агач Yзенец ж;имешен бирде дэ, ди карт. Падиша^Ь аца тагын алтын-кемешен жэллэми. Карт исэ тагын келеп: «Менэ бит, агачларым бер генэ тугел, хэтта ике тапкыр йимеш бирде», -

Занкиевские чтения

ди. Падиша^Ь картныц кулына еченче тапкыр алтын-кемешен сала... Шигырь тор-мыш фэлсэфэсен y39kks куеп язылган, hsp CY3 кеше куцелендэ киеренкелек тэ, уйландырырлык та халэт тудыра, hэркем Yзенэ нэтиж;э ясый.

Шунысы куанычлы, рухи мирасыбызны барлау, туплау барышында кYп кенэ сирэк ядкэрлэребез табыла, алар эшкэртелеп, гамэлдэге язуга кYчерелеп, укучыга тэкъдим ителэ. 2022 елнын, маенда Чувашстан Республикасына оешты-рылган комплекслы экспедиция барышында Комсомол районы Элебаш авы-лында гомер итYче Низамова Миннебану Байтимер кызыннан (1944 елгы) К.Кор-машевнын, «Ир балаларга назымлы нэсыйхэт» китабы кабул итеп алынды [2]. Китап 1916 елда Казанда «Миллэт» кетепханэсендэ басылган. Ул, исеменнэн кYренгэнчэ, нэсихэт формасында язылган: ата кешенец ир баласына кицэше, нэсыйхэте, эйтер CYЗлэре. Балаларга атап эшлэнгэн басма буларак, теле ж;ицел, утемле, сабый куцеленэ ачкыч таба торган итеп язылган. Авторныц ац-белемнец куэтен данлавы, мегаллим-мегаллимэлэрне зурлавы, аларга ихтирамы, кешенец танып-белY сэлэтен зурлавы замандаш шагыйрьлэр белэн аваздашлык таба. Шулай ук Yткэнгэ мерэж;эгате миллэтнец якты килэчэге хакында емет-хыяллары, телэге белэн Yрелеп китэ.

Гомумэн, мирасыбызны барлау эше тукталмасын, эзлекле дэвам итсен иде. Чэчелгэн ж;эYhэрлэребез эле бихисап. Язучы-шагыйрьлэребезнец бэрэкэтле иждтларында татар халкы ечен бик ^п еллар, гасырлар буе меким булып килгэн проблемалар алга чыга, милли мэсьэлэлэр Yзэккэ куела, мекатдэс омтылышлары чагылыш таба.

Эдзбият

1. Эхмэтгалиев Эхмэдулла. Кормашев Кашшаф [электронный ресурс]. - URL: http... matbugat.ru/enc/kormashev-kashshaf-1679 (дата обращения: 5.03. 2024).

2. Ир балаларга назымлы нэсыйхэт. - Казан, 1916. - 15 б.

3. Кашшаф Кормашев шигырьлэре. - Казан, 1915.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.