ПАМЯТЬ. ЮБИЛЯРЫ
УДК 929
А.д. Зиннэтуллина
Язучы hэм педагог Гали Рэфикый (тууына 130 ел тулу унае белэн)
Тэкъдим ителгэн мэкалэ кYренекле язучы, педагог hэм мэгърифэтче Рэфиков Гали Лотферахман улына (1890-1944) багышлана. Мэкалэдэ язучыныц кыскача тормыш юлы яктыртыла. «Шура»,«Ац» «Ак юл» журналларындагы эшчэнлеге, татар балалар эдэбиятын YCтерYгэ керткэн елеше ассызыклана, эдэби эсэрлэренэ, фэнни-популяр очеркларына кыскача кYЗЭTY ясала.
Ачкыч сузлэр: жрдитчелек хэрэкэте, мэдрэсэ, татар балалар эдэбияты, «Ак юл», «Ац», «Шура», журнал.
Мэгьлум булганча, XIX йез ахыры - ХХ йез башларында киц колач ^эйгэн ^эдитчелек хэрэкэте татар халкы тормышыныц барлык елкэлэренэ дэ зур йогынты ясый. Элеге шаукым нэти^эсендэ бер ук вакытта мэгариф Ьэм эдэбият елкэлэрендэ хезмэт куйган шэхеслэр мэйданга килэ. Шунд-ыйларныц берсе - балалар язучысы, мэгърифэтче Ьэм педагог Гали Рэфикый.
Рэфиков Гали Лотферахман улы 1890 елныц 29 июлендэ1 Уфа губер-насы Бэлэбэй еязе ^илдэр волосте (хэзер Башкортстанныц Миякэ районы) Баязит авылында туа. Эстэрлебаш мэдрэсэсендэ башлангыч белем ал-ганнан соц, белемен кутэру нияте белэн, 1905 елда Казанга килэ. ШэЬэрдэ иц алдынгылардан саналган уку йортларыныц берсенэ - «Мехэммэдия» мэдрэсэсенэ укырга керэ. Лэкин аца Казанда озак тукталырга насыйп бул-мый. Матди мохтащлык аркасында, ул кире туган якларына эйлэнеп кайта. 1906 елда Уфада химаяче, эре алпавыт Суфия ^антурина Ьэм сэудэгэр Садри Назыйровларныц акчасына салынган, Зыя Камали ^итэкчелегендэ «Галия» мэдрэсэсе ачыла. Г.Рэфикый яца ачылган мэдрэсэгэ укырга керэ. Мэдрэсэдэ уку вакыты 6 ел булуга карамастан, матди кысынкылык Рэфикыйга бу уку йортын да тэмамларга мемкинлек бирми. «Галия»дэ ике ел укыганнан соц, мэдрэсэ ^итэкчелеге тэкьдиме белэн, ул Пишпек (хэзер
1 Галимнец туган ае терле чыганакларда терлечэ бирелгэн. Мэсэлэн, балалар эдэбияты тарихын ейрэнгэн галимэ Ф.ИбраЬимова hэм Башкортостан энцикло-педиясе июль аен, э Башкортостанныц кыскача hэм Татар энциклопедиялэре июнь аен кYрсэтэлэр. Ф.Ибракимованыц кYпмедер дэрэжрдэ Г.Рэфикыйныц тормыш юлын hэм эшчэнлеген ейрэнуен hэм Башкортостан энциклопедиясенец тулырак мэгьлумат туплап, соцрак басылып чыгуын куз алдында тотып, без дэ июль ае дип алдык.
Бишкэк) шэhэренэ китэ. Пишпектэге «ИжтиЬад» мэктэбендэ география hэм табигать белеме укытучысы булып эшли.
Матди кыенлыклар Рэфикыйныц белем алырга булган дэртен CYн-дерми. 1912 елда ул яцадан Казанга килэ. Yзлегеннэн эзерлэнеп, Рос-сиядэге рус булмаган халыклар ечен махсус педагогия уку йорты - Казан татар укытучылар мэктэбенэ имтихан тота. Сынауларны уцышлы тапшы-рып, элеге уку йортыньщ укучылары исемлегенэ теркэлэ (Казанская татарская учительская школа, 2005, б.256). 1916 елда укытучылар мэктэбен тэмамлаганнан соц, Бэлэбэй еязе (хэзер Башкортстанныц БишбYлэк районы) Аит авылындагы земство мэктэбенец попечителе Гыйлэ^етдин Иб-раИимов чакыруы буенча, шунда рус теле укытучысы булып кайта (История Аитской школы).
Г.Рэфикыйныц алдагы хезмэт юлы да мэгариф елкэсе белэн бэйле. Ул берничэ ел Эстэрлебашта китапханэ медире булып тора, Октябрь инкыйлабыннан соц Башкортстан авылларында совет мэктэплэре оештыру эшендэ актив катнаша, 1924 елда Бэлэбэй кантоны халык мэгарифе инспекторы итеп билгелэнэ. 1928 елдан алып гомеренец соцгы кеннэренэ кадэр Бэлэбэй татар-башкорт педагогия техникумында тел hэм эдэбият укытучысы булып хезмэт итэ. Педагог 1944 елныц март аенда, ^птэн борчып килгэн Yпкэ авыруыннан вафат була.
Билгеле булганча, ^эдитчелек дулкыны нэти^эсендэ, мэгариф, мэдэният, эдэбият елкэлэрендэ моца кадэр игътибар бирелмэгэн мэсьэлэлэр кен Yзэгенэ чыга. Шундыйларныц берсе hэм иц эhэмиятлесе -татар мэгарифе, татар мэктэбе, татар теле hэм эдэбияты укытуда hэм, элбэттэ, эхлак тэрбиясе бирYДЭ зур эhэмияткэ ия булганы - татар балалар эдэбияты.
Галимнэр фикеренчэ, татар балалар эдэбияты XIX йезнец икенче яртысында формалашып, ХХ йез башларында яца ^тэрелеш дэверенэ керэ. Терле дэрэ^эдэге мэктэп-мэдрэсэлэр ачылу, алар ечен дэреслек-хрестоматиялэр тезелY, татар теле hэм эдэбиятыныц аерым фэн буларак укытыла башлавы, гомумэн, бала тэрбиясенэ менэсэбэтнец YЗгэрYе hэм игътибарныц артуы балалар ечен язылган эдэби эсэрлэрнец сыйфат hэм сан ягыннан Yсешен талэп итэ. ХХ гасыр башы галимнэре Yзлэре дэ татар мохитендэ балалар ечен язылган эсэрлэрнец ^итмэвен ассызыклыйлар. Мэсэлэн, ^эдиди мэктэплэрдэ балалар ечен терле бэйрэмнэр, эдэби кичэлэр уздырыла башлый. Шундый бэйрэмнэрнец берсе - МэYлид эн-Нэби. Элеге бэйрэмгэ багышланган кичэлэрдэ балалар шигырьлэр сейлэгэннэр, елкэннэр балалар ечен махсус театраль тамашалар эзерлэгэннэр, терле фэнни hэм эдэби эсэрлэр укылган. Элеге чараларда кулланыр ечен гарэп, терек теллэрендэ язылган тематик балалар эдэбияты булса да, татар балалары ечен татар телендэ язылган шигырьлэр, халыкка рух бирерлек махсус китаплар ^итэрлек дэрэ^эдэ булмый (Мзктзп, 1914, №2, 6.29-31).
Татар телендэ балалар ечен язылган пьесалар булмау да терле кыенлыклар китереп чыгара. Мисал ечен, 1915 елда Мэулид бэйрэме уца-еннан «Сэйяр» труппасы, балалар ечен татар пьесалары булмау сэбэпле, рус теленнэн тэр^емэ ителгэн «Среди цветов» пьесасын эзерли. Лэкин кайбер дин эЬеллэре тарафыннан каршылыклар килеп чыгу сэбэпле, труппа бер-ике кен эчендэ «Кызлар шулай кызык итэ» пьесасын балалар ка-рарлык дэрэ^эдэ узгэртеп уйнарга мэ^бур була (Зиннэтуллина, 2018, №3, б.118).
«Тормыш» газетасында басылган «Кыйраэт китаплары» мэкалэсе (Тормыш, 1915, 28 гыйнвар) дэ балалар ечен язылган эдэби эсэрлэр ^итмэугэ бер мисал булып тора. Автор узенец кыз мэктэплэре ечен укыту программасы тезергэ телэвен Ьэм, шул сэбэпле, башлангыч мэктэплэрдэ кулланыла торган уку китаплары белэн якыннан танышуын тасвирлый. Ул, беренчедэн, уку китапларыныц бик куп булуын искэртэ. Икенчедэн, китапларныц сан ягыннан куп булуларына карамастан, сыйфат ягыннан бик тубэн дэрэ^эдэ булуларына басым ясый. Уку китапларыныц кубесенэ рус язучыларыныц тубэн дэрэ^эдэге тэр^емэ эсэрлэре кертелуен, шул ук вакытта, кайбер китапларныц эчтэлеклэре бер булып, бары тезучелэренец генэ терле булуын эйтэ: «...китапларныц кубесе Крылов басняларыныц, Толстой хикэялэренец бозык тэр^емэлэре иде. Бу кыйраэт китапларыныц кайберлэрен бер-беренэ чагыштырып карадым. Араларындагы аерма-ларны ялгыз исемлэренец вэ меэллифлэренец2 башкалыгында, хикэя тэртибенец узгэлегендэ вэ тэр^емэлэрнец дерес вэ ялгышлыгында тап-тым. Икенче тэгьбир илэ эйткэндэ, Толстой илэ Крыловныц Васька илэ Санькага дип теккэн пиджакларын безнец бер меэллиф эфэнде Гай-нетдингэ кидергэн, икенчесе Шэмсетдингэ... эмма пиджак гайн3 пиджак!?».
Куренгэнчэ, XX йез башында татар балалар эдэбиятына ихтыя^ зур була. Шул сэбэпле, махсус балалар ечен булган басмаларныц саны арта. Балалар китаплары белэн беррэттэн, вакытлы матбугат битлэрендэ бала-лар эдэбиятына урын бирелэ башлый, балалар ечен махсус журналлар чы-гарыла. Аларда Г.Тукай, Г.Исхакый, Ш.Эхмэдиев, М.Гафури кебек халык алдында танылу алган шэхеслэрнец эсэрлэре белэн бергэ, Г.Рэфикый, С.Сунчэлэй, М.Акчуриналар кебек яца гына калэм тибрэтэ башлаган яшь язучыларныц эдэби хезмэтлэренэ дэ урын бирелэ.
Гали Рэфикый киц ^эмэгатьчелеккэ кубрэк балалар язучысы буларак билгеле. Аныц и^ат эшчэнлеге Пишпэктэ укытучылык иткэн вакытла-рында башланып китэ. Ул матбугат битлэренэ беренчэ мэртэбэ узенец «Зилзилэ» (Вакыт, 1911, 6 гыйнвар) шигыре белэн килеп керэ, э балалар эдэбиятына керткэн теп елеше Казанда укытучылар мэктэбендэ укыган елларына туры килэ.
2 Меэллиф - тезYче.
3 Гайн - шул ук.
1913 елда Казанда балалар ечен рэсемле «Ак юл» журналы чыга баш-лый. Журналныц нэшире hэм мехэррире Ф.Агиев. Г.Рэфикый элеге бас-мада иц актив язышучыларныц берсе булып тора. 1913-1915 еллар ара-лыгында элеге журнал битлэрендэ аныц уннан артык хикэя hэм очерклары денья кYрэ. Алар арасында «Yрдэклэр эзлэгэндэ», «Бер кызныц хикэясе», «Уку дэрте», «Аякка чеби чыкты», «Бабай Yзгэртте», «КетYче Неркэй» кб. эсэрлэр бар. Хикэялэр балалар тормышыннан алынып, балалар фантазиясе генэ уйлап чыгара алырлык вакыйгалар белэн баетылган. Шул ук вакытта, автор Yзенец хезмэтлэренэ балаларга кYпмедер дэрэ^эдэ ац-белем бирер-лек мэгълYмат та кертергэ тырышкан. Мэсэлэн, «Йорт торнасы» хикэясендэ (Ак юл, 1914, 15 март; 2 апрель) автор бала ^злегеннэн чыгып йорт кошлары белэн кыргый кошларныц аермалы сыйфатларын сурэтли, аларныц hэрберсенец нинди шартларда яшэYлэрен кYрсэтергэ тырыша.
«Ак юл» журналыннан берничэ ай гына алда эдэби-нэфис hэм фэнни-педагогик рэсемле «Ац» журналы басыла башлый. Г.Ибраhимов фике-ренчэ, «Ац»ныц иц мекаддэс вазыйфасы - ул « ... яшь куэтлэргэ Yзенец сэхифэлэрен киц ачуда, ... яца гына язарга дэртсенгэн булачак шагыйрь вэ эдиплэрнец ... еметле булган язуларын бастырырга тырышуындадыр» (Тормыш, 1915, 11 август). Элеге яшь куэтлэр арасына ул Г.Рэфикыйны да кертэ. «Г.Рэхимнец хикэялэре, Гали Рэфикыйныц эдэби язулары hэммэсе берэм-берэм «Ац» аркылы денья кYрэ торалар» - ди (Шунда ук).
Дерестэн дэ, Г.Рэфикыйныц «Ац» журналында да дистэтэн артык хезмэте басыла. «Ыссык-^л» исемле сэяхэт хатирэлэрен, Теркестан ха-тын-кызларыныц авыр язмышын тасвирлаган «Вакытлы никах» хикэясе, чит иллэрдэ укып кайтып, деньяга карашын Yзгэрткэн, халык телендэ генэ «мулла» исемен йерткэн шэхесне сурэтлэгэн «Тэнкыйтьче мулла»сы h.б.
Г.Рэфикый бу елларда Yзен тэр^емэче буларак та танытып елгерэ. «Ац» hэм «Ак юл» журналларында аныц А.И.Купринныц «Тимер-Кая?», И.С.Тургеневныц «Шэрекъ экияте», «Сихерле hинд музыкасы», Г.Х.Ан-дерсенныц «Калэм hэм кара савыты» h.б. эсэрлэргэ тэр^емэлэре басылып чыга.
Беек шагыйрь Г.Тукайныц якты деньядан вакытсыз китYе барлык татар деньясын тетрэндергэн. Билгеле, бу вакыйга Г.Рэфикыйга да зур тээсир ясый. Тукайныц вафатына бер ел тулу уцае белэн аныц «Ац» журналында публицистик характердагы «Тукайны тэхаттыр4» мэкалэсе (Ац, 1914, №7) басылып чыга. Мэкалэдэ авторныц Тукайга карата булган зур ихтирамы, аныц и^атына мэхэббэте сизелэ. Башка халыклар Yзлэренец беек шэхеслэрен искэ алган кебек, татарларга да Тукайны онытмаска, аныц данын кYтэрергэ кирэклеген ассызыклый. Тукай дем ятим булуга карамастан, бетен татар деньясы - аныц гаилэсе, ул «татарныц олуг бер кешесе - эдэбиятыбызныц санигы5«, - ди, hэм шагыйрьне бетен татар
4 Тэхаттыр - искэ алу.
5 Санигъ - ясаучы.
^эмгыяте искэ алырга, бу уцайдан терле кичэлэр уткэрелергэ тиешлегенэ басым ясый.
Югарыда эйтеп узганча, Г.Рэфикый 1909-1912 елларда Пишпэк шэЬэрендэ балалар укыта. Куренгэнчэ, ул балалар укыту белэн генэ канэгатьлэнеп калмый, узлегеннэн терле яклап белемен арттыра. 1911— 1912 елларда «Шура» журналында «Нэбатат» Ьэм «Фэнни уку» булек-лэрен алып баруы моныц ачык дэлиле. Бу булеклэрдэ аныц рус Ьэм чит ил галимнэренэ нигезлэнеп язылган куп санлы фэнни-популяр мэкалэлэре басылып чыга. Мэкалэлэр барысы да олылар гына тугел, хэтта балалар да кызыгып укырлык дэрэ^эдэ мавыктыргыч, ^ицел тел белэн язылган. Мэсэлэн, «Аш сецуе» мэкалэсе. Бу мэкалэ «Шура» журналыныц берничэ санына урнашкан (Шура, 1912, №3; №4; №5). Анда кешенец эчке орган-нары эшчэнлеге турында башлангыч мэгьлумат бирелэ. Автор монда эчке органнарны кечкенэ генэ ейгэ урнаштыра Ьэм Ьэрбер органны узенчэ атый: «тегермэн» - кешенец тешлэре, «ашханэ» - ашказаны, «кечкенэ эш-челэр» - тамырлары буенча агучы кан, «медир» дигэне - йерэк, «зур зал» - упкэлэр Ь.б. Э инде алдагы саннарда (Шура, 1912, №10; №11; №12 Ь.б.) элеге органнарныц эшчэнлеге тулырак яктыртыла Ьэм аларныц кеше яшэеше ечен эЬэмияте ачыклана.
1911 елда денья курэ башлаган «Нэбатат» булеге француз галиме Луи Пастерныц тормыш юлын Ьэм эшчэнлеген яктырту белэн башланып китэ, Ьэм галимнец уйлап табуларына кузэту ясала (Шура, 1911, №13; №14.). Алдагы саннарда усемлеклэрнец нинди елешлэрдэн торуы, аларныц ничек итеп таралуы, аларныц файдалары (Шура, 1911, №15; №16; №17 Ь.б.), Ьаваныц эЬэмияте, кеше организмына Ьэм бетен тереклеккэ булган файда-сы турында кызыклы мэкалэлэр бирелэ (Шура, 1912, №7; № 8; № 9 Ь.б.).
Алда эйтелгэн фикерлэр Гали Рэфикыйны XX гасыр башыныц ал-дынгы карашлы мэгьрифэтчесе, галиме Ьэм балалар язучысы дип нэти^э ясарга мемкинлек бирэ. Ул узенец хезмэтлэре белэн XX гасыр башы татар балалар эдэбияты усешенэ генэ тугел, халык арасында фэнни-публицистик белемнэр таралуга да зур елеш керткэн. Аныц язган хикэялэре Ьэм фэнни хезмэтлэре балаларныц ац-белем дэрэ^элэрен усте-рергэ, кузаллауларын кицэйтергэ ярдэм иткэн. Язучыныц кайбер эдэби эсэрлэрен бугенге педагогик процесста - татар балаларына милли Ьэм эхлакый тэрбия бирудэ файдалану мемкинчелеге бар.
Чыганаклар haM эдэбият
1. Зиннэтуллина А.Э. ХХ гасыр башында татар балалары арасында МэYлид бэйрэме уздыру тарихыннан // Фэнни Татарстан. 2018. № 3. Б.113-119.
2. ИбраЫмов Г. Журналларыбыз // Тормыш. 1915. 11 август.
3. ИбраЫмова Ф. Аз билгеле еч эдип турында // Мэгърифэт hэм азатлык ечен керэш. Казан. 1987. Б.105-109.
4. История Аитовской школы [Электронный ресурс] URL: http://аитово.рф/istoriya-aitovskoj-shkoly/ (дата обращения: 19.11.2020).
5. Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг.: Сборник документов и материалов / отв. ред. Л.В.Горохова; сост. Н.С. Горицкая, Н.А. Шарангина; под общ. ред. Д.И. Ибрагимова; отв. ред. Д.Р. Шарафутдинов. Казань: Гасыр, 2005. 256 с.
6. Рэфикый Г. Аш сенуе // Шура. 1912. №3. Б.72-74.
7. Рэфикъш Г. Аш сенуе // Шура. 1912. № 4. Б. 109-112.
8. Рэфикъш Г. Аш сенуе // Шура. 1912. №5. Б. 139-141.
9. Рэфикый Г. Зилзилэ // Вакыт. 1911. 6 гыйнвар.
10.Рэфикый Г. Инсанияткэ изгелек шуче // Шура. 1911. №13. Б .400-404.
11.Рэфикый Г. Инсанияткэ изгелек шуче // Шура. 1911. № 14. Б.431-435.
12.Рэфикый Г. Йорт торнасы //Ак юл. 1914. 15 март.
13. Рэфикый Г. Йорт торнасы //Ак юл. 1914. 2 апрель.
14.Рэфикый Г. Тукайны тэхаттыр // Ан. 1914. № 7. Б. 142-143.
15.Рэфикый Г. Ьава тугрысында // Шура. 1912. № 7. Б. 204-206.
16. Рэфикый Г. Ьава тугрысында // Шура. 1912. №8. Б. 232-234.
17. Рэфикый Г. Ьава тугрысында // Шура. 1912. № 9. Б. 262-264.
18.Тащетдин Э. Кыйраэт китаплары // Тормыш. 1915. 28 гыйнвар.
19.Татар эдиплэре, мэгърифэтчелэре (ХХ йез башы): Биобиблиографик CYЗлек. Казан, 2005. 276 б.
20.Шэрэф Ш. МэYлид ае менэсэбэте илэ // Мэктэп. 1914. № 2. Б. 29-31.
А.А. Зиннатуллина
Писатель и педагог Гали Рафики (к 130-летию со дня рождения)
В статье, посвященной писателю, педагогу и просветителю Рафикову Гали Лотфурахмановичу (1890-1944), вкратце описывается его жизнь и творчество. Анализируется деятельность писателя в журналах «Шура», «Ан», «Ак юл», подчеркивается его вклад в развитие татарской детской литературы. Также дается краткий обзор его литературным произведениям и научно-публицистическим статьям.
Ключевые слова: джадидское движение, медресе, татарская детская литература, «Ак юл», «Ан», «Шура», журнал.
A.A. Zinnatullina
Writer and pedagog Gali Rafiki (to the 130th anniversary)
This article is dedicated to the writer, pedagog and enlightener Rafikov Gali Lotfurahmanovich. The article briefly describes his life and work. The author analyzes the activity of the writer in the magazines "Shura", "Ak yul", "An", the contribution to the development of Tatar children's literature is emphasized. A brief review of his literary and scientific journalistic articles is given.
Keywords: Jadid movement, madrasah, Tatar children's literature, "Ak yul", "An", "Shura", magazine.
Информация об авторе:
Зиннатуллина Алсу Анваровна - научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ (г. Казань); e-mail: [email protected]
Зиннэтуллина Алсу Энвэр кызы - ТР ФА Ш. Мэржани исемендэге Тарих институтыньщ Милли мэгариф тарихы h9M теориясе Y33re фэнни хезмэткэре (Казан шэhэре).
Zinnatullina Alsu A. - Research Fellow of the Center of History and Theory of the National Education, Marjani Institute of History of Tatarstan Academy of Sciences (Kazan).