Научная статья на тему 'Problems of teaching Tatar literature after the October revolution (20-30s of the 20th Century)'

Problems of teaching Tatar literature after the October revolution (20-30s of the 20th Century) Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
130
71
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА / СОВЕТСКАЯ ШКОЛА / ПРЕПОДАВАНИЕ / ПРОГРАММЫ / 1920-1930-Е ГГ / УЧЕБНИКИ / TATAR LITERATURE / CURRICULA / TEACHING / TEXTBOOKS / 1920-1930S / SOVIET SCHOOL

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Сафина Алия Магсумовна

В статье рассматривается преподавание татарской литературы в 19201930-е гг. Освещаются разные направления в изучении татарской литературы в школах первой и второй ступеней после Октябрьской революции. Делается анализ некоторых программ и учебников по татарской литературе указанного периода.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ПРОБЛЕМА ПРЕПОДАВАНИЯ ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЫ ПОСЛЕ ОКТЯБРЬСКОЙ РЕВОЛЮЦИИ (20-30-е гг. XX века)

The article examines teaching Tatar literature in the 1920-1930s. Various directions in studying Tatar literature at schools of the first and second levels after the October revolution are highlighted. The author analyzes some Tatar literature curricula and textbooks of the given period.

Текст научной работы на тему «Problems of teaching Tatar literature after the October revolution (20-30s of the 20th Century)»

Национальное образование

УДК 372. 882 Б01: 10.22378/Ье.2018-3-1.158-167

ОКТЯБРЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕННЭН СОЦ ТАТАР ЭДЭБИЯТЫН УКЫТУ МЭСЬЭЛЭСУ (XX ГАСЫРНЫЦ 20-30нчы ЕЛЛАРЫ)

А.М. Сафина

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясе

Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты

Казан, Россия Федерациясе

aliyasafina17@yandex.ru

Мэкалэдэ татар эдэбиятын XX гасырньщ егерменче-утызынчы еллар аралы-гында укыту мэсьэлэсенэ кYЗЭTY ясала. Октябрь революциясеннэн сон, беренче hэм икенче баскыч мэктэплэрдэ татар эдэбиятын терле юнэлешлэр ярдэмендэ eйрэтYгэ эhэмият бирелэ. Элеге чорда татар эдэбиятын укыту буенча кулланы-лышта булган программаларга hэм дэреслеклэргэ анализ тэкъдим ителэ.

Теп тешенчэлэр: татар эдэбияты, совет мэктэбе, укыту, программалар, егерменче-утызынчы еллар, дэреслеклэр

1917 елгы октябрь революциясе илнен сэяси hэм икътисади тормы-шын, халыкнын мэдэниятен Y3гэртYДЭ кискен борылыш ясый. Элеге Yзгэрешлэр мэгариф системасын да тамырдан янартуны максат итеп куя. Бу елларда уку-укыту системасында тYлЭYсез hэркем белем ала алырлык бердэм деньяви мэктэп оештыру теп максаты итеп куелып, мэктэплэр челтэрен тирэннэн Yзгэртеп кору буенча ^итди чаралар кYрелэ башлый. Гыйльми hэм уку-укыту йортлары белэн турыдан-туры идарэ ту, шулай ук аерым мэгариф органнары арасындагы терле мэсьэлэлэрне хэл ту максатыннан Мэгариф халык комиссариаты тезелэ. Бетенроссия Yзэк Башкарма Комитеты Советынын 1918 елда чыккан «РСФСРнын бердэм эш мэктэбе турындагы» декрет [11, с. 133-137] hэм «Бердэм эш мэктэбе-нен теп принциплары турында» карар [11, с. 137-145] совет мэктэбендэ белем бирYнен яна системасынын асылын билгели. Элеге документлар нигезендэ уку йортлары, югары уку йортларыннан башка, барысы да «бердэм эш мэктэбе» дип йертелэ башлый. Бердэм эш мэктэбе гомуми мэ^бYри башлангыч белем бирY, I hэм II баскыч мэктэплэр оештыру, уку-чыларны фэн нигезлэре белэн таныштыру, укытуны хезмэт белэн бэйлэп алып бару кебек бурычларны алга куя. Совет мэктэбе бу чорда гомуми белем бирY мэктэбе генэ тYгел, э хезмэт мэктэбе дэ булып тора. Башка

фэннэрне вйрэнY белэн беррэттэн, мэктэптэ татар эдэбиятын вйрэнугэ дэ басым ясала башлый, чвнки Октябрь революциясенэ кадэр татар эдэбияты купмедер вакыт аерым укытылмый. Татар эдэбиятын мэктэплэрдэ укыту-нын твп максаты - эсэрне уку hэм анализлау ярдэмендэ укучы аны анлар-га, кузалларга омтылудан гыйбарэт. Эдэбият аша укучы башкаларга игъ-тибарлы булырга, кеше кунелен яраламаска, ^эмгыятьтэ уз урынын табар-га вйрэнэ. Нэти^эдэ, балада hэр нэрсэгэ карата уз фикере, уз карашы бул-дырыла.

Мэктэплэрдэ татар эдэбиятын укытуда элеге бурычларны тормышка ашыру вчен яна эчтэлекле уку китаплары, дэреслеклэр, методик куллан-малар кирэклеге мвhим алшартларньщ берсе була. Егерменче еллар ба-шында совет мэктэплэрен тврле предметлар буенча, шул исэптэн татар эдэбиятыннан да, дэреслеклэр белэн тээмин иту мэсьэлэсе актуаль проб-лемаларнын берсенэ эверелэ. Элеге мэсьэлэне чишудэ III Бвтенроссия татар укытучылары съезды (1918) [19, с. 17] hэм тел мэсьэлэлэренэ багыш-ланган Бвтенроссия конференциясе (1919) дэ зур этэргеч ясый. Нэти^эдэ, сэяси hэм методик яктан югары сыйфатлы дэреслеклэр hэм методик кул-ланмаларны тиз арада бастырып чыгару твп бурычларнын берсе итеп куе-ла. Чвнки алар укучы hэм укытучы эшчэнлеген бэйлэYче, берлэштеруче твп кораллар hэм бары тик алар ярдэмендэ генэ белем hэм тэрбия бируне максатчан, эзлекле итеп алып барырга мвмкин. Лэкин югары сыйфатлы программаларны, дэреслеклэрне тиз арада твзеп, бастырып чыгару мвмкин хэл булып чыкмый. Дэреслек-программаларнын, методик куллан-маларнын яналары твзелгэнче, Октябрь революциясенэ кадэр язылган уку китапларынын унышлылылары [7] аерым твзэтмэлэр, узгэрешлэр белэн янадан басылып, файдалану вчен мэктэплэргэ тэкъдим ителэлэр. Мэсэлэн, Г. Ибраhимовнын 1919 елда янадан тулыландырылып басылып чыккан «Яна эдэбият» китабында идея-эстетик яктан искергэн яки сэнгати яктан тубэн булган эсэрлэрдэге взеклэр элеге чорны яктыртуга якын торганы белэн алмаштырыла.

Яна программалар, уку планнары твзу, уку-укыту китаплары, дэреслеклэр язу, педагогик журналлар чыгару h. б. эhэмиятле мэсьэлэлэрне хэл иту максатыннан, 1921 елда Мэгариф Халык Комиссариаты карамагында Гыйльми hэйэт (сонрак Гыйльми узэк, Академик узэк) оештырыла [17, 3 б.]. Элеге узэк тарафыннан мэктэплэр вчен яна дэреслеклэр, яна программалар, уку планнары твзу, тврле курслар ачу, педагогик журнал чыгару кебек ин эhэмиятле мэсьэлэлэрне хэл иту максат итеп куела. Шулай ук элеге узэк алдына республиканын барлык твр уку йортлары вчен дэулэт гыйльми совет программаларын hэм планнарын ^ирле узенчэлеклэргэ туры китеру бурычы йвклэнэ. Татар теле hэм эдэбияты буенча дэреслеклэр, уку эсбаплары эшлэу вчен авторлар коллективы оештырыла. Коллектив тарафыннан педагогик hэм гыйльми яктан эшлэнелеп, заманга ^авап бирердэй дэреслеклэр булдыру твп бурыч итеп куела. М. Корбангалиев, Г. Ходаяров, Ф. Сэйфи, Х. Бэдигый, Г. ИбраИимов h. б. авторлар ярдэ-

мендэ беренче haM икенче баскыч мэктэплэр ечен программалар тезелэ h9M дэреслеклэр языла.

1917-1922 еллар аралыгында мэктэплэрдэ татар эдэбияты Октябрь революциясенэ кадэрге традициягэ таянып hэр мэктэпнец Yзе яки район мэгариф бYлеге ^итэкчелегендэ тезелгэн кулъязма программалар буенча укытыла. 1922 елда Академик Yзэк тарафыннан, эзлэнY hэм табышларньщ бер дэверен чагылдырып, татар теле hэм эдэбиятын укыту буенча программа тезелэ [5]. Программада татар теле hэм эдэбияты аерым тYгел, э бер Yк фэн рэвешендэ тэкъдим ителэ. Элеге программада методик алым-нар шактый киц яктыртыла hэм аларныц кYбесе уцышлы дип табыла. Алар арасында сэнгатьле укуга аеруча зур урын бирелэ. Моннан тыш укылган текст буенча эчтэлек ^ktoy, хикэя язу, сораулар кую, ^аваплар бирY, план тезY, эсэр геройларыныц холык-фигыльлэрен билгелэY h. б. алымнар актив кулланыла. Бу методик алымнар эсэр эчтэлеген ацлап YЗлэштерYгэ hэм укучыларныц фикерлэY сэлэтен YCтерYгэ юнэлтелэ. Элеге программа 1928 елга кадэр мэктэплэрдэ киц кулланылыш ала. Шулай да реферат, хикэя яздырту, лекциялэр тыцлату, укылган эсэрнец темасын билгелэтY h. б. шундый алымнар башлангыч сыйныф укучылары ечен авыр булуы программаныц ^итешсез ягы дип искэртелэ [14, 56 б.].

1923 елдан мэктэплэрдэ комплекслы укыту ситемасы килеп керэ. Элеге система тел, эдэбият, тарих, география h. б. фэннэрне аерым укыту-ны хупламый, э барлык фэннэрне комплекс хэлендэ карауны алга куя. Комплекслы укыту сыйныф-дэрес системасын юкка чыгара. Укыту дэYлэт гыйльми совет тарафыннан тезелгэн «комплекслы программалар» ярдэ-мендэ алып барыла. Элеге программалар эчтэлеге ягыннан гына тYгел, хэтта тезелеше ягыннан да алдагыларыннан бик нык аерыла. ДэYлэт гыйльми совет программаларыныц теп юнэлеше булып белем бирYне и^ти-магый фэннэр ярдэмендэ ейрэтY тора. Бу система татар эдэбиятын укыту-ны да арткы планга кYчерэ, ягъни уку планнарында фэн буларак Y3 уры-нын бетенлэй таба алмый. Татар эдэбияты теге яки бу hенэрне Yзлэш-терYДЭ иллюстрация ролен YтэYче итеп кенэ тэкъдим ителэ, ^эмгыятьне ейрэнY фэненец билгеле бер елеше буларак кына карала.

Комплекслы укыту системасы белэн берлектэ яца укыту методлары hэм алымнары да килеп керэ. XX гасыр башында Америкада кулланылын-ган Дальтон-план методы егерменче елларда совет мэктэплэрендэ лабора-тор-бригада исеме белэн кулланыла башлый. «Лаборатор-бригада» методы дэрес структурасын, укытучыныц эцгэмэ ярдэмендэ фэннэрне ейрэнY, белем алу системасын кире кага. Укучылар бригадаларга бYленеп, лаборатория системасында кумэклэшеп эшлэYгэ эhэмият бирэ. Билгене укытучы бригаданыц ^итэкчесе (сайлап алынган укучы) тарафыннан телдэн яки язма рэвештэ ясалган нэти^элэрдэн чыгып куя. Элеге метод укучыларны Yзлеклэреннэн эшлэргэ ейрэтсэ дэ, кYп очракта hэрбер укучыныц эшчэн-лек дэрэ^эсе тиешенчэ дерес бэялэнми, кайбер укучыларныц активлыгы куренми кала. Шулай ук бу система укытучыныц да ролен киметэ, укыту-

чы читтэн ^зэтеп торучы, кинэш биреп торучы булып кына кала. Бу ме-тодка нигезлэнеп язылган татар эдэбиятын укыту программаларында [9; 15;16] эдэбият ^эмгыятьне вйрэнY фэненен бер елеше буларак кына бирелэ, ягъни и^тимагый теманы вйрэнгэндэ эдэбият иллюстратив материал булып кына хезмэт итэ hэм укучыларда индивидуаль эшлэY, Y3 фикеренне ^иткерY кебек алымнар арткы планга кала.

Элеге программаларга таянып эдэбияттан чор талэплэренэ ж;авап би-рерлек эш китаплары hэм дэреслек-хрестоматиялэре денья кYрэ башлый. Шулар арасында «Азат мэктэп» [2], «Ташкын» [18] дэреслек-хрестома-тиялэр башка уку китапларыннан унай якка аерылып торулары белэн отышлы. Чвнки элеге уку эсбаплары комплекс ысулына туры китереп твзелYе белэн аерылып торалар. Мэсэлэн, «Азат мэктэп» дэреслек-хресто-матиясен твЗYче авторлар китапнын кереш елешендэ элеге хезмэтнен комплекс ысулына туры китереп эшлэще, китапка заманга яраклы итеп язылган эдэби эсэрлэр кертелYе белэн эhэмиятле дип ассызыклыйлар [2, 5 б.]. Дэреслектэге бYлеклэр дэ «Авыл», «Шэhэр», «Хэзерге заман» дип исемлэнеп, эдэби эсэрлэр дэ шул тематикага яраклаштырылып сайлана. Педагогиканын билгеледэн билгесезлеккэ таба бару принцибы эдэбият дэреслэрендэ элеге хрестоматиядэ чагылыш таба. «Ташкын» дэреслек-хрестоматиянен твзелY принцибы «Азат мэктэп»тэге кебек хэзерге эдэбияттан элеккеге мирас эдэбиятына таба алып барыла. БYлеклэр дэ шу-лай ук «Яна чор», «Хэзерге шэhэр», «Хэзерге авыл» дип аталып йвртелв. Комплекслы темалар итеп «Крестьяннар тормышы», «Татар эдэбиятында муллалар тормышы», «Хатын-кыз мэсьэлэсе» кебек мэсьэлэлэр тэкъдим ителэ. Мондый тематик бYленеш эдэбиятнын идея эчтэлеген YЗлэштерYне алгы планга куйса да, эдэби эсэрнен кыйммэтенэ игътибар бирелми, э эдэби текстнын ^эмгыять белеме темаларына караган влеше генэ файда-ланыла. Тэкъдим ителгэн элеге дэреслэк-хрестоматиялэр шул чорны тас-вирлаган эдэби эсэрлэргэ игътибар бирелYе белэн отышлы була. Лэкин бу уку китаплары педагогик hэм методик талэплэргэ ^авап биреп бетерми, э эдэби текстлар ^ыентыгы булып кына кала [4, 129 б.].

1926нчы елньщ ахырларында комплекслы укыту системасы унышсыз дип табыла. Эдэбият галиме Г. Сэгъди дэ монын тискэре ягы дип: берен-чедэн, укытучыларнын да, укыту методларынын да эhэмияте югалуы, икенчедэн, эдэби эсэрлэргэ, китапка карата кызыксыну кимY дип ассы-зыклый [6, 60 б.].

Татар эдэбиятын укыту буенча 1927 елга кадэр программалар, дэреслеклэр булса да, алар бары тик аерым теманы вйрэнгэндэ встэмэ кулланма ролен генэ y™. 1927 елда Казанда татар теле hэм эдэбияты укытучыларынын I Бвтенсоюз конференциясендэ татар телен hэм эдэбиятын укыту, уку программалары hэм дэреслеклэр твЗY мэсьэлэлэре карала. Татар эдэбиятын совет мэктэплэрендэ укытунын твп бурычлары булып коммунистик рухта тэрбия бирY hэм коммунизм ^эмгыятен твЗYчелэрне хэзерлэY тора [3, 147 б.]. Конференциядэ тэкъдим ителгэн карарлар ниге-

зендэ, Мэгариф Халык Комиссариаты тарафыннан барлык фэннэр буенча программалар твзелэ башлый. Алар барлык мэктэплэр вчен дэYлэт про-граммалары булып торалар. 1928 елда Мэгариф Халык Комиссариаты рас-лавында, М. Фазлуллин тарафыннан «II баскыч мэктэплэре вчен ана теле hэм эдэбияты программасы» двнья кYрэ [8]. Элеге программа мэктэптэ эдэбият фэнен предмет итеп укытуны юлга салуда зур роль уйный. Эдэбият фэнен укыту буенча дврес юнэлеш бирYче элеге дэYлэт документы яшь буынга белем hэм тэрбия бирY ягыннан аеруча эhэмиятле. Эмма шул чор талэплэренэ ^авап бирэ алырлык ныклы эдэби белем тээмин итэ алмау, укучыларга YЗлэштерY вчен авыр булган эсэрлэрне про-граммага кертY, эдэбиятнын тэрбияви мвмкинлеклэре, укыту алымнары ачык яктыртылмау бу программанын ^итешсезлеге дип искэртелэ. Шулай да, программанын фэнни hэм методологик структурасы яна твзелэчэк программаларнын нигезен тэшкил итэ.

Утызынчы еллар башында совет мэгарифенэ проект методы килеп керэ. Элеге метод Америкада XX гасырнын беренче яртысында америка фэлсэфэчесе hэм педагогы Дж. Дьюни тарафыннан кулланылышка керте-лэ. Бу метод аерым фэннэрне юкка чыгара, сыйныфлар, расписаниелэр бетерелэ. Дэреслэр я лаборатор эш, я эдэби экскурсия твсендэ кырларда, фермаларда, завод-фабрика цехларында уздырыла. Укучылар квнкYреш хезмэт белэн бэйле биремнэрне Yтэргэ тиеш булалар. Схема ясау, сызым сызу, проектлар твЗY процессы вакытында балалар математика, физика, химия, сызым кебек фэннэр буенча тулы белемнэр алырга тиеш булалар. Нэти^эдэ укытунын бу формасы бер фэнне дэ тулаем алып вйрэнYне мак-сат итеп куймый. Элеге форма мэктэптэ татар эдэбиятын укытуда да ча-гылыш таба. Бу елларда твзелгэн программаларда укучыларга эдэби эсэрнен и^тимагый тормыш, сыйнфый кврэш белэн бэйле темаларны як-тырткан влешлэре генэ тэкъдим ителэ, тулаем эдэби эсэр вйрэнелми [10].

1930 еллардан сон уку-укыту системасы янэдэн Yзгэрешлэр кичерэ башлый. Бу Yзгэрешлэр татар эдэбиятын укытуда да чагылыш таба. 1931 елнын августында ВКП(б) Yзэк Комитеты «Башлангыч hэм урта мэктэп турында»гы hэм 1932 елны «Башлангыч hэм урта мэктэптэ укыту про-граммалары hэм режимы турында»гы карарлар [14, с. 156-164] совет мэктэбе эшенен сыйфатын кYтэрYДЭ эhэмиятле роль уйныйлар. Бу доку-ментлар нигезендэ СССР халыкларынын милли эдэбиятларына, сэнгать-лэренэ караган материалларны эдэбият дэреслегенэ кертеп, программа hэм дэреслеклэрне укучыларга белем hэм тэрбия бирерлек итеп твзергэ кирэк кебек бурычлар куела. Элеге елларда татар эдэбиятын укытуны, эдэби эсэрлэр вйрэщне укыту программаларын кире кайтару, эдэби текстларны тэрбия максатында файдалану кебек юллар ярдэмендэ алып барыла башлый. Уку процессынын нигезен бу елларда сыйныф-дэрес системасы белэн алып барыла. Дэрес hэркенне бер калыпка салынып эшлэнгэн нигездэ алып барыла, мвстэкыйль эш алымнары куллану мвмкинлеклэре юкка чыга.

«Башлангыч hэм урта мэктэплэр ечен дэреслеклэр турында»гы 1933 елныц февралендэ чыккан карар нигезендэ hэр предмет буенча Мэгариф Халык Комиссариаты тарафыннан расланган бердэм мэжбури дэреслеклэр буенча гына укытырга рехсэт ителэ. [11, с. 164-165]. Шуныц нэтижэсендэ мэктэп программалары Yзгэртелеп тезелэ, яца стабиль дэреслеклэр денья курэ. Эдэбият буенча Г. Нигъмэти, Г. Гали, Б. Яфаровлар тезегэн программада [20] эсэрлэрне, тэрбия ягыннан эhэмияте кимемэсен ечен, бетен кеенчэ ейрэнергэ кирэк дигэн фикер алга куела. Бу программа проектлар методы hэм лаборатор-бригада системасы белэн бэйлэнешлэрен тулысынча езэ, укучыларга эдэбияттан ныклы hэм эзлекле белем бирY, укыту процес-сында балаларны интернациональ яктан тэрбиялэY зарурлыгы мэсьэлэлэрен кугэреп чыга. Бу елларда тезелгэн программалар нэтижэсендэ hэрбер класс ечен татар эдэбиятыннан дэреслек-хрестоматиялэр денья курэ [1; 12; 13].

Октябрь революциясеннэн соц, егерменче-утызынчы еллар аралы-гында мэктэптэ татар эдэбиятын укыту терле юнэлештэ алып барыла. Совет мэктэбе оешкан елларда татар эдэбияты дэреслэрдэ ярдэмчел вазифа-ны гына Yтэсэ, утызынчы елларда исэ ул аерым предмет булып ейрэнелэ башлый. Егерменче елларда татар эдэбиятын укыту буенча дэреслеклэр, уку кулланмалары терле булулары белэн аерылып тора. Яца дэреслеклэр белэн бер Yк вакытта Yзгэртелеп язылган революциягэ кадэрге дэрес-леклэр дэ гамэлдэ була. Утызынчы елларда исэ, бердэм нормага туры китерелгэн hэм бер стандартка салынган мэктэп дэреслеклэре урын ала. Шулай ук илдэ барган терле Yзгэрешлэр (татар алфавитын гарэп графика-сыннан яцалифкэ (латинга), соцрак рус алфавитына (кирилицага) кYЧY татар эдэбиятын укытуга да тискэре йогынты ясамый калмый. Егерменче еллар уртасында латин алфавитына нигезлэнгэн яцалиф язу системасы рэсми рэвештэ татар язуы итеп гамэлгэ кертелэ. Элеге борылыш гарэп шрифтында язылган дэреслеклэрдэн формасы белэн дэ, эчтэлеклэре ягыннан да аерылып торган латинлаштырылган уку китаплары тууга китерэ. Бу елларда мэктэптэ татар эдэбиятын укытуга тYгел, э латинча укырга ейрэтYгэ ^брэк басым ясала. Гарэп шрифтында булган ^п кенэ эдэби эсэрлэр, дэреслеклэр, кулъязмалар кулланылыштан тешеп калына. Уты-зынчы еллар азагында латинлаштырылган татар алфавиты яца рус графи-касына нигезлэнгэн алфавитка алыштырыла, кабат укыту мэсьэлэсе кYтэрелеп чыга. Соцгы унъеллыкта латин язуында басылган дэреслек-лэрнец эhэмияте югала. Элеге Yзгэрешлэр мэктэптэ татар эдэбиятын ейрэнYгэ дэ кYпмедер дэрэжэдэ тоткарлыклар тудыра.

ЭДЭБИЯТ

1. Агишев Я., Хажиев В. Эдэбият. Тулы булмаган урта мэктэпнец VI классы ечен дэреслек. Казан: Татгосиздат, 1938. 67 б.

2. Азат мэктэп. Беренче баскыч мэктэплэрнен ахыргы сыйныфлары, сов-партшколалар Иэм педтехникумнар вчен / твз. Г. Нигъмэти, Ш. Саттаров, М. Ман-сур. М.: Нэшрият, 1927. 399 б.

3. Бвтенсоюз кYлэмендэ беренче мэртэбэ ^ыелган тврек-татар теле Иэм эдэбият укытучылары конференциясе. Беренче тел-эдэбият конференциясе мате-риаллары. Казан, 1927. 199 б.

4. Вэзиева Ж. Совет мэктэплэрендэ эдэбият дэреслеклэре // Вопросы татарской литературы. Ученые записки КГПИ. Казан, 1972. Вып 106. Б. 116-133.

5. ДYрт еллык беренче баскыч берлэшкэн эш мэктэплэре вчен программа. Уфа: Башпром мэтабгасы, 1922. 41 б.

6. ЗаЬидуллина Д. Урта мэктэптэ татар эдэбиятын укыту методикасы. Казан: Мэгариф, 2000. 335 б.

7. Ибраhимов Г. Яна эдэбият. Казан: Сабах, 1919. 224 б.

8. Икенче баскыч мэктэплэре вчен ана теле Иэм эдэбияты программасы /твз. М. Фазлуллин. Казан, 1928. 59 б.

9. Икенче баскыч татар Иэм башкорт мэктэплэре вчен /твз. В. Хангильдин, С. Ямалиев. Казан, 1926. 36 б.

10. Колхоз яшьлэре мэктэплэре вчен ана теле Иэм эдэбияты программасы / твз. М. Фазлуллин. Казан: Татиздат, 1930. 56 б.

11. Народное образование в СССР. Сборник документов 1917-1973 гг. М.: Педагогика, 1974. 560 с.

12. Нигъмэти Г. Эдэбият. Урта мэктэплэр вчен дэреслек. 5 нче уку елы. Казан: Татгосиздат, 1933. 254 б.

13. Нигъмэти Г., Яфаров Б. Эдэбияттан хрестоматия. XIX Иэм XX йвз башы. Тулы булмаган урта мэктэплэр вчен дэреслек. Казан: Татгосиздат, 1934. 303 б.

14. Нигъмэтуллин Э. Урта мэктэптэ татар эдэбиятын вйрэнунен фэнни-методик нигезлэре. Казан: Татар. кит.нэшр., 1983. 232 б.

15. Программалар. Казан педагогия техникумынын беренче курслары вчен /твз. Х.Бэдигый. Казан, 1925. 73 б.

16. Программалар. вч еллык крестьян мэктэплэре вчен /твз. М. Фазлуллин. Казан, 1926. 73 б.

17. Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда / рекол.: Ф. Солтанов, М. Гыйбатдинов, Л. Мортазина. Казан: Татар.кит.нэшр., 2016. 2 т. 486 б.

18. Ташкын: эдэби хрестоматия. Икенче баскыч мэктэп, техникумнар Иэм башка урта дэрэ^эдэге уку йортларына дэреслек итеп тэкъдим ителэ /твз. С. Бор-Иан, Г. Нигъмэти, Ф. Эмирхан. Казан, 1928. 226 б.

19. Тутаев М. Развитие народного образования в Татарии (1917-1940). Казань, Тат. кн. изд-во. 1975. 204 с.

20. Урта мэктэп вчен эдэбият программасы / твз. Г. Нигъмэти, Г. Гали, В. Яфаров. Казан: Татгосиздат, 1933. 18 б.

Автор турында белешмэ: Сафина Алия МэгъсYм кызы - филология фэннэре кандидаты, фэнни хезмэткэр, Милли мэгариф тарихы Иэм теориясе Yзэге, ТР ФА Ш. Мэржани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7 А, Казан, Россия Федерациясе); aliyasafina17@yandex.ru

ПРОБЛЕМА ПРЕПОДАВАНИЯ ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЫ ПОСЛЕ ОКТЯБРЬСКОЙ РЕВОЛЮЦИИ

(20-30-е гг. XX века)

А.М. Сафина

Институт истории им. Ш. Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

aliyasafina17@yandex.ru

В статье рассматривается преподавание татарской литературы в 19201930-е гг. Освещаются разные направления в изучении татарской литературы в школах первой и второй ступеней после Октябрьской революции. Делается анализ некоторых программ и учебников по татарской литературе указанного периода.

Ключевые слова: татарская литература, советская школа, преподавание, программы, 1920-1930-е гг., учебники

Для цитирования: Сафина А.М. Октябрь революциясеннэн соц татар эдэбиятын укыту мэсьэлэсе (XX гасырныц 20-30нчы еллары) // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 1. С. 158-167. DOI: 10.22378/he.2018-3-1.158-167

Сведения об авторе: Сафина Алия Магсумовна - кандидат филологических наук, научный сотрудник, Центр истории и теории национального образования, Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); aliyasafina17@yandex.ru

PROBLEMS OF TEACHING TATAR LITERATURE AFTER THE OCTOBER REVOLUTION (20-30S OF THE 20th CENTURY)

A.M. Safina

Sh. Marjani Institute of History, Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

aliyasafina17@yandex.ru

The article examines teaching Tatar literature in the 1920-1930s. Various directions in studying Tatar literature at schools of the first and second levels after the October revolution are highlighted. The author analyzes some Tatar literature curricula and textbooks of the given period.

Keywords: Tatar literature, curricula, teaching, text-books, 1920-1930s, Soviet school

For citation: Safina A.M. Problems of Teaching Tatar Literature after the October Revolution (20-30s of the 20th Century). Istoricheskaya etnologiya - Historical Ethnology, 2018, vol. 3, no. 1, pp. 158-167. DOI: 10.22378/he.2018-3-1.158-167

Историческая этнология. 2018. Том 3, № 1 REFERENCES

1. Agishev Y., Khagiev B. Ádábiyat. Tuly bulmagan urta müktüpneñ 6 klassy ochen dáreslek [Literature. Textbook for the 6th class of Lower Secondary School]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1938. 351 p. (In Tatar)

2. Azát máktáp. Berenche baskych máktáplárneñ akhyrgy syynyflary, sovpartshkolalar hám pedtekhnikumnar ochen [Independent School. For First Level Schools, Sports Schools and Pedagogical Schools]. Compl. by G. Nigmati, Sh. Sattarov, M. Mansur]. Moscow, Naschriyat Publ., 1927. 399 p. (In Tatar)

3. Botensoyuz külámendá berenche mártábá gyelgan torek-tatar tele hám ádábiyát ukytuchylary konferentsiyase [All-Union Conference of Turko-Tatar Languages and literature teachers. The language and literature conference materials]. Kazan, 1927. 19 p. (In Tatar)

4. Vazieva G. Sovet maktaplarenda ádábiyat dáreslekláre [Books Used in Teaching Literature in Soviet School]. Voprosy tatarckoi literatury. Uchenye zapiski - Issues of the Tatar literature. Studies of the Kazan State Pedagogical Institute, 1972, no. 106, pp. 116-133. (In Tatar)

5. Dürt ellyk berenche baskych berláshkán esh máktápláre ochen programma [The Curriculum for the First Level of Four-year Schools for the Workers]. Ufa, Bashprom matabgasy Publ., 1922. 41 p. (In Tatar)

6. Zahidullina D. Urta máktáptá tatar ádábiyatyn ukytu metodikasy. [Methods for Teaching the Tatar Literature in School of Secondary Education]. Kazan, Magarif Publ., 2000. 334 p. (In Tatar)

7. Ibrahimov G. Yaña ádábiyat [New Literature]. Kazan, Sabah Publ., 1919. 224 p. (In Tatar)

8. Ikenche baskych máktáplár ochen ana tele hám ádábiyaty programmasy [The Tatar Language and Literature Curricula for the Second Level Tatar Schools]. Compl. by M. Fazlullin. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1928. 59 p. (In Tatar)

9. Ikenche baskych tatar hám bashkort máktápláre ochen [For the Tatar and Bashkir Schools of Secondary Education]. Compl. By V. Khangildin, S. Yamaleev Kazan, 1926. 36 p. (In Tatar)

10. Kolhoz yashláre máktápláre ochen ana tele hám ádábiyaty programmasy [The Tatar Language and Literature Curriculum for collective farms youth]. Coml. by M. Fazlullin. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1930. 56 p. (In Tatar)

11. Narodnoe obrazovanie b SSSR: obsheobrazovatelnaya shkola: sbornik dokumentov 1917-1973 gg. [Public Education in the USSR: General Education School: Collection of Documents in 1917-1973]. Compl. By A. Abakumov, N. Kuzin, I. Pu-zyrev, L. Litvinov. Moscow, Pedagogika Publ., 1974. 560 p. (In Russian)

12. Nigmati G. Ádábiyat. Urta máktáplár ochen dáresle [Textbook for Secondary Education Schools]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1933. 254 p. (In Tatar)

13. Nigmati G., Yfarov B. Ádábiyattan hrestomatiya. XIX hám XX yoz bashy. Tuly bulmagan urta máktáplár ochen dáreslek [The Literature Chrestomathy. 19th - early 20th Century. Textbook for Lower Secondary Schools]. Kazan, Tatgosizdat, 1934. 303p. (In Tatar)

14. Nigmatullin A. Urta máktáptá tatar ádábiyatyn oyránüneñ fánni-metodik nigezláre [Scientific - Methodological Basis of the Study of the Tatar Literature at Secondary Education Schools]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1983. 232 p. (In Tatar)

15. Programmalar. Kazan pedagogiya texnikumynyñ berenche kurslary ochen [School Curricula for the First Year Students of the Kazan Pedagogical College]. Compl. by H. Badigi. Kazan. Tatar Book Publ. House, 1925. 73 p. (In Tatar)

16. Programmalar. Och ellyk krestyan yaschlüre müktüplüre ochen [Curriculum for the Rural Youth Three-Year Schools]. Compl. by M. Fazlullin. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1926. 73 p. (In Tatar)

17. Tatar pedagogik fikere antologiyase [Anthology of Tatar Pedagogical Thought]. Vol.1. Ed. By F.M. Soltanov, M.M. Gibatdinov, L.R. Mortazina. Kazan, Tatar Book Publ. House, 2014. 407 p. (In Tatar)

18. Tashkyn: üdübi khrestomatiyü [Stream: the Literature Chrestomathy. Compl. by C. Burgan, G. Nigmati, F. Amirkhan]. Kazan, 1928. 226 p. (In Tatar)

19. Tutaev M. Rasvitie narodnogo obrazabaniya v Tatarii [The Development of the Public Education in Tatariya (1917-1940)]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1975. 204 p. (In Russian)

20. Urta müktüp ochen üdübiyat programmasy [Literature Curricula at School of Secondary Education]. Compl. By G. Nigmati, G. Gali, V. Yafarov]. Kazan, Tatar Book Publ. House, 1933. 18 p. (In Tatar)

About the author: Aliya M. Safina is a Candidate of Science (Philology), Research Fellow, the Center of History and Theory of National Education, Sh. Marjani Institute of History, Tatarstan Academy of Sciences (7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); aliyasafina17@yandex.ru

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.