Научная статья на тему 'Иганәче Хөсәенев байларның варислары'

Иганәче Хөсәенев байларның варислары Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
23
4
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Статья Л. Хамидуллина рассказывает о наследниках купцов Хусаиновых, которые продолжили благотворительную деятельность своих отцов.

Текст научной работы на тему «Иганәче Хөсәенев байларның варислары»

Игангче Хосгенеб байларнып

варислары

Л Г

Элек татар мэктэплэрендэ ба-лаларга беренче сыйныфтан ук гарэп телендэ язылган ки-таплар ятлата башлаганнар. Бер терле генэ укыту программасы булмаган. Кайсы мулла нинди китапны уз кур-гэн — шул китапны ятлата башлаган. Ана телен ейрэну, ана телендэ укырга керешу хэрэкэте XIX йез ахырларын-да гына башланып китэ. Бу хэрэкэтнец башында Кырым морзасы, куренекле ^эмэгать эшлеклесе Исмэгыйль Гас -принский, татар зыялылары арасыннан Хэсэнгата Габэши, Риза Фэхретдинов, Габдерэшит ИбраЬимов, Галим^ан Ба-рудилар торган. 1898 елда Уфада алар-ныц кайберлэре катнашында «Ислахы лисаны терки, ислахы мэктэп вэ мэга-риф» ^эмгыяте дэ оештырыла. Лэкин терки телдэ укытуны алга сергэн ул ^эмгыять эшен ^анландырып ^ибэрэ алмады, дип яза Р. Фэхретдинов1.

Шундый тэртиптэге мэктэплэр ачу, махсус биналар кору мэшэкатьлэрен уз естенэ алучыларньщ иц куренекле вэкиллэре исэ Эхмэт, Мэхмут, Габ-делгани Хесэенев байлар булганнар. Алар ана телендэ белем биру юнэле-

шендэ татар халкы арасында башлап йеручелэр. Патша заманында милли мэктэп-мэдрэсэлэр тотуга хекумэт бер тиен дэ акча бирмэгэн. Чиновник-лар ^итештеруне максат итеп алган аз санлы русча-татарча, русча-казакъча мэктэплэр генэ ^ирле узидарэ исэбенэ яшэгэннэр. Хесэеневлэр ысулы жэдид нигезендэ башлангыч классларда ба-лаларны ана телендэ укыта башлауга, шул юнэлештэ эшлэуче йезлэгэн мэк-тэп-мэдрэсэлэр ачуга уз миллионнары белэн хезмэт иткэн шэхеслэр. Авыллар-да, шэЬэрлэрдэ мэктэплэр ачканнар, яцача укытырга керешкэн укытучы-ларга хезмэт хаклары тулэп торганнар. Алар укытып чыгарган Ьэм соцыннан хезмэт хакы тулэп торган укытучылар Касыйм шэЬэре тирэлэреннэн башлап Теркестан ^ирлэренэчэ, Казан, Вятка губерналарыннан алып Дагыстан ^ирлэрендэге авылларгача таралып укыткан.

Узган гасыр башында алар эшчэн-леге хакында Р. Фэхретдинов «Эхмэт бай» (Оренбург, 1911) Ьэм Б. Шэрэф «Гани бай» (Оренбург, 1913) исем-ле китаплар язып бастырганнар. 1889

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫМ КАЛЕЙДОСКОП

елда Оренбургта бертуган Хесэенев-лэр мэшИур «Хесэения», 1899 да — «Вэлия» мэдрэсэлэрен ачкан Иэм уз исэплэренэ тотканнар. Каргалыда Ьэм Оренбургта, татар деньясында беренче мэртэбэ буларак, мегаллимнэрнен бе-лемен кутэру курслары оештырганнар. Кыз балалар ечен рус гимназиялэре урнэгендэ еч махсус мэктэп ачканнар: 1896 елда Каргалыда Ьэм 1897 елда Оренбург шэИэрендэ Фатыйма ЭдЬэмо -ва, 1908 дэ Багбостан Меэминова мэк-тэплэрен. XIX йез ахырында жддидчэ укытуга керешкэн Казандагы «Мехэм-мэдия» белэн Уфадагы «Госмания»

Хесэенев байларнын варислары эшчэнлеге Совет хакимияте елларын-да тикшерелмэде. Ара-тирэ, теге яки бу вакыйгага менэсэбэтле рэвештэ генэ кайберлэренен исемнэре аталды. Дерес, кубрэк тискэре мисал кирэк булганда телгэ алына килделэр. Э бит алар да Совет хакимияте урнашканчы аталарынын эшен дэвам иттереп, мил-лэт файдасына булсын дип, ярыйсы гына эшлэр башкарган кешелэр. Суз-не ин елкэн, халыкка игелекле хезмэт кылу эшлэренэ ин беренче булып то-тынган Эхмэт Хесэенев (1837-1906) га-илэсеннэн башлап ж;ибэрик.

Эхмэт Хесэенов.

мэдрэсэлэренэ дэ Хесэенев байлар ак-чалата зур иганэ кылып торганнар.

Иганэ кылу, меэмин-меселманга файдалы эш башкаруда бу байларнын балалары аталары юлын дэвам иттерэ алганмы сон?

Анын уз балалары булмый, лэкин уз баласы итеп кургэн, «угыллыкка алган» улы була. Бу кеше — XX гасыр башы татар деньясында унай эшлэре белэн игелекле эзен калдырган Габ-дерахман Галлэм улы Дэулэтшин.

ИГАНЭЧЕ ХеСЭЕНЕВ БАИЛАРНЬЩ ВАРИСЛАРЫ

«Хесэения» мэдрэсэсенец медэррисе Ьэм шул мэхэллэ мэчете имам-хати-бы Габделгалим Габделгаллэм углы Дэулэтшинныц кече энесе булса ки-рэк. Безнецчэ, бу ике зат, Эхмэт бай-ныц узенэме, ^эмэгатенэме туган булганнардыр. Ф. Кэрими дэ бит энэ «Корсак» дип исемлэнгэн хикэя-фельетонында эштэн-эшкэ кученгэлэп, эшнец ^унен тапмый йергэн берэунец: «Казанга кайтам, Габдерахман аркы-лы, абыстай кулы белэн Эхмэд байныц кесэсен бушатам», дип хыяллануында элеге туганлык якынлыгына ишарэ

с/ 2

ясый2.

Шул дэвер мэдэнияте тарихын ти-рэнтен ейрэнгэн галим Ьэнуз Мэхму-тов Габдерахман Галлэм улы турында тубэндэге мэгълуматны бирэ: «Эхмэт бай Хесэенев тэрбиясендэ ускэн. На-ширлек, китап бастырып тарату эше белэн шегыльлэнгэн. «Хесэения» мэдрэсэсендэ рус теле Ьэм эдэбияты укыткан. Пьесалар авторы буларак Д. Тавдаров псевдонимы белэн язган. Д. Тавдаровныц «Яшь хатын» исеме белэн сэхнэгэ менгэн пьесасы 19071908 еллардагы сезонда Г. Исхакыйныц «Алдым-бирдем», Г. Камалныц «Бэ-хетсез егет», Я. Вэлинец «Оят, яки куз яше» пьесалары белэн бергэ шактый уцыш Ьэм популярлык казана»3. Совет хакимияте дэверендэ Я. Вэли белэн Д. Тавдаров пьесаларыныц сэхнэгэ ку-елмавыныц уз серлэре бар: бу ике автор да Советка дошман дип саналган «буржуй» катлавыннан (Я. Вэли сэудэгэр, алтын приискалары ху^асы З. Рэмиев-нец кияве). Бу соцгы ике пьеса да 1918 елга чаклы «Сэйяр» Ьэм башка труппа-лар тарафыннан кат-кат сэхнэдэ уйна-лалар. «Яшь хатын» пьесасына карата галим Ь. Мэхмутов бэялэмэсе: «1907 елда басылган бу эсэрдэ мэгърифэт-челек идеялэре, рационализм естенлек итуе бик табигый... Эчтэлеге, куелган мэсьэлэлэре, образларныц бирелеше ягыннан ул чорда язылган эсэрлэрнец кубесеннэн естен тора»4. Шул еллар-га караган татар матбугатында да ул югары бэялэнэ. Мэсэлэн, Оренбур-гта уйналганнан соц, 1916 елныц 30

ноябрендэ басылган «Вакыт» газета-сында пьеса авторыныц якташлары Г. Дэулэтшин булуы да ачык эйтелэ Ьэм эсэргэ дэ, уенга да югары бэя бирелэ. Г. Дэулэтшин русчадан татарчага бер-ничэ пьеса да тэр^емэ итеп бастырган. Шул хакта да Ь. Мэхмутов хезмэтендэ шактый мэгълумат бирелэ. Узебезнец милли Ьэм русчадан тэр^емэ ителгэн пьесаларны Петербургка йереп, пат-ша цензурасы аша раслатып, сэхнэгэ менгеру мисаллары да бик дэлилле тас-вирлана5.

Инде мэшЬур Тукаебыз биогра-фиясенэ куз салыйк. 1907 елныц ^эй ахырында ул Казанга эйлэнеп кай-та. Казаннан язылган хатларыныц берсендэ (30 декабрьдэ Г. Кариевкэ) болай дип яза: «Монда куцелле, дус-иш, зыялылар куп... Узем телэп кенэ "Эл-ислах"ка хезмэт итэм. Жалунье башка ^ирдэн алам», ди6. Ацлашыла, ара-тирэ шигырьлэрен бастырып чы-гарган «Эл-ислах» исэбенэ генэ яшэп булмый. Газизэ апасына, Уральскига 1908 елныц 27 мартында язылган хат: «Мин Казаннан, эувэл язганча, бик ра-зый... Без хэзер Эхмэт байныц угылы илэ бергэ "Китап" нэшрияты исемле бер ширкэт ясадык. Ьэртерле яца ки-таплар сатып алып [та], узебез басты-рып та сатабыз.

Ьэркен Ьэр тарафларга ^ибэрэбез. Мин китапларныц хаталарын тезэтэм (мехэррир-редакторлык вазифасын ути. — Л. Х.). Хак куям. Сораган ке-шелэргэ ^ибэрэм. Контора минем но-мерымдадыр. Бу эштэн дэ яхшы гына акча алам. Оренбурдан да мине чакы-рып хат килде»7.

Шушы юллардан ацлашылса ки-рэк, Казанга килеп яши башлауныц беренче елында Тукай шушы Габде -рахман Галлэм улы белэн кулга-кул тотынышып хезмэт итэ, «бу эштэн яхшы гына акча ала». Ширкэт конто -расы Тукай номерында. Лэкин бу эле «Болгар» кунакханэсе номерлары ту-гел. Димэк, бугенге укучы Тукайныц бу кышта кайда яшэгэнлеген дэ, нилэр эшлэгэнен дэ, ни-нэрсэ исэбенэ яшэгэ-нен дэ белеп бетерми. Ченки ул хакта

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

галимнэребез язмады, дересрэге, яза алмады. Революционер X. Ямашев тугэрэгенэ йергэн Дулат Алинен пе-чэнлегендэ бер тен кунып чыккан «ре-волюцион рухлы беек шагыйрь» ту-рында язучылар байтак булды. Э менэ «либераль сэудэгэр» улы, «Тан »чылар теркеменэ якын торган Г. Дэулэтшин белэн булган арадашлык менэсэбэт-лэре Ьич тэ телгэ алынмады диярлек. (Г. ИбраЬимов уз хезмэтлэрендэ Рэми-ев, Xесэеневлэрне «либераллар» дип яза. Миллэткэ хезмэт иту урнэклэрен мул китерэ).

«Тан»чылар белэн Г. Дэулэтшин арасында нинди бэйлэнеш бар сон? Акчаны ярыйсы ук иркен тоткан яшь

гын ике-еч елдан сон алар Казанга ба-рып укмашачаклар. Бергэ-бергэ «Тан йолдызы» газетасын чыгару фикеренэ килэлэр. Г. ИбраЬимов хэбэр итуенчэ, газета чыгаруга талэп ителгэн акча-нын бер елеше «Бегелмэдэн урта тип сэудэгэр Шакир Xэкимовтан», калган елеше «Эхмэт бай Xесэеневнен угылы Габдерахман Дэулэтшиннан» тотыла8. Г. Дэулэтшиннын татар мэдэнияте, татар матбугаты ечен «артык саран бул-мавы» турында узган гасырнын алт-мышынчы елларында да ишеткэлэргэ була иде эле. Тик ул хакта язып чы-гучылар гына табылмады.

Бу яшьлэрне берлэштергэн тагын бер юнэлеш — барысынын да эдэби

«Xесэения» мэдрэсэсе идарэчелэре Ьэм имтиханда катнашкан казыйлар.

«рус хэлфэсе» белэн зыялы морзалар оныгы С. Рэмиев бер чорда <^есэе-ния» мэдрэсэсендэ укыйлар Ьэм укы-та да башлыйлар. Ш. Мехэммэдьяров та янарак кына шул мэдрэсэдэн ки-теп, Казандагы Татарская учительская школага барып керэ. Булачак «Xесэе -ния» хэлфэсе Г. Исхакый белэн анда алар бергэ укый, бергэ театр уеннары уйнауда катнаша. 1902 елда Гаяз Орен-бургка килеп укыта башлый, шунда мэгълум «Инкыйраз» эсэрен яза. Та-

иж;атка тартылуыдыр. Г. Дэулэтшин-нын иж;ади эшчэнлегенэ бэйле мэгълу-мат алда булды, Г. Исхакый белэн С. Рэмиевнен кем икэнлеклэре Ьэм-мэбезгэ мэгълум. Э менэ «Тан »чылар хэрэкэтендэ катнашканы ечен Казан-нан куылган, шуннан сон Петербург-ка барып университет тэмамлаган Ш. Мехэммэдьяровнын эдэби эшчэн-леге бетенлэй барланмаган. Мэсэлэн, 1907 елда ул А. П.Чеховнын бер водевилен тэрж;емэ итеп, Казанда басты-

ИГАНЭЧЕ XеСЭЕНЕВ БАИЛАРНЬЩ ВАРИСЛАРЫ

ра. Ш. Жэмирев псевдонимы белен нэшер ителгэн ул пьеса шул ук елда «Сэйяр» труппасы тарафыннан сэхнэлэштерелэ. Анын шулай ук иж;тимагый-сэяси темага караган берничэ китабы да басыла. Петербург-та да алар Г. Исхакый белен аралаша, бергэ газета чыгара. Ш. Мехэммэдьяров 1918 елда Мэскэудэ беренчелэрдэн бу-лып Г. Тукайга багышланган «Тукай кем?» исемле китап бастырып тарата.

Г. Г. Дэулэтшиннын рево-люциядэн сонгы язмышы безгэ билгесез. М. Рэхимкулова аны Дэулэт Думасы депутаты бул-ган дип яза. Лэкин ул депутат -лар исемлегендэ юк9. Белки ул Меселманнар фракциясенэ кер-мэгэндер, белки 1916 елда шул фракцияге ярдем иту ечен ча-кырылган бюрога гына керген-дер. З. Вэлиди дэ шул бюрода эшлэудэн сон сэясэтче булып ките бит. Дерес, Г. ИбраЬи-мов эсэрлэренен ж;иденче то-мында бирелгэн искэрмэдэ дэ Г. Г. Дэулэтшин хакында «Оренбург бае, миллионер. 1 нче Дума депутаты» дигэн сузлэр бар10.

Мэхмут Хесэеневнен (1839-1910) ике улынын эшчэнлеге мэгълум. Хесэен исемлесе сэудэгэрлек эшен дэвам ит-терэ. 1906 елдан баш лап «Керимов, Хесэенев вэ шерэкясе» исемле китап басу, китап сэудэсе ширкэтенен ба-шында тора. Икенче улы Шэрэфетдин атасынын улэренэ бер-ике ел элек кенэ Истанбулда булып, Ауропача тэртиптэ уку-укыту эшлэре белен танышып кайта. Мэхмут бай 1910 елнын 10 ав-густында вафат булгач, Шэрэфетдин «Хесэения» мэдрэсэсенен башлыгы Ьэм Эхмэт бай белен атасынын бай мирасы нигезендэ оештырылган мэк-тэп-мэдрэсэлэргэ ярдэм иту фондлары ж;итэкчелэренен берсе булып кала. Ре -волюциядэн сонгы елларда Мэскэудэ Теркия илчелегендэ эшли. 1922 елда В. И. Ленин тарафыннан кабул ителэ.

Хесэен Хесэенов.

1926 елда Урта Азиядэ вафат була. Бай-нын кече кызларыннан Гадилэ исемле-се Оренбургта М. Хесэенев варислары ярдэмендэ ачылган «Багбостания» кызлар мэктэбен тотуда катнаша. Бу мэктэпне тоту ечен байнын кече хаты-ны ЗеЬрэнен ун мен сумлык иганэ кыл-ганлыгы мэгълум.

Оренбургнын шэЬэр уртасындагы меселман зиратына кергэч тэ, ун та-рафта затлы кара таштан эшлэнгэн ике зур кабер ташына тап буласын. Алар бер-берсенэ бик янэшэ куелган. Ул ташлар астында Мэхмут бай Ьэм анын сеекле хатыннарыннан берсе, Акала-ева фамилиялесе ж;ирлэнгэн. Мэхмут бай кабер ташынын йезенэ: «...мэк-тэп-мэдрэсэлэр тотуга ярты миллион сумлык иганэ кылучы», дигэн сузлэр язылган.

Габделгани байнын (1839-1902) ике хатыны була. Хатларда, истэлеклэрдэ теркэлеп калган исемнэргэ караганда,

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫМ КАЛЕЙДОСКОП

Xэмит Xесэенов

анын жиде ир, бер кыз баласы туган. Улларынын исемнэре: Мехэммэтвэли, Габделхэмит, Габделгазиз, Гатаулла, Габделкэрим, Габдерахман Ъэм Габде -рэшит. Сонгысына исемнен Габдерэ-шит казый ИбраЪимов Оренбурга кил-гэндэ, анын хермэтенэ куелуын истэ тотканда, ул 1897 елда туган. Ин елкэн агалары булган Вэли мулланын туу Ъэм улу еллары тегэл мэгълум: ул Казахстан жирендэге Казалинск (Каза-лы) шэЪэрендэ 1871 елда туган, 1933тэ Троицк термэсендэ гомере езелгэн. Димэк, 1917 елгы «жил-давыл» куз-галганда ана кырык алты яшь чамасы була. Аталары вафат булганда, 1902 елда, купчелек энелэренен эле балигъ булмаулары кен кебек ачык. Кечелэ-ре Рэшиткэ биш яшь була. Революция чыкканчы жиде кардэштэн ечесенен милли жэмгыятькэ файдалы эш белэн шегыльлэнгэнлеклэре билгеле. Ми-

раска калган мал-мел-кэтлэрен узара булешеп алгач та Ьэркем уз юлын сайлый: сэудэнен, уз еле-шенэ тигэн арбасын тарта, аталары башлаган мэгъ-рифэт эшен дэвам иттерэ. Мэктэп-мэдрэсэлэр то-туга, мэктэп биналарын тезеклэндеругэ елеш кер-тучелэрдэн истэлеклэрдэ Габделхэмит, Габделгазиз Ъэм бер урында Габделкэрим исеме дэ искэ алынып китэ. Габделгазиз белэн Габделхэмит губерна ме-селманнарыньщ Хэйрия жэмгыятен житэклилэр, терле жэмгыяви оешма-лар эшчэнлегендэ катна-шалар. Элбэттэ, мондый оешманьщ житэкчелегенэ сайланыр ечен, сайла-нучыньщ ул жэмгыятькэ ярыйсы ук куп суммада иганэ кылуы кетелэ. Гани бай балалары, халыкка ярдэм иту йезеннэн, ан-дый зур суммаларны бу жэмгыятькэ иганэ кыл-ганнардыр, мегаен. Габделхэмит шу-лай ук Эхмэт бай Xесэеневнен васы-ятьлэрен утэргэ тиешле унике кешелек попечительлэр идарэсенэ дэ кертел-гэн. Xэмитнен 1976 елда Ташкентта, Рэшитнен бер елга сонрак Америкада вафат булулары хакында тебэк тарих-чысы М. Рэхимкулова хэбэр итэ11.

Xалык мэнфэгатен истэ тотып башкарылган эшлэре белэн татар день-ясына ин мэгълуме Мехэммэтвэли Габделгани улы Xесэенев. Ул ун-унбер яшьлэреннэн алып ата-анасыннан чит-тэ яшэгэн. Белемле мулла булсын дип, аны атасы Казан артындагы Кышкар мэдрэсэсенэ яшьли биргэн. Мэдрэсэ-не тэмамлагач та Гани бай, шактый акча биреп, аны хаж сэфэренэ жибэрэ. Xаж гамэлен утэп кайту ечен генэ ту-гел, ике-еч ел чамасы шунда калып, гарэп телен, дин кагыйдэлэрен тулы-рак узлэштеру Ъэм андагы мэгърифэт

ИГАНЭЧЕ XеСЭЕНЕВ БАИЛАРНЬЩ ВАРИСЛАРЫ

торышы белен тулырак танышып кай-ту ечен. Улынын аннан кайтуына Гани бай зур эшлер башкарып куя. Уфа ахуны, Диния незарете белен якын элемтеде торган Хейрулла хезрет Гос -мановка 1899 елнын февраленде язган хатында ул: «Улыбыз Мехемметвелине Оренбурга имам ве медеррислекке ку-ярга вегъде биреп, ният кылып тора-быз, фатихада буласыз», дип белдере12. Элбетте, бу хебер инде урындагы бар-лык инстанциялерне утеп, месьеле хел ителеп беткеч, ахун хезретлере ялгыш аяк чала курмесен ечен гене язылган.

Гани бай улын шеЬернен беренче мечетене имам-хатиб Ьем анын ка-рамагындагы медресенен медеррисе итеп кую хестерлегене Велине хадга диберген вакытта ук керешкен булыр-га тиеш. Олы яшьке дитеп килуене карамастан, Мехемметшакир ахун хезретлере де бу ике дылы урынны бик алай динел гене бушатасы кил-мегендер. Мехелле векиллере арасын-

да да андый дылы урынны кетеп уты-ручылар бер-икеу гене булмагандыр. Гани байга аларнын барысын да кей-леу-дайлау ечен шактый мал тугерге, байтак кешелер белен элемтеге керер-ге туры килгендер.

Вели хезрет Хесеенев 1899 елнын деенде беренче мехелленен имам-ха-тибы итеп сайлана Ьем «Шакир хезрет медресесе»не баш булып утыра. Шул уку елыннан сон бу медресе «Велия» медресесе дип атала башлый. Га-лимдан ИбраЬимов та некъ шул кез-де, унике яшенде бу медресеге килеп кере.

Шакир ахун заманында инде ул медресе фекать укымышлы муллалар укытуга йез тота. Вели хезрет те эшне шул юнелеште девам иттере. ИбраЬи-мовларнын елкене — Шакирданнын «Хесеения»ге, Галимданнын исе «Велия»ге бирелуе, елбетте, Гыйрфан мулланын кемне уз урынына калды-рырга ниятлевене бейле булган.

Дин вэ мэгыйшэт. - 1908. - № 9.

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

Вэли хэзрэт Хесэеневнен бу мэдрэсэне яшэту ечен купме чыгым то-туы ачыкланмаган. Мэгърифэт эшенэ ул атасы мэктэп-мэдрэсэлэр ачуга тоткан кадэрле акча тотмаган. Шушы мэдрэсэ эшчэнлеге белэн генэ канэ-гатьлэнгэн. Атасыннан калган мирас-нын бер елешен ул китап басмасы Ьэм сэудэсе эшчэнлегенэ, Совет хакимияте дэверендэ бик каЬэрлэп телгэ алынган «Дин вэ мэгыйшэт» журналын нэшер итугэ сарыф иткэн. В. Хесэеневнен ти-пографиясе 1906 елнын 5 декабрендэ эшкэ керешэ. Ьэм 1918 елнын февраль башына чаклы Вэли бай карамагында була. Эбрар Кэримуллин хэбэр итуен-чэ, шул еллар арасында анда 104 китап Ьэм «Дин вэ мэгыйшэт» журналы нэ-

шер ителэ. Дини эчтэлекле 40 китап Ьэм элеге журнал басмаханэ худасы исэбенэ чыгарыла13.

Журналнын беренче саны 1906 елнын 31 декабрендэ чыга. 16 бит кулэ-мендэ атнага бер мэртэбэ басылган журналнын барлыгы 555 саны чыккан. Башта «Дин вэ мэгыйшэт»не гамэл-гэ куючылар ечэу булган: татарча календарь Ьэм сэудэ буклетлары нэшер иту белэн кен кургэн Ш. Шэфигул-лин, М. Дэулэтшин Ьэм Вэли хэзрэт. Аннары В. Хесэенев ялгыз нэшир бу-лып кала. Беренче елларда журналны узе генэ редакцияли, аннары ул эшкэ мэдрэсэнен хэлфэлэре дэ тартыла. 1910-1911 елларда журнал «Денья вэ мэгыйшэт» исеме белэн дэ чыга.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Шереф Б. Гани бай / Тез. М. Рехимкулова. - Оренбург, 1998. - 259 б.

2. ИбраЬимов Г. Эсерлер. - Казан, 1984. - 7 т.: Тарихи хезметлер. - Б. 418.

3. Мехмутов Ь., Илялова И., Гыйззет Б. Октябрьге кадерге татар театры. - Казан, 1988. - Б. 384.

4. Шунда ук. - Б. 41.

5. Шунда ук. - Б. 80, 234, 284, 325, 348.

6. Тукай Г. Эсерлер. - Казан, 1986. - 5 т. - Б. 81.

7. Шунда ук. - Б. 80.

8. ИбраЬимов Г. Курс. хез. - Б. 408.

9. Усманова Д. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государсвенной Думе России (1906-1917). - Казань, 1999. - С. 128-146.

10. ИбраЬимов Г. Курс. хез. - Б. 517.

11. Шереф Б. Курс. хез. - Б. 184.

12. Шунда ук. - Б. 210.

13. Татарская энциклопедия. - Казань, 2005. - Т. 2. - С. 288.

Иллюстрациялер алынган чыганак: Шереф Б. Гани бай / Тез. М. Рехимкулова. - Оренбург, 1998. -Б. 243, 252, 253, 239.

Лирон Хэмидуллин

РЕЗЮМЕ

Статья Л. Хамидуллина рассказывает о наследниках купцов Хусаиновых, которые продолжили благотворительную деятельность своих отцов.

ИГАНЭЧЕ Х6СЭЕНЕВ БАЙЛАРНЫН, ВАРИСЛАРЫ

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.