Научная статья на тему 'Җиңүне фронтовиклар белән бергә авыл, калалар да яулады'

Җиңүне фронтовиклар белән бергә авыл, калалар да яулады Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
27
6
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
«Кызыл таң» газетасы / Балтач районының Чепья урта мәктәбендә тарих укытучысы Гарифҗан Галиев / Мөрсәлим станциясе / Көньяк Урал.

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Әхмәтҗанов Мәхмүт Рахимзянович

В публикации М. Ахметзянова описывается героический труд во имя Победы жителей с. Насибаш Салаватского района Республики Башкортостан: женщин, подростков-школьников, учителей. По мнению автора, сельские труженики военных лет заслуживают особого внимания, так как их вклад в победу Советской Армии был более чем значительным.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Җиңүне фронтовиклар белән бергә авыл, калалар да яулады»

Ж,ицуне фронтовиклар белэн бергэ авыл, калалар да яулады

Уртада Мэгъ^эн Гайнанов, миномет ротасы командиры. 1943 ел. М. Эхмэт^ановныц шэхси архивыннан.

Тарих бик куп сугышларны бела, ам-ма 1941-1945 еллардагы кан коешны кешелек деньясы моца кадар курма-ган. Ул вакытта СССРда яшаган Ъар алты кешенец берсе Ъалак булу — шуныц бер мисалы.

Ул илаЪи кояшлы кенне гомеремда да онытасым юк... 22 нче июнь иртасе. Район узагенда — табигатьнец искиткеч матур урынында — Иерузан елгасы буенда Сабантуй бара, халык геж кила. Берсеннан-берсе мавыктыргыч уеннарны карыйлар: хатыннар су тулы чилакларне кеянтага асып йегералар, ирлар йомырка салынган кашыкны авызларына кабып чабалар. Кап-чык белан барешеп кеч сынауларны да ке-ла-кела карыйлар. Малайлар колга башын-дагы атачне менеп алмакчы булалар. Са-бантуйныц аеруча кызыктыргыч мизгел-ларе — татар-башкорт кераше, атлар яры-шы. Безнец авыл кешеларе шуца еметла-

на — быел да Туратыбыз беренчелекне бирмас! Эна атларныц ярсып-ярсып чабу-лары курена — безнец Турат чыннан да беренче булып кила бугай...

Шулай дип шатланып-хозурланып торганда, халык ж;ыелган майданга райком машинасы (ул чакта андый ж;ицел машина райком секретарьларенда гена була иде) килеп туктады. Аннан ике кеше килеп чык-ты, берсе — райком секретаре, икенчесе

— харби комиссар диделар. Башта сузне секретарь алды, гитлерчы фашист гаскар-ларенец иртан сагать дуртенчеда илебез чиген утеп керуларен, самолетларыныц бик куп шаЬарларне бомбага тотуларын айтте, чит иллар эшларе министры В. М. Молотовныц белдеруен кабатлады. Район харби комиссары: «яшьлар чакыру

— повестка кетеп тормый, ике кенлек ашамлык алып, иртага харби комиссари-атка килерга тиеш», — диде... Бетен ха-

64,

60-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОМ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОИНЕ

лык «аЬ» итте, ат ярышы белан кызыксы-ну бетте. Ирлар ат жигарга тотынды. Ха-тыннар, суз куешкандай, кычкырып елар-га керештелар...

Авылыбыз район узагеннан ерак ту-гел, 8 чакрым чамасы гына. Паром белан елга аша чыккач, ирлар: аткай, энесе Га-фур абзый жаяу атладылар, мин аларга иярдем. Хатын-кызлар арбада утырган ки-леш елыйлар иде.

Ул елны мин, 6 классны тамамлаган яшусмер, Уфа Ъам Казан газета-журнал-лары битларенда чыгыш ясаучы пионер идем. Уфада татар теленда чыга торган «Коммуна» (хазерге «Кызыл тац») газета-сында еш кына халыкара халлар турында язмалар басыла, шуны мин кич ейда кыч-кырып укый идем. Хатеремда шул калган: Гитлер чыгышыныц тулы варианты басыл-ган санны укыгач, «Германия безга дус-лык менасабате курсата, димак, тыныч яшарга була», — дидем. Эткай моца кар-шы чыкты: «фашизм белан коммунизм бер вакытта да уртак тел таба алмаячак», — диде. Эмма, дересен гена айтканда, авыл-да беркем да сугыш шулай тиз гена баш-ланып китар дип уйламады бит, совет хе-кумате шундый эчталекле белдерулар ясап торды.

Арба артыннан жаяу атлаганда, ирлар шактый уй-фаразлар айттелар. «Гитлер уз башына кылана, бернича айдан безнекелар Берлинны алырлар да, Европада тыныч-лык урнашыр», — диделар. Эткай болай дип та естаде: «мица 41 яшь, димак, мица кадар 23 возрастныц сугышка алынасы бар. Бу чакта сугыш беткан да булыр але». Моны иска тешеруемнец сабабе шул: Уфа тирасенда татарлардан бернича дивизия тезела (башкортларны сугышка 1942 ел ба-шында — Башкорт атлы дивизиясена ал-дылар. Бу дивизия да куп батырлыклар курсата, амма бик зур югалтулар кургач, тулыландыру максаты белан аны, «икен-че эшелонга кучералар») Ьам ашыгыч ра-вешта фронтка озатыла... Ьам аткам 1941 елныц 26 октябренда, Калинин шаЬаре ти-расенда барган сугышта, беренче мартаба каты яралана (1942 елныц жаенда, госпи-тальдан даваланып чыккач, аны Ржев ти-расендаге плацдармга жибаралар. «Мон-да мин татарларны курмадем инде. Сугыш кен-тен давам итте. Безнец яктан югалту-лар чамасыз зур, ченки немец безга караганда бик нык коралланган иде» — диде бервакыт сейлашканда ул). Эткайнец

икенче мартаба каты яралануы Ржев ти-расенда була (ни ечендер, харби тарихчы-лар «Ржев иттурагычы» хакында язарга яратмыйлар. Э чынлыкта анда бик кечле сугышлар барган, безнец гаскарлар фа-шистларга тын алырга ирек бирмаганнар — даими Ъежум итеп торганнар). 1943 ел-ныц башында аткай авылга кайтты (сул ку-лы нык загыйфьланган, муенына бау бе-лан асып куелган иде). Аны райкомга ча-кырып алдылар Ъам бер колхозга раис итеп жибарделар (ул сугышка кадар да шундый вазыйфаны утаде... )

Маскаунец расми магълуматларына караганда, Беек Ватан сугышында Совет Армиясе 29 миллион сугышчысын югалт-кан. Боларга 1700 шаЬарнец, 10 мец авыл-ныц жир белан тигезлануен естасак (алар-дагы кешеларнец кубесе Ъалак булган), ни-ча миллион кеше уз улеме белан улмаган икан? — диган сорау туа. Мин бу санга ышанам дип езеп айта алмыйм, амма кай-бер чит ил чыганаклары «русларныц югал-тулары 50 миллионга жита» дилар... Э бит сугыш булмаса, узебезнец халыкны гына алсак та, саныбыз нык артыр иде. Кечкена мисал: 35-40 яшьтаге абзыйлар, жизнилар хатыннары кулына 5-7 бала калдырып фронтка киттелар. Иц аянычлысы шул — сугышка китканнарнец иц зур купчелеге еракта, чит жирларда ятып калды... Шул уцайдан «Татарстан» журналыныц 2004 елдан басылган бер санында Татарстанныц Санкт-Петербургтагы вакиле Ф. Мехам-матшинныц шактый зур макаласе денья курде. Анда мондый магълумат китерел-ган: «сугышныц беренче айларында Ленинград фронты сугышчыларыныц иц зур купчелеге татарлардан торган. Корал ягы начар булгач, югалтулар зур булган...» Бу, албатта, узе махсус сейлашуне талап ита торган бик житди масьала.

Моннан дурт диста еллар элек мица Маскауда, СССР Педагогик фаннар ака-демиясе системасында укып, диссертация язарга туры килган иде. Эксперименталь база итеп республикабызныц Кукмара Ъам Балтач районнары мактапларен алдым. Балтач районыныц Чепья урта мактабен-да тарих укытучысы Гарифжан Галиев укучыларга (бу мактапта курше авыллар-дан килеп укучылар шактый иде) мондый задание бирган: авылыгыздан купме кеше фронтка киткан, шуныц купмесе исан-имин кайткан. Исем-фамилияларен тулы итеп языгыз». Укучыларныц жавапларын

мин да укып-карап чыктым. Ьам башыма урын таба алмый интектем: фронтка ки-тучеларнец 80-85 проценты туган авылы-на айланеп кайта алмаган икан! Белуем-ча, мондый югалту СССРдагы башка бер халыкта да булмаган. Хатта моныц саба-бен ацлау-ацлату да мемкин тугел тесле. Суз да юк — безнекеларне гена махсус ра-вешта кырмаганнар. Эмма кайбераулар-нец фараз итуена караганда, тыцлаулы татар егетларен кубрак пулемет расчетына, ПТРга (танкка каршы атучы винтовка), са-перлыкка куйганнар. Э иц зур югалтулар ана шуларда була... Беек Ватан сугышы полководецларыныц Ъаммасе да, татарлар-ныц батырларча сугышуына басым ясый-лар. Чыннан да халык санын иста тоткан-да, татарлардан Советлар Союзы геройла-ры бик куп икан шул. Алай гына мени, шактый очракларда дивизия командирла-ры татар егетларен Геройга такъдим итса-лар да, югары инстанциялар «Татарлар уз фондларын куптан узлаштереп бетерделар инде» дип, документларны Маскауга ж;и-бармау ягын караганнар. Болар — суз уца-еннан гына.

Фронтовик туганнарыма — абый, ж;из-ниларга килганда, эшлар болайрак тора: яшь лейтенант, кызлар кулын да тотып ка-рамаган Касыйм Сабир улы Эхматж;анов (аткайнец абыйсыныц улы) Брест крепос-тенда ж;ирланган. Эткай ягыннан якын ту-ганнарыбыз — танкист елкан лейтенант Менир абый 1941 елныц кезенда Калинин шаЬаре ечен барган тенге барелешта Ьа-лак булган. Аныц энесе — майор Эхмат-нур абый Кырымны азат иту сугышларын-да каты яралангач, госпитальда ула. Эт-кайнец энесе Гафур абзый Ленинград фронтында сугыша Ъам шунда Ъалак була. Дыеп кына айтканда, фронт кырларын-да 34 якын туганыбыз ятып калган. Гай-ния абинец ире Гариф Шарафетдинов гражданнар сугышында (ул моца кадар 4 ел герман фронтында була) юкка чык-кан. Эмма хатыны шактый ж;егарле зат — 3 улын, 2 кызын аякка бастыра алган, баш-лы-кузле иткан. Сузне ж;ырдан чыгарып ташлап булмый дигандай, чынбарлыкны айтмича булмый: — Гайния абинец улла-ры — Барый, Шегаеп, Хаматнур абыйлар, ТаЪира Ьам Камария апаныц ирларе чит ж;ирларда ятып калдылар. Разведчик Ше-гаеп абый сугыш бетарга ике атна калгач, Ъалак була... Мицнислам ж;изни узе да,

1925 нче елгы улы Мехамматсалих абый да Сталинград фронтында Ъалак булдылар.

Сугыш башланганда, мица 13 яшь иде. Июль урталары кебек хатеремда калган — мине колхоз идарасена чакырып алдылар. Колхоз раисе Ханиф абый Валиуллин (яр-ты елдан ул фронтка китте) сузне кыска тотты: «Улым, радио тыцлыйсыц, газета да укып барасыцдыр — халлар айбат ту-гел, авылда эшларлек ир заты калмады. Бе-тен ышаныч хатыннарда Ъам сезда — яшусмерларда. Монда — авылда да узена кура фронт — сугышчыларны, корал эш-лауче шаЬарларне туендыру, киендеру — авылга йеклана. Монда уйлаштык та, сине бригадир ярдамчесе итеп куярга бул-дык. Сабабе шул — атиец колхоз раисе булгач, куп нарсаларне беласецдер. Бригадир итеп Садыйк абзый Валиахматовны куйдык, башка кулай кандидатура тапма-дык. Эйе, аца 76 яшь, белеме да юк. Эмма нишлик соц? Укуыцны ташлама, атиец кайткач, безга упкаларлек булмасын (мон-да алеге да баягы «немецныц уз ж;иренда тар-мар итачакбез» диган акиятка ышану чагыла иде). Теп эшец хатыннарны эшка чакыру, ж;ирларне улчау, отчет ясау — си-ца йеклана. Сораулар булмаса, бар эшка тотын, Садыйк абзыйны кур, сейлаш!»

Боларны мин мактану ечен иска те-шермим. Ьич та андый уем юк. Ике ел буе бригадир ярдамчесе булып эшлау бары-шында халыкныц нилар уйлавын, ничек сулавын адым саен курдем, уз танемда сиз-дем. Алга китеп булса да шуны айтасем кила: иц авыр шартларда, Маскау «после упорных боев наши войска оставили город (города)» дип радиодан тапшырганда да хатта дошман белан Сталинград урам-нарында сугышлар барганда да, бер гена кеше да, бер гена мизгелда да «дошман безне ж;ицар»дип уйламады. Мин але бу-ген да моныц сабапларена тешенеп бета алмыйм. Бу халне ниндидер пропаганда белан гена ацлатып булмый. Монда шик юк: ул заманда патриотик хислар бик кеч-ле иде.

1941 елны ашлык нык уцган иде. Уке-нечка булган икан дип айту да урынсыз яцгырар. Табигать беркемнан да сорап тор-мады: кар ирта ятты, куп иген кырлары ж;ыелмый калды. Лакин аца карап кына тормыш туктамады. Хатыннар зур агач ке-раклар белан ашлыкны кардан арчыдылар Ъам чалгы белан чаптылар. Э без — ма-лайлар шуны чанага теяп, ындыр табагы-

66

60-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОИ ОТЕЧЕСТВЕННОИ ВОИНЕ

Алтынчы класс укучылары. Башкортстан, Салават районы, Нэсибаш авылы,

19 апрель 1941 ел.

на илтеп бушата бардык. Ашлык сугу кыш буена давам итте. Чи икмакне киптерерга дип, йорт саен таратып йерделар. Бераз-дан колхоз сушилкасы-киптергече да эш-ли башлады. Куршеда гена йез еллык ка-еннар уса торган зират бар. Картлар кыш буе шул агачларны кистелар. Бу хакта уз-ларе ни уйлаганнардыр, Аллага ничек жа-вап бирербез дип пошынганнармы — ай-туе кыен. Элеватор Мерсалим станциясен-да (авылыбызга 40 чакрым чамасы), кыш буена ат, сыер жигеп элеваторга икмак та-шу давам итте. Кем булсын — хатыннар ташыды.

1942 елныц язы, жае. Ирта тацнан апа, жицгиларне эшка ендап йерим. Халларе ничек булуга карамастан. Ьарберсе 2-3 чакрым жаяу барып печан чабалар. Ашау — такыр-токыр. Тешке ашка туктар ал-дыннан кузгалак, кыргый юа, берлеган, кыргый чия, кымызлык, балтырган, жилак жыялар. Нигезда шуныц белан тукланалар. Ярый але «теш арасына кыстырырга» (аларныц сузларе) барацгеларе бар. Кай-чакта: «барацгенец мае булса, хал бетмас иде, юк шул мае», — дилар. Бит-йезларен-да нур юк. Шактые ирена кара кагазь (похоронка) алган. Эмма алар ирларенец улу-ена ышанмыйлар: ялгыш хабар салганнар-дыр, мена бервакыт кайтып тешарлар але» дип узларен юаталар. Алар нарса уйлый-лардыр, нарсага емет италардер — кем бе-

ла. Бит ейда бер кету бала, карт-карчык-лар бар. Шуца кендез жыелган «Ходай кучтаначенец» бер елешен ейга алып кай-талар.

Яшьташларем Рафыйк, Заки, Экрам, Мажит, Наиб, Шакиржан, Вара, Наил, Бик-тимер, Махмутжан, Гадил, Рауф жир се-ралар, тырмалыйлар. Кушкан Ъар эшне сузга кермича утилар. Кышын мактапта укыйлар, колхоз эшен да онытмыйлар. Кызлар келта байлилар, урак уралар, чуп утыйлар, ындырда эшлилар. Зарлану-фа-лан юк... Кеньяк Уралныц табигате шул-кадар бай-матур, тасвирларга сузлар жит-мас кебек. Эмма ул матурлык кузга курен-ми... Жир улчаганда, тургайларныц сайра-вына тац калам, амма купка тугел: эш куп. Шулай да уйлап куям: бу гали затлар нига бертуктаусыз югарыга кутарелалар да ту-банрак тешалар, тагын кутарелалар — туктаусыз сайрыйлар икан? Кем айтмеш-ли, деньяныц язгы хозурлыгы ечен Алла-га мадхия жырлыйлар, ахрысы. Алар су-гыш афатен да, апаларныц Каф тавы кадар булган кайгы-хасратларен курмилар да, белмилар да...

1943 елныц жае. Куцелне кутарерлек хабарлар да бар — дошман Сталинград-тан соц Донга таба табанын ялтырата. Эмма жицу турында суз алып бару иртарак. Димак, монда да тырышлыкны киметмас-ка кирак.

Дицги, апалар, хазер инде «барацге-нец мае юк» дип зарланмыйлар, ченки ба-рацге куптан беткан инде... Бераз алга ки-теп булса да, бер фикерем белан уртакла-шасым кила: Берлашкан Миллатлар Оеш-масыныц беренче Генераль Секретаре, Норвегия корольлегенец элекке чит иллар министры Трюгве Ли, Икенче бетенденья сугышы тамамланганнан соц, Генераль Ассамблея менбареннан торып, болай ди-де: «Европадагы иц кечле харби машина-ны — немец армиясен теп азыгы барацге булган урыс халкы жимерде, жицде». Эмма херматле Генсек бу очракта кименда ике хата жибарде дип айтерга хакыбыз бар: беренчесе — СССРныц ярты халкы

— урыслар тугел, икенчесе — халык, би-грак та, авыл халкы барацгега да туйма-ды.

1943 елныц язы-жаенда авыл халкына естама афат килде — септик ангина диган каты авыру шактый кешенец гомерен кисте. Бу авыруныц сабабен тиз ачыкладылар: халык кар астында калган башакларны жы-еп киптереп, кул тегерманенда тарттырып ашау юлына басты. Э андый бертекларда агу хасил була икан. Биграк та тарыда. Арыш башагында бернича зацгар бертек (спора) була. Шундый азыкны ашаган ке-шенец тамак тебе шеша. Аннан котылу юлы бар — антибиотик белан давалау. Ул чакта академик Бурденко сульфидин (антибиотик) уйлап тапкан диделар. Мегаен, шулайдыр. Эмма ул дару авылларга килеп житмаде... Мактабебезнец бер бинасын «госпиталь» иттелар. Аныц бер булмасен-да хатын-кыз, икенчесенда ир затлары ят-ты.

Кызганыч, бу авырудан шактый бала-лар улде. Ач бала авыруга тиз биреша ди-делар. Алар бернича ел сет ашы (ит турын-да суз да булырга мемкин тугел) курма-ганнар, абилар айтмешли, болай да жан-нары борын очында гына элагеп тора... Септик ангина бер атна чамасы давам ита

— тамак туктаусыз шеша, шуннан соц олы кан тамыры шартлый да, авыз-борыннан кан кита, ул агып беткач, йерак тибудан туктый... Куз алдымда шундый хал бул-ды: 10-11 яшьлардаге малай кеч-хал белан тараза аркылы урамга чыкты. Аца Ъава житми иде бугай. Урамда озак булмады, таразадан эчка керде Ьам шундук боры-ны-авызыннан кан сиптереп ага башлады. Медсестра йегереп килса да, ярдам ита ал-мады. (Дая эченда гена: кайбераулар бу

авырудан — могжиза диикме — исан кал-ды. Эмма аларда кан оемау булган икан.

Сугыш вакытында хатыннар шул кадар тырыштылар ки, миннан торса, алар-ныц Ъарберсена Ъайкал булмаса да, иста-лек тактасы куяр идем... Вакытныц башы да, ахыры да юк дилар философлар. Мена сугыш бетканга да 60 ел тулды. Кайберау-лар, «бу жицу тугел, ченки ул бик зур югалтулар хисабына яуланды» — дилар. Тарихта «Пирр жицуе» диган айтем-тагъ-бир бар. Магънасе: борынгы заманда Пирр патша бетен армиясен Ъалакатка дучар иту барабарена жицу яулаган, шул жицунец жимешен сакларлык кече да калмаган. Бу айтемга ацлатма-комментарий бируга алынмас идем. Эмма иц укенечлесе шул: безга каршы сугышкан Германия, Япония (Италияне да естарга була) — буген день-ядагы иц алга киткан 7 ил арасында... Э бит алар сугыш вакытында бетен инф-раструктураларын югалттылар. Дицулар-га, масалан, СССРга, зур куламда контрибуция туладелар. Эставена, Россия белан чагыштырганда, алеге илларнец жир асты, ^ир есте байлыклары юк даражасенда.

Сугыш еллары хатын-кызлары буген исан булса, жицуга тап тешерерга тыры-шучыларга тиран упка хисе белдерерлар иде. Бит алар илебез азат яшасен ечен, аца яшьлекларен, саламатлекларен, шахси тормышларын корбан иттелар. Эйе, авыр, бик авыр иде ул чакта. Кыенлыкка чыдый алмый атлар улеп бетте. «Алар чыдамнар» дип, авылга монгол атларын бирделар. Ла-кин могжиза булмый — алар да улеп бетте.

Тик хатыннар гына баш имаде: кен-тен эшладелар алар. Шулар таэсирендадер дип уйлыйм, шул чакта район газетасын-да хатын-кызларга багышлап шигырь сы-ман бер нарса бастырдым. Шуныц дурт юлы але да куцел кезгесенда балкып тора:

«Язгы ташкын ера буаларны,

Авырлыктан атлар улэлэр,

Хатыннарда, ахры, тимер узэк —

Ъэммэсенэ алар тузэлэр».

Туган авылымны, аныц сугыш еллары хатын-кызларын, шул чор яшусмерларен бугенгедай яхшы хатерлим. Ьарберсен! Безнец урам Ярминка урамы дип йертела. Сабабе — авылыбыз Уфа губернасы, Златоуст еязенец волость узаге булган. Шуца

68,

60-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОИ ОТЕЧЕСТВЕННОИ ВОИНЕ

кура анда земство мактабе ачылган, яр-минкалар уткарелган. Урамда кименда 60 хужалык бар. Шул хужалыкларныц Ъар-берсеннан бер-ике кеше фронт кырларын-да ятып калган. (Мин югарыда шуларныц кайберларе турында айткан идем инде). Гади гена мантыйкка меражагать итсак та, сугыштан соц авылыбыз чачак атарга ти-еш иде. Заманында 500 хужалыклы бу татар авылында (ике гасыр ярым элек, чу-кынырга теламаган татарлар Пенза, Казан ягыннан Кеньяк Урал итагена кучеп утыр-ганнар) ике колхоз бар иде, алар районда гына тугел, республика куламенда да дан тоталар иде.

Шаккаткыч хал — буген колхозлар юк. 4 мец гектардан артык кара туфраклы уц-дырышлы жирлар мена 10 ел инде серел-ми, чачелми, шунда алабута уса... Уфаныц бу халга гаме да юк. Ярый але, сугыш ел-лары хатыннары, мондый халне белми-курми, бакый деньяга кучкан. Исан бул-салар, каефларе нык китар иде...

Югарыда бу хакта суз булды инде — революцияга кадар ук авылыбызда мадраса гена тугел, земство мактабенда балалар-га белем бирелган. Бу традиция совет чо-рында да давам иткан — районда беренче ШКМ (крестьян яшьларе мактабе), шулай ук беренче урта мактап безда ачылды. За-манында Насибаш земство мактабенда бу-лачак куренекле шагыйрь Михаил Львов-ныц (чын исеме — Рифкать Даулатша улы Габитов) ати-анисе — Даулатша абый бе-лан ГелжиЬан апа укытканнар. (Бу хакта сейлашу ечен махсус суз алу урынлы бу-лыр. Ьам бу — килачак эше).

Укытучыларыбызныц яртысы диярлек — ирлар иде. Табигый, сугыш башлангач, аларныц Ъаммасе да диярлек фронтка кит-те. Рус теле Ьам адабияты укытучысы Са-бир абый Гыйззатуллин (халык аны «Са-бир учитель» дип херматлап айта иде), ел-кан яшьта булу аркасында, армияга алын-мады. Куз алдына китереп карыйк але: бу-генге мактапларнец, ниндидер сабаплар аркасында, 50 процент укытучылары эш-тан туктаган ди. Бу — гадаттан тыш хал булыр иде... Фронтка киткан 14 педагог-ныц тик берсе гена — физика укытучысы Карам Галимов кына, озак вакытлар гос-питальда даваланганнан соц, авылыбызга айланеп кайтты.

1941 елда укулар, гадаттагеча, 1 сен-тябрьда башланды. Дарес езелу очракла-рын хатерламим. Эйе, куп кена укытучы-

лар, уз предметларыннан тыш, ниндидер башка фанне да укыттылар. Масалан, Фа-киЪа апа Дусмехамматова, географиядан тыш, тарихны да укытты Дан бирганга юнь бира дигандай, эвакуация юлы белан авылыбызга Белоруссиядан, Маскаудан вакытлыча кучеп килучелар арасында укы-тучылар да бар иде. Шуларныц бер-икесе хакында аерым тукталасым кила. Немец телен Лейбель диган елкан яшьтаге бер педагог укытты. Ул Австрия яЪуде икан — Беренче бетенденья сугышында рус арми-ясена асир тешкач, ничектер Маскауга ба-рып чыккан Ъам шунда ейланган... Лей-бель абыйны шактый яратып елгерсак та, ул тиздан ниндидер бер шаЬарга кучеп китте. Хатыны шуны талап иткан диделар. Аныц урынын Маскау хатын-кызы — Березина фамилияле апа алды. Дересен ай-тим, педагоглык таланты артык сизелми, шуца кура классны тота алмый иде апа-быз, а Рауф, Эвал кебек шаяннар «безга фашист теле киракми» дип кена жибара-лар иде.

Шулай да хатерда иц нык сакланганы — Белоруссиянец Витебск шаЬареннан кучеп килган (сугыш мажбур иткан) рус теле Ьам адабияты укытучысы Георгий Се-вастьянович Хомутовский булды. Теска-битка чибар. Зацгар кузларе, ак теша баш-лаган чачларе бер куруда ук бу кешега их-тирам хисларен уятты. Георгий Севастья-нович Минск университетыныц филология факультетын тамамлаган. Китап ярата, куп кена шигырьларне яттан бела иде. Аныц даресларена хазерланми килу — генаЪ кы-лу кебек тоела иде мица. Шуца микан, аныц даресларен кетеп ала идем... Шулай дип уйлыйм: университетка укырга керу телагем аныц таэсиренда тугандыр. Якын шаЬарлар — Уфа, Чилабеда югары уку йортлары шактый. Телаганецне сайла. Эмма аларда университет юк. Э мица — «подай университет». Кыскасы, 1945 елны мин Казан университеты студенты булу бахетена ирештем. Бу нарса жицел гена бирелде дип айтмас идем. Ул чакта Казан-Уфа тимер юлы юк, шуца кура Казанга Куйбышев аша барырга туры килде. Мо-нысы але бер хал. 1944-1945 елларныц жа-енда районыбызныц бер авылында (шул тирада легендар каЪарман Салават Юлаев туган) ашлык урдым, «Сталинец-6» ком-байнында комбайнчы булып эшладем. Мо-ныц ечен авылыбызда урнашкан МТСта кыска сроклы курс уттем. Бахеткадер, ком-

байн-тракторлар механигы (аца бронь бир-ганнар) В. Кувайцев мица даими ярдам ит-те, шуца кура эшлар жай гына барды.

Ул чорда шаЬарга кучу яки укырга ке-ру ечен паспорт кирак иде. Э мица пас-портны соц — игеннарне урып бетергач кена бирделар. Казанга ноябрь башында гына килеп тештем, «Крестьян йорты» исемле кунакханага урнаштым да универ-ситетка юл тоттым. Бу олы бахет эшедер инде: ректор Кирилл Прокопьевич Ситников урынында булып чыкты Ъам гаризама «Татар филологиясе булегена кабул итар-га» дип язып куйды.

Яцадан сугыш еллары мактабебезга айланеп кайтыйк але. Г. С. Хомутовский сугыш бетканче мактабебезнец завучы бу-лып эшладе. Аны бетен авыл яратты, ту-ган итеп курде... Немецларны Маскау ти-расеннан кугач, Березина апабыз туган ша-Ьарена кайтып китте, аны авылыбызныц педагогик курслар уткан кызы Гыйльми-ниса Гарифуллина алмаштырды.

Химия укытучысы Таскира Сарбаев-на Арысланова да кайсыдыр яклары белан хатерда калган. Масалан, ул аеруча пехта иде. Ул чакларда укытучыларныц да мат-ди халларе бик авыр иде. Эмма Ъарберсе жицу ечен кечен, белемен кызганмады... Ул чактагы авыл укытучысына, укыту хез-матеннан тыш, бихисап эшлар йекланде. Укытучы агитатор да, пропагандист та, заем кампаниясенда «йезеп йеруче» да. Су-гышчыларга хат язу, фронтовикларга жы-лы киемнар азерлау, йон оекбашлар, перчатка, биялайлар байлауне оештыру да аца йеклана. Колхоз эшенда укучылар белан берга «тептан жигелеп» эшладелар алар...

Уйласац исец китарлек: моннан тыш Ьар педагогныц балалары, шахси тормы-шы да бар бит але... Югарыда септик ангина хакында суз булган иде. Накъ ана шул авырудан ике кен эченда ФакиЪа апа Дус-мехамматованыц 2 баласы улде. Кабер ка-зырлык ир затлары булмагач, бу эш белан мица — учком раисена шегыльланерга ту-

ры килде... Бернича ипташем (Заки, Ма-жит) белан ФакиЪа апаныц Дежорт исем-ле улын жирлау ечен кабер казыйбыз. Эмма шул арада «яца хабар килеп житте» — апабызныц кызы да улган икан. Каберне бераз кицайттек Ъам ике генаЪсыз сабый-ны берга кумдек... Шунысы бар: апа куз яшьларен курсатмаде, даресларен езмаде. Такъдимем бар: сугыш еллары укытучы-ларыныц исемнарен мацгелаштеру ечен конкрет чаралар курсак иде!

Сугыш елларында елкан яшьтагелар-га аеруча авыр булды дисам, бахаска ке-ручелар булмастыр. Югарыда 3 улы, 2 ки-яве сугышта улган Гайния аби турында суз булган иде. Мин аны беек ана, беек зат дип атар идем. Искиткеч тузем, хайран калыр-лык ихтыярга ия булган бу татар хатыны бервакытта да югалып калмады, киленна-ре эшка китканда балаларын аца калды-ралар, ул аларны да кыенлыклар алдында баш имаска ейрата, эшка кунектера иде. Урыны ожмахта булсын Гайния абинец... Бу уцайдан мин узебезнец дау анине, без-нецча айтсак, картанине — исеме Фатиха

— иска тешерасем кила. Ике гаила хужа-лары — хатыннар эшка киткач, кенозын аныц белан унбер бала «гомер ита» идек. Картани безне татар этнопедагогикасы ур-накларенда тарбияларга омтылды «Су-гыш, купме гена авыр булмасын, утар да китар. Аннан соц да яшарга кирак була-чак. Кеше булып яшарга тырышыгыз! Исе-рекка салам бирмагез, саламен алмагыз. Ялкаулык — иблис юлдашы. Эш сеегез! Урлашу кешене кимсета, узец тапканны ашасац, йокыц татлы була. Горур булыгыз, жирга нык басып, «я кто!» дип йерегез»,

— дип ейрата иде ул.

Еллар туктамый уталар. Сугыш вете-раннарыныц, фронтовикларныц саны геометрик прогрессия принципларына буйсы-нып кими. Без аларныц кадерларен узла-ре исан чакта белик. Бакый деньяга куч-каннарне даими иска алыйк.

Мэхмут Эхмэтщанов,

педагогия фэннэре кандидаты

РЕЗЮМЕ

В публикации М. Ахметзянова описывается героический труд во имя Победы жителей с. Насибаш Салаватского района Республики Башкортостан: женщин, подростков-школьников, учителей. По мнению автора, сельские труженики военных лет заслуживают особого внимания, так как их вклад в победу Советской Армии был более чем значительным.

У\. 60-ЛЕТИЕ ПОБЕДЫ В ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЕ -^-

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.