Научная статья на тему 'Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты'

Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
11
2
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
небольшевистская татарская пресса / Гражданская война / либерально-демократические издания

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Насыров Талгат Мирзасалихович

Вниманию читателей представлен краткий обзор либерально-демократических изданий на татарском языке, выходивших в период гражданской войны.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Гражданнар сугышы чорындагы большевистик булмаган татар матбугаты»

ГражЭаннар сугышы чорынОагы

бопьшевистиИ

булмаган татар матбугаты

Татар вакытлы матбугатыныц бай Ьем сикелтеле тарихы бар. Ул инде бер гасырга якын яшеп киле. Тизден аныц 100 еллык юбилее булачак. 1905 ел-ньщ 2 (15) сентябренде РУсия башкаласы Санкт-Петербургта барлыкка килген бе-ренче легаль "Нур" гезите аныц башлан-гычы булып тора. Шуннан соц уткен за-манда ана телебезде терле сеяси-фикри юнелештеге 900 ден артык гезит Ьем жур-наллар денья курген.

Алар арасында консерватив, либе-раль-демократик, революцион-демократик Ьем социаль-демократик меслекле, яисе шуларга елешче якынлыкта торган басма-лар бар.

Татар кенделек матбугатыныц хезергече фенни яктан иц аз ейренелген елешлеренец берсен Гражданнар сугышы чорында нешер ителген большевистик бул-маган, милли рухтагы либераль-демокра-тик басмалар тешкил ите.

1918-1919 елларда Урта Идел, Урал Ьем Себернец ак гаскерлер кулына тешкен тебеклеренде большевикларга каршы юне-лештеге 20 гезит Ьем мецнерче санлы ендемелер-листовкалар чыгарылган. Алар-ныц кайберлере турыдан-туры херби оеш-малар тарафыннан нешер ителген.

Элеге тебеклерне кызыл армия часть-лере яулап алганнан соц, ейтелген гезитлер Ьем ендемелер-листовкаларны чыгару тук-

татылган. ***

1918 елныц ^ее Ьем кезенде, чехос-ловаклар корпусыныц совет режимына каршы кораллы чыгышы вакытында, Самара, Сембер, Казан, Уфа Ьем бер елеш Саратов губерналарында Учредительное собрание егьзалары Комитеты (Комуч) хакимияте хекем сере. Бу тебеклерде, Ко-мучныц агитацион Ьем медени-агарту шегьбесе катнашы белен, татар теленде большевистик булмаган матбугат басмала-рын—гезитлер Ьем ендемелер чыгару Ьем тарату оештырыла.

1918 елныц июнь ае башында Сама-рада Комуч хакимияте урнашканнан соц, яцадан торгызылган вилайет милли шура-сы узенец нешер ефкяры-битараф, ижти-магый, сеяси Ьем едеби "Безнец фикер" гезитен чыгарырга кереше. Ул Ьейет

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

мехеррирлегенде губерна земствосы бас-маханесенде икешер битле булып, атнага бер тапкыр чыгып киле. Безнец кеннергече сакланган 7 нче саны 1918 елныц 23 авгус-тында чыгарылган.

1918 елныц август ае ахырында Самара шеЬеренде, "Безнец фикер"нец дева-мы буларак, "Халык" исемле гезит пейда була1.

1918 елныц 26 июненде (9 июленде) Уфа шеЬеренде "Тормыш" электробасма-ханесенде "Уфа хеберлере" диген гезит чыга башлый. Ул дурт сехифеле булып, атнасына 3-4 тапкыр сары кегазьде басы-лып киле. Гезитнец нашире дип "меселман ^емЬуриятчелере оешмасы" курсетеле. Бу исем белен узлерен яцадан торгызылган Эчке Русия Ьем Себер меселман терек-та-тарларыныц Милли идаресенец бер теркем егъзалары атаган була. Басмага Ьер сан саен "Жемалетдин углы" псевдонимы белен кул куеп барган куренекле журналист, тер^е-мече Габдрахман Фехретдинов (1887-1937) мехеррирлек ите. 14 саны денья курген бу гезитте ИбраЪим Бикколов (1884-1938), Мебарекша Хенефи мулла, Хелил Сафи-уллин Ьем Гомде Хебиров хезметтешлек ите.

1918 елныц 16 августында "Уфа хеберлере"нец девамы буларак, "Яца хеят" исемле "сеяси, ищимагый ве едеби терек-татар гезите" барлыкка киле. Ул шул ук "Тормыш" басмаханесенде сары кегазьде дуртер битле булып урта форматта нешер ителе. Гезитнец нашире "Яца хеят" шир-кете, е мехеррире — "Ьейьет" дип языла. Барлык язылган мекалелер де имзасыз чыкканнар. Хезергече сакланган 4 нче саны 1918 елныц 23 августында басылган.

1918 елныц 25 ноябренде Уфа шеЬеренде, Учредительное собрание егъзалары Комитетыныц агитацион Ьем медени-агарту шегъбесе басма органы ревешенде, "Ил теле" исемле сеяси, ижтимагый Ьем едеби татар гезите хасил була. Ул зур кулемде, икешер битте, сары кегазьде чы-гарыла. Аныц мехеррире — Хелим Ис-кендеров (1888-1958). Хезерге кадер гезит-нец 1918 елныц 9 декабренде денья курген 5 нче саны сакланган.

1918 елныц август ае башларында Уфа губернасыныц Белебей шеЬеренде большевиклар хакимияте вакытлыча теше-релгеннен соц торгызылган ^ирле еяз зем-ствосы "Тац" басмаханесенде атнага ике тапкыр дуртер битле зур кулемле "Берек" диген ижтимагый Ьем едеби гезит басты-

I и- ^U« jXi¿».¿¿АлЬ Wj!

J - jUJadSL» j&i JJ'i ^aX)^ 5)

"Уфа хэбэрлэре".

Татарстан Республикасыныц Тарихи-сэяси документлар узэк дэулэт архивыннан.

«

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫНДАГЫ БОЛЬШЕВИСГИК БУЛМАГАН ГАГАР МАГБУГАГЫ

ра башлый. Аньщ мехеррире итеп "Комиссия" курсетелген. Гезитнец 1918 елньщ 29 августында бастырылган 7 нче саны без-нец кеннергече сакланган. И. Ремиев рас-лавынча, аныц 8 нче саны да булган2.

1918 елныц август ае башында, Ка-занга ак гаскерлер кергеннен соц, Габдел-бари Баттал мехеррирлегенде либераль-демократик "Корылтай" гезите яцадан чы-гарыла башлый. Ул зур кулемде, икешер битте "Миллет" басмаханесенде сары кегазьде нешер ителе. Гезитнец редакция-се Большая Мещанская (хезерге Нариман) урамында Идрисовныц 62 нче йортында урнашкан була. ШеЬернец архивында аныц 1918 елныц 23 августында (5 сен-тябренде) денья курген 90 нчы саны сак-ланып киле3. Бу — елеге басманыц гому-ми саны хисабына большевиклар тарафын-нан 1918 елныц язында кечлеп ябылган "Корылтай"ныц 67 саны Ьем аныц девамы булган "Алтай" гезитенец 13 саны да кер-телгенлеген курсете.

1918 елныц 2 июненде Чилебе шеЬеренец "Урал" басмаханесенде, узенец 20 нче саныннан башлап, "Башкорд" диген гезит яцадан чыга башлый (1922 елга кадер башкорт матбугаты татар теленде басты-рыла).

Бу гезит 1917 елныц 14 июненде Оренбург шеЬеренде "Башкордлар итти-факы бюросы мехбире" исеме белен пейда була. Аны башкорт милли херекете ^итек-челере оештыра. Беренче саны чыгу белен бу басма туктатыла Ьем, некъ бер айдан соц, аныц урынына "Башкорд" диген гезит бар-лыкка киле. Ул 1917 елныц июненде елеге шеЬерде уздырылган I Бетенбашкорт съез-дында сайланган Башкорт елке шурасы органы дип хисаплана. Гезит "Народное дело" Ьем "Дин ве мегыйшет" журналы-ныц кооператив берлешмесе басмахане-сенде нешер ителе.

1917 елныц 20 декабренде "Башкорд" гезите шул ук айда Башкорт елке шурасы тарафыннан чакырылып Оренбургта уткерелген III Бетенбашкорт съездында сайланган Башкорт хекуметенец ресми басма органына евереле. 1918 елныц 4 фев-раленде Башкорт хекумете егъзалары Дутов белен хезметтешлек итуде гаепленеп большевистик херби-революцион комитет тарафыннан кулга алынгач, бу гезит 19 са-ныннан соц туктатыла. 1918 елныц апрель ае башында, дутовчы казаклар Оренбург-ка кетелмеген Ьежум ясаган вакытта, Башкорт хекуметенец тоткынлыктагы егъзала-ры азатлыкка чыгалар, Чилебе шеЬерене

"Берек".

Татарстан Республикасыныц Тарихи-сэяси документлар узэк дэулэт архивыннан.

.244;

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

кучеп урнашалар Ьем шунда "Башкорд" гезитен яцадан чыгаруга керешелер. Аныц 1918 елныц 4 октябренде деньяга килген 39 нчы саны безнец кеннерге чаклы сак-ланган. Гезитнец мехеррирлере булып терле вакытта мулла Сегыйть Мирасов, Хебибулла Габидов (1886-1939), Габдул-ла Гыйсмети (1883-1938) Ьем Ф. Селейма-нов эшлеген.

1918 елныц июленде, ак гаскерлер Оренбургка кергеннен соц, узенец 53 нче саныннан башлап, кенделек сеяси, и^ти-магый Ьем едеби "Яца вакыт" гезите яцадан чыга башлый. Бу басманы атаклы татар миллионерлары — алтын приискла-ры ху^алары бертуган Закир Ьем Шакир Ремиевлер наширлегендеге "Вакыт" гези-тенде 1906 елдан бирле мехеррир булып хезмет иткен Ьем аныц ^итекчелеге белен килеп чыккан билгеле бер килешмеучен-лек нети^есенде редакцияне ташлап киткен куренекле журналист Фатих Кери-ми (1870-1937) 1917 елныц 1 ноябренде нигезлеген. Аны "бейсез меселманнар нешер ефряре" дип атаганнар. Гезитнец наширлере — З. Деминев Ьем И. Галевет-динов.

"Яца вакыт" гезитенец моцарчы сак-ланган 105 нче саны 1918 елныц 3 ок-тябренде чыгарылган.

1918 елныц июль ае башында ак гаскерлер Оренбург шеЬерен алганнан соц, анда Башкорт хекуметенец Оренбург херби шегъбесе тезеле Ьем бу оешма шул ук елныц 30 (17) июленде узенец "Башкорд тавышы" исемле гезитен чыгаруга кереше. Ул "Яца вакыт" басмаханесенде нешер ителе. Аныц 2 саны денья куреп кала.

1918 елныц август ае башында Баш-корт хекумете Чилебеден Оренбургка кучеп килгеч, аныц 1917 елныц 20 де-кабренде хасил булган херби шегъбесе Оренбургтагы херби шегъбесе белен берге кушыла. Элеге берлешкен херби шегъбе 1918 елныц 20 августында урыс теленде "Вестник правительства Башкирии" диген гезит чыгара башлый. Шул себептен "Баш-корд тавышы" гезите башта "Башкорд хекумете теле", е аннары — "Башкордос-тан хекумете теле" исемен ала. Бу басма-ларныц мехеррирлере — Габдрахман Фехретдинов Ьем Хебибулла Габидов. Урыс телендеге басманыц ниче санда чы-гуы билгесез. Татарчасыныц исе 1918 ел-

ныц ноябрь ае башына кадер 14 санда чык-канлыгы мегълум.

1918 елныц 15 ноябренде Башкортостан хекуметенец херби шегъбесе хозу-рындагы Херби шура, Оренбургта чыгып килген "Башкордостан хекуметенец теле" белен Чилебеден кучеп килген "Башкорд" гезитлерен берлештеру нигезенде, "Гелебеси" ("^инуче") дип аталган яца гезит бастырыла башлый4. Аныц мехеррире гаскери имам Мехмуд Кадай була. Гезит Башкорт хекумете 1919 елныц февраленде совет власте ягына кучкенче, 4 санда чы-гып кала.

Санап утелген вакытлы матбугат сехифелеренде Русияне чолгап алган граж-даннар сугышы вакыйгалары, капма-кар-шы кечлернец рехимсез берелешлере киц чагылыш тапкан.

Бу гезитлер совет режимын бетеруне Ьем хакимиятне тулысынча Учредительное собраниеге тапшыруны яклап чыгалар. Аларныц Ьербер санында диярлек эре херефлер белен: "Бетен хакимият Учредительное собрание кулында булсын!" — кебек шигарьлер басылып киле. Татар те-ленде Самарада мецнерче данелеп басты-рылган Ьем терле тебеклерде таратылган "Учредительное собрание" дип аталган ендемелерде де суз шул хакта бара.

Гезитлер 1918 елныц июнь ае башында Самарада оешкан Учредительное собрание егъзалары Комитетыныц (Комучныц) эшченлеген яктыртуга аеруча игътибар бирелер. Алар Комучныц совет власте дек-ретларын гамелден чыгару, элеккеге хаки-мият Ьем идаре органнарын (земстволар, шеЬер думалары Ь. б.) яцадан торгызу, гражданнарныц сеяси хокукларын Ьем иреклелеклерен теэмин иту, 8 сегатьлек эш кене булдыру, эшчелернец Ьем крестьян-нарныц конференциялерен Ьем съездла-рын уткеруне рехсет иту, предприятие-лерде фабзавкомнар Ьем профсоюзларны саклап калу, хосусый сеуде итуге мемкин-лек биру, ^ирлерне социализациялеу, ягъ-ни ^емгыять карамагына кучеру турында-гы карарларын игълан иткеннер. Вакытлы матбугат шулай ук Комучныц меселман фракциясе егъзаларыныц эшченлеген де яктыртып торган.

1918 елда денья курген большевис-тик булмаган гезитлерде милли месьелене яктыртуга да шактый урын бирелген. Алар-

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫНДАГЫ БОЛЬШЕВИСТИК БУЛМАГАН ТАТАР МАТБУГАТЫ

Г245

ныц Ьер санында беренче сехифе башын-да татар Ьем урыс теленде эре херефлер белен язылган: "Яшесен Халык ЖемЬури-яте!" — "Да здравствует Федеральная Демократическая Республика! ", "Яшесен милли ве медени мехтарият!"—"Да здравствует культурно-национальная автономия! — диген шигарлер басылып килген5. Бу шигарлерде ул чак татар милли херекетенде милли-деулет тезелеше месьелесе буенча булган ике сеяси адым векиллеренец: федералистлар Ьем унита-ристларныц кузкарашлары чагылыш тап-каннар. Беренчелере — Русиянец узбил-геленген милли деулетлерне берлештеру-че, федератив демократик жемЬурият бу-луын, е икенчелере исе — узеклеште-релген, унитар Русия деулетенде яшеуче урыс булмаган миллетлерге милли-медени мехтарият бирелуен яклаганнар.

Татар матбугаты большевиклар тара-фыннан тыелган милли оешмаларныц яцадан торгызылуын, аларныц Комуч белен элемтеде эшлеулерен яктыртып тора. Гезит битлеренде Уфада яцадан эшке керешкен Эчке Русия Ьем Себер меселман терек-татарларыныц Милли идаресе, аныц незаретлеренец эшченлеге турында шак-тый куп языла, Милли междеснец икенче сессиясен жыйнау кампаниясе уткереле.

Большевикларга каршы матбугат Комучныц халык армиясе, аныц милли формированиелере сафына узирекле бу-лып язылырга ендеп мережегать итеп тора. Чехлар полковнигы Чечек кул куйган Ьем татар теленде 6 000 дане итеп бастырыл-ган "Халык Армиясе", "Халык Армиясене язылыгыз!" исемле мережегатьлерде де шундый ук ендемелер язылган6. 1918 ел-ныц августында бу ендемелер, халык ара-сында тарату ечен, Самарадан Казанга жиберелген7. Гезитлерде татар Ьем баш-кортлардан торган берниче ак гаскери полк тезелгенлеге турында мегълуматлар бар. Шуныц белен берреттен, урыннарда халык армиясене мобилизация уткеруде зур авыр-лыклар, аннан качып китулер булуы ту-рында да язылган.

Башкорт милли херекетен ейдеучелер житекчелегенде чыгарылган татар телендеге гезитлерде суз кубрек алар-ныц шул чактагы фикер-карашлары Ьем килечекке булган омтылышлары турында барган. "Башкорд тавышы" диген гезитнец

1918 елныц 30 июленде чыккан беренче санында, меселен, Зеки Велидинец "Вата-ныма, мехтерем туган халкыма" дип исемленген мережегате урнаштырылган. Ул анда миллеттешлерен большевикларга каршы керешер ечен башкорт армиясе саф-ларына керерге чакырган.

Чыгуларын девам иткен антибольше-вистик татар гезитлере 1918 елныц 23 сен-тябренде Уфа шеЬеренде уткерелген Деулет кицешмесе мегълуматларын, анда катнашкан Милли идаре векиллеренец чы-гышларын яктыртып баралар. Бу кицешмеде Вакытлы Бетенрусия хекумете — Уфа Директориясе оештырыла Ьем ул озакламый Омск шеЬерене куче. Матбу-гатта бу идаре органыныц эшченлеге Ьем 1918 елныц 18 ноябренде Омскида булып узган деулети борылыш вакыйгалары да киц гене чагылыш таба. Нетижеде Директория таратыла Ьем адмирал Колчак узен Русиянец Югары хекемдары дип игълан ите.

Бу вакыйгаларныц соцгысы кайбер гезитлер тарафыннан текыйтьчел рухта каршыланган. Уфадагы "Ил теле" гезите, меселен, узенец 1918 елныц 25 ноябренде чыккан беренче санында : "Омскида булып узган деулети борылыш нетижесенде бар-лыкка килген идаренец безнец менфегать-леребезне яклаячагы турында суз де булыр-га мемкин тугел. Шуца куре без Ьеркайда аца протест, ачыктан-ачык Колчак хакимиятененец кабул ителерлек булма-вын игълан итерге тиешбез", — дип язган.

1918 ел ахырында Ьем 1919 елда, кол-чакчыл гаскерлер булган урыннарда, боль-шевикларга каршы юнелештеге дистеге якын татар гезите барлыкка киле. Аларныц кайберлере турыдан-туры Колчакныц херби администрациясе челтеренде басты-рыла.

1918 елныц 7 декабренде Кызылъяр (Петропавловск) шеЬеренде месьул мехеррир Гаяз Исхакый (1878-1954) жит-екчелегенде сеяси, едеби Ьем милли "Маяк" гезитенец беренче саны деньяга чыга.

Бу гезитне чыгару ечен Мехмут-Фуат Туктаров (1880-1938) Самарага барып, ан-дагы Милли идаренец Казаннан ките-релген херефлерен сатып алып кайта Ьем гезитте актив языша. "Маяк" битлеренде шулай ук Гомер Тецреколый (Терегулов.

246}

В БЛОКНОГ ИСТОРИКА. АРХИВНЫМ КАЛЕЙДОСКОП

1883-1938), Габделбари Баттал (1857-1921), Закир Кадыйри (1878-1954) Ьем башкалар-ныц язмалары чыга.

Г. Исхакый сузлеренче, бу гезит "узе-нец чыгуы берле без кеткеннен де артыг-рак теэсир ясады. Себернец жанлы сузге сусаган терек-татар деньясы аны бик зур шатлык берле каршы алды. Ул бик тиз ва-кыт эченде Себернец иц куп укыла торган, милли юлныц маягы булып бара торган гезит урынын алды. Ул Себернец тормы-шын жанландырды"8. Безнец кеннерге кадер "Маяк" гезитенец 1919 елныц 21 ап-реленде чыккан 30 нчы саны сакланган.

1919 елныц 9 апреленде Кызылъяр (Петропавловск) шеЬеренде "Сотрудничество" басмаханесенде "Юл" исемле икен-че яца татар гезите торгызыла. Элеге басма 1917 елныц 1 маенда Сеед Сегыддин Ьем Хесеен Монасыйби мехеррирлегенде деньяга килген Ьем 1918 елда чыгудан тук-татылган була. Гезитнец нашире — "Дернек" жемгыяте Ьем 1919 елдагы мехеррире — Ьейьет. Бу атналык, икешер битле Ьем урта кулемле гезитте барлык мекалелер имзасыз чыккан. Хезергече аныц 1919 елныц 10 августында бастырыл-ган 20 нче саны сакланып калган.

1919 елныц 9 маенда Уфа шеЬеренде "Шерык" басмаханесенде "Ак Идел" дип аталган атнага ике мертебе чыга торган сеяси, едеби, милли терек-татар гезите пейда була. Аныц наширлере — Нурсол-тан Утелиев, Локман Газизов Ьем мехерри-ре — Мехеммедвегыйз Неурузов. Гезит 1919 елныц 8 июнене, колчакчылар елеге шеЬерне калдырып киткенчеге кадер, нешер ителе.

Ак гаскерлер Уфадан чигенер алдын-нан, 3 нче Колчак армиясенец ехвальден мегълумат биру канцеляриясе "Ватан" диген гезитне чыгаруга кереше. Бу басма Себернец, херекеттеге армиянец кучеп йерген, терле тебеклеренде чыгарылып киле. Аныц месьул мехеррире — Габдул-ла Собханкулов (Троицкий) Ьем мехерри-ре — Мехеммедвегыйз Неурузов була. Гезитнец соцгы 60 нчы саны 1919 елныц 9 ноябренде Омск шеЬеренде денья куре.

1919 елныц 4 октябренде Омск шеЬеренец "Русское общество" басмахане-сенде "Верховный главнокомандующий штабы хозурлыгындагы гаскери имам ида-ресе" наширлегенде херби Ьем ижтимагый

"Хакыйкать. Наша газета" исемле гезит чыгарыла башлый. Аца гаскери имам Габ-драхман Селимгереев Ьем прапорщик Фа-тыйх Габдуллин мехеррирлек ите. Башка антибольшевистик басмалар арасында бу гезит узенец бигрек те консерватив, монар-хистик рухта булуы белен аерылып тор-ган. Аныц сехифелеренде Колчакныц фо-торесеме Ьем тормыш юлы турында мегълуматлар бастырылып килген.

Некъ ярты айдан соц — 1919 елныц 19 октябренде шул ук Омск шеЬеренде татар теленде тагын бер большевистик бул-маган "КаЬарман башкорд" гезите денья куре. Аныц 9 саны чыкканлыгы билгеле. Элеге гезитнец нашире — А. В. Колчак, е мехеррире — Мехеммед Габделхей Кор-бангалиев (1889-1972). Соцгысы жицелген ак гаскерлер белен Маньчжурияге киткен. 1925-1939 елларда Японияде яшеген. Баш-кала Токионыц имамы булган, медресе ачкан Ьем татар теленде куп кене китап-лар, гезит-журналлар нешер иткен "Мат-багаи исламия" диген басмаханене ни-гезлеген9.

Эйтелген "Хакыйкать. Наша газета" Ьем "КаЬарман башкорд" гезитлере кызыл гаскерлернец Омск шеЬерене якынлашуы себепле, 1919 елныц ноябрь ае башында яшеуден туктаганнар.

1919 елныц 25 октябренде, кызыл гаскерлер керуге дурт кен калганда, Семипалатинск шеЬеренде тышкы куренеше белен журналга охшаш, "Халык сузе" исемле едеби Ьем сеяси гезитнец соцгы 136 нчы саны денья куре. Ул, хосусый басма буларак, 1917 елныц 20 июненде жирле кредит берлешмесе электробасмахане-сенде чыга башлаган. Аныц нашире — Фуат Айтикин Ьем "Халык" жемгыяте, е мехеррире — Гариф Мусин була. Гезит-нец 1917 елда — 22, 1918 елда — 64 Ьем 1919 елда — 50 саны нешер ителген10.

НиЬаять, 1919 елда—Колчак гаскер-лере белен барган сугышлар вакытында— Томскида, жирле Милли шура нешер ефкя-ре буларак, "Том сузе" исеменде чыгып килген гезитне курсетерге кирек. Ул "Том меселман жемгыяте хейрия матбагасы"н-да, дуртер битле итеп, атнага 1-2 тапкыр бастырылган. Нашире — Нурулла Карпов Ьем мехеррире — Закир Аюхан.

Югарыда курсетелген антибольше-вистик гезитлер Колчакныц совет власте-

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫНДАГЫ БОЛЬШЕВИСТИК БУЛМАГАН ТАТАР МАТБУГАТЫ

Г247

иткен меселман офицерларынын куп еле-ше аклар ягында сугышкан.

Большевикларга каршы булган херби оешмалар тарафыннан чыгарылган гезитлерде ак армиядеге татар-башкорт солдатларын дини рухта тербиялеу макса-ты белен ислам тарихы буенча язмалар, Коръеннен аерым еземтелер, сурелер, аларга андатмалар, дин еЬеллеренен вегазь-лере бастырыла, дини бейремнерге багыш-ланган махсус саннар чыгарыла.

Совет властена каршы херби матбу-гат Кызыл армиянен сеяси органнарынын, большевистик гезитлер Ьем ендемелер та-рату юлы белен, ак гаскерлерге идеологик теэсир итуге юнелдерелген эшченлеген тенкыйтлеуге де игътибар ите. Билгеле булганча, Гражданнар сугышы чорында татар теленде уннан артык исемдеге кызыл армиячел гезитлер чыгарылып киле11.

Меселен, колчакчыл "Ватан" гезите узенен 1919 елньщ 18 сентябренде 27 са-нында бастырылган "Большевикларда та-тарча вакытлы матбугат" дип аталган мека-

"Халык сузе".

Татарстан Республикасыныц Тарихи-сэяси документлар узэк дэулэт архивыннан.

В БЛОКНОТ ИСТОРИКА. АРХИВНЫЙ КАЛЕЙДОСКОП

на каршы керешке юнелдерелген херби-сеяси планнарын, ана АКШ, Англия, Франция Ьем Япония тарафыннан сарыф ителген матди-финанс ярдеме Ьем фронт-та сугыш херекетлеренен барышы турын-дагы мегълуматлар бастырып килелер. Алар адмиралнын уз гаскере басып алган урыннарда совет хакимияте Ьем идаре органнарын тарату, предприятиелерге Ьем ^ирге хосусый милекне торгызу Ьем башка большевистик рухтагы тертиплерне юкка чыгару турындагы боерыкларын игъ-лан итеп торалар.

Большевистик булмаган татар вакыт-лы матбугаты басмалары барысы да дияр-лек яшел елемнер астында оештырылыр-га ниятленген меселман полкларына херби хезметке барырга ендеп киле, ак армияге мобилизациялеунен барышы турында хебер итеп тора.Элеге гезитлернен расла-вына караганда, 1919 елныц ^еенде Колчак армиясенде хезмет итучелернен ярты-сын диярлек татар Ьем башкорт солдатла-ры тешкил иткен, е иске армияде хезмет

„У// - - : • •

лесенде "Кызыл яу", "Кызыл маяк" Ьем "Кызыл йолдыз" исемле совет херби гезит-лере таратылуы турында хебер ите. Шул ук гезит 24 нче санында болай дип яза: "Бу кеннерде безнец кулга большевикларныц "Эндеу" исеменде бер сехифелек кечкене форматта 2 номер гезитлере кулга теште. Бу гезит исеме тагылган кегазь парчалары махсус меселман солдатларын Верховный правитель Ьем Хекуметебезге каршы кутертер ечен чыгарылганнар. Мекале шикелле нерселере соцгы дережеде тозсыз бер калем белен Селимов Ьем Якупов исе-мендеге комиссарлар тарафыннан языл-ган... Мондый гезитлер Ьервакыт меселман солдатлары кулына тешеп торалар. Лекин большевикларныц кем икенлеклерен бик яхшы белген безнец солдатлар мондый гезитлерге: "Безне алдый алмассыз",—дип келеп кене карыйлар".

Совет хакимиятене каршы вакытлы матбугат кызыл террор, кызыл армия саф-ларына кечлеп мобилизация уткеру Ьем шунлыктан барлыкка киле торган дезер-

тирлык куренешлере, крестьяннардан продразверстка салымы буенча кечлеп азык-телек тартып алу, ирексезлеп гому-ми-межбури хезмет керту кебек больше-виклар кылган эшлер турында хебер итеп тора.

Шунысын да ейтеп утерге кирек: совет хакимияте урнашкан тебеклерде чы-гып килген большевистик матбугат исе, киресенче, югарыда ейтелгеннерге охшаш-лы легънет, сугу Ьем гаеплеу сузлерен ак-ларга карата язган.

Бу, елбетте, ехлаксыз, кан коешлы гражданнар сугышында катнашкан капма-каршы керешуче кечлернец кискен килеш-меученлеге турында сейли.

Большевистик булмаган матбугат-ныц эшченлеген беялегенде, табигый, терле карашлар булырга мемкин. Тик ул чынбарлыкта булып уткен тарихныц аерылгысыз бер елешен тешкил ите, Ьем шуца куре тарихны объектив, риясыз Ьем Ьерьяклап ейренуде еЬемиятле докумен-таль чыганак булып тора.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Решит Рэхмэти Арат. Казан тореклэрендэ периодик матбугат // Kazan.-Энкара.-1975.-№16.-Б.14.

2. Ремиев И. Вакытлы татар матбугаты:Альбом. 1905-1925.-Казан:Гэжур,1926.-Б.107.

3. Центральный государственный архив историко-политической документации Республики Та-тарстан:Путеводитель.-М.,1999.-С.339.

4. Адамов В.А. Роль большевисткой печати Башкирии в борьбе за установление и упрочнение Советской власти (1917-1919 гг.): Диссертация на соискание ученой степени кандидата исторических наук.-Казань,1966.-С.187.

5. Уфа хэбэрлэре.-1918.-14 июль; Яца хеят.-1918.-16 август; Корылтай.-1918.-5 сентябрь; Ил теле.-1918.-25 ноябрь Ь.б.

6. Россия Федерациясенец Дэулэт архивы. 671 ф. 1 тасв. 4 эш. 7 б.

7. Шунда ук. 22 эш. 7 б.

8. Исхакый Г. Гезитчелек эшенде 25 ел // Мэдэни жомга.-1992.-24 апрель.-Б.13.

9. Башкортостан. Краткая энциклопедия.-Уфа,1996.-С.358 // Kazan.-Энкара,1972.-№ 9.-Б.80.

10. Гайнанов Р.Р., Мерданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татар вакытлы матбугаты (1905-1924): Библио-график курсеткеч.-Казан,1999.-Б.169.

11. Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918-1920 гг.)/Татария в период Великого Октября.-Казань,1970.-С.108-131.

Тэлгат Насыйров,

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.

тарих фэннэре кандидаты

РЕЗЮМЕ

Вниманию читалей представлен краткий обзор либерально-демократических периодических изданий на татарском языке, выходивших в период гражданской войны.

«

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫНДАГЫ БОЛЬШЕВИСТИК ЛуК БУЛМАГАН ТАТАР МАТБУГАТЫ

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.