Научная статья на тему 'ГАЗИНУР МОРАТ ПОЭМАЛАРЫНДА МИЛЛИ ПРОБЛЕМАТИКА (НАЦИОНАЛЬНАЯ ПРОБЛЕМАТИКА В ПОЭМАХ ГАЗИНУРА МУРАТА)'

ГАЗИНУР МОРАТ ПОЭМАЛАРЫНДА МИЛЛИ ПРОБЛЕМАТИКА (НАЦИОНАЛЬНАЯ ПРОБЛЕМАТИКА В ПОЭМАХ ГАЗИНУРА МУРАТА) Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
0
0
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
поэма / татарская поэзия / жанр / Газинур Мурат / проблематика

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Надыршина Лейсан Радифовна, Ганиева Айгуль Фирдинатовна

В статье анализируются национальные проблемы, поднимаемые в лиро-эпических произведениях Газинура Мурата. На материале ряда поэм выявляются ключевые проблемы, характерные для творчества поэта в целом: проблемы исторической памяти, государственности, сохранения языка и др. Поэмы автора рассматриваются в социально-политическом и историческом контекстах.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «ГАЗИНУР МОРАТ ПОЭМАЛАРЫНДА МИЛЛИ ПРОБЛЕМАТИКА (НАЦИОНАЛЬНАЯ ПРОБЛЕМАТИКА В ПОЭМАХ ГАЗИНУРА МУРАТА)»

Б01: 10.24412/с1-37095-2024-1 -203 -207

Надыршина Л. Р.

доктор филологических наук, старший научный сотрудник,

Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук

Республики Татарстан, г. Казань

Ганиева А. Ф.

кандидат филологических наук, старший научный сотрудник, Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук

Республики Татарстан, г. Казань

ГАЗИНУР МОРАТ ПОЭМАЛАРЫНДА МИЛЛИ ПРОБЛЕМАТИКА (НАЦИОНАЛЬНАЯ ПРОБЛЕМАТИКА В ПОЭМАХ ГАЗИНУРА МУРАТА)

Ключевые слова: поэма, татарская поэзия, жанр, Газинур Мурат, проблематика. Аннотация. В статье анализируются национальные проблемы, поднимаемые в лиро-эпических произведениях Газинура Мурата. На материале ряда поэм выявляются ключевые проблемы, характерные для творчества поэта в целом: проблемы исторической памяти, государственности, сохранения языка и др. Поэмы автора рассматриваются в социально-политическом и историческом контекстах.

Татар шигьриятендэ угкен фикерле, ялкынлы хисле, кен вазгыятен тасвир-лаган эсэрлэре белэн уз урынын тапкан Газинур Морат эдэби мохиткэ узган га-сырныц 80 нче елларында кушылып китэ. Анын, гражданлык лирикасы урнэклэре булган беренче тезмэлэрендэ ^ иж;атын ицлэп утэчэк тема-мотивлар ачык билгелэнэ: миллэт, туган тел, хэтер, рухи ирек кб. Шушы тешенчэлэр Г. Морат эсэрлэренец эчтэлеген билгели, гасыр чиген угеп, бYгенгэ кадэр ша-гыйрьнец илhамын сугара. Эдипнец тэYге эсэрлэренец тематикасы дэвер су-лышы белэн алшартлана: аларда публицистик рух естенлек итэ hэм шуныц як-тылыгында заман hэм шэхес, кешелек hэм гавам, ж;эмгыять hэм сэясэткэ кагы-

лышлы YTKeH бэя-фикерлэр яцгырый, шул ук вакытта, 1990 еллар татар шигъри-ятендэ эйдэп барган пафослылык белэн бергэ инде тэнкыйди дискурсныц пози-циясе hаман да ныгый баруы да ачык кузэтелэ. Рэфыйк Шэрэфиевнец Г. Мо-ратны «яца чорныц керэшче шигъриятен барлыкка китерчелэрнец берсе, хэтта иц эзлеклесе» [3, б. 153] дип атавында, hичшиксез, хаклык бар. Шагыйрьнец «Бу хэвефле планетамныц...», «Шулмы шатлык?! Ицнэремдэ...», «Кел син, жырым!» h.б. кебек шигырьлэрен керэш мотивы идея ягыннан бер бэйлэмгэ туплый, ала-рда ж;эмгыятьтэге, яшэештэге гаделсезлеккэ, хаксызлыкка дэгъва белдергэн яшь кешенец протесты урын ала, борчылучан, хэвефлэнYчэн лирик геройныц уй-кичерешлэре ил, ж;эмгыять, гомумилэшеп, бетен денья ечен ждваплылык белэн алшартлана. Ижтимагый-сэяси карашларын, гражданлык позициясен эдип лиро-эпик кицлектэ дэ ача, хэтер, дэулэтчелек, телне саклау мотивлары сэяси поэма-ларыныц да теп эчтэлеген билгели. Мэсэлэн, Г. Моратныц 1981 елда ук язылган «Лонг-Кеш» поэмасы шушы ноктадан игътибарга лаек. Поэмада шушы чорныц трибун шигъриятенэ хас публицистлык узен нык сиздерэ, шул ук вакытта ул сэяси поэманы шэркый шигъри традициялэре белэн синтезлаштыру ягыннан да кызыклы: эсэр тезелеше ягыннан кысалы кыйсса жанрын хэтерлэтэ, ягъни эсэрнец биш жыр шэкелендэ формалашкан биш структур елешен ирек мотивы бер мэгънэви узэккэ туплый. Бу жырларныц hэрберсе халкыныц бэйсезлеге ечен ачлык игълан итеп, азатлыкка омтылышлары ечен гомерлэре белэн тулэгэн ир-ланд керэшчелэре хакында уйланулар белэн каймалап алынган. «Тарих эманэте» - азатлык идеясе - иц беренче чиратта, гомумкешелек яссылыгына чы-гарылса да (Кеннэр белэнмени / Керэш белэн / Yлчи Вакыт Кеше гомерен [2, б. 80]), ирек ечен керэшчелэр сафында Батырша, Туфан, Кормаш, Жэлил кебек шэхеслэрне атау аныц милли яшэешкэ проекциялэнуен раслый, «Ватанын ж;уй-ган халыкны / Ни хекем кетэ алда?» [2, б. 82] дигэн риторик сорау да, 1шчшиксез, татар халкыныц язмышы хакындагы борчулы уйлануларны узенэ сыйдыра.

Г. Морат иж;атында hэрвакыт эйдэп барган ашкыну, яну мотивлары 1990 еллардагы иж;тимагый-сэяси узгэрешлэр дулкынында милли жирлеккэ кYчерелэ, шул чорда татар суз сэнгатендэ эйдэп барган азатлык, бэйсезлек («...Э безгэ шул

тавыш-тынсыз...», «Тенге Ригада латыш кызы белэн сэяси сейлэшу» кб.), бер-лэшу («Татар») идеясе белэн кушылып китэ, чорга, ж;эмгыятькэ, иж;тимагый-сэяси вазгыятькэ бэя бирудэ тэнкыйди принципиальлек калку чагыла. Шушы дулкында иж;ат ителгэн «Ачлык» поэмасы 1991 елгы вакыйгаларга бэйле иж;ат ителгэн. Бу поэма жанрныц лирик канатына карый - биредэ миллэтнец Вакыт агышында, тарих-хэзерге-килэчэк теземендэ урыны турындагы уйланулардан гыйбарэт лирик башлангыч алга чыга. Шагыйрьнец уз шэхесенэ тэцгэл лирик герой тарих белэн урелеп барган ачлык мэйданы куренешлэрен, милли омты-лышларны бер узэккэ туплаучы буларак кузаллана. Поэманы ицлэп уткэн ирек/азатлык идеясе шагыйрьнец идеалын чагылдыра: «Ватаны булмый кол-ныц», «Дэулэтсез халык манкортлаша бара», «Колныц миллэте булмый» кебек гыйбарэлэрне эсэр дэвамында кабатлап, шагыйрь милли асылыцны, узацны югалтуныц буйсыну китергэн иц зур фаж;ига икэнлеген раслый. Рухи коллыктан коткаручы кеч - хэтер булуы турындагы фикер бу эсэрдэ дэ бетен тулылыгы белэн ачыла: Уткэнен утергэннец тик/Килэчэген кем таныр? [2, б. 37].

Мэдэни код дэрэж;эсендэге Дэште Кыпчак, Идел-йорт образлары ярдэмендэ автор хэтер мотивын семантик яктан кицэйтэ, эсэрдэ милли тарих белэн хэзергене кисештерэ. Шушы яссылыкта лирик геройныц килэчэк белэн бэйле борчулы гамьнэре аерым бер сызык булып устерелэ. Шушы сызланулы чарасызлык халэтендэ лирик герой яклау емет итеп Тэцрегэ сыена, аныц кYнел кичерешлэренец иц югары ноктасы да шушы ялвару-догада урын ала: Улымны телсез калудан, /И Тэцрем, узец сакла... / Сакла хэтерсез калудан, / Сакла Иде-лен, йортын. / Сакла берук - /Хэтеребез /Болай да ярым-йорты [2, б. 37].

«Халкыбызныц рухи деньясына, ж;ан-бэгыренэ эрнуле кузэнэк - код булып кереп калган hэм укучыныц куз нурлары кунуга, терелеп, уянып китэ торган об-раз-символлар белэн оста эш итэ белэ» [1, б. 143], дип яза Галимж;ан Гыйльманов Г. Морат турында. Чыннан да, шагыйрьнец иж;аты шартлы образларга бай. Аныц поэмаларындагы милли проблемалар да еш кына шундый символик эчтэлектэге образлар аша ачып бирелэ. Мэсэлэн, шагыйрьнец ижтимагый лирикасында ты-

шауланган ат образы еш кабатлана («Автобиография», «Без тулпарныц ДYрт то-ягы...», «Аран», «Тоталитаризм» кб.). «Ачлык» поэмасында да ат образы чорга, халык язмышына ишарэ буларак укыла, ирек, рухи азатлык мэгьнэлэрендэ ацлана, эмма аныц тышауланган булуы, элбэттэ, идеалларныц богаулануы ха-кында сейли: Аранга да биклэп кыйнадылар, /Кыйнадылар тышау кидереп тэ. / Тышау - зынщыр. /Котылырмын димэ, / Аран аратасын кимереп тэ [2, б. 39].

«Вакыт машинасы» поэмасында тарих hэм хэзергенец катлаулы кушылма-сын тэшкил иткэн катламнарны ут образы ицлэп уза. Ьэр структур елештэ терле эчтэлектэ ачылып, семантик яктан эсэр дэвамында тулыландырыла, тыгызлан-дырыла килгэн бу образ, ахыр чиктэ хакыйкать hэм херлек символы буларак ачыла, хронологик кицлек ирек ечен керэшнец иц борынгы дэверлэрдэн бугенге кенгэ кадэр кен кадагында булуын ассызыкларга мемкинлек бирэ, ХХ йез башы татар шигьриятенэ барып тоташкан тац, уяну мотивлары, денья - читлек янэшэлеге «Херлек уты CYнми, Yлми ул» дигэн юлларны милли жирлеккэ кYчерэ. Чор сулышы белэн рухланып ижат ителгэн бу эсэрендэ шагыйрь хэзерге яшэештэге ялган кыйммэтлэрне кире кага: Мораторий - димэк, гамъсез-леккэ! /Мораторий - димэк, мэнсезлеккэ! / Мораторий - ялган матурлыкка! <...> /Щылы урын даулап вргэн эткэ -/Мораторий - комсыз турэлеккэ! /Мораторий - фикри сэрхушлеккэ! [2, б. 62].

Г.Моратныц лирик-фэлсэфи эзлэнYлэрен чагылдырган поэмаларында да hэрвакыт милли уйланулар алга чыга. «ТYбэ» поэмасында hэр кешенец тYбэсе булырга тиешлеге турындагы фикер hэркемнец тамыры береккэн нигезе булырга тиеш дигэн идея Yзэккэ куела: Бу двнъядэ тубэц булу кирэк, / Лаек тубэц булу - /Уз тубэц! [2, б. 144] ТYбэнец икенче символик мэгьнэсе веждан, намус, эхлак тешенчэлэре белэн бэйле, ягьни автор кеше кайда гына яшэсэ дэ, нинди генэ вазифалар башкарса да, аныц Y3 тYбэсе - Y3 юлы, Y3 кыйбласы, Y3 YPе булырга тиеш, дигэн идеяне калкыта.

Рухи тамырларны барлау омтылышы эдипнец бетен ижатын ицлэп утэ, хэтер мотивы белэн алшартланып, ул шигырьлэрдэге хронотопны кицэйтэ, тарих катламнарын ача. Шуныц ачык мисалы - «Атом-кирмэн» поэмасы. Элеге

эсэрендэ Г Морат «жылы кирэк», «якты кирэк» гыйбарэлэрен кабатлап, килэчэккэ бэйле уйланулар дулкынында аларныц семантикасын хакыйкать, хак-лык белэн бэйлэп куя. Поэманыц эпик сюжет сызыгын билгелэгэн Кама Ала-нында котлованнар казу вакыйгасы геройныц гамь-фикерлэрен бер ж;епкэ тезгэн лирик катлам белэн урелеп бара, шартлы эчтэлек алып, жир катламнарын актару тарих катламнарын барлау белэн ассоциациялэшэ, табигать белэн цивилиазация каршылыгы угкэн белэн бYгенге каршылыгы белэн урелеп бара. Шул рэвешле, герой уйлануларында вакытлар кисешуе Сувар, Болгар, Билэр кебек тарихи хро-нотоплар нигезендэ уянган тарихи хэтерне калкыта, хэтер мотивы, милли яссы-лыкта шэрехлэнеп, рухи тамырларны саклап калу белэн бэйле ачыла: Тармакла-нып, / нык берексен щиргэ / Рухи тамырыгыз [2, б. 367]. Тарихи катламнарны барлап, уз чорына килгэн лирик герой яшэешне кысаларга керткэн идеологияне кире кага, уз деньясы, уз кыйбласы белэн яшэYче шэхес буларак ачыла. Бун-тарьлык рухы белэн сугарылган эсэрдэ шагыйрь зурлаган эхлакый кыйммэтлэр санала: тел, иман, емет - яшэешне мэгьнэле итэ торган тешенчэлэр шулар.

Ждодэ hэркем халкым диеп, Тиеш лэса бер янарга [2, б. 198] - дип яза «Тыцлап кара» шигырендэ Газинур Морат, бу сузлэр аныц иж;ат кыйбласын да билгели: эдип - шигьриятендэ булсын, публицистикасында булсын - hэрвакыт халык ечен яшэу идеясе белэн яна, миллэт гаме белэн яши. Хэтер, рухи азатлык телне саклау мотивлары лирик hэм лиро-эпик эсэрлэренец узэгендэ тора. Бу по-эмалар 1990 еллар татар шигьрияте турында кузаллау булдыруда да зур эhэми-яткэ ия.

Эдэбият исемлеге

1. Гыйльманов, Г. Образ. Символ. Рухи кодлар / Г. Гыйльманов // Казан ут-лары. - 1999. - №4. - Б. 143-155.

2. Морат, Г. Тенге эверелеш: Шигырьлэр, поэмалар [Текст] / Г. Морат. - Казан: Татар. кит. нэшр., 2005. - 80 б.

3. Шэрэфиев, Р. Хакны эйтYчелэр илдэ бер / Р. Шэрэфиев // Казан утлары. -2003. - №8. - Б. 153-159.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.