Научная статья на тему 'GABDERASHIT IBRAGIMOV AND ISLAMISM'

GABDERASHIT IBRAGIMOV AND ISLAMISM Текст научной статьи по специальности «Философия, этика, религиоведение»

CC BY
81
15
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ПАНИСЛАМИЗМ / ПАНТЮРКИЗМ / ИСЛАМ / ГАБДЕРАШИТ ИБРАГИМОВ / РОССИЙСКОЕ ПРАВИТЕЛЬСТВО

Аннотация научной статьи по философии, этике, религиоведению, автор научной работы — Байрамова Фаузия Аухадиевна

Габдерашита Ибрагимова и в царское время, и в советский период обвиняли в панисламизме - исламизме, также на него навесили и ярлык пантюркиста. С одной стороны, татарин, исповедывавший мусульманскую религию, должен быть именно исламистом, тюркистом, поскольку для него в равной степени ценны и религия, и национальные корни. Однако, Габдерашит Ибрагимов религиозный и национальный идеолог, и политик, указывавший простому народу путь и мечтавший об объединении всех мусульман мира по знаменем ислама, и личность, совершавшая деяния в этом направлении.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ГАБДЕРАШИТ ИБРАГИМОВ И ИСЛАМИЗМ

Gabderashit Ibragimov, both in tsarist times and during the Soviet period, was accused of pan-Islamism - Islamism, and a label of the Pan-Turkist was also hung on him. On the one hand, a Tatar who professed a Muslim religion should be an Islamist, a Turkist, since both the religion and the national roots were equally valuable to him. However, Gabderashit Ibragimov was a religious and national ideologue, and a politician who showed the common people the way and dreamed of uniting all Muslims of the world under the banner of Islam, and also the person who committed acts in this direction.

Текст научной работы на тему «GABDERASHIT IBRAGIMOV AND ISLAMISM»

МАТЕРИАЛЫ НАУЧНОГО СЕМИНАРА

«Габдерашит Ибрагимов: российский период общественно-политической деятельности» (г. Казань, 8 сентября 2017 г.)

УДК 929

Ф.д. Бэййрэмова

Габдрэшит Ибраhимов hэм исламчылык

Габдрэшит Ибраhимовны патша заманында да, совет чорында да панисла-мизмда - исламчылыкта гаеплэгэннэр, ада шулай ук «пантюркист» - теркиче -ярлыгын да такканнар. Бер Караганда, ислам динендэ булган татар кешесе нэкъ исламчы, нэкъ теркиче булырга тиеш, ченки ада дине дэ, милли тамырлары да бер дэрэ^эдэ кадерле. Эмма Габдрэшит Ибраhимов ул - дини hэм милли идеолог та, гавэмгэ юл кYрсэтYче сэясэтче, деньяныц бетен меселманнарын ислам байра-гы астына тупларга хыялланучы, шул юнэлештэ гамэллэр кылучы шэхес.

Ачкыч сYзлэр: Габдрэшит Ибракимов, Рэсэй хекYмэте, панисламизм, пантюркизм, ислам.

Габдрэшит Ибраhимовны патша заманында да, совет чорында да панисламизмда - исламчылыкта гаеплэгэннэр, аца шулай ук «пантюркист» - теркиче - ярлыгын да такканнар. Бер караганда, ислам динендэ булган татар кешесе нэкъ исламчы, нэкъ теркиче булырга тиеш, ченки аца дине дэ, милли тамырлары да бер дэрэ^эдэ кадерле. Эмма Габдрэшит Ибраhимов ул - дини hэм милли идеолог та, гавэмгэ юл кYрсэтYче сэясэтче, деньяныц бетен меселманнарын ислам байрагы астына тупларга хыялланучы, шул юнэлештэ гамэллэр кылучы шэхес. Патша тYрэлэре аны нэкъ шулай бэялэгэннэр дэ, Габдрэшит Ибраhимовны империянец дошма-ны, дип игълан иткэннэр, аныц артыннан туктаусыз кYЗЭткэннэр, ул ачкан газета-журналларны япканнар, Yзенэ каршы ^инаять эшлэре кузгатканнар, берничэ тапкыр термэдэ дэ утыртып чыгарганнар.

Габдрэшит Ибраhимов беренче тапкыр Рэсэй термэсенэ 1877-78 ел-ларда, паспортыныц срогы чыгу сэбэпле, элэгэ, Чабаксар, Казан зинданна-рында утыра, аннан этап белэн туган якларына - Себергэ озатыла, биредэ зур газаплар кYреп, чак исэн кала (Габдеррэшит Ибраhимов, 2001). Икенче тапкыр аны 1904 елныц августында, рус хе^мэтенец соравы буенча, Теркиядэ кулга алалар hэм Рэсэй вэкиллэренэ тапшыралар. Габдрэшит Ибраhимов ун кен Одесса термэсендэ утыра, Рэсэй меселманнарыныц нык яклавы сэбэпле, патша хе^мэте аны азат итэргэ мэ^бYP була (Шунда ук).

Габдрэшит Ибраhимовка еченче тапкыр ^инаять эше 1907 елда, «Мец дэ бер хэдис шэрехе» китабы ечен ачыла. Аца кадэр Петербургта Габдрэшит ИбраИимов чыгарган «блфэт» («Дуслык»), «Нэ^эт» («Котка-ру») газета-альманахлары, «гомум ислам агитациясе» ечен дэYлэт тара-фыннан яптырыла, тиражлары кулга алына. Инде чират аныц Yзенэ дэ ки-леп ^иткэч, Габдрэшит Ибраhимов шэhэрдэн генэ тYгел, илдэн дэ чыгып китэргэ мэ^бYP була. «Реакция башланып, гэзит-журналлар ябылгач, Г.ИбраЬим басмаханэсен сата hэм 1907 елныц 11 апрелендэ шэhэрне таш-лап чыгып китэ, - дип яза тарихчы Фэрит Галимуллин. - Петербургтан кинэт кшуенец теп сэбэбе - аца каршы ^инаять эше кузгатылып, узды-рылган тикшерY нэти^эсендэ кулга алып, бер елга крепостька ябарга дигэн карар чыгарылуы булып тора» (Галимуллин, 2011, б. 29-30; ТР МА. Ф. 41. Тасв. 11. Эш 1. Б. 125).

Бу турыда меhим документлар да саклана. Эйтик, Эчке эшлэр министрлыгыныц Петербург шэhэре охранкасы 1911 елныц 9 февралендэ Казан округ судына панисламизм пропагандасы буенча Габдрэшит ИбраИимов турында тYбэндэге белешмэне эзерлэп бирэ:

«В 1906 и 1907 гг. в д. № 12 кв. 4 по Глазовой улице действительно помещалась типография, принадлежавшая бухарину Тобольской губернии, Тарского уезда, Бухарской волости Абдрашиту Омеровичу Ибрагимову, ныне 51 года.

Ибрагимов издавал книги, брошюры и газету на татарском языке. Против Ибрагимова за издание нескольких книг и экземпляров газеты преступного содержания по постановлению судебных властей было возбуждено уголовное преследование с положением ареста на означенные издания, и он был присужден к содержанию в крепости на один год. Но, ликвидировав типографское дело, 11-го апреля 1907 года Ибрагимов, не отбыв наказания, скрылся» (НА РТ. Ф. 41. Оп. 11. Д. 1. Л.125).

«Мец дэ бер хэдис шэрехе» китабына без эле аерым тукталырбыз, э хэзер Габдрэшит ИбраЬимовныц дYртенче тапкыр, инде совет хе^мэте тарафыннан кулга алынуын hэм берара Себер термэсендэ утырып чыгуын язып Yтик. Бу хэл 1921 елныц кезендэ, Тара шэhэрендэ була. Билгеле бул-ганча, Габдрэшит Ибраhимов Октябрь революциясеннэн соц Рэсэйгэ кай-тып карый, патша бэреп тешерелгэч, бэлки татар халкы да милли азатлык-ка ирешер, дип еметлэнэ, аныц хэтта Ленин белэн махсус очрашуы ту-рында да CYЗлэр йери. Эмма аклар-кызыллар сугышыннан мие тYнгэн Рэсэй инде андыйларны да кыра башлый, hэм 1921 елныц сентябрендэ Габдрэшит ИбраИимов та кулга алына. «... Тара шэhэре политбюросы 4 октябрь кенне аны контрреволюцион эшчэнлеге ечен хекем итэргэ тыры-шып карый, лэкин, гаеплэYлэр нигезле булмаганлыктан, эш туктатыла», -дип яза тарихчы Фэрит Галимуллин югарыда телгэ алган хезмэтендэ (Га-лиуллин, 2011, 38 б.). Габдрэшит Ибраhимов бу юлы да Рэсэй термэсеннэн котыла hэм Кытай, Кенчыгыш Теркстан аша Теркиягэ чыгып китэ. Бу аныц 65 яшендэ туган иленнэн, Себереннэн, мэцгегэ аерылуы бу-

ла... Шунысын да эйтеп Yтик, Габдрэшит Ибраhимов 2000 елныц 28 февралендэ закон нигезендэ тулысынча аклана, аныц исеме хэтта Омск елкэсенец «Хэтер Китабы»на да кертелгэн.

Инде вэгъдэ ителгэнчэ, «Мец дэ бер хэдис шэрехе» китабына эйлэнеп кайтыйк. Бу китапныц авторы Габдрэшит ИбрЛимов тYгел, э терек кешесе Гариф Бик, э Габдрэшит ИбрЛимов хэдислэр ^ыентыгын тэр^емэ итэ, эмма аларга шэрехлэрне тулысынча диярлек Рэсэй ^ирлегенэ туры ките-реп, Yзе яза. Йез елдан соц бу китап Казанда, «Раннур» нэшриятында, яцадан басылып чыкты. Китап югары зэвык белэн, фэнни hэм дини яктан тел тидермэслек итеп эшлэнгэн. Китапны гарэп язуыннан хэзерге татар теленэ галим Сэлим Гыйлэ^етдинов кYчергэн, ул шулай ук китапны бас-мага хэзерлэYче, кереш CYЗ авторы, хэдислэр эчтэлегенец кYрсэткечен тезYче hэм хэдислэрне гарэп теленнэн татар теленэ тэр^емэ итYче дэ. 50 мец тираж белэн басылып чыккан бу китап Габдрэшит Ибраhимовныц исемен миллэткэ кайтаруда меhим бер адым булып тора, халкыбызга иманга кайтырга ярдэм итэ. Бу урында Сэлим эфэнде Гыйла^етдиновка да, «Раннур» нэшриятына да зур рэхмэтлэребезне эйтэсе килэ.

«Мехтэрэм укучыларга тэкъдим ителэ торган «Мец дэ бер хэдис шэрехе»нец авторлары Мехэммэт Гариф Бик белэн ^ренекле татар сэясэтчесе hэм сэяхэтчесе, язучы hэм журналист Габдеррэшит Ибраhимов. Эйе, бу чыннан да шулай. 1907 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан бу китапныц тышлыгында Габдеррэшит Ибраhимов Yзен тэр^емэче итеп кенэ кYрсэтсэ дэ, чынында исэ ул хэдислэрнец текстларын гына Гариф Биктэн ала, э шэрехлэрнец ^пчелеге исэ Габдеррэшит Ибраhимовныц хезмэт ^имеше», - дип ассызыклый Сэлим Гыйла^етдинов кереш CYзендэ (Гариф Бик, 2005, б. 5).

Нэкъ менэ шул «шэрехлэр» Габдрэшит Ибраhимовныц башына ^итэ яза... Аны аз да тYгел, кYп тэ тYгел, э патша хекYмэтенэ каршы баш кYтэрергэ котыртуда hэм меселманнар арасында панисламчылык идея-лэрен таратуда гаеплилэр. Менэ шул хакта Казан суды тикшерYчесенец ацлатмасы (Протокол № 56, 1911 ел, 17 февраль): «4 экземпляра книг на татарском языке «Мунда-бер-хадис» («Тысяча одно изречение Пророка») издания А.О. Ибрагимова... заключает в себе вольное толкование А. Ибрагимовым изречений Пророка, которые сами по себе ничего преступного не заключают; толкование же Ибрагимовские в высшей степени вредны, т.к. под видом священных изречений самого Пророка подстрекают к неповиновению Правительству, подготовлению к восстанию и вообще вселяют панисламистские идеи среди мусульман. Для подтверждения изложенного привожу точный перевод некоторых статей» (НА РТ. Ф.41. Оп.11. Д.1. Л.122; Габдерэшит Ибраhим, 2011, б. 226).

Суд тикшерYчелэренэ Габдрэшит Ибраhимовныц гаскэргэ хэзерлек, уктан ату, кылыч кYтэрY, суда йезY турындагы хэдислэргэ шэрехлэYлэре охшамаган икэн, алар аны империягэ hе^Yмгэ хэзерлэщ, дип кабул иткэннэр. ТикшерYчелэр ^ыентыктагы 464, 557, 848, 860 нчы хэдислэрнец

шэрех-трактовкасына бэйлэнэлэр, аларныц русчага тэр^емэсен беркет-мэгэ дэ теркэгэннэр. «Ук ату буш кичергэн вакытларныц иц хэерлесе», дигэн хэдисне Габдрэшит ИбраИимов: «Хэзрэти Пэйгамбэр галэ^ис-сэлам заманында корал ^эя белэн уктан гыйбарэт иде. Башка корал юк иде. Эмма безнец заманда мылтыкларныц терлесе, револьверларныц терлесе бар, hэммэсен кулланырга ейрэнергэ кирэк. Тез ата белY - беек бер hенэр, бала-чагаларны ейрэтY бик кирэк. Меселманнарныц hэрберсе -сугышчы. Эгэр корал кулланырга кирэк булса, яше-карты, hэммэсе берти-гез. Кем дэ кем корал куллануны ейрэнYгэ hэм ейрэтYгэ каршы чыга, ул генаИлы булыр. Аллаhы Тэгалэ тарафыннан ^эзага тартылыр», дип шэрехлэгэн (Гариф Бик, 2005, б. 179-180).

Монда судка бирерлек, крепостька ябырлык берни юк, мегаен, патша чиновникларыныц йерэгенэ: «Все мусульмане должны представлять из себя войско (каждый мусульманин есть воин), и когда явится необходимость взяться за оружие, тогда старые и молодые все равны» дигэн тэр^емэ барып кадалгандыр, ченки меселманнар бу коралны аларга каршы да борырга мемкиннэр бит!

Э менэ 557 нче хэдиснец шэрехлэвендэ бэйлэнерлек урынны тиз тап-каннар! «Балаларыгызны суда йезэргэ, ук атарга ейрэтегез. Хатыннарныц ейдэ вакыт угкэрэ торган уенчыклары - ^еп эрли торган орчыклар. Ата белэн ана икесе бердэн тавыш катсалар, яки хезмэт кушсалар, ЭYвэл анага ж;авап бирегез» дигэн хэдисне Габдрэшит Ибраhимов бик тэфсиллэп, озын итеп ацлаткан. Без аныц шул «ук ату» турындагы ацлатуына гына тукта-лырбыз, суд тикшерYчесе дэ шуца гына бэйлэнгэн. «Эгэр шул мебарэк хэдис-шэрифнец мэгънэсен яхшы уйлап ацласак, барлык христиан дэYлэтлэренец явызлыгыннан имин булырбыз. Балаларыбызны сугыш ко-раллары кулланырга ейрэтсэк, мылтыктан ату, кылыч белэн сугышу оста-лыгына ейрэтсэк, бетен меселман баласы кирэк вакытта корал куллана белсэ, :щ^ан падишаhлары бездэн куркырлар иде. Суда йезэ белсэк, дицгез вэ елгаларда йери белсэк, христианнар безне бу дэрэ^эдэ хур кYрмэслэр иде. Исламныц данын hэм дэрэ^эсен яклар ечен hэр меселман сугыш гыйлеменнэн заманасына кYрэ хэбэрдар булырга тиеш» (Гариф Бик, 2005, б. 217-218).

Я, монда дерес булмаган нэрсэ бар? Хак CYЗлэр, моныц шулай икэн-леген вакыт раслады инде. Урыс тикшерYчелэренэ Габдрэшит ИбраИи-мовныц меселманнарны сугыш гыйлемен ейрэнергэ ендэве, элбэттэ, ох-шамагандыр.

Димэк, патша хе^мэте меселманнарныц сугыш коралларын белYеннэн, YЗ-Yзен hэм ислам динен корал белэн сакларга ейрэщеннэн уттан курыккан кебек курыккан!

848 нче хэдискэ шэрехендэ Габдрэшит ИбраИимов инде турыдан-туры Рэсэй хекYмэтен гаеплэY CYЗлэрен дэ эйтэ, хак эйтэ, вакытында эйтэ! «Кем меселманга кылыч ^тэрэ, бездэн тYгел» дигэн хэдисне ацлатканда, автор ул замандагы бетен сэяси вэзгыятьне ачып сала, меселманнарга

мондый шартларда ничек булырга кирэклеген эйтэ: «Ягъни хэзрэти Пэйгамбэр еммэтеннэн тYгел, - дип ацлата ул, - Безнец Рэсэй меселман солдатлары сугыш заманында, сугыш кырында кяферлэр CYзе естен чык-сын ечен, Y3 меселман карендэшен юк итY, ислам дине тамырын корыту ечен кылыч кYтэрэлэр, бу исэ шэригать буенча да, акыл буенча да хэрэм.

Меселманнар хэзрэти Пэйгамбэр галэ^ис-сэламнэн соц йез еллап Yзара тыныч-имин яшэделэр. Аннан соц бу кеннэргэ кадэр мец ике йез ел бер-берсенэ каршы кылыч ^тэрделэр. Лэкин ул заманнарда никадэр зо-лым булса да, hэр ике тараф дошманын Yзенэ лаек кYрер иде, ^ицYчене Yзенец хэлифэсе hэм имамы дип кабул итэр иде. Хэзер безнец замандагы сугышларда бу юк. Дошман дип кылыч ^тэргэн Теркия гаскэренец ^ицелYе - безнец ^ицелYебез. Без фэкать Y3 дошманыбызга ярдэм итэбез, файданыц hэммэсе дошманыбызга гына була, безгэ бер мэнфэгате дэ юк. Безне бу хэлгэ китергэн эйбер бары тик безнец гафиллегебез. Аз гына уй-лап караса, hичбер меселман hичбер вакыт меселман карендэшенэ кылыч кYтэрмэс иде. Без Рэсэй хе^мэтенэ итагать итеп, гомум Теркестан вилаятендэ ислам ханнарыныц тамырын корыттык, инде калган ялгыз бер меселман падиша^шыц да тамырын корытырга руслар белэн бэрабэр ты-рышабыз.

Элбэттэ, бу хэллэрне Yлчэп карар ечен акылдан башка hичнэрсэ кирэкми, лэкин безнец кYЗлэребезне гафлэт пэрдэсе каплаган, руслардан куркып, бер CYЗ эйтмибез. Эмма Рэсэй хекYмэте безнец бу тугрылыгыбыз-га каршы мэмлэкэт эчендэ hэммэ хакыбызны кулыбыздан алды, динебезгэ булган ихтыярыбызны алды, Yзебезгэ хермэт калмады. Муллаларыбыз хэзер дэ, хе^мэткэ тугрылыкка ендэп, вэгазь вэ нэсыйхэтлэр сейлилэр. Инде нэрсэ булган, ул булган, кичкэн кичте, моннан соц ^злэребезне ачып, Yзара берлегебезне мэйданга чыгарыйк. АллаИы Тэгалэ килэчэктэ эшлэребезне хэергэ Yзгэртсен» (Гариф Бик, 2005, б. 312).

Ул заманда бу CYЗне, ил алдына чыгып, бары тик Габдрэшит ИбраИимов кына эйткэн бит, Ш^абетдин Мэр^ани дэ, Ризаэддин Фэхреддин дэ, Тукай да, Гаяз Исхакый да бу темага кагылмаганнар... Патша чиновниклары исэ Габдрэшит ИбраИимов чыгарган мец дэ бер хэдис арасыннан нэкъ менэ дYртесен сайлап алып, тикшертергэ булганнар, димэк, нэкъ шушы хэдислэргэ тертеп кYрсэтYчелэр булган! Бу пычрак эшне дэ Yзебезнец муллалар, шул «хе^мэткэ тугрылыкка ендэп» утыру-чылар башкаргандыр, дип уйлыйм... Аннан соц исэ Рэсэй ечен куркыныч булган ул хэдислэр рус теленэ тэр^емэ ителгэн, hэм Габдрэшит ИбраИимовка каршы ^инаять эше ачылган.

Элбэттэ, Габдрэшит Ибраhимовныц бу CYЗлэре Рэсэй хе^мэтенец йерэгенэ ук булып килеп кадалган, ченки ул меселман-татарларга кемнец - дус, кемнец дошман икэнлеген ачык итеп тертеп кYрсэткэн. «Кем меселманнар арасына таркаулык hэм аерымлык кертэ, ул бездэн тYгел», дигэн 860 нчы хэдискэ шэрехлэY дэ геополитик кицлектэ, денья сэясэтенэ тулы анализ биреп, анда Рэсэй меселманнарыныц урынын кYрсэтеп баш-

карылган. Без исэ Габбасилар, бммэвилэр заманына кереп тормыйча, ул вакыттагы Мысыр haM Фэлистиндагы сэясэткэ тукталмыйча, шэрехлэунец Рэсэй меселманнарына кагылган елешенэ генэ игътибар бирэбез:

«Без, Рэсэй меселманнары да, уз ханнарыбызныц ни ечен бетенлэй юк булуларыныц, бу кен ^ир йезендэ исемнэре дэ калмаганнарыньщ сэбэбен эзлэп уйласак, Казан ханнарыныц кая киткэнен, Сибирия ханна-рына ни булганын, Хащи Тархан, Касыйм хекумэтлэре ни ечен юк булганнарыныц сэбэбен эзлэсэк, таркаулык, аерымлыктан башка бернин-ди сэбэп тэ юк икэнен ацларбыз.

Эле моннан кырык ел элек кенэ кузебез алдында иде: Кашгар ханна-ры, Хуканд ханнары, Казакъ ханнары hэм эллэ ничэ эмирлэр, hэммэсе дошман кулында корбан булдылар. Моннан утыз ел элек Кавказ гадэти местэкыйль бер хекумэт иде, ни аркасында булган Иран хекумэтенэ буй-сынмады, ни куршесендэ булган Госманлы хекумэтенэ. Бер Шамил ялгыз башына сугышып, ислам хэлифэсенэ буйсынмады, уз нэфесе hавасына бетен Дагыстанны корбан итте. Безнец бугенге Рэсэй меселманнары хэленэ куз салсак, Рэсэй парламентында тагын шэехлэр мэслэге кузэтелэ, дигэн фикергэ килергэ була: hэр баштан бер суз чыга, таркаулык hаман дэвам итэ. Агалар, эфэнделэр, бабалар - hэммэсе уз шэхси мэнфэгатебез юлында. Хэтта христиан партиялэрендэ бер-ике адэмнец хэтере ечен егерме миллион ислам миллэте хакын фида итугэ дэ хэзербез. Эй агалар! Эй меселманнар! Безнец ечен бер юл булса, ул да бердэмлек hэм оешкан-лык. Башка hm чара юк!

Эй кардэшлэр! Шул мебарэк хэдис-шэриф мэгънэсен тирэннэн уй-лап, бердэмлек hэм оешканлык юлында ^аннарыбызны корбан итик. Алла^1 Тэгалэ ^емлэбезгэ инсаф биреп, килэчэк эшлэребезне яхшыга узгэртсен» (Гариф Бик, 2005, б. 317-318).

Мэхкемэ ечен бэхэсле хэдислэрне татарчадан русчага Хесэен Эбубэкеров тэр^емэ иткэн, а экспертлар булып профессор Николай Ката-нов hэм Дмитрий Богданов бэя биргэн. Соцгы хэдискэ анализ ясап, алар болай дип язган:

«В этом толковании нет буквального выражения, что падения всех ханств в России объясняется отсутствием объединения среди мусульман, которые не пожелали соединиться с Турцией для отражения общего врага мусульман России, но общий смысл этого толкования говорит о необходимости объединения всех мусульман и видимо сочувственно относится к Турции» (Габдерэшит ИбраЬим, 2011, б. 253).

1911 елда эчке эшлэр министры П.А.Столыпинныц меселманнар ара-сында таралучы панисламизмга, пантюркизмга каршы тору тэкъдиме нигезендэ Рэсэй хакимияте ^эдидчелеккэ каршы керэшне кечэйтэ. Шушы елда Ырынбурда патша охранкасы Ризаэддин Фэхреддиннец 11 арба йеге кулъязмаларын, китапларын теяп алып чыгып китэ hэм юк итэ, шушы чорда Бубыйлар мэдрэсэсен ябалар, аларныц узлэрен зинданга ябып куя-лар, 1911 елда, панисламизм hэм пантюркизм белэн бэйлэп, Казанда,

Ырынбурда, Петербургта, Иж-Бубыйда ^п кенэ татар зыялыларыныц ейлэрендэ тешулэр Yткэрэлэр. ТентY беркетмэлэреннэн кYренгэнчэ, ^п кенэ татар зыялыларыныц еендэ Габдрэшит ИбраЬимовныц «Мец дэ бер хэдис шэрехе» китабы да табыла hэм охранка тарафыннан алына, димэк, бу китапныц шаукымы ул елларга да барып ^итэ.

Менэ безнец кулыбызда тагы бер тарихи документ, аны 1911 елныц 6 февралендэ, Ырынбур губернаторы исеменэ губернаныц жандарм идарэсе начальнигы полковник Бабич язган. Бу белешмэ «О движении панисламизма» дип атала hэм тебэкнец татар зыялылары, дин эhеллэре естеннэн элэк-донос булып тора. «В последние годы среди мусульманского населения Империи, а также и заграницей, замечается явное брожение, возникшее на почве идей так называемого панисламизма, - дип яза полковник Бабич. - Это фанатическое движение, всемерно поддерживаемое младо-турецкими и младо-персидскими комитетами, начинает получать в России особо сильное развитие. Главный принцип, около которого сосредоточивается панисламисткое движение и который, так сказать, составляет его душу - это объединение всего мусульманского мира в политическом и экономическом отношениях под эгидой Турции с конечной целью в будущем - образования всетюркской республики. Строго определенной программы и тактики панисламисты пока не выработали, но ближайшею их задачею является сплочение всех сознательных мусульман для политической борьбы с ныне существующим в Империи государственным строем, который является в глазах панисламистов главной препоной к национальному самоопределению магометан» (ГАОО. Ф.10. Оп.4. Д.412. Л. 2).

Полковник Бабич деньяда терки халыкларныц hэм меселманнарныц берлэшэ башлау куркынычы турында губернаторга хэбэр итэ, Рэсэйдэ бу хэрэкэтнец башында укымышлы татарлар торганлыгын яза. Элбэттэ, бу элэгендэ ул Габдрэшит ИбраЬимовныц исемен дэ берничэ урында телгэ ала, «Замечу кстати, что бывший член этого Собрания Рашид Ибрагимов, в настоящее время состоит редактором одной из русофобских Константинопольских газет», - дип яза ул (Шунда ук, б. 3). (СYЗ биредэ Уфадагы Диния нэзарэте hэм Истанбулда Габдрэшит ИбраИимов чыгарган «Сыйра-тел местэкыйм» («Хак юл») журналы турында бара. - Ф.Б.). Полковник Бабич элэгенец икенче бер урынында Габдрэшит ИбраИимовны «популяр панисламист» дип атый: «В то время в Петербурге выходила мусульманская газета, редактируемая популярным панисламистом Абдурашитом Ибрагимовым, и Бигеев принял в ней близкое участие», - дип яза ул (Шунда ук, б. 5). (СYЗ Габдрэшит Ибраhимовныц Муса Бигиев белэн бергэ 1905-1907 елларда Петербургта чыгарган «блфэт», «Эт-Тирмиз», «Нэ^эт» матбагалары турында бара.)

Полковник Бабич бу доносында Ырынбур губернасы буенча 56 татар-башкортны «панисламист» дип атый hэм аларныц исемлеген бирэ. Бу исемлектэ Ризаэддин Фэхреддинов та, Муса Бигиев та, Дэрдмэнд-Закир Рэмиев та, Фатих Кэрими, Шакир Рэмиев, Тимерша Соловьев, Тупчыба-

шев hэм башка татар зыялылары да бар. Ырынбур шэhэреннэн тыш, Орск, Чилэбе, Троицк дин эhеллэре, кайбер авыл муллалары да бу кара исемлеккэ кертелгэн, шулай ук «ышанычсыз» татар газета-журналла-рыныц исемлеге бирелгэн. Билгеле булганча, бу исемлеккэ элэккэн татар зыялыларыныц hэм дин эhеллэренец кайберлэрен шул елларда ук тентилэр hэм зинданнарга ябалар, кайберлэренэ чират соцрак - 37 нче елларда килеп ^итэ...

Эйе, татарларга каршы панисламизм hэм пантюркизм «ерэген» патша хе^мэте генэ тYгел, совет власты да оста файдалана, монда да 80 яшьлек Габдрэшит ИбраИимовны чит илдэн торып котыртып ятуда гаеплилэр. Имеш, ул совет властын кораллы юл белэн бэреп тешереп, Идел-Уралда пантерки буржуаз дэYлэт тезергэ ^ыена икэн, имеш, бу дэYлэт Япония протектораты астында булырга тиеш икэн... 1937 елда Омск елкэсендэ «Милли Шура» дип аталган «контрреволюцион оешма»га каршы эш ачы-ла, шушы гаеплэY белэн, 40 татарны атып угерэлэр, сигезен унар елга хекем итэлэр. Менэ шушы гаеплэY карарында Габдрэшит ИбраЬимовныц да исеме телгэ алына:

«Одновременно через приезжавшего из Германии Ибрагимова Абд-рашита при участии муллы Шугурова Шакира и купца Айтыкина Махмут-Рефата контрреволюционная организация установила связь с руководителями Аллаш-арды Турулбаевым Айдерханом и Абдрахимовым Султаном и уфимским центром, возглавляемым Таржимановым Кашафутдином и Фахрутдиновым Резеитдином... Через находящегося в Турции Ибрагимова Абдрашита устанавливает связь с Харбинским белоэмигрантским татарским центром и через муллу Саитова Наби поддерживает связь с уфимским центром «Милли-Шуро», и через него же установила связь с офицер-ско-повстанческой организацией в Омской области» (Тарское Прииртышье.. , 2006, с.75).

Габдрэшит Ибраhимовны патша хе^мэте дэ, совет власты да эзэрлекли hэм Yзенец теп дошманы дип саный. Моныц теп сэбэбе панисламизм да, пантюркизм да тYгел, э бер иманлы hэм зирэк татар иренец гайрэт белэн урыс империясенэ каршы керэшендэ. Эйе, Габдрэшит ИбраИимов татарныц YЗ бэйсез дэYлэтен торгызу турында хыялланган hэм шуныц ечен гомеренец ахырына кадэр керэшкэн. Эйе, Габдрэшит ИбраИимов бетен денья меселманнарын бер ислам байрагы астына туплау турында хыялланган, шуныц ечен гомер буе керэшкэн. Эйе, Габдрэшит ИбраИимов терки кавемнэрнец бер мэмлэкэт булып яшэвен телэгэн, терки берлек ечен гаять ^п эш башкарган.

«Панисламизм идеологлары меселман халыкларын Ислам байрагы астында тупларга hэм местэкыйльлек ечен актив керэш алып барырга ча-кырдылар, социаль, икътисади hэм мэдэни Yсеш максатында империали-стик дэYлэтлэргэ бэйлелектэн котылуныц зарурлыгын алга серделэр, -дип яза бYгенге татар галимнэре. - Рэшит казый Ибраhимов бездэ панисламизм идеялэрен иц актив пропагандалаучылардан булды. Петербургта,

Казанда, Уфада, Оренбургта, Истанбулда haM Каhирэдэ ул меселманнарны Эфгани кYтэргэн байрак астына тупланырга чакырып чыгышлар яса-ды» (Ислам..., 1993, б. 127).

Габдрэшит Ибраhимов эле татар миллэте ечен ачылмаган зур денья... Аныц язып калдырган хезмэтлэре, кYтэргэн идеялэре, зирэк фикерлэре, миллэтебез ечен кылган изге гамэллэре барыбыз ечен дэ Yрнэк булып тора. Диндэ булып та миллэтен онытмаган, миллэт эчендэ кайнап та, динен ташламаган татар зыялылары сирэк, Габдрэшит ИбраИимов шуларныц иц бееклэреннэн берсе. Аны бетен ислам деньясы таный, бетен терки гавэм олылый, Япониялэрне, Теркиялэрне, Африка-Азиялэрне урап, Габдрэшит ИбраИимов Y3 иленэ - Татар миллэтенэ кайтып килэ...

Чыганаклар haM эдэбият

1. ГАОО. Ф. 10. Оп. 4. Д. 412. Л. 2.

2. ТРМА. Ф. 41. Тасв. 11. Эш 1.

3. Гариф Бик. Мец дэ бер хэдис шэрехе / Терекчэдэн Г.ИбраЬимов, гарэп теленнэн татар теленэ тэржемэ шуче С.Гыйлэ^етдинов. Казан: «Раннур» нэшрияты, 2005. 448 б.

4. Габдерэшит ИбраЫм: фэнни-биографик жыентык / тез.: М.Госманов, Ф.Галимуллин. Казан: Жыен, 2011. 431 б. (Шэхеслэребез).

5. Габдеррэшит ИбраЫмов. ДэYре галэм (Денья тирэли). Казан: «Иман» нэшрияты, 2001. 132 б.

6. Галимуллин Ф. Габдерэшит Ибракимныц тормыш юлы // Габдерэшит ИбраЬим: фэнни-биографик ^ыентык / тез.: М.Госманов, Ф.Галимуллин. Казан: Жыен, 2011. Б. 9-41.

7. Ислам: белешмэ-CYЗлек / тез. З.Шэфигый; фэнни ред. Р.Yтэбай-Кэрими. Тез. Иэм тулыландырылган еченче басма. Казан: Татарстан китап нэшрияты, 1993. 191б.

8. Тарское Прииртышье и проблемы сохранения историко-культурного наследия малого исторического города России: материалы III научно-практической конференции, посвященной памяти А.В. Ваганова. Тара, 29-30 марта 2006 г. Омск, 2006.

Ф.А. Байрамова

Габдерашит Ибрагимов и исламизм

Габдерашита Ибрагимова и в царское время, и в советский период обвиняли в панисламизме - исламизме, также на него навесили и ярлык пантюркиста. С одной стороны, татарин, исповедывавший мусульманскую религию, должен быть именно исламистом, тюркистом, поскольку для него в равной степени ценны и религия, и национальные корни. Однако, Габдерашит Ибрагимов религиозный и национальный идеолог, и политик, указывавший простому народу путь и мечтавший об объединении всех мусульман мира по знаменем ислама, и личность, совершавшая деяния в этом направлении.

Ключевые слова: Габдерашит Ибрагимов, Российское правительство, панисламизм, пантюркизм, ислам.

F.A. Bayramova

Gabderashit Ibragimov and Islamism

Gabderashit Ibragimov, both in tsarist times and during the Soviet period, was accused of pan-Islamism - Islamism, and a label of the Pan-Turkist was also hung on him. On the one hand, a Tatar who professed a Muslim religion should be an Islamist, a Turkist, since both the religion and the national roots were equally valuable to him. However, Gabderashit Ibragimov was a religious and national ideologue, and a politician who showed the common people the way and dreamed of uniting all Muslims of the world under the banner of Islam, and also the person who committed acts in this direction.

Keywords: Gabderashit Ibragimov, Russian government, pan-Islamism, pan-Turkism, Islam.

Байрамова Фаузия Аухадиевна - кандидат исторических наук, писатель (г.Набережные Челны); e-mail: ittifax@yandex.ru

Бэйрэмова Фэузия Эухэди кызы - тарих фэннэре кандидаты, язучы (Яр Чаллы шэhэре).

Bayramova Fauziya Aukhadievna - Candidate of Historical Sciences, writer (Naberezhnye Chelny).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.