Научная статья на тему 'PROMINENT TEACHER-EDUCATOR (160TH ANNIVERSARY OF THE BIRTH OF SHAKIRZHAN TAGIRI)'

PROMINENT TEACHER-EDUCATOR (160TH ANNIVERSARY OF THE BIRTH OF SHAKIRZHAN TAGIRI) Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
64
9
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ШАКИРҗАН ТАһИРИ / ПЕДАГОГ / МәГЪРИФәТЧЕ / КАЛЛИГРАФ / МәКТәП ДәРЕСЛЕГЕ / КАЗАН ТАТАР УКЫТУЧЫЛАР МәКТәБЕ / SHAKIRZYAN TAGIRI / TEACHER / EDUCATOR / CALLIGRAPHER / SCHOOL TEXTBOOK / KAZAN TATAR TEACHER''S SCHOOL / ШАКИРЗЯН ТАГИРИ / ПРОСВЕТИТЕЛЬ / ШКОЛЬНЫЙ УЧЕБНИК / КАЗАНСКАЯ ТАТАРСКАЯ УЧИТЕЛЬСКАЯ ШКОЛА

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Мустафина Гульшат Мударисовна

Статья посвящена памяти известного татарского педагога-просветителя Шакирзяна Тагири (1858-1918). В ней излагаются основные вехи его биографии, приводятся сведения о родословной Тагири. Юбиляр является автором первого татарского иллюстрированного букваря «Бәд-әт-тәгълим. Мөккәмәл әлифба» (1893), который также по праву считается одним из первых подобного рода изданий по новому методу. Анализ его педагогического наследия показывает, что Ш.Тагири внес большой вклад в развитие просвещения и татарской педагогической мысли начала XX века.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ВИДНЫЙ ПЕДАГОГ-ПРОСВЕТИТЕЛЬ (К 160-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ ШАКИРЗЯНА ТАГИРИ)

The article is dedicated to the memory of the famous Tatar teacher-educator Shakirzhan Tagiri (1858-1918). It sets out the main milestones of his biography, provides information about the Tagiri’s pedigree. The celebrant is the author of the first illustrated primer “Bad-at-ta’lim. Mukkamal alifba” (1893), which also is considered to be one of the first such publications by the new method. Analysis of his pedagogical heritage shows that Sh. Tagiri made a great contribution to the development of education and Tatar pedagogical thought of the early XX century.

Текст научной работы на тему «PROMINENT TEACHER-EDUCATOR (160TH ANNIVERSARY OF THE BIRTH OF SHAKIRZHAN TAGIRI)»

ПАМЯТЬ

УДК 93(092)

Г.М. Мостафина

^ренекле педагог-мэгърифэтче (Шакиржан Таhиринын тууына 160 ел тулу укаеннан)

Мэкалэ мэшhYP татар педагогы hэм мэгърифэтчесе Шакиржан Такириныц (1858-1918) истэлегенэ багышлана. Ш.Таhири биографиясенен теп чорлары тас-вирлана, шэжэрэсе хакында мэгълуматлар китерелэ. Юбиляр «Бэд-эт-тэгълим. Меккэмэл элифба» (1893) дигэн беренче рэсемле татар элифбасы авторы. Бу элифба хаклы рэвештэ яца метод буенча эшлэнелгэн басмаларныц берсе дип исэплэнелэ. Ш.ТаЬиринен педагогик мирасын анализлау анын XX гасыр башы татар мэгарифен hэм педагогик фикерен YCтерYгэ зур елеш кертYен кYрсэтэ.

Ачкыч сузлэр: Шакиржан ТаИири, педагог, мэгърифэтче, каллиграф, мэктэп дэреслеге, Казан татар укытучылар мэктэбе.

"Чит телне яхшы тешенергэ телэгэн кеше уз теленец узенчэлеклэрен белергэ тиеш, мин балаларымны башта бер-ике ел татарча укытам, аннан соц гына рус мэктэбенэ бирэм" (Фазлуллин, 1958, б. 62). Шакиржан ТаЬириньщ бу сузлэре бугенге кендэ, туган телне ейрэну мэсьэлэсе бетен кискенлеге белэн куелган мэлдэ, аеруча актуаль яцгыраш ала. Бетен гоме-рен халыкка ац-белем бирергэ багышлаган Шакиржан ТаЬири татарлар арасында беренче карашка бик гади, купсанлы булэк-билгелэрен чагыл-дырмаган, эмма халыкныц ихтирамын курсэткэн исем - "Укытучы Ша-кир" дигэн исем белэн таныла.

Ш. ТаЬири 1858 елныц 28 февралендэ (12 мартында) Казан губернасы Зея еязенец Зур Ачасыр авылында (Татарстанныц хэзерге Яшел Yзэн районы) еяз ахуны Эхмэтжан ТаЬиров гаилэсендэ деньяга килэ. Туган авылы мэктэбендэ башлангыч белем алгач, ул Казанныц "Мэржани" мэдрэсэсенэ укырга керэ. Нэкъ шушы мэдрэсэне сайлау очраклы булмый: бу мэдрэсэ ул вакыттагы меселман уку йортлары арасында иц абруйлылардан санала. Шуны да эйтергэ кирэк: этисе Эхмэтжан ТаЬиров Беренче жэмигъ мэчетенец имам-хатыйбы Ш. Мэржанине яхшы белгэн Ьэм хермэт иткэн.

Эгэр дэ 1876 елда Казанда татарлар ечен беренче педагогик уку йор-ты - Татар укытучылар мэктэбе - ачылмаса, шэкертнец язмышы ничек булыр иде - эйтуе кыен. 1880 елда Ш. ТаИиров беренче чыгарылышныц биш укучысы арасында Татар укытучылар мэктэбен тэмамлый Ьэм шушы вакыттан аныц укытучылык эшчэнлеге башланып китэ.

Мэдрэсэдэ уку елларында ук Ш. Таhиров Yзен талантлы каллиграф -матур язу остасы буларак таныта. Аныц табигый сэлэте hэм каллиграфия белэн кызыксынуы Татар укытучылар мэктэбендэ матур язуга hэм рэсем ясарга вйрэтYгэ зур игътибар бирелY сэбэпле тагын да арта. Бу фэннэрне МэскэYнец сынлы сэнгать, скульптура, архитектура сэнгате училищесын тэмамлаган Икенче Казан гимназиясе укытучысы Г.Ф. Филиппиус укыта. Г.Ф. Филиппиуста укыганда Ш. Таhиров каллиграфия белэн генэ тYгел, э рэсем сэнгате белэн дэ швгыльлэнY телэгенец шул дэрэ^эдэ зур булуын кYрсэтэ ки, Казан уку-укыту округыныц татар hэм башкорт мэктэплэре инспекторы В.В. Радлов аны Реаль училище укытучысы художник Х.Г. Пашковскийга аерым швгыльлэнY максатында беркетергэ карар бирэ.

1881 елдан алып гомеренец ахырынача Ш. Таhиров КТУМ дэ сызым, рэсем hэм матур язу дэреслэрен укыта. Э 1883 елныц октябрендэ аца, Казан реаль училищесы педагогик советы эгъзалары кYЗЭTYе астында ясаган рэсемнэренэ бирелгэн бэялэмэгэ нигезлэнеп, татарлардан беренче кеше буларак, Петербург сынлы сэнгать Академиясенец вяз мэктэплэрендэ рэсем дэреслэре алып бару хокукын тээмин иткэн таныклык бирелэ.

1880-90 нчы елларда, КТУМ дэ эшлэY белэн бер Yк вакытта, Ш. Таhиров Казанныц тврле уку йортларында ("Госмания" мэдрэсэсе, Иске Татар бистэсе мэдрэсэсе, малайлар вчен рус-татар мэктэбе кб.) рус теле дэреслэре алып бара.

Нэкъ шушы чорда аныц педагогик hэм методик карашлары формала-ша. Ул фонетик аваз методыныц ныклы тарафдары булып китэ hэм Yзенец укыту эшчэнлеген шушы методка нигезли. Yзенец методик тэ^рибэсенэ таянып, ул, туган тел белэн чагыштыруга даими мврэ^эгать иткэндэ, уку-чылар рус телен ^ицелрэк hэм ацлабрак Yзлэштерэ дигэн фикердэ тора.

Ш. Таhировныц гамэли эшчэнлеге укыту-методик эсбаплар эзерлэY белэн тыгыз бэйлэнештэ бара. Мондый хезмэтлэрнец беренчесе - 1893 елда чыккан Элифба. "Мвкэммэл элифба" авыз методы белэн укыту вчен тэкъдим ителгэн беренче дэреслек була. 6 мэртэбэ басылган бу дэреслекне Ш. Таhириныц укучылары да, башкалар да киц рэвештэ файдаланганнар.

Ш. Таhири керткэн яцалык шуннан гыйбэрэт: татар алфавитын камиллэштерергэ омтылып, ул берничэ яца хэреф (аваз) всти hэм алар туган телне YЗлэштерYне шактый ^ицелэйтэлэр. Ф.И. Ибраhимов билгелэп Yткэнчэ, "Ш. Таhири, Каюм Насыйриныц татар телендэ 10 сузык аваз бар, дигэн фикеренэ таянып, ул вакытта беркем дэ танымаган hэм кабул итмэгэн 10 сузык авазга нигезлэнгэн YЗ элифбасын твзи" (Ибрагимов, 1969, с. 31).

Ш. Таhиров шулай ук татар телендэ беренчелэрдэн булган методик кулланма да эзерли. "Башлап укытырга вйрэтY ачкычы" аерым дэрес эшкэртмэлэре формасында твзелэ. 1893 елда ул Элифба китабы ахырында, э 1898 hэм 1911 елларда аерым хезмэт буларак нэшер ителэ.

Ш. Таhириныц кYп еллык эшчэнлегенец яца этабы буларак, 1914 елда аныц заман талэплэренэ ^авап бирэ торган беренче иллюстрациялэнгэн

элифбасы - "Рэсемле элифба" басылып чыга. Аныц рэсемнэрен Ш. Та-Ьиров узе ясый.

Ш. ТаИиров узеннэн соц барысы егерме басма хезмэт калдыра (камиллэштерелгэн Ьэм узгэртеп тезелгэн хезмэтлэрне дэ кертеп). Алар арасында гарэп теле морфологиясе дэреслеге (1905), гарэп элифбасы (1916), Ьэм 1914 елда чыккан ислам тарихына караган "Тарих исламнан. Хэлифэи Рэшиди заманы" дигэн хезмэтлэре аерым урын алып тора.

1901 елда Халык мэгарифе министрлыгы ТаЬиров эзерлэгэн туры шрифтлы рус язуы таблицаларын бетен мэктэплэр ечен (татар Ьэм рус мэктэплэре) матур язу буенча курсэтмэ-эсбап итеп уз хисабына бастырып чыгара. Алар укучыларга буленмичэ язу урнэклэрен кучерергэ генэ тугел, э хэреф элементларыныц эзлекле системасын узлэштерергэ дэ мемкинлек бирерлек билгеле бер методик тэртиптэ башкарылганнар.

1904-1908 елларда Татар укытучылар мэктэбендэ укыган Ш. ТаИиров белэн аралашып яшэгэн профессор М. Фазлуллин аныц гомеренец соцгы елларында язылган Ьэм басылмыйча калган дурт хезмэтен искэ ала. Аларныц икесе башлангыч мэктэплэр ечен эзерлэнгэн "Тэгьлимал хисап" Ьэм "Геометрия". Калган икесе - гарэп теле синтаксисы дэреслеге Ьэм гарэп-татар язуы буенча каллиграфик таблицалар. Бу факт авторныц улы Ривгат ТаИиров язмаларында да раслана. Ул бу хезмэтлэр арасына тагын Борынгы Кенчыгыш тарихына караган тэмамланып бетмэгэн уку эсбабын да кертэ. Кызганыч, бу кулъязмаларныц язмышы билгесез.

КТУМ дэ эшлэу белэн беррэттэн, Ш. ТаИиров олыгая тешкэч тэ башка уку йортларында дэреслэр алып баруын дэвам итэ, ченки аца купсанлы гаилэсен матди яктан тээмин итеп торырга кирэк була. 1905 елдан ул Коммерция училищесында дин дэреслэре Ьэм каллиграфия укыта, э 1915 елдан Реаль училищеда дин дэреслэре алып бара. 1917 елгы революциядэн соц Казан укытучылар семинариясендэ эшли, Казанда Ьэм Чистайда укытучылар курслары оештыра Ьэм анда да укыта.

Ш. ТаИиров гаилэсе ХХ гасыр башы ижтимагый-мэдэни тормышы-ныц искиткеч куренеше булып тора. 1883 елда Ш. ТаИиров дары заводы бухгалтеры кызы Гелчирэ-Бану Курманаевага ейлэнэ. Гаилэдэ 14 бала туа, аларныц кубесе, этилэренец терле Ьенэрлэрен дэвам итеп, бер яктан жэмгыятьтэ барган узгэрешлэр, икенче яктан гаилэ рухы тээсирендэ, халкыбызныц мэдэнияте, фэне, мэгарифе усешенэ сизелерлек елеш кертэ (Шакирджан Тагиров..., 2013). Биредэ шуны да эйтеп китэсе килэ: 2018 нче ел - ТаЬировлар кызы Суфияныц (тууына 130 ел) Ьэм уллары Рив-гатнец (115 ел) юбилей еллары.

Ш.ТаЬириныц кызлары ЗеЬрэ Ьэм Суфия турында татарларда хатын-кыз мэгарифе формалашуга багышланган басмалардан укырга мемкин (Бурнашева, 1971; Махмутова, 2006; Биктимирова, 2011). Фаик ТаЬиров-ныц рэсем сэнгатенэ караган ижатын Ьэм, иц элек, аныц 1920 нче елларда татар китапларын бизэудэге ролен сэнгать белгечлэре Ьэм сэнгать тари-хын ейрэнучелэр кузэтэлэр (Пионеры конструктивизма., 2006). Ривгат

Tah^OBHbiR фэнни иэм ^эмэгать эшчэнлеге дэ историографиядэ урын тапкан (Абдрашитова, 1975; Мустафина, 2012).

Ш. ТаЬиров балаларыныц язмышы терлечэ, лэкин hap6epce^4 харак-терында Иэм тормышында гаилэ рухы, бала Иэм YCMep чакта Yзлэштергэн сыйфатлар ачык тесмерлэнэ. Беренче чиратта, бу - белемгэ омтылыш. Ш. Таhири еендэге бай китапханэдэ рус, татар, гарэп Иэм терек телендэ язылган китаплар тупланган була. Балаларны укыту ечен заман рухында булган уку йортлары сайлап алына: малайлар ечен реаль, коммерция, сэнэгать училищелары, кызлар ечен Лэбибэ Хесэенова мэктэбе.

Балаларны тэрбиялэYнец меhим шарты, билгеле, этилэренец абруе, аныц халык мэгарифе елкэсендэге хезмэтлэренец ^эмгыять hэм хекYмэт тарафыннан лаеклы танылуы була. Аныц орденнар hэм ике тапкыр "Ты-рышлык ечен" кемеш медале белэн бYлэклэнYе, танылган педагоглар hэм галимнэр белэн тыгыз элемтэдэ торуы, хезмэтлэренэ матбугат битлэрендэ урын алган уцай бэялэмэлэр - болар барысы да намуслы фидакарь хезмэтнец эhэмиятен кYрсэтэ.

Татарстан Республикасыныц Милли музеенда кызыклы бер документ - 1911 елда КТУМ укытучысы Шакир^ан ТаЬировка педагогик эшчэнлегенец 30 еллыгы уцае белэн тапшырылган адрес саклана. Адреста аныц халыкка кYрсэткэн хезмэтлэре югары бэялэнэ, "гаять тирэн акыл кече, бетмэс-текэнмэс энергиясе hэм озак еллар дэвам иткэн игелекле хезмэте" ассызыклана. Адреска кул куйган шэхеслэр - нигездэ шушы уку йортын тэмамлаган яки шунда укыткан кешелэр. Алар арасында Мехетдин Кор-бангалиев, ИбраЬим Терегулов, Гобэйдулла Юнусов, Селэйман Аитов, Гафур Колэхмэтов, МаЬруй Мозаффарова кебек татар кешесенэ якын та-ныш исемнэр.

1912-1913 нче елларда, Романовлар династиясенец 300 еллыгы якын-лашуга бэйле рэвештэ, хатын-кызларга урта белем бирY, алар ечен татар гимназиясе ачуны талэп иткэн чыгышлар активлаша, бу мэсьэлэгэ караган кискен дискуссиялэр меселман ^эмэгатьчелеге арасында Иэм татар газе-талары битлэрендэ алып барыла. Ш. Таhиров бетен кYцеле белэн гимназия яклылар арасында була Иэм 1913 елныц 27 январендэ меселманнар ^ыенында шушы идеяне яклап чыга. КТУМ нец педагогик советы прото-колларында аныц педагог буларак сыйфатлары ачык чагыла. Талэпчэн Иэм ^итди укытучы буларак, ул укучыларныц ялкаулыгын Иэм игътибарсыз-лыгын Иич кенэ дэ кабул итэ алмый. Шул ук вакытта ул укучыларныц яз-мышына битараф булмаган гадел остаз була, кайбер очракларда, хэтта педагогик совет эгъзаларыныц ^пчелеге каршы килсэ дэ, Yзе дерес дип са-наган фикерне яклый белэ.

ТаЬириныц уллары арасындагы яшь аермасы шактый булганлыктан, аларны терле буын вэкиллэре итеп карарга була, илебез тормышындагы катлаулы заманда алар терле вакыйгаларда катнашалар. Олы улы Эхмэт-Солтан (1890-1973) Казан реаль училищесын тэмамлый, Беренче бетен-денья сугышында катнаша, инженерлык гаскэрлэрендэ десятник була.

1 913 елда Казан меселманнары юбилей комиссиясе басмалары арасында аныц бик зур булмаган "Романовлар нэселенец 300 еллык падишаЬлыгы" (русчадан тэржемэ Эхмэт-Солтан-эл ТаИири. Казан: Миллэт, 1913) дигэн китабы басылып чыга. 1917 елда Казанга кайткач, А.-С. ТаИиров Идел-Урал штаты тезу хэрэкэтендэ катнаша, Икенче Бетенроссия меселман хэрби съезды сайлап куйган Меселман халык комиссариатыныц 15 эгъзасыныц берсе була (Вэлиев, 1999; Вэлиев, 2007).

Кече уллары Мидхэт татар интеллигенциясенец яшьлеге, уку еллары, профессиональ узбилгелэнеше совет властенец беренче елларына туры килгэн вэкиллэреннэн. Ул зур телэк белэн мэгърифэтчелек Ьэм жэмэгать эшчэнлегенэ кереп китэ. 1928 елда Казанда Мидхэт ТаЬировныц (18941952) "Октябрь революциясе татарларга нэрсэ бирде?" дип исемлэнгэн китабы чыга. Совет югары уку йортларында белем алган Ривгат (19031977) Ьэм Эхмэт-Зэки (1899-1975) ТаИировлар Татарстанны ейрэну оешмасыныц, башка жэмэгать Ьэм фэнни оешмаларыныц чишмэ башында торалар Ьэм эшчэнлегендэ катнашалар.

Шакиржан ТаЬири балаларыныц теп Ьенэри юнэлеше - укытучылык. Мидхэт немец теле укытучысы була, Эхмэт-Зэки ТаЬиров пединститутта дэреслэр алып бара. Кызлары ЗеЬрэ (1884-1968), Суфия (1888-1970), Зэйнэб (1895-1944) Ьэм Эмма-Сальма (1898-1941) шулай ук укытучылык Ьенэрен сайлыйлар. Суфия Ьэм ЗеЬрэ ТаЬироваларныц исемнэре Лэбибэ Хесэенова мэктэбендэ гомумбелем биру предметларын укытуны гамэлгэ кую белэн бэйле рэвештэ искэ алына. Ш. ТаЬириныц фэнни тикшерену-лэре Ьэм методик мирасы аныц улы Ривгат ТаЬиров эшчэнлегендэ узенец лаеклы дэвамын тапты (Ученый., 2008).

Гаилэдэ китапка карата тэрбиялэнгэн зур хермэт Ш. ТаЬири балала-рын библиография, библиотека эше, китаплар бизэу юнэлешенэ дэ этэрэ. Татар библиографиясенец башлангычы, шул рэвешле Татар китап палатасыныц барлыкка килуе Суфия Ьэм Ривгат ТаИировлар исеменэ бэйле. 1929 елда Суфия Ьэм Фаик ТаЬировлар, яца язуга ейрэту ярдэмлеге буларак, "Безнец элиф" дип аталган уртак хезмэт нэшер итэлэр.

Шакиржан ТаЬировныц узенэ хас булган Ьэм балаларына да кучкэн кыйммэтле сыйфатлары - уз халкыца хезмэт итэргэ омтылу, фэнне Ьэм мэгарифне алга жибэрэ торган Ьэр яцалыкны ижади кабул иту Ьэм устеру.

Чыганаклар hэм эдэбият

1. Абдрашитова И.М. Из истории научного общества татароведения (19231929 гг.) // Ученые записки КГПИ. Вып. 150: Вопросы историографии и источниковедения. Казань, 1975. С. 101-111.

2. Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. Казань: Татар. кн. изд-во, 2011. 168 с.

3. Бурнашева З.Х. Татар хатын-кызлары хэрэкэте тарихыннан. Казан: Тат. кит. нэшр., 1971. 152 б.

4. Вэлиев Р.К. Болак арты республикасы. Казан: Татар. кит. нэшр., 1999. 160 б.

5. Вэлиев Р.К. взелгэн дога. Казан: Татар. кит. нэшр., 2007. 270 б.

6. Ибрагимов Ф.И. Развитие методики обучения татарской грамоте и буквари: автореф. дис. ... канд. пед. наук. Казань, 1969. 51 с.

7. Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. 254 с.

8. Мустафина Г.М. Судьба одной книги // Фажигале еллар кайтавазы (Реп-рессиялэнгэн татар педагоглары, нашир-мвхэррирлэре, дин эИеллэре). Казан, 2012. Б. 148-153.

9. Пионеры конструктивизма: Фаик Тагиров, Александра Коробкова в Казани и Москве: к 100-летию со дня рождения Фаика Тагирова. Каталог выставки: Книжная графика. Рисунок. Гравюры. Казань: Заман, 2006. 63 с.

10. Ученый, педагог и гражданин: статьи, воспоминания, документы и материалы (к 105-летию со дня рождения Р.Ш. Тагирова). Казань: ТГГПУ, 2008. 122 с.

11. Фазлуллин М. Куренекле педагог Ш. ТаЬириныц тууына 100 ел // Совет мэктэбе. 1958. № 3. Б. 62-63.

12. Шакирджан Тагиров и его потомки в науке и культуре: Материалы научно-практической конференции, приуроченной к открытию мемориальной доски на здании Казанской татарской учительской школы. Казань: Отечество, 2013. 102 с.

Г.М. Мустафина

Видный педагог-просветитель (к 160-летию со дня рождения Шакирзяна Тагири)

Статья посвящена памяти известного татарского педагога-просветителя Шакирзяна Тагири (1858-1918). В ней излагаются основные вехи его биографии, приводятся сведения о родословной Тагири. Юбиляр является автором первого татарского иллюстрированного букваря «Бэд-эт-тэгълим. Меккэмэл элифба» (1893), который также по праву считается одним из первых подобного рода изданий по новому методу. Анализ его педагогического наследия показывает, что Ш.Тагири внес большой вклад в развитие просвещения и татарской педагогической мысли начала XX века.

Ключевые слова: Шакирзян Тагири, педагог, просветитель, каллиграф, школьный учебник, Казанская татарская учительская школа.

G.M. Mustafina

Prominent teacher-educator (160th anniversary of the birth of Shakirzhan Tagiri)

The article is dedicated to the memory of the famous Tatar teacher-educator Shakirzhan Tagiri (1858-1918). It sets out the main milestones of his biography, provides information about the Tagiri's pedigree. The celebrant is the author of the first illustrated primer "Bad-at-ta'lim. Mukkamal alifba" (1893), which also is considered to be one of the first such publications by the new method. Analysis of his pedagogical heritage shows that Sh. Tagiri made a great contribution to the development of education and Tatar pedagogical thought of the early XX century.

Keywords: Shakirzyan Tagiri, teacher, educator, calligrapher, school textbook, Kazan Tatar teacher's school.

Информация об авторе:

Мустафина Гульшат Мударисовна - кандидат исторических наук, доцент кафедры отечественной истории Казанского федерального университета (г. Казань); e-mail: [email protected]

Мостафина Гелшат Медэррис кызы - тарих фэннэре кандидаты, Казан федераль университетыньщ Ватан тарихы кафедрасы доценты (Казан шэhэрe)

Mustafina Gul'shat M. - Candidate of Historical Sciences, Associate Professor, Department of National History, Kazan (Volga region) Federal University (Kazan)

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.