Научная статья на тему 'СЕБЕР ХАНЛЫГЫН ЯУЛАП АЛУГА ЯңА КАРАШ'

СЕБЕР ХАНЛЫГЫН ЯУЛАП АЛУГА ЯңА КАРАШ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
41
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «СЕБЕР ХАНЛЫГЫН ЯУЛАП АЛУГА ЯңА КАРАШ»

Ф.Э. Бэйрэмова Себер ханлыгын яулап алуга я на караш

Барлык рус Ьэм совет энциклопедиялэрендэ диярлек Себер ханлыгын яулап алучы итеп казак атаманы Ермак курсэтелэ, рус тарих-чылары да дурт гасыр буе шуны исбатлап яздылар, соцгы елларда исэ бу турыда кино-фильмнар тешерелде, Себердэ Ьэм Россиянец башка урыннарында аца Ьэйкэлэр куелды. Эмма бу дереслеккэ туры килэме сои. Себерне буйсындыручы, чыннан да, Ермакмы яки бу хакыйкатьне яшерер очен уйлап чыгарылган ялганмы?

«Татар энциклопедик сузлеге»нэн курен-гэнчэ, «Себер ханлыгы 15 йезнец 20-нче елларында барлыкка килэ Ьэм 1598 елда, Кучем хан утерелгэннэн сои, местэкыйльлеген югалта Ьэм рус дэулэтенэ буйсындырыла», диелэ (Татар энциклопедик сузлеге, 2002, 6.558). Ермакныц Себергэ яу чабуы исэ кайбер тарихчылар язуы буенча 1581 елныц 1 сен-тябрендэ башлана («Есиповская летопись») Миллер Г.Ф., «История Сибири», Шеглов И.В. «Хронологический перечень важнейших данных из истории Сибири», Ьади Атласи «Себер тарихы» Н.6.). кайберлэренец язуы буенча бу поход 1582 елныц 1 сентябрендэ башлана. (Скрынников Р.Г. «Сибирская экспедиция Ермака», Габдельбар Файзрахманов «История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века» Ь.б.). Ермак кайбер тарихчылар язуы буенча 1584 елныц 5-6 августында, кайберлэре язуынча - 1585 елныц 5-6 августында Вагай елгасыныц Иртышка коя торган урынында Кучем хан яугирлэре тарафыннан утерелэ.

Ни булса да, Ермак Себердэ нибары 3 ел була, Наполеон Мэскэуне алган кебек, Себер-нец башкаласы Искэрне генэ кулына тешерэ, Кучем хан исэ казак атаманы утерелгэннэн соц да 15 елдан артык кулына кылыч тотып урыс гаскэренэ каршы сугыша. Тагы да тулырак итеп эйткэндэ, Кучем ханныц исеме бары тик 1601 еллардан соц гына елъязмаларда курсэ-телми башлый, шулай булгач, аныц улеме дэ 1598 елда тугел, 1601 елларда гына булган булырга тиеш. Димэк Кучем хан, Ермак утерелгэннэн соц да эле 15 елдан артык уз дэулэте очен керэш алып бара, эмма бу керэш инде казак атаманы Ермакка каршы тугел, урыс регуляр армиясенэ каршы була. Ягьни, озак

еллар буе Себер ханлыгы белэн Россия дэулэте арасында канкойгыч сугышлар бара, татарлар очен бу илне Ьэм ж;ирне бирмэс очен азатлык сугышы булса, руслар очен, Россия очен яулап алу сугышы була.

Хэер, Ермакка кадэр дэ Россиянец Себерне кулга тешерергэ ныклы нияте була, бу турыда тарихи документлар сейли. Россия патшасы Иван IV узе хуж;а булмаган Урал-Себер ж;ир-лэрен 1558 елда ук урыс байлары Строго-новларга таларга рехсэт бирэ. 1574 елныц 30 маенда исэ ул Кучем хан билэмэлэренец, ягьни, чит дэулэт булган Себер ханлыгыныц зур елешен жалованная грамота нигезендэ шул ук Строгоновларга бирэ, аларга анда кре-постьлар салырга, кораллы сакчылар тотарга, тимер эшкэртергэ, иген чэчэргэ рехсэт итэ Ьэм себер халкыннан ясак ж;ыеп, аны узенэ китер-тергэ боера (Бахрушин, 1955, с.93) Ьэм болар очен Иван патша Строгановларны 20 елга барлык салымнардан азат итэ! Югыйсэ бу бит Кучем ханныц урыс патшасы белэн тыныч яшэу хакына, уз халкыннан езеп, Мэскэугэ Ьэр ел саен мец кеш тиресе ясак тулэп торган чаклары! Ьэм шул ук вакытта Явыз Иванга: «Тынычлык телэсэц - тыныч яшэрбез, сугы-шырга телэсэц - сугышырбыз», - дип хат язган еллары...

О Иван патшага Себер тулысынча кирэк була Ьэм ул сугышка эзерлэнэ. Стогоновлар экспанциясе аша Себерне яулап алуныц беренче этабы башланса, Ермак аныц дэвамы гына булып тора, э Россиянец регуляр армиясе исэ бу мэкерле эшне азагына ж;иткерэ. 1570 елларда Строгоновлар Урал-Себердэ 8 миллион десятина ж;ирлэргэ ия булалар, бу тирэлэрдэ Соликамски, Конкор, Орел-Кар-гедан, Чусовой кебек таш калалар салдыралар, бандит казакларны яллап, хэзерге ханты-манси ж;ирлэренэ хэтле Ьож;умнэр оештыралар, алар таламаган бер генэ авыл да калмый, Ьэм, элбэттэ, Кучем хан да, Мэскэу белэн тынычлык хакына, дип, курэлэтэ илен талатырга телэми Ьэм 1573 елда узе Строгоновларга каршы яу чыга, урысларга ясак тулэуне туктата.

Ул арада Урал аръягына, Строгоновлар янына Ермак юлбасарлары килеп чыга, алар-ныц Идел буенда оештырган канлы суеш-

лардан соц патша гаскэреннэн качып йерулэре була. 1577 елныц ж;эендэ фарсы иленэ баручы урыс илчелеген талаганы Ьэм илче Кара-мышевны утереп, Россия патшасыныц фарсы шаЬына дигэн бетен булэклэрен узенэ алганы ечен Иван IV Ермакны Ьэм аныц башки-сэрлэрен улсм ж.т'.аеыпа хекем итэ (Миллер, 1999, с.335). «А те атаманы и казаки преж того ссорили нас с Ногайской ордою, послов ногайских на Волге на перевозех побивали, и ордобазарцев грабили и побивали, и нашим :полем многие грабежи и убытки чинили; и им было вины свои покрыта тем, что было нашу Пермскую землю оберегать, и они зделали с вами вместе по тому ж, как на Волге чинили и воровали...» (Миллер, 1999, с.335). Пермь ж;ир-лэрен сакламаган очракта, Иван патша Ермакны Ьэм аныц казакларын асып куярга боера.

Эмма Ермакныц «Себер ханлыгын яулап алуы» турындагы хэбэрен ишеткэч, Иван IV ученей Ермакка карата булган фикерен капма-каршыга узгэртэ. «...взял Сибирское царство, победил о обратил в бегство хана Кучума, многих татар, остяков, вогулов привел к шерти быть под царскую руку и давать им ежегодно ясак», - дип мактанып яза Ермак Рэсэй пат-шасына хатында. Ермак атаманы Иван Кольцо аныц бу хатын 15 83 елныц язында Иван патша кулына китереп тоттыра. Оле куптэн тугел генэ улем ж;эзасына хекем ителгэн Иван Кольцоны да, аныц янындагы казакларны да Рэсэй патшасы асып куймый, киресенчэ, башкисэр Ермак ечен дип, уз естеннэн тунын салып бирэ, аца сугыш кебэлэре булэк итэ, башкаларны да мул бэхиллэтэ. Ул гына да тугел, Иван патша Ермакка ярдэмгэ дип, воеводалары князь Семеон Болхонский Ьэм Иван Глуховны, 500 кешелек кораллы гаскэр белэн Себергэ озата, аларга христиан дине эЬеллэре, эрхэрилэр Ьэм поплар да кушыла, бу тэре походына соцрак Уралда Строгонов-ларныц 300 кешелек сугышчылары да естэлэ (Сибирские летописи, 1907, с.346).

Инде тарихтан билгеле булганча, Ермак ул вакытта Себерне ала алмый, бары тик ханлыкныц башкаласы Искэрне генэ кулга тешерэ Ьэм якын-тирэдэге шэЬэр-авылларны талый. Беренче кышта ук Искэрдэ чолганышта калып, аныц ачлыктан куп кешесе кырыла, кезен Мэскэудэн килеп кушылган мец кешелек гаскэр Ьэм чиркэу чируе Ермакныц хэлен ж;ицелэйтэсе урында, алдагы салкын кышта тагы чолганышта Ьэм азыксыз калып, бетенлэе белэн кырылып-улеп бетэ, аларныц улемендэ

Ермакныц да гаебе зур була. Искэр Ьэм Карача шэЬэрлэрендэ чолганышта калган урыс гаскэре, христиан руханилары шул хэтле хэлгэ килеп ж;итэлэр ки, алар хэтта бер-берлэренец мэетлэрен ашый башлыйлар.

Бу хакта Себер елъязмалары хэбэр итэ. 1585 елныц ж;эендэ исэ Ермак бетен кочен куеп Себерден чыгып качарга омтыла, ул елга юлы белэн кенбатышка да, теньякка да ыргылып карый, эмма аны татарлар бер яктан да чыгармыйлар Ьэм Ермак гаскэре белэн Искэр-дэн ерак тугел улемен таба... Искэрне саклап калган воевода Иван Глухов Ьэм казаклар 1585 елныц 15 августында аны ташлап, шэЬэргэ ут тертеп качалар, Обь Ьэм Печора елгалары аша Рэсэйгэ кайтып егылалар (Сибирские летописи, с.299). Кучем хан исэ вакытлы гына калдырып торган башкаласына яцадан кайта Ьэм ханлык белэн идарэ итэ башлый.

Курэбез, башкисэр Ермак Себерне ала алмаган, бары тик юл естендэге авыл Ьэм калаларны талау Ьэм ж;ирле халыкны утеру, аларны кечлэп чукындыру белэн генэ ше-гыльлэнгэн. Омма Котыптан кыпчак дала-ларынача ж;эелгэн, Урал тауларыннан Бараба далаларына кадэр таралып яткан Себер иленэ аныц кулы ж;итмэгэн, анда эле озак еллар буе татарлар хуж;а булган. Тик урыс гаскэре дэ Ермакныц артыннан бастырып Себергэ килеп ж;иткэн, алар инде бу бай Ьэм иркен ж;ирлэрне югалтырга телэмэгэннэр. Шулай итеп, Себер ечен дистэ елларга сузылган канлы сугышлар башланып киткэн. Оле 1585 елныц кезендэ ук, Мэскэудэн Себергэ воевода Иван Мансуров гаскэре ж;ибэрелэ, ул Котыпта урыс кэлгэсе тези, 1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной Ьэм письменный голова Данила Чулков гаскэр белэн Себергэ килеп ж;итэлэр, алар борынгы татар шэЬэрлэре Чимги-Тура Ьэм Тубыл-Тура естендэ Темэн Ьэм 1587 елда Тобольск хэрби кэлгэ-калаларын салалар. Ул арада Котыпта, элеккеге Пелым князлеге урынында Пелым, Березов, Сургут калалары калкып чыга, 1594 елда исэ Кучем ханныц Ялым-Тора шэЬэре урынында урысларныц Тара каласы барлыкка килэ (Миллер, 1937, с.355). Татарларныц теп су юллары булган Иртыш Ьэм Тубыл, Тура Ьэм Тара, Обь елгалары буена урнашкан бу урыс калалары тиз арада кечле хэрби крепостьларга эйлэ-нэлэр, Себерне тулысынча яулап алу буенча теп таяныч ролен утилэр.

Шунысын да онытмаска кирэк, Себер ж;ирендэ бу хэрби крепостьларны тезу Ьэм саклау урыс гаскэре ярдэмендэ башкарыла,

шул ук вакытта яулап алынган ж;ирле халыкларны файдалану очраклары да була. Ойтик, 1594 елныц башында князь Андрей Елецкий житпкчелегендп Мэскэудэн Себергэ озатылган 147 кешелек жэяуле урыс гаскэренэ Казаннан 100 атлы татарны, Урал башкорт-ларыннан 300 атлы жайдакш,! алалар, аларга башлык итеп чукынган татар Мамлы Мальцев билгелэнэ. Моца естэп тагы Лаештан Иэм Тэтештэн иллешэр поляк тоткыны, Казаннан тагы илле татар Мэскэу гаскэренэ килеп кушыла. Себергэ килеп ж;иткэч исэ бу гаскэр тагы да зураеп, аца тагы йезлэгэн казак, урыс-ларга хезмэткэ кучкэн йездэн артык Тубыл татары, Темэн шэИэреннэн дистэлэгэн литвалы Иэм чэркэслэр, ж;ирле вогул-остяклар кушы-лып, Tapara килеп ж;иткэндэ мецнэн артык су-гышчыны хасил итэлэр, шуларныц яртысы та-тар-башкорт була (Тарская мозаика, 1994, с.7).

Кучем ханга дистэ еллар буе менэ шулай берничэ фронтта - Себергэ дэрья булып агыл-ган урыс регуляр армиясенэ, аларга килеп кушылган сатлык миллэттэшлэренэ Иэм форсаттан файдаланып, арттан Искэргэ бэреп кергэн казах солтаннарына каршы да керэ-шергэ туры килэ. Дерес, соцгылары бик тиз узлэре дэ урыс колына эйлэнэлэр, 16 яшьлек казах солтаны Ураз-Мехэммэт, тайбугачы Сэйтэк Иэм Кучем ханга хыянэт итеп, казахларга хезмэткэ кучкэн Карача-вэзир, вакытлыча Искэргэ кереп утырсалар да, 1588 елныц ж;эендэ аларны мэкер юлы белэн эсирлеккэ тешерэлэр Иэм Мэскэугэ озаталар (Сибирские летописи, с.293-294). Себер канга батып ятканда, казах ханы Тэвэккэл 50 мец кешелек гаскэрен Бохараны туздырырга ж;ибэ-рэ, ярдэм сорасалар да, уз терки-меселман-нарына булышмый. Уз хэле хэл булганга, Бохара да Себергэ ярдэм итэ алмый, Кырым, Госманлы дэулэте дэ ярдэмгэ килми, Идел-Урал узе ут эчендэ ята, шулай итеп, Кучем хан урыс армиясенэ каршы керэштэ аз санлы халкы белэн бер ялгызы кала.

Себернец зур су буйлары экеренлэп урыс кэлгэлэре белэн тулса да, алар кулында утлы корал, мылтык Иэм чуен туплар булса да, Кучем хан алардан качып далада йорми, ботен гайрэтен Иэм гаскэрен ж;ыеп, санай-уклар, кылыч-соцгелэр белэн булса да шушы кала-ларга Иожум итэ. 1590 елныц 23 июнендэ ул Темэн тирэсендэ зур сугышлар алып бара, Тубыл каласына Иожум итэ, шэИэрне ала алмаса да, куп урыс гаскэрилэрен кж итэ, тирэ-як авылларда урысларга хезмэткэ кучкэн сатлык татарлырны эсир итеп алып, Бараба

далаларына озата, шулай ук ж;ирле халыкныц купчелеге уз телэге белэн Кучем ханга ияреп, Иртыш-Омь буйларына китеп бара. Биредэ исэ Кучем хан Сала, Каурдак олысларына Иожум итеп, узенэ каршы чыккан патша гаскэрен чигенергэ мэжбур итэ. Шулай итеп, ж;ирле халык ясакны яцадан Кучем ханга тули башлый, Иртышныц Иэм Обьныц югары елеш-лэре, Бараба далалары, Тара Иэм Омь елгасы буйлары тулысынча диярлек Кучем хан кулында була (Фэйзрахманов, 6.206).

Эмма урыс гаскэре дэ моныц белэн киле-шергэ телэми, аларга татарлардан килэ торган ясак рэвешендэге кеш тирелэре, тоз кул: юре Иава кебек кирэк була, Иэм алар кэлгэлэреннэн чыгып, Кучем ханны эзэрлекли башлыйлар. Кучем хан гаскэре белэн шундый зур бэрелешлэрнец берсе 1591 елныц августында була, Тубыл воеводасы Кольцов-Масальский Ишим елгасы буйларында кинэттэн татарлар-ныц ыстанына Иожум итэ. Бу сугышта куп татарлар улэ, Кучем ханныц балалары урысларга эсир тешэ, эмма татар ханы жииелми. дэулэт ечен сугышын дэвам итэ (Атласи, 1993,6.114).

Кучем хан Иэм патша гаскэре арасында шундый канкойгыч сугышларныц тагы берсе 1595 елны Иртышныц югары агымындагы Кара-Атау каласында була. Урыс воеводасы Борис Доможиров Кучем ханныц ыстанына кетмэгэндэ Иожум итеп, бик куп татарларны юк итэ, урыслар ягыннан да куп сугышчылар улэ, куп кенэ затлы татарлар эсирлеккэ элэгэ (Буцинский, 1899, с. 143, 145). Эмма Кучем хан бу яудан да исэн чыга Иэм узе дэ урыс кэлгэлэренэ Иеж;умнэрен дэвам итэ, аныц янында олы улы Али Иэм тугрылыклы мор-залары Иэм яугирлэре була. 1595 елныц мартында Тубыл воеводасы Ростовский Тара шэИэрендэге урыс гаскэренэ ярдэмгэ 239 хэрби Иэм куп корал ж;ибэрэ. 500 кешелек гаскэр, Кучем хан эзлэре буйлап, Бараба далаларына тарала. Биредэ Иэр шэИэр Иэм авыл ечен канкойгыч сугышлар башлана. Урыс воево-далары Доможиров Иэм Ропозовлар карама-гындагы атлы гаскэр татарларныц Чангула, Лугай, Килем, Барма, Лиуба, Тораш, Кэрпэк олысларын утка тоталар, Тунус шэИэре ж;ир белэн тигезлэнэ, халкы юк ителэ. Бу хэллэрне куреп куркуга тешкэн ж;ирле халыкныц бер елеше Рэсэйгэ буйсынуын белдерэ, урысларга ясак тулэргэ ризалаша (Атласи, 1993, б. 125).

Кучем хан исэ урыслар белэн сугышып чигенэ-чигенэ, Иртыш Иэм Обь елгаларыныц югары агымына, Омь елгасы буйларына ук

килеп ж;итэ, гаилэсен Ирмэн елгасы буендагы Тон-Тура шэЬэрендэ калдырып, яца Ьожумпэр-гэ ташлана. Дерес, Кара-Атау сугышыннан соц аны 300 морзасы калдырып китэ, алар сэудэ кэрваннарына ияреп, гаилэлэре белэн Бохарага кучэлэр, Хива якларына китеп баралар. Бу юл Кучсм хан очен дэ ачык була, эмма ул илен, халкын, дэулэтен ташлап китэ алмый Ьэм урыс гаскэренэ каршы сугышларын дэвам итэ. Бу вакытта аца инде 80 яшь тулып килгэнлеген дэ, Кучсм ханныц яртылаш сукырайганын да онытмаска кирэк. Шушы хэлендэ дэ ул илен яклау очен хэрбилэрне оештыра ала, алар белэн канкойгыч сугышларга керэ, 1596 елны Ык куле буеннан калмыкларны куып чыгара, 1597 елны Иртышныц урта агымындагы Терэни Ьэм Омь елгасы буендагы Лугуй олы-сын урыслар кулыннан тартып ала, берничэ тапкыр Тара шэЬэренэ Ьеж;ум итэ (Буцинский, 6.143, 146).

Татар ханыныц болай гына бирешмэсен ацлаган Рэсэй патшалары аца хатлар да язып карыйлар, узлэренэ хезмэткэ кучэргэ угетлилэр. 1596 елны урыс патшасы Федор Иванович Кучем ханга болай дип яза: «...Синец элеккеге эшлэрецэ Ьэм буйсынмавы-ца карамастан, без сине, Кучем патша, бала-ларыц белэн узебезгэ чакырабыз Ьэм безгэ хезмэт итэргэ ендибез! Син безнец куз алдыбызда булырсыц, без сица башка хан Ьэм ханзэдэлэргэ биргэн кебек, хакын тулэп торырбыз! Огэр инде Себер-йортыцда калырга телисец икэн, анда хан булырсыц, Ьэм безгэ буйсынып, тиешле хакын алып торырсыц!» (Абдиров, с. 125). Эмма Кучем хан урыс патшаларыныц бу ялган вэгьдэлэренэ ышан-мый, аныц Мэскэугэ буйсынган татар ханы булып тарихка кереп каласы килми Ьэм ул ил-ж;ире очен сугышларын дэвам итэ.

Кучем ханны бу рэвешле узлэренэ буйсын-дыра алмагач, Мэскэу патшасы аца эсирлек-тэге улы Обелхэер Ьэм туганыныц улы Мехэм-мэткол аша мерэж;эгать иттереп карый. «Беек Рэсэй патшасы алдында узецнец гаебецне каплау ечен, бирегэ берэр улыцны тотык-амэнэт итеп ж;ибэр, - дип язалар алар. - Узец дэ монда кил Ьэм безнец кебек рэхэт тормыш табарсыц, безгэ беек падишаЬ ж;ирлэр Ьэм шэЬэрлэр бирде, син дэ аларны алырсыц! Огэр телэсэц, Рэсэй патшасына буйсынып, аннан хезмэт хакы алып, Себердэ хуж;а булырсыц!» (Абдиров, с. 125). Эмма Кучем хан Мэскэудэн качып кайткан татар-нугай яугирлэре сейлэ-гэннэн анда Себер морзаларын сугыш ечен генэ тотканнарын, аларны терки-меселманнар-

га каршы яуларда кулланганнарын белэ иде инде. Кучем хан уз гомерен саклап калу бэрэбэренэ мондый хурлыклы килешугэ бармый Ьэм ил-ж;ире ечен сугышуын дэвам итэ.

«Кучум неуступчиво боролся с Ермаком; в этой борьбе он не унижал своего сана, ни своего достоинства, ни падал ниц перед покорителем, метил ему, сообразно духу времени, и тайно, и явно, и, наконец, семнадцать лет скитаясь по степям, он, в диком величии своем, предпочел лучше пасть под ударами судьбы, но не запятнать себя добровольной передачей перед тем, кого он считал своими притеснителями и врагами...», -дип яза бу хакта тарихчы П.И.Небольсин (Небольсин, 1849, с. 111).

Себер ечен иц кечле соцгы сугышларныц берсе 1598 елныц 20 августында була, воевода Андрей Воейков гаскэре Чан куле буенда урнашкан Кучем хан ыстанына теннэ кет-мэгэндэ Иожум итэ Ьэм йоклап яткан халыкны суеп чыга. Улучелэр арасында Кучем ханныц 370 яугире, оныклары Ьэм морзалар да була, э хан гаилэсеннэн 30 кеше урысларга эсир тешэ (Буцинский, с. 147). Кучем хан исэ узе бу вакытта уллары Али, Кагай, Азим Ьэм йезлэгэн яугире белэн ерак олысларда гаскэр туплап йери Ьэм ул яцадан Ялым-Тора - Тара шэЬэрен кире кайтарырга уйлый. Уллары, киленнэре, оныклары урыслар кулына эсир булып тешкэч, воеводалар Кучем ханга тагы илче ж;ибэреп карыйлар, бирелергэ кушалар. Кучем ханныц жавабы: «Мин Себерне у чем телэп бирмэдем, ирегемне дэ уз телэгем белэн бирмэм!» - була. Шулай итеп, 1598 елныц 20 августы Кенбатыш Себернец рэсми рэвештэ Россия составына керуенец фактик датасы булып тора.

Шушы канкойгыч сугыштан соц Кучем ханныц исеме тарих елъязмаларында куренми башлый, э 1601 елдан Себер ханы булып аныц олы улы Али исэплэнэ. Кучем хан тарих мэйданыннан юкка чыкса да, Себер ечен керэшне башта аныц улы Али, ул урысларга эсирлеккэ тешкэч, башка уллары Азим, Канай, Ишим, Морат, соцрак оныклары Аблай-Гэрэй, Дэулэт-Гэрэй, Тэуке, Бука солтан дэвам итэ-лэр. Себерне кире кайтару ечен керэш эле тагы ике гасыр дэвам итэ, Кучем ханныц оныклары урысларга каршы сугышлар белэн 1636 елны Уфа шэЬэренэ хэтле барып ж;итэлэр. Рэсми тарихта «башкорт восстаниелэре» дип йертел-гэн татар кутэрелешлэренец дэ башында, ни-гездэ, Кучем хан нэселе торган. О Кучем

ханныц урысларга эсир тешеп, Мэскэугэ ж;ибэрелгэн нэселе тулысынча диярлек христиан диненэ кучен бетэ, урыслаша Ьэм тарих сэхнэсеннэн тешеп кала.

Нэтиж;э ясап эйткэндэ, Себерне бернинди Ермак та басып алмаган, э Россиянец регуляр армиясе яулап алган. Озакка сузылган бу сугыш Ермак белэн Кучем хан арасындагы сугыш тугел, э бэлки ике дэулэт - Рэсэй белэн Себер ханлыгы арасындагы сугыш була. Россия ечен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы ечен милли-азатлык керэше булып тора. Себер ханлыгы Россия белэн бернинди килешулэргэ дэ бармый, аныц бугенге кенгэ хэтле Мэскэу белэн солых тезегэне юк, халыкара нормалар буенча ул эле дэ Россия белэн сугыш хэлендэ исэплэнэ. Шуца курэ Себер ханлыгыныц теп дэвам-чылары булган себер татарларыныц яцадан уз бэйсез дэулэтлэрен торгызырга да, яулап алынулары ечен Мэскэудэн компенсация тулэ-тергэ дэ, Рэсэйнец татарларга карата уздырган юк иту сэясэте ечен халыкара мэхкэмэлэргэ бирергэ дэ хаклары бар. Ченки тарихи дереслек алар ягында.

О татар халкы ечен, бигрэк тэ, себер татарларына Ермак бернинди дэ батыр тугел, э башкисэр Ьэм юлбасар. Ул Себергэ талау Ьэм утеру нияте белэн килгэн Ьэм шул кара эшен эшлэгэн дэ, Ьэм улемен дэ татарлар кулыннан Себердэ тапкан. О Кучем хан исэ татар халкы

ечен милли каНармап. азатлык керэшчесе Ьэм жиНаш ир ир - Себернец Алтын ханы булып кала бирэ.

Искэрмэлэр

Абдиров М. Хан Кучум: известный и неизвестный. - Алма-Ата, 1996.

Атласи Нади. Себер тарихы. Сеенбикэ. Казан ханлыгы. - Казан, 1993.

Бэйрэмова Ф.Э. Кучем хан. - Казан, 2007.

Буцинский П. Заселение Сибири и первые ее насельники. - Харьков, 1899.

Кабдулвахитов Калиль. По следам тюменских шейхов. - Тюмень, 2005.

Бахрушин C.B. Пути в Сибири в XV1-XV11 вв. // Бахрушин C.B. Гаучные труды. - Т.Ш. -4.1.-М, 1955.

Миллер Г.Ф. История Сибири. - Т. 1. - М.-Л, 1937.

Миллер Г.Ф. История Сибири. - М., 1999.

Небольсин П.И. Покорение Сибири. - СПб., 1849.

Татар энциклопедия сузлеге. - Казан, 2002.

Тарская мозаика. - Омск, 1994.

Тобольский хронограф - 1, 2, 3, 4. - Омск, М, Екатеринбург, 1993, 1994, 1998, 2004.

Сибирские летописи. - СПб., 1907.

Файзрахманов Г.Л. История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века. -Казань, 2002.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.