Научная статья на тему 'ИСЕМЕң МАТУР! КЕМНәР КУЙГАН?!'

ИСЕМЕң МАТУР! КЕМНәР КУЙГАН?! Текст научной статьи по специальности «Прочие медицинские науки»

CC BY
51
1
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ТАТАРЫ / ЭТНОНИМ / ДРЕВНЕКИТАЙСКИЕ ПИСЬМЕННЫЕ ИСТОЧНИКИ / TATARS / ETHNONYM / ANCIENT CHINESE WRITTEN SOURCES

Аннотация научной статьи по прочим медицинским наукам, автор научной работы — Ерзин М.

В статье приводится краткий анализ происхождения этнонима татары на основании научных работ японского ученого Яути Ватару и других этимологов и историков.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «ИСЕМЕң МАТУР! КЕМНәР КУЙГАН?!»

ИСЕМЕН

матур!

КЕМНдР

куйган?!

Куцел берлэн свям бэхтен татарныц, Курергэ щанлылык вак-тын татарныц.

Татар бэхте вчен мин щан атармын: Татар бит мин, узем дэ чын татармын.

Г. Тукай

Борынгы замандагы Кытай ^иренец, ягъни Олы Кытай курганыныц теньяк-кенчыгышында безнец

эрага кадэр терле халыклар яшэгэн. Ул чорда аларныц аерым исемнэре кы-тайларга мэгълум тугел иде, шуцар аларны кытайлар ачыклап атамаса-лар да, гомумэн, «и, доцъи, доцху» — ят иллэр, кенчыгыштагы ят халыклар дигэн гомуми исем белэн йерткэннэр. Менэ шул халыкларныц Ьуннарныц кенчыгышындагы аерым территориядэ яшэгэн бер елеше татар кабилэлэре иде. «Татар» — шул кабилэлэрнец уз исеме, ул — халык, кешелэр теркеме, кешелэр дигэн мэгънэне ацлата1. Фикерлэу, сейлэшу, корал ^итештеру Ьэм аннан хезмэттэ файдалана алу сэлэтенэ ия булган шэхеслэрдэн торган бу ха-лык узлэрен «без кеше, кешелэр, та-тарлар» дип йерткэннэр. «Татар» сузе безнец халкыбызда борын-борыннан кеше, ир кеше мэгънэсендэ кулланылып килгэнлеге билгеле. Эшлекле, Ьенэрле кешелэрне бездэ «Ай-ай, оста татар икэнсец» дип эйту дэ ата-бабалардан калган суз.

Кытай чыганаклары татар кабилэ-лэрен чул тереклэренец бер тарма-гы икэнлеген искэ ала2. Татарлар-

га кагылышлы кытай чыганакларын-нан турыдан-туры файдаланган Ьэм тепченеп казынган мэгълум япон гали-ме Яути Ватару бу гыйбарэне узенец 1919 елда язган «Татарлар хакында эзлэнулэр» исемле зур хезмэтендэ та-гын да ачыклап тешендереп бирэ: «Та-тарлар Иньшань (Чугай. — М. Е.) кал-кулыгы этрафындагы территориядэ яшэгэннэр. Татарлар мохэ кабилэсенец нэселеннэн, дип эйтучелэр дэ бар, лэкин бу сузлэр бетенлэй дерес тугел, чы-нында алар чул тереклэренец бер тар-магыдыр. Татарларныц торган ^ирлэре X-XTTT гасыр башларында Ьаман да Хэ-ланьшань (Алашань. — М. Е.) калкулы-гы этрафындагы территориялэргэ кадэр кицэя барды»3. Чул тереклэреннэн бул-ган татарлар башка терки кабилэлэр белэн якын элемтэдэ яши, шуныц нэти^эсендэ аларныц исеме иц элек терек деньясына мэгълум була, узара аралашулар арта бара.

552 елдан алып Терки каганлыгыныц тэхетендэ утырган Истэми каган 575 елда вафат була. Аныц вафаты уцае белэн утыз татар да тэгъзия кылынып килэ. Бу хакта Терки каганлыкта хэрби ^итэкче булган Култэгингэ багышлап 732 елны куелган зур Ьэйкэл ташта языл-ган. Татарларныц Истэми каган матэм мэрасименэ килеп катнашканлыгы ту-рындагы мэгълумат 575 елдагы язма хатирэлэрдэн билгеле булганлыгында шик юк. Ченки, Култэгин хатирэ ташын-да тэгъзия кылып килуче халыкларныц исемнэре куп еллар узган булуына ка-рамастан, тулысынча тэфсиллэп языл-ган, алар кенчыгыштагы Букли даласы халкыннан, табгачлардан, тебетлэрдэн, апарлардан, пурумнардан, кыргызлар-дан, еч корыканнан, утыз татардан, кы-таннардан, татабилэрдэн Ьэм тагын да куп халыклардан килгэннэр.

Истэми каганныц вафатына тэгъзия кылып килучелэр арасында табгачлар-кытайлар белэн бер катарда татарларныц да булганлыгы мэгълум булып тора. Менэ шул факт «татар» исеме кытай-ларга Истэми каган вафат булган вакыт-ларда, ягъни 575 елларда билгеле бул-ганлыгын ацлата. Кытайлар татарлар-ны ^ентеклэп ейрэнэ бара Ьэм аларныц исемен тегэлрэк, дересрэк итеп «тата» дип йертэ башлый. Кытай телендэ «р» авазы булмау сэбэпле, бу ике иероглиф гамэлдэ «тата[эр]»—татар дип укылган.

УУ из глубины столетий____________________

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2012

Хэзэрлэрнец дэ ул чорларда кытай чы-ганакларында «гэса» дип йертелгэнлеге билгеле, бу исем дэ «гэса[эр]» — хэзэр дип укылган. Кызыксынырлык бер ^ире шул, кытайча «тата» дигэндэге берен-че «та» иероглифе узе ике иероглифтэн тора, сул яктагы иероглифе болгари, кун дигэн мэгънэне, уц яктагы иероглифе исэ эйтелешен ацлата, бу ике билгедэн гыйбарэт «та» иероглифенец башка нин-дидер бер мэгънэсе юк — ул тик татар дигэн халыкныц исемен атау ечен мах-сус и^ат ителгэн иероглиф, э икенче «та» иероглифенец тик бер генэ мэгънэсе бар, ул болгари, кун дигэннэн гыйбарэт. Димэк, бу ике иероглиф шул халыкныц кунчелек кэсебе белэн шегыльлэнгэнен ацлата.

Бу этноним ечен кулланылган иероглифлэрнец икесе дэ «та» дип укы-луы Ьэм аларныц мэгънэлэре кытай теленец этимологиясенэ караган тепле тикшеренулэрдэ дэ анык Ьэм ацлаешлы итеп курсэтелэ4. Кытайларныц эдэби телендэ Ьэм рэсми документларда «Татарстан Республикасы», Татарстанда-гы «татарлар», «татар мирзасы», «татар Этнэ биюе» дигэн гыйбарэлэр естэ курсэтелгэн шул ике иероглиф белэн «тата[эр] гуцхэго», «тата[эр] жэнь», «тата[эр] гуйцзу», «тата[эр] эйтнэй-у» дип языла Ьэм эйтелэ. Курэсец, кытай-лар татар этнонимын куллануда борын-гы чыганакларга мерэ^эгать иткэннэр. Инде «татар» исемен ничек башкача бо-зып эйтергэ була? Элбэттэ, бу матур исем тегэлрэк, дересрэк Ьэм анык итеп тарихтан калыплашкан, аны бер дэ бо-зып, килешсез итеп атарга урын юк.

Кызганычка каршы, терки Ьэм кы-тай язмаларында элекке заманнардан курелгэн Ьэм анык итеп укылган «татар» исеме бугенге кендэ кайбер ав-торлар тарафыннан ялгыш хэлдэ бозып ацлатылып килэ. Кайсы берэулэр аны «да тан», «да дан»5, бэгъзе берэулэре исэ «Да-Дан-зу» дип язалар6. Бу жирдэ шуны эйтеп китэргэ була: беренчедэн, «тата[эр]» этнонимы «Да-Дан» дип ял-гыш язылган, икенчедэн, бу этнонимныц ахырына бер вакытта да «зу» сузе ку-шып язылмый Ьэм эйтелми, еченчедэн, русча традицион транскрипция буенча кытай телендэ «зу» дип укыла торган иероглиф юк.

Кытайларныц гадэттэге сейлэшу телендэ «дада» атамасыныц кулланыл-

ганлыгы мэгълум, лэкин ул татарлар естенлек иткэн УТТ-Х гасырларда тугел, бэлки монголлар Кытайда хакимлек иткэн ХТУ гасырларда, бигрэк тэ аннан соцгы чорларда — Монгол династиясен бэреп тешергэн Миц династиясе (13681628 еллар) дэверендэ кытайларныц сейлэшу теленэ керэ башлый. Монгол-лардан газап чигеп интеккэн кытайлар аларны «дада», «дацзы» дип мыскыл-лап, кимсетеп йерткэннэр. 1937-1945 ел-лардагы кытай-япон сугышында япон-нар файдасына эшлэгэн мэн^урлэрне кытайлар «дацзы» — сатлык ^ан дип атаганнар. Димэк, «дада», «да-дан», «да-тан», «дацзы» атаулары тарихтан урын алган борынгы — УТТ-ХТТ гасырлардагы татарларга Ьэм бугенге кендэге татарга бер дэ катышы юк. «Татар» дигэн матур исемне «да-да», «да-дан», «да-тан» дип бозып эйтергэ беркем дэ хаклы тугел.

Тагын бер ацлашылмаган нэрсэ: «Непреклонный Да-Дан-Зу» китабын-да Чын-шиу-хан белэн Чыцгызхан бер кеше итеп курсэтелэ7. Чынында алай тугел. Чын-шиу-хан (дересе Цинь Шиху-ан) Кытай дэулэтен берлэштеруче, Цинь династиясен нигезлэуче тэуге кытай императоры, ул безнец эрага кадэр 246-209 елларда императорлык тэхетендэ утыр-ган. Аныц Кытай дэулэтен берлэштеру юлындагы алып барган сугышларын-да татарларныц катнашканлыгы турын-да хэзергэ исбатлар юк. Чыцгызхан (кы-тайча Чэнжис-хань дип языла Ьэм шулай укыла) Монгол империясен нигезлэуче, Монгол дэулэтенец императоры, ул безнец эраныц 1162-1227 елларында яшэгэн шэхес. Кытайдагы Юань (Монгол) династиясен Чыцгызханныц оныгы Хубилай-хан нигезли Ьэм ул император булып 1280-1294 елларда тэхеттэ утыра.

Электэн ук татарларныц тугыз татар Ьэм утыз татардан торган кабилэлэр берлэшмэсе барлыкка килэ. Терек каганаты ^имерелеп таркалганнан соц татарлар кутэрелэ Ьэм кечле кабилэ берлэшмэсенэ эйлэнэ. ТХ гасырда татарлар хэятында зур узгэреш килеп чыга. Алар хэзерге кендэ Монгол халык рес-публикасы дип аталган территориянец яссы калку урыннарына Ьэм Ордос тирэсенэ зур теркемдэ агылып керу мемкинлегенэ ирешэ. Фарсыларныц ХТ гасырда яшэгэн география белге-че Гардизинец язуларына караганда, татарларныц бер елеше кенбатышка ка-

ИСЕМЕЦ МАТУР! КЕМНЭР КУЙГАН?!

?!

рап кученеп, кимэклэр ^ирендэ урнаша Ьэм теп кабилэлэрнец берсе булып кала. Тарихи мэгълуматлар шуны ацлата: X гасырда Кимэк каганлыгы тезелэ. ХТТ гасырда каганлыкныц билэмэсе Кеньяк Урал, Идел аръягы, Мангышлак тебэклэренэ Ьэм Арал дицгезенец теньяк-кенчыгышына кадэр ^эелгэн. Х-ХТ гасырларда Кимэк каганлыгыныц теп идарэче ыругы татар була. Менэ шу-лай итеп татарлар Ьэм «татар» этнонимы монголлар басып кергэн чорда тугел, киресенчэ, аннан еч гасыр элек Кеньяк Урал, Идел аръягы тирэлэренэ кереп ^итэ.

Узэк Азиядэ, Х гасырларга килгэндэ, татарларныц исемнэре, батырлыклары киц тарала. ХТТТ гасырда яшэгэн тарих-чы Рэшидеддин ФазлуллаЬ ибне Эбул Хэйр эл-Хэмадани татарларныц гаять бееклеген Ьэм аларныц хермэтле вэ мак-таулы дэрэ^эсен ассызыклап, аларныц дан казанган халык икэнлеге хакын-да яза. Татарлар турындагы мондый билгелэмэлэр кытай чыганакларында да ачык чагылдырыла. Монголлар татар-ларны ыруг, кабилэ дип тугел, олыс дип, кытайлар бу атаманы «го» — дэулэт, ил дип тэр^емэ иткэннэр.

Татарларныц кеч-куэте усэ баруына, аларныц и^тимагый камиллэшуенэ Ьэм мэдэният дэрэ^эсенец естен булуына, исемнэренец, дан-шеЬрэтлэренец та-ралуына башка ят кабилэлэр кызык-сына башлыйлар Ьэм татар исемендэ йерергэ Ьэвэслэнэ, шулай итеп, кайбер кабилэлэр, мэсэлэн, ширвэйлэр, мон-голлар узлэрен татар дип атаганнар, яисэ кешелэргэ узлэрен татар итеп курсэтэсе килгэн8. Шулай да татарларныц теп уз кабилэлэреннэн аерып тану ечен кы-тайлар аларны, мэсэлэн, монголлар-

ны кара татарлар, монгол татарлар дип йерткэннэр.

Татарлар узлэренец усу юлын дэвам итэ. Шулай да ХШ гасыр татарларныц башына килгэн коточкыч афэт белэн башлана. Монгол ыругла-рын уз тирэсенэ туплап хан дэрэ^эсенэ ирешкэн Темучжэнь (Чыцгызхан)

керэ, найман кабилэлэрен Ьэм тангут-лар илен яулап алырга омтыла, лэкин монголларныц алга баруында кечле та-тарлар зур киртэ булып тора. Шуныц ечен алар иц элек татарларны ^имереп ташлау хэрэкэтенэ керешэ. Темуч-жэнь 1202 елныц кезендэ Ьэр яктан ту-лысынча хэзерлэнгэн хэлдэ зур кеч белэн татар кабилэлэренэ Ье^ум итеп, аларны тар-мар итэ Ьэм ир кешелэрен яшусмерлэргэ хэтле барсын да кырып ташлый, хатын-кызларын эсиргэ алып, кол итэ. Ьэлакэт тырнагыннан коты-лып качкан татарларны Орхон елгасына кадэр эзэрлеклэп баралар. Бу хэл татар исемендэ йеруче халыкларныц тарихта иц элекке харап ителуе иде.

Эйе, ул татарларныц язмышы шу-лай булса да, аларныц исеме югалма-ды. Узэк Азиядэ татарлар яшэгэн Чо-гай калкулыгы, Колан, Беер куллэре, Орхон елгасы Ьэм борынгы мэдэният узэклэреннэн булган Бишбалык, Дун-хуан тирэсендэге, шулай ук Идел-Урал буендагы киц уцдырышлы ^ирлэр, 633 километрга хэтле сузылып яткан Татар бугазы Ьаман да шул татарларныц ба-сып калдырган эзлэренец исбаты булып сакланып ята. Мэдэният учакларыннан булу сыйфаты белэн тарихта урын алган Татарстан татарлары, шулай ук Себер, Кырым татарлары инсаният деньясында узлэренец тоткан урыны белэн «Без та-тарбыз!» дип горурланып яшилэр.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Чит иллэр топономикасыныц андатма легате. - Шанхай, 1984. - 451 б.

2. Цыхай. влкан энциклопедик камус. - Шанхай, 1948. - 1469 б.

3. Яути Ватару. Монголлар тарихы буенча тикшеренулэр. - Токио, 1967. - 564 б.

4. Цыхай. влкэн энциклопедик камус. - Шанхай, 1948. - 1469 б.; Морохаси Тэцудзи. влкэн кытайча-японча сузлек. - Токио, 1960. - 12 т. - Б. 12753, 12776; Полный китайско-русский словарь / Под ред. Епископа Иннокентия. - Пекин, 1909. - Т. 2. - С. 4.

5. Познаем Синьцзян. - Урумчи, 2009. - 178 с.

6. Булатова Керей Д. Непреклонный Да-Дан-Зу. - Алматы, 2008. - 152 с.

7. Там же.

8. Кытайныц гомуми тарихы. - Пекин, 1983. - 7 т. - Б. 7-8; Зур Кытай энциклопедиясе. Миллэтлвр томы. - Пекин, 1998. - 80 б.

Мвнир Ерзин, тарих фэннэре кандидаты (Алматы)

ИЗ ГЛУБИНЫ СТОЛЕТИЙ___________________

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2012

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.