УДК 94(470)
КИСКЕН YЗГЭРЕШ ЧОРЫНДА ТАРИХЧЫ: Г.ГОБЭЙДУЛЛИН И^АТЫНДА ТАТАР ХАЛКЫНЫЦ ТАРИХЫ
Д.М. Галиуллина
Казан (Идел буе) федераль университеты Казан, Татарстан Республикасы, Руссия Федерациясе [email protected]
Резюме. Мэкалэдэ беренче профессиональ татар тарихчысы Г. Гобэйдуллинныц милли мэдэният Yсешенэ 1920 - 1930 нчы елларда ясаган йогын-тысы карала. Хезмэтлэренец тематикасына игътибар бирелэ. КYп кырлы и^а-ты анализлана.
Теп твшенчэлэр: милли тарих, галим, татар халкы, дэвер, сэясэт, эдэбият, этноним.
Сылтама вчен: Галиуллина Д.М. Кискен Yзгэреш чорында тарихчы: Г. Гобэйдуллин иж;атында татар халкыньщ тарихы. Тюркологические исследования. 2019; 2(3): 14-20.
Г. Гобэйдуллинныц татар халкы тарихын вйрэнYгэ керткэн елеше зур. Эйе, аца кадэр дэ халкыбызныц тарихы буенча хезмэтлэр басылды. Бигрэк тэ рус тарихчылары тарафыннан. Лэкин, ул Ш. Мэр^эни салган юлны дэвам итеп татар халкыныц тарихын вйрэнYДЭ яца юнэлешлэр ачу белэн генэ чиклэнмэ-де, э тарихны "яцартты", гади халыкка, аныц теленэ якынайтты, Yзенец фэнни хезмэтлэре белэн безнец тарихи мирасыбызны баетты. Аныц двньяга, татар халкыныц тарихына карашы формалашуда кадими "Халидия" мэдрэсэсендэ hэм Казан университетында алган белеме нык тээсир ясый. Мэдрэсэдэ алган белемне ул ислам дине, ^эдидчелек хэрэкэте, терки халыкларныц тарихы буенча хезмэтлэр язганда киц куллана. Э, университетта уку булачак галимне рус, европа галимнэренец хезмэтлэре белэн таныштыра hэм теоретик базасын ныгыта.
Галимнец тарихи хезмэтлэре 1917 нче елдан соц матбугатта кYренэ баш-лый. Без аны кYбрэк феодализм чоры буенча белгеч буларак белэбез, лэкин иц беренче адымын ул студент чагында ясый hэм беренче хезмэлэре татар халкы тарихы белэн бик аз бэйле була. 1915 нче елны "Шура" журналыныц битлэрендэ студент Г. Гобэйдуллинныц "Марко Поло хакында бер тэ^рибэ" исемле мэкалэсе басылып чыга. Соцрак бу хезмэт университетны тэмамлаганда диплом язмасы буларак тэгъдим ителэ. Рус телендэ язылган диплом сакланып калмаган. Шуца кYрэ, Г. Гобэйдуллинныц алдан язылган мэкалэсенэ нинди Yзгэрешлэр керткэнен эйтеп булмый. Ул Марко Полоныц язмасын Хубилай хан заманында империянец эчке тормышын чагылдырган эhэмиятле чыганак буларак анализлый. Мэкалэне чын мэгънэсендэ фэнни хезмэт дип эйтеп була, ченки автор чыганакларны критик яктан карый, местэкыйль фикер йертэ hэм нэти^элэр ясый [1].
Г. Гобэйдуллинны кYбесенчэ феодаллизм дэвере кызыксындыра. Аерып алганда казан татарларыньщ тарихында тирэн эз калдырган еч дэYлэт язмы-шы - Идел буе Болгар дэYлэте, Алтын Урда hэм Казан ханлыгы. Менэ шушы схема буенча татар халкыныц тарихын ейрэнергэ иц беренче Ш. Мэр^эни тэгъдим итэ [2]. Соцгы елларда бу традицияне кайбер узгэрешлэр кертеп узлэ-ренец хезмэтлэрендэ Р. Фэхретдинов [3], Ь. Атласи [4], Б. Баттал [5] h.б. дэвам итэлэр. 1917 нче елга кадэр и^ат иткэн тарихчылар да феодаль чорны ейрэнYгэ естенлек бирэлэр, ченки 1552 нче елдан соц булган вакыйгаларны, кечле цензура булу сэбэбле, алар дерес яктырта алмыйлар. Шулай ук халык кYтэрелешлэре, милли хэрэкэт белэн бэйле булган материаллар архивлардан бирелми.
Г. Гобэйдуллинныц махсус Болгар Ьэм Казан ханлыклары тарихына ба-гышлап язылган эсэрлэре юк диярлек. Бу дэYлэтлэрнец тарихы галимнец го-муми хезмэтлэрендэ чагылыш тапкан. Мэсэлэн: "Татар тарихы"[6], "Русия тарихы" [7], "Из прошлого татар" [8]. Болгар Ьэм Казан ханлыгы турында революциягэ кадэрге чорда Ш. Мэр^эни, И. Атласи Ь.б хезмэтлэрендэ яхшы тасвирлана. Шуныц естенэ 1923 нче елны М. Худяковныц "Очерки по истории Казанского ханства"[9] дигэн монографиясе басылып чыга. Г. Гобэйдуллин бу хезмэткэ югары бэя бирэ [10, б. 170]. Чыннан да М. Худяков рус тарихчыла-ры арасындан беренчелэрдэн булып Казан ханлыгына объектив бэя биреп ке-нэ калмый, э бу ханлыкныц "варвар дэYлэте" булмаганын дэлилли. М. Худяков Г. Гобэйдуллинныц"Шах Али" (тарихи - психологик этюд) дигэн китап язуы турында хэбэр итэ. Шулай ук, ул бу хезмэтнец "рус дэYлэте" тарафыннан тулы-сынча конфискациялэнYе турында да яза [9, б. 14-15]. Бу китап турында башка бер нинди дэ мэгълYмэт сакланып калмаган.
Алтын Урда тарихын Г. Гобэйдуллин аеруча кызыксынып ейрэнэ. Татар тарихчылары бу дэYлэтнец тарихы турында язсаларда, фэнни яктан тирэнтен ейрэнмилэр. Рус галимлэренец хезмэтлэрендэ кYбрэк тискэре караш чагыла Ьэм дала халыкларыныц тарихына рус бердэм дэYлэте оешканны CYрэтлэгэндэ генэ мерэ^эгать итэлэр. 1917-1925 нче елларда язган эшлэрен Г. Гобэйдуллин Алтын Урда ханлыгыныц терле аспектларын ейрэнYгэ багышлый. Моны мэка-лэлэрнец исемнэреннэндэ кYреп була: "Бик борынгы заманнардан алып Тимер балаларына кадэр терек - монголларында хатыннарныц тоткан урыны" [11], "Кыпчак ханлыгыныц эчке тезелеше" Ь.б. Соцгысы Г. Саблуковныц "Очерк внутреннего устройства Кипчакского царства" дигэн хезмэтенэ таянып языла [12]. Алтын Урда ханлыгыныц таркалуы сэбэблэрен тарихчы тYбэндэгелэр дип саный:
- XV нче гасырда Кенбатыштан Кенчыгышка Yтэ торган сэYДЭ юлы Yзгэрэ. Иран, Ьиндстан, Кытайга илтэ торган CЭYДЭ юлы элек Идел аркылы Алтын Урда аша узган. Америка ачылганнан соц кYп сэYДЭгэрлэр арзанрак юлны - дингез юлын сайлыйлар. Нэти^эдэ казна бушап кала.
- XV нче гасырда кечэеп киткэн Госманлы тереклэре Дарданеллыны Y3 кулларына тешерэлэр Ьэм Алтын Урда белэн CЭYДЭ иткэн итальянлыларга зур салым салалар. Италия сэYДЭгэрлэре бу ханлыкны читлэп Yтэргэ мэ^бYP булалар.
- Руслар дан TYЛЭYДЭH туктыйлар.
- Yз ара барган сугышлар дэYлэтне кечсезлэндерэ Ьэм таркалуга китерэ.
Тарихчыныц бу фикерлэре формалашуга шул елларда популяр булган
М.Н. Покровскийныц "сэYДЭ капитализмы" дигэн теориясе дэ нык тээсир
иткэн. Алтын Урда таркалганнан соц аньщ нигезендэ, галимнец фикеренчэ, яца дэYлэтлэр тYгел, э элеккеге вассаллар местэкыйльлек алалар. Бу дэYлэтлэр-нец эчке тезелешендэ, сэясэтендэ hэм мэдэниятында Г. Гобэйдуллин Алтын Урда ханлыгыныц варисларын кYрэ [6, б. 99-100]. Казан ханлыгы Алтын Урданыц экономик яктан иц алдынгы "Болгар улусыннан" оеша hэм монда феодализм институтлары кYбрэк Кенбатыш Европа тибында булалар. Казан ханлыгы дэверен галим - "алга киткэн феодализм" чоры дигэн термин белэн атый [6, б. 103]. Аерым Казан ханлыгыныц ^ицелY сэбэблэрен карамый, лэ-кин кайбер уйларын яза. Аныц фикеренчэ зэгыйф дэYлэт кечлерэге тарафын-нан яулап алынуы тарихи кануннарга туры килэ. Казан ханлыгы оешкан ва-кытыннан бирле хэрби лагерьны хэтерлэткэн. Шуца кYрэ, югары мэдэни казанышларга да ирешэ алмаган [13, 8]. Тарихчы МэскэYне Казанны яулап алырга этэргэн сэбэблэрне дэ карый:
- Алтын Урда дэYлэте таркалганда рус ^ирлэрендэ бетенлэй башка бер-лэшY процссы бара. Феодализм чорыннан сэYДЭ капитализмына кYчкэн вакыт-та Русия экономик яктан уцайлы сэYДЭ юлында урнашкан Казан ханлыгына игътибар итэ.
- Казанны яулап алу белэн Русия дэ ^ир мэсэлэсе дэ хэл ителер иде. Теп сэбэб халык саныныц артуы hэм югары катлауныц яца утарлар талэп итYе.
- Дини сэбэбтэ була. Бетен меселманнарны рус христиан чиркэYе до-шман дип саный hэм аларны юк итэргэ омтыла [6, 7, 8]. М. Худяков, шулай ук, "дини фанатизм" белэн бэйле максатны махсус аерып кYрсэтэ [9].
Г. Гобэйдуллин фикеренчэ Казанны яулап алу феодаль тэртиплэрнец ^имерелYенэ китерэ hэм "сэYДЭ капитализмына" юл ача. Рус хе^мэте ба-сып алган ^ирлэрдэ яца тэртиплэрне урнаштыруны феодаль класска кар-шы репрессиялэрдэн башлый. Руслаштыру hэм христианлаштыру сэясэте нэти^эсендэ казан феодалларыныц бер елеше чукына, э риза булмаганна-ры сэYДЭгэрлек белэн шегельлэнергэ мэ^бYP булалар. Русия эчендэ татар сэYДЭгэрлэре зур уцышка ирешэ алмыйлар, аларга дэYлэт тарафыннан терле киртэлэр куела. Э, менэ рус "сэYДЭ капиталы" Yтеп керэ алмаган Урта Азия дэ татар сэYДЭгэрлэре ечен киц мемкинлеклэр ачыла. Yзенец "Из истории торгового класса приволжских татар" дигэн мэкалэсендэ ул XVIII-XIX га-сырда татар промышленностьныц Yсешен анализлый. Ул чордагы татар эшмэ-кэрлэренец мануфактураларында крепостной крестьяннар эшлэмэгэннэр, шуца кYрэ ^итештерYчэнлектэ югары булган. Ул бу мануфактураларны капи-талистик предприятиялэргэ якын булган дип саный [14, б. 52-56].
1917 нче елгы инкыйлабтан соц сыйнфый керэш тарихын ейрэнY иц актуаль темаларныц берсенэ эйлэнэ. Бу проблемаларны анализлауга Г. Гобэй-дуллинда Yзенец елешен кертэ. Ул беренчелэрдэн булып Степан Разин hэм Емельян Пугачев ^итэкчелегендэге халык кYтэрелешлэрендэ татарларныц кат-нашуын тирэнтен ейрэнэ [15, 16]. Тарихчы бик кызыклы нэти^элэргэ килэ. Аныц фикеренчэ татарлар hэм башкортларныц Пугачев кYтэрелешендэ кат-нашуы бер Yк дэрэ^эдэ тигез булмый. Башкортларныц бетен катлам вэкил-лэре диярлек Пугачев ягына чыгалар. Сэбэбе бик гади. XVIII гасырда рус хе^мэте башкортларны бетен яклап кысрыклый башлый, шуныц нэти^эсен-дэ 1735-нче - 1741-нче елларда кечле халык ^тэрелешлэре килеп чыга. Галим фикеренчэ башкортларныц Пугачев ягында сугышуы сыйнфый харак-терда булмый, э милли - азатлык керэшен хэтерлэтэ. Татарларныц милли -
азатлык хэрэкэте XVI - XVII гасырларга туры килэ, э XVIII гасырда CYнэ бара. Шуца кYрэ, Пугачев явында татарлар арасыннан кYбрэк "кара халык" катнаша. Г. Гобэйдулин бу юнэлешне ейрэнYгэ зур елеш кертэ алмавын яза. "Пугачев явында татар - башкортлар" мэкалэсендэ ул татар Ьэм рус теллэрендэ басы-лып чыккан материалларны гына куллана алуын, э МэскэY Ьэм Петербург архивларында эшли алмавын искэртеп Yтэ [16, б. 28-30].
Татар халкы тарихын ейрэнYгэ Г. Гобэйдуллинныц керткэн елеше зур. Бигрэк тэ Казан ханлыгын яулап алганнан соц ^эмгыяттэ булган и^тимагый, сыйнфый Yзгэрешлэрне карауда. Шушы уцайдан аныц "Татарларда сыйныф-лар тарихы XVII, XVIII, XIX гасырларда" дигэн хезмэтен эйтеп Yтэргэ кирэк [17]. 1925 нче елда гына бу китап ике тапкыр басылып чыга. Бу монография ба-сылып чыкан Ьэм архив материаллары нигезендэ язылган. Тарихчы "сыйныф" тешенчэсен кицрэк мэгънэдэ куллана. Г. Гобэйдуллин "сыйныф" дип уртак мэдэни, и^тимагый, икътисади ихтыя^лары булган кешелэр теркемен ацлый дигэн фикер туа. Ул XIX гасырда татар ^эмгыяте 6 сыйныфтан торган дип саный: аристократия, дин эЬеллэре, "служилые татары", сэYДЭгэрлэр, ясаклы Ьэм алпавыт крестьяннары [17]. Тарихчыныц бу фикере белэн килешэсе авыр, ченки руслаштыру Ьэм чукындыру сэясэте нэти^эсендэ татар меселманна-ры арасында феодаллар XIX гасырга бетенлэй диярлек калмый. Шулай ук, Русиядэ инкыйлапка кадэр ике генэ сыйныф булган дип санала. Г. Гобэйдул-лин яца тормышка Ьэм сэясэткэ яраклашырга тырышкан, шуца кYрэ "идеоло-гик" хаталарда ^ибэргэн.
Инкыйлапка кадэр Ьэм 1920 нче елларда актуаль булган тагын бер проблема - этноним белэн бэйле була. Татар тарихчыларын "татар" этнонимы-ныц килеп чыгуы кызыксындыра. XIX нчы гасырга кадэр ^ирле халык "татар" этнонимын танырга телэми. XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында этноним язмышы татар миллэте язмышы белэн турыдан - туры бэйлэнгэн була. Б. Бат-тал фикеренчэ Ш. Мэрж;эни белэн К. Насыйри беренчелэрдэн булып Yзлэре-нец тарихи хезмэтлэрендэ "татар" этнонимын кулланалар Ьэм аны яклап чыгалар [5]. Ш. Мэр^эни фикеренчэ бу атаманы "тарих Yзе беркеткэн hэм тарихи процессныц бу кушуыннан баш тартырга мемкин тYгел. "Татар" ата-масында бернинди дэ начарлык hэм мыскыллык юк. Безнец халкыбызныц Батый гаскэрендэге килмешэклэр белэн бернинди дэ уртаклыгы юк" [2, б. 27]. Лэкин, бу четрекле мэсэлэне чишэр ечен Ш. Мэр^энинец дэ авторитеты ^итми. Р. Фэхретдинов Yзенец "Болгар Ьэм казан тереклэре" дигэн кита-бында "татарлар" дип Алтын Урда халкын гына атый. Казан татарларын "те-реклэр" яисэ "меселманнар" дип атап йертэ. Бу этнонимга каршы чыгучылар арасында Г. Гобэйдуллин да була. "Миллэтчелекнец бэгъзе эсаслары" дигэн хезмэтендэ ул халыкныц "татар" атамасына каршы чыгуын, бу исемне руслар тарафыннан тискэре мэгънэдэ куллану да кYрэ [18, б. 5].
Этноним мэсэлэсен ейрэнYгэ Г. Гобэйдуллин ике эшен багышлый "Терекме, татармы?"[19], "К вопросу о происхождении татар" [20]. Икесендэ ике терле караш, капма - каршы фикерлэр яза. Беренчесендэ ул "идел буе тереклэре" дигэн атаманы яклап чыга. Аныц фикеренчэ "татар" исеме этно-график яктанда, лингвистика ягыннан да безнец халыкныц килеп чыгышы-на туру килми. Иске кытай Ьэм кенчыгыш чыганакларына таянып борынгы татар кабилэлэре этник килеп чыгышлары белэн монголлар булганнар дип саный [19].
Ун елдан соц бу мэсэлэгэ тарихчы яцадан эйлэнеп кайта Ьэм бетенлэй башкача фикер йертэ. Бу мэкалэсендэ ул "татар" атамасы яклы. Хэзер инде галим иске кулязмаларныц текстларын борынгы татарларныц терки халык булуын дэлиллэY ечен куллана [20]. Кульязмалар бик буталчык мэгълYмат бирэлэр, шуца кYрэ ялгышу бик ^ицел. Лэкин, этноним мэсэлэсе бу еллар-да сэясэт белэн дэ тыгыз бэйлэнгэн була. Революциядэн соц яца дэYЛэтнец эчке тезелеше буенча куп кенэ проектлар эшлэнэ. Татарлар да Yзлэренекен тэгъдим итэлэр, лэкин берсе дэ кабул ителми. 1920 нче елны Татарстан автоно-мияле ^емЬерияте тезелгэннэн соц этноним буенча дискусиялэрнец кирэклеге калмый.
Г. Гобэйдуллин казан татарлары тарихын профессиональ ейрэнгэн бе-ренче татар галиме. Ул татар тарихын Кенбатыш Европа стандартларына якын китергэн кеше. Халкыбыз тарихындагы кYп кенэ фэнни юнэлешлэр аныц тарафыннан ейрэнелэ башлый Ьэм ул килэсе буын тарихчылары ечен теоретик база калдыра. 1925 нче елга кадэр язылган хезмэтлэре барысыда диярлек ана телебездэ, гади халыкка ацлаешлы итеп язылган. Гомере буе миллэт ечен янып - кееп яшэгэн галимнец куп кырлы иж;аты, авыр Ьэм сикелтэле тормыш юлы ихтирамга лаек.
Эдэбият исемлеге
1. Газиз. Г. Марко Поло хакында бер тэжрибэ // Шура. Казан. 1915. № 11-20.
2. Мэрж;эни Ш. Местафадел эхбар фи эхвэли казан вэ Болгар. Казан: Тат. китап. нэшер., 1989. 414 б.
3. Фэхретдинов Р. Болгар вэ Казан тереклэре. Казан: Тат. китап. нэшер., 1993. 286 б.
4. Атласи Ь. Себер тарихы. Сеенбикэ. Казан ханлыгы: Тат. китап. нэшер., 1993. 446 б.
5. Баттал Б. Казан теркилэре. Казан: Тат. китап. нэшер. , 1993. 287 б.
6. Газиз Г. Татар тарихы. М.: СССР халык-ц Yзэк нэшер., 1925. 280 б.
7. Газиз Г. Русия тарихы. Казан, 1919. 124 б.
8. Губайдуллин Г. Из прошлого татар // Материалы по изучению Татаро-ведения. Казань: Восток, 1925. С. 71-111.
9. Худяков М. очерки по истории казанского ханства. Казань: Фонд ТЯК, 1923. 387 б.
10. Губайдуллин Г. Что сделано в области социальных наук в Татреспу-блике в течении пяти лет // За пять лет. Казань, 1925. С. 107-176.
11. Газиз Г. Бик борынгы заманнардан алып Тимер балаларына кадэр терек-монголлорында хатыннарныц тоткан урыны // Ац. 1917. № 3-7.
12. Газиз Г. Кыпчак ханлыгыныц эчке тезелеше // Шэрек кызы. 1918. № 5-6.
13. Газиз Г. Идел буе ечен керэш тарихыннан // Мэгариф. 1923. № 5-6. Б. 75-111.
14. Губайдуллин Г. Из истории торгового класса приволжских татар // Известия восточного факультета Азербайджанского университета Востоковедения. Баку. 1926. Т. 1. С. 49-56.
15. Газиз Г. Стенька Разин hэм татар крестьяннары // Безнец юл. 1923. 1926. Т.1. Б. 28-30.
16. Газиз Г. Пугачев явында татар-башкортлар // Безнец юл. 1923. Б.
28-30.
17. Газиз Г. Татарларда сыйныфлар тарихы XVII, XVIII, XIX гасырлар-да. Казан: Татар. матбугат нэш-ты, 1925. 60 б.
18. Газиз Г. Миллэтчелекнец бэгъзе эсаслары. Казан: Ац, 1918. 40 б.
19. Газиз Г. Терекме, татармы? Казан: Корылтай, 1918. 18 б.
20. Губайдуллин Г. К вопросу о происхождении татар // Вестник научного общества Татароведения. Казань. 1928. № 8. С. 130-140.
Автор турында белешмэ: Галиуллина Дилэрэ Мэгзум кызы - тарих фэннэре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетыц ватан тарихы кафедрасы доценты (420008, Казан, Пушкин ур. 1/55), e-mail: galiullinadm@ mail.ru
Нэшрият тарафыннан кабул ителде 15.04.2019.
Басмага куелды 13.05.2019.
HISTORIAN IN THE PERIOD OF SHARP CHANGES: THE HISTORY OF THE TATAR PEOPLE IN THE WORKS OF G. GUBAIDULLIN
D. Galiullina
Kazan Federal University Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation [email protected]
Abstract. The article discusses the impact of the first Tatar professional historian G. Gubaidullin to the development of national culture of the 1920s and 1930s. Author pays attention to the themes of works G. Gubaidullin and examines his multi-faceted work.
Keywords: national history, historian, Tatar people, politics, literature, ethnonym.
For citation: Galiullina D. Historian in the period of sharp changes: the history of the Tatar people in the works of G. Gubaidullin. Tyurkologicheskie issledovaniya =Turkological Studies. 2019; 2(3): 14-20. (In Tatar)
References
1. Gaziz. G. Marko Polo hakynda ber ta^riba // SHura. Kazan. 1915. № 11-20. (In Tatar)
2. Mara;ani SH. Mestafadel ahbar fi ahvali kazan va Bolgar. Kazan: Tat. kitap. nasher., 1989. 414 b. (In Tatar)
3. Fahretdinov R. Bolgar va Kazan tereklare. Kazan: Tat. kitap. nasher., 1993. 286 b. (In Tatar)
4. Atlasi h. Seber tarihy. Seenbika. Kazan hanlygy: Tat. kitap. nasher.,1993. 446 b. (In Tatar)
5. Battal B. Kazan terkilare. Kazan: Tat. kitap. nasher. , 1993. 287 b. (In Tatar)
6. Gaziz G. Tatar tarihy. M.: SSSR halyk-q Yzak nasher., 1925. 280 b.
7. Gaziz G. Rusiya tarihy. Kazan, 1919. 124 b. (In Tatar)
8. Gubajdullin G. Iz proshlogo tatar // Materialy po izucheniyu Tatarovedeni-ya. Kazan': Vostok, 1925. S. 71-111. (In Russian)
9. Hudyakov M. ocherki po istorii kazanskogo hanstva. Kazan': Fond TYAK, 1923. 387 b. (in Russian)
10. Gubajdullin G. CHto sdelano v oblasti social'nyh nauk v Tatrespublike v techenii pyati let // Za pyat' let. Kazan', 1925. S. 107-176.
11. Gaziz G. Bik boryngy zamannardan alyp Timer balalaryna kadar terek-mongollorynda hatynnarnyq totkan uryny // Aq. 1917. № 3-7. (In Tatar)
12. Gaziz G. Kypchak hanlygynyq echke tezeleshe // SHarek kyzy. 1918. № 5-6. (In Tatar)
13. Gaziz G. Idel bue echen kerash tarihynnan // Magarif. 1923. № 5-6. B. 75-111. (In Tatar)
14. Gubajdullin G. Iz istorii torgovogo klassa privolzhskih tatar // Izvestiya vostochnogo fakul'teta Azerbajdzhanskogo universiteta Vostokovedeniya. Baku. 1926. T. 1. S. 49-56. (In Russian)
15. Gaziz G. Sten'ka Razin ham tatar krest'yannary // Bezneq yul. 1923. 1926. T.1. B. 28-30. (In Tatar)
16. Gaziz G. Pugachev yavynda tatar-bashkortlar // Bezneq yul. 1923. B. 2830. (In Tatar)
17. Gaziz G. Tatarlarda syjnyflar tarihy XVII, XVIII, XIX gasyrlarda. Kazan: Tatar. matbugat nash-ty, 1925. 60 b. (In Tatar)
18. Gaziz G. Millatchelekneq bag"ze asaslary. Kazan: Aq, 1918. 40 b. (In Tatar)
19. Gaziz G. Terekme, tatarmy? Kazan: Koryltaj, 1918. 18 b. (In Tatar)
20. Gubajdullin G. K voprosu o proiskhozhdenii tatar // Vestnik nauchnogo obshchestva Tatarovedeniya. Kazan'. 1928. № 8. S. 130-140. (In Russian)
About the author: D. Galiullina, Associate Professor of Kazan Federal University, Cand. Sci. (History) (420008, Kazan, 1/55 Pushkina), e-mail: [email protected]
Received April 15, 2019.
Accepted for publication May 13, 2019.