Научная статья на тему 'ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ГАРәП АЛЫНМАЛАРЫ (ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНәРЕ МИСАЛЫНДА) [АРАБСКИЕ ЗАИМСТВОВАНИЯ В ЛЕКСИЧЕСКОЙ СИСТЕМЕ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА (НА ПРИМЕРЕ ЖЕНСКИХ ИМЕН)]'

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ГАРәП АЛЫНМАЛАРЫ (ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНәРЕ МИСАЛЫНДА) [АРАБСКИЕ ЗАИМСТВОВАНИЯ В ЛЕКСИЧЕСКОЙ СИСТЕМЕ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА (НА ПРИМЕРЕ ЖЕНСКИХ ИМЕН)] Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
1781
137
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ЖЕНСКИЕ ИМЕНА / МОТИВАЦИЯ ИМЯНАРЕЧЕНИЯ / АРАБСКИЙ ПЛАСТ ИМЕН / FEMALE NAMES / MOTIVATION OF GIVING NAMES / ARABIC LAYER OF NAMES

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Вэлиева М. З.

В данной статье, на основе анализа различных пластов женских личных имен, раскрыто место арабских заимствований в лексической системе татарского языка. Как известно, в лексической системе любого языка находят отражения лингвистические, этнографические, культурные изменения. Анализ пластов личных имен дает возможность проследить все эти изменения, происходящие в жизни страны

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Borrowings from Arabic language in the lexical system of Tatar language (on the example of female names)

The article on the basis of analysis of different layers of female names reveals the place of Arabic borrowings in Tatar lexical system. It is well lnown that lexical system of any language reflects linguistic, ethnographic, ciltural changes. Analysis of personal names allows to track all the changes that take place in the life of the country.

Текст научной работы на тему «ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ГАРәП АЛЫНМАЛАРЫ (ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНәРЕ МИСАЛЫНДА) [АРАБСКИЕ ЗАИМСТВОВАНИЯ В ЛЕКСИЧЕСКОЙ СИСТЕМЕ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА (НА ПРИМЕРЕ ЖЕНСКИХ ИМЕН)]»

УДК 809.41/43+809.2/.3

М.З.Вэлиева

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ГАРЭП АЛЫНМАЛАРЫ (ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНЭРЕ МИСАЛЫНДА)

Резюме. В данной статье, на основе анализа различных пластов женских личных имен, раскрыто место арабских заимствований в лексической системе татарского языка. Как известно, в лексической системе любого языка находят отражения лингвистические, этнографические, культурные изменения. Анализ пластов личных имен дает возможность проследить все эти изменения, происходящие в жизни страны.

Ключевые слова: женские имена, мотивация имянаречения, арабский пласт имен.

M.Z.Valieva. Borrowings from Arabic language in the lexical system of Tatar language (on the example of female names)

Summary. The article on the basis of analysis of different layers of female names reveals the place of Arabic borrowings in Tatar lexical system. It is well lnown that lexical system of any language reflects linguistic, ethnographic, ciltural changes. Analysis of personal names allows to track all the changes that take place in the life of the country.

Key words: female names, motivation of giving names, Arabic layer of names.

Татар халкыньщ гасырлар дэвамында башка терки hэм терки булмаган халыклар белэн сэяси, матди, рухи бэйлэнештэ булуы татар теленец лексик системасында да, шул исэптэн антропонимиясендэ дэ чагылыш тапкан. Шушы матди-рухи менэсэбэтлэр нэти^эсе буларак, телебездэ чит теллэрдэн кергэн исемнэр актив кулланыла башлый. Аеруча ислам дине тээ-сирендэ гарэп теленнэн кергэн лексик берэм-леклэрнец актив булуын искэртергэ кирэк. Татар теленец лексик системасыныц бер тармагы булып саналган антропонимиканыц формала-шуында да гарэп исемнэре зур роль уйный hэм бYген дэ сан ягыннан алар ^пчелекне тэшкил итэ. Гомумэн, урта гасырларда тулысынча формалашып беткэн гарэп антропонимиясе ^п кенэ иллэрдэге кеше исемнэре системасыныц алга таба Yсешендэ теп нигез ролен Yти. Ислам диненец hэм гарэп-меселман исемнэренец таралуы нэти^эсендэ терки халыкларныц ан-тропонимик системасы тамырдан Yзгэрэ, гарэп CYЗлэренэ, дини терминнарга байый [10: 43]. Бу кYренешне Болгар дэYлэте, Алтын Урда,

Казан ханлыгы чорларына караган язма истэлеклэр дэ раслый. Элеге эдэби ядкарьлэрдэ урын алган кеше исемнэренец теп елешен гарэп алынмалары тэшкил итэ. Шулай ук, башка терки халыкларда да чын терки чыгышлы исемнэргэ караганда, гарэп-фарсы теленнэн кергэннэр исемнэрнец естенлек туен искэр-тергэ кирэк [3:

6]. Бу кYренеш, элбэттэ, терки халыкларныц берсе булып саналучы татар халкына да хас.

КYп кенэ тарих китапларында Идел буе Болгар илендэ ислам дине 922 нче елда, ягъни Ибне Фадлан ^итэкчелегендэге Багдад ил-челеге килгэч кенэ кабул ителгэн дип языла. Эмма бу берни белэн дэ нигезлэнми, кире-сенчэ, Болгарда ислам, дэYлэт дине буларак, Багдад илчелеге килгэнче Yк кабул ителгэн

була. Бу хакта турыдан-туры кайбер чыга-накларда (Али-Дэдэнец "Рисалэт эл-интисаб" китабы) языла, аннары нумизматик материал-лар, археологик байлыклар да, Х гасырныц беренче яртысына караган меселман каберлэре дэ шул хакта сейли [3: 233]. Ягъни болгар ба-баларыбыз ислам дине белэн IX гасырларда ук таныш була. Димэк, гарэп исемнэре безгэ шул чорда ук керэ башлаган. Гомумэн, гарэп алынмалары татар антропонимиясенэ генэ тYгел, э ислам динен кабул иткэн башка терки теллэргэ дэ Yтеп керэ. Бу хакта фэнни эдэбиятта ^п тапкырлар языла [2: 13; 4: 246; 8: 136; 9: 6].

Эпиграфик ядкарьлэргэ, Алтын Урда чо-рына караган язма чыганакларга караганда, болгар бабаларыбыз баштарак Аллаh эпитетла-рына, Меhэммэт пэйгамбэр белэн бэйле исемнэргэ игьтибар итэ. Эмма элеге исемнэр, нигездэ, ир-атларга менэсэбэттэ кулланыла. Алар арасында хатын-кыз антропонимнары сирэк. Шулай да тора-бара башка семантикага ия антропонимнар да кулланылышка керэ. Шул рэвешчэ, хатын-кыз исемнэре тагын да байый, терлэнэ тешэ. Гарэп теленнэн кергэн татар хатын-кыз исемнэренец мэгънэ Yзенчэлеклэрен исэпкэ алып, ике теркемгэ бYлеп ейрэнергэ мемкин:

1.Ислам дине белэн бэйле исемнэр.

2. Деньяви эчтэлекле исемнэр.

МэгълYм булганча, ислам динен ныгыту

максатыннан, башка бик ^п чаралар белэн бергэ антропонимик факторлар да иркен фай-даланыла. Ислам идеологиясен дини эчтэлектэге исемнэр аша да тараталар [1: 11]. Бу, беренче чиратта, алланы олылауга, аца табынуга ко-рылган 99 исемне Y3 эченэ ала. Эмма алда эйтелгэнчэ, элеге исемнэр, башлыча, ир-атларга менэсэбэттэ кулланыла. Хатын-кыз исемнэре арасында дини исемнэр ир-атларныкына

караганда чагыштырмача аз бyлса да, эчтэлек ягыннан шактый терле. Aларны мэгънэ Yзенчэлеклэренэ нигезлэнеп, берничэ теркемгэ бYлеп карарга мемкин:

а) Мехэммэд пэйгамбэрнец тyганнары-ныц исемнэре.

Ислам йогынтысында Мехэммэт пэйгам-бэргэ генэ тYгел, э аныц тyганнарына да хермэт белэн караганнар. Нэти^эдэ, пэйгамбэрнец тyган-тyмачаларыныц исемнэре дэ киц тара-лышка hэм кyлланылышка ия бyлган:

Эминз (ышанычлы; хэвеф-хэтэрсез урын-дагы) - ислам тарихына караганда, Мехэммэт пэйгамбэрнец энисенец исеме шулай булган; Хздичз (^итлекмэгэн, вакытыннан элек туучы), Гайшз (яшэYче, тере) - пэйгамбэрнец хатын-нарыныц исемнэре; Фатыйма (имYДЭн аерыл-ган), Оммегвлсем (ал яцаклыныц анасы), Ззйнзп (тулы гэYДЭле, таза; кэк^к), Рокыя (тылсым; кYцелне Yзенэ тартып торучы, ^элеп итYче) -Мехэммэт пэйгамбэрнец кызларыныц исемнэре. Болардан тыш, Фатыйманыц Разия (сайлап алынган), Зehрэ дигэн эпитетлары булуы мэгъ-лYм (Шэйхулов,1999);

э) меселман бэйрэмнэренец атамаларына нигезлэнеп ясалган хатын-кыз исемнэре. Мэ-сэлэн, Гаетбикэ, Гаетсылу, Гаетгел h.б.

Шулай ук татарларда рамазан аенда ураза тотканда, тац атканчы сэхэр ашау вакытында туган кыз балаларга гарэби чыгышлы сзхзр ("тац ату") компонентлы исем кушу йоласы булган [8: 93]: Сэхэрбану, Сэхэрбикэ, Сэхэр-бэнат h.б.

Казан губернасы буенча 1834, 1858 еллар-да уздырылган "Ревизские сказки" материалла-рына караганда, югарыда китерелгэн исемнэр 18 -19 нчы гасыр башларында аеруча еш кулла-нылган.

Меселманнар ечен шулай ук олы бэйрэм-нэрдэн саналган корбан бэйрэме кенне туган балаларга исэ корбан ^з-узен аямаучы, корбан туче, фида колучы) CYзе кергэн кеше исемнэре биргэннэр: Корбангел, Корбанбикэ, Корбан-сылу h.б.

Меселман халкы хермэт белэн караган бэйрэмнэр рэтенэ тагын мэYлет hэм гашура бэйрэмнэре керэ. МэYлет бэйрэме 12 нче йездэ урнаша, э Россиягэ 14 нче гасырда гына килеп керэ. Ул Мехэммэт пэйгамбэрнец туган кененэ багышланып, ай календаре белэн 12 нче Рабигел-ЭYвэлдэ Yткэрелэ. МэYлет бэйрэме кенне туган балаларга "мэYлет" CYзе кергэн исемнэре кушылган: МэYлетбикэ, МэYлетсылy, МэYлидэ h.б.

Гашура бэйрэме ДYртенче хэлифэ Галинец улы Хесэеннец YЛYенэ багышланган. Мехэррэм аеныц унынчы кенендэ - Гашура бэйрэмендэ туган балаларга шушы бэйрэм атамасына нисбэтле исемнэр кушарга тырышканнар: Гашура, Гаширэ кб.

Шулай ук ай атамаларына нигезлэнеп ясалган хатын-кыз исемнэренец дэ булуы мэгълYм: Мехэррэмэ, Зелкагъдэ, Рэ^эпбану, Рэ^эпбикэ, Рэ^ибэ;

б) дини тешечэлэр белэн бэйле исемнэр.

Вакыт узу белэн ислам дине тормышныц бетен даирэлэренэ Yтеп керэ. Терки бабаларыбыз мэжусилектэн тулысынча ислам диненэ кYчэ-лэр, ислам кануннары белэн яши башлыйлар. Бу кYренеш терки халыкларныц лексик, шул исэптэн антропонимик системасында да чагылыш таба. Хатын-кыз исемнэре арасында чын мэгънэсендэ дингэ берелеп, дини кануннарны Yтэп яшэYне ацлаткан антро-понимнар пэйда була: Меслимэ (меселман

кызы), Заhидэ (изге, тэкъва), Закирэ (зикер эй^-че), Меэминэ (дин тотучы), Саимэ (ураза тотучы), Ха^ия (хащга баручы) h.б

Дини тешенчэлэр белэн бэйле исемнэр арасында тагын Зэмзэмбикэ, Зэмзэмбану, Зэмзэмгел ( Зэмзэм - Мэккэдэге Кэгъбэ мэчете ишегалдындагы кое исеме ), КэYCэр (^эннэт чишмэсе), КэYCэргeл кебек антрапонимнар да очрап куя. Болар барысы да халыкныц дингэ ихлас бирелYе, меселман миссионерларыныц исэ Y3 эшлэренэ гаять ^аваплы караулары хакында сейли [12: 56].

в) Исламныц алланы олылауга, аца табы-нуга корылган исем-эпитетлар, югарыда эйтел-гэнчэ, башлыча, ир-атларга нисбэтле кулланыла. Эмма элеге антропонимнар арасында -а, -з ,-ия кушымчалары ялгану юлы белэн хатын-кыз исемнэре ясалу очраклар да еш ^зэтелэ: Газиз -Газизэ, Газим - Газимэ, Рахман - Рахмания, Ьади - Ьадия кб.

2. Деньяви эчтэлекле исемнэр. Бу тер исемнэр бYген дэ актив кулланышка ия. Aларныц ^бесе телебезгэ урта гасырларда ук Yтеп кергэн. Мэгънэ ягыннан караганда, элеге исемнэр тормышыбызныц барлык якларын да ицли. Г.Ф.Саттаров гарэп-фарсы теллэреннэн алынган исемнэрне биш теркемчэгэ аерып карый. Без исэ тупланган фактик материалга нигезлэнеп, гарэби чыгышлы татар хатын-кыз исемнэрен еч теркемгэ бYлеп тикшердек:

а) яшэеш-кeнкYреш тешенчэлэрен белдерY-че хатын-кыз исемнэре: Рэисэ (башлык, ^итэк-че), Aсия (табибэ), Гамбэрия (ислемай) кб.;

э) табигатькэ нисбэтле хатын-кыз исем-

нэре.

Хайваннар-кошлар деньясына бэйле ха-тын-кыз исемнэре: Газалия (тау кэ^эсе, антилопа), Былбыл (сандугач), СэмYрэ (кош исеме) кб.

Yсемлеклэр деньясына нисбэтле хатын-кыз исемнэре: Зэрига (Yренте, шытым), Рауза (чэчэкле болын, гелбакча), Лалэ (тюльпан чэчэге), Зэбибэ (йезем ^имеше) h.б.;

б) кешенец физик hэм рухи сыйфатларын белдерYче хатын-кыз исемнэре. Элеге антро-

понимнар арасында матурлык, ^зэллек, чибэр-лек, нэфислек, сафлык тешенчэлэрен белдерYче CY3лэргэ нигезлэнеп ясалган антропонимнар зур урын алып тора: Назихэ (пакълэнгэн), Рания (чибэр, матур), Зилэ (миhербанлы), Хесния (иц кYркэм, иц чибэр) h.б.

Гарэби чыгышлы лексик берэмлеклэр, шул исэптэн хатын-кыз исемнэре халкыбыз тара-фыннан озак еллар дэвамында кулланылу нэти^эсендэ телебезгэ шулкадэр Yтеп кергэн ки, халык аларны хэтта алынма исемнэр дип кабул да итми. Кулланылу активлыгы ягыннан да бу исемнэр башка катламнарны узып китэ. Дерес, аларныц кулланылу ешлыгы терле елларда терлечэ булган. Бу тер исемнэр аеруча 19 нчы гасырда hэм 20 нче гасыр башларында актив кулланылышка ия була. A^ кадэр гарэп-фарсы исемнэре, терки-татар чыгышлы антропоним-нарга караганда, чагыштырмача сирэк кулланылган. Безнец чорларга кадэр сакланып калган язма истэлеклэр шул хакта сейли. Мэсэлэн, 18 нче гасырныц татар телендэге эш кэгазьлэре телен анализлаучы галимэ Ф.М.Хи-самова документларда телгэ алынган 500 дэн артык кеше исеменец бары тик ике йезе генэ гарэп-фарсы теленэ каравын, э калган антро-понимнарныц терки-татар чыгышлы булу-ын искэртеп уза [11: 54]. Aннары телебездэ гарэп исемнэренец, фарсы алынмаларына караганда, кубрэк булуын да эйтергэ кирэк. Бу кYренеш, башлыча, Коръэннец тээсиренэ бэйлэп ацлатыла [4: 85].

Татар телендэ гарэп исемнэре белэн бер-гэ гарэп теленнэн кергэн исем компонент-ларыныц да актив кулланылышта булуы кYренэ, алар терки-татар, фарсы антрополексемалары белэн бергэ кушма тезелешле хатын-кыз исемнэре ясауда катнаша. Aерyча бзнат, камал, ниса, нур, фзн, щамал, гайне, шзмсе, вмме кб. кебек исем компонентлары кат-нашында ясалган антропонимнар яратып кулланыла. Элеге антрополексемалар, нигездэ, ай, мицле, бикз, сылу h.6. кебек терки - татар, гол, зифа, маhu, наз, бану, щиьан h.6. кебек фарсы чыгышлы исем компонентларына кушылып яца антропонимнар барлыкка китерэ. Мэсэлэн: Мицле^амал - мицле /тер.-тат./ (мице бар) + ж;амал /г./ ( чибэр, матур), Шэмсебикэ -шэмсе /г./ (кояш) + бикэ /тер.-тат./ (хатын -кыз), Маhибэнат - маhи /ф./ (ай) + бэнат /г./ (туташ, кыз бала), вммегел - емме /г./ (бала анасы) + гел /ф./ (чэчэк) кб.

Иомгак ясап шуны эйтэсе килэ, татар теленец лексик системасында гарэп катламы терки-татар халкыныц меселман деньясы белэн озак гасырларга сузылган аралашуы нэти-^эсендэ формалашкан, ул халкыбыз тарихыныц аерылгысыз елеше булып тора. Лексик системаныц бер катламы булган гарэби чыгышлы исемнэрдэ миллэтнец рухи мэдэ-нияте, эстетик деньясы чагыла. Шуца кYрэ дэ без бу исемнэр катламын хаклы рэвештэ телебезнец байлыгы дип эйтэ алабыз.

ЭДЭБИЯТ

1. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ веке. - Казань: Матбугат йорты, 2000. - 112 с.

2. Блягоз У. Развитие адыгейской антропонимии в условиях языкового контакта // Ономастика Кавказа. - Орджоникидзе, 1980. - С.12-17.

3. ДэулэтшинГ.М. Терки-татар рухи мэдэнияте. - Казан: Татар.кит.нэшр., 1999. - 512 б.

4. Кульдеева Г.И. Антропонимическая система современного казахского языка: Дис. ... докт. филол. наук. - Казань, 2001. - 337 с.

5. Ономастика Кавказа. - Орджоникидзе, 1980.

6. НиконовВ.А. Имя и общество. - М.: Наука, 1974. - 278 с.

7. Саадиев Ш.М. Основные правила выбора имен для новорожденных (по азербайджанской антропонимии)// Личные имена в прошлом, настоящем, будущем. - М.: Наука, 1970. - С.185-188.

8. Саттаров Г.Ф. Исемец матур, кемнэр куйган ? - Казан: Татар.кит.нэшр., 1989. - 256 б.

9. Сафаргалиева Э.Я. Антропонимика лезгинского языка: автореф. дис. ... канд. филол. наук. -Махачкала, 1981. - 17 с.

10. Системы личных имен у народов мира. - М.: Наука, 1986. - 382 с.

11. Хисамова Ф.М. XVIII йездэге татарча эш кэгазьлэренец тел Yзенчэлеклэре. - Казан: КДУ нэшр., 1981.-164 б.

12. Шайхулов А.Г. К вопросу о лексико-семантической классификации башкирских и татарских личных имен // Аспекты лингвистического анализа. - М.: Просвещение, 1974.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.