Научная статья на тему 'Religious education, reflecting approaches in paroimia'

Religious education, reflecting approaches in paroimia Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
101
14
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ТАТАРСКИЕ ПАРЕМИИ / ЯЗЫКОВЫЕ ЕДИНИЦЫ / РЕЛИГИОЗНАЯ ЛЕКСИКА / ЛЕКСИКО-СЕМАТИЧЕСИЕ ГРУППЫ СЛОВ / ДУХОВНОЕ МИРОВОЗЗРЕНИЕ / TATAR PAROIMIA / LINGUISTIC UNITY / RELIGIOUS VOCABULARY / LEXICAL GROUPS OF WORDS / SPIRITUAL WORLD

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Хуснутдинов Дамир Хайдарович

Данная статья посвящена изучению лексических единиц, отражающих религиозные взгляды. Ареалом для поиска данных единиц выбраны татарские паремии. Религия, отражающая душевные качества человека, рассматривается,в свою очередь, как неотъемлемая часть языковой идентичности татар.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «Religious education, reflecting approaches in paroimia»

Хуснутдинов Дамир Хайдарович

кандидат филологических наук, доцент кафедры татарского языкознания, Казанский федеральный университет

domer1982@mail. т

УДК 809.432

ТАТАР ПАРЕМИЯЛЭРЕНДЭ ДИНИ КАРАШЛАР СИСТЕМАСЫН ЧАГЫЛДЫРГАН БЕРЭМЛЕКЛЭР

Данная статья посвящена изучению лексических единиц, отражающих религиозные взгляды. Ареалом для поиска данных единиц выбраны татарские паремии. Религия, отражающая душевные качества человека, рассматривается,в свою очередь, как неотъемлемая часть языковой идентичности татар.

Ключевые слова: татарские паремии, языковые единицы, религиозная лексика, лексико-сематичесие группы слов, духовное мировоззрение.

Теге яки бу чыганакнын лексик составын анализлаганда, тикшеренYлэрнен эзлеклелеге мehим роль уйный. Лексикология буенча язылган хезмэтлэрдэ CYЗлэрне семантик тeркемлэY кин кулланыла. Телэсэ кайсы тел CYЗлэре семантик нигездэ, ягъни мэгънэлэре буенча теркемлэнэ ала. Билгеле булганча, телнен CYЗлек составы морфологиядэ CYЗ теркемнэренэ аерыла. СYЗ теркемнэре семантик категорияне тэшкил итэ. Шуна ^рэ морфологиядэге CYЗ теркемнэре - CYЗлэрнен лексик-семантик теркемнэре булып торалар.

Лексик-семантик теркемнэрдэн аермалы буларак, тематик теркемнэрдэ лексик берэмлеклэр кYбрэк була. Лексиканы тематик eйрэнY методын галимнэр Х1-Х11 гасырларда ук файдаланганнар. Узган гасырнын уртасыннан башлап, тюркологиядэ лексик-семантик теркемнэрне тикшерYгэ аеруча игътибар итэ башлыйлар. Н. К. Дмитриев, Э. Р. Тенишев, А. А. Юлдашев, Н. З. Гаджиева, А. М. Щербак хезмэтлэрендэ терле тематик лексика тикшерелэ [1, б. 24].

А. Г. Шэйхуллов телнен CYЗлек составын ДYрт теркемгэ бYлэ: табигать, кеше, щэмгыять, танып белY. Бу теркемнэр Y3 чиратларында тагын ваграк теркемчэлэргэ аерылалар. Татар телендэге CYЗлэрне тематик тeркемлэY Ф. С. Сафиуллина, К. Р. Галиуллин [2] тарафыннан да башкарыла. Шулай итеп, паремиялэрдэ терле дини тешенчэлэрне белдергэн CYЗлэрнен тYбэндэге тематик теркемнэре аерып чыгарылды.

1) «Дин» тешенчэсе белэн бэйле CYЗлэр. Бу теркемнен Yзэк элементын «дин» лексик берэмлеге тэшкил итэ. «Анлатмалы CYЗлек»тэ элеге CYЗнен семантик Yзенчэлеге болай дип теркэлгэн: табигатьтэн естен торып аны идарэ итэ торган кечлэрнен (мэсэлэн, Аллаларнын, рухларнын, фэрештэлэрнен h.б.ш.) булуына ышану; русчасы вера // шундый карашлар системасы; русчасы религия. (ТТАС, 1; 303). Мэкальлэрдэ «дин» берэмлеге шушы мэгънэлэрен

саклый, эмма шул ук вакытта, анын кулланылышнда тарихи шартларнын хэлиткеч фактор булуы кYЗгэ ташлана.

2) Паремиялэрдэ дини-мифологик затларны атаган лексик берэмлеклэр шактый зур тематик теркем тэшкил итэ. Алар арасында, hичшиксез, Yзенен кулланылыш активлыгы белэн Алла CYзе теп урынны алып тора: Аллага ышан, узецэ кымшан (38280), Ни Аллага, ни патшага (38299), Яткан да, Алла, ди, торган да, Алла, ди (38318) кб.

Алла лексемасынын ислам динендэ кулланылган синонимнары да паремиялэрдэ кин чагылыш таба. Мэсэлэн: Хак Тэгалэ ни кылса да, ирке бар (38305), Хак яндырган чыракны ахмак вреп сундермэс (38306), Ходайга сэдакацны бир дэ щыла (38309), Ходайны куктэн эзлэмэ, щирдэн табарсыц (38311), Алла1ге Тагалэ саулыкны биргэн, "акчаны узец тап" дигэн (23123)кб.

Паремиялэрдэ дини затларны белдергэн тагын тYбэндэге CYЗлэр очрады:

- фэрештэ//фирештэ: Алтын курсэ, фэрештэ юлдан язар (38319), Двнья тулы фэрештэ, hэрберсе бер эштэ (38320) кб.

Шушы лексемага менэсэбэтле, Yлем фэлсэфи категориясе белэн бэйле Газраил берэмлеге дэ паремиялэрдэ шактый зур урын били. Анын лексик мэгънэсе дини ^заллаулардан килгэн Yлем фэлсэфи категориясенэ кагылышылы ачыклана: Газраилгэ мал биреп щан алып калып булмый (19412), Газраил щанга уртак, атаныц яман угылы малга уртак (19413), Эдэмгэ -улем, газраилгэ - квлке (19414) кб.

- пэйгамбэр: Двньяга килгэн пдйгамбдрлэр дэ куктэн твшмэгэн, эчтэн твшкэннэр (38239), Казадан пэйгамбэр дэ качкан (38240) Кб.

3) терле дини йола, бэйрэмнэр, гыйбадэт, гореф-гадэтлэрне hэм алар белэн бэйле тешенчэлэрне белдергэн CYЗлэргэ дога, ураза, намаз, щеназа, камэт, салават, тэкбир кебек лексемалар керэ [3, б. 104]. Паремиялэр татар милли мэдэниятенен аерылгысыз компоненты булган дини йолалар турында шактый зур мэгъгумат саклый. Шуларны аерым-аерым карап китик.

- дога берэмлеге анлатмалы CYЗлектэ "дин тотучыларнын аллага, изгелэргэ ялварып, телэклэр телэп мерэщэгать итYе // Аллага, изгелэргэ мерэщэгать иткэндэ эйтелэ торган hэм CYЗлэре алдан билгеле булган текст; гыйбадэт CYЗлэре; доганын тексты" (ТТАС, 1; 309) дигэн мэгънэдэ теркэлэ. Мэкальлэрдэ анын бу мэгънэсе саклана: Доганы куцел тутырыр (38229), Телец белэн дога кыл, кулыц белэн эшлэ (38238).

- ураза, рамазан: Бэйрэмдэ аласы баргарамазан кыска булыр (38589), И ураза айлары, сыза йврэк майлары! (38593) кб. Бу берэмлек, дини эчтэлеген саклаган хэлдэ, тормыштагы авырлыклар, мохтащлык, юклык мэгънэсен белдерY максатына хезмэт итэ.

- гает: Елына ике килгэн гает, аныц да берсен укымасац гаеп (38590), Ярлы булсац, туецны гаеттэяса (9784) кб.

- Ислам мэдэниятенен ин эhэмиятле йолаларыннан булган намаз да hэм ана бэйле гадэтлэр, тешенчэлэр татар халык афоризмнарында Y3 урынын ала: Намазгаазан ярашыр, сузгэ казан ярашыр (38581), Намаз эшне бетерер, эш намазны щиткерер (38584), Намаз - эше юкныкы, ураза - ашы юкныкы (38583); Икенде булса, итецне ас; ахшам булса, авызыцны ач (38592), Азан

эйтмичэ, камэт твшермилэр (38572), Бер намазга ике азан эйтмилэр (38576), Намазыцны укыдым, тэ1гартем алмадым (38585) кб.

- Хащ кылу йоласы белэн бэйле мэкальлэргэ дэ мисаллар китерик: Мэккэгэ бару белэн ишэк хащи булмас (38602), Хащи - тэмгылы, мулла -карынлы (38605), Хащи дигэнебезнец куеныннан хачы чыкты (38603).

- никах йоласы белэн бэйле лексик берэмлеклэрне саклаган мэкальлэр тYбэндэгелэр: Эщэл белэн никах - каш арасында (9642), Никах вэгъдэсе щитсэ, арага кэгазь дэ сыймый, ди (9649), Никах мэхэббэт тудыра (9652), Никах хвкеме - олы хвкем (9653) кб.

Никах CYзенен кэбен дигэн варианты да бар: Ике сукыр - бер бакыр, безгэ кэбен кем укыр? (9643). Ул ислам дине кергэнче Yк йери, анлатмалы CYЗлектэ дэ "никах йоласы, никахны белдергэн искергэн этноним" буларак теркэлгэн (ТТАС, 2; 247). Кэбен берэмлеге мэкальлэрдэ шул мэгънэдэ сакланып кала да. Эмма бYгенге телебездэ ул инде кулланылмый [4, б. 95]. Димэк, бу яктан паремиялэр кыйммэтле лексик чыганак булып торалар.

- щеназа лексемасы hэм ана бэйле тешенчэлэр тYбэндэге мэкальлэрдэ теркэлгэн: Yлем байга да бер, ярлыга да бер, икесенэ дэ унике аршын кэфен, вч аршын кабер (19161), Кэфенецне Yлгэнче хэстэрлэ (19238), Щеназаны зираттан кире алып кайтмыйлар (19470), Ку.лмэк кигэн бер кайтыр, кэфен кигэн кайтмас (19478), Ойгэ кергэн коры чыкмас, гYргэ кергэн кире чыкмас (19483) кб.

- мэYлет берэмлеге бер генэ мэкальдэ теркэлде: Гармунсыз туй - мэYлет щыйган вй кебек (9675).

- салават hэм тэкбир берэмлеклэре тYбэндэге мисалда ^зэтелэ: Салават, тэкбирэйтеп ишанны да алдап була (38236).

Мисаллардан ^ренгэнчэ, ислам йолалары белэн бэйле карашлар системасында билгеле бер дэрэщэдэ ирония урын алган. Бу - мэкальлэрнен тарихи чор белэн бэйлэнеше турында сeйлэYче факт булып тора. Бары щеназа, Yлем турындагы мэкальлэрдэ ирония, сарказм сизелми, димэк, шундый шомлы тешенчэлэр турында халкыбыз hэрвакытта да щитди уйланган.

4) дини CYЗлэр арасында торак, корылмаларга бэйле атамалар да бар. Аларга без мэчет, манара, михраб, мэдрэсэ кебеклэрне кертеп карый алабыз. Эйтик, тYбэндэге паремиялэрдэ мэчет лексемасы кулланыла: БYреген мэчетка атсалар да, кереп алмас (38379), Бу мэчеткэ бу намаз да куп эле (38380), Муллага мэчет юлын курсэтергэ кирэкми (38466), Салмаган мэчеткэ мулла сайламыйлар (38536) Кб. [5].

Манара берэмлеге килэсе мэкальлэрдэ теркэлгэн: Иц туры эйбер -манара, аныц да эче кырыкка кэкре (38381), Мэзин манарага менсэ, Yзен -этэч, халыкны тавык дип уйлар (38569) Кб.

Михраб берэмлеге тYбэндэге паремияэ очрый: Мэчете щимерелсэ дэ, михрабы урынында тора (38383).

Татар халкынын белемгэ, мэгърифэткэ омтылышын чагылдырган символик эчтэлеккэ ия мэдрэсэ CYзе мэкальлэрдэ аз урын алган: Мэдрэсэнец почмагы - бу двньяныц ощмахы (30131). Анын каравы, гарэп теленнэн кергэн мэктэп берэмлеге щитэрлек актив: Кайда мэктэп ачылса - анда тврмэ

биклэнэ (30129), Мэктэп эдэмне баеткан (30132), Мэктэп юлы - щэннэт юлы (30133), Хэлфэ - мэктэпнец щаны (30154) h.6. [6]. Монын сэбэбе, бердэн, мэкальлэрнен хронологиясе белэн билгелэсэ, икенчедэн, телдэн-телгэ кYчкэндэ, ХХ гасыр башыннан искергэн CYЗлэр катламына ky4^h мэдрэсэ лексемасынын гомумкулланылыштагы CY3 белэн алышынган булуы ихтимал.

5) дини яшэеш белэн бэйле кием-салым исемнэрен анлаткан лексик берэмлеклэр арасында без чапан, чалма CYЗлэренен активлыкларын ^рдек. Аларны тYбэндэге паремиялэрдэ кYЗЭтергэ мемкин: Ишан чалмасы астында ат урларга йвгэн бар (38622), Тыштан - чапан, эчтэн - шайтан (38626), Мулла нихэтле надан булса, чалмасы шулхэтле зур булыр (38494) h.6.

6) Дини CYЗлэр арасында ищтимагый-сэяси тормыш, яшэешбелэн бэйле терле берэмлеклэр дэ ^п. Аларга без мвселман, кяфер, мулла, абыстай, хащи, ишан, мврид, суфи, шэкерт, имам кб. берэмлеклэрне кертеп карый алабыз. К^ренгэнчэ, бу CYЗлэр, асылда, кешенен ищтимагый сословиесе, титулы белэн билгелэнэ. Паремиялэрдэ без аларга дистэлэрчэ мисал таба алабыз.

Мэсэлэн, мвселман hэм кяфер берэмлеклэре тYбэндэге мэкальлэрдэ теркэлгэн: Кешенец кяферлеге эчендэ (38371), Мвселманныц нияте кылган гамэленнэн изге, имеш (38377) кб. ^ренгэнчэ, бу тешенчэлэр кешенен ислам диненэ ышанычын гына тYгел, э бэлки эчке деньясынын асылын да ачып бирYгэ хезмэт итэлэр.

Мулла берэмлеге дэ актив: Алла бирмэгэнне мулла бирмэс (38387), Ат азгыны юрга булыр, ир азгыны мулла булыр (38395) h.6.

Абыстай лексемасы аз очрый: Мулла башта - абыстайга, соцыннан Ходага тезлэнер (38450).

Мэзин берэмлеге шактый чиклэнгэн: Бер авылда мэзин куп, иртэ намазын квн чыккач укыганнар (38565), Иске мэчеткэ кжкук мэзин (38567), Таш мэчеткэ агач мэзин (38570), Ьэр эшнец Y3 кешесе: тавык влешлэY - мэзин hвнэре (38571) кб. [7].

Уку-гыйлемгэ хэерхаклы менэсэбэттэ булып, халкыбыз мэкальлэрендэ шэкертлэр турында да уйлануларын щиткергэн. Элеге берэмлек кешенен алгарышка, данга ирешYДЭ башлангыч этабы буларак бэялэнгэн: Шэкерт булмаган - остаз булмас (30159), Остаздан шэкерт узар (30138), Остазныц нэтищэсе - шэкертендэ (30140); аларнын кешелэр тарафыннан якланырга тиешлегенэ дэ басым ясала: Шэкерт кеше - Алла кунагы (30160) кб.

'^з тирэсенэ меритлэр щыеп, алар белэн рухани щитэкчелек иткэн диндар, изге саналган кеше" (ТТАС, 1; 438) мэгънэсендэге ишан берэмлеге тYбэндэге паремиялэрдэ урын алган: Бэладэн ишан да кача (38611), Ишанга кул биргэн - шайтанга юл биргэн (38616) h.б.

Остабикэ берэмлеге аз очрады: Синец сыер минем сыерны свзсэ, хакын тYлэ; минем сыер синец сыерны свзсэ, "остабикэ, китер эле йэшел тышлы китапны!" (38537).

Шул рэвешле, ищтимагый-сэяси тормыш белэн бэйле берэмлеклэр паремиялэрдэ бик ^п очрый, бигрэк тэ мулла CYзе кергэн мэкальлэрнен саны ике йезгэ щитэ [9, б. 414]. Суфи, ишан кебек берэмлеклэр дэ шактый очрый.

Мондый берэмлеклэрнен активлыгы, безнен карашыбызча, татар халкынын шушы кешелэргэ менэсэбэтен, бэясен ждткеpY телэге белэн анлатыла.

7) Дини лексикада терле heMp иялэрен, профессиялэрне атаган берэмлеклэр аерым урын алып тора. Мэкальлэрдэ шундыйлардан казый, хэлфэ, мвгаллим, остаз кебек CYЗлэpне ^зэттек. Боларнын беренчесе дин кануннары буенча хекем итYче, судья мэгънэсендэ килэ. Эйтергэ кирэк, сонгы елларда бу CY3 янадан активлашты. Мэкальлэрдэ казыйларнын гади кешегэ карата гаделсез хекем кылуы аларга бэя биpYДЭ теп нигез булып тора: Аллага ярыйм дисэц, азаныц булсын, казыйга ярыйм дисэц, казаныц булсын (27100), Анацны кыйнаса казый, кая барырсыц, абзый? (27101), Дэгъвачыц казый булса, ярдэмчец Алла булсын! (27102), Казый белэн даулашма, кочле белэн кврэшмэ (27105), Суык белэн кврэшкэннец колагы юк, казый белэн кврэшкэннец башы юк (27108), Хекем - кврэк, аны тоткан казый, ханга кемне ку.мэргэ кирэк - шуца кабер казый(27109) кб.

Мэдрэсэлэр белэн бэйле хэлфэ, мегаллим, остаз берэмлеклэренэ мисаллар шулай ук ^п теркэлде. Аларны олылау, хepмэтлэY мэкальлэрдэ шактый ачык сизелэ. Мэсэлэн: Ат кургэн ат таныр, остаз кургэн хат таныр (30119), Оста барда, кулыц тый; остаз барда телец тый! (30137), Остаз суккан щир тэмугта янмас (30137), Остаз кургэн шэкерт hэр мэкамдэ юргалар, остаз курмэгэн шэкерт аннан-моннан боргалар (30139), Шэп эфисэрнец начар солдаты булмый, шэп мвгаллимнец начар шэкерте булмый (30164), Хэлфэ - мэктэпнец щаны (30154), Хэлфэсез шэкерт булмас (30156) кб.

8) Дини CYЗлэp арасында мэгариф hэм мэгърифэт белэн бэйлелэре дэ бар. Мэсэлэн: Мантыйк - тугыз кырлы пычак, кисмэгэн кыры юк (30134) мэкалендэ мэдрэсэлэрдэ укытыла торган мантыйк - логика фэне турында CYЗ алып барыла. Укысац гакает, калырсыц акаеп! (30151) паремиясендэ гакает CYзе "иске мэдрэсэлэр программасында гарэп телендэ Yтелэ торган дини-фэлсэфи трактатлар" дигэнне белдерэ.

9) Дин белэн бэйле икътисади тешенчэлэргэ хэлэл - хэрэм, фидия, зэкят, гошер, хэер, сэдака кебек тешенчэлэрне кертэ алабыз, ченки бу CYЗлэp барысы да кешелэр арасында экономик менэсэбэтлэрне белдерлэр, ислам тарафыннан кабул ителгэн икътисад-финанс терминнары булып торалар. Аларга мисалларны паремиялэрдэ ^плэп табарга була. Шуларны аерым-аерым карап утик.

Хэлэл hэм хэрэм тешенчэлэре тYбэндэге мэкальлэрдэ ^зэтелэ: Ашыйк, эчик, уйныйк, келик - хэлэл ^крэк кечлэре (38630), Гащэп, берэYгэ хэрэм килешэ, безгэ хэлэл дэ килешми (38631), Хэлэл кэсеп илгэ кертер, хэрэмкэсеп илдэн серер (38632), Хэлэл кэсепнец яманы юк (38633), Хэрэм мал эчне тертэ (38634), Хэрэм щибэрми (38635) кб. [5, 6, 7]

Хэер-сэдака тешенчэлэре тYбэндэге мэкальлэрдэ теркэлгэн: Атына курэ дугасы, сэдакасына курэ догасы (23800), Миннэн - хэер, синнэн фатиха (23803), Сэдака алган кеше баемас (23807), Сэдака бэлане китэрэ (23808), Сэдака биргэннец гомере озын булыр (23809), Сэдака казадан саклый

(23810), Сддаканыц азы-^бе юк (23811), Сддакацны сауда бир (23812), Хэер бирсэц, хэерен KYpepceц (23815) h.6.

Фытыр - "уразадан соц бирелэ торган сэдака" (ТТАС, 3; 356), ул TY6s^,9re мэкальлэрдэ теркэлгэн: Аллага - шекер, муллага - фытыр (38598), Аллага - шекер, муллага - фытыр, синец белэн мица - шымытыр (38599)h.6.

Зэкят - "шэригать кушуы буенча, байлыкныц ярлыларга hэм дин файдасына бирелергэ тиешле кырыктан бер елеше" (ТТАС, 1; 353). Бу cy3 кайбер мэкальлэрдэ урын ала: Зэкят - мал кере (38600), Зэкятсызныц малы хэрэм, телсезнец давы хэрэм (38601).

Гошер - "уцышныц уннан бер елешен сэдака итеп 6^y" (ТТАС, 1; 275). Элеге лексемага бер мисал табылды: Гошерсезнекен сеннэтсез ашар (23802).

Фидия - '^лгэн кешенец гена^ш ярлыкауны сорап бирелгэн сэдака" (ТТАС, 2; 342): Кем Yлсэ дэ Yлсен, мэзингэ фидия булсын (38566).

10) Паремиялэрдэ дини ^заллаулар белэн бэйле тешенчэлэр, ахирэткэ караган ^ренешлэрне атаган CYЗлэр шактый киц урын ала. Аларга ощмах, тэмуг, сират, теге денья, ахирэт, кыямэт, щэннэт, щэhэннэм кебек берэмлеклэрне кертеп карарга мемкин [10, б. 201]. Гомернец чиклелеген тойган hэм бу деньядагы гамэллэр ечен щавап тоту кирэклеген уйлаган татар халкы элеге тешенчэлэр хакында hэрвакытта да истэ тота. Паремиялэрдэ аларныц кYплеге дэ шуныц белэн ацлатыла, кYрэсец. Мисаллар: БYгенгенец тацдагысы бар, тацдагыныц кыямэте бар (38639), БYген кыен булса да, ахирэттэн кYп артык (38640), Денья эшен ахирэткэ калдырма (38641), Ахирэткэ табынган, деньядан буш калган (38642), Теге двньяга китеп тэ, кайткан кеше юк эле (38653), Бар да ощмахка керсэ, щэ1гэннэм буш калыр (38657), Бары тигез ощмахта (38657), Щэннэт аналар аяк астында (38658), Тэмугка ейрэнгэн ощмахка кермэс (38662) Мулла сират кичмэгэн, без дэ белеп тешмэгэн (38518) кб.

11) Дини эчтэлекле абстракт исемнэр мэкальлэрдэ кулланылган дини CYЗлэрнец эhэмиятле бер елешен тэшкил итэ. Без андыйлардан нэфес, эщэл, щан, шэригать, генаh, язык, тэYбэ, фатиха кебек берэмлеклэрне атый алабыз. Алар меселман кешесенец яшэеше белэн бэйле тешенчэлэрне белдерэлэр. Шуларга мисаллар карап китик.

Нэфес, бэрэкэт, шекер (кылу) берэмлеклэре тYбэндэге паремиялэрдэ урын алган: Бары белэн бэрэкэт (31821), Барына - бэрэкэт, югына - хэрэкэт (31824), Канэгатьсезнец нэфесе тавык алачыгы кебек (31842); Барынашвкер, югына текер (1738), Попныц чэче озын, мулланыц нэфесе озын (38667) кб.

Шэригать "меселманнар ечен YтэY мэщбYри дип каралган дини законнар щыентыгы // Традициягэ кергэн гадэт, йола" (ТТАС, 3; 535) дигэнне ацлата hэм мэкальлэрдэ шул мэгънэсендэ урын ала да: Кул кулны белэ, шэригать юлны белэ (38255), Ни булса, шул булыр, шэригатьнец кушканы булыр (38256), Шэригатьтэ оят юк (38258) кб.

Язмыш, тэкъдир, ку_рэчэк берэмлеклэре дини лексиканыц эhэмиятле компонентлары булып тора: Асылырга язган суда батмас (37565), БерэYгэ язмыш - ана, берэYгэ - Yги ана (37570), Эдэм сейли, язмыш кейли (37576), Бэндэ сейлэр, тэкъдир келэр (37572), Ку_рэчэгец булса, кулыц белэн эшлисец

(37887), Курэчэк куз йомдыра (37590), Кая барсац да, язмыш калмый (37593) кб.

Димэк, терле абстракт тешенчэлэр паремиялэрдэ кин урын ала hэм татар халкынын деньяга карашларын щиткерэлэр.

12) Дини текстлардан аерым цитаталар, гыйбарэлэр Yзлэpе бер катлам тэшкил итэ. Аларга мисалларны карап китик: "Лэхэулэ"нец биле сынган, "иншалла"ныц таягы сынган, ди (38233), Кабул булмас догага амин тотма (38231), "Алла" дип эйтсэц, мулла кызын бирэ, ди, "Бисмилла" дип эйтсэц, хатынын да бирэ, ди, "Свбханалла" дип эйтсэц, тартып ала, ди (38391), Мулла: аз бирсэц - "газабын элим", кYп бирсэц - "гафур-рэхим" (38440), Мулла кеше хакын "бисмилла" дип эйтмичэ ашамый (38478) кб. Бу мисалларда татар халкынын кендэлек тормышында еш кулланыла торган актив интертекстуаль берэмлеклэр кулланыла, ^Ьэрберебез "бисмилла", "себханалла", "амин" CYЗлэpен ^неленэ сендергэн. Шуна ^рэ алар паремиялэргэ табигый рэвештэ керешеп китэ.

13) Ялгызлык исемнэргэ ислам дине белэн бэйле билгеле шэхеслэр, географик атамалар, Коръэн CYзе кертеп карала ала. Аларга тYбэндэге мисаллар теркэлде: Меселманныц кыйбласы Мэккэдэн МэскэYгэ ауган, ди (38376), Шайтанга кирэк булса, Коръэннэн дэлил китерэ (38353), Мулла, хэлвэ кургэч, Коръэнен оныткан (38525), Мэккэгэ бару белэн ишэк хащи булмас (38602), Ел елга щиткэн, ел Мвхэммэткэ щиткэн (19303) кб. Димэк, татар халкы арасында Коръэн, Мехэммэт пэйгамбэр, Мэккэ образлары актуаль булган, дигэн нэтищэгэ килергэ мемкин.

Шул рэвешле, татар паремиялэрдэ урын алган дини CYЗлэpнен тематик теркемнэре шактый кин. Шулай да ищтимагый-сэяси тешенчэлэрне атаган берэмлеклэрнен активрак кулланылышка ия булулары ачык ^ренэ [8, б. 136]. Бу элеге тешенчэлэрнен татар халкынын яшэеше белэн тыгыз бэйлэнештэ булуына менэсэбэтле.

Югарыда аталган CYЗлэp аерым катлам вэкиллэре ечен генэ хас булмыйча, хэтта рэсми сейлэмдэ дэ танылды hэм актив кулланыла башлады. Дини янарышнын YCYе, яшьлэрнен дингэ тартылуы, массакYлэм мэгълYмат чараларынын дин темасын актив яктыртуы - болар барысы да бу теркем тарихи CYЗлэpнен эдэби тел нормасына кадэр YCYен тизлэтте. Шул нигездэ, татар паремиялэрендэ урын алган дини CYЗлэp дэ бYгенгесе кендэ кин катлам халыкка яхшы таныш. Бу яктан алар тел тарихы, аерым алганда, лексик мэгънэлэрнен Yсеше турында шактый кин мэгъгумат саклыйлар.

Кулланылган эдэбият исемлеге

1. Сафиуллина Ф. С., Галиуллин К. Р. Тематический русско-татарский словарь. Казан : Татар. кит. нэшр., 1989. 287 с.

2. Тарасова Ф. Х. Лингвокультурологические и прагматические основания изучения татарских паремий на фоне других языков : автореф... докт. филол. наук. Казань, 2012. 36 с.

3. Мегьтэсимова Г. Р. Татар халык мэкальлэренен лексикасы (искергэн CYЗлэр, диалектизмнар hsM рус-европа алынмалары). Казан : КДУ нэшр., 2005. 192 б.

4. Нэбиуллина Г. Э. Татар халык мэкальлэрендэ кушма щемлэ синтаксисы (Н. Исэнбэтнен еч томлык "Татар халык мэкальлэре" щыентыгы буенча). Казан : КДУ нэшр., 2003. 208 б.

5. Исэнбэт Н .С. Татар халык мэкальлэре: мэкальлэр щыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.1. Казан : Татар. кит. нэшр., 2010. 622 б.

6. Исэнбэт Н. С. Татар халык мэкальлэре: мэкальлэр щыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.2. Казан : Татар. кит. нэшр., 2010. 748 б.

7. Исэнбэт Н. С. Татар халык мэкальлэре: мэкальлэр щыелмасы : 3 томда. 2 нче басма. Т.3. Казан : Татар. кит. нэшр., 2010. 799 б.

8. Хуснутдинов Д. Х., Нурова Л. А. Использование инновационных технологий во внеклассных мероприятиях на татарском языке // В мире научных открытий. 2015. № 11 (71). С. 134-140.

9. Хуснутдинов Д. Х. Функционально-семантическое изучение лексики татарского языка // В мире научных открытий. 2015. - № 5.1 (65). С.410-416.

10. Хуснутдинов Д. Х. Фразеологические единицы концепта «щир» в татарской языковой картине мира // Филологические науки. Вопросы теории и практики. 2013. № 3 (21). С. 200-202.

Husnutdinov Damir

PhD in philology, Associate Professor, Department of Tatar linguistics, Kazan Federal University

domer1982@mail. ru

RELIGIOUS EDUCATION, REFLECTING APPROACHES IN PAROIMIA

This article is devoted to the study of lexical units, reflecting the religious views. Habitat to search for data units of a selected Tatar paroimia. Religion, reflecting the moral qualities of man, regarded in turn as an integral part of the linguistic identity of the Tatars.

Key words: Tatar paroimia, linguistic unity, religious vocabulary, lexical groups of words, spiritual world.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.