Научная статья на тему 'Ямаширмә авылы мәктәбенә – 120 ел'

Ямаширмә авылы мәктәбенә – 120 ел Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
7
1
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
Ямаширмə мəктəбе / мəгариф / Казан өязе / мулла Ф.Хəмзин / Габделкаюм Колəхмəтов / сугыш еллары / «учитель Габдулла» / Yamashurma school / education / Kazan Uyezd / mullah F. Khamzin / G. Kulakhmetov / years of war / “teacher Gabdulla”

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Багаутдинова Халида Зиннатовна

Фəнни мəкалə бүгенге көндə Ямаширмə урта гомуми белем бирү мəктəбенең 120 еллык тарихына багышлана. ХХ йөз башында Казан өязенең Ямаширмə авылында рус-татар мəктəбе (училищесы) ачылу, сугыш чорындагы мəктəп тормышы, совет укыту системасы, мəктəпнең төрле баскычлары, яшəеше һəм үсеше күрсəтелə. Мəктəп ачылуда авыл мулласы Фазлыйəхмəт Хəмзиннең роле, Казан татар укытучылар мəктəбен тəмамлап, 1903–1908 елларда мəктəптə укыткан Габделкаюм Колəхмəтовның, 1911–1932 еллардагы директор «учитель Габдулла»ның эшчəнлеге өйрəнелде. Мəкалə техник фəннəр кандидаты Р.Ə. Шакирҗановның «Ямаширмə мəктəбе – мəгърифəт чишмəсе» дип аталган хезмəтен кулланып, Татарстан Республикасы Дəүлəт архивында сакланган чыганаклар белəн тулыландырып язылды.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

120th anniversary of Yamashurma rural school

The article is dedicated to the 120-years-old history of the Yamashurma secondary school. The paper discusses the opening of the Russian-Tatar school in the village of Yamashurma, Kazan Uyezd, at the outset of the 20th century, the situation at the school during the war years, the educational system in the Soviet times, the stages of school curriculum, and overall the life and development of the educational institution. The study higlights the role of mullah F. Khamzin in the opening of the school, the work of G. Kulakhmetov, a graduate of the Kazan Tatar Teachers School, who taught here in 1903–1908, and also “teacher Gabdulla” who held the position of the school headmaster in 1911–1932. The study is based on the documents from the State Archive of the Republic of Tatarstan and the book by R.A. Shakirzyanov, Candidate of Technical Sciences, “Yamashurma School is a spring of enlightenment”.

Текст научной работы на тему «Ямаширмә авылы мәктәбенә – 120 ел»

УДК 908

ЯМАШИРМЭ АВЫЛЫ МЭКТЭБЕНЭ - 120 ЕЛ Х.З. Ба!гаветдинова

Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенец Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты Казан, Россия Федерациясе halida12_61@mail.ru

Фэнни мэкалэ бYгенге кендэ Ямаширмэ урта гомуми белем бирY мэктэбенен 120 еллык тарихына багышлана. ХХ йез башында Казан еязенен Ямаширмэ авылында рус-татар мэктэбе (училищесы) ачылу, сугыш чорындагы мэктэп тормышы, совет укыту системасы, мэктэпнен терле баскычлары, яшэеше hэм Yсеше кYрсэтелэ. Мэктэп ачылуда авыл мулласы Фазлыйэхмэт Хэмзиннен роле, Казан татар укытучылар мэктэбен тэмамлап, 1903-1908 елларда мэктэптэ укыткан Габделкаюм Колэхмэтовньщ, 1911-1932 еллардагы директор «учитель Габдулла»ньщ эшчэнлеге ейрэнелде. Мэкалэ техник фэннэр кандидаты Р.Э. Шакирждновньщ «Ямаширмэ мэктэбе - мэгърифэт чишмэсе» дип аталган хезмэтен кулланып, Татарстан Республикасы ДэYлэт архивында сакланган чыганаклар белэн тулыландырып язылды.

Ачкыч сузлэр: Ямаширмэ мэктэбе, мэгариф, Казан еязе, мулла Ф.Хэмзин, Габделкаюм Колэхмэтов, сугыш еллары, «учитель Габдулла».

Казан арты тарихына караган гыйбрэтле сэхифэлэрнен бер елешен Yзенэ сецдергэн авылларнын берсе - хэзерге Биектау районына кергэн Ямаширмэ авылы. Авыл мэктэбенен 120 еллык тарихы бар. БYгенге кендэ авыл, мэктэп та-рихы яхшы ейрэнелгэн дияргэ мемкин (Салихов, Хайрутдинов, 1999: 205-206; Гарипова, 2003: 180-185; Шакирщанов, 2005; БаИаветдинова, 2009: 190-194), эзлэнYлэр дэвам итэ Иэм яна материаллар да табылып тора.

Татар халкы элек-электэн ан-белемгэ, зыялылыкка омтылып яшэгэн, укы-мышлы кешелэрне хермэт иткэн, гыйлемгэ тартылган. Ямаширмэ авылы да мэгърифэтле затларга бай булган, мэдрэсэлэрдэ яна тип укыту системасын ур-наштыру ечен Иэрвакыт керэш барган.

Татарстан республикасы ДэYлэт архивында Казан еязе Чыпчык волосте Ямаширмэ авылында 1903 елнын 10 февралендэ Икенче рус-татар училищесы (шулай аталып йертелгэн) ачылуын раслаучы эш кенэгэсе саклана (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш). ХХ йез башында Казан еязе татар авылларында берен-челэрдэн булып ачылган шундый мэктэп була бу.

Казан татар укытучылар мэктэбен (КТУШ) тэмамлаган Селэйман Искэн-дэров, Габделкаюм Колэхмэтов, Нигъмэтщан ТаИиров, М.Дашкиннар инкый-лабка кадэр Ямаширмэ авылы мэктэбендэ укыталар.

© Багаутдинова Х.З., 2023

1903 елнын гыйнварында Ямаширмэ авылына вакытлыча укытучы итеп Казанда татар укытучылар мэктэбен тэмамлаган мегаллим Селэйман Искэн-дэров билгелэнэ. Бина булмау сэбэпле Закир исемле крестьяннын еендэ 10 уку-чы белэн мегаллимлек эшен башлап щибэрэ. Сонрак Зэйнулла Гыйззэтуллин hэм анын улы Мехэммэтвафа Зэйнуллин еендэ укытуны дэвам итэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 18 кгз.).

Эле махсус бина тезелгэнче Yк Казан еязе земство идарэсе укыту эшенэ hэм укытучыга хезмэт хакы TYЛЭY ечен акча бYлеп бирэ. 1903 елда дэYлэт кара-магына кYчкэн уку йортын финанс ягыннан тээмин итY эшне шактый щинелэйтэ.

1903 елнын 27 августында укытучы итеп елга 300 сум хезмэт хакы белэн Габделкаюм Юныс улы Колэхмэтов билгелэнэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 58 кгз.). Ул 1884 елда Пенза шэhэрендэ Юныс Мехэммэтщан улы Колэхмэтов гаилэсендэ туа. Габделкаюм - ^ренекле татар эдибе Гафур Колэхмэтовнын энесе. Татар эдэби-мэдэни тормышынын Yзэгендэ кайнаган Гаяз Исхакый, Хесэен Ямашев, Галимщан Сэйфетдиновлар белэн бергэ укыган яшь педагог Ямаширмэ авылына килY белэн щин сызганып эшкэ керешэ. Нэкъ менэ анын тырышлыгы hэм Фазлыйэхмэт имам-хатыйбнын финанс мэсьэлэсендэ щавап-лылыкны Y3 естенэ алуы нэтищэсендэ, аерым мэктэп ачуга рехсэт бирелэ.

Габделкаюм Колэхмэтов еяз земство идарэсенэ язган хатында мэктэпнен йорт бинасы кысан булуын hэм укучылар саны арта баруын, аларнын тирэ-юньдэге авыллардан да, хэтта Казаннын Апанай мэдрэсэсеннэн дэ килYЛэрен хэбэр итэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 66 кгз.).

Махсус уку бинасы булдыру кен тэртибенэ куела. Бу эшне алдынгы ка-рашлы имам-хатыйб, мегаллим Фазлыйэхмэт Хэмзин Y3 естенэ ала hэм земство еяз идарэсенэ язган хатында Yзенен "гарант" булачагын белдерэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 78 кгз.). Анын тырышлыгы белэн укыту 1904 елдан яна бинада башлана. Училищелар инспекторы Федор Краспорецкий Казан губернасы ха-лык училищелары директорына язган хатында мэктэпнен авыл мулласы Ф. Х. Хэмзиннен тырышлыгы белэн ачылганлыгын искэ алып, анарга югары бэя бирэ hэм рэхмэт (благодарность) белдерYне сорый: «мэктэп Фэзлыйэхмэт Хэмзин мулла кайгыртуы нэтищэсендэ ачылган, ул, мэктэп бинасына Yзенен йортынын ин яхшы елешен биреп, укытучыны аерым фатир белэн дэ тээмин итте. Дерес, монын ечен ул земстводан елга 150 сум чамасы акча ала, эгэр дэ бу TYЛЭY исэбенэ бYЛмэлэрне щыештыру, каравылчы кирэклеген дэ исэпкэ алсак, бу зур акча тYгел. Ул мэктэп бинасын Y3 хисабына щылыта hэм яктырта. Попечитель вазифасында торган мулла Хэмзин мэктэпне тэртиптэ тота hэм тезеклэндерYгэ бетен тырышлыгын куеп эшли» (ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1216 эш. 70 кгз.).

Фэзлыйэхмэт Хэмзин ^ренекле дин эhеле генэ тYгел (соцрак аца ахун дэрэщэсе дэ бирелэ), педагог-реформатор, мэгърифэтче дэ.

Гомумэн, мэктэп Y3 яшэешендэ терле хэллэргэ дучар була: янгынга да элэгэ, кабат-кабат тезелэ, Yсэ, кицэйтелэ.

1907 елда Казан еязендэ игеннэр уцмый, ачлык була. Габделкаюм Колэхмэтов, Казанда яшэгэн сецеллэре Шэмсекамэр hэм Суфия белэн кицэшеп, авыл халкына ярдэм шу йезеннэн, Яца Клуб бинасында (Казан шэhэpендэ) хэйрия спектакле куялар. Барлык оештыру эшлэрен Габделкаюмныц сецеллэре башкара. Габдулла Кариев Гаяз Исхакыйныц «0ч хатын белэн тормыш» дигэн эсэрен хатын-кызлар ечен генэ куя. Казан тарихында беренче тапкыр булган бу тамашага чынлап та хатын-кызлар ^п килэ. 1907 елныц 1 февралендэ куелган бу спектакль зур уцыш казана. Мыеклар ябыштырып ирлэр ролен уйнаган Шэмсекамэр дэ, сецлесе Суфия да Yзлэpен сэлэтле артистка итеп таныталар. Хаклы рэвештэ татар театрыныц атасы саналган Габдулла Кариев аларга рэхмэт эйтэ (Биктимирова, 2012: 9). Спектакльдэн щыелган 67 сум 19 тиен ак-чага Габделкаюм Колэхмэтов Ямаширмэ авылындагы икмэк пешеpY йортыннан ипи, Закир Ж^элэлетдинов лавкасыннан шикэр, чэй, ярма алып авыл халкына тарата (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3049 эш, 1-1 кгз.и.я., 4-4 кгз.и.я.). Бу чараныц финанс хисабы «Казанские губернские ведомости» газетасы битлэрендэ басылып чыга (Казанские губернские ведомости. 1907. 6 марта).

Габделкаюм Колэхмэтов белем 6^y белэн беррэттэн, авыл халкы арасын-да агарту hэм ацлату эшлэре алып бара. Патша, авыл старосталарын сайлаган кебек Yк, халык тарафыннан сайланырга тиеш hэм гомумэн тиздэн патша бетенлэй булмаячак, аны халык тарафыннан сайлап куелган кеше алыштырачак дигэн фикерлэр тарата. Студентлар авыл халкы хокуклары ечен керэшэлэр, э крестьяннар hич тэ аларга булышырга телэмилэр дип, ризасызлыгын да белдерэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 86 кгз.). 1908 елныц 28 мартында Г.Колэхмэтов еендэ тешу уздырыла hэм шактый кYлэмдэ «зарарлы» матбугат щыеп алына (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш. 5-12 кгз.). Габделкаюм сэяси яктан гаепле дип та-была hэм 1908 елныц 18 августында ике елга Сембер шэhэpенэ сергенгэ щибэрергэ хекем ителэ (ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш. 26 кгз.). Сергеннэн соц озак еллар полиция кYЗЭTYе астында була.

Аныц эшен Та^Ьиров Нигъмэтщан Хеснетдин улы дэвам итэ. 1910 елныц 6 гыйнварында язган хатында Таhиpов укучылар саны 50 гэ жщуен хэбэр итэ. Бинаны кицэйтY hэм ярдэмгэ икенче укытучы кирэк дип тэ белдерэ (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 780 эш. 101 кгз.). 1910 елда Казан губернасы Казан еязе халык учи-лищелары инспекторы Я.Д. Кобловны чыгарылыш имтиханнары комиссиясе щитэкчесе итеп Ямаширмэ авылы мэктэбенэ билгелилэр (ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 1116 эш. 7 кгз.и.я.).

1911 елнын 11 маеннан Ямаширмэ мэктэбе белэн щитэкчелек итY Габдулла Зэйнуллинга тапшырыла. Этисе Yлгэннэн сон балалар йортында тэрбиялэнгэн Габдулла Ямаширмэ мэктэбенэ укытучылар хэзерлэY курсын тэмамлап килэ. Рус теле укытканга, аны авыл халкы «учитель Габдулла» дип йертэ. Инкыйлаб-ка кадэр уку-укыту, оештыру эшлэрен Фазлыйэхмэт мулла белэн берлектэ алып баралар. Соныннан, 1932-1954 елларда, кYрше авыл мэктэплэрен щитэкли. Укыткан елларында бик ^п медальлэр hэм грамоталар белэн, «Беек Ватан су-гышындагы хезмэт батырлыгы ечен» медале, 1949 елда Ленин ордены белэн бYлэклэнэ (Шакирщанов, 2005: 86-87).

1914 елда башланган империалистик сугыш, аннан сонгы гражданнар су-гышы, 1921 елгы ачлык, колхозлар оешу, тирэн тетрэнYлэр Ямаширмэ авылын да читлэтеп Yтми.

Октябрь революциясеннэн сон мэдэният hэм мэгариф белэн идарэ шу сис-темасы тамырдан Yзгэртеп корыла. 1918 елгы закон нигезендэ бердэм, барлык кеше дэ укый ала торган, укыту ана телендэ алып барыла торган яна совет мэктэбе барлыкка килэ. Мэктэп программалары янадан эшлэнэ, укучыларда «сыйнфый караш» тэрбиялэY максаты куела.

1919 елдан наданлыкны бетерY турында декрет кабул ителэ. Авылларда hэм шэhэрлэрдэ наданлыкны бетерY пунктлары оештырыла. Лэкин авылларда бу эшне кинрэк щэелдерY ечен укытучылар да, финанслау мемкинлеге дэ щитешле булмый.

1926 елдан Ямаширмэ мэктэбе тулы башлангыч белем бирэ башлый.

Татар мэктэплэрендэ уку-укыту эшлэрен оештыруда килеп чыккан кыен-лыклардан алфавит алышынып торуны да атарга кирэк. Ничэ гасырлар буе «гарэп элифбасы»н кулланган татар халкы, 1927 елдан гарэп язуы урынына ла-тин алфавитына нигезлэнгэн «Яналиф», 1939 елда рус алфавиты язуы - кирил-лицага кYчэргэ мэщбYP була.

1936/37 уку елында тулы булмаган урта мэктэптэ барлыгы ун сыйныфта 335 бала белем ала. Укучыларнын яшьлэре: I-IV сыйныфларда - 7 яшьтэн 11 яшькэ кадэр 170 бала, шуларнын 79ы - I сыйныфта укый (79,8%ын 8 яшьлеклэр тэшкил итэ). V-VII сыйныфларда - 10-16 яшьтэге 165 укучы була (50,3%ы 1213 яшьтэ) (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 1 эш. 30 кгз.и.я.).

1930нчы елларда рус теле дэYлэт тарафыннан тормышнын барлык елкэлэрендэ дэ кин кулланышка кертелэ. Шулай ук мэгариф системасында да рус теленен ролен YCтерY буенча эш алып барыла. 1938 елнын 13 мартында кабул ителгэн карар монын ачык мисалы. Элеге карар нигезендэ, 1938 елнын 1 сентябреннэн милли мэктэплэрнен 2 сыйныфыннан башлап мэщбYри рэвештэ

1 Постановление СНК СССР, ЦК ВКП(б) от 13.03.1938 г. за №324 «Об обязательном изучении русского языка в школах национальных республик и областей».

рус телен укыту кертелэ hsM аны укытуга сэгатьлэр саны арттырыла. Беек Ва-тан сугышы елларында да рус телен ейрэтYгэ нык басым ясала (Зиннэтуллина, Садыйков, 2017: 163). Татар авылларынын кубесендэ рус теле укытучылары рус миллэтеннэн була. Ямаширмэ мэктэбендэ рус телен Е.К. Осенкова укыта. Биектау районы мэгариф бYлеге щитэкчесе Н.С. Еврюжихин Yзенен чыгышын-да Осенкованын татар мэктэбендэ рус теле буенча искиткеч нэтищэлэргэ ирешкэнлеген билгелэп Yтэ (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 25 кгз.и.я .-26 кгз.).

Беек Ватан сугышы елларында да укыту эше тукталмый. Ямаширмэ урта мэктэбе щитэкчесе Нэбиуллиннын 1940/41 уку елындагы хисабыннан: «Мэк-тэпнен 2 бинасы бар, укыту татар телендэ алып барыла. Барлыгы унеч сыйныф, I-IX сыйныфларда 393 укучы (1-се рус миллэтеннэн), аларнын 147-се яна укыр-га керYчелэр, 28-е икенче елга калучылар. Мэктэптэ 15 укытучы укыта (I-IV сыйныфларда - 5, V-IX сыйныфларда - 9 укытучы). Музыка, щыр, рэсем, сызым, физкультура hэм хэрби эзерлек дэреслэрен бер укытучы алып бара. Та-гын бер пионервожатый каралган» (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 9 эш. 26-26 кгз.и.я.). 1943 елдан малайларны hэм кызларны аерым укыту турындагы карар кабул ителэ. Укучыларга хэрби-физик тэрбия игътибар кечэя: малайлар

сафта йерергэ, тез атырга ейрэнэлэр.

1940/41 уку елында VIII-X сыйныфлар ечен тYлЭYле уку кертелэ. Авыр су-гыш елларында тормышны алып бару хатын-кызлар hэм яшYCмерлэр щилкэсенэ кала. Балаларын укытырга авыл халкынын акчасы булмый. Налоглар да тYлисе бар бит эле. Мэктэп щидеелык булып Yзгэртелэ. 1940/41 уку елында унеч сыйныф булса, 1945/46 уку елында тугызга гына кала. Гомуми мэйданы 225 кв.м. булган бинада биш бYлмэдэ уку-укыту эшлэре алып барыла. Класслар щитмэY сэбэпле балалар ике сменада укыйлар, уку бYлмэлэре салкын, яктылык щитми (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 25 эш. 50-50 кгз.и.я.).

1946 елнын яз айларында укучыларнын мэктэпкэ йереше 88% тэшкил итэ. Районнын мэгариф бYлеге утырышында мэктэп директоры Гыйззэтуллина Ба-ну, гомуми укыту законын YтэY ечен матди база тудырырга кирэклеген эйтеп чыгыш ясый. Авылда фронтовик балалары ечен фонд тезелэ: бер тонна бэрэнге эзерлилэр hэм фронтовик балаларын иртэнге щылы аш белэн тээмин итэлэр. Кызганычка каршы, хекYмэттэн ярдэм курсэтелми. Килэсе уку елына мэктэпне ремонтлау ечен акча булмый, мэктэп бакчасында зур мэйданда чэчY оешты-рырга уйлыйлар (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 10-11 кгз.).

1946 елнын кезендэ мэктэп 120 пот икмэк (1965 кг) hэм 1 гектар щирдэн бэрэнге эзерли. 15 июльдэ килэсе уку елына 7-15 яшьлек балаларнын хисабын алалар. Исемлекне авыл советы утырышында тикшерэлэр hэм исемлеккэ керми калган балаларны естилэр.

Яна уку елында Ямаширмэ мэктэбендэ тарих hэм география фэненнэн укытучы булмый. IV сыйныфтан 3 укучы укырга йермилэр, колхозда k6ty кетэлэр. Мэктэптэ 20 баланын этилэре сугышта hэлак булган яисэ сугыш инва-лидлары. Аларнын ^бесенен кияргэ киемнэре юк. Мохтащ балаларга хекYмэт тарафыннан ярдэм кYрсэтелми (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш. 56-56 кгз.и.я.).

1948 елны Биектау мэгариф бYлеге юлламасы белэн Казаннан укытырга Маhинур Бикмехэммэт кызы кайта. Яшь укытучы мэктэп янындагы бакчаны гелбакчага эверелдерэ. Шулай булуга да карамастан, 1950 елда Биектау районынын РОНО щитэкчесе Н.С. Еврюжихин мэктэп бакчасынын 3 гектар щир мэйданы була торып, аннан керем рациональ файдаланылмый дип тэнкыйть итэ, мохтащ укучыларга матди ярдэм ^рсэтелмэгэнлеген ассызык-лый (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш. 80 кгз.и.я). 1953 елда исэ Ямаширмэ мэктэбе, Миннуллина Ма^Ьинур тырышлыгы белэн, район мэктэплэре арасында беренче урынны алып, ВДНХнын 5 бронза медале белэн бYлэклэнэ (Шакирщанов, 2005: 94-95).

1950 елдан Ямаширмэ мэктэбен ^рше авыллар белэн берлэштерэлэр. Ямаширмэ мэктэбендэ барлыгы 9 авылдан: Коркачык, Урмат, Кызыл ^л, Авангард, Кызыл Шэрык, Байкал, Яна Чишмэ, Уралдан килеп укыйлар. БYгенге кендэ бу авылларнын кYбесе юк инде.

Бу елларда мэктэпнен санитария-гигиена hэм матди-хущалык базасы эле тYбэн була. Укучыларга физзарядка ясау оештырылса да, табиб тикшерYе Yткэрелмэгэн. Сыйныф бYлмэлэрендэ балалар ес киемнэрендэ утырганнар, элгечлэр булмый. Парталар балаларнын Yсеше буенча сайлап алынмаган. Икен-че уку бинасында эчке рамнар булмау сэбэпле, бYлмэлэрдэ температура тYбэн, тYбэнен берничэ урыныннан су ага. Ремонтнын сыйфаты канэгатьлэнерлек булмый.

Шулай да унай кYренешлэр дэ кYЗЭтелэ. Мэктэпнен уку бинасы кинэйтелэ, икенче бинада икенче сыйныф бYлмэсе ачыла, мэктэпне щылытырга 50% утын эзерлэнэ (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш. 80-80 кгз.и.я.).

Гомумэн алганда, мэктэп щитэкчелэренэ эшлэргэ щинел булмый. влкэ ММБ (милли мэгариф бYлеге) вэкиллэре мэктэплэрне еш кына тикшереп тора-лар. Архивта сакланган хисап, акт документлары шул турыда сейли. 1953 елны инспектор Х.Х. Хэбибуллина Ямаширмэ мэктэбе директоры Х.Ш. Нэбиул-линны тэнкыйть итэ: «...асылда мэктэп белэн щитэкчелек итмэгэн, бу эшне мэктэп завучы Шакирщановка тапшырган. ... Элеге коллективта урта белемле hэм V-VII сыйныфларда эшлэYче тугыз яшь укытучыга директор бернинди ярдэм дэ ^рсэтмэгэн» (ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 142 эш. 1-17 кгз.и.я.).

1960/61 уку елында Татарстан АССР Югары Советынын карары нигезендэ мэктэп мэщбYри сигезьеллык укыту системасына, 1966 елдан урта мэктэп бу-

лып Yзгэртелэ. Бу елларда мэктэпне Мэннапов Рэфкать щитэкли. «СССРда мэктэпнен тормыш белэн бэйлэнешен ныгыту hэм халык мэгарифе системасын тагын да YCтерY турында»гы закон укытуны хезмэт белэн тыгыз бэйлэп баруны кY3дэ тота. Ямаширмэ мэктэбендэ «Оста куллар» тYгэрэге эшли башлый.

1968 елдан мэктэптэ «Сугышчан дан» музее ачыла. Бу юнэлештэ эшне та-рих укытучысы Мехэммэтщанов Илдус hэм сугыш hэм хезмэт ветераны, физика укытучысы Шакирщанов Эгълэ алып бара. Сугыш вакытында Ямаширмэ авылында 146нчы укчы дивизия урнашкан була. Аларнын Yткэн данлы юлын ейрэнеп, музей эгъзалары Yзлэре дэ шушы дивизиянен сугышчан юлы буенча МэскэY, Брест, Волгоград, Минск кебек герой шэhэрлэрдэ, Эстониянен Тарту шэhэрендэ булалар, сугыш батырлары белэн очрашалар, элемтэдэ торалар (Шакирщанов, 2005: 70).

1978 елда мэктэпнен яна бинасы салынып бетэ. Бу елларда мэктэпне математика укытучысы Хэйруллин Энвэр Госман улы щитэкли. 20 еллап эшлэY дэверендэ ул кечле, ныклы укытучылар коллективы туплауга ирешэ. Анын эшен Ямаширмэ мэктэбен тэмамлаган, ^п еллар математика укыткан Сафиул-лина Фэридэ Ьади кызы дэвам итэ. Илдэ барган Yзгэртеп кору чорында щитэкче ролен хатын-кыз башкара.

Алмашка яшь буын килэ. Зиннуров Айрат щитэкчелендэ мэктэптэ «Туган якны ейрэнY» музее тезелэ. Укучылар ечен унайлы шартлар тудырыла, ашханэ, заманча кабинетлар, компьютер сыйныфлары булдырыла.

120 ел дэвамында белем учагы булган мэктэп бYгенге кендэ дэ укучыларга гомуми урта белем бирэ, районнын алдынгы мэктэплэреннэн санала. Сафиул-лин Ленар Габделкаюм улы щитэкчелегендэге коллективта 23 югары белемле укытучы (шуларнын 11е югары категорияле) укыта, барлыгы 157 бала белем ала. 2022 елда мэктэпкэ капиталь ремонт ясалган. Хезмэт, тормыш иминлеге дэреслэре ечен яна бина тезелгэн, парк булдырылган. Балаларга белем алыр ечен барлык унайлыклар тудырылган.

КЫСКАРТЫЛМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ

ТР ДА - Татарстан Республикасы ДэYЛэт архивы

ЧЫГАНАКЛАР

Казанские губернские ведомости. 1907. 6 марта.

ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3049 эш.

ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш.

ТР ДА, 119 ф. 1 тасв. 780 эш.

ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 1116 эш.

ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1216 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 1 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 9 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 25 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш.

ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 142 эш.

ЭДЭБИЯТ

Баhаветдинова Х.З. Ямаширмэ авылында дин hэм мэгърифэт торышы (Х1Х-ХХ гасыр башы) // Гасырлар авазы-Эхо веков. 2009. №1. 190-194 бб.

Биктимирова Т.д. Кызлар язмышы - миллэт язмышы // Хэтерлэрне янартыйк. Казан: ТР ФАнен Ш.Мэрщани ис. Тарих институты, 2012. 6-11 бб.

Гарипова Ф. Хэтеремнэн чыкмый hич тэ. Казан: Татар. кит. нэшр., 2003. 191 б.

Зиннэтуллина А.д., Садыйков Ш.Ф. Совет мэгарифе: татарлаштырудан YЗЭклэштерYгэ таба (1938-1958) // Татар педагогик фикере тарихы. Казан: ТФА Ш.Мэрщани исем. Тарих институты, 2017. 163-176 бб.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. История мусульманских приходов Высокогорского района // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999. С. 205-206.

Шакирщанов Р. д. Ямаширмэ мэктэбе - мэгърифэт чишмэсе. Татар мэгарифенен Yсеш юллары. Казан: «Новое знание» ЯАД, 2005. 204 б.

Автор турында белешмэ: Баhаветдинова Халидэ Зиннэт кызы, Идел буе hэм Урал ал-ды тарихы бYлеге фэнни хезмэткэре, Татарстан Республикасы Фэннэр академиясенен Ш. Мэрщани исемендэге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федера-циясе); halida12_61@mail.ru

Редакциягэ керде 01.09.2023 Кабул ителде 20.10.2023

ЯМАШУРМИНСКОЙ СЕЛЬСКОЙ ШКОЛЕ - 120 ЛЕТ

Х.З. Багаутдинова

Институт истории им. Ш. Марджани

Академии наук Республики Татарстан

Казань, Российская Федерация

halida12_61@mail.ru

Статья посвящена 120-летней истории Ямашурминской средней общеобразовательной школы. В ней рассматривается открытие в начале ХХ в. русско-татарского училища в селе Ямашурма Казанского уезда, положение школы в военные годы, образовательная система в советское время, ступени школьного обучения, жизнь и развитие учебного заведения. Изучена роль муллы Ф.Хамзина в открытии школы, деятельность преподававшего здесь в 19031908 гг. воспитаника Казанской татарской учительской школы Г.Кулахметова, а также занимающего должность директора в 1911-1932 гг. «учителя Габдуллы». Статья подготовлена на основе документов Государственного архива Республики Татарстан и книги кандидата технических наук Р. А. Шакирзянова «Ямашурминская школа - источник просвещения».

Ключевые слова: Ямашурминская школа, образование, Казанский уезд, мулла Ф.Хамзин, Г.Кулахметов, годы войны, «учитель Габдулла».

Для цитирования: Баhаветдинова Х.З. Ямаширмэ авылы мэктэбенэ - 120 ел // Историческая этнология. 2023. Т. 8. № 3. С. 432-441. Б01: 10.22378^е.2023-8-3.432-441

Сведения об авторе: Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник отдела истории Поволжья и Приуралья, Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан (420111, ул. Батурина, 7 А, Казань, Российская Федерация); ha1ida12_61@mai1.ru

Поступила 01.09.2023 Принята к публикации 20.10.2023

120th ANNIVERSARY OF YAMASHURMA RURAL SCHOOL

Kh.Z. Bagautdinova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

halida12_61@mail.ru

The article is dedicated to the 120-years-old history of the Yamashurma secondary school. The paper discusses the opening of the Russian-Tatar school in the village of Yamashurma, Kazan Uyezd, at the outset of the 20th century, the situation at the school during the war years, the educational system in the Soviet times, the stages of school curriculum, and overall the life and development of the educational institution. The study higlights the role of mullah F. Khamzin in the opening of the school, the work of G. Kulakhmetov, a graduate of the Kazan Tatar Teachers School, who taught here in 1903-1908, and also "teacher Gabdulla" who held the position of the school headmaster in 1911-1932. The study is based on the documents from the State Archive of the Republic of Tatarstan and the book by R.A. Shakirzyanov, Candidate of Technical Sciences, "Yamashurma School is a spring of enlightenment".

Keywords: Yamashurma school, education, Kazan Uyezd, mullah F. Khamzin, G. Kulakhmetov, years of war, "teacher Gabdulla".

For citation: Bahavetdinova Kh.Z. (2023) 120th anniversary of Yamashurma rural school. Istoricheskaya etnologiya [Historical Ethnology]. Vol. 8. No. 3: 432-441. DOI: 10.22378/he.2023-8-3.432-441 (In Tat.)

REFERENCES

Bahavetdinova Kh.Z. (2009). The state of religion and education in Yamashirma village (19th - early 20th centuries). Gasyrlar avazy - Ekho vekov [Echo of Centuries]. No. 1: 190-194. (In Tat.)

Biktimirova T.Á. (2012). The fate of a girl is the fate of a nation. In: Khaterlarne yañartiyq [Refresh your memories]. Kazan: Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences: 6-11. (In Tat.)

Garipova F. (2003). Don't forget you, dear land. Kazan: Tatar Book Publ. (In Tat.)

Salikhov R.R., Khayrutdinov R.R. (1999). The history of Muslim parishes in the Vysokogorsk Region. In: Essays on the history of the Vysokogorsk Region of the Republic of Tatarstan. Kazan: 205-206. (In Russ.)

Shakirganov R.A. (2005). The Yamashurma school is a spring of enlightenment. Ways of development of Tatar education. Kazan: New Knowledge Publ. (In Tat.)

Zinnatullina A.A., Sadyikov Sh.F. (2017). Soviet Education: from Tatarization to centralization (1938-1958). In: The History of the Tatar Pedagogical Thought. Kazan: Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences: 163-176. (In Tat.)

About the author: Khalida Z. Bagautdinova, Researcher of the Department of History of the Volga and Cis-Urals Regions, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (7A, Baturin St., Kazan 420111, Russian Federation); halida12_61@mail.ru

Received September 1, 2023 Accepted for publication October 20, 2023

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.