Научная статья на тему 'ТәТЕШ ТөБәГЕНЕң НУМИЗМАТИК һәМ ЭПИГРАФИК ИСТәЛЕКЛәРЕ'

ТәТЕШ ТөБәГЕНЕң НУМИЗМАТИК һәМ ЭПИГРАФИК ИСТәЛЕКЛәРЕ Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
10
2
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ЭПИГРАФИК ИСТәЛЕКЛәР / ТәТЕШ ТөБәГЕ ТАРИХЫ / ТАТАР ХАЛКЫ ТАРИХЫ / ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДәүЛәТЕ ТАРИХЫ

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Сәлахова Эльмира Кадим Кызы

Хәзерге Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Буа районнарының бер өлешен үз эченә алган Тәтеш өязе - Идел буеның мөһим регионнарының берсе. Хезмәттә әлеге территориядә барлыкка килгән тарихи истәлекләр карала. Автор өйрәнүдә территориаль чикләрне билгеләү өчен «Тәтеш төбәге» дигән термин куллана. Бу җир - Идел буе Болгар дәүләтенең бер өлеше булган, ул шулай ук Җүчи Олысы вакытында да төрки-татарлар дәүләтенең мөһим бер үзәге булып калган. Кызганычка каршы, озак вакыт төрки-татарларның тарихи истәлекләрен өйрәнү хәзерге Болгар шәһәре һәм аның тирәлеге белән генә чикләнелде, дәүләтнең Идел елгасының уң ягында урнашкан өлеше хаксыз рәвештә күләгәдә кала килде. Нумизматик материаллар һәм эпиграфик истәлекләр аша Тәтеш төбәгенең күпкырлы тарихын тирәнрәк һәм киңрәк өйрәнү, шулай ук аның Идел буе Болгар дәүләте һәм Җүчи Олысы тарихында әһәмиятен күрсәтү максаты куела. Эшне бу юнәлештә алып баруның актуальлегендә шик юк, чөнки тарихи чыганакларны комплекслы өйрәнү регион тарихы өчен генә түгел, ә, татар тарихында аз өйрәнелгән сәхифәләрне тулыландыруга да мөмкинлек бирә. Мәкаләдә төп игътибар нумизматик материалларны карауга юнәлдерелгән. Тәтеш, Апас районы җирлегендә тарихи яктан мөһим булган тәңкә хәзинәләре табылган, фәндә алар «Каратун хәзинәсе» һәм «Әтрәч хәзинәсе» дип исемләнгән. Шулай ук Тәтеш төбәгенең башка авылларында да көмеш тәңкәләр очрый. Тикшерүчеләр тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтенең тәңкә сугу урыны болгар шәһәре Шонгат (хәзерге Тәтеш районы җирләре) янында булган. Мәкаләнең икенче өлешендә элекке Тәтеш өязе җирләрендә Идел буе Болгар һәм Җүчи Олысы чорларына караган эпиграфик истәлекләр комплексы билгеләнә, шулай ук татарларның бабаларың борынгы зиратлары булган урыннар күрсәтелә.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

NUMISMATIC AND EPIGRAPHIC MONUMENTS OF THE TETYUSH REGION

Tetyushsk district, which included the territories of modern Tetyushsk, Apastovsk, Kamsko-Ustinsk districts and part of the Buinsk district of the Republic of Tatarstan, was a remarkable region of the Volga region. This study examines historical monuments created on this land, and to designate the territorial boundaries of the study, the author uses the term “Tetyushsk region”. This land was part of Volga Bulgaria, and it also remained an important center of the Turkic-Tatar state during the period of the Juchi Ulus. Unfortunately, for a long time the study of historical monuments of the Turkic-Tatars was limited only to the territory of the modern city of Bulgar and its environs. Historical artifacts created in the right-bank part of the state undeservedly remained in the shadows. The purpose of this study is to expand and deepen the diverse history of the Tetyushsk region through numismatic materials and epigraphic monuments, to emphasize its importance in the history of Volga Bulgaria and Juchi Ulus...Tetyushsk district, which included the territories of modern Tetyushsk, Apastovsk, Kamsko-Ustinsk districts and part of the Buinsk district of the Republic of Tatarstan, was a remarkable region of the Volga region. This study examines historical monuments created on this land, and to designate the territorial boundaries of the study, the author uses the term “Tetyushsk region”. This land was part of Volga Bulgaria, and it also remained an important center of the Turkic-Tatar state during the period of the Juchi Ulus. Unfortunately, for a long time the study of historical monuments of the Turkic-Tatars was limited only to the territory of the modern city of Bulgar and its environs. Historical artifacts created in the right-bank part of the state undeservedly remained in the shadows. The purpose of this study is to expand and deepen the diverse history of the Tetyushsk region through numismatic materials and epigraphic monuments, to emphasize its importance in the history of Volga Bulgaria and Juchi Ulus. The relevance of the research in this direction is beyond doubt, since a comprehensive study of historical material makes it possible to study in detail the history of not only this region, but also to fill in generally little-known pages of the history of the Tatar people. The article focuses on the consideration of a rich numismatic material. Historically important treasures of coins were found on the territory of the Tetyushsk and Apastovsk districts, which were named in science as the “Karatunsk treasure” and “Atryasovsk treasure”. Silver dirhams were also found in other villages of the Tetyushsk region. Researchers have found that the mint of Volga Bulgaria was located near the Bulgarian city of Shonguta (now the territory of the Tetyushsk district). In the second part of the article, the author defines a complex of epigraphic monuments of the time of Volga Bulgaria and Juchi Ulus on the territory of the former Tetyushsk district, also indicates the places of ancient cemeteries of the ancestors of the Tatars.

Текст научной работы на тему «ТәТЕШ ТөБәГЕНЕң НУМИЗМАТИК һәМ ЭПИГРАФИК ИСТәЛЕКЛәРЕ»

УДК 908

Тэтеш тебэгенен нумизматик hэм эпиграфик истэлеклэре

Э.К. Сэлахова

ТР ФА Ш.Мэрщани исем. Тарих институты Казан, Россия Федерациясе

Хэзерге Тэтеш, Апас, Кама Тамагы hэм Буа районнарыньщ бер елешен Y3 эченэ алган Тэтеш еязе - Идел буенын меЬим регионнарынын берсе. Хезмэттэ элеге территориядэ барлыкка килгэн тарихи истэлеклэр карала. Автор ейрэнYДЭ территориаль чиклэрне билгелэY ечен «Тэтеш тебэге» дигэн термин куллана. Бу ^ир - Идел буе Болгар дэYлэтенец бер елеше булган, ул шулай ук ЖYчи Олысы вакытында да терки-татарлар дэYлэтенен меИим бер Yзэге булып калган. Кызга-нычка каршы, озак вакыт терки-татарларнын тарихи истэлеклэрен ейрэну хэзерге Болгар шэhэре hэм анын тирэлеге белэн генэ чиклэнелде, э дэYлэтнен Идел елга-сыныц ун ягында урнашкан елеше хаксыз рэвештэ кYлэгэдэ кала килде.

Нумизматик материаллар hэм эпиграфик истэлеклэр аша Тэтеш тебэгенен ^пкырлы тарихын тирэнрэк hэм кинрэк ейрэну, шулай ук анын Идел буе Болгар дэYлэте hэм Ж^чи Олысы тарихында эhэмиятен кYрсэтY максаты куела. Эшне бу юнэлештэ алып барунын актуальлегендэ шик юк, ченки тарихи чыганакларны комплекслы ейрэну регион тарихы ечен генэ тYгел, э, татар тарихында аз ейрэнелгэн сэхифэлэрне тулыландыруга да мемкинлек бирэ.

Мэкалэдэ теп игътибар нумизматик материалларны карауга юнэлдерелгэн. Тэтеш, Апас районы ^ирлегендэ тарихи яктан меЬим булган тэнкэ хэзинэлэре табылган, фэндэ алар «Каратун хэзинэсе» hэм «Этрэч хэзинэсе» дип исемлэнгэн. Шулай ук Тэтеш тебэгенен башка авылларында да кемеш тэнкэлэр очрый. Тик-шерYчелэр тарафыннан Идел буе Болгар дэYлэтенен тэнкэ сугу урыны болгар шэhэре Шонгат (хэзерге Тэтеш районы ^ирлэре) янында булган. Мэкалэнен икенче елешендэ элекке Тэтеш еязе ^ирлэрендэ Идел буе Болгар hэм ЖYчи Олысы чорларына караган эпиграфик истэлеклэр комплексы билгелэнэ, шулай ук татарларнын бабаларын борынгы зиратлары булган урыннар кYрсэтелэ.

Ачкыч сузлэр: нумизматика, эпиграфик истэлеклэр, Тэтеш тебэге тарихы, татар халкы тарихы, Идел буе Болгар дэYлэте тарихы.

Хэзерге Тэтеш, Кама Тамагы, Апас Ьэм Буа районнарынын бер елешен уз эченэ алган Казан губернасы Тэтеш еязе ^ирлэре - тарихи яктан меЬим урыннар. Тебэк халкынын биредэ урнашуы да терле этапларда бар-ган, шуна тарихи истэлеклэр дэ куптерле Ьэм терле тарихи чорларга ка-рый. Тэтеш еязе ^ирлэренен зур елеше Идел буе Болгар дэулэте составы-на кергэн Ьэм бу урыннар дэулэтнен меЬим икътисади тебэге булып са-налган. Дэулэт оешканчыга кадэр ук тэ бу ^ирлэрдэ теркилэрнен эзлэре булуы мэгълум.

Нумизматик истэлеклэр. Тэтеш тебэге узенен нумизматик истэлеклэре белэн бай, ченки хэзерге Олы Ьэм Кече Этрэч авыллары урыннарын-

да Идел буе Болгар дэYлэтенец акча сугу Y3are була. Монда табылган ак-чалар коллекциясе «Этрэч хэзинэсе» дигэн исем белэн билгеле. Шундый 4 хэзинэ табыла. Кемеш тэцкэлэр хэзинэсе турында 1891 елда А.Ф. Лихачев тарафыннан хэбэр ителэ. Ул Y3 хезмэтендэ 13 см зурлыгындагы, хэзерге YлчэY берэмлеге белэн 203,7 г (47 % золотник) авырлыгындагы, кемеш коелмасыньщ рэсемен Y3 мэкалэсендэ бирэ. Авыл кешелэре элеге хэзинэне читтэн килгэн бер сэYДЭгэргэ 700 сумга сатып ^ибэрэлэр. 1856 елда табылган хэзинэдэ XIII-XIV йез ахырына караган 10000 нэн артык кемеш тэцкэлэр булган, 1282-1393 елларга караган 2297 тэцкэ тасвирланган. Бу хакта рус археологы, шэрык белгече, нумизмат П.С. Савельев мэгълYмат бирэ. 1932 елда Кече Этрэч авылында 200 г бакыр тэцкэ акчалар табылган, бу хэзинэ турында Д.М. Мехэммэтшин мэкалэсендэ генэ искэ алына [6], кызганычка каршы, бу истэлеклэр махсус тикше-релмэгэн. Эхмэт Булатов, А.Х. Халиков язмаларында бу вакытта табылган бакыр акчаларныц авырлыгы 5 кг авырлыкта дип кYрсэтелэ [9]. 1954 елда табылган хэзинэ зурлыгы ягыннан иц зурысы, монда Токта хан чорыннан башлап Бик-Булат чорына кадэрге (710-793 еллар - hи^ри ел исэбе буен-ча, милади ел исэбе буенча якынча 1332-1415 еллар) 20 мец ^учи чоры кемеш тэцкэлэре бар. Бу хэзинэ тарихчы галим Эзhэр Мехэммэдиев тарафыннан тэфсиллэп тикшерелгэн [7].

Олы Этрэч тирэлегеннэн табылган тэцкэлэр турында 2003 елда С.В. Гумаюнов, И.В. Евстратов тарафыннан мэкалэ язылды, анда 42 кемеш тэцкэ, 144 бакыр акча турында CYЗ бара [4]. Бу акчаларныц иц бо-рынгысы XIV йез башы белэн билгелэнсэ, иц соцгылары 1371-1372 (773 ел hи^ри ел исэбе белэн) елгы тэцкэ hэм 1383-1384 (785 ел) елларга ка-рый торган дея рэсеме тешерелгэн пул. «Этрэч хэзинэсе»нец тулы тасвирламасы белэн нумизматика белгечлэре хезмэтлэрендэ танышырга мемкин [8]. Кызганычка каршы, бу хэзинэдэге барлык акчалар да нумиз-матлар тарафыннан элегэ кадэр ейрэнелеп бетерелмэгэн.

«Этрэч хэзинэсе» турында CYЗ алып барганда халык 1954 елгы та-бышны хэтердэ тотып сейли, аныц табылу тарихы да телдэн-телгэ риваять рэвешендэ бэян ителэ. Бу ^ирлек элек-электэн тарихи урын икэне билгеле булса да, фэн элеге хэзинэ турында шактый соцлап кына белэ. Авыл хал-кы ^ир эшлэре вакытында берэм-сэрэм чыккан тэцкэлэрне ^ыя торган булган, вак акча ^ыю балалар ечен дэ кызыклы шегыль. Яцгырдан соц тэцкэлэр Зур Этрэчнец «Тэцкэ сызасы» дип аталган кырында юылып ^ир естенэ чыга торган була, халык аларны ^ыеп кYкрэкчэлэр ясаган, кал-факларын бизэгэн, чулпылар ясаганда кулланганнар. Халык «Изгелэр есте» дип аталган кырда хэтта алтын тэцкэлэр дэ табылуын хэтерли. Авылныц абыйлы-энеле Хэйруллиннар кыр эшлэреннэн кайтканда энесе ялтырап торган металлга игътибар итэ, эмма абыйсы аца «Ташла, ул зэхмэтле нэрсэ», дип алырга рехсэт итми. Халык сейлэве буенча, соцын-нан, энесеннэн качып кына килеп, пул алтын акчаны Yзе ала, шуннан кисэк кенэ баеп китэ.

Басу сукалаганда трактор терэне 4YnM9K авызын ваткач чэчелгэн ак-чаларга колхоз малларын кетYче Садыйков Рэмис тап була. Алар хэзинэне Мансур Гэрэев белэн бергэлэп ^ыеп алалар. Берсе 10 кг га якын, э икен-чесе 1 кг да 600 г тэцкэ ^ыя. Хэзинэнец зур елеше тирэ-кYршелэргэ, дусларга тарала; элбэттэ, борынгы акчалар башкаларда да зур кызыксыну уята. Калган елешен Р. Садыйков - 8 кг 200 г , М.Гэрэев - 1 кг 600 г акча-ны Апас районы милиция бYлегенэ илтеп тапшыралар. Бу табыш хакында ишеткэн башка авылдашлар да хэзинэ урынына килеп, бер^пмедер хэзинэ иясе булалар. Алар да табылган борынгы акчаларны дэYлэткэ тапшыралар. Шулай да, бу авыл кешелэрендэ кайбер борынгы тэцкэлэр саклана. Билгеле, авыл кешесе бер елеш табышын яшереп булса да Yзендэ калдырган. Кемеш, бакыр акчалардан гыйбарэт булган элеге коллекция Татарстан Республикасы Милли музей фондында саклана. Бу хэзинэ СССР Фэннэр академиясенец Казан филиалыннан А.Х. Халиков аша 1957 елныц 29 апрель датасы белэн 1145 номерлы акт нигезендэ музейга тапшырыла. Аца № КПНу-33843 инвентарь номеры бирелэ. Хэзинэне тапкан Р. Сады-ков hэм М. Гэрэевлэр 1000 сум ^лэмендэ акчалата бYлэккэ ия булалар. Шул ук Кече Этрэч кырыннан 88 кемеш тэцкэ табыла, аларны 1965 елныц 7 июлендэ 3642 номерлы акт белэн шулай ук музей фондларына тапшы-рылалар. 97,6 г авырлыктагы хэзинэне тапшыручы - А.С. ^амалетдинов [11, б. 20].

1954 елгы табыш билгеле булганнан соц, бу урынны археолог А.Х. Халиков hэм нумизмат Э. Булатов килеп тикшерэ. Акчалар арасында XIV гасырга караган 20 алтын акча булуы да мэгълYм, алар Ьиндстан патшасы Потан идарэ иткэн чорныкы, димэк, бу, Y3 чиратында, элеге ^ир-лекнец сэYДЭ даирэсе хакында сейли. Болгар дэYлэтенец меhим бер елеше булган Тэтеш ^ирлэре, Иделнец уцъяк яры Булат Тимер явы вакытында таланган [11, с.70-72]. Шул вакыйгалар белэн бэйле рэвештэ Болгар дэYлэтенец Шонгаты шэhэрлегендэге (хэзерге Этрэч авылы ^ирлеклэре) акча сугу Yзэге дэ ^имерелэ. Кече Этрэч кырында табылган акчалар билгеле бер авырлык нормаларына туры китереп сугылган. Алар Урта Идел сэYДЭсендэ эйлэнештэ йергэннэр, аларныц кYплэп табылуы да шул хакта сейли. Халыктан ^ыеп алынган 1597 тэцкэнец 1376-сы нумизматлар та-рафыннан ейрэнелгэн. Бу акчалар барысы да Идел буенда Алтын Урда чорында сугылган акчалар. Вакыты ягыннан караганда табылган акчалар 100 ел эчендэ 20 хан исеменнэн сугылган. Галимнэр билгелэве буенча, иц борынгы акча 1310 елда Токта хан исеменнэн Сарай шэhэрендэ, э иц соцгысы, 1410 елга караганы Булат хан исеменнэн сугылган. Хэзинэдэге иц зур коллекцияне ^анибэк хан идарэ иткэн чор акчалары тэшкил итэ. 1376 акчадан 17-се Тукта ханныкы, 204-е - Yзбэк ханныкы, 650-се - ^а-нибэк ханныкы, 199-ы - Бирдебэк ханныкы; 6-сы - Келнэ хан, 82-се -Хызыр хан, 22-се - Туктамыш хан исеменнэн чыккан. Коллекциядэге ак-чаларныц кYп елеше (348 тэцкэ) Мерид хан исеменнэн Гелстанда сугылган. Тарихта билгеле булган Гелстан-махруса hэм Гелстан эл-

^эдиднец берсе нэкъ менэ Шонгаты - Тэтеш еязе Этрэч авылы тирэсендэ булган.

Этрэч ^ирлегендэ табылган акчалар арасында Яца Сарайда 384 данэ, Гелстанда - 460, Азак (Азов) шэhэрендэ - 81 данэ, шулай ук Болгар шэhэрендэ, Хорезмда (Хива), Маж;ар шэhэрендэ (Теньяк Кавказ, Кума ел-гасы буенда), Мокшыда (Пенза елкэсе Норавча районында), Ордуда (Казан белэн Сарытау арасында) сугылган акчалар бар.

Этрэч ^ирлегеннэн бары тик 24 чакрым ераклыктагы Каратун авылы янында да хэзинэ табыла. 1986 елныц 26 маенда хэзерге Апас районына карый торган Каратун янында юл ремонтлау эшлэре вакытында бульдо-зерга элэгеп ватылган бакыр казаннан ^учи Олысы чорына караган тэцкэлэр коела. Бу хэзинэ 24200 тэцкэдэн гыйбарэт, зур кYпчелеге ^учи чорына караган кемеш дирхэмнэр, араларында бары тик 4-се генэ бакыр акча булган. Бу - ^учи Олысы чорына караган иц зур, ^лэмле хэзинэ са-нала. Моннан кала, тэцкэлэр югары сыйфатлы кемештэн коелуын, алар-ныц составында кемеш составы хэтта 90 % ка ^шуен эйтеп китY кирэк. Бу хэзинэ, составында Алтын Урда чорында хакимлек иткэн барлык ханнар-ныц да тэцкэлэре булу белэн уникаль. ГомYмэн, Тау ягы нумизматик ма-териаллар белэн гаять бай як. Шулай да, археолог Р.Г. Фэхретдинов фике-ренчэ, Каратун хэзинэсе барыннан да естен тора [10, б. 9]. Бу хэзинэне ейрэнYче Г.А. Федоров-Давыдов эшен дэвам итеп, тэцкэлэрне тасвирлаган ^.Г. Мехэммэтшин Каратун хэзинэсе «урта гасыр тарихы ечен генэ тYгел, э барлык Алтын Урда нумизматикасы ечен зур эhэмияткэ ия» дип белдерэ [10, б. 9].

Каратун хэзинэсеннэн соц бер ел Yткэч, Апас районына карый торган Борындык авылы янында Мэцге hэм Арык-Буга исеменнэн Болгар шэhэрендэ сугылган 906 кемеш тэцкэ табыла. Хэзинэгэ мэктэп укучылары урман янында юлыгалар, элбэттэ кызыксынучан ^ирле халык арасында аларныц бер елеше таралып бетэ. Кызганыч, беркYпмедер елеше фэн ечен югалган. Бу - XIII гасырга караган иц меhим хэзинэлэрдэн санала, алар кызыл балчыктан яндырып эшлэнгэн савытка тутырып 1260 нчы елларда кYмелгэн тэцкэлэр. Г.А. Федоров-Давыдов Болгарда сугылган элеге тэцкэлэр нигезендэ, Болгар шэhэре Алтын Урданыц тэцкэ суккан иц бе-ренче шэhэре, дигэн фикер белдерэ. Моннан кала, бу - Болгар hенэрчелек hэм сэYДЭ Yзэге булуын да ацлата торган билге.

XIX гасыр ахырында Е.Т. Соловьев тарафыннан Сейкидэ (хэзерге Кама Тамагы районы) Алтын Урда чорына караган тэцкэлэр, шул исэптэн Хызыр хан исеменнэн сугылган акчалар да, табыла [9, с.59], Тэтеш районына карый торган Урюм авылыныц да тэцкэ хэзинэсе билгеле.

Каберташлар. Тау ягында сакланып калган тарихи каберташлар шактый, борынгы зиратлар да аз тYгел, ченки бу ^ирлэрдэ халык шактый тыгыз яшэгэн hэм таза тормыш алып барган. Матди мемкинлеге булган кеше зур, бизэкле hэм зэвыкле каберташлары куя алган. Кызганычка каршы, хэзерге вакытта ташлары авып, яисэ таланып беткэн борынгы зи-

рат урыннарыньщ инде ^бесе билгесез. Эмма жирле халык телендэ сакланган риваятьлэр, тарихи язмалар, археологик казу эшлэре нэти-жэлэре аша аларныц булганлыгын hэм якынча урыннарын ачыклау мемкинлеге бар.

Сейки белэн Мукшэ Каратае (хэзерге Кама Тамагы районы) арасында «татар зираты» дигэн Болгар чорыннан ук килгэн бик зур зират булган. Казан ханлыгы чорында да бирегэ жирлэгэннэр. Шулай ук, Салтыган авы-лы каберлегендэ еч тарихи таш сакланып калган, шуларныц икесе 1309 hэм 1325 елларга карый. Болгар чоры каберлеклэре Шэмбалыкчы авылын-да да булган, алар 1961 елда И. Йосыпов тарафыннан ейрэнелгэн, Кече Бола елгасы буендагы Байтирэк авылындагы болгар каберлеклэренэ Ш.Мэржани дэ игътибар итэ, аннары бу жирлек Н.И. Золотницкий, Ь.Йосыпов тарафыннан тикшерелгэн. Ш.Мэржани Байтирэк исемле чуаш авылы янында да борынгы таш булуы хакында: «Ул авылныц чиркэве янында тYбэн ягы сынып тешкэн таш бар - озынлыгы биш чирек кадэр, э кицлеге бер аршыннан бер илле ярымга кимрэк. Ул ташныц икенче кисэге икенче бер урында ята. Болгар ташларындагы кебек, куфи hэм нэсех язу-лары аралаштырып язылган». Аныц текстын да бирэ: «Эл-хекме лил-лаЬил-галиил-кэбир. Юныс улы Хажи бэлYке (билгеле) рэхмэтуллаhи галэйhи рэхмэтэн васигатэн, вафат бэлкэви тарих жият жур жирем жити жал сэвер аех жирем биш кен ите» [5, б.75].

Ш.Мэржани Олы Яльчек исемле чуаш авылыныц басуында да кабер-лек барлыгын яза. Шулай ук бер таш куфи hэм нэсех язулары белэн аралаштырып, чокып язылган, аныц тексты: «Ьуэл-хэййе эллэзи ля ямYт. Са-лавыш углы Муса углы Бэйрэм Хажи углы Биккенэ» [5, б.75], дип укыла.

Колгана, Кошта, Олы Фролово, Олы Шэмэк, Бэки, Олы Кариле hэм Кече Кариле, Салтыган, Ишим (Кама Тамагы районы) авыллары зиратла-рында да Болгар чоры каберташлары булган. Алар 1940-1960 елларында СССР Фэннэр Академиясенец Казан филиалы оештырган экспедициялэр вакытында тикшерелгэннэр [9, с.167-188].

Тэтеш еязенэ кергэн Пролей-Каша авылы зираты тарихчы Г. Эхмэрев тарафыннан 1910 елда ейрэнелэ [1]. Моннан кала, галим фикеренчэ, Урюм авылы (Тэтеш районы) янында Болгар чорына карый торган зур зират бул-ган. Ул бу урынны караганда зиратныц хэле инде шактый начар хэлдэ, серY жиренэ эйлэнгэн. Сынган, ватылган ташлар бер еемгэ ееп куелган була. Шулар арасыннан, галим кисэклэрне жыеп, куфи язуындагы бары берничэ CYЗне укый ала. Бу зират турында Х.Фэезханов, И.А. Износков, Е.Т. Соловьев хезмэтлэрендэ искэ алына [9].

Г.Эхмэрев татар жэмэгатьчелегенэ борынгы зиратларга игътибарны арттыру зарурлыгын ассызыклый: «Тэтеш еязенец Карабай карьясе белэн СэYтек карьясе (авылы - Э.С.) арасында бер зур иске зират бар, кабер естендэ уеп-уеп куелган ташлары да бик ^п, лэкин язулысы юк, бу зират соцрак заманда гына ташланган булса кирэк, каберлэрнец каю тарафка таба каратып казылганы да беленеп тора. Ислам зираты икэне бик

мэгълум - кабер еслэре кубесенчэ чокырланыбрак тора, ихатасы юк, урта-сыннан юл йери, шул кабер еслэреннэн утеп бэгъзе (кайбер. - Э.С.) кабер-лэрнен чокырына арба кепчэклэре тешеп-тешеп китэ, кабер эйлэнэсендэ уеп куелган ташлар естеннэн менеп уза» [2]. XX йез башында ук шундый хэлдэ булган зиратнын хэзерге вакытта эзе дэ калмаганлыгы инде анла-шыла. «Шул ике авылнын меселманнары шулкадэр илтифатсыз: ата-бабаларынын мекаддэс зиратларын шул дэрэ^эдэ тоталар. Ике авылга дурт мулласы бар, дуртесе дэ картлар, бу юлны аз гына читтэнрэк ^ибэрергэ, элбэттэ, бик мемкин, ихата тотып куярга хэллэре булмаса, канау казып эйлэндерергэ мемкин, монар акча чыкмый, халык бушрак ва-кытта бетен авыл кешесе чыгып, бер кендэ казып, эйлэндерэчэклэр, имамнар тарафыннан илтифат кына кирэк» [3, б. 182-185]. XX йез башын-да, дини атрибутларга сак караган чорда ук, тарихи истэлеклэргэ карата булган игътибарсызлык мираснын югалуына китерэ.

Г.Эхмэрев ^анбакты авылынын чиркэу ишеге тебенэ тушэлгэн ике язулы ташка тап була. Шунын берсенен язуын кучереп тэ ала, ул аны «665 ел мекаддэм (элек - Э.С.) язылган», дип вакытын билгели. Галимгэ Кара-тун авылында очраган гарэп язулы таш та, анын фикеренчэ, борынгы Болгар ^ирлеге - Этрэч зиратыннан китерелгэн булса кирэк [3, б.182-185].

Г.Эхмэрев Тэтеш шэЬэрендэ дэ чиркэу салганда бер зират ташы та-былуы хакында яза. Бу таш Тэтеш ^ирлегенен узенеке булганмы, яисэ чиркэу нигезенэ тушэу ечен башка урыннан китерелгэнме - билгесез. Бу ташны кургэн Гайнетдин Эхмэрев «естеннэн арба юлы йереп, бу таш ур-талай сынган, шул сэбэпле ахыргы еч сузе танырлык тугел. Бу сузлэрне калган берничэ хэрефлэрен карап кына шулай булырга кирэк дип, узе-безчэ уйлап язып куйдык (алары бэлки безненчэ дэ тугелдер)». Тексты бу рэвешчэ «Эл-хекме АллаЬы эл-гали эл-кэбир Галэйе АллаИы эувэл гасый рэхмэтуллаЬи галэйЬи вэ рэхмэтэн васыйгатэнвафат ... тарихе ^ийат ^ур (эз Ьи^рэти газыйм...)» [3, б. 182-185]. Г.Эхмэрев бу таш хакында Казан университеты каршында эшлэуче Археология, тарих Ьэм этнография ^эмгыятенэ дэ хэбэр итэ, алар килеп тэ карыйлар. Ташны полиция участо-гына китереп, койма буена язулы ягы белэн еске якка таба каратып салганнар. Полиция участогында кадерсезлэнгэн бу ташны Археология, тарих Ьэм этнография ^эмгыятеннэн рехсэт сорап, Тэтеш мэчетенен бер булмэсенэ китереп кую хэстэре артыннан йери, э Тэтеш мулласы исеменэ рехсэт алуга да ирешэ. Ташны кучеру галимнэргэ киртэ тудырмау шарты белэн эшлэнэ. Г. Эхмэрев бу хэл турында: «Тэтешнен исправнигыннан сорадык: "Ул ташны алсак, суз эйтуче булмасмы", - дип. Исправник холыксыз нэрсэ иде, язуымны укып карагач, тынычсызлана башлады: "Кайда ул, нинди таш", - дип сорашып, безгэ - "Губернатордан сораныз", - дип алырга рехсэт ителмэде, узе шул кендэ ук мэзкур ташны полиций-скийларны кушып, эзлэтеп алдырган да, полициягэ китереп, бер утын ам-барына куйдырган, хэзердэ кайдадыр, мэгълум тугел. Шул 600 еллар

мeкaддам (элек. - Э.С.) ^anbi куФи белан) aяте Каpима язылгaн тaшны хазеpда эзланеп aлынсa, яхшы бульф иде» [3, б. 185].

Идел aлды pегионындa Болгap тapихыныц соцгы чоpынa кapaгaн ap-хеологик исталеклаp тyплaнгaн Yзак - Yлама hам Коpы Yлама елгaлapы бaссейны. Гaлимнаp шушы pегиондa 50 лап Алтын Уpдa исталеклаpе 6улу хaкындa айталаp. Шyндыйлapдaн, aлap билгелавенча, aеpым игътибapгa лaеклысы - Олы Этpач aвылы зиpaты. Этpач aвылы ж^леге, шул исаптан aныц боpынгы зиpaты, 1884 елдa Е.Т. Соловьев, 1943 елдa Э.Бyлaтов, 1949 елдa Н.Ф. Кaлинин, 1961 елдa h.Йосыпов, 1970 елдa СССР Фаннаp Ага-демиясенец Кaзaн филиaлы экспедициялаpе тикшеpа [9, с.180]. Боpынгы кaбеpлеклаp Олы Этpач aвылыннaн кeнчыгышкa 0,3 чaкpым еpaклыктa ypнaшкaн, 7600 кв. м теppитоpияне билаган. Боpынгы Болгap зaмaны зи-paraapbi кYп бyлсa дa, сaклaнып кaлгaннapы apaсындa бу зиpaт теppитоpи-ясе ягыншн иц зypысы hам иц Yзенчалеклесе. Эхмад Бyлaтов фикеpенча, бу зиpaттa 1000 га якын кеше ж^ланган бyлыpгa тиеш.

Боpынгы Шонгаты жиpлаpе бyлгaн ypыннap - Этpач aвылы янындa-гы боpынгы кaбеpлеклаp хaлыктa изге ypын бyлapaк габул ителган. Хaлык aны шyлaй «Изгелаp зиpaты» дип aтaп тa йepткан. Хaлык догa кылу eчен да, яиса кaйгы-хасpатлаpе бyлгaндa дa, aвыpyлapдaн сихатланY eмете белан да бу ypыннapгa кила тоpгaн бyлгaн. Татеш шаhаpена укытучы итеп билгеланган Г. Эхмаpев бу тeбакта эшлаган еллapындa (1891-1903) Tay ягындaгы кaбеpлеклаpне, боpынгы тapихи ypыннapны eйpана. Аныц тeбак тapихы белан пpофессионaль кызыксынуы накъ мена шушы еллapдa бaшлaнa. Хaлык белан apaлaшa, aлapныц хaтиpалаpенда бyлгaннapны язып aлa, Этpач хaлкы arça ике Этpач aвылыныц (3yp hам Кече Этpач aвыллapы) кешелаpе Болгap шаhаpе Шонгaтыдaн кYчеп yтыpyчылapныц насел давaм-чылapы бyлyлapын сeйлилаp. Бу шаhаpнец хaлкы болгapлap белан (ягъни пaйтахетлаpе бyлгaн Болгap шаhаpенец мeселмaннapы белан) кыз aлышып, кыз б^ешеп йepганнаp. Шyндa шаhpе Болгapгa йepган тypы юллapын дa кYpсаталаp. 3^araapbi янындa кYп болгap айбеpлаpе тaбылa, хосyсaн, «^roprn» дип aтaлa тоpгaн болгap тацкалаpе, элегpак, Болгap зa-мaнындa, aкчa ypынынa йepтелган ^меш кисаклаpе да кYп тaбылгaн, дип язa тapихчы. Гaйнетдин Эхмаpев Этpач зиpaтындaгы тaшлapгa кapaп, hам да хaлык хатеpен да исапка amm, биpеда aвыл тYгел, а Болгap шаhаpе бул-гaн бyлыpгa тиеш, дип фapaз ита. Аныц фикеpенча, aвыл кешелаpе гена бу кaдаp aлты йeз еллapгa тYзаpлек зyp ва яхшы тaшлapны куя aлмaс иде. Шул ук вaкыттa ул aвыл хaлкын танкыйть yтынa тотa, мондый тaшлapгa, зиpaткa aвыл хaлкыныц мeнасабате, битapaфлыгы боpчый aны.

XIII-XIV йeзлаpга кapaгaн эпигpaфик исталеклаpне сaклaгaн Этpач aвылы зиpaты XIX гaсыpдa ук инде гaлимнаpнец игътибapын Yзена жалеп ита. Иц беpенчелаpдан булып Ш.Mаpжaни Yзенец aтaклы «Meстaфaдел ахбap фи ахвaли Кaзaн ва Болгap» хезматена Этpач зиpaтындaгы кaйбеp

ташларнын язмаларын урнаштыра. 1863 елда Мэржани бу авыл зиратында булып, монда Болгар чорына караган 21 кабер ташын барлый. XIX йез башында аларнын саны 50 лэп була. Ш.Мэржани билгелэвенчэ, бу ташлар 1302, 1303, 1314, 1323, 1324, 1346 елларда вафат булган кешелэрнен ка-берлэренэ куелган. Халык сузлэре буенча, мондый ташлар биредэ куп булган. «Моннан житмеш еллар элек Этрэчтэн биш чакрым кеньяктарак урнашкан ^анбакты исемле урыс авылы алпавыты шул авылга чиркэу салдырганда, нигезенэ таш кирэк булгач, шундагы тигез ташларны кулай табып, меселманнарнын олылап хермэт иткэн ташларыннан егерме-утызлабын агач чиркэунен нигезенэ куйдырган». Бу сузлэренэ дэлил итеп шушы тебэк кеше сузлэрен китерэ: «Этрэч авылынын сиксэнне узып бар-ган меэззине тубэндэге сузлэр сейлэде: "Мин бала чагымда атам белэн шушы авылга йомыш белэн барганда ул ташларны тезэтеп куйганнарын карап тордым". Атам елап: "Менэ, балам, безнен авылыбыздагы газиз-лэрнен каберлэре естендэге ташларны чиркэу бусагасына куялар", - дип эйтте» [5, б.76].

Бу авыл зиратына 1905 елда килгэн Гайнетдин Эхмэрев 22 кабер ташы саный. 1949 елдагы тикшеручелэр шулай ук 22 кабер ташын курсэтэ, э инде Ь.Йосыпов ейрэнгэндэ анда бары тик 16 кабер ташы була, э хэзерге вакытта аларнын саны бары тик 7 генэ. Этрэч авылынын «Изге каберлеге»ндэ узэктэге жиде зират курган рэвешендэ ясалган булган, эмма алар хэзерге вакытта жиргэ инеп беткэн.

Саннарнын шулай кимуенен сэбэбе терле. Беренчедэн, Ш.Мэржани тарафыннан сейлэнгэн, кабер ташларын урыс авылларына алып китеп чиркэу тезелешендэ, хужалыкта кулланылуы. ^ирле халык ташларнын Апас-Тэтеш юлына тушэлгэнен дэ хэтерли. Бу хакта монын шаЬиде булган Гайнетдин Эхмэрев тэ ул язулы болгар кабер ташларын ^анбакты чиркэу нигезендэ, Каратун авылында юлга тушэлгэнен яза. Икенчедэн, жирле халыкнын битараф менэсэбэте. 1906 елда «Азат» газетасында денья кургэн «Иске зиратлар хакында» дигэн мэкалэсендэ эйтеп китэ: «Ьэр мил-лэт - нэсараи булсын, яЬуд булсын, хэтта мэжус таифэлэре дэ, ата-бабаларынын зиратларын мекаддэс санап, мемкин кадэр тэрбияле тоталар, мондаен эшлэр дине исламда хосусан мактаулы булса да, вилайэтебезнен меселманнары иске зиратларын бик тэрбиясез, кызганыч хэлдэ тоталар». Мисал итеп, башкалар белэн бер рэттэн ин беренче итеп Этрэч авылы зи-ратын китерэ: « ...шунда алты йез еллар мекаддэм куелган (20-25 кадэр) язулы ташлар да бар. Ихатасы юк, ташларнын бэгъзелэре авып ята, бэгъзелэре сынгалап, берничэ еллар мекаддэм араларын сукалап, иген дэ чэчкэннэр иде, шул сэбэпле бер баруыбызда бэгъзе ташларны курер ечен иген арасыннан эзлэп таптык, икенче мэртэбэ баруыбызда такыр басу иде. Шул зират естендэ Этрэч каръясенен сыер-сарык кетуе йергэнен курдек, бэгъзе хайваннар ташлар арасына ятканнар, бэгъзелэре ташка ышкылып

TOparap. Хaйвaн йepган сабапле, зиpaт eare^^ тиpес та кYpелде. Шyндa беp кeтYчедан соpaдык: "Ник болaй хaйвaн йepтеп, зиpaтны кaдеpсез итасез? - дип. Йepтабез шул инде, йepтма дип айтYче да юк", - дип жaвaп биpде. Дахи зыяpaт кылыpгa килYчелаp хaкындa соpaштык. "КилYчелаp бyлa, кича да беp rap aт белан килеп, Коpъан укып киттелаp, лакин белеп булмый, алла кеше, алла фаpешталаp булды - Ходaй белсен. Мин сезне да тaнымыймын, мицa сез да алла кем", - диде. Бу тaшлap эле^ак бик кYп бyлгaн имеш, лакин мeселмaннapныц илтифaтсызлыгыннaн кYбесен якындaгы ypыслap ypлaп тaшыгaн, дилаp.... Мон^ен асаpлаpне маг^и-фатле миллатлаp бик сaклыйлap, безга да сaклaсaк, балки килачак зaмaндa беpaз фaйдa бульф иде» [3, б. 185].

^a^aOTbi aвылындaгы Этpач тaшыныц hам да Этpач зиpaтындaгы тaгын беp тaшныц кYчеpмасен ул Yзенец aтaклы «Болгap тapихы» диган хезматена кеpта [3, б.70-74].

Чистaй eязендаге Змеево aвылы чиpкаве нигезенда яткaн 1306- 1307 еллapгa кapый тоpгaн тaш язмaсындa дa Этpач aвылы белан байлелек бap, бу тaш Этpач бaбaйныц кызы Элкиска кyелгaн. Хазеpге вaкыттa бу тaш MаскаYДа ГИМныц экспозиция зaлындa сaклaнa.

Ш. Mаpжaни 21 тaш булуы хaкындa язгaн, аммa 1943 елгa бapы тик 14 тaшныц гынa язуы yкыpлык даpажада бyлa, яцгыp, кap aстындa тоpгaн тaш исталеклаp инде Y3 сыйфaтын ел сaен жуя бapaлap. Укьфлык бyлгaн 14 тaш бapысы дa куфи язуы белан язылгaн, аммa, гaлимнаp билгелавенча, aлapныц кYбесе кaбеpтaш ясay остaлapы тapaфыннaн эшланмаган диган фикеp айтела. Тел ягыннaн килганда бу кaбеpтaш язмaлapыныц теле фанда «икенче стиль»га - «чyaшизм элементлapы» белан язылгaнгa тypы кила. XIV гасьфныц беpенче яpтысынa кapaгaн бу тaшлapныц теле - хазеpге тaтap теленец боpынгы Болгap чоpындaгы кyллaнышы, биpеда чyaш эле-ментлapы булу - ул тaшъязмaлapныц хазеpге чyaш телена мeнасабате хa-кындa темами, aлap apaсындa aеpмaлap зyp. Бу тел - алеге чоpдa шушы жиpлекта кyллaнылгaн тел. Элбаттэ, тел hаpвaкыт Yсешта, Yзгаpешта hам кaмиллашYда.

1964-1971 еллapдa Этpач aвылындa кaбеpлек eсте aчылa, aлapныц беpсе ^ кешенеке, а икенчесе хaтын-кыз кaбеpлеге бyлa. Моны кYpган кapтлap тейлаве бyенчa, сyгaн кaбыгынa тepеп мyмиялаштеpелган кaбеp иялаpе яхшы сaклaнгaн. Aлapныц чачлаpе aксыл, кул чyклapы тездан тYбан бyлyгa игътибap итэлаp. Бу - шул чоpдa яшаган ж^ле хaлыккa хaс бyлгaн кыяфат.

Этpачнец «Изге зиpaты» гaлимнаp тapaфыннaн соцгы еллapдa дa тикшеpелде, аммa ул теppитоpиясе ягыннaн элекке чоp белан чaгыштыp-гaндa бик нык кечеpайган. КYп жиpлаpе бaсy состaвынa кеpеп киткан. XIX гaсыpдa ук бу жиpлаp кеpашеннаpга биpелган, aны œpY жиpе итканнаp дип сeйлилаp. 9 re^ap жиp билаган зиpaтныц сaклaнып кaлгaн eлеше

хэзерге вакытта бары тик 0,93 гектар зурлыгында гына. Куренекле драматург Туфан Мицнуллин, аныц энесе Альберт Мицнуллин ярдэме haM Менир Вэлиев житэкчелегендэ Этрэч халкы ясаган емэ белэн бу зират тэртипкэ китерелде, сакланып калган ташлар тезэтелеп, зират тимер койма белэн эйлэндереп алынды. «Шонгаты» оешмасыныц активистлары, тарих ечен, тарихи hэйкэллэрнец язмышы ечен янып торган кешелэр ты-рышлыгы белэн ел саен бу каберлеклэрдэ ятучы ата-бабалар рухына дога укыла, корбан чалына. Галимнэрне, тарих белэн кызыксынучыларны, жэмэгать эшлеклелэрен жыеп «Этрэч укулары» дигэн халык жыенын жыеп фэнни чыгышлар тыцлана.

Тэтеш тебэге Идел буе тарихыныц меhим тарихи жирлэре булуы, югарыда аталган чыганаклардан кала, археологик истэлеклэр белэн дэ раслана. Кызганычка каршы, Идел буе Болгар дэYлэте тарихын ейрэн-гэндэ Иделнец уцъяк яры хакындагы мэгълYматка тиешле игътибар би-релми. Шунлыктан, Идел буендагы Болгар дэYлэте берьяклы, тулы булма-ган хэлдэ тэкъдим ителэ. Элеге тикшерY хезмэте бу бушлыкны тутыру, бу хилафлыкны бетерY юлында бер адым буларак Y3 бурычын Yтэргэ тиеш.

Чыганаклар haM эдэбият

1. Ахмаров Г. Отчет о поездке с археологической целью летом 1909 года в Свияжский и Тетюшский уезды Казанской губернии // ИОАИЭ. 1910. T.XXVI. Вып.4. С.398-408.

2. Эхмэрев Г. Иске зиратлар хакында // Азат. 1906. 30 март.

3. Гайнетдин Эхмэрев: тарихи-документаль жыентык. Казан: Хэтер, 2000. 384 б.

4. Гумаюнов С.В., Евстратов И.В. Шонгат - неизвестный монетный двор Золотой Орды // Одиннадцатая Всероссийская нумизматическая конференция. Тез. док. и сообщ. СПб.: Гос. Эрмитаж, 2003. С.79-81.

5. Мэрщани Ш. Местафадел-эхбар фи эхвали Казан вэ Болгар. Казан: Татар. кит. нэшрияты, 1989. 414 б.

6. Мухаметшин Д.Г. Клады Тетюшской округи // Исследования по средневековой археологии Евразии. Казань: Школа, 2012. С.197-217.

7. Мухаммадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII-XV вв. М.: Наука, 1983. 168 с.

8. Руденко К.А., Бугарчёв А.И. Археологические и нумизматические находки из окрестностей села Большие Атряси (Тетюшский район РТ) // Поволжская археология. 2015. №3 (13). С.156-175.

9. Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булга-рии и ее территория. Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. 217 с.

10. Федоров-Давыдов Г.А., Мухаметшин Д.Г. Каратунский клад дцучид-ских монет XIV века. Том 1. Казань: Изд-во Казан. ун-та «Палеограф», 2018. 386 с.

11. Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань: Фэн, 1994. 168 с.

Нумизматические и эпиграфические памятники Тетюшского края

Э.К. Салахова

Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ Казань, Российская Федерация

Тетюшский уезд, который включал в свой состав территории современных Тетюшского, Апастовского, Камско-Устьинских районов и часть Буинского района Республики Татарстан, являлся примечательным регионом Поволжья. В данном исследовании рассматриваются исторические памятники, сохранившиеся на этой земле, а для обозначения территориальных границ изучения автор употребляет термин «Тетюшский край». Эта земля являлась частью Волжской Булгарии, а также она оставалась важным центром государства тюрко-татар и в период Джу-чиева Улуса. К сожалению, долгое время изучение исторических памятников тюрко-татар ограничивалось лишь территорией современного города Болгар и его окрестностей. Исторические артефакты, созданные в правобережной части государства, незаслуженно оставались в тени.

Цель данного исследования - через нумизматические материалы и эпиграфические памятники осветить историю Тетюшского края, подчеркнуть его значимость в истории Волжской Булгарии и Джучиева Улуса. Актуальность исследования в данном направлении не вызывает сомнения, так как комплексное изуче -ние исторического материала дает возможность детально изучить историю не только этого региона, но и восполнить малоизвестные страницы истории татарского народа.

В статье основное внимание направлено на рассмотрение богатого нумизматического материала. На территории Тетюшского, Апастовского районов были найдены исторически важные сокровища монет, которые в науке получили название «Каратунский клад» и «Атрясовский клад». Также и в других деревнях Те-тюшского края были обнаружены серебряные дирхемы. Исследователями установлено, что монетный двор Волжской Булгарии располагался вблизи булгарско-го города Шонгуты (ныне территория Тетюшского района). Во второй части статьи автор делает попытку определить комплекс эпиграфических памятников времени Волжской Булгарии и Джучиева Улуса на территории бывшего Тетюшского уезда и обозначить места древних кладбищ предков татар.

Ключевые слова: нумизматика, эпиграфические памятники, история Тетюш-ского края, история татарского народа, история Волжской Булгарии.

Для цитирования: Салахова Э.К. Тэтеш тебэгенец нумизматик Иэм эпигра-фик истэлеклэре // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2022. Т.12, №3. С. 69-80.

Numismatic and epigraphic monuments of the Tetyush region

E.K. Salakhova

Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences

Kazan, Russian Federation

Tetyushsk district, which included the territories of modern Tetyushsk, Apastovsk, Kamsko-Ustinsk districts and part of the Buinsk district of the Republic of Tatarstan, was a remarkable region of the Volga region. This study examines historical monuments created on this land, and to designate the territorial boundaries of the study, the author uses the term "Tetyushsk region". This land was part of Volga Bulgaria, and it also remained an important center of the Turkic-Tatar state during the period of the Ju-chi Ulus. Unfortunately, for a long time the study of historical monuments of the Turkic-Tatars was limited only to the territory of the modern city of Bulgar and its environs. Historical artifacts created in the right-bank part of the state undeservedly remained in the shadows.

The purpose of this study is to expand and deepen the diverse history of the Tetyushsk region through numismatic materials and epigraphic monuments, to emphasize its importance in the history of Volga Bulgaria and Juchi Ulus. The relevance of the research in this direction is beyond doubt, since a comprehensive study of historical material makes it possible to study in detail the history of not only this region, but also to fill in generally little-known pages of the history of the Tatar people.

The article focuses on the consideration of a rich numismatic material. Historically important treasures of coins were found on the territory of the Tetyushsk and Apastovsk districts, which were named in science as the "Karatunsk treasure" and "Atryasovsk treasure". Silver dirhams were also found in other villages of the Tetyushsk region. Researchers have found that the mint of Volga Bulgaria was located near the Bulgarian city of Shonguta (now the territory of the Tetyushsk district). In the second part of the article, the author defines a complex of epigraphic monuments of the time of Volga Bulgaria and Juchi Ulus on the territory of the former Tetyushsk district, also indicates the places of ancient cemeteries of the ancestors of the Tatars.

Keywords: numismatics, epigraphic monuments, history of the Tetyushsk region, history of the Tatars, history of Volga Bulgaria.

For citation: Salakhova E.K. Numismatic and epigraphic monuments of the Tetyush region. From History and Culture of Peoples of the Middle Volga Region. 2022, vol. 12, no. 3, pp. 69-80. (In Tatar)

Информация об авторе:

Салахова Эльмира Кадимовна - кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела новой истории Института истории им. Ш.Марджани АН РТ (Казань, Российская Федерация); e-mail: ilsalah@mail.ru

Сэлахова Эльмира Кадим кызы - тарих фэннэре кандидаты, ТР ФА Ш.Мэржани исемендэге Тарих институтыньщ яца тарих бYлеге елкэн фэнни хезмэткэре (Казань шэhэре, Россия Федерациясе).

Salakhova Elmira Kadymovna - Cand. Sci. (history), Senior Researcher of the Department of Modern History, Marjani Institute of History of the Tatarstan Academy of Sciences (Kazan, Russian Federation).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.