Научная статья на тему 'Simple victim of the great Patriotic War (memories by gabdulkhak islayev)'

Simple victim of the great Patriotic War (memories by gabdulkhak islayev) Текст научной статьи по специальности «Политологические науки»

CC BY
36
7
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
ГАБДУЛХАК ИСЛАЕВ / GABDULKHAK ISLAYEV / УРАЗМЕТЬЕВО / ГРАЖДАНСКАЯ ВОЙНА / CIVIL WAR / ВЕЛИКАЯ ОТЕЧЕСТВЕННАЯ ВОЙНА / GREAT PATRIOTIC WAR / ПЛЕН / CAPTIVITY / КОЛЛЕКТИВИЗАЦИЯ / COLLECTIVIZATION / РЕПРЕССИИ / REPRESSIONS / СЕВАСТОПОЛЬ / SEVASTOPOL / ВОСПОМИНАНИЯ / MEMOIRS / URAZMETYEVO

Аннотация научной статьи по политологическим наукам, автор научной работы — Ислаев Файзулхак Габдулхакович

Воспоминания об участнике Великой Отечественной войны Габдулхаке Ислаеве (1906-1963). Показана судьба обычного крестьянина из татарской деревни Уразметьево в период Гражданской и Великой Отечественной войн, коллективизации, голода и репрессий.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

БЕЕК ВАТАН СУГЫШЫНЬЩ ГАДИ КОРБАНЫ (ГАБДЕЛХАК ИСЛАЕВ ТУРЫНДА ХАТИРЭЛЭР)

It is the memories about the participant of the Great Patriotic War Gabdulkhak Islayev (1906-1963). The destiny of the ordinary peasant from the Tatar village of Urazmetyevo during the Civil War and the Great Patriotic War, collectivization, starving and repressions is shown in the article.

Текст научной работы на тему «Simple victim of the great Patriotic War (memories by gabdulkhak islayev)»

БЭЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ЖИЦУНЕЦ 70 ЕЛЛЫГЫНА

Беек Ватан сугышыныц гади корбаны

(Габделхак Ислаев турында хатирэлэр)

Беек Ватан сугышы турында хатирэлэр Русия мэмлэкэтендэ яшэуче hэр татар гаилэсендэ саклана торгандыр. Ж^ицунец 70-ел-лык бэйрэменэ тантаналы эзерлэну — зур югалтулар, чиксез кайгы-хэсрэт китергэн, халкыбыз арасында терле миф-экиятлэр тудырган, данлы hэм шан-лы сугыш еллары турында куцел турендэ сакланган истэлеклэрне яцартырга этэргеч бирде. Куп еллар уткэнлектэн саргаеп таушалган фотосурэтлэр, кадерлэп сакланган ечпочмаклы хатлар эзлэп табыла.

Уткэн 2014 елныц ноябрь аенда Пермь елкэсе Октябрь районы Ишем авылы мэктэбендэ укучылар белэн очра-шудан соц мэктэп китапханэсендэ рай-онда эзерлэнгэн hэм нэшер ителгэн хэтер китабын алып, минем эти турында берэр мэгълумат юк микэн дип эзлэнеп утыр-дым. Эзли торгач тубэндэге ике юлга тап булдым: «Ислаев Габтулхак, 1907 года рождения, Уразметьево. Призван в июле 1941 г. Воевал в Севастополе. Попал в плен. Вернулся домой в 1945 г.»1 Бу юл-лар башыннан алып ахырына кадэр су-гыш кырларында булган этием турында истэлеклэрне яцартырга этэргеч бирде. Шушы очрашудан соц Ишем авылын-

да яшэгэн бертуган Хащэр апам белэн этине искэ алып озак сейлэшеп утыр-дык. Укучыга тэкъдим ителгэн язмам шушы сейлэшулэр, уйланулар нэти^эсе.

Габделхак Исламетдин улы Ислаев, ХХ гасыр башында, 1906 елда Уразмэт авылында биш кыз устергэн урта кул-лы крестьян гаилэсендэ туган. (Этинец туган елы хэтер китабында 1907 дип язылган, бэлки документлар буенча ул 1907 елгы булып йергэндер). Авыл элегрэк бер-берсеннэн аралары ярты чакрым тирэсе ара калдырып урнашкан ике елештэн — Уразмэт hэм Казак авы-лы елешеннэн тора иде, хэзер инде ул берничэ урам белэн бетенлэй кушылып беткэн. Безнец яктагы башка авыллар шикелле авылныц ике исеме бар: рэсми документларда ул Уразмэт дип теркэлсэ, халык арасында ул Яцабирде атамасы белэн билгеле. Авылыбыз хэзер Пермь краеныц Октябрь районына карый.

Безнец авылны бик зур дип атап бул-мый, гэрчэ анда ике авылга 200 тирэсе ху^алык, ике мэчет булган, хэзерге ва-кытта бер мэчет, Уразмэттэ 400, Казак авылында 200 кеше санала.

ХХ гасыр башында туган hэрбер ке-шенеке шикелле, этинец тормыш юлы бик сикэлтэле hэм каршылыклы булган.

Эти башка авыл малайлары шикелле революциягэ кадэр мэчет каршындагы мэктэптэ белем алган. Урысча укырга hэм язарга ул Кызыл Армиягэ алынып, кече командир курсларында ейрэнгэн булса кирэк. Кайбер очракта, эзрэк мак-танып, мин сугышта помощник командира взвода булдым, дип эйтэ иде. Беек Ватан сугышына кадэр аны еш кына иц кызу ^эйге эш вакытында хэрби сбор-ларга чакырганнар. Моца минем эни, яисэ этинец энисе hэм этисе бик зар-ланганнар, ченки хуж;алыкта этидэн башка авыр эшне алып барырлык ир-ат булмаган. Белеме зур булмаса да ул куп нэрсэне белэ, бар нэрсэ белэн кызыксы-на, елкэ hэм район газеталарына языла hэм укый, сэясэт белэн кызыксына иде. Аныц тышкы кыяфэтенэ килгэндэ, ул урта буйлы, чандыр, физик яктан кечле, нык кеше булган.

Г. И. Ислаевныц биографиясе роман-нарга язарлык кызык, терле вакыйгалар-га искиткеч бай. Аныц авылдашлар ара-сында авторитеты зур иде. Нинди генэ урында, нинди генэ эштэ эшлэмэсен, аныц уз кыйбласы булган, кеше белэн юкка-барга кычкырышмыйча, hэркем белэн дэ келэч йез белэн сейлэшэ, ара-лаша, матур эцгэмэ кора белгэн кеше иде. Элбэттэ, безнец арадан бакыйлыкка 1963 елда кучкэн кешене без идеаллаш-тырыбрак искэ алабыздыр, анысы да эти-энисен куцел турендэ сагынып сак-лаган бала ечен табигый.

Ул гади колхозчы, склад медире, бригадир, колхоз рэисе урынбасары, ферма медире, корт караучы, ветеринар, мич чыгаручы булып терле хезмэтлэр башкарды. Авыл кешесе буларак, аныц эшлэмэгэн эше юк иде: мич салудан башлап нарат тамырларыннан де-гет кайнату. Дегет кайнатырга кайдан ейрэнуен ныклап ачыклап булмады. Ул бу hенэренэ эсирлектэ, яисэ Исламетдин картэтидэн ейрэнеп калган булса кирэк. Ирин елгасыныц сул ягында, безнец йорт каршында диярлек, этинец дегет кайната торган кечкенэ генэ заводы да бар иде. Ул биредэ вакыты-вакыты белэн дегет кайната, э мица иптэш малайлар белэн бергэлэп тирэ-яктагы урманнарда нарат тамырларын казып, дегет кайнату ечен чимал эзерлэргэ шактый туры килде.

Этигэ 10-12 яшь булганда безнец якларда Совет власте урнаштырыла. 1918 елныц язында гражданнар сугышы башлана, hэм ул 1920 елныц февраль-март айларына кадэр дэвам иткэн. Безнец авыл гражданнар сугышы елларында еш кына я кызыллар, я яшеллэр, я аклар кулында булган. 1919 елныц салкын гыйнвар аенда Пермь шэhэрен аклар-дан азат иту ечен кызылларныц Азин дивизиясе Шучье-Озеро станциясеннэн Куцгер шэhэренэ Ирин елгасы буй-лап hе^Yм оештыра. Ул вакытта аклар белэн кызыллар арасында сугыш бик каты булганлыктан, безнец Исламетдин бабай гаилэсен авылдан алып Иринбаш авылында туганнарда кYпмедер вакыт яшэргэ мэ^ур була.

Г. И. Ислаев ечен иц авыр чор 1930нчы елларда башлана. Армиядэ хезмэт итеп кайткач, Сульмаш авылын-нан (хэзер Чернушка районы) хэлле тор-мышлы, Озын Гарипнец беренче баласы булган Нэгыймэ исемле кызга ейлэнеп тормыш корып ^ибэрэ. Берсе артыннан берсе еч кыз балалары туа, тик алар озын гомерле булмыйча, кечкенэдэн Yк авы-рып вафат булалар.

Авыл тормышын астын-ескэ китергэн колхозлаштыру чоры этигэ зур фа^ига алып килэ. Укый-яза белгэн кеше буларак ацарга колхозныц склад медире вазифасын тапшыралар. Ни кыз-ганыч, 1932 елныц 7 августында СССР ^итэкчелэре М. Калинин, В. Молотов (Скрябин), А. Енукидзе имзалары астында дэYлэт, колхоз милкен саклау турында закон игълан ителэ. Шушы закон нигезендэ ^эмэгать милке Совет строеныц нигезе, ул изге hэм кагылыр-га ярамый торган дип игълан ителэ, э ^эмэгать милкенэ кул сузган кешелэр халык дошманына эйлэнэлэр hэм аларга каршы керэш Совет властеныц беренче вазифасы итеп билгелэнэ. Колхоз милкен урлауда гаепле дип танылган кешелэргэ ^эзаныц иц югары дэрэ^эсе — атып YтерY яисэ ун елдан да ким булмаган термэ карала.

Шушы закон чыкканнан соц hэр тебэктэ социалистик милекне саклау буенча кампания оештырыла, шул кампаниядэ Г. И. Ислаевны складта сакланган ашлыкны урлауда гаеплэп

Ш

НАШ КАЛЕНДАРЬ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2015

• 1 ■ *

термэгэ утырталар. Ревизия ясаганда складта документта исэплэнмэгэн еч килограмм ашлык табыла. Бу ашлыкны син урлар ечен саклагансыц дип гаеплэнэ ул. Судта авыл кешелэреннэн берсе этине склад идэне астында, идэнне тишеп, капчыкка ашлык тутырып утырганын кургэнлеген сейлэгэч, этием: «Мин бит складныц ху^асы, складны ача торган йозакныц ачкычы минем кулда, мица идэн астына кереп торырга кирэкми, аш-лыкны алып китэргэ уйласам, мин аны беркемнэн дэ яшермичэ тутырып алып китэ алыр идем», — дигэн сузлэренэ игътибар ителмэгэн. 0ч килограмм аш-лык ечен аны еч елга термэгэ утырткан-нар. Ул заманда Урал елкэсенец узэге булган Свердловск термэсендэ бераз утырганнан соц Г. И. Ислаев термэдэн качып киту ж;аен таба. Мин кечкенэ чакта аныц узе: «Мин беркем кача ал-мый торган итеп ясалган Свердловск термэсеннэн качкан кеше»,— дип го-рурланып сейлэгэне хэтердэ. Качып авылга кайта. Тик аны кирэк кешелэр авылда кетеп торганнар. Эни белэн бер чокыр чэй дэ эчеп елгермилэр, аны яцадан кулга алып Ишем авылына алып китэлэр hэм сельсоветныц подвалына ябып, мылтык тоткан каравылчы куялар. Бу салкын кышта, куз ача алмый торган буранлы тендэ була. Иртэнге тэмле йокы вакытында, кузен кечкэ ачып утырган каравылчыга ул: «Минем бик тышка чы-гып керэсем килэ, эйдэ, озата чык», — дип мерэ^эгать итэ. Бераз рехсэт итмичэ тарткалашканнан соц, каравылчы этинец буранда беркая да китмэслегенэ ыша-нып, ишекне ачып урамга чыгара. Этигэ шул гына кирэк. Каравылчы ишеген ябу-га ул куз ачалмаслык карлы буран эченэ кереп югала hэм безнец авылга таба йегерэ. Шул ук юлдан эни, ат ^игеп, Ишемгэ килергэ чыккан булып чыга. Шулай итеп эти белэн эни юлда очраша-лар, Уразмэткэ кайтып атларын калдыр-ганнан соц, авылдан чыгып качалар.

Алар терле урыннарда яшеренеп яшэргэ мэ^бур булганнар. Кубрэк аларга документ сорап аптыратмаган урыннар-да, урман кису эше белэн шегыльлэнергэ туры килгэн. Тик этине барыбер эзли торгач яцадан кулга алалар hэм термэгэ утырталар. Качып йергэне ечен, элбэттэ,

Г. И. Ислаев.

термэ елларын яцадан естилэр. Ул заманда хекем ителгэн кешелэрнец кубесен терле зур тезелешлэрдэ хезмэт хакы тулэми торган эшче итеп файдаланган-нар. Г. И. Ислаевны язмыш Мэскэу-Волга каналы тезелешенэ алып килэ. Каналны тезегэндэ эшче куллар белэн тээмин иту ечен Мэскэу елкэсенец теньягында ур-нашкан Дмитров шэhэрендэ «Дмитлаг» дип аталган лагерь оештырылган. Бу лагерь 1932 елдан алып 1938 елга, тезелеш тэмамланганга кадэр, эшлэгэн. 1932 елныц 20 сентябрендэ игълан ителгэн приказ нигезендэ бирегэ закон бозуда гаеплэнгэн сэяси яки уголовный тот-кыннар терле тебэклэрдэн ^ыела. Алар ашыгыч рэвештэ бараклар тезилэр hэм шунда яшэп канал тезелешендэ катна-шалар. Канал тезучелэрне эллэ келеп, эллэ чынлап каналоармеец дип атаган-нар.

Каналоармеецларныц теп эш ко-ралы — иц примитив керэк, кэйлэ hэм тачка. Шулар ярдэмендэ канал казыла. Тоткыннар кене-тене 10 сэгать эшлэргэ мэ^бур. Шушы вакытта hэр эшче-тот-кын билгелэнгэн норманы утэргэ, норма утэп эшне тэмамлагач, бишэр кеше рэт-рэт тезелеп лагерьга кайтырга тиеш була. Бернинди дэ механизация, техни-

Б9ЕК ВАТАН СУГЫШЫНЫЦ ГАДИ КОРБАНЫ^ (ГАБДЕЛХАК ИСЛАЕВ ТУРЫНДА ХАТИРЭЛЭР)

195

ка булмаганлыктан, барлык эш дияр-лек физик кеч ярдэмендэ башкарыла. Хэлдэн килми торган авыр эш белэн шегыльлэнгэн тоткыннарныц ашау ягы бик начар булган. Кененэ hэр тоткын-га бары тик 400 грамм ипи бирелгэн. Стимул булсын ечен планны арттырып Yтэгэннэргэ тагын 200 грамм естэлгэн, э гаепле булган штрафниклар т^леккэ ба-рысы 300 грамм ипи ашаган. Кендезен hэм кичен кэбестэдэн пешерелгэн аш белэн канэгатьлэнергэ туры килэ. Шуца курэ ачлыктан тYЗЭ алмаган тоткыннарга рехсэт сорап тормыйча чYп-чар аударган чокырлардан ашамлык калдык-постыгы табып, терле Yлэн, ^илэк белэн тукла-нырга туры килэ. Минем этием менэ шушы лагерьда ашказанын авырттырып кайта hэм калган гомере буе шуннан га-запланып яши.

Г. И. Ислаевныц кайчан термэдэн кайтканлыгы билгесез. Канал казу эше рэсми рэвештэ 1937 елныц ^эендэ тэмамлана, анда пассажир hэм дэ йек пароходлары йезэ башлый, МэскэY шэhэрен чиста су белэн тээмин шу про-блемасы чишелэ. Канал тезYне оешты-ручылар дэYлэт бYлэклэре ала, э кайбер яхшы эшлэгэн тоткыннарны вакытын-нан алда азат итэлэр. Бэлки, безнец эти дэ шулар рэтенэ кереп, бу мэхшэрдэн котылгандыр. Хащэр апам туган елы 1939 елныц февраль ае икэнен искэ ал-сак, ул 1938 елда авылга кайткан булыр-га мемкин. Дересен ачыклап булмый, ченки фашистлар МэскэYгэ якынлаш-кач, «Дмитлаг» архивы 1941 елда Ульян шэhэренэ китерелэ hэм биредэ НКВД та-рафыннан яндырылып юкка чыгарыла.

1941 елда безнец гаилэдэ Дерия исемле кыз бала туа. Тик эти белэн энигэ ике кызларын бергэлэп тэрбиялэргэ туры килми, Беек Ватан сугышы баш-лана. Армиядэ хезмэт иткэн сержант бу-ларак, ул беренчелэр рэтендэ ике кызын калдырып, 1941 елныц июль башында фронтка озатыла. Сугышныц беренче айларында этинец кайда сугышканлы-гы билгесез. Тик ул 1942 ел башында Кара дицгез буенда урнашкан Новороссийск шэhэре тирэсендэ хезмэт итэ. Яз айларында эти башка сугышчылар белэн бергэ Севастополь тирэсенэ десант итеп корабларда озатыла. Немец самолетла-

ры десант корабларын бик каты бомбага тоталар, кYбесен гаскэрилэр белэн бергэ суга батыралар. Эти утырган кораб Кы-рым ярына диярлек килеп ^итэ алган hэм десантчы-сугышчылар суга сикереп ярга йезеп чыга алганнар. Бу десант Кы-рым ярымутравы ечен барган сугышлар-да катнашучыларга соцгы ярдэм булган.

Г. И. Ислаев эсир тешэр алдыннан Севастополь оборонасында катнашкан, Малахов курган дигэн урында да сугы-шырга туры килгэн ахры, ченки 1950 елларда авыл клубында шундый исемле кино караганда: «Биредэ 5 % та дереслек юк, барысы да ялган, безнец десант ва-кытында дицгез Yлгэн солдат белэн тулган иде», — дип киноны ахырына кадэр карамыйча ейгэ кайтып киткэн. 1942 елныц июнь ахырында Севасто-польны саклаучы кызылармиячелэр тар-мар ителэ, дицгез ярындагы кыяларга чигенергэ мэ^бYP була. Солдатларга hэм командирларга фашистлар алдында кул к'ртэрергэ, кыядан дицгезгэ сикерергэ, яисэ YЗ-Yзецне атып Yтерергэ генэ кала. Кыядан сикерYче дэ, YЗ-Yзенэ атучылар да табылган командир-комиссарлар ара-сында. Г. И. Ислаев эсирлекне сайлаган.

Севастополь тирэсендэ 1942 елныц июль аенда 80 мец тирэсе кызыларми-яче hэм командирлар эсирлеккэ элэгэ, бу коточкыч зур сан. Сэбэбе — Кызыл Армиянец командирлары Севастополь ечен соцгы сулышларына кадэр керэшкэн сугышчыларны саклап калу ечен тиешле чаралар кYрмэYДЭ, эвакуация оештырылмый диярлек.

Севастополь ечен сугышларда бул-ган хэллэрне эзме-к'ртме тYбэндэ бер документ яхшы тасвирлый. Бу документ 1942 елныц 30 июнендэ иртэнге 7 сэгатьтэ СОР (Севастопольский оборонительный район) командиры вице-адмирал Ф. С. Октябрьский тарафыннан Теньяк-Кавказ фронты командиры маршал С. М. Будённыйга ^ибэрелгэн хэбэр (урысча бирэбез): «Противник ворвался с северной стороны на Корабельную сторону. Боевые действия принимают характер уличных боев. Оставшиеся войска сильно устали, ярко выражая апатию. Резко увеличилось количество самоутечки, хотя большинство продолжает героически драться. Противник резко

ж

НАШ КАЛЕНДАРЬ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2015

увеличил нажим авиацией, танками, учитывая резкое снижение нашей огневой мощи; надо считать, в таком положении мы продержимся максимум два-три дня. Исходя из данной конкретной обстановки прошу вас разрешить мне в ночь с 30.6 на 1.7.1942 года вывезти самолетами "Дуглас" 200-250 ответственных работников, командиров на Кавказ, а также, если удастся, самому покинуть Севастополь, оставив здесь своего заместителя генерал-майора Петрова»2.

Тиешле рехсэт алынгач, самолет, су асты кеймэлэрен файдаланып, ко-мандирлар, Севастополь шэhэре партия ^итэкчелэре эвакуациялэнэ, э калган гаскэрлэргэ соцгы сулышка кадэр сугы-шырга приказ бирелэ. Кырымнан барлы-гы 1 726 кеше эвакуациялэнэ, э шэhэрне саклаучы сугышчылар я hэлак булалар, я нимеслэргэ эсир тешэргэ мэ^бYP булалар. Нимес армиясе командиры Эрих фон Манштейн мэгьлYматларына караганда, 4 июльдэ генэ Херсонес ярым-утравында 30 мец кеше пленга тешкэн. Алар арасындамы, эллэ икенче урында-мы, минем эти дэ булган.

Дистэ мецлэгэн эсирлэрне ^эй ур-тасында чамасыз эссе Кырымда су белэн тээмин ит^, ашату бетенлэй ж;айланмаган булганлыктан, эсирлэр ачлыктан ^эфа чиккэн. Кеннэр буена эссе кояш астындагы эсирлэр ачлыктан чамасыз газапланалар, кYбенэлэр, шулай да аларны терле эштэ файдала-ну дэвам иткэн. Алар вагонга арматура теягэн. Алты метрлы тимер арматураны алты кеше кечкэ кYтэреп сала идек дип этинец сейлэгэне истэ калган. Мондый авырлыкларда исэн калуын ул украин хатын-кызларыныц эсирлэргэ нимеслэр кYрмэгэндэ эзме-кYпме ипи, башка ашамлык бирYлэре белэн ацлата иде.

Эсирлектэ нимеслэр атып Yтермэсэ барыбер ачтан Yлэчэген чамалаган Г. И. Ислаев, тэвэккэллэп янэдэн ка-чып китY ^аен тапкан. Кайларда качып йергэн, нилэр кYргэн, алар билгесез. Ничек булса да фронтка якынлашырга тырышкан булса кирэк, ченки бер ва-кыт ул яшэгэн авылны Совет Армиясе нимеслэрдэн азат итэ. Нимеслэрдэн эти бэдрэф чокырыныц бер почмагын-да качып кала. Тик биредэ ацарга бик

салкында шактый озак утырырга туры килэ.

Тиешле органнарда ^ентеклэп тикшергэннэн соц Г. И. Ислаев яцадан сугышка керэ, Балтыйк буена кадэр барып ^итэ, яралана hэм госпитальга элэгэ. Этине Yзенец командирлары яра-ланганын белмичэ, энигэ «пропал без вести» дигэн кара кэгазь ^ибэрэлэр. Шулай итеп эни сугыш елларында ике мэртэбэ этине югалта, шулай да аныц кайту мемкинлегенэ еметен езми.

Н^аять, этием госпитальдэ дэваланып терелгэч тэ 1945 елныц гыйн-вар-февраль айларында ейгэ кайтып керэ. Ул кайтып кергэн вакытын Хащэр апам бик яхшы хэтерли, гэрчэ ацарга бу вакытта 6 яшь кенэ булса да. «Мин этинец армиядэн кайтканын яхшы белэм. Эни туган авылы Сульмашка киткэн чагы булган. Эти кайтып кергэн кенне безнец ейдэ тимер мичне яккан вакыт-та бик каты тетен чыккан иде. Шактый салкын, буранлы кен булгандыр. Мич ягарга коры утын юк, яшь, юеш утын янмый. Эти сугыштан кайтканда без икенче йортта яши идек. Эни зираттан ерак тYгел урында йорт сатып алган иде, без шунда картэтилэрдэн кYчеп яшэргэ мэ^бYP булдык. Без яца кYчкэн йортта ечэYлэп — эни, мин, энинец бертуган сецлесе Менэвэрэ тYти. Безне картэти, картэни, Мэрфуга т^ти кYп ашыйсыз дип ейдэн куып чыгардылар. Ул вакытта Мэрфуга тYти колхозда бригадир булып эшли иде. Шуца карамастан, колхоздан кен саен туенырга ^итэрлек ипи-тоз да алып булмый, ачлык иде. Эни этинец кием-салымын, костюмын, вак-теяк эйберлэрне сатып, йорт алып картэтилэрдэн аерылып чыгарга мэ^бYP булды».

Безнец эти менэ шундый тетенле ейгэ килеп кергэн. Шул арада ейгэ ашыгып эни дэ кайтып керэ. Эти апам-ны тезенэ утыртып иркэлэгэндэ, апам этинец авызында алгы тешлэре юк икэнлеген кYреп, кайда югалттыц бу тешлэрецне дип сораган. Тик эти кечкенэ кызы Дерияне иркэли алмый, ченки ул сугыш елларында вафат була.

Сугыш елларында тормышны алып бару ечен эниебезгэ бик тырышырга туры килэ. Юк эйберне бар итеп, авыл-

Б8ЕК ВАТАН СУГЫШЫНЫН ГАДИ КОРБАНЫ^ (ГАБДЕЛХАК ИСЛАЕВ ТУРЫНДА ХАТИРЭЛЭР)

197'

дан уналты чакырымда урнашкан урыс авылы Эри базарына барып нэрсэдер сата, аннан кирэк эйберлэр алып кайтып авылда шуны яцадан кемгэдер алмаш-кан. Эни Менэвэрэ апа белэн кап* суккан hэм аны сату ж;аен тапкан. Ул вакытта безнец авылда башка кап сугучы булма-ган. Ул кап сугар ечен кирэк булган соса**, каккычларны узе ясаган. Аннары матур урнэклэр тешереп чыпта*** суккан. Шул чыптадан сумка ясаган, аны кызыл тескэ буяп хэзерге пакетлар урынына файда-лана алырлык сумка ясап саткан. Шул арада тастымал да суккан, хэзер энинец бер тастымалы Ишем мэктэп музеенда саклана. Базардан одеял алып кайтып аца матур итеп чэчэк бэйлэгэн hэм аны яцадан базарга алып барып, яисэ авыл-дашларга саткан.

1945 елныц декабрь урталарында мин туганмын. Мин туганда эти ейдэ булмаган. Ул авырый башлагач Сафу-ра hэм Мэрфуга тутилэр этине Куцгер аша Пермьгэ хастаханэгэ алып китэлэр. Колхоз председателе этине «халык дош-маны» дип кыерсытуын дэвам итеп, Куцгер элеваторыннан ат белэн язгы чэчугэ ашлык ташучыларга этине утыр-тырга рехсэт итмэгэн. Ике апам авыру этине чанага утыртып йез чакрым ара-ны сейрэп алып китэлэр. Юл ерак булу-га карамастан, аны исэн-сау Куцгергэ, э аннан Пермьгэ хастаханэгэ алып барып ^иткерэлэр hэм врачларга тапшыралар. Хастаханэдэ этинец ашказанына операция ясаганнар, ашказаныныц ечтэн ике елешен кисеп ыргытканнар. Операция

* Кап — юкэ мунчаласы тасмаларыннан сугылган мах-сус тукыма. Ул тукымадан зур капчык эшлэнэ.

** Соса — юкэ мунчаласы тасмаларын бер яктан икен-че якка тартып чыгару ечен юкэ агачыннан эшлэнгэн ^айланма.

*** Чыпта — юкэ мунчаласы тасмаларыннан сугылган махсус тукыманыц аерым тере. Ул тукымадан ху^алык кирэк-яраклары, идэн ^эймэлэре эшлэнэ.

ясаганнан соц эти ацына килгэч тэ хирург: «Молодец, туздец, гомерец озын булыр, тагын 10-15 ел яшэрсец»,— дип сейлэгэн. Авыр операциядэн соц хастаханэдэ йерерлек хэленэ килгэч тэ эти авылга кайтып киткэн.

Сугыштан соцгы еллар яшэу ечен бик авыр булса да, тормыш дэвам иткэн. Экренлэп эти авырудан терелгэн, бер ел утугэ ул инде узен шактый яхшы хис иткэн булса кирэк, ченки кечкенэ генэ пенсиясен озынайтыр ечен ул хастаханэгэ комиссиягэ барып йермэгэн, пенсия тулэуне дэ туктатканнар. Эти терле эшлэрдэ эшлэгэн, аныц пленда бу-луы да экренлэп онытылган.

1948 елда ике авыл арасында Ирин елгасында электростанция тезу башла-на. Ике авыл арасында бараклар тезелде, тезелеш ечен база ясалды. Тезучелэр ечен локомобиль ярдэмендэ электр уты эшлэп чыгарыла башлый. Бу тезелеш минем этигэ дэ эш бирэ, ченки станция тезелешендэ дегет белэн майланган агачлар бик куп файдаланыла, шуныц ечен дегет шактый кирэк була. Ул стан-цияне бетен район халкы тезеде, курше татар авылларыннан килгэн этинец таныш-белешлэре, туганнары бездэ яши иде. Шуца курэдер, мин сугыш ел-ларыннан соцгы ачлык-ялангачлыкны хэтерлэмим. Безнец гаилэдэ тагын ике малай — Фэйзулла hэм Рамил тудылар. Тик Рамил туганнан соц энием бик озак яши алмады, ун айдан соц гур иясе бул-ды, без дурт бала ятим калдык.

Этигэ кияугэ Байчын авылыннан, уз ире сугышта югалган, еч малае усеп ^иткэн, Асия исемле апа чыкты. Ул без-не уз балалары шикелле итеп тэрбиялэде, эти белэн матур гына яшэделэр. Шулай да эти сугыштан соц туган балаларын тэрбиялэп кеше итэ алмады, 1963 елда озак авырганнан соц вафат булды.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Творцы Великой Победы. Книга памяти Октябрьского района. - Пермь, 2012. - С. 245.

2. Белые пятна Севастопольской трагедии лета 1942 г. [Электронный ресурс]. — Режим доступа: http://byrnas.livejournal.com/46743.html.

193 биттэге фото: Г. И. Ислаев. 1930 еллар. Фотолар авторныц гаилэ архивыннан.

Фэйзелхак Ислаев, тарих фэннэре докторы

198:

НАШ КАЛЕНДАРЬ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 1/2, 2015

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.