Научная статья на тему '«САБАНЧЫ» ГАЗЕТАСЫНДА БАСЫЛГАН РЕКЛАМА ТЕКСТЛАРЫ (1922-1928 ЕЛЛАР)'

«САБАНЧЫ» ГАЗЕТАСЫНДА БАСЫЛГАН РЕКЛАМА ТЕКСТЛАРЫ (1922-1928 ЕЛЛАР) Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
44
13
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
«САБАНЧЫ» ГАЗЕТАСЫ / ТАТАР ТЕЛЕ / ПЕНЗА ШәһәРЕ / КРЕСТЬЯННАР

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Кадирова Энҗе Хәнәфи Кызы

«Сабанчы» газетасы текстлары дөньядагы, илдәге, Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасындагы иҗтимагый-сәяси хәлгә, хәзерге Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Тамбов, Әстерхан һәм башка төбәкләрдәге татарларның икътисади, мәдәни һәм мәгариф тормышына, милли һәм дини мәсьәләләренә кагыла. Әлеге мәкаләдә «Сабанчы» газетасында басылган реклама текстларына анализ ясала. Автор реклама текстларының теленә игътибар итә, шулай ук башка үзенчәлекләр дә искә алына.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Похожие темы научных работ по языкознанию и литературоведению , автор научной работы — Кадирова Энҗе Хәнәфи Кызы

iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

ADVERTISING PUBLICATIONS IN THE NEWSPAPER “SABANCHY” (1922-1928)

The texts of the newspaper “Sabanchy” (“Plowman”) touch on the socio-political situation in the world, in the country, in the republic, the economic, cultural and educational life of the region, national and religious issues of the Tatars who lived on the territory of the present Nizhny Novgorod, Penza, Samara, Saratov, Tambov, Astrakhan and other regions. The author of this article is attracted by advertising messages published in the newspaper “Sabanchi”. Some linguistic features of advertising texts are investigated, attention is also paid to non-linguistic characteristics.

Текст научной работы на тему ««САБАНЧЫ» ГАЗЕТАСЫНДА БАСЫЛГАН РЕКЛАМА ТЕКСТЛАРЫ (1922-1928 ЕЛЛАР)»

УДК [070:94(47)] (1922/1928)

ЭХ. Кадирова

«Сабанчы» газетасында басылган реклама текстлары (1922-1928 еллар)

«Сабанчы» газетасы текстлары деньядагы, илдэге, Автономияле Татар Со-циалистик Совет Республикасындагы ижтимагый-сэяси хэлгэ, хэзерге ТYбэн Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Тамбов, Эстерхан hэм башка тебэклэрдэге татар-ларнын икътисади, мэдэни Ь1эм мэгариф тормышына, милли hэм дини мэсьэлэлэренэ кагыла. Элеге мэкалэдэ «Сабанчы» газетасында басылган реклама текстларына анализ ясала. Автор реклама текстларыныц теленэ игътибар итэ, шулай ук башка Yзенчэлеклэр дэ искэ алына.

Ачкыч сузлэр: «Сабанчы» газетасы, татар теле, Пенза шэЬ1эре, реклама, кре-стьяннар.

XX гасыр башында Россиянец терле шэЬэрлэрендэ татар телендэ га-зета-журналлар басыла башлый. 1922-1928 елларда Пенза шэЬэрендэ татар телендэ «Сабанчы» («Пахарь») газетасы чыга, редакторы - Индрис Агишев. Ул - атнага бер тапкыр басылган крестьян газетасы. Газета татар телендэ нэшер ителэ. Ул бугенге Тубэн Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Тамбов, Эстерхан Ьэм башка елкэлэрдэ яшэгэн татар халкы ечен чыгары-ла.

1922-1928 елларда чыккан «Сабанчы» газетасыныц Казан федераль университетыныц Н.Лобачевский исемендэге фэнни китапханэсендэ сакланган номерлары тикшеренунец чыганаклары булып тора.

«Сабанчы» газетасы текстлары деньядагы, илдэге, Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасындагы и^тимагый-сэяси хэлгэ, ни-гездэ, югарыда саналган тебэклэрдэге татарларныц икътисади, мэдэни Ьэм мэгариф тормышына, милли Ьэм дини мэсьэлэлэренэ кагыла. Газетада мэгълумат «Чит иллэрдэ», «Партия тормышы», «Авыл ху^алыгы хэбэрлэре», «Авыл ху^алыгы эшлэре», «Авыллар гизэм», «Хатын-кызлар», «Балалар почмагы», «Сэудэ», «Уку-агарту эшлэре», «Суд эшлэре» кебек рубрикаларда басыла. Газета текстлары мэкалэ, очерк, репортаж, фельетон Ьэм башка жанрларда урын ала. Купчелек текстларда материал кыска бирелэ Ьэм гади тел белэн языла.

Мэсэлэн, газетаныц бер номерындагы (1928 ел, 29 февраль) мэкалэлэр исемнэренэ Ьэм авторларына гына куз салыйк. 1 нче биттэ «Чит иллэрдэ» рубрикасында - «Бергэлек кеч белэн яца тормыш тезугэ (8 нче март кененэ карата)», «Авыл кызларына киц юл бирегез!» (авт. Ш.Еналиев), «Капиталистларга каршы крестьян хатын-кызлары да керэшэлэр», «Совет хекумэте тынычлык юлында керэшэ», «Англия капи-талистларына каршы керэш кечэя», 2 нче биттэ «Авыл ху^алыгы эшлэре» рубрикасында - «Кумэклэшеп эш иту файдалырак», «Кетугэ яхшы нэсел-

ле Yгезлэр ^ибэрергэ кирэк» (авт. Игенче), «Техника Yсемлеклэре чэчегез», «КYчеп утыру турында CY3 кузгату кирэк» (авт. Э.Камаев), «Крестьян ху^алыгын ныгыту займы ничек тарала?» (авт.: Авыл кешесе, Э.Вэлиуллин, Апуш, З.Ш.), «Икмэк хэзерлэY» (авт.: Катнашучы, Х.Бикбаев, К.М.), «Авылларда самооблажение» (авт.: З.Ш., Г.Тутай), 3 нче биттэ - «Партия, комсомол членнарына hэм мэгариф эшчелэренэ» (авт.: Губерна яцалиф вакытлы советыныц председателе Г.Хаеров, секретаре Х.Биктаев), «Без дэ еешэбез» (авт. Энвэр), «Вакытсыз hэм бердэн кYп ашап эчY кеше ечен бик зарарлы нэрсэ» (авт. Х.Далатказин), «"Са-банчы"ны уртак гэзит итY кирэк» (авт. Фазлый Уразаев), «К- пожар комсомол ячейкасы» (авт. М.Хэкимов), э 4 нче биттэ «Хэбэрчелэр кицэшмэсенэ хэзерлэнегез» (Г.Ахунов), «Гэзит таратуны кечэйтик», «Квас бэлэсе» (авт.: КYPYче, Авыл малае), «Кайда нилэр булган» (авт. Диян Фэтхи), «Эшчелэр арасында» (авт.: Шахтер, Э.Гафиятуллин), «Яшь ана» (авт. Г.Гариф), «Ил кызына» (авт. Х.Шабанов), «Авыллар гизэм» (авт. Сэлим бабай) кб. мэкалэлэре урын ала (Сабанчы, 1928, 29 февраль). Ми-саллардан кYренгэнчэ, текстлар терле рубрикаларда, терле темаларны як-тырталар.

«Сабанчы» газетасыныц hэр номерында диярлек элеге газетага реклама китерелэ. Ул терле сыйфатта бирелэ. Мэсэлэн, «"Сабанчы'ныц отыш уенында катнашасыц килсэ - март аенда гэзиткэ языл» исеме белэн тYбэндэге текст китерелэ: «Апрель башында "Сабанчы'ныц отыш уены була, отышка 50лэп авыл ху^алыгы эйберлэре куелып, аларныц зурысы -иц яца ысулда эшлэнгэн тимер сабан; моннан башка урак, чалгы hэм Yлэн орлыклары кебек эйберлэр уйналыр. Отышка "Сабанчы"ныц 6 айлык hэм бер еллык подписчиклары катнашып, бер еллыклары ике номер белэн, 6 айлыклары бер номер белэн катнашырлар» (Шунда ук).

Тагын бер мисал: «Син "Сабанчы"га язылдыцмы эле? Язылмасац, язылырга ашык! "Сабанчы"га язылу хаклары: бер айга 20 тиен, еч айга 50 тиен, алты айга 1 сум, бер елга 2 сум» (Сабанчы, 1924, 3 май).

Газетада шулай ук башка газета-журналларга, мэсэлэн, «Игенчелэр» (МэскэY), «Коммунист» (Екатеринбург), «Эшче» (МэскэY) газеталарына язылырга ендэгэн рекламалар да бар.

«Сабанчы»ныц аерым номерларында плакат формасында газета укырга чакырган ендэYлэр урын ала: «Гэзит укымаган кеше артка кала бара. Тормышдан калырга телэмэсэц, гэзит укы» (Сабанчы, 1924, 12 сентябрь), яки «Партия hэм комсомол ячейкалары! Кезге подписка кампани-ясенэ хэзерлэнеб, авылларда мемкин кадэр ^брэк гэзит таратырга ты-рышыгыз. Гэзитсез Yзегезнец эшегез дэ кицэймэс» (Сабанчы, 1926, 10 август).

Шундый ук плакатларныц башка эчтэлеклелэре дэ, мэсэлэн, орлык, авыл ху^алыгы машиналары турындагылары бар: «"Ни чэчсэц, шуны урырсыц" дилэр. Бу CYЗлэрне, "орлыгыцны тазартыб чэчсэц, урожайны ^б алырсыц" диб ацларга кирэк» (Сабанчы, 1924, 23 март).

Элеге газетада авыл ху^алыгы машиналары, кораллар, орлыклар тэкъдим иткэн рекламалар кYпчелекне тэшкил итэ. Алар - «Пензаторг», «Пенза авыл ху^алыгы склады», «Пензолес», «Пензенский Губсельсоюз» кб. оешмалар рекламалары. «Пензаторг» оешмасыныц рекламалары кYпчелекне тэшкил итэ. Мэсэлэн, «Крестьян халкы белэн якынаю ечен талчокта бетонный корпуста Y3 отделениесен ачып, мануфактур, аяк ки-емнэре, ^н hэм тимер товарлар, посуда hэм аннан башка хозяйствога кирэк ^п терле эйберлэр белэн сэYДЭ итэргэ кереште».

Реклама бирYчелэр хэбэр итэ торган типтагы белдерYлэр схемасын кулланалар, ягъни игълан эйберне кайда, кайчан, кYпмегэ сатып алырга мемкин кебек сорауларга ^авап бирэ. КYпчелек рекламалар аерым рамка-лар эчендэ бирелэ, шрифтларны терлэндереп, аерым бизэклэр белэн тулы-ландырып китерелэ. Рекламаларда еш кына кибетнец барлык ассортименты, аларныц бэялэре кYрсэтелэ, рекламалана торган товарныц яки хезмэтлэрнец уцай сыйфатлары тасвирлана, ахырда хезмэт кYрсэтYче оешманыц адресы китерелэ.

Татар басмаларында еш кына кыска, тегэл мэгьлYмат бирY ечен, игъланнар очрый. Аларда беренче юлга игълан яки белдерY дип языла hэм текст китерелэ. Мэсэлэн, ул елларда Пензада «Тукай» клубында татарча спектакльлэр куела. Алар турында мэгьлYмат газетада «Тукай» клубында исеме белэн hэрдаим чыгып килэ: «"Тукай" клубында ^эйге сезон ахыры-на мэшhYP "Галиябану" пьесасыныц мехэррире Мирхэйдэр ибдэш Фэйзинец ДYрт пэрдэлек "Кызганыч" исемендэге драмасы сентябрь 16нда куелачак» (Сабанчы, 1923, 2 сентябрь). Шул ук вакытта белдерYнец кYлэмлелэре дэ очрый: «Татарча спектакль 29 нчы май, дYшэмбе кен кич сэгать 8дэ "Тукай" клубында Пенза татар сэхнэсендэ куелмаган "блешсе-злэр" исемендэ ДYрт пэрдэлек драма уйнала. Уйнаучылар арасында моца кадэр Пензада уйнамаган артистлар да булыб, барысы 11 кеше иштиракь итэ. Эспиктакль кенне клубка электричество кертелэ. Буфит да булачак. Билитлар театр кенне клубда сатыла. Клубныц адресы: Ярмарочный плошчад, 3. "Тукай" идарэсе» (Сабанчы, 1924, 15 май). Татарлар арасында Галим^ан Ибраhимовныц 20 еллык хезмэтен олылап, чаралар Yткэрэлэр: «Якшэмбе кен март 18ндэ кич сэгать 6 да Рабпрос клубы[нда] Галим^ан Ибраhимовныц 20 еллык хезмэтен олуглау кичэсе уздырыла. Докладлар-дан соц спектакль hэм концерт бYлеге булыр. Кичэгэ Пензадагы барлык татар эшчелэре, совет хезмэткэрлэре hэм укучылар чакырылалар» (Сабанчы, 1927, 9 март).

БелдерYлэр башка темаларга да урын ала. Мэсэлэн, Пенза губернасы Бедный Демьян (элекке Ыспас) еязе башкарма комитеты белдерэ: «1926/1927 нче уку елы ечен беренче баскыч авыл мэктэблэрендэ ыштат-лы урынга 12 татар укытучысы кирэк. ЭшлэY шартлары hэм хезмэт хакы мэгариф халык комиссариатыныц мэгариф эшчелэре союзы белэн ясалган генеральный договоры буенча булыр. Бу урынларга керергэ телэгэн ке-шелэр тYбэндэ кYрсэтелгэн документларны, я документ копиялэрен

кушыб, еяз мэгариф булегенэ заявления бирергэ тиешлэр: белем, кубме хезмэт иту, нинди арадан чыгу, семья Ьэм милек хэле Ьэм башка ^ирлэрдэ ничек эшлэу турында (отзыф, характеристикалар) документлар кирэк. За-явлениялэр 1926 нчы елныц 10 нчы сентябреннэн соцланмый бирелергэ тиеш. Бедный еяз башкарма комитеты» (Сабанчы, 1926, 10 август).

Шулай ук, клиентка тулы мэгълумат бирелэ торган крестьяннар йор-ты рекламасы да кызыклы Ьэм оригиналь: «Крестьян ибдэшлэр, рэхим итегез. Ленин исемендэге губерна крестьян йортында бик уцайлы Ьэм ар-зан убчижития ачылды. Бу убчижития белэн беренче учеретда Пензага терле эшлэр белэн килгэн крестьянлар файдаланалар». Рекламада шуннан соц тору хакы курсэтелэ: «Ятар ечен мендэр - юрганлары булган аерым номерныц суткалык (бер тэулеккэ) хакы: крестьянларга - 60 тиен, кооператив упалнамученныйларына Ьэм еяз совет эшчелэренэ - 2 сум 50 тиен, частный кешелэргэ - 3 сум. Убчижитиядэ мендэр - юрганлары белэн бер карават суткасына бирелэ: крестьянларга - 30 тиенгэ, кооперативв упалнамученныйларына, еяз Ьэм волость эшчелэренэ - 1 сумга». Шулай ук естэмэ шартлар турында мэгълумат китерелэ: «Убчижитиядэ парикмахерски бар. Кырыну, чэч алу ечен крестьянлардан 5 тиен генэ алына. Крестьян йортында ачыла: библиатека - читальня (кыйраэтханэ), лекция-докладлар залы, крестьян клубы, чайный-сталовый Ьэм авыл ху^алыгы машина - коралларын Ьэм орлыклар сата торган ысклад. Ьэрнэрсэ чиста, очсыз, яхшы» (Шунда ук). Мисалда халыкка хезмэт курсэтуне рекламалау да чагыла.

Мондый белдерулэр еш кына оригиналь башисемнэр, яки, югарыда китерелгэн урнэктэ курсэтелгэнчэ, эдэплелекнец этикет формалары белэн ^анлана. Реклама белдерулэрендэ теп экспрессия чарасы булып шрифтларны узгэртеп кору, рэсемнэр, иллюстрациялэр урнаштыру Ьэм башкалар тора.

Реклама белдерулэреннэн тыш, газетада татар реклама биручелэре реклама мэкалэлэре дэ куллана. Мэсэлэн, газетада Пенза педагогия техни-кумына кабул иту комиссиясе зур кулэмле мэкалэ бастыра (Сабанчы, 1922, 24 август). Бу очракта рекламалана торган объект файдасына купсанлы дэлиллэр китеру мемкинлеге бар. Газетада реклама мэкалэсе урнэклэре аз, моны реклама текстыныц кыска Ьэм ачык булуы белэн ацла-тырга мемкин.

Рекламаларда кулланылган лексика, нигездэ, шул чор эдэби теленец лексикасын чагылдыра. Мэгариф хезмэте белэн бэйле (язылу (подписка), яртыеллык (полугодие), гэзит (газета), журнал, подписка, язылу кампания-се, вакыйга, мэгълумат), саклык кассалары белэн бэйле (займ, кредит, процент, отыш, аблигация), киемнэр Ьэм аксессуарлар, аяк киемнэре ата-малары (кунитек, хром, фабричный, спиртавой табанлы, мануфактур, кал-фак, белэзек, кукрэкчэ, бети, чэчкапчык, бурек, кун), тормыш-кенкуреш лексикасы (посуда, мендэр, юрган, карават), корал исемнэре (ике сашник-лы еч ат ^игэ торган сабан, сеялка, чалгы, урак, тимер, балта, сэнэк,

керэк, чилэк), Yсемлек атамалары (кишер, чегендер, тимофеевка, люцерна, кэпестэ).

Рекламаларда рус теленнэн кергэн CYЗлэр hэм гыйбарэлэр кYп очрый: ыштатлы 'штаттагы', заявления (заявление) 'гариза', отзыф 'отзыв', пучты 'почта', ыскидка (скидка) 'ташлама', ысклад 'склад', ыстанса 'станция', листофка 'листовка', каталук 'каталог', падрубность 'нечкэлек', ысмита (смета) 'смета', охотник 'аучы', убчижития 'общежитие' h.б. Шулай ук диалектизмнар, гади сейлэм CYЗлэре hэм формалары да кYЗЭтелэ: милчэ 'тегермэн', милчэ ташы 'тегермэн ташы', кэпестэ 'кэбестэ'. «Товарныц тере ^б», «Бездэн тYбэн хак кайда да юк», «Арзан хак белэн алынган яца партия товарлар да кетелэ», «Хаклары тешерелде» кебек гыйбарэлэр ре-кламаларда еш очрый.

«Сабанчы» газетасында урын алган реклама текстлары, беренчедэн, шул чорда сатуга тэкьдим ителгэн товарларны, татарлар арасында оешты-рылган чараларны, актуаль и^тимагый-социаль мэсьэлэлэрне кYЗЭтергэ мемкинлек бирэ. Газетада коммерция hэм социаль характердагы реклама текстлары урнаштырылган. Рекламаларныц ешлыгы газета басылган терле елларга карап аерыла. Игьлан, белдерY, рекламалар 1924-1926 еллардагы номерларда кYбрэк очрый.

Чыганаклар hэм эдэбият

1922. 24 август.

1923. 2 сентябрь.

1924. 23 март. 1924. 3 май. 1924. 15 май. 1924. 12 сентябрь.

1926. 10 август.

1927. 9 март.

1928. 29 февраль.

Э.Х. Кадирова

Рекламные публикации в газете «Сабанчы» (1922-1928 гг.)

Тексты газеты «Сабанчы» («Пахарь») затрагивают общественно-политическую ситуацию в мире, в стране, в республике, экономическую, культурную и образовательную жизнь данного региона, национальные и религиозные вопросы татар, проживавших на территории нынешних Нижегородской, Пензенской, Самарской, Саратовской, Тамбовской, Астраханской и других областей. Автора данной статьи привлекают рекламные сообщения, опубликованные в газете «Са-

1. Сабанчы.

2. Сабанчы.

3. Сабанчы.

4. Сабанчы.

5. Сабанчы.

6. Сабанчы.

7. Сабанчы.

8. Сабанчы.

9. Сабанчы.

банчы». Исследуются некоторые языковые особенности рекламных текстов, внимание уделяется и неязыковым характеристикам.

Ключевые слова: газета «Сабанчы» («Пахарь»), татарский язык, город Пенза, реклама, крестьяне.

E.Kh. Kadirova

Advertising publications in the newspaper "Sabanchy" (1922-1928)

The texts of the newspaper "Sabanchy" ("Plowman") touch on the socio-political situation in the world, in the country, in the republic, the economic, cultural and educational life of the region, national and religious issues of the Tatars who lived on the territory of the present Nizhny Novgorod, Penza, Samara, Saratov, Tambov, Astrakhan and other regions. The author of this article is attracted by advertising messages published in the newspaper "Sabanchi". Some linguistic features of advertising texts are investigated, attention is also paid to non-linguistic characteristics.

Keywords: newspaper "Sabanchy" ("Plowman"), Tatar language, Penza city, advertising, peasants.

Информация об авторе:

Кадирова Энзе Ханафиевна - кандидат филологических наук, доцент, старший научный сотрудник отдела общей лингвистики Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ (г. Казань, Российская Федерация); e-mail: enge@inbox.ru

Кадирова Энж;е Хэнэфи кызы - филология фэннэре кандидаты, доцент, ТР ФА Г. ИбраЪимов исемендэге Тел, эдэбият hэм сэнгать институтыньщ гомуми лингвистика бYлеге елкэн фэнни хезмэткэре (Казан шэhэре, Россия Федерациясе).

Kadirova Enze Kh. - Candidate of Philological Sciences, Associate Professor, Senior Scientific Researcher of the Department of General Linguistics of the Institute of Language, Literature and Art named after G. Ibragimov of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan (Kazan, Russian Federation).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.