Научная статья на тему 'МөГАЛЛИМ ГАРИФ БОГДАНОВ'

МөГАЛЛИМ ГАРИФ БОГДАНОВ Текст научной статьи по специальности «Философия, этика, религиоведение»

CC BY
35
10
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
Г. БОГДАНОВ / ПЕДАГОГИЧЕСКАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ / МЕТОДИСТ / РУССКО-ТАТАРСКАЯ ШКОЛА / УЧЕБНИК / ЛИТЕРАТУРНЫЙ ПЕРЕВОД / G. BOGDANOV / PEDAGOGICAL ACTIVITY / METHODOLOGIST / RUSSIAN-TATAR SCHOOL / TEXTBOOK / LITERARY TRANSLATION

Аннотация научной статьи по философии, этике, религиоведению, автор научной работы — Муртазина Л.

Рассматривается жизнь и научно-педагогическая деятельность известного татарского педагога, автора учебников по математике и биологии Гарифа Богданова. Анализируются его учебные и методические пособия, освещаются малоизвестные страницы жизни педагога.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «МөГАЛЛИМ ГАРИФ БОГДАНОВ»

Гариф Богданов

Татар мэгарифе йолдызлыгында балкып торучы йолдызлар ара-сында узенец гомерен балалар укытуга Ьэм тэрбиялэугэ багышлаган, купсанлы дэреслеклэр язып бастырган Гариф Богданов та бар.

Татарлар арасында бик сирэк очрый торган Богданов фамилиясе кайдан ки-леп чыккан соц? Г. Богданов нэселе дэвамчыларын да бу сорау куптэн кы-зыксындыра. Заманында Гариф Богданов тезеп калдырган нэсел шэ^эрэсе аца беркадэр ^авап бирэ дэ кебек. Шэ^эрэнец башы борын заманнар-дан ук Богдановлар гаилэсендэ сакла-нып килгэн бер риваятькэ барып тота-ша. Элеге риваять буенча, икенче буын вэкиле Богдан (Багдан) атаклы тыл-

*

мач була. Ь. Атласиныц «Себер та-рихы»нда искэ алынган Богдан тыл-мач безнец ерак бабабыз тугелме икэн, дигэн ышану яши элеге нэселдэ. Богдановлар бу мэгълуматныц Гариф абый тезегэн шэ^эрэдэ дэ искэ алынуын эйтэлэр. Алар нэселлэрендэге соцрак буын вэкиле Богдан Мерсэлимовка исемне ерак бабасы хермэтенэ кушкан булулары мемкин дип саныйлар. Шу-лай ук фамилиянец Мехэммэтбэгъдэн исеменэ барып тоташу мемкинлеген дэ кире какмыйлар. Ничек кенэ булса да, Богдановларныц борынгы Ьэм затлы терки-татар нэселенэ каравы шиксез*.

* Богдановлар нэселенец килеп чыгышы турын-да Д. Гарифуллинныц «Роду Богдановых — 750 лет» дигэн мэкалэсендэ тэфсиллэп языла (кара: Гасырлар авазы - Эхо веков. - 2004. - № 1. - Б. 124-128).

---------------------------------<ш

Элеге сорауга ^ентеклэп ^авап бируне белгечлэргэ калдырыйк Ьэм максаты-бызга — мегаллим Гариф Богдановныц педагогик эшчэнлеген ачыклауга эйлэнеп кайтыйк.

Менэ шундый атаклы, мэртэбэле нэсел дэвамчысы булган Гариф 1889 елньщ 24 декабрендэ Казан губернасы Спас еязе (Татарстанныц хэзерге Алексеев районы) Зур Тигэнэле авылын-да Мехэммэтвагыйзь ахун гаилэсендэ деньяга килэ*. Гарифныц бабасы, ягъни Мехэммэтвагыйзьнец атасы да ахун бу-луы билгеле. Гариф башлангыч белем-не туган авылында ала, аннан соц этисе аны Казанга китерэ. 1897-1906 елларда Гариф «Мехэммэдия» мэдрэсэсендэ, 1906-1910 елларда Казан татар укыту-чылар мэктэбендэ укый1.

Укытучы таныклыгы алганнан соц, Уфа губернасы Златоуст еязе Нэсибаш авылында балаларга белем бирэ. 1911 елда Гариф Богдановныц туган авылы Зур Тигэнэледэ Рома-новлар династиясенец 300 еллы-гы уцаеннан рус-татар мэктэбе ачы-ла. Элеге мэктэпне оештыруда Гариф зур эш башкара. Авылдашлары Ьэм укучыларыныц истэлеклэре буенча, Гариф укыту эшенэ бик ^аваплы караган, укучыларга карата утэ талэпчэн бул-ган, бигрэк тэ балаларныц язуларына нык игътибар иткэн, аларны Ьэрвакыт тикшереп торган, матур, чиста Ьэм дерес язуларын талэп иткэн2. 1917 елда мэктэп ябылганнан соц, Гариф Казанга кученеп килэ.

Казан чоры Г. Богдановны чын мэгънэсендэ педагог итеп таныткан чор. Башта ул 18нче Ьэм укытучылар семинариясе каршындагы мэктэплэрдэ мегаллимлек итэ. 1918-1934 еллар-

да татар педтехникумында укыта3, бер ук вакытта узе дэ белем ала — читтэн торып Казан кенчыгыш педагогия институтыныц биология факультетын-да укый4. 1934-1935 елларда Богданов Казандагы 13нче мэктэптэ укыта. Нэкъ шул вакытта заманыныц явыз ^иллэре аца да килеп ирешэ.

«Красная Татария» газетасыныц

* Г. Богдановныц тэржемэи хэле, хезмэт эшчэнлеге ту-рындагы мэгълуматлар ТР МАныц Р-264 фондындагы

2 тасвирламадан (3, 27 эшлэр) Иэм педагогныц гаилэ

архивында сакланган документлардан алынды.

Мехэммэтвагыйзь ахун уллары Гариф Ьэм Харис белэн. 1897 ел.

1935 елныц 10 февраль санында «Укы-тучы ролендэ солтангалиевче» дигэн мэкалэ басылып чыга5. Автор В. Владимирский Казандагы 13нче татар мэктэбендэ биология укытучы Гариф Богдановны укучылар арасында контр-революцион эшчэнлек алып баруда га-епли. Мегаллим республикада татар теле, эдэбияты, татар мэктэбен кысу-лары турында сейлэудэ, татар телендэ эдэбият булмауны сылтау итеп, ураза-га каршы агитацион эш алып бармау-да гаеплэнэ. Шушы мэкалэ чыкканнан соц, 1935 елныц 13 февралендэ денья кургэн приказ нигезендэ, Г. Богданов биология укытуда сыйнфый дошман-чыл теориялэрне уздыручы чит элемент дип табыла Ьэм укыту эшчэнлегеннэн дэ, биология кабинетын ^итэклэу эшеннэн дэ читлэштерелэ. Лэкин озак-ламый бу гаеплэулэрнец хаксызлы-гы ачыклана. Гаилэ архивында сакланган, 1935 елныц 23 февраленэ караган бер белешмэдэ (аныц Ьэрбер документ-тан копия алып куя торган гадэте була) Гариф Богдановныц 1934 елныц 13

иб

ВРЕМЯ В СУДЬБАХ И ДОКУМЕНТАХ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012

Г. В. Богданов укучылары белен.

декабрендэ 13нче мектепке уразаныц зарары турында доклад сейлерге дип килуе, беренчесенде балалар ^ыелмау себепле, икенче юлы мэктэпнец укы-ту булеге гаебе белен ецгеменец ба-рып чыкмавы турындагы мегълумат сакланган. 1935 елньщ 30 июненде комиссия икенче тапкыр тикшеру уткере Ьем аныц нети^елере нигезенде Га-риф Богданов гаепсез дип табыла. Педагогныц барлык хокуклары кире торгызыла. Шул елныц 7 августын-да Г. Богдановны 13нче мектепке кире эшке алу, эштен ме^бури читлетелеп торылган вакыт ечен акча тулеу турын-дагы эш карала Ьем аны, елеге мектепте эшлеу ечен тиешле шартлар булмау-ны себеп итеп, Казанныц башка бер мектебене кучеру турындагы карар кабул ителе. Г. Богданов Медицина институты клиникасы каршындагы ике-еллык шефкать туташлары мектебене эшке урнаша Ьем биреде биология укы-тучысы булып эшли башлый. 1942 ел белен билгеленген бер белешмеде Богдановныц 1нче балалар поликлини-касы каршындагы шефкать туташлары мектебенде мегаллимлек итуе турында-гы мегълумат сакланган.

*

Хезмет кенегесендеге язуларга караганда, Гариф Богдановныц Казан педагогия училищесында кабул иту булеге ассистенты, уку-укыту булеге медире (1946-1954), медицина учи-лищесында татар теле укытучысы бу-лып эшлеве билгеле. Эмма ул кайсы елкеде гене хезмет куйса да, уз эшене намус белен караган. Хетта заманын-да Г. ИбраЬимов та Богдановныц эш алымнарына бея биреп, аны новатор-лыкта мактап яза6.

Г. Богданов — узеннен соц бай-так педагогик мирас калдырган шехес. Аныц куренекле галим Мехетдин Кор-бангалиев белен берлекте язган математика дереслеклере Ьем укыту-методик есбаплары, шулай ук олылар (ликбез мектеплере) ечен язган кулланма-сы7 узлеренец оригинальлеклере ягын-нан буген де кызыксыну уята, рус чы-ганакларына нигезленеп, фенни татар теленде язылган булулары, фенни терминогик аппаратныц эшленеше белен аерылып тора. Алар озак еллар девамында татар мектеплеренде кулла-нылып киле.

Бу дереслек Ьем кулланмаларныц деньяга килулере педагогныц егер-

М0ГАЛЛИМ ГАРИФ БОГДАНОВ 117

менче елларда бердэм имля Ьэм тер-миннар булдыру, шул нигездэ бердэм дэреслеклэр тезу буенча оештырыл-ган комиссиядэ эшлэве (1923-1929) белэн ацлатыла. Г. Богданов, М. Кор-бангалиев белэн берлектэ, риязият (математика) комиссиясенэ кертелэ. Шул чор ечен иц меЬим булган олылар-ны укырга-язарга ейрэту, аз укый-яза белучелэрнец белем Ьэм кунекмэлэрен, деньяга карашын кицэйтудэ Богданов тарафыннан язылган эсбапларныц роле дэ, Ьичшиксез, зур.

Шулай итеп, Г. Богданов узен яхшы эзерлекле методист буларак та-ныта. Аныц зурлар мэктэплэре ечен язылган дэреслеклэре шул заманныц талэплэренэ Ьэм дэулэт стандарт-ларына туры китереп, методик як-тан камил итеп, шул ук вакытта олы яшьтэге кешелэрнец психоло-гиясен, телэк-омтылышларын искэ алып язылган булулары белэн башка дэреслеклэрдэн аерылып тора. «Бе-раз укый-яза белуче зурлар ечен хи-сап дэреслеге»ндэ, мэсэлэн, бугенге мэктэп дэреслеклэреннэн аермалы бу-ларак, теп материал итеп Татарстан

Ьэм Россия авыл ху^алыгы, икътиса-дый ^эгърэфия, сэнгать елкэлэреннэн мэгълуматлар алынган. Бу дэреслек чиста математика дэреслеге генэ бу-лып калмыйча, башка бик куп тармак-лар буенча да шактый тулы белемнэр бирэ. Ченки аныц максаты — моцарчы белем алудан мэхрум калган, эмма илдэ барган хэллэр белэн кызыксыну-чы, куп нэрсэлэрдэн хэбэрдар, аларны «узенчэ» белгэн хэлдэ фэнни нигездэ ацларга телэуче кешелэр ечен махсус атап язылган. Бу эсбап татар мэгарифе тарихын ейрэнучелэрдэ буген дэ кы-зыксыну уята.

Математика елкэсендэ эшлэве — аныц фэнни-педагогик эшчэнлегендэге юнэлешлэрнец берсе генэ. 1930 елда биология белгечлеге буенча югары бе-лем алганнан соц, ул бетен тырыш-лыгын Ьэм кечен шул елкэгэ юнэлтэ, Ьэрберсе аерым бер темага багышлан-ган «Халык ху^алыгыныц биология нигезлэре» дигэн дэрес конспектла-ры циклын, «Табигатьтэн эш китабы»н язып бастыра8. Татар мэктэплэрендэ шу-лай ук Г. Богдановныц хайваннар тор-мышына багышланган, эдэбилэштереп

Богдановлар гаилэсе.

ВРЕМЯ В СУДЬБАХ И ДОКУМЕНТАХ

«ГАСЫРЛАР АВАЗЫ - ЭХО ВЕКОВ», № 3/4, 2012

язылган кечкенэ китапчыклары актив кулланылышта булуы билгеле9. Бу бас-маларда автор табигатьтэге терле ^ан иялэренец биологик узенчэлеклэре, аларныц яшэу Ьэм урчу шартлары, уз-узлэрен тотышлары турында сейли, аларны куз алдына китеру макса-ты белэн ^анлы итеп портретларын сурэтли. Тере табигатьтэ барган яшэу ечен керэш Ьэм бу керэштэ купчелек хайваннарныц кечсезлеген ачып салу аша балаларда тере ^ан иялэренэ карата миЬербанлылык, тубэнчелек хислэре тэрбиялэргэ ярдэм итэ. Г. Богданов бу тер китапларны тезегэндэ балаларныц белем дэрэ^эсен кутэруне генэ тугел, бэлки тэрбия бируне дэ максат итеп куйган. Щицел шома тел, нечкэ образ-лар белэн баетылган бу китапчыкларны буген дэ файдалану мемкинлеге бар. Эмма аларныц элегэ рус графикасына кучерелмэве киртэ булып тора.

Гариф Богданов, заманыныц

куп зыялы кешелэре кебек ук, узен эдэби и^атта да сынап карый, эдэби

тэр^емэлэр белэн шегыльлэнэ. Аныц А. Н. Островскийньщ «Бедность не порок», «Ху^а Ьэм приказчик», В. Ф. Рутковскийньщ «Ревнивый мужчина» (Кенче ир) комедиялэрен тэр^емэ итуе билгеле. Ул эсэрлэрне вакытында «Сэйэр» труппасы сэхнэгэ куйган10. Элбэттэ, бу эсэрлэрнец эдэби кыйммэте хакында сейлэуне максат итеп куймадык, фикерлэрнец терле булганлыгын гына эйтеп китэсе килэ11.

Гариф Богданов узе исэн ва-кытта зур исемнэр, булэклэр алу-га ирешмэгэн. Буген исэ аныц исеме галимнэргэ, татар мэгарифе белэн кы-зыксынучыларга яхшы таныш. Г. Богданов йэм аныц педагогик эшчэнлеге турындагы турындагы мэгълумат ТФА Ш. Мэр^ани исемендэге Тарих институты галимнэре тарафыннан тезелуче ике томлык «Татар педагогик фикере антологиясе»нэ кертелгэн. Аныц ту-рындагы материаллар республика мат-бугатында денья курэ. Мегаллимнец исеме Ьэм хезмэте онытылмый.

ИСКЭРМЭЛЭР:

1. Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг.: Сб. документов и материалов / Отв. сост. Л. В. Горохова. - Казань, 2005. - С. 241.

2. Шэйхетдинов Б. Г. Олы юлда — Олы Тиганале. - Казан, 2006. - Б. 172, 268.

3. ТР МА, Р-264 ф., 1 тасв., 1 а эш, 5 кгз. а. я.; 2 тасв., 3 эш, 3 кгз.

4. Шунда ук, 2 тасв., 27 эш, 1-2 кгз.

5. Владимирский В. Султангалеевец в роли преподавателя // Красная Татария. - 1935. - 10 февраля.

6. ИбраЬимов Г. Сайланма всврлвр. - Казан, 1978. - 5 т. - 280 б.

7. Корбангалиев М., Богданов Г. Риязият двреслеклвре. 1 баскыч мвктвплвре ечен. - Казан, 1924. - 1 кис. - 140 б.; 2 кис. - 87 б.; 3 кис. - 95 б.; 4 кис. - 108 б.; Шулар ук. Математика двреслвре. - Казан, 1929. - 1 кис. - 171 б.; 2 кис. - 124 б.; 3 кис. - 120 б.; 4 кис. - 140 б.; Шулар ук. Бераз укый-яза белуче зурлар ечен хисап двреслеге. - Казан, 1926. - 132 б.

8. Богданов Г. Халык худалыгыныц биология нигезлэре. - Казан, 1931. - 23нче дэрес. - 30 б.; 26нче дэрес. - 40 б.; Богданов Г., Фэйзуллин С. Табигатьтэн эш китабы. Колхоз яшьлэре мвктвплвренец II уку елы ечен. - Казан, 1931. - 221 б.

9. Богданов Г. Кыр тычканы, сусар, бурсык (Балалар эдэбияты. Табигать булеге). - Казан, 1926. -20 б.; Шул ук. Кыр урдэге, кыр тавыгы (Балалар вдвбияты. Табигать булеге). - Казан, 1926. - 16 б.; Шул ук. Унике кыз: (Коцгызлар тормышыннан). - Казан, 1926. - 18 б.

10. Эмирхан Ф. Эсврлвр. - Казан, 1989. - 3 т. - Б. 181, 473-474.

11. Шунда ук. - Б. 181; Тукай Г. Татарча театр: Эсврлвр. - Казан, 1985. - 4 т. - 100 б.

Фотолар Богдановлар гаилэсе архивыннан.

Лэлэ Мортазина,

педагогика фэннэре кандидаты

МЄГАЛЛИМ ГАРИФ БОГДАНОВ 119

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.