Научная статья на тему 'УРТА ГАСЫРЛАРДАГЫ ТАТАР ГАИЛәСЕ ТАРИХЫНА БЕР СәХИФә'

УРТА ГАСЫРЛАРДАГЫ ТАТАР ГАИЛәСЕ ТАРИХЫНА БЕР СәХИФә Текст научной статьи по специальности «История и археология»

CC BY
72
16
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
КУЛЪЯЗМА / ТАТАР ГАИЛәСЕ / ТАТАР ХАНЛЫКЛАРЫ / УРТА ГАСЫРЛАР / MANUSCRIPT / TATAR FAMILY / TATAR KHANATES / MIDDLE AGES

Аннотация научной статьи по истории и археологии, автор научной работы — Akhmetzyanov Marsel Ibragimovich

In the article the question of established rules of making families among the Tatars, based on the manuscript of the XVIII century is considered

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

Текст научной работы на тему «УРТА ГАСЫРЛАРДАГЫ ТАТАР ГАИЛәСЕ ТАРИХЫНА БЕР СәХИФә»

Наследие

УДК 801.73(093)"653"

Урта гасырлардагы татар гаилэсе тарихына бер сэхифэ

Марсель Эхмэтщанов

(Татарстан фэннэр академиясенец

Галимщн Ибраhимов исемендзге Тел, эдэбият

hэм сэнгать институты)

Ацлатма: Мэкалэдэ XVIII нче гасырдагы кулъязма кYчермэсе нигезендэ урта гасырлардагы татар гаилэсенен бер тарихи сэхифэсе ачыклана.

Ачкыч сузлэр: кулъязма, татар гаилэсе, татар ханлыклары, урта гасырлар.

Татар археографиясе елкэсендэге эзлэнулэр беренче чиратта урта гасырлар эдэбиятыбызга кагылышлы дистэлэрчэ эдэби мирасыбыз урнэклэре ачылуга китерде. Татар эдэбиятыньщ урта гасырлардан калган билгесез сэхифэлэре табылып, язма мирасыбызньщ хэзинэлэре нык тулыланды.

Археографик эзлэнулэр шулай ук фэлсэфэ, тарих, генеалогия, филология юнэлешендэге билгесез борынгы чыганак-ларыбыз барлыгын да исбат итте.

Шундый эзлэнулэрнец нэти^эсендэ тарихи хокук темасына кагылышлы документлар да табыла бара. Шундый бер кызыклы документньщ татар ханлыкларында гаилэ структурасын hэм аньщ

яшэY рэвешен ачыклаган бер XVIII нче гасырдагы кулъязма кYчермэсе белэн танышуны кYЗ алдында тотып, шушы мэкалэне яздык.

Табылган кулъязма бер фрагмент кына, анда 10 кэгазь битенэ икешэр яклап тэгьлик ысулында татар телендэ текст язылган, тышлыгы, баш hэм ахыр битлэре югалган. Моннан тыш кулъязма бик кадерсез хэллэргэ тешеп керлэнгэн, хэтта ки бер битнец бер ягындагы язылган текстны танып укырлык та тYгел.

Кульязманыц зурлыгы 11x17,3 см., текст Yлчэме 8х11 см. Кэгазе калын гына, Русиядэ эшлэнгэн кэгазьлэрдэн ясалган. Битлэрдэ эре хэрефлэр белэн кустодлар язылган. Язмалар коц-гырт тестэ, имэн каерысыннан ясалган карада, тэгьликь ысу-лындагы татар язуында тэртип ителгэн. Ьэр биттэ 11 яки 10 юл язу тешерелгэн. Текст татар телендэ, кайбер борынгы CYЗлэр очрый. Мэсэлэн: кэнизэк - кол кызы, углан кыз, углан угыл, тYPTYнче, тугьгьан ^б.

Кульязмада гаилэ кору hэм гаилэ ^имерелгэн очраклардагы рехсэт ителгэн hэм тыелган йола пунктлары китерелеп, алар тасвирланып бирелэ.

Мондагы сакланган ике бYлек тэ тулы тYгел, беренчесендэ гаилэ корганда кемнэргэ ейлэнергэ ярый, кемнэргэ ярамый темасына багышланган сэхифэлэр кульязманыц 1а-3б. битлэ-ренэчэ бэйян ителэлэр. Аныц тематикасы 24-38 бYлекчэлэргэ бYленгэн. № 24нец башы юк.

I текст. Йегеткэ ейлэнергэ ярамаган кызларныц кардэшлек тэртибе.

«[Йегерме вченче]: Анасыныц ана бер, ата башка - атасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме тYртYнче: Олуг анасыныйц ана бер, ата башка -атасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме бишенче: Ата-ана бер - ана берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме алтынчы: Ата бер, ана башка - анасы берлэ туган карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме йитенче: Ана бер, ата башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме сигезенче: Атасыньщ ата-ана бер - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Йегерме тукызынчы: Атасыныц ата бер, ана башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утызынчы: Атасыныц ана бер, ата башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз беренче: Анасыныц ата-ана бер - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз икенче: Анасыныц ата бер, ана башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз еченче: Анасыныц ана бер, ата башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз туртунче: Олуг атасыйныц ата-ана бер - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз бишенче: Олуг атасыйныц ата бер, ана башка - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз алтынчы: Олуг атасыныйц ана бер, ата башка - атасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз йитинче: Олуг анасыныйц ата-ана бер - анасы берлэ туган кыз карыйндэшене алмак булмаз.

Утыз сигезенче: Олуг анасыныйц...»

Бетте.

II текст

«Ата булмак....... ул углан кыз булса, ул хатынныц иригэ

хэрам булур. Угыл булса, ул хатын ул угыл хэрам булыр.

Ул угылныц углы-кызы, йэнэ ул хатынга, ул хатынныц иринэ хэрам булыр.

Эгэр углан угыл булса, аныц хатыны хэрамдер. Ул сет имезгэн хатын иригэ, эгэр кыз булса ири аныц хэрамдур. Сет имезгэнгэ мондаг эймешлэр: имгэннец имезгэнгэ узи хэрам, имузгэннец имгэнгэ килмийэ хэрам.

Баб. Файда

Пелгил вэ агяh булгыйл, кем гадэт тотмак хатынларга фарыздыр. «Корьэн» айэте берлэ, вэ барча сэхабэлэр вэ голамэлэр фэтвасе берлэ кауля [Тэгаля вэ ля тэгъзиму гакыйдэи эл-никах хаты пилагел-китаб э^лэ вэ эгьлэму иннэ-и АллаИу йагалим мафи энфэскем фахзэрдэ] бу эшниц терки мэгьнэйэ

мондаг булуб булгай, вэ Аллаhу эгьлям. Касд кыйлмацызлар Yзгэ иргэ никахланыйб вэ хатынлыкга бармакга. ЭYвэлге ирецезнец гадэте тумагунча. Йэгьни гадэтецез тэмам кичкYнчэ «Белецезлэр тэхкыйк Аллаhу Тэгаля сезлэрниц кYЦЛYЦездэгени, терлYк фикер-лэрецезне билгYчидYP, сакламацызлар вэ куркуцызлар Аллаhу Тэгалянец газабындин. Эгэр хатун гадэт эчендэ иргэ барса, вэ [ир] такы ул хатунны алса, эгэр хэлал кYрсэлэр - кяфер булурлар.

Эгэр хэрам тиб белиб, нэфсени кайтмаса, фаслы фащир (азгын ир. - М.Э.) булур. Газаб вэ гакубэтга (азакта, соцыннан. -М.Э.) местэхикь (хаклы. - М.Э.) булур, ляземдер (тиештер, кирэктер. - М.Э.). Мефти, вэ казый, вэ барча меселманларга монларный бери бериндин ^еда (аеру. - М.Э.) кыйлгайлар вэ тэгьзир (^эзага тартканнар. - М.Э.) оргайлар. Катыйгь ормак оргай. Эгэр ул хатынныйц ире Yлсэ, йа талак кыйлса, кирэк бер талак, кирэк ике талак, кирэк еч талак булсун, аныц гадэти йекене салмак берлэ тэмам булур. Кирэк шул кен укь йекени туармусыйны, кирэк бер йыл, кирэк ике йылгача тешермэсине, гадэти аныйц йекене тешYрмэк берлэ тэмам булур. Эгэр хатынны хыйз (кYремле. - М.Э.) хэлдэ талак кыйлса, ул хыйздин арынганны еч хыйзыныц беригэ хисаб кыйлмагай. Пел кем андин башка йэнэ еч хыйз гадэт тотмак кирэк булур.

Алтынчы. Ул хатынлар кем кэнизэклэр булгайлар, hэнYЗ азад булмаган булгайлар. Ху^асы анларны иригэ бирсэ, эгэр ире Yлсэ, ацар ике ай да биш кен гадэт тотмак лязем килYр. Аныц ечYн анларныц гадэте азад хатынныйц йарымыдыр. Эгэр кэнизэкниц ире талак кыйлса, эгэр ул кэнизэк нарасида булса, кYрмэгэн булса аныц гадэте бер такы йарыйм айдур. Азад нарасидэлэрнец йарумига каршы торур. Эгэр кайгылыкдан хыйз киселгэн булса hэм шул хекем укдур. Эгэр кэнизэкниц йегет вакыты булса, ире аны кылса, гадэте аныц ике хыйздыр. Аныц ечYн кем хыйзны бер ай [тамигь] йарыймга хисаб кыйлмак булмаздур. Хисаб хата булур. Начар зарурда hэм ике айга гадэт тотмак лязем килYP, йэгьни ике хыйз булур. Гадэте тэмам булур, бери йарымлы hич хыйз булмаз.

Ушпу нидаг укдур. Эгэр кэнизэкне ху^асы рехсэте берлэ талак кыйлса, гэрчэ ху^асы еч талак кыйлгыйл дисэ, ике талакдин зийада (артык. - М.Э.) кыйла алмаз. Аныц ечYн кем азадларныйц зийадэ талак ечдYр. Монларга зарурдан ике булгай.

Аныц 64YH кем азад хатунларныйц йарымыдYр. Мондаг булса hsM ечне йарыймла мэшруг ирмэз (шэригать кушкан эш булмас. - М.Э.).

Иитинче. Ул хатунлар кем емми вэлэде булгайлар, йэгъни угълан анасы йагъни йэсир, ху^асындин угълан килтургэн булса, анларныйц гадэте ху^асындин. Эгэр ху^асы Yлсэ, Yлгэн заман азад булур. Эгэр емли вэлэде йегет вакытыдыр, ацар еч хыйз меддэт тотмак лязем килур. Безнец мэзhэблэрдэ эгэр карый вакытыдур - аца еч ай гадэт тотмак лязем килур, хуж;асы Yлгэн соц. Эгэр ху^асы емми вэлэдене азад кыйлса, Y3 терикли кендэ аца hэр гадэт ху^асындин, еч хыйз тотмак кирэк азадлар тик. Эгэр йекле булса йекендин фаригъ булгунча (котылганчы. -М.Э.) гадэт тоткай ляземдур.

Эгэр ху^асы азад кыйлмайын, иргэ бирсэ, азад була алмаз. Yзгэ йэсирлэр тик - йэсир булур. Ху^асындин кэнизэккэ hич гадэт килмэзлекен, емми вэлэде ху^асыйга хэрам булур ул ирниц никахында икэн. Эмма качан ул ир Yлсэ, йэхуд талак кыйлса гадэтлэре тэмам кичкэндин соц ху^асыйга борынгы тик хэлал булур. Эгэр йеге булса, йекне салганчы гадэте булыр.

Сигезенче. Ул хатынлар, кем анларга ирлэре сохбэт кыйлмаган хэлвэт (ялгыз. - М.Э.) сэхихэ (исэн. - М.Э.) булынмаган булгай. Ьэщз (хаман. - М.Э.) кYрешмэгэн булгайлар. Качан акларныйц ирлэре Yлсэ, гадэтлэре тYрт ай кендYP, нитэк кем илгэре бэйян вэ...! кыйлдук. Эгэр ире талак кыйлса, хэлвэт сэхихэ булынган булса хатунга гадэт лязем булыр. Иргэ кябин (туй. - М.Э.) хакы лязем булыр. Качан никах дерест булынган булса, иригэ йарыйм кябин лязем килYP, вэ хатынга нэрсэ гатьдин(?) килмэз. Ушбу барчасы, кем эйтелYP, никах дерест хэлал булган булса. Эгэр никах фасид (бозылган. -М.Э.) булса, [ацар hm китуцин...] сэхихэ (дерес. - М.Э.) булса hэм гадэт лязем булмаз. Та хакыйкать сохбэт булмаган булса ире хэс (эшэке. - М.Э.) булса, аныйц хекеме - йэнэ Yзгэ хатынлар хекемендэдур, - кем эйтде.

Тукызынчы. Ул хатынлар кем анлар ике гадэт тотмак ващиб (тиеш. - М.Э.) килYр. Ул мондаг булыр: хатын гадэт эчендэ икенче иргэ барса, араларыйнда сехбэт (иптэшлек. - М.Э.) тешсэ, анлар бер берендин ^еда (аеру. - М.Э.) кыйлгайлар. ^еда

кыйлгандин соц бу хатынга ике гадэт тотмак ващиб килур. Бер гадэт эувэлге ирендин, бер гадэт соцгы ириндин.

Имди бзнец галимнэр кашында Рэхмэту Аллаh фэтвэ улдыр, эгэр бер гадэт китмэсэ, икесендин hэм гадэт тэмам булмыш булыр. Мэсэлэн: эгэр ири талак кыйлса, вэ hэнYЗ гадэт эчендэ икэн, хыйз курмэгэн ирди, икенче иргэ барды. Икенче гадэтенэ лязем килYб имди ултургай, еч хыйзне йэнэ башдин тэмам кыйлгай. Ьэр ике гадэтдин качан еч хыйз кичсэ, hэр ике гадэт кичте. Эгэр ЭYвэлге ириндин бер хыйз утуб ирди, икенчи иргэ барды. Эч хыйз гадэт сакламакыйна лязем (тиеш. - М.Э.) булур. Соцгы ириндин имди онтыргай гадэт тоткай. Качан ике хыйз утсэ, эувэлге ирнец гадэте кичти, бу соцгы ириндин ике хыйз уткэн булган. Йэнэ бер хыйз калды. Качан бер хыйзинэ курсэ, соцгы ирниц гадэте эда (тулэу. -М.Э.) булды. Эмма эувэлге ике хыйздэ hичкемнец хэмеде (мактады. - М.Э.) йитмэс дур. Кем ул хатынны хатын...»

Искэрмэ: Икенче булектэ бер хатыныц иреннэн риза булмыйча икенче иргэ чыгу тэртибе тасвирлана. Бу процедура шактый озакка сузыла. Хатын беренче ире белэн торып аныц гадэтлэренэ ейрэнеп беткэч, аннан аерылганда артык суз булмасын ечен иренец ейрэнгэн гадэтлэрен онытып ... бетерергэ тиешлек ацлашыла.

СYЗлекчэ

олугъ анасы - дэу энисе карыйндэшене - туганын булмаз - булмас, ярамый олугъ атасыйныц - дэу этисенец

углан кыз - кыз бала углан угыл - ир бала хэрам - тыелган, шэригатькэ сыймый пелгил - белгел вэ - Иэм

агяИ - хэбэрдар булу сэхабэлэр - Мехэммэд пэйгамбернец ейрэнулэрен танып, аца шэкерт булган замандашлары мондаг - мондый

вэ АллаИу эглям - бер Аллага мэгълум

касд кыйлмацызлар -нэфсегезне сузмагыз эувэлге - беренче кичкунчэ - кичкэнче, беткэнче фаслы фажир - азгын гакубэтга - соцыннан, азакта местэхикъ - хаклы ляземдер - тиештер ^еда - аерылу вэ тэгъзир - жэзага тартылу оргайлар - сукканнар, бэргэннэр

йекене салмак - баласын

тудырмак

хыйз - курем

кэнизэклэр - кол, хезмэтче кызлар

нараси - сабый тамигь - нэфес ушпу - ушбу, бу зийадэ - артык зарурдан - хажэтдэн нидаг - ейдэY мэшругъ ирмэз - шэригать кушкан эш булмас йэсир - эсир емми вэлэде - тудыручы йегет вакыты - ^иткэн кыз вакыты

Текстлардагы тел узенчэлеклэре

Кульязмадагы текстта татар телендэге борынгы текстларда гына очрый торган графофонетик узенчэлеклэр кузэтелэ:

б>п>б

1. пелгил - эдэби: белгел; пел кем - бел кем; ушпу - ушбу.

д>т

2. тип - эдэби дип

-ый>-аг

3. мондаг - эдэби: мондый

-гыз, -гез> -цыз, -цез

4. кыйлмацызлар - кыйлмагызлар; ирецезнец - ирегезнец; гадэтецез - гадэтегез; куцлецездэгени - куцлегездэгене h.б.

-ай>а

5. оргайлар>оралар, сугалар;

булгайлар>булалар

6. йарымы>эдэби: яртысы

7. килтургэн>эдэби: китергэн

Автор турында белешмэ: Марсель Ибраhим улы Эхмэтжанов -филология фэннэре докторы, Татарстан фэннэр академиясенец Галим-ж;ан ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Иэм сэнгать институты (420111, Лобачевский урамы, 2/31, Казан, Россия).

меддэт - кирэкле вакыт

карый вакыт - картлык чоры

хэлвэт - ялгыз

Иэнуз - даими

кябин - туй

фасид - бозык

сэхихэ - дерес

хэс - эшэке

важиб - тиеш

онытыргай - онтылган

эда - TYЛЭY

хэмеде - мактауы.

A page from the history of making family rules among the Tatars in Middle Ages

Marsel Akhmetzyanov

(Galimzyan Ibragimov Institute of Language, Literature and Arts, Academy of Sciences of the Tatarstan Republic)

Abstract: In the article the question of established rules of making families among the Tatars, based on the manuscript of the XVIII century is considered.

Keywords: manuscript, Tatar family, Tatar Khanates, the Middle Ages.

About the author: Marsel Ibragimovich Akhmetzyanov - Dr. Sci. (Philology), Leading Researcher, Galimzyan Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, Academy of Sciences of the Tatarstan Republic (420111, Lobachevskiy str., 2/31, Kazan, Russia).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.