Научная статья на тему 'МИКРОТОПОНИМЫ-СОМАТИЗМЫ В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ: ОБЩЕТЮРКСКИЙ ПЛАСТ'

МИКРОТОПОНИМЫ-СОМАТИЗМЫ В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ: ОБЩЕТЮРКСКИЙ ПЛАСТ Текст научной статьи по специальности «Языкознание и литературоведение»

CC BY
149
11
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
Ключевые слова
СОМАТИЗМ / СОМАТИЧЕСКИЙ ТЕРМИН / СОМАТИК ТЕРМИН / МИКРОТОПОНИМ / ДИАЛЕКТ / ГОВОР / ДЕРИВАТ / ОБЩЕТЮРКСКИЙ ПЛАСТ / ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Аннотация научной статьи по языкознанию и литературоведению, автор научной работы — Сабитова Ильгамия Исламутдиновна

В статье рассматриваются микротопонимы татарского языка, образованные от соматических терминов, относящихся к общетюркскому пласту. В образовании микротопонимов участвуют такие как, баш ‘ голова’, каш ‘бровь’, борын ‘нос’, маңгай ‘лоб’, авыз ‘рот’, күкрәк ‘ грудь’, ияк ‘подбородок’, тамак ‘горло’, бит ‘лицо’, бил ‘поясница’, сырт ‘спина’, бугаз ‘горло’, култык ‘ подмышка’, кабырга ‘ребро’, карын ‘живот, желудок’, арка ‘спина’ и др. Все они, на данный момент, составляют общий лексический фонд современных тюркских языков. Продуктивными в образовании микротопонимов являются соматизмы авыз ‘рот’, баш ‘ голова’, бит ‘лицо’, бил ‘поясница’, каш ‘бровь’. В свою очередь, микротопоним тау ‘гора’, с помощью соматизмов образует множество лексических единиц таких, как тау башы ‘вершина горы’, тау биле ‘седловина’, тау кабыргасы ‘склон горы, тау маңгае ‘крутой пригорок, взлобок’, тау сырты ‘горный хребет’ и др.

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.
iНе можете найти то, что вам нужно? Попробуйте сервис подбора литературы.
i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.

MICROTOPONYMS-SOMATISMS IN THE TATAR LANGUAGE: COMMON TURKIC LAYER

The article deals with microtoponyms of the Tatar language derived from somatic terms and related to common Turkic layer. The following somatisms are involved in the formation of microtoponyms: баш ‘head’, каш ‘eyebrow’, борын ‘nose’, маңгай ‘forehead’, авыз ‘mouth’, күкрәк ‘breast, ияк ‘chin’, тамак ‘throat’, бит ‘face’, бил ‘loin’, сырт ‘back’, бугаз ‘throat’, култык ‘armpit’, кабырга ‘rib’, карын ‘stomach’, арка ‘back’, etc. Currently all of them make up common lexical foundation of modern Turkic languages. Such somatisms as авыз ‘mouth’, баш ‘head’, бит ‘face’, бил ‘loin’, каш ‘eyebrow’ are productive in the formation of microtoponyms. In turn the microtoponym тау ‘mountain’ with the help of somatisms forms a set of lexical units such as тау башы ‘mountain top’, тау биле ‘saddle’, тау кабыргасы ‘mountainside’, тау маңгае ‘steep hill’, тау сырты ‘mountain chain’, etc.

Текст научной работы на тему «МИКРОТОПОНИМЫ-СОМАТИЗМЫ В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ: ОБЩЕТЮРКСКИЙ ПЛАСТ»

УДК 8П.512Л45'373

И.И. Сабитова

Татар телендэ соматизмнардан ясалган микротопонимнар:

гомумтерки катлам

Мэкалэдэ гомумтерки катламга караган самотизмнардан ясалган татар телендэге микротопонимнар карала. Микротопонимнарны барлыкка китерYДЭ баш, каш, борын, мацгай, авыз, кукрэк, ияк, тамак, бит, бил, сырт, бугаз, култык, кабырга, карын, арка терминнар ^б. катнаша. БYгенге кендэ алар хэзерге терки тел-лэрнец уртак лексик фондын тэшкил итэлэр. Микротопонимнарны барлыкка китерYДэ авыз, баш, бит, бил, каш кебек терминнар меhим урын алып тора. Yз чиратында тау микротопонимы соматизмнар ярдэмендэ куптерле лексик берэмлеклэр барлыкка китерэ, эйтик, тау башы, тау биле, тау кабыргасы, тау мацгае, тау сырты ^б.

Ачкыч сузлэр: соматизм, соматик термин, микротопоним, гомумтерки катлам, татар теле, сейлэм, диалект, дериват.

Кардэш теллэрнец барысы ечен дэ уртак сузлэр лексиканыц иц борынгы катлавын тэшкил итэ. Хэзерге татар теленец теп нигезе булган гомумтерки сузлэр телебездэ кулланышта йергэн иц актив hэм тормыш-яшэештэге иц эhэмиятле тешенчэлэрне белдерэ торган берэмлеклэр. Аларга туганлык атамалары, кеше эгъзалары атамалары, авыл, шэhэр атамаларыныц борынгы терлэре, саннар, фигыльлэр кб. керэ. Элеге сузлэр хэзерге терки теллэр белэн уртак лексик фонд булып саналалар. Бу уртак лексика арасында тэн эгъзаларын белдерэ торган сузлэр, ягъни, соматизмнар куренекле урын алып торалар. Соматик терминнар узлэренец телдэ булган узгэрешлэргэ аз би-релучэн булулары, даимилеклэре белэн аерылып торалар. Алар лексиканыц иц тотрыклы булган тармагына карыйлар hэм татар телендэ иц зур купчелекне тэшкил итэ.

Белгэнебезчэ, микротопоним топонимныц бер тере. Микротопонимнарга билгеле бер тебэктэ урнашкан зур булмаган географик объектлар (болын, кыр, урам, печэнлек, кетулек, утлавык, елга, кул, инеш, кое, агачлык, кечкенэ урман, чокыр, тау, сазламык, бусага, упкын, чоцгыл, дилэнке, янык (янган урман) h.б.) керэ. Татар телендэ соматизмнар ярдэмендэ биология, медицина елкэлэренэ караган купсанлы терминнар ясала. Бу диалектларга да, сейлэм теленэ дэ хас куренеш. Шулай ук бу атамалардан ясалган микропонимнар да шактый, ченки тэн эгъзалары атамалары зур сузьясалыш потенциалына ия hэм алар аралашуда еш кулланыла. Бу, танып белу процессында кеше узен hэм узенец яшэешен узэккэ куеп, яца атамаларга исем биргэндэ, аны иц элек нэкъ менэ шул яктан чагыштырып, метафорик юл белэн яца тешенчэлэр барлыкка китеруе белэн ацлатыла.

Тупланган материаллардан куренгэнчэ, микротопонимнарны ясауда баш 'голова', каш 'бровь', борын 'нос', мацгай 'лоб', авыз 'рот', кукрж 'грудь', ияк 'подбородок', тамак 'горло; еда, рот', бит 'лицо', бил 'поясница, талия', сырт 'спина', бугаз 'горло', култык 'подмышка', кабырга 'ребро', карын 'живот, желудок' кебек соматизмнар катнаша. Р.Эхмэтьянов 'Татар теленец кыска-ча тарихи-этимологик сузлеге"ндэ бу атамаларны гомумтерки сузлэр, э бит сузен борынгы терки суз дип караган.

Баш сузенец "биеккэ сузылган эйберлэрнец еске югарыгы елеше" мэгънэсеннэн, башлыча, тау башы микротопонимы ясала: Тау башынаутыргандыр безнец авыл. Г.Тукай. Ерак Каф тавы башында канатлы еланятадыр. Р.Батулла. Зур су кузгэкуренеп чигенэ, квймэ тау башында, тук-таган щирендэ, кул эчендэутырып кала. Ф.Бэйрэмова. Тау башынаменем кычкырмакчы булсам, Биекщир бит, еглырмын дип шурлэп калам. Р.Гайфуллина. Ике кояш щылытса да, тау башында салкынчарак. Р.Сэгъди. Козгын тау башына менеп коркылдаса, дошман килэсенэ. Мэкаль. Баш сузеннэнурман башы сузе дэ ясалган: Урман башын иеп эзер тора кебек аварга. К.Сибгатуллин. Бу очракта баш атамасы кучерелмэ мэгънэдэ кулланылынган.

Бит соматик термины тау бите, кыя бите, калкулык бите микротопонимнары ясый hэм ул '^гау, кыя, калкулыкныц авыш, сезэк яны, еслеген" ацлата. Малкай тау битендэ утлыйдыр. Н.Гыйматдинова. Щэй буена алар тау битендэ курештелэр. Р.Батулла. Моннан бер йвз метрлап уцдаракразведчиклар кыя битендэ чытырман куаклыкэзлэп тапканнар. И.Гази. Тау битеннэн ту-рылап арыш арасыннан щан-фэрман твшеп килгэндэ, ат шып туктап калган. А.Гыйлэ^ев.

Ульян елкэсе Карсун авылы сейлэшендэ бит атамасы "урманда яки агачлыкта ачык урын" мэгънэсен дэ белдерэ. Урман битлэрен арба басмаган, Угэ кайтырга Алла язмаган. Бэет.

БитлэY бит атамасыныц дериваты, ул "тау бите, сезэклек, авышлык" мэгънэсендэ килеп, тау битлэве, свзэк битлэве, чокыр битлэве кебек микротопонимнар ясый: Тау битлэвендэ атлар ут-лап йврилэр. Э.Баян. Исламов — чокыр битлэвендэге яшел чирэм встенэ утырды. Ф.Кэрим. Та-унъщ квндезге кояшка караган свзек битлэвендэ Бикьяр (шэhэр) — утыра. Г.Ибраhимов.

Тауныц "иц биек, текэ урын"ын анлату ечен мацгай соматизмыннан ясалган тау мацгае атамасы кулланыла. Мацгаенда тауныц - кыя ташлар. Н.Исэнбэт. Кызныц тау мацгаена менеп щитеп тукталганын, тYбэнгэ, — текэлеп карап торуын кYPYчелэр табышган. А.Гыйлэж;ев. Бо-рынг^глар кулъязмасы тау мацгаена уелган. М.Галиев.

Каш сузе мамадыш, минзэлэ, нурлат И.б. сейлэшлэрдэ "калкулык, калкулык есте, тау есте" мэгънэсендэ килеп тау кашы, яр кашы кебек микротопонимнар ясый. Байтак юл алгач, сэфэр-челэрнец игътибарын тау кашындагы дэY-дэY комташ кантарлары щэлеп итте. А.Гыйлэж;ев. Апрельдэ туган якка кайткач, Тау кашында мэш килэ балалар! Р.Фэйзуллин. Зур-зур таулар башында, Текэярларкашында, Тора тезелеп олугяу. М.Жрлил. Тау кашында арыш агара башла-ган! А.Гыйлэж;ев. Тау кашында инде алсу гвллэр.Э Yзэндэ эле кар калган. Р.Фэйзуллин.

Кайбер диалектларда каш атамасыныц дериватлары кашлак, кашлам, кашлык сузлэре "калкулык, калку жир"не ацлата. Эйбэт тэ соц алмагачка Щирнец бераз кашлагы. С.Хэким. Тау башындагы кашлакурыннарда кар инде эреп беткэн. Ф.Хесни. Газинур фермалар артындагы кашлакта казыгла торган землянкаларга таба юнэлде. Г.Эпсэлэмов. БYген-иртэгэ уракка твшэм дип торганда, кашлактагы борчак туеп, агарып килгэндэ, тугыз йортныц тугызына да бергэ то-тынырга мвмкин тYгеллеген барысы ацлыйлар иде. А.Гыйлэ^ев.

Бер томлык Иэм ике томлык татарча-русча сузлеклэрдэ каш сузенец тагын бер дериваты бул-ган кашак сузеннэн ясалган урман кашагы микротопонимы теркэлгэн. Ул диалекталь суз буларак китерелгэн Иэм урман авызы сузенэ туры килуе курсэтелгэн.

Борын сузеннэн ясалган тау борыны микротопонимын узенец бер хикэясендэ А.Хэлим кул-лана: Их, яшеллэнэ башлаган тау борынына аяк басу, беренче юаларны авыз итY вчен шушы тау-ларга йвгереп менYлэрШ Монда ул, тау борыны дип, мегаен, тау сыртын куз алдыннанда тоткан-дыр.

Тау ияге микротопонимын Н.Исэнбэт шигырендэ очратырга мемкин: Мацгаенда тауныц -кыя ташлар, Иягендэ - зэцгэр урманнар. Н.Исэнбэт мацгай дип тауныц иц биек, текэ урынын кузалласа, тауныц ияге дип тауныц итэген, ягъни тауныц тубэнгэ таба сезэклэнеп ^эелеп киткэн аскы кырыен, читен кузаллагандыр.

Кучерелмэ мэгънэдэ "табигатьтэ нинди дэ булса бер урынныц естен, еслеген" кукрэк сузе аша биру очраклары бар. Шул рэвешле тау ^крэге, кыр ^крэге, елга ^крэге кебек микротопонимнар ясалган. Белмим, кайсы таулар ^крэгеннэн hэйкэлецнец ташы, тимере. Э.Фэйзи. Тау ^крэгеннэн hэр квн саен ташлар актарып ала -ала аныц хэле калмый. Ф.Яруллин. Таулар аша кырлар ^крэгенэ ТYШэлделэртигез шпаллар. Э.Ерикэй. Лэкин (дулкыннарныц) квчлэре щитми, сугыгла-лар-сугышалар да Идел-ананыц киц ^крэгенэ кире кайтып яталар. Г.Ибраhимов.

Кабырга соматик термины тау кабыргасы дигэн микротопоним ясый. Биредэ кабырга сузе кучерелмэ мэгънэдэ килэ Иэм "берэр урынныц кабырга сыман калкуланып торган ^ире" дигэнне ацлата. Авырайган башытны ^тэреп карыйм, тау кабыргасында бик биек кара-кучкыл наратлар, зиратташлары кебек сирэк-сирэктезелешепутыралар алар. А.Гыйлэж;ев. "К^гмыз" CYзен ишет-кэч, башкорт далаларында йвргэн елкыг квтулэре, тау кабыргасына кырын ятып курай тартучы тYгэрэк йвзле башкорт егете ^з алдымнан узыт китте. М.Юныс. Тауныц кабыргасын казып ти-гезлэп салынган юлныц бу борыглмасы шундый матур. А.Алиш.

Минзэлэ, нагайбэк керэшеннэре, каргалы, нократ сейлэшенец глазов урынчылыгы, пермь сейлэшлэрендэ кабырга атамасыныц "берэр нэрсэнец чите, яны, буе" дигэн мэгънэсе микротопим-нар ясауда катнаша: Беренче нифтне авыш кабыргасында тапканнар.

Тау биле микротопонимы ике тау тубэсе арасындагы биллэнеп торган урынны белдерэ. 1966 елда басылып чыккан Татарча-русча сузлектэ ул 'седловина' - географик термин буларак теркэлгэн. Щиhанша абзасы ве ав^глныц бвтен йортларыннан да югарыракка, тау биленэ Yрмэлэгэн иде. А.Гыйлэж;ев. Кызныщ, тау итэк-биллэрен чуарлаган юл-сукмакларга текэлеп карап торуын кYPYчелэр табылган. А.Гыйлэ^ев.

Буйга сузылган тау, калкулык тубэсен сырт сузеннэн ясалган микротопимнар белдерэ: тау сырты, калкулык сырты. Тау сыртындагы корыган Yлэн чы^гышлары, корышкан абагалар арасын-

И.И. Сабитова

189

да тынгы белмэс чикерткэлэрскрипкэлэренуйныйлар. А.Гыйлэж;ев. Typтэрэзэдэнурам арягында-гы биек таунъщ сырты ку_ренэ. Г.Эпсэлэмов. Квнчыгыштан квнбатышка таба дулкын-дулкын булып сузылып тау сыртлары ята. В.Имамов. Тау сыртында ускэнялгыз наратГоруртора туган щирендэ. Г.Афзал. Оч ат щиккэн туй арбасы Куренде тау сыртында. М.^элил.

Авыз соматик термины урман авызы, эрэмэлек авызы, янартау авызы, елга авызы, кое авызы h.6. шундый микротопонимнар ясый. Ул "урман, эрэмэлек кебек нэрсэлэрнен чите, кырые, башланган яки беткэн урынын", "елга, инеш коя торган урынны, тамакны", "янартау тYбэсендэ лава агып яки атылып чыга торган тишекне" андата. Башта Фэргатьне квтудэнурлап китмэкче бул-ганнар. Урман авызына качып влгергэн. Р.Рахман. Каенлыкавыгзында аларны чандыр немец офицеры каршы алды. Э.Еники. Захаров аларны ашыктырып, эрэмэлек авызына алып чыгып китте. А.Шамов. Без янар тау авызыннан атыглган утлы туфрак hэм квл булып hавага ыргыглдык. Э.Еники. Без пароход йвртеп уйнаган ермак авызында пристань була. Г.Гобэй. Кое авызында Ар-зуныц башы куренгэч исем китте, мин твшергэн чилэккэ ияреп узе дэ менгэн икэн ! А.Гыйлэ^ев. Урман авызлары - тарлар авыз, Агач башы сары балавыз. Жыр.

Карын CYзе "корсак, эч" мэгънэсендэ урман карыны микротопонимын ясый. Урман карыны Тараеп китте олугболыттан. Р.Сэлим. Биредэ карын сузен автор ^черелмэ мэгънэдэ кулланган.

Кайбер соматизмнар, мэсэлэн, бугаз 'пролив', култык 'залив', тамак 'устье', югарыда карап Yткэн кабырга 'седловина' CYЗлэре географик терминнар ясыйлар hэм алар, ^бенсенчэ, термин буларак махсус эдэбият hэм дэреслеклэрдэ очрый.

Ике сулыкны тоташтырган суны бугаз CYзеннэн ясалган микротопимнар белдерэ: елга бугазы, кул бугазы, тарлавыкбугазы кб. Эмир елгадан Кабан куленэ бугаз казытырга исэп тота икэн. М.Хэбибуллин.

Сулыкларнын коры ^иргэ уенты рэвешендэ кереп торган елеше култык ясый: Азат hэм бер-ничэ влкэнрэкмалай, узлэре вчен бик уктаныш булмаган култык щиргэ кутэрелеп, кармаклары белэн текэ генэ яр буена чирэмгэ тезелешеп утыралар. А.Тимергалин. Урман читеннэн эченэ кереп торган агачсыз буй ^ирне дэ култык дилэр: Юаш кына моцсу уйга талып, Сурэнлэнеп калды офыклар. Кошлартындыурман култыгында, Уйчан твскэ керде эрэмэлэр. Г.Афзал. Бу очракта култык CYзе географик термин буларак кулланылмаган.

Тамак CYзе "елганын башка зуррак елгага кушылган яки ^лгэ, динггезгэ койган урыны" мэгънэсендэ елга тамагы, инеш тамагы, кул тамагы кебек микротопонимнар ясый. Асыглгэрэй хэрби юлауныгларны елгатамагына кадэргенэ озатып куяргатиеш иде. М.Шабай. Башында, тар-кау ерганак-тармакларны каплап, печэн усэхэзер, урта твшлэрендэ бэлэкэй камышлык бар, та-магында исэМучирмэнец сай hэм тымызык суын авыт елгасы, узенэ ияртэсе килмэгэндэй, кирегэ тибэреп тора. М.Хужин. Яшел елга тамагын уткэч, щэелепяткан чирэм бар. М.Эмир. Шулай ук ул "берэр тирэн чокырньщ - тау тишегенен, шахтаньщ кб. башланган елешен, авызын" да атый. Бораулаумастеры скважина тамагына бик тиз генэ махсус "бвке " алып килэ. Нефть турында хикэялэр.

ТикшеренYлэрдэн ^ренгэнчэ, татар телендэ микротопоним ясауда тэн эгъзалары атамалары аерым урын алып торалар hэм алар барлык терки теллэр ечен уртак. Алар бYгенге кендэ татар телендэ актив кулланышта hэм барысы да тамыр соматизмнар. Тау CYзеннэн соматизмнар ярдэмендэ кYп терле микротопонимнар ясала: тау башы, тау мацгае, тау кашы, тау бите, тау борыны, тау кукрэге, тау кабыргасы, тау сырты, тау биле. Шулай ук авыз, тамак, бугаз, култык кебек соматик терминнар да шактый гына микротопонимнар ясауда катнашалар:урман авызы, эрэмэлек авызы, янартау авызы, елга авызы кое авызы, елга бугазы, кул бугазы, тарлавык бугазы, инеш бугазы елга култыгы, урман култыгы, елга тамагы, инеш тамагы, кул тамагы, чокыр тамагы кб., кб.

ЭДЭБИЯТ

Эхмэтьянов Р. Татар теленен кыскача тарихи-этимологик сузлеге. Казан: Татар. кит. нэшр., 2001. 272 б.

Большой толковый словарь русского языка. СПб.:"Норинт", 2002. 1535 с.

Мэктэплэр ечен татар теленен анлатмалы сузлеге. Казан: Татар. кит. нэшр., 2013. 510 б.

Ожегов С.И. Словарь русского языка: Ок. 57 000 слов / Под ред. Чл.-корр. АН СССР Н.Ю.Шведовой. 20-е изд., стереотип. М.: Рус. яз., 1988. 750 с.

Русско-татарский словарь. Казань: Таткнигоиздат, 1941. 750 с.

Русско-татарский словарь: Ок. 47 000 слов / Э.М.Ахунзянов, Р.С.Газизов, Ф.А.Ганиев и др.; Под ред. Ф.А.Ганиева. 4-е изд., испр. М.: Инсан, 1997. 720 с.

Русско-татарский словарь: В 4-х т. т.1. Казань: Таткнигоиздат, 1955. 357 с.

Русско-татарский словарь: В 4-х т. т.2. Казань: Таткнигоиздат, 1956. 447 с.

Русско-татарский словарь: В 4-х т. т.3. Казань: Таткнигоиздат, 1958. 482 с.

Русско-татарский словарь: В 4-х т. т.4. Казань: Таткнигоиздат, 1959. 445 с.

Татарско-русский словарь: Ок. 38 000 слов. М.: "Сов. энциклопедия", 1966. 863 с.

Татарча-русча уку-укыту CYзлеге / Ганиев Ф.А., Абдуллин И.А., Гатауллина Р.Г. и др. М.: Рус. Яз., "Ди-гора", 1993. 416 с.

Татарча-русча CYзлек / Тез. М.Корбангалиев, Р.Газизов, И.Кулиев. - Казан, 1931. - 411 б.

Татарско-русский словарь: В 2-х т. Казань: Магариф, 2007. 726 с.

Татар теленец ацлатмалы CYзлеге: 0ч томда / Редкол.: Л.Т.МэхмYтова, М.Г.Мехэммэдиев, К.С.Сабиров, ШС.Ханбикова; СССР ФА КФ Г.Ибраhимов ис. ТЭТИ. Казан: Татар. кит. нэшр., 1977 - 1981.

Татар теленец ацлатмалы CYзлеге. Казан: "Матбугат йорты" нэшр., 2005. 848 б.

Татар теленец диалектологик CYзлеге. Казан: Татар. кит. нэшр., 1969. 643 б.

Татар теленец зур диалектологик CYзлеге / тез. Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыйкова, Т.Х.Хэйретдинова. Казан: Татар. кит. нэшр., 2009. 839 б.

И.И. Сабитова

МИКРОТОПОНИМЫ-СОМАТИЗМЫ В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ: ОБЩЕТЮРКСКИЙ ПЛАСТ

В статье рассматриваются микротопонимы татарского языка, образованные от соматических терминов, относящихся к общетюркскому пласту. В образовании микротопонимов участвуют такие как, баш 'голова', каш 'бровь', борын 'нос', мацгай 'лоб', авыз 'рот', ^крэк 'грудь', ияк 'подбородок', тамак 'горло', бит 'лицо', бил 'поясница', сырт 'спина', бугаз 'горло', култык 'подмышка', кабырга 'ребро', карын 'живот, желудок', арка 'спина' и др. Все они, на данный момент, составляют общий лексический фонд современных тюркских языков. Продуктивными в образовании микротопонимов являются соматизмы авыз 'рот', баш 'голова', бит 'лицо', бил 'поясница', каш 'бровь'. В свою очередь, микротопоним тау 'гора', с помощью сома-тизмов образует множество лексических единиц таких, как тау башы 'вершина горы', тау биле 'седловина', тау кабыргасы 'склон горы, тау мацгае 'крутой пригорок, взлобок', тау сырты 'горный хребет' и др.

Ключевые слова: соматизм, соматический термин, микротопоним, общетюркский пласт, татарский язык, говор, диалект, дериват.

LI Sabitova

MICROTOPONYMS-SOMATISMS IN THE TATAR LANGUAGE: COMMON TURKIC LAYER

The article deals with microtoponyms of the Tatar language derived from somatic terms and related to common Turkic layer. The following somatisms are involved in the formation of microtoponyms: баш 'head', каш 'eyebrow', борын 'nose', мацгай 'forehead', авыз 'mouth', кукрэк 'breast, ияк 'chin', тамак 'throat', бит 'face', бил 'loin', сырт 'back', бугаз 'throat', култык 'armpit', кабырга 'rib', карын 'stomach', арка 'back', etc. Currently all of them make up common lexical foundation of modern Turkic languages. Such somatisms as авыз 'mouth', баш 'head', бит 'face', бил 'loin', каш 'eyebrow' are productive in the formation of microtoponyms. In turn the microtoponym тау 'mountain' with the help of somatisms forms a set of lexical units such as тау башы 'mountain top', тау биле 'saddle', тау кабыргасы 'mountainside', тау мацгае 'steep hill', тау сырты 'mountain chain', etc.

Keywords: somatism, somatic term, microtoponym, common Turkic layer, the Tatar language, subdialect, dialect, derivative.

Автор турында белешмэ

Сабитова Ильгамия Исламутдиновна - кандидат филологических наук, старший научный сотрудник, ГБУ «Институт языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова АН РТ» (г.Казань). E-mail: sabitova_ 1965@mail.ru

Сабитова И^амия Исламетдин кызы - филология фэннэре кандидаты, елкэн фэнни хезмэткэр, ДБО «ТР ФАнец Г.Ибраhимов исемендэге Тел, эдэбият, сэнгать институты» (Казан шэhэре).

Sabitova Ilgamiya Islamutdinovna - Cand. Sci. (Philology), senior researcher, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan (Kazan).

i Надоели баннеры? Вы всегда можете отключить рекламу.